• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ногмани. Коръән Тәфсире

    [10] ЙУНУС СҮРӘСЕ – 109 АЯТЬ

    Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
    1. Ошбу сүрәләр хаклык белән хөкем итүче Коръән аятьләре.
    2. Үзләреннән бер иргә: "Кешеләрне куркыт, вә Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәргә Раббылары хозурында бөек дәрәҗәләр булачагы белән шатландыр", – дип вәхий кылуыбыз кешеләргә ґәҗәбме? Кәферләр әйтәләр: "Әлбәттә, бу Коръән – ачык сихердер".
    3. Тәхкыйк сезнен, Раббыгыз җир вә күкләрне алты көндә төзеп тәмам итте, соңра игътибарын Ґәрешкә беркетте, бөтен вөҗуд белән җитәкчелек иткәне хәлдә. Ахирәттә шәфәгать итүче булмас, мәгәр Аның рөхсәте соңында гына булыр. Ошбу эшләрне кылучы Раббыгыз – Аллаһ, аңар гыйбадәт кылыгыз! Әйә сез Коръән белән вәгазьләнмәссезме?
    4. Кыямәт көнне кайтачак урыныгыз Аллаһ алдындадыр, Аллаһуның вәгъдәсе хак. Ул башлап халык кылыр, соңра үтереп янә тергезер, иман китереп, яхшы эшләрне кылган кешеләргә гаделлек белән күркәм җәзалар бирер өчен. Дәхи кәферләргә көферлекләре өчен рәнҗеткүче ґәзаб, вә кайнар сасы сулар булачак.
    5. Көндез кояшны, кич айны нур-якты кылучы зат та Аллаһу тәгаләдер, елларны вә башка хисапларны белмәгебез өчен ул айга урыннар билгеләде. Аллаһ, бу нәрсәләрне бушка гына төземәде, мәгәр хаклык белән төзеде, ягъни Аллаһ төзегән нәрсәләрдән файдаланган һәрбер кеше җаваплы. Аллаһ хакны – хак дип белүчеләргә дәлилләрне ачык бәян кыла.
    6. Көн белән төннең бер-берсенә хыйлаф булып аллы-артлы килеп-китеп торуларында һәм җирдә вә күкләрдә Аллаһ төзегән нәрсәләрдә, әлбәттә, Аллаһ ґәзабыннан курыккан кешеләр өчен гыйбрәтләр һәм вәгазьләр бар.
    7. Дөньяга бирелеп, дөнья тереклегеннән генә карар табып, Безгә юлыгуны теләмәгән гафил кешеләр.
    8. Аларның урыннары ут, шуны кәсеп иткәннәре өчен.
    9. Иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләрне Аллаһ иманнары белән туп-туры җәннәтләр юлына күндерер, ул җәннәтләр нигъмәтләр белән тулган булыр һәм асларыннан елгалар агып торыр.
    10. Җәннәтләрдә аларның әйтәчәк сүзләре: "Ий Аллаһ -Син һәр кимчелектән пакьсең", – дип әйтү булыр, һәм бер-берсенә бүләкләре "сәлам" булыр, вә аларның ахыр сүзләре: "Мактау бөтен галәмне тәрбияләүче Аллаһуга тиешле", – дип әйтмәк булыр.
    11. Әгәр Аллаһу тәгалә бәндәләренең яхшы эшләре өчен савабны ашыктырган кеби, аларның бозык эшләре өчен ґәзабны да ашыктырса иде, әлбәттә, бозык эшне эшләү белән үлүләре хөкем ителер иде. Безнең хозурыбызга килүгә ышанмаган кешеләрне һәлак итмичә, азгынлыкларында хәйран итеп калдырырбыз.
    12. Әгәр Аллаһуга итагать итмәгән динсез кешегә берәр катырак зарар ирешсә, ятып яки утырып, яки басып бездә дога кыладыр, кайчан Без аның зарар вә кайгысын бетерсәк, гүя аңа ирешкән зарар өчен безгә дога да кылмаган кеби булып әүвәлге азгынлыгына төшә. Әнә шулай хак юлдан чыккан кешеләрнең кылган бозык эшләре үзләренә яхшы булып күренә.
    13. Тәхкыйк сездән әүвәл килеп золым кылган кавемне Без һәлак иттек, моннан гыйбрәт алыгыз! Рәсүлләре аларга ачык могҗизалар, вә ислам диненең гадел хөкемнәре белән килделәр, шулай да иман китермәделәр. Шуның кеби гөнаһка чумган кешеләрне җәза кылачакбыз.
    14. Соңра алар урынына сезне хуҗа кылдык, нинди эшләр кылачагыгызны күзәтеп тармаклыгыбыз өчен, эшләрегез нинди булса, Безнең дә җәзабыз шул булыр.
    15. Ачык мәгънәле аятьләребез укылганда Безгә килеп юлыгачакны теләмәгән кәферләр әйттеләр: "Безгә Коръәннән башка китап китер яки Коръәнне үзгәрт", – дип. Син аларга әйт: "Үзлегемнән Коръәнне алыштырмак яки хөкемнәрен үзгәртмәк миңа һич тә мөмкин түгел, чөнки ул Аллаһ сүзе, мин үзем дә Аллаһ миңа вәхий кылган хөкемнәргә генә иярәмен, әгәр мин Раббыма андый гөнаһны кылсам, алдыбызда булачак олугъ "кыямәт" көненең ґәзабыннан куркамын".
    16. Син аларга әйт: "Әгәр Аллаһ кушмаса вә теләмәсә иде, мин сезгә Коръәнне укымас идем һәм аның хөкемнәрен сезгә өйрәтмәс идем. Тәхкыйк пәйгамбәр булганчы, мин сезнең арагызда кырык ел тордым, Аллаһ кушмагач, ул дәвердә мин сезгә һичнәрсә укымадым, шуны фикерләп карамыйсызмы?"
    17. Аллаһуга ялганны ифтира кылган яки Аның аятьләрен ялган дигән кешедән дә залимрәк кеше булырмы? Залимнәр Аллаһ ґәзабыннан һич котыла алмаслар.
    18. Мөшрикләр Аллаһудан башка файда да вә зарар да ирештерә алмый торган сынымнарга гыйбадәт кылалар һәм әйтәләр: "Бу сынымнар Аллаһ хозурыңда безнең шәфәгатьчеләребез", – дип. Син аларга әйт: "Сез Аллаһуга җирдәге вә күкләрдәге Үзе белмәгән нәрсәләрдән хәбәр бирәсезме? Ягъни Аның тиңдәше булып та Үзе белми, сез беләсезме? Мөшрикләр тиңдәш кылган нәрсәләрдән Аллаһ пакь вә бик бөек дәрәҗәдә.
    19. Пәйгамбәр килгәнче дөньядагы кешеләр бер генә төрле иде, ягъни бар да мөшрик иделәр, Мухәммәд г-м килгәч, берсе мөэмин, берсе мөшрик – икегә бүленделәр. Залимнәрне ґәзаб кылуда ґәзабны кичектерү белән Раббыңның вәгъдәсе булмаса иде, Коръән хөкемнәрендә ихтилаф кылышкан кешеләрне Аллаһ һәлак итәр иде.
    20. Янә алар әйтәләр: "Мухәммәдкә пәйгамбәрлегене белдерә торган бер галәмәт иңдерелсәче, иман китерер идек", – дип. Син аларга әйт: "Сез сораган яшертен нәрсәләрне белмәк Аллаһуга хас, әгәр иман китермәсәгез, галәмәт көтмәгез, бәлки Аллаһудан ґәзаб көтегез! Мин дә сезнең белән сезгә ґәзаб килгәнен көтүчеләрдәнмен".
    21. Әгәр Без кешеләргә зарар күргәннәреннән соң рәхмәт кылып яхшылык бирсәк, мәсәлән, ачлык соңында байлык бирсәк, фетнә сугыш соңында тынычлык бирсәк, шул вакытта алар, шөкер итеп, Аллаһуга гыйбадәт кылыр урынына Безнең аятьләребезгә мәкерләр кылалар. Әйт: "Аллаһ мәкер кылуда тизрәк мәкер кылучы, Аның мәкере көчле. Тәхкыйк фәрештәләребез сезнең кылган мәкерләрегезне язарлар, тиешле җәзасын күрерсез".
    22. Сезне төрле сәбәпләр белән җирдә вә суда йөртүче зат Аллаһ, хәтта сез зур корабларда булсагыз, ул корабларны яхшы җил йомшак кына алып китсә, шул хәлдә шатланып кына барганда көчле җил чыгып, төрле яктан дулкын килсә һәм чорнап алган дулкын һәлакәтлеге килде дип белсәләр, шул вакыт алар Аллаһ диненә кайтып, ихлас Аллаһуга дога кылырга тотыналар: "Йә Рабби, әгәр безне бу һәлакәттән коткарсаң, әлбәттә, нигъмәтләреңә шөкер кылучылардан булырбыз", – диләр.
    23. Аллаһ әгәр аларны коткарса, шуннан соң алар җир өстендә бозыклык кыла башлыйлар. Ий кешеләр! Бозыклыгыгыз үз зарарыгызга, дөньяда файдалануыгыз бик аздыр, соңра Безнең хозурымызга кайтарылачаксыз, шул вакытта кылган эшләрегез белән сезгә хәбәр бирербез.
    24. Дөньяда яшәүнең мисалы: Без күктән иңдерелгән яңгыр суы кеби, ул яңгыр белән кешеләр вә хайваннар ашый торган нәрсәләр аралашып үссәләр, хәтта җир матур чәчәкләрен чыгарып зиннәтләнеп китсә, кешеләр хәзер без файдаланабыз дип торганда, үскән нәрсәләрнең һәммәсен һәлак итмәк өчен Безнең әмеребез көндез яки кич белән килсә, Без аларны киселмеш камыл кеби кылырбыз да, гүя ул үсемлекләр кичә булмаган кеби булып калыр. Әнә шулай фикерли белгән кешеләр өчен гыйбрәтле аятьләребезне бәян кылабыз.
    25. Аллаһу тәгалә бөтен дөнья кешеләрен мәңгелек тынычлык, иминлек йорты булган җәннәтләргә чакыра вә үзе теләгән кешеләрне җәннәтләргә бара торган туры юлга күндерде. (Аллаһу тәгаләнең җәннәтләргә чакыруының тәртибе һәм җәннәтләр юлы Коръән Кәримдер).
    26. Дөньяда Аллаһуга гыйбадәт кылып, яхшылыкларны кылган кешеләргә ахирәттә яхшылык, җәннәт нигъмәтләре вә аннан да артыграк Аллаһу тәгаләнең диндарын күрү булыр, аларның йөзләрен һич карарлык капламас вә аларга һич хурлык ирешмәс. Җәннәт кешеләре әнә шулардыр, алар анда мәңге калырлар.
    27. Әмма бозыклыкны кәсеп итүчеләр, ягъни имансыз, динсез булуны яки башка гөнаһларны кәсеп итүчеләр, аларга үзләренең бозыклыгы кеби җәһәннәм ґәзабы булачак, аларны төрле хурлыклар каплар, аларны Аллаһ ґәзабыннан саклаучы кеше булмас, аларны гүя караңгы кичнең бер кисеге каплаган кеби чырайлары кара булыр, утка керәсе кешеләр әнә шулар, алар анда мәңге калырлар.
    28. Бер көнне һәммә кешеләрне каберләрдән кубарырбыз, соңра әйтербез: мөшрикләргә үзегез һәм Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрегез урыныгызда гына торыгыз! Аларның араларында булган дуслыкны бетерегез, сынымнары әйтерләр: "Сез безгә гыйбадәт кылмадыгыз, безгә гыйбадәт кылыгыз дип без сезгә кушмадык", – дип.
    29. "Сезнең белән безнең арада шаһит булырга Аллаһ җитә, тәхкыйк сезнең безгә гыйбадәт кылуыгыздан без гафил булдык", – диярләр.
    30. Шул вакытта һәркем нинди эш кылган булса, һәммәсе ачыкланыр вә үзләренең хак хуҗалары булган Аллаһуга кайтарылырлар вә Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләре югалыр.
    31. Сорагыл: "Җир вә күк тарафыннан кем ризыкландыра? Яки хуҗа булып сезгә күз вә колакларны кем бирә? Дәхи үлектән терекне һәм теректән үлекне кем чыгара, кемнең көче җитә? Вә бөтен эшләр белән кем җитәкчелек итә? Алар әйтер: "Аллаһ". Әйт: "Шулай булгач Аллаһудан курыкмыйсызмы? Әлбәттә, куркыгыз!"
    32. Ошбу эшләрне кылучы хак тәрбиячегез булган Аллаһ! Инде хакны ташлаганнан соң, адашудан башка нәрсә булыр? Әлбәттә, фәкать адашу булыр! Ничаклы каты киреләнәсез, хакны ташлап кайда бармакчы буласыз?
    33. Аллаһ тәгаләнең хаклыгы дөресләнгән кеби, фасыйклар иман китермәсләр дигән сүз дә дөресләнде!
    34. Мөшрикләргә әйт: "Сезнең сынымнарыгыз мәхлукларны бар итеп соңра үтереп янә тергезүчеләрме? Араларында шул эшне эшләүчесе бармы?" Әйт: "Әлбәттә, юк! Бәлки кешеләрне халык кылучы, соңра үтереп янә тергезүче фәкать Аллаһу тәгалә. Ул – Аллаһуга ничек ялганны ифтира кыласыз?
    35. Янә әйт: "Сезнең сынымнарыгыздан хак юлга күндерүчесе бармы?" Әйт: "Әлбәттә, юк! Хак юлга фәкать Аллаһу тәгалә үзе генә күндерә! Хак юлга күндерүче Аллаһуга иярергә, баш ияргә тиешлеме? Яки селкенергә дә хәленнән килми торган сынымнарга баш ию тиешлеме? Яки Аллаһ күндермәсә туры юлны үзе өчен генә дә таба алмаган ишаннарга иярергә, аларга баш ияргә тиешлеме? Ни булды сезгә, батыл эшне кыласыз?"
    36. Зан итү, ягъни дәлилсез уйлау, яки нәфес теләгәнчә хөкем итү – дөреслекнең һичбер өлешенә ирештермәс. Дөреслектә, Аллаһ аларның ни, эшләгәннәрен белә.
    37. Бу Коръән Аллаһудан башка бер кеше уйлап чыгарган китап дип ифтира ителә торган нәрсә түгел, ләкин Аллаһудан әүвәлге китапларны дөресләгәне хәлдә һәм шәригать хөкемнәрен ачык бәян иткән хәлдә иңдерелде, Коръәннең бөтен галәмне тәрбияләүче Аллаһудан иңдерелгәнлегендә һич шик юк.
    38. Әйә ул мөшрикләр, Мухәммәд Коръәнне үзе уйлап чыгарган да, аннары Аллаһ иңдерде дип ялган сөйлиләрме? Әйт: "Әгәр Коръәнне Мухәммәд үзе уйлап чыгарган булса, сез дә Аллаһудан башка ярдәм өстәмәк мөмкин булганнарны барчасын да чакырыгыз да, бергәләшеп, бер сүрә китерегез, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз".
    39. Бәлки алар үзләре аңлап һәм белеп бетерә алмаган нәрсәне гафиллек белән ялган диделәр һәм аларга Коръәннең тәэвиле дә килмәде, аңламыйча гафил калдылар. Болардан алдагылар да пәйгамбәрләрен ялган диделәр. Карагыл, залимнәрнең ахыры ничек булды? Башка залимнәрнең дә ахыры шулай булачак.
    40. Аларның бәгъзеләре Коръәнгә ышаналар, бәгъзеләре Коръәнгә ышанмыйлар. Синең Раббың Коръәнгә ышанмыйча бозыклык кылучы фәсыйкларны белүчерәк.
    41. Әгәр алар сине ялганчы дисәләр, әйт: "Миңа үз гамәлем, сезгә дә үз гамәлегез вә сез минем кылган эшемнән бизүчесез, мин дә сез кылган эштән бизүчемен".
    42. Алардан бәгъзеләре синең Коръән укыганыңны тыңларлар, ләкин Аллаһ сүзе икәнлегенә иман китермәсләр. Син аларга хак сүзне ишеттерермен дип уйлыйсыңмы, алар саңгырау булып һичнәрсә аңламасалар да?
    43. Аларның кайберләре сиңа маңгай күзе белән карыйлар, ләкин хакны күрмиләр, әйә син сукырларга хак юлны күрсәтә алырсыңмы? Гәрчә алар хак юлга күз салмый торган булсалар да.
    44. Аллаһ кешеләргә берничек тә золым итмәс, ләкин Аллаһуга карышып, кешеләр үзләренә золым итәрләр.
    45. Кешеләрне каберләрдән кубаргач, дөньяда көндез бер сәгать тә тормаган кеби булырлар, дөньядагы кеби үзара танышырлар. Терелеп, Аллаһуга юлыгуны инкяр иткән кешеләр тәхкыйк һәлак булдылар, алар туры юлга кәнелмәделәр.
    46. Аларга вәгъдә кылган ґәзабларның бәгъзесен сиңа күрсәтсәк күрсәтербез, яки синең җаныңны алганнан соң ґәзаб кылырбыз. Аларның кайтачак җирләре безгәдер, соңра алар кылганның барчасын Аллаһ күрүче, җәзасын бирер.
    47. Вә һәр кавемнең расүле бар, кыямәт көнне рәсүлләре килеп, аларның бөтен эшләреннән шәһадәт бирсә, араларында гаделлек белән хөкем булыр һәм савабны киметеп, яки гөнаһны арттырып, аларга золым итү булмас, ягъни үзләре белән нәрсә алып барсалар, җәзасы шул булыр.
    48. Кәферләр көлеп әйтәләр: "Вәгъдә кылган кыямәт көнегез һәм ґәзабыгыз кайчан була? Әгәр дөрес сөйләүче булсагыз безгә әйтеп бирегез".
    49. Әйт: "Мин үзем дә Аллаһ теләгеннән башка үземә файданы булдырырга һәм зарардан имин булырга кадир түгелмен. Барча кешеләргә дә Аллаһ хөкеменә кайту өчен билгеләнгән вакыт бар. Кайчан вакытлары җитсә, бер сәгать ашыгып килмәс вә бер сәгать соңга калмас.
    50. Әйт: "Беләсезме, сезгә көндез яки кич Аллаһуның ґәзабы килсә, кәферләр ул ґәзабның кайсына ашыгырлар?"
    51. "Әйә сез башыгызга ґәзаб килгәч кенә аңа ышанырсызмы? Менә хәзер иман китердегез, әмма ґәзаб килмәс борын мәсхәрә кылып, ул ґәзабның килүен ашыктыра идегез".
    52. Соңра җәһәннәм сакчылары залимнәргә әйтте: "Мәңгелек ґәзабны татыгыз. Сез һичнәрсә өчен түгел, мәгәр үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз өчен ґәзаб кылынасыз".
    53. Кәферләр синнән сорыйлар: "Бу Коръән хакмы?" Әйт: "Аллаһ белән ант итеп әйтәмен, бу Коръән, әлбәттә хак, сез Аллаһуны гаҗиз итә алмассыз!"
    54. Әгәр җир өстендәге бетен байлык залим кешеләрнеке булса иде, кыямәт көнне үзләрен ґәзабтан сатып алыр өчен барчасын бирер иделәр, ләкин ґәзабтан котыла алсалар вә ґәзабны күргән вакытларында хәсрәтләрен яшерерләр. Араларында гаделлек белән хөкем тәмам булыр, тиешлесеннән артык җәза биреп золым ителмәсләр.
    55. Әгаһ булыгыз, җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр, әлбәттә, Аллаһ мөлке. Янә әгаһ булыгыз, Аллаһуның вәгъдәсе хак, ләкин кешеләрнең күбрәге аны белмиләр.
    56. Ул – Аллаһ тергезә вә үтерә һәм кыямәт көнне барчагыз Аның хозурына кайтарылырсыз.
    57. Ий кешеләр! Тәхкыйк тәрбиячегез булган Аллаһудан сезгә вәгазь булып Коръән килде, ул күңелдәге имансызлык, наданлык авыруларына шифа, күңелен аның белән шифалаган кешеләргә һидәят һәм мөэминнәргә рәхмәт.
    58. Ий Мухәммәд г-м! Кешеләргә Аллаһуның юмартлыгы вә рәхмәте илә иңдерелгән Коръән белән сөйлә һәм Коръән белән гамәл кылырга өндә! Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл кылганнары өчен шатлансыннар. Коръән белән гамәл кылу алар җыйган малдан хәерлерәк.
    59. Әйт: "Әйә күрдегезме Аллаһ сезнең өчен иңдергән ризыкларны, яки үз белдегегез илә кайберләрен хәләл, кайберләрен хәрам кылдыгыз". Янә әйт: "Шулай үз белдегегез белән хөкем итәргә Аллаһ сезгә рөхсәт бирдеме? Яки Аллаһуга ялганны ифтира кыласызмы? Әлбәттә, бу хөкемегез Аллаһуга ифтира.
    60. Аллаһуга ялганны ифтира кылган кешеләрнең кыямәт көнендә башларына киләчәк эш хакында уйлары ничек икән? Тәхкыйк Аллаһу тәгалә кешеләр өчен, әлбәттә, юмартлык иясе, ләкин күбрәк кешеләр Аның нигъмәтләренә шөкер итмиләр, һаман азгынлыкталар.
    61. Син бер эштә булсаң, яки Коръәннән бер сүрә укысаң, яки берәр гамәл кылсагыз, шул эшләрегезне башлаган вакытыгызда без хәзербез вә күреп торабыз. Дәхи Раббыңнан яшерен булмас җирдә вә күкләрдә тузан бөртеге хәтле нәрсә, ул нәрсә – кирәк тузан бөртегеннән зур булсын, кирәк -кечкенә булсын, барчасы өммүл-китапта язылмыш.
    62. Әгаһ булыгыз, әлбәттә, Аллаһ дусларына һич куркыныч юк һәм алар көенмәсләр.
    63. Ул Аллаһуның дуслары хак ышану белән ышандылар һәм һәрвакыт Аллаһуга тәкъвалык кылдылар, ягъни фәхеш, хәрам эшләрдән һәм бидеґәт, хорафат гамәлләрдән һәрвакыт сакландылар вә фарыз, ваҗеб, сөннәт гамәлләрне Аллаһ ризасы өчен генә үтәделәр.
    64. Аларга дөньяда һәм ахирәттә дә шатлыктыр. Аллаһ сүзләренә алышынмак юк, Ул ни әйтсә шул була, Аллаһуга дус булу – мәңгелек бәхеткә ирешү.
    65. Кәферләрнең яман сүзләре сине хафа кылмасын, бит өстенлекнең барчасы Аллаһу тәгаләнеке, Ул – ишетүче вә белүче.
    66. Әгаһ булыгыз, җирдәге вә күкләрдәге мәхлуклар Аллаһу тәгаләнеке, Аллаһуга тиңдәш итеп кешеләр ияргән сынымнар да Аллаһу тәгаләнеке. Аларның сынымнарга ияреп, алардан ярдәм сораулары дәлил белән түгел, фәкать сукыр хыялга иярү генә, янә алар хакны инкяр итеп ялганны ихтыяр итүчеләр.
    67. Тынычланып ял итәр өчен караңгы төннәрне, вә яшәү өчен кирәк нәрсәләрне күреп кәсеп итәр өчен якты көннәрне яратучы Аллаһу тәгалә. Тәхкыйк бу әйтелгәннәрдә хакны ишетә белгән кешеләр өчен ачык дәлилләр вә могҗизалар бар.
    68. Мөшрикләр: "Аллаһ бала тудырды", – диләр. Аллаһу тәгалә бала тудыру кимчелегеннән бик пакь вә Ул бай -һичнәрсәгә мохтаҗ түгел, җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр бар да аныкы. Аллаһ бала тудырды дияргә сезнең һич дәлилегез юк, әзегез белмәгән нәрсәне Аллаһуга ифтира кылып сөйлисезме?
    69. Әйт: "Аллаһуга ялганны ифтира кылучы кешеләр Аллаһ ґәзабыннан котылачак түгелләр".
    70. Дөньяда аз гына файдаланырлар да, соңра кайтачак җирләре – Безгә. Анда аларга каты ґәзабны татытырбыз кәфер булганнары өчен.
    71. Гыйбрәтләнсеннәр яки вәгазьләнсеннәр өчен аларга Нух г-м кавеменең хәбәрен укы. Нух г-м үз кавеменә әйтте: "Ий кавемем, әгәр минем сезнең арада тормаклыгым һәм Аллаһуның аятьләре белән сезне вәгазь кылмаклыгым сезгә авыр вә уңайсыз булса, мин Аллаһуга тәвәккәл кылдым вә Аңа тапшырылдым, Аллаһуга тиңдәш кылганнарыгызны җыегыз вә миңа каршы хәйлә-мәкерләрегезне кылыгыз. Ләкин белеп эшләгез, мәкерегез үзегезгә кайгы булып әверелмәсен, инде миңа кыласы эшегезне кылыгыз, миңа аз гына да вакыт бирмәгез.
    72. Әгәр сез хак диннән баш тартсагыз, бит мин сездән Аллаһ хөкемнәрен ирештергәнем өчен дөнья малын сораганым юк, минем эшемнең әҗере фәкать Аллаһуда һәм дә мин мөселман булырга Аллаһудан боерылдым".
    73. Нухны кавеме һаман да ялганчы диделәр, кәферләрне һәлак итеп, Нухны вә аның белән булган мөэминнәрне көймәгә менгезеп, Туфан суыннан котылдырдык. Вә Туфан суы белән һәлак булганнар урынына Нух белән исән калганнарны җир өстенә халифә кылдык һәм аятьләребезне ялган диючеләрне Туфан суына батырып, һәлак иттек. Бел, башларына киләчәк ґәзаб белән куркытылып та курыкмаган кешеләрнең ахыры ничек булды?
    74. Нухтан соң яшәгән кешеләргә дә рәсүлләр күндердек, алар да кавемнәренә дәлилләр вә могҗизалар белән килделәр, ләкин әүвәлдәге кавемнәр үз пәйгамбәрләрен ялган диюләре сәбәпле, болар да үз пәйгамбәрләренә ышанмадылар. Хак юлдан читкә үтеп китүчеләрнең күңелен инде аңламасын өчен мөхерлибез.
    75. Әүвәлге рәсүлләрдән соң Муса белән Һарунны аятьләр вә могҗизалар илә Фиргаунгә вә аның олугъларына җибәрдек, алар тәкәбберләнделәр, кабул итмәделәр, вә азган кәферләрдән булдылар.
    76. Аларга Безнең хак могҗизаларыбыз килсә, алар әйттеләр: "Болар барчасы – ачык сихерләр генәдер".
    77. Муса әйтте: "Аллаһудан килгән хак могҗизага каршы шул сүзләрегезне әйтәсезме? Әйә бу могҗизалар сихерме? Бит сихерчеләр Аллаһ ґәзабыннан котылачак түгелләр."
    78. Кәферләр әйттеләр: "Сез безне аталарыбыз тоткан диннән туктатыр өчен һәм җир өстендә үзегез генә баш булыр өчен килдегезме? Без сезгә иман китерәчәк түгелләрбез".
    79. Фиргаун үзенең ярдәмчеләренә әйтте: "Барча маһир – оста сихерчеләрне җыеп миңа китерегез".
    80. Сихерчеләр бар да җыелып килгәч, Муса аларга әйтте: "Сихерләп китергән нәрсәләрегезне җиргә салыгыз!"
    81. Сихерчеләр сихерләгән арканнарын җиргә салгач, Муса әйтте: "Сезнең бу нәрсәләрегез бар да сихер. Әлбәттә, Аллаһ сезнең сихерегезне батыл – көчсез кылыр, тәхкыйк Аллаһ ялганчы фәсыйкларның эшен ихлас кылмас, юлга салмас!"
    82. Аллаһу тәгалә хак эшнең хаклыгын дөресләр үзенең сүзе белән, гәрчә кәферләр мәкрүһ күрсәләр дә.
    83. Муса кавеменең яртысы Фиргауннең вә аның олугъларының фетнәсеннән яки үтерелүеннән куркып Мусага иман китермәделәр, мәгәр курыкмаучылары иман китерделәр, чөнки Фиргаун Мысыр җирендә бик тәкәббер, бик усал иде вә ул явызлыкта чиктән аша китте, хәтта: "Мин – Аллаһ" дия башлады.
    84. Муса, кавеменең Фиргауннән курыкканын күргәч, әйтте: "Ий кавемем! Әгәр Аллаһуга иман китереп ислам динен тотучы мөселман булсагыз, Аллаһуга тәвәккәл кылыгыз! Фиргауннән курыкмагыз!"
    85. Мусага ияргән мөселманнар әйттеләр: "Аллаһуга тәвәккәл кылдык, ий Раббыбыз, безләрне залимнәр кулына фетнә кылмагыл".
    86. Вә безләрне кәфер булган Фиргаун кавеменнән коткаргыл, үзеңнең рәхмәтең белән!"
    87. Муса илә Һарунга вәхий кылып әйттек: "Кавемегезгә Мысырда өйләр хәзерләгез вә ул өйләрегезне мәсҗидләр кылыгыз һәм намазларыгызны шул өйләрегездә үтәгез, вә мөэминнәрне шатландыр, аларга дөньяда һидәят, ахирәттә җәннәт булачак".
    88. Муса әйтте: "Ий Раббым! Кешеләрне аздырмак өчен Фиргаунгә вә аның олугъларына дөньяда зиннәт һәм мал биргәнсең. Ий Раббыбыз, син аларның малларыны һәлак итеп, күңелләрен каралт ки, һәлак итүче ґәзабны күрмичә иман китермәслек булсыннар".
    89. Аллаһ әйтте: "Тәхкыйк сезнең догаларыгыз кабул ителде, боерылган эшегездә туры торыгыз һәм хакны белми торган наданнарга һич иярмәгез".
    90. Бәни Исраилне дәрья аркылы үткәрдек, тәкәбберлек вә дошманлык белән алар артыннан Фиргаун вә аның гаскәре куып чыктылар. Бәни Исраил өчен ачылган су аралыгына кереп бата башлагач, Фиргаун әйтте: "Иман китердем, гыйбадәт кылырга яраклы Илаһә юк, мәгәр Бәни Исраил иман китергән Аллаһу тәгалә генәдер вә мин мөселманнарданмын".
    91. Аллаһ әйтте: "Хәзер иман китерәсеңме? Башта Аллаһуга гасый булдың һәм бозыклык кылучылардан идең".
    92. Сездән соң киләчәк кешеләргә гыйбрәт булсын өчен тәнегезне бүген су өстенә чыгарабыз. Ләкин кешеләрнең күбрәге Безнең гыйбрәтләнерлек аятьләребездән гафилләр, һич вәгазьләнмиләр.
    93. Бәни Исраилне Фиргауннән коткаргач, тәхкыйк яхшы урыннарга куеп хуш ризыклар бирдек вә Әрихә, Кәнган шәһәрләренә кергездек. Алар ихтилаф кылышмадылар, мәгәр расүлләр аларга хак хөкемнәрне китергәннән соң ихтилаф кылыштылар. Аларның ихтилаф кылган нәрсәләре хакында Раббың гаделлек белән кыямәт көнне хөкем кылыр.
    94. Әгәр Без сиңа иңдергән китап хакында шиктә булсаң, иңгән китапларны синнән әүвәл укучылардан сора: аларның китабында синең хакта хәбәр бар. Тәхкыйк хак булган Коръән сиңа Раббыңнан килде, шикләнүчеләрдән булма.
    95. Дәхи Аллаһу тәгаләнең аятьләрен ялган диючеләрдән булмагыл, юкса хәсрәтләнүчеләрдән булырсың.
    96. Раббыңның бер кавемне ґәзаб кылырмын дигән сүзе дөресләнгәч, әлбәттә, ул кавем иман китермәс.
    97. Хәтта аларга төрле могҗизалар килсә дә, рәнҗеткүче ґәзабны күрмичә, иман китермәсләр.
    98. Йунус г-м кавеменнән башка һичбер кавемнең ґәзабны күргәч кенә китергән иманнары файда бирмәде. Чөнки Йунус кавеме иман китергәч, алардан дөнья ґәзабын бетердек вә әҗәлләре җиткәнче файдаландырдык. Йунус кавеменә әйтте: "Әгәр иман китермәсәгез, өч көн эчендә сезнең өстегезгә Аллаһудан ґәзаб киләчәк", – диде. Алар башта ышанмадылар. Йунус араларыннан чыгып китте. Өч көн булгач, күктә утлар күренә башлады. Шул вакыт куркып, Йунусны эзләргә тотындылар, ләкин тапмадылар. Ґәзаб утлары якынлаша башлагач, һәммәләре дә иман китереп тәүбә иттеләр. Соңра Аллаһ ґәзабны кире алды.
    99. Әгәр Раббың теләсә иде, әлбәттә, җир йөзендәге кешеләр барчалары иман китерер иделәр. Әйә син Мухәммәд г-м, барча кешеләрне ышандыру өчен аларны көчләр идеңме?
    100. Аллаһ теләгеннән башка иман китерергә һичкемгә мөмкин түгел. Хак белән батылны аеру өчен гакылын эшләтмәгән кешеләргә Аллаһ кәфер-имансызлык ләззәтен салыр.
    101. "Җир вә күкләрдә Аллаһу тәгаләнең кодрәтенә дәлаләт кыла торган нәрсәләрнең хисабы да юк, игътибар илә карагыз", – диген. Иман китермәгән кешеләргә могҗизалар да, вә Аллаһ ґәзабы белән куркыту да һич файда бирмиләр.
    102. Хәзерге кәферләр, әүвәлге кәферләргә килгән ґәзаблы авыр көннәрне көтәләр. Әйт: "Ни көтсәгез дә көтегез, Аллаһудан сезгә ґәзаб киләчәк көн бар, көтегез. Мин дә сезнең белән бергә сезгә ґәзаб килүен көтәм".
    103. Соңра Без рәсүлебезне вә аларга ияргән мөэминнәрне коткарырбыз. Мөэминнәрне коткармак Безгә тиеш вә лязем булды.
    104. Ий Мухәммәд г-м, әйт: "Ий адәмнәр, әгәр сез, мин китергән диннең хаклыгына шикләнер булсагыз, тәхкыйк мин гыйбадәт кылмыймын Аллаһудан башка сез гыйбадәт кыла торган сынымнарга, ләкин сезнең җаныгызны ала торган Аллаһуга гыйбадәт кыламын һәм мин мөэминнәрдән булырга боерылдым.
    105. Дәхи ихлас күңел белән хак тарафында булган дингә йөзеңне юнәлдер, дип боерылдым һәм дә, әлбәттә, мөшрикләрдән булма, дип боерылдым.
    106. Дәхи сиңа файда да, зарар да итә алмаган сынымнарга гыйбадәт итмә, дип боерылдым". Әгәр син бу эшләрне эшләсәң, әлбәттә, залимнәрдән булырсың.
    107. Әгәр Аллаһ сиңа бер зарарны бирсә, ул зарарны синнән алырга Аңардан башка зат юк, әгәр сиңа бер нигъмәт бирергә теләсә, Аның юмартлыгыннан биреләчәк нигъмәтне кире алучы юк. Бәндәләреннән үзе теләгәннәренә бирер ул нигъмәтне. Вә Ул ярлыкаучы вә рәхимле.
    108. Ий Мухәммәд г-м, әйт: "Ий кешеләр, тәхкыйк Раббыгыздан чын иманны, хак динне өйрәтүче, җәннәтләр юлын күрсәтүче Коръән Кәрим килде, берәү Коръән белән гамәл кылып туры юлны тапса, файдасы фәкать үзенә, вә берәү Коръән белән гамәл кылмыйча адашса, әз башына адашты. Ләкин мин сезне дингә көчләүче вәкил түгелмен".
    109. Ий Мухәммәд г-м, үзеңә вәхий ителгән Коръән хөкемнәренә ияр, вә сабыр ит – чыда, хәтта Аллаһ үзе хөкем иткәнче. Вә Ул хөкем итүчеләрнең хәерлесе.

  • 1. Фатихә сүрәсе (7 аять)
  • 2. Бакара (Сыер) сүрәсе (286 аять)
  • 3. Ґимран сүрәсе (200 аять)
  • 4. Ниса (Хатыннар) сүрәсе (176 аять)
  • 5. Маидә (Аш Яулыгы) сүрәсе (120 аять)
  • 6. Әнґәм (Терлек) сүрәсе (165 аять)
  • 7. Әгъраф (Пәрдә) сүрәсе (206 аять)
  • 8. Әнфәл (Табыш) сүрәсе (75 аять)
  • 9. Тәүбә сүрәсе (129 аять)
  • 10. Йунус сүрәсе (109 аять)
  • 11. Һуд сүрәсе (123 аять)
  • 12. Йусуф сүрәсе (111 аять)
  • 13. Рәгыд (Күк Күкрәү) сүрәсе (43 аять)
  • 14. Ибраһим сүрәсе (52 аять)
  • 15. Хиҗер сүрәсе (99 аять)
  • 16. Нәхел (Умарта Кортлары) сүрәсе (128 аять)
  • 17. Бәни Исраил (Ягъкуб Балалары) сүрәсе (111 аять)
  • 18. Кәһаф (Тау Тишеге) сүрәсе (110 аять)
  • 19. Мәрьям сүрәсе (98 аять)
  • 20. Та Һа сүрәсе (135 аять.)
  • 21. Пәйгамбәрләр сүрәсе 112 аять)
  • 22. Хаҗ сүрәсе (78 аять)
  • 23. (Мөэминнәр) сүрәсе (118 аять)
  • 24. Нур сүрәсе (64 аять)
  • 25. Фуркан (Аеручы) сүрәсе (77 аять)
  • 26. Шүгәраү (Шагыйрьләр сүрәсе) (227 аять)
  • 27. Нәмел (Кырмыска) сүрәсе (93 аять)
  • 28. Касас (Хикәя) сүрәсе (88 аять)
  • 29. Ґәнкәбут (Үрмәкүч) сүрәсе (69 аять)
  • 30. Рум сүрәсе (60 аять)
  • 31. Локман сүрәсе (34 аять)
  • 32. Сәҗдә сүрәсе (30 аять)
  • 33. Әхзаб (Гаскәрләр) сүрәсе (73 аять)
  • 34. Сәба сүрәсе (54 аять)
  • 35. Мәләикә (Фәрештәләр) сүрәсе (45 аять)
  • 36. Йәсин сүрәсе (83 аять)
  • 37. Саффат (Сафта Торучылар) сүрәсе (182 аять)
  • 38. Сад сүрәсе (88 аять)
  • 39. 3үмәра(Халык Төркеме) сүрәсе (75 аять)
  • 40. Мөэмин сүрәсе (85 аять)
  • 41. Фүссиләт (Аңлатылды сүрәсе) (54 аять)
  • 42. Шура (Киңәш) сүрәсе (53 аять)
  • 43. Зүхърүф (Зиннәтләнү) сүрәсе (89 аять)
  • 44. Духан (Төтен) сүрәсе (59 аять)
  • 45. Җасийә (Тезләнү) сүрәсе (37 аять)
  • 46. Әхкаф (Комлык) сүрәсе (35 аять)
  • 47. Кыйтал (Мухәммәд) сүрәсе (38 аять)
  • 48. Фәтех (Җиңү) сүрәсе (29 аять)
  • 49. Хүҗүрат (Бүлмәләр) сүрәсе (18 аять)
  • 50. Каф сүрәсе (45 аять)
  • 51. Зарият (Таратучы) сүрәсе (60 аять)
  • 52. Тур (Тур Тавы) сүрәсе (49 аять)
  • 53. Нәҗем (Йолдыз) сүрәсе (62 аять)
  • 54. Камәр (Ай) сүрәсе (55 аять)
  • 55. Әр Рәхман (Рәхимле) сүрәсе (78 аять)
  • 56. Вакыйга ((Хәл) сүрәсе 96 аять)
  • 57. Хәдид (Тимер) сүрәсе (29 аять)
  • 58. Мүҗадәлә (Бәхәсләшү) сүрәсе (22 аять)
  • 59. Хәшер (Сөреп Чыгару) сүрәсе (24 аять)
  • 60. Мүмтәхәнә (Сыналучы Хатын) сүрәсе (13 аять)
  • 61. Саф (Рәт) сүрәсе (14 аять)
  • 62. Җомга сүрәсе (11 аять)
  • 63. Монафикълар сүрәсе (11 аять)
  • 64. Тәгабүн (Алдану) сүрәсе (18 аять)
  • 65. Талак сүрәсе (12 аять)
  • 66. Тәхрим (Тыю) сүрәсе (12 аять)
  • 67. Мүлек (Патшалык) сүрәсе (30 аять)
  • 68. Нун сүрәсе (52 аять)
  • 69. Хаккат сүрәсе (52 аять)
  • 70. Мәгариҗ (Дәрәҗә) сүрәсе (44 аять)
  • 71. Нух сүрәсе (28 аять)
  • 72. Җиннун (Җен) сүрәсе (28 аять)
  • 73. Мүззәммил (Бөркәнүче) сүрәсе (20 аять)
  • 74. Мүддәссир (Бөркәнүче) сүрәсе (56 аять)
  • 75. Кыямәт сүрәсе (40 аять)
  • 76. Инсан (Кеше) сүрәсе (31 аять.)
  • 77. Мүрсиләт (Җибәрелмеш) сүрәсе (50 аять)
  • 78. Нәба (Хәбәр) сүрәсе (40 аять)
  • 79. Нәзигат (Суыргучы) сүрәсе (46 аять)
  • 80. Ґәбәсә (Чытты) сүрәсе (42 аять)
  • 81. Тәквир (Чорналу) сүрәсе (29 аять)
  • 82. Инфәтар (Ярылмак) сүрәсе (19 аять)
  • 83. Мүтаффифин (Киметүчеләр) сүрәсе (36 аять)
  • 84. Иншикак (Ярылмак) сүрәсе (25 аять)
  • 85. Бүруҗ (Каланча) сүрәсе (22 аять)
  • 86. Тарыйк (Йолдыз) сүрәсе (17 аять)
  • 87. Әгълә (Бөек) сүрәсе (19 аять)
  • 88. Гашийә (Каплаучы) сүрәсе (26 аять)
  • 89. Фәҗер (Таң) сүрәсе (30 аять)
  • 90. Бәләде (Шәһәр) сүрәсе (20 аять)
  • 91. Шәмсү (Кояш) сүрәсе (15 аять)
  • 92. Ләел (Төн) сүрәсе (21 аять)
  • 93. Зуха (Иртән) сүрәсе (11 аять)
  • 94. Инширах (Ачмак) сүрәсе (8 аять)
  • 95. Тин (Инҗир) сүрәсе (8 аять)
  • 96. Галәк сүрәсе (19 аять)
  • 97. Кадер (Кадер Кич) сүрәсе (5 аять)
  • 98. Бәйинә (Аңлатма) (сүрәсе 8 аять)
  • 99. Зүллзиләт (Җир Селкенмәк) сүрәсе (8 аять)
  • 100. Гадият сүрәсе (11 аять)
  • 101. Карига сүрәсе (11 аять)
  • 102. Тәкәсүр сүрәсе (8 аять)
  • 103. Гасыр сүрәсе (3 аять)
  • 104. Һүмәзә (Сүз Йөртүче) сүрәсе (9 аять)
  • 105. Фил сүрәсе (5 аять)
  • 106. Кураеш сүрәсе (4 аять)
  • 107. Магун сүрәсе (7 аять)
  • 108. Кәүсәр сүрәсе (3 аять)
  • 109. Кәфирун (Кәферләр) сүрәсе (6 аять)
  • 110. Насыр (Ярдәм сүрәсе) (3 аять)
  • 111. Мәсәд (Бау) сүрәсе (5 аять)
  • 112. Ихлас сүрәсе (4 аять)
  • 113. Фәләкъ (Таң) сүрәсе (5 аять)
  • 114. Нәс (Кешеләр) сүрәсе (6 аять)





  • ← назад   ↑ наверх