• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ногмани. Коръән Тәфсире

    [13] РӘГЫД (КҮК КҮКРӘҮ) СҮРӘСЕ – 43 АЯТЬ

    Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
    1. Әлиф ләм мим ра. Ошбу – аятьләр Аллаһудан иңгән Коръән Кәрим аятьләредер. Вә Раббыңнан сиңа иңдерелгән китап, әлбәттә хак, ләкин кешеләрнең күбрәге иман китермиләр.
    2. Үзегез дә күрәсез, бер нинди терәксез күкләрне күтәрүче зат Аллаһ, соңра ґәрешкә касд кылды һәм кояш вә айны үзенә буйсындырды, Аллаһ билгеләгән вакыткача йөрерләр. Барча эш белән үзе җитәкчелек итәр, вә һәр дәлилне Коръән белән бәян кылыр, шаять, ахирәттә Раббыгыз хозурына барып басачагыгызга ышанырсыз!
    3. Ул – Аллаһ яратты җирне вә анда зур таулар һәм дәрьяләрне бар итте һәм дә һәр җимешләрдән ике төрлене яратты. Кич караңгылыгы белән көннең яктылыгын каплар, юк итәр. Күрсәтелгән бу нәрсәләрдә, әлбәттә, фикер ияләренә галәмәтләр бар.
    4. Җир шары төрле кисәкләрдән тора, мәсәлән: бер өлеше су, бер өлеше игенлек, бер өлеше тау – урманлык вә бер өлеше комлык-сазлык, Аллаһ шулай төзегән вә җимеш бакчалары, игенләр, икешәрләп вә ялгыз үскән хөрмә агачлары – барчасы бер су белән сугарылалар, ашауда тәме белән берсен икенчесеннән артык кылырбыз. Гакылларын эшләткән кешеләр өчен бу нәрсәләрне яратуда Аллаһуның берлегенә, әлбәттә, дәлилләр бар.
    5. Әгәр син аларның кыямәт көненә ышанмауларына гаҗәпләнсәң, бигрәк тә аларның: "Без череп туфрак булганнан соң яңадан терелербезме? Әлбәттә, терелмибез!" – дигән сүзләре гаҗәп. Алар үзләренең Раббыларына ышанмаучы кешеләр вә алар ахирәттә муенларында богаулар булачак кешеләрдер һәм алар җәһәннәм утында яначак кешеләрдер, алар җәһәннәм утында мәңге калырлар.
    6. Ул ахмаклар яхшылыктан элек явызлыкны ашыктыралар, ягъни тәүбә истигъфарга ашыгыр урынына вәгъдә кылган ґәзабыңны тизрәк китер, дип, үзләренә ґәзабны ашыктыралар, тәхкыйк болар кеби кәферләргә Безнең ґәзабларыбыз булып үтте, гыйбрәтләнеп тәүбә итүләре кирәк иде, тәхкыйк синең Раббың золым вә гөнаһ бәрабәренә камил ярлыкаучы булдыгыннан тәүбә итеп, төзәтүчеләрне гафу ит, вә шуның белән бергә синең Раббың, әлбәттә, кәферләрдән каты ґәзаб белән үч алучы.
    7. Коръәнгә ышанмаган кәферләр әйттеләр: "Коръәннән башка Мухәммәднең пәйгамбәрлеген дөресләүче Раббысыннан бер галәмәт иңдерелсә, иман китерер идек", – дип. Син фәкать аларны Аллаһ ґәзабы белән куркытучы гына. Каумларнең һәрберсе өчен туры юлга күндерүче пәйгамбәрләре булды. Пәйгамбәрләрдән соң ислам динен яхшы белүче галимләр бар.
    8. Балага йөкле булган һәр хатынның йөкләгән йөген Аллаһ белә, дәхи хатынлар карыны балага кимчелек китерсә, яки камиллек бирсә – барчасын белә. Аллаһ хозурында һәрнәрсә үлчәү беләндер.
    9. Ул – Аллаһ яшерен вә әшкарәне белүче вә Аңа гакыл фикерләр ирешмәктән бик югары һәм мәхлукка ошаудан бик тә пакь.
    10. Сездән берәү кирәк – сүзен кычкырып сөйләсен, кирәк – яшерен сөйләсен, Аның өчен бертигездер, вә берәү кич караңгыда яшереп эш кылсын, кирәк – көндез күрсәтеп эш кылсын – Аллаһ һәммәсен бертигез белә.
    11. Вә һәр кешенең алдыннан вә артыннан Аллаһ әмере белән язып баручы фәрештәләр бар, һәм алар кешеләрне сакларлар. Тәхкыйк Аллаһ бер каумгә биргән нигъмәтен үзгәртмәс, хәтта ул каум үз хәлен үзгәрткәнгә чаклы, ягъни Коръән белән гамәл кылып, аның шөкерен үтәгән каумнән Аллаһ һидәятне алмас һәм дөнья нигъмәтләренең шөкерен үтәгән каумнән дөнья нигъмәтләрен алмас, шулай ук үзләре тырышып вә көрәшеп Аллаһ юлына кермәгән каумне Аллаһ көчләп дингә кертмәс, аларга һидәят һәм җәннәт бирмәс. Вә әгәр бер каумгә зарар бирүне теләсә Аллаһ, ул зарарны китәрүче юк, вә аларга Аллаһудан башка ярдәм бирүче хуҗа булмас.
    12. Ул – Аллаһ сезне куркытып һәм яңгыр өмет иттереп яшенне күрсәтер вә яңгыр суы белән авырайган болытларны бар кылыр.
    13. Аллаһуга хәмед әйтү белән күк күкрәү тәсбих әйтер, дәхи фәрештәләр Аллаһудан куркып, тәсбих әйтерләр вә яшенне җибәрер, аны үзе теләгән кешегә тидерер, ул кәферләр Аллаһ хакында бәхәсләшкән вакытларында, вә Аның ґәзабы катыдыр.
    14. Аллаһу тәгаләнең дәгъвәте хак, ягъни Аның файдалы дигәне хак файдалыдыр вә Аның зарарлы дигәне хак зарарлыдыр. Аллаһудан башка сынымларга табынучыларның, һичбер сорауларына җавап бирә алмыйлар, сынымлардан ярдәм көтүчеләрнең мисалы: авызыма су килеп керсен, дип, суга таба кулын сузып торган кеше кеби ки, күпме генә суга карап кул сузып торсалар да, су авызларына килеп керәчәге юк. Ул ахмаклар җансыз сынымларга кул сузып, алардан нәрсәдер көтәләр. Кәферләрнең догалары адашудан башка нәрсә түгел.
    15. Җирдә вә күкләрдә булган барча мәхлуклар кайберләре ихтыярын вә кайберләре ихтыярсыз Аллаһуга сәҗдә кылырлар вә иртәләрдә вә кичләрдә үзләре сәҗдә кылганда күләгәләре дә сәҗдә кылыр.
    16. Әйт: җир вә күкләрнең тәрбиячесе кем? Әлбәттә, Аллаһ, диген! Әйт: әйә үзләренә дә файда яки зарар итә алмаган сынымларны ничек үзегезгә ярдәмче итә аласыз? Ул сынымларны утка салсак яна, суга салсак бата яки ага, алтын көмештән ясаган булса, караклар урлап китә. Ґәҗәбә! Кеше кулындагы шул чуп Илаһә була аламы? Бу эш фәкать диваналык вә сукырлык. Инде әйт: Гыйбрәтләрне вә хакыйкатьне күрүче кеше белән һичнәрсә күрмәүче кеше бертигез булырмы? Яки караңгылык белән яктылык бертигез булырмы? Ягъни күрүче – хак мөэминдер, Күрмәүче – имансыздыр вә караңгылык – динсезлектер, яктылык – хак диндер. Яки аларның Аллаһ халык кылган нәрсәләргә охшатып халык кылучы сынымлары бармы? Әгәр булса, әлбәттә, Аллаһ халык кылган нәрсәләрне сынымлар, халык кылган нәрсәдән аера алмаслар иде. Бит Аллаһудан башка халык кылучы зат һич юк. Шулай булгач, алар мәхлукне ничек Аллаһуга тиң кыла алалар? Әйт: һәрнәрсәне халык кылучы фәкать Аллаһудыр вә Ул – Аллаһ бер генә вә көчледер.
    17. Ул – Аллаһ күктән яңгыр иңдерде дә һәр елга үзенең микдаренчә агар булды, кечкенә булса да, зур булса да елгадагы ташу суы өстенә чыккан күбекне күтәреп агар, дәхи зиннәт өчен вә яки башка кирәк нәрсә өчен утта эретелгән алтын вә көмеш кебек төрле нәрсәләрнең дә күбеге була. Әнә шулай хак белән батылга Аллаһ мисал китерә. Ягъни эретелгән нәрсәләрнең асылы һәм су Коръәннең мисалыдыр, әмма күбекләре батыл диннең мисалыдыр. Әмма күбекләр кибеп яраксызга чыгарлар вә эретелгән нәрсәләрнең асылы җирдә кешеләр файдасына калыр. Әнә шулай Аллаһ кешеләр өчен мисаллар китерә.
    18. Аллаһу тәгаләнең Коръән белән гамәл кылырга чакыруын кабул итеп, аның белән гамәл кылган кешеләргә ахирәттә күркәм җәннәтләр булыр. Вә әмма Аллаһуның "Коръән белән гамәл кылыгыз" дигән әмерен кабул итмәгән һәм аның белән гамәл кылмаган кешеләр, әгәр бөтен җир байлыгы хәтле ике өлеш байлыклары булса, шул байлыкларын биреп, ахирәттә үзләрен Аллаһ ґәзабыннан коткара алмас иделәр, аларга ахирәттә бик каты, бик яман хөкем булыр, вә аларның урынлары җәһәннәм – ни кабәхәт урын.
    19. Әйә берәү белсә Раббыңнан иңдерелгән Коръәннең хак кәйлеген һәм аның хөкемләрен, бу кеше һичнәрсә күрмәүче сукыр белән бертигез булырмы? Коръәннең мәгънәсен аңлап вәгазьләнер фәкать саф гакыллы кешеләр генә.
    20. Ул гакыллы кешеләр Аллаһуга биргән ґәһедләрен саклап Коръән белән гамәл кылырлар вә ґәһедләрен һич бозмаслар.
    21. Вә ул гакыллы кешеләр Аллаһ шәфкать, мәрхәмәт кылырга кушкан кешеләргә шәфкать мәрхәмәт кылалар, дәхи алар Раббыларыннан куркып яхшы эшләр кылырлар, кыямәт көненең каты хисабыннан куркып явыз эшләрдән сакланырлар.
    22. Янә ул гакыллы кешеләр Раббиларының ризалыгын өстәп дин юлындагы мәшәкатьләргә сабыр итәрләр, вә намазларын вакытында үтәрләр вә Без биргән малдан ислам файдасына яшереп тә, күрсәтеп тә бирерләр, вә бер кешедән явызлык күрсәләр, аңа каршы изгелек итәрләр, әнә шулай кешеләргә җәннәтләр булыр.
    23. Алар Ґәден исемле җәннәтләргә керерләр, дәхи аларның аталарыннан, балаларыннан, хатынларыннан Коръән белән гамәл кылып изгелек иткәнләре дә Ґәден җәннәтләренә керерләр, вә алар янына һәр ишектән фәрештәләр керерләр.
    24. Әйтерләр: "Сезгә сәлам булсын! Тыныч, имин булыгыз! Дөньяда бөтен авырлыкларны күтәреп, хак динне тотканыгыз өчен!" Вә бу җәннәтләр сезгә ни хуш нигъмәт.
    25. Аллаһуга итагать итәргә ґәһед биргәннән соң ґәһедләрен бозучылар, алар Аллаһ киселмәгез, дип, әмер иткәннән соң хак мөселманлардан киселерләр һәм җир өстендә төрле бозыклыклар кылалар, аларга Аллаһуның ләгънәте вә аларга бик яман йорт – җәһәннәм.
    26. Аллаһ теләгән кешесенә ризыкны киң кылыр вә теләгән кешесенә ризыкны тар кылыр, әмма кәферләр дөнья байлыгы белән шатланырлар. Бит ахирәт алдында дөнья байлыгы алдый торган бик аз гына нәрсә.
    27. Кәферләр әйтәләр: "Кәшки Мухәммәдкә Коръәннән башка аның пәйгамбәрлеген куәтләүче бер галәмәт иңдерелсә, иман китерер идек", – дип. Син аларга әйт: Аллаһ үзе теләгән кешеләрне, ягъни кире кешеләрне хак юлдан адаштырыр һәм үзенә итагатьле инсафлы кешеләрне туры юлга күндерер.
    28. Ул туры юлга күндерелгән кешеләр Аллаһуга һәм Коръәнгә ышанырлар да, Аллаһ зекере вә Коръән вәгазе белән күңелләре карар табар, рәхәтләнер, әгаһ булыгыз! Әлбәттә, Аллаһ зекере вә Коръән вәгазе белән генә күңелләр карар табарлар.
    29. Бит иман китереп тә изге гамәлләр кылган кешеләргә, шиксез, шатлык, хушлык вә Тубә агачы астында күләгәләнү булыр вә күркәм урынлар булыр.
    30. Әүвәлге каумләргә пәйгамбәрләр җибәргәнебез кеби бу каумгә сине пәйгамбәр итеп җибәрдек. Без сиңа вәхий кылган Коръәнне аларга укымаклыгың өчен, ләкин алар рәхмәт иясе булган Аллаһуга кәфер булалар. Әйт: "Ул – Аллаһ минем тәрбиячем, Илаһә тотарга яраклы һичбер зат юк, мәгәр Ул үзе генә, Аңа гына тәвәккәл кылдым вә Ул – Аллаһуга кайтмаклык.
    31. Әгәр Коръән укымак белән таулар урынларыннан купсалар иде, яки Коръән укымак белән ерак җирләр тиз генә якын килсә иде, яки Коръән укымак белән үлгән кешеләр сөйләшсәләр иде, кәферләр һаман да иман китермәс иделәр. Ягъни шундый могҗизаны үзләре сорыйлар, әгәр күрсәтелсә аны сихер диләр. Бәлки барча эшләр Аллаһ ихтыярында, әйә мөэминләр өметләрен өзәләрме? Әгәр Аллаһ теләсә ки, бөтен дөнья кешеләрен һидәяткә салыр иде. Кыйлган явызлыклары өчен кәферләргә һәмишә бәла, фетнә ирешеп торадыр, яки ул бәла аларга якын җиргә килеп, хәтта Аллаһуның вәгъдәсе килгәнче куркуда торалар, тәхкыйк Аллаһ вәгъдәсенә хыйлафлык кылмас.
    32. Ий Мухәммәд г-м! Синнән әүвәлге рәсүлләр дә каумләре тарафыннан мәсхәрә кылындылар, шулай да азрак вакыт биреп ихтыярларына куйдык, соңра ґәзаб белән тоттык, аларны тотмагым ничек каты булды?
    33. Барча кешеләрнең кылган эшләреннән хәбәрдар булган Аллаһу тәгалә һичнәрсәгә ярамаган сынымлар белән бер тигез булырмы? Кәферләр сынымларын Аллаһуга тиңдәш кылдылар. Аларга әйт: "Дәлилләр белән исбат итегез, сынымларыгыз Илаһә тотып гыйбадәт кылырга яраклы нәрсәләрме? Әйә сез хәбәр бирәсезме Аллаһу тәгаләнең җирдә белмәгән нәрсәсе белән? Яки сүзнең мәгънәсен һич фикерләмичә Аллаһуның тиңдәше бар дидегезме? Бәлки кәферләргә хакка каршы хәйлә мәкерләре вә кәфер эшләре үзләренә зиннәтле күренде һәм алар кешеләрне Аллаһ юлыннан тыйдылар. Бер кешене Аллаһ адаштырса, ул кешене туры юлга күндерүче булмас.
    34. Аларга дөньяда ук ґәзаб булыр, әмма ахирәт ґәзабы катырак, Аллаһ ґәзабыннан аларны саклап калучы булмас.
    35. Тәкъва мөэминләргә вәгъдә ителгән җәннәтнең мисалы: астыннан төрле елгалар агар, җимешләре дә даим булыр, вә күләгәсе дә даим булыр, шундый җәннәтләр тәкъва мөэминләрнең ахыргы урынлары. Әмма кәферләрнең ахыр урыны ут.
    36. Без китап биргән яһүд вә насарадан сиңа иңгән Коръәнгә шатланучы яманлылар бар, әмма кайбер кәферләр Коръәннең бәгъзе аятьләрен инкяр итәләр. Әйт: "Мин фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылырга боерылдым һәм Аңа һичкемне тиңдәш итмәскә, вә Аллаһуга гына гыйбадәткә чакырамын вә кайтачак җиребез дә Аңадыр."
    37. Һәм шулай Коръәнне иңдердек гарәп телендә гадел хөкем итеп, әгәр сиңа дәлилләр вә шәригать хөкемнәре килгәннән соң аларның һаваларына, батыл гадәтләренә иярсәң, Аллаһудан килгән ґәзабтан сине саклаучы вә ярдәм бирүче булмас.
    38. Синнән элек тә рәсүлләр җибәрдек вә аларга күп хатынлар вә күп балалар бирдек, Аллаһ теләгәндә башка һичбер расүлгә галәмәт китермәк мөмкин түгел. Барлык нәрсәнең вакыты һәркемнең әҗәле язылмыш, вакытында килер.
    39. Аллаһ теләгән нәрсәсен бетерер вә теләгән нәрсәсен бар кылыр, вә китаплар анасы Ләүхүлмәхфуз – Аллаһу хозурындадыр.
    40. Ий Мухәммәд г-м, кәферләргә вәгъдә иткен ґәзабларыбызның бәгъзесен сиңа күрсәтербез яки аларга ґәзаб килмәстән элек синең җаныңны алырбыз, сиңа йөкләтелгән нәрсә фәкать Коръән хөкемнәрен кешеләргә ирештермәк вә хисап кылмак, хөкем итмәк Безнең эшебез.
    41. Әйә алар күреп гыйбадәтләнмиләрме? Без кәферләрнең җирләрен әтрафларыннан киметә барабыз, Аллаһ хөкем итә, Аның хөкемен кире кайтара алучы юк, Ул бик тиз хөкем итүче.
    42. Бүгенге кәферләрдән элгәреге кәферләр дә пәйгамбәрләренә хәйлә мәкерләр кылдылар, хәйлә мәкерләр һәммәсе Аллаһ ихтыярында, хәйлә белән хакны җимерә алмаслар, һәркемнең кәсеп иткән эшен Аллаһ белә, кәферләр дә тиздән белерләр, җәннәт кемгә дә җәһәннәм кемгә икәнен.
    43. Кәферләр әйтерләр син расүл түгел дип, син аларга әйт: "Сезнең белән минем арада шаһит булырга Аллаһ үзе җитәдер һәм Аллаһ китабыннан хәбәре булган мөэминнәр дә минем рәсүллегемә шаһит булырлар".

  • 1. Фатихә сүрәсе (7 аять)
  • 2. Бакара (Сыер) сүрәсе (286 аять)
  • 3. Ґимран сүрәсе (200 аять)
  • 4. Ниса (Хатыннар) сүрәсе (176 аять)
  • 5. Маидә (Аш Яулыгы) сүрәсе (120 аять)
  • 6. Әнґәм (Терлек) сүрәсе (165 аять)
  • 7. Әгъраф (Пәрдә) сүрәсе (206 аять)
  • 8. Әнфәл (Табыш) сүрәсе (75 аять)
  • 9. Тәүбә сүрәсе (129 аять)
  • 10. Йунус сүрәсе (109 аять)
  • 11. Һуд сүрәсе (123 аять)
  • 12. Йусуф сүрәсе (111 аять)
  • 13. Рәгыд (Күк Күкрәү) сүрәсе (43 аять)
  • 14. Ибраһим сүрәсе (52 аять)
  • 15. Хиҗер сүрәсе (99 аять)
  • 16. Нәхел (Умарта Кортлары) сүрәсе (128 аять)
  • 17. Бәни Исраил (Ягъкуб Балалары) сүрәсе (111 аять)
  • 18. Кәһаф (Тау Тишеге) сүрәсе (110 аять)
  • 19. Мәрьям сүрәсе (98 аять)
  • 20. Та Һа сүрәсе (135 аять.)
  • 21. Пәйгамбәрләр сүрәсе 112 аять)
  • 22. Хаҗ сүрәсе (78 аять)
  • 23. (Мөэминнәр) сүрәсе (118 аять)
  • 24. Нур сүрәсе (64 аять)
  • 25. Фуркан (Аеручы) сүрәсе (77 аять)
  • 26. Шүгәраү (Шагыйрьләр сүрәсе) (227 аять)
  • 27. Нәмел (Кырмыска) сүрәсе (93 аять)
  • 28. Касас (Хикәя) сүрәсе (88 аять)
  • 29. Ґәнкәбут (Үрмәкүч) сүрәсе (69 аять)
  • 30. Рум сүрәсе (60 аять)
  • 31. Локман сүрәсе (34 аять)
  • 32. Сәҗдә сүрәсе (30 аять)
  • 33. Әхзаб (Гаскәрләр) сүрәсе (73 аять)
  • 34. Сәба сүрәсе (54 аять)
  • 35. Мәләикә (Фәрештәләр) сүрәсе (45 аять)
  • 36. Йәсин сүрәсе (83 аять)
  • 37. Саффат (Сафта Торучылар) сүрәсе (182 аять)
  • 38. Сад сүрәсе (88 аять)
  • 39. 3үмәра(Халык Төркеме) сүрәсе (75 аять)
  • 40. Мөэмин сүрәсе (85 аять)
  • 41. Фүссиләт (Аңлатылды сүрәсе) (54 аять)
  • 42. Шура (Киңәш) сүрәсе (53 аять)
  • 43. Зүхърүф (Зиннәтләнү) сүрәсе (89 аять)
  • 44. Духан (Төтен) сүрәсе (59 аять)
  • 45. Җасийә (Тезләнү) сүрәсе (37 аять)
  • 46. Әхкаф (Комлык) сүрәсе (35 аять)
  • 47. Кыйтал (Мухәммәд) сүрәсе (38 аять)
  • 48. Фәтех (Җиңү) сүрәсе (29 аять)
  • 49. Хүҗүрат (Бүлмәләр) сүрәсе (18 аять)
  • 50. Каф сүрәсе (45 аять)
  • 51. Зарият (Таратучы) сүрәсе (60 аять)
  • 52. Тур (Тур Тавы) сүрәсе (49 аять)
  • 53. Нәҗем (Йолдыз) сүрәсе (62 аять)
  • 54. Камәр (Ай) сүрәсе (55 аять)
  • 55. Әр Рәхман (Рәхимле) сүрәсе (78 аять)
  • 56. Вакыйга ((Хәл) сүрәсе 96 аять)
  • 57. Хәдид (Тимер) сүрәсе (29 аять)
  • 58. Мүҗадәлә (Бәхәсләшү) сүрәсе (22 аять)
  • 59. Хәшер (Сөреп Чыгару) сүрәсе (24 аять)
  • 60. Мүмтәхәнә (Сыналучы Хатын) сүрәсе (13 аять)
  • 61. Саф (Рәт) сүрәсе (14 аять)
  • 62. Җомга сүрәсе (11 аять)
  • 63. Монафикълар сүрәсе (11 аять)
  • 64. Тәгабүн (Алдану) сүрәсе (18 аять)
  • 65. Талак сүрәсе (12 аять)
  • 66. Тәхрим (Тыю) сүрәсе (12 аять)
  • 67. Мүлек (Патшалык) сүрәсе (30 аять)
  • 68. Нун сүрәсе (52 аять)
  • 69. Хаккат сүрәсе (52 аять)
  • 70. Мәгариҗ (Дәрәҗә) сүрәсе (44 аять)
  • 71. Нух сүрәсе (28 аять)
  • 72. Җиннун (Җен) сүрәсе (28 аять)
  • 73. Мүззәммил (Бөркәнүче) сүрәсе (20 аять)
  • 74. Мүддәссир (Бөркәнүче) сүрәсе (56 аять)
  • 75. Кыямәт сүрәсе (40 аять)
  • 76. Инсан (Кеше) сүрәсе (31 аять.)
  • 77. Мүрсиләт (Җибәрелмеш) сүрәсе (50 аять)
  • 78. Нәба (Хәбәр) сүрәсе (40 аять)
  • 79. Нәзигат (Суыргучы) сүрәсе (46 аять)
  • 80. Ґәбәсә (Чытты) сүрәсе (42 аять)
  • 81. Тәквир (Чорналу) сүрәсе (29 аять)
  • 82. Инфәтар (Ярылмак) сүрәсе (19 аять)
  • 83. Мүтаффифин (Киметүчеләр) сүрәсе (36 аять)
  • 84. Иншикак (Ярылмак) сүрәсе (25 аять)
  • 85. Бүруҗ (Каланча) сүрәсе (22 аять)
  • 86. Тарыйк (Йолдыз) сүрәсе (17 аять)
  • 87. Әгълә (Бөек) сүрәсе (19 аять)
  • 88. Гашийә (Каплаучы) сүрәсе (26 аять)
  • 89. Фәҗер (Таң) сүрәсе (30 аять)
  • 90. Бәләде (Шәһәр) сүрәсе (20 аять)
  • 91. Шәмсү (Кояш) сүрәсе (15 аять)
  • 92. Ләел (Төн) сүрәсе (21 аять)
  • 93. Зуха (Иртән) сүрәсе (11 аять)
  • 94. Инширах (Ачмак) сүрәсе (8 аять)
  • 95. Тин (Инҗир) сүрәсе (8 аять)
  • 96. Галәк сүрәсе (19 аять)
  • 97. Кадер (Кадер Кич) сүрәсе (5 аять)
  • 98. Бәйинә (Аңлатма) (сүрәсе 8 аять)
  • 99. Зүллзиләт (Җир Селкенмәк) сүрәсе (8 аять)
  • 100. Гадият сүрәсе (11 аять)
  • 101. Карига сүрәсе (11 аять)
  • 102. Тәкәсүр сүрәсе (8 аять)
  • 103. Гасыр сүрәсе (3 аять)
  • 104. Һүмәзә (Сүз Йөртүче) сүрәсе (9 аять)
  • 105. Фил сүрәсе (5 аять)
  • 106. Кураеш сүрәсе (4 аять)
  • 107. Магун сүрәсе (7 аять)
  • 108. Кәүсәр сүрәсе (3 аять)
  • 109. Кәфирун (Кәферләр) сүрәсе (6 аять)
  • 110. Насыр (Ярдәм сүрәсе) (3 аять)
  • 111. Мәсәд (Бау) сүрәсе (5 аять)
  • 112. Ихлас сүрәсе (4 аять)
  • 113. Фәләкъ (Таң) сүрәсе (5 аять)
  • 114. Нәс (Кешеләр) сүрәсе (6 аять)





  • ← назад   ↑ наверх