• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Митрофан Студеникин

    Балалар сәламәтлеге турында китап

    Казан

    Татарстан китап нәшрияты

    1989

    ББК 51. 283 С 88

    Студеникин М. Я.

    С 88 Балалар сәламәтлеге турында китап /Русчадан 3. X. Билалова, Р. Г. Шакирова, Т. Р. Вәлиева, Ф. М. Хафизова тәрҗ. —Татар. кит. нәшр., 1989. — 216 б. (Медицинадан фәнни-попул. әдәб. Аналар өчен)

    ISBN 5—298—00240 4

    Әлеге китапта сәламәт бала тудыру һәм аны үстерү турында мәгълүматлар бирелә, үсә торган организмның үзенчәлекләре, үсешендәге төп күрсәткечләр, көндәлек рәвеш, ашату рәвеше һәм тәрбия принциплары тасвирлана. Болар — һәр ана, һәр ата белергә тиешле нәрсәләр.

    Ата-аналар игътибарына яңа туган балаларда була торган авыруларны кисәтү һәм алар үсешендәге кимчелекләрне булдырмау профилактикасы буенча киңәшләр тәкъдим ителә. Ашыгыч ярдәм күрсәтү чаралары һәм өйдә авыру баланы карау ысуллары җентекләп тасвирлана.

    Бу китап баланы сәламәт итеп үстерергә һәм тәрбияләргә ярдәм итәр.

    Китап киң масса укучыларга исәпләп чыгарыла.

    ББК 51. 283

    © Издательство «Медицина», Москва, 1973 © Издательство «Медицина», Москва, 1982, с изменениями © Татарстан китап нәшрияты, 1989 Татарчага тәрҗемә.

    БАЛАНЫ СӘЛАМӘТ ИТЕП ҮСТЕРҮ ӨЧЕН НИЧЕК ТӘРБИЯЛӘРГӘ

    Социалистик җәмгыятьтә бала тәрбияләүдә гаиләнең роле гаять зур. Бала яслегә, балалар бакчасына йөри, мәктәптә укый, шулай да ул вакытының өчтән икесен диярлек өйдә, ата-анасы янында үткәрә.

    Гаиләдә бала тәрбияләү — катлаулы һәм күпкырлы эш ул. Монда әзер, универсаль рецепт бирү, үрнәк куллану мөмкин түгел. Әти-әнидән күп белем, уйлап эш итү, балага индивидуаль якын килә белү таләп ителә.

    Бала тәрбияләүдә иң мөһиме нәрсә? Бу сорауга болай дип җавап бирәсе килә: барысы да мөһим! Чыннан да, бала тәрбияләүдәге кайсы гына элементны алмыйк, алар арасында мөһим булмаган бер генә нәрсә дә табылмас. Шулай да иң мөһиме — баланың сау-сәламәт үсүе.

    Таза, баһадир гәүдә, янып торган йөз үзеннән-үзе генә сәламәтлек билгесе була алмый әле. Физик һәм рухи көчләрнең гармонияле үсеше, нерв системасының тигез, нык булуы, түземлелек, төрле тискәре тәэсирләргә каршы тора алу сәләте аның асылын тәшкил итә.

    Тормышта баланың нинди дә булса сынауларга дучар булуы котылгысыз. Ни генә булмасын — һава температурасының кинәт үзгәреп китүеме яки инфекцияме, чамадан тыш күп физик эш яки дулкынланумы — нык организм аңа тиешле җавабын бирә, үзен саклап кала, ә көчсезе җиңелә.

    Сәламәт баланы тәрбияләве җиңелрәк. Бу һәркемгә билгеле. Сәламәт балада яшәү өчен кирәкле күнекмәләр тизрәк булдырыла, ул шартлар алмашынуга яхшырак җайлаша, үзенә куелган таләпләрне җиңелрәк кабул итә. Сәламәтлек характерның дөрес формалашуында, инициативаны, ихтыяр көчен, булдыклылыкны, табигый сәләтне үстерүдә мөһим алшарт булып тора.

    Бала сәламәт үссен өчен нәрсәләр эшләргә кирәк соң? Нәрсәдән башларга? Иң элек үзегездән башлагыз. Ышаныгыз, бу буш сүз түгел. Бу — бик мөһим, хәтта мәҗбүри шарт.

    Баланың сәламәтлеге, нигездә, ата-ананың сәламәтлегенә бәйле. Булачак әти һәм әниләр табибта булырга, аның белән киңәшергә, нинди дә булса хроник авырулар булган очракта түземлелек белән дәваланырга тиешләр.

    Соңгы елларда антенаталь профилактика — бала туганга кадәр аның авыруын кисәтү (булдырмау) чаралары күрелә. Бу вакытта алынган мәгълүматлар дөрес тукланганда, эш белән ялны һәрвакыт дөрес чиратлаштырганда, төрле зарарлы тәэсирләрдән (исерткеч эчемлекләр эчү, тәмәке тарту, белмичә ярамаган дарулар эчүдән) сакланганда, йөкле хатын үзенең булачак баласының үсеше белән «идарә итә» алуына ышандыралар.

    Бала сәламәтлегенә ул яши, үсә торган тирәлек тә йогынты ясый. Бала организмы нәфис, үзгәрүчән, тиз бирешүчән. Аерым шартларда тумыштан килә торган тискәре үзенчәлекләрнең үзен сиздермәве мөмкин һәм шул ук вакытта аның җитди авыру чыганагы (авырый башлауга сәбәпче) булуы да бар. Нәкъ шулай ук, уңай сыйфатлар я үсәләр, тагы да камилләшәләр, я сүнәләр, юкка чыгалар.

    Кеше дөньяга килгәндә билгеле бер дәрәҗәдә каршы торучанлык, ныклык запасына «әзер» җайлашу механизмнарына ия була. Моны шәфкатьле тылсымчы табигатьнең (тылсымчы хатынның) һәр бәби бишегенә сала торган бүләге дип исәпләргә мөмкин. Ләкин ул бүләкне саклау өчен, аңардан бик оста файдаланырга кирәк.

    Мәсәлән, тән температурасын регуляцияләүче табигый механизмнар шактый камилләшкән. Тән салкынайганда, җавап рәвешендә, организмның җылыны бүлеп чыгаруының бик тиз кимүенә, ә артык җылынганда — артуына китерүче катлаулы реакцияләр чылбыры хасил була.

    Йөкләмәне арттыра барып, күнегүләрне ешрак эшләгәндә, бу механизмнар тагы да күндәмрәк, ышанычлырак була бара; әгәр дә инде күнегүләр эшләнмәсә, андый «җайлашу» сизелерлек дәрәҗәдә кими. Икенче сүзләр белән әйткәндә, баланы чыныктырганда ул салкынга бирешмәүчәнрәк була (һәм салкынга гына да түгел!); баланы артык нык төргәндә, аз гына искән җилдән дә саклаганда, аның салкын тию һәм башка авыруларга каршы торучанлыгы кими.

    Йомгаклан шуны әйтергә мөмкин: тәрбия җил-яңгырдан саклауга, иркәләүгә түгел, ә яшь организмны чыныктыруга, күнектерүгә, активлыгын арттыруга юнәлдерелгән булырга тиеш.

    Балагызны дөньядагы иң яхшы укытучы тормыш тәҗрибәсеннән мәхрүм итмәгез. Ә ата-аналар андый ялгышны еш ясыйлар. Хәтта каты кысып төрү дә нәни баланы үз иркендәге хәрәкәттән мәхрүм итәргә беренче омтылыш, мөмкин булган кыенлыкларны (авырлыкларны) кисәтү ул — баланың үз кулларыннан куркуы ихтимал, битен тырнавы бар! Ә бит балага әйләнә-тирәдә үзен тою, хәрәкәт координациясе кануннарын өйрәнү өчен кулларын, аякларын хәрәкәтләндерергә кирәк. Баланың үзен эшләтмичә, һәрвакыт аның өчен үзең эшләргә омтылу, туктаусыз егылырсың, бәрелерсең, эшли алмыйсың дип кисәтеп тору да бала файдасына түгел. Сакланып йөрергә өйрәнү өчен, бала кайчан да булса егылырга да тиеш; үзең нәрсәдер эшләргә өйрәнү өчен хезмәт, тырышлык таләп ителә.

    Күрәсез, баланың активлыгын билгеле бер чикләрдә хупларга кирәк, бирелгән эш аның физиологик һәм психологик мөмкинлекләреннән чыгып уйланган һәм бала үти алырлык булырга тиеш.

    Киресенчә булган очраклар да сирәк түгел. «Чор тизлегенә» ияреп, кайбер ата-аналар балаларын 2–3 яшьтән үк диярлек укырга-язарга, санарга, чит телләр өйрәтергә ашыгалар, гантельләр белән гимнастика (күнегүләр) ясаталар. Моны эшләргә ярамый. Бу төр сәләтне артык иртә үстерү икенчесенә зыян итә. Ә бала чакта җибәрелгән ялгышны соңыннан төзәтүе бик үк җиңел булмый.

    Бала тәрбияләүдә чамадан тыш берни дә кулланырга кирәк түгел. Балагызны тыныч, акыл белән эш ителә торган гадәти шартларда үстерегез.

    Аны ничек булдырырга?

    Һәрхәлдә, бала яшәвенең беренче елларында аны дөрес тәрбияләүдә, сәламәтлеген ныгытуда бердәй ярдәм итә торган, универсаль дип әйтергә мөмкин булган ысул бар. Бу — көндәлек рәвешне саклау. Төгәл тәртип — балага читтән мәҗбүри тагылган әйбер түгел. Табигатькә игътибар итегез — ул кояш чыгу һәм кояш бату, күтәрелешләр һәм чигенешләрнең төгәл ритмында яши, эчке әгъзалар да ритмлы эшли. Тыңлап карагыз, мәсәлән, сәламәт кешенең йөрәге искиткеч төгәл рәвеш белән эшли!

    Баланы һәрвакыт бер үк вакытта ашатыгыз, йоклатыгыз. Һавага алып чыгыгыз, коендырыгыз. Вакытның даими рәвештә бертөрле бүлгәләнүе организмның эшчәнлеге өчен иң уңайлы шартлар тудырыр. Баланың аппетиты яхшы, йокысы тирән, кәефе яхшы булыр. Рәвеш белән үскән балаларга, гадәттә, көйсезләнү хас түгел. Аларда һәрнәрсәнең үз вакыты, үз урыны, үз чамасы барлыгын аңлау үзеннән-үзе, башкача әйткәндә, «ана сөте белән үк» формалаша.

    Көндәлек рәвешне үтәү балага гына кирәк түгел. Ул бөтен гаиләнең көндәлек тормышын җайга сала, кайвакыт кечкенә баланы дөрес тәрбияли белмәүче йортта туа торган гомуми ыгы-зыгыдан коткара.

    Рәвешне универсаль чара дип атадык, чөнки ул чыннан да үзендә гигиена һәм педагогиканың иң мөһим таләпләрен берләштерә. Ләкин универсаль ул әле тулысы белән барысын да үз эченә ала дигән сүз түгел.

    Көндәлек рәвеш да, идеаль гигиеник тәрбия дә, дөрес тукландыру да үзләреннән-үзләре, автомат рәвештә «эшләми». Балага иркәләү һәм назлы сүз дә, игътибар һәм бай кичерешләр дә кирәк, ә моны яхшы, дус гаилә генә бирә ала.

    Шул рәвешле, балалар тәрбияләү — ата-ананың даими иҗаты ул.

    Әти-әни булу сездән күп мәшәкать һәм хезмәт таләп итәчәк. Моңа һәрвакыт әзер булырга кирәк.


    ГАИЛӘ ҺӘМ БАЛАЛАР

    Гаилә! Бер яшь ата рус телендәге семья сүзен «семь я» (җиде мин, җиде кеше) дип таркаткан. Димәк, чын гаилә төзү өчен, биш бала булырга тиеш, ди ул. һәм, чыннан да, аларның биш балалары була.

    Гаилә зуррак булганда, өстәл артына күбрәк бала утырганда күңелле. Билгеле, аларның барысын да карап үстерү, тәрбияләү җиңел түгел, аның каравы, куанычлар артканнан-арта, тормыш балаларның үзе өчен дә, ата-ана өчен дә тулырак, бәхетлерәк, яктырак була бара.

    Совет гаиләсе өчен «артык тамак» проблемасы юк. Малайга «мал табучы», ә кызга бирнә таләп итүче, бөлдерүче кебегрәк, мещаннарча караш аның өчен чит нәрсә.

    Күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәм итә. Малайлар һәм кызлар бердәй шартларда белем алалар, сәләтләренә карап, профессия сайлыйлар, ә үсеп җиткәч, тормыш иптәшен үзләре табалар.

    Без үз тормышыбызны планлаштырырга күнеккәнбез. Үз гаиләңне дә планлаштырырга мөмкин һәм кирәк тә. Яшь ата-аналар еш кына бердән артык бала кирәкме соң, дип уйлыйлар.

    Бердәнбер бала. Гаиләнең бар назы, игътибары, иркәләве аңа бирелгән. Ул — иң назланган, иң сөелгән бала, әмма һәрвакытта да иң сәламәт һәм иң бәхетле бала түгел.

    Күз карасы кебек саклап үстергән нәкъ әлеге бердәнбер балаларның еш кына ни өчен ябык, төссез, авыру чырайлы булуларын хәтта аңлатып бирүе дә кыен. Чиктән тыш иркәләп һәм саклап үстерелә торган бала тирәсендә тудырылган атмосфера үзе үк аңарда чыныкканлык, каршы торучанлык кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итми, күрәсең.

    Гаиләдә бердәнбер бала еш кына соңарып тапкан бала була. Мәшәкатьсез, үз рәхәте өчен яшәүдән озак вакытлар ваз кичә, аерыла алмаган ир белән хатын, ниһаять, бу адымны ясарга булалар. Хәлбуки аларның яше балада да сизелә. Беренче балаларын 30 дан соң тапкан аналарның һәм 40–45 яшьтәге аталарның балалары яшь ата-аналарныкы кебек нык, таза булмыйлар.

    Әмма сәбәп яшьтә генә дә түгел. Мондый очракта, кагыйдә буларак, алдан бала төшертүләр булган була, ә алар киләсе йөклелекнең ничек узуын да, бала тудыруда һәм, димәк, карындагы баланың үсешендә дә, бөтенләй үк эссез югалмый. Шуңа күрә педиатрның, гадәттә, үзенең беренче пациентын күрүгә, әни кешедән баланы тудыруның ничек узуын, ничәнче йөклелеге икәнен соравы гаҗәп түгел. Бу мәгълүматлар теге яки бу авыруның сәбәпләрен эзләүдә мөһим ориентир булып хезмәт итәләр.

    Бер генә бала белән калырга уйлаган ир белән хатынны балага узу ихтималы борчый, озак еллар буена балага узудан саклану, һичшиксез, нервларның какшавына, кәеф китүгә һәм һәр икесенең дә сәламәтлегенә турыдан-туры зыян китерә.

    Сәламәт хатын-кыз өчен бөтен гомеренә бары тик бер генә мәртәбә бала тудыру физиологик яктан нормаль күренеш түгел, әлбәттә. 3–5 ел аша бала табу хатын-кызның яшәрүенә, чәчәк атуына китерә.

    Шулай да бердәнбер баланы тәрбияләү мәсьәләсенә кире кайтыйк. Дөрес, аңа котылгысыз рәвештә ата-аналарның педагогик ялгышлары яный дип расларга бернинди дә нигез юк. Бердәнбер улына яки кызына дөрес тәрбия биреп, сәламәт кеше һәм яхшы гражданин үстергән гаиләләр дә күп. Ләкин, кызганычка каршы, ата-ананың һәм әби-бабайның бер кечкенә кешегә төбәлгән мәхәббәте белән еш кына аек идарә итәргә мөмкин булмый. Мондый ярату сиздермәстән, мәкерле рәвештә яхшылыктан яманлыкка әйләнеп, аларны алдый. Гаиләгә үзеннән-үзе юл кую, яклау, узындыру кебек гадәтләр килеп керә, ә бу, үз чиратында, әкренләп баланың сәламәтлегенә, психикасына начар тәэсир ясый.

    Әйтик, баланы билгеле бер вакытта ашатырга тәкъдим ителгән. Әгәр ул ашарга бер сәгать кала конфет яки пирожный сорый икән, аңа кем каршы килә? Ашау рәвешен бозу аппетитның кимүенә һәм яңадан-яңа ялгышларга китерә. Балага әле бер төрле, әле икенче төрле ризык тәкъдим итәләр, аның аппетитын яхшыртырга теләп, ризыкны тагын да тәмлерәк итәргә тырышалар, балага ярамый торган төрле тәмләткечләр, ыслап какланган әйберләр бирәләр.

    Әле хәзергә кадәр күп гаиләләрдә юанлыкны сәламәтлек билгесе дип саныйлар, һәм баланы, яратып, кирәгеннән артык ашаталар, нәтиҗәдә, матдәләр алмашы бозыла, йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлегенә тәэсир итүче симерү, ә кайвакыт бавыр, үт куыгы, үт юллары авыруы башлана.

    Баланы системалы рәвештә чыныктырырга һәр ата-ананың да түземлеге, таләпчәнлеге җитеп бетми. Баланы, бердәнбер баланы бигрәк тә, аз гына җил-яңгыр тиюдән дә саклап, теплица шартларында тәрбияләү күп гаиләләргә хас.

    Моның ни өчен болай килеп чыгуын аңлау кыен түгел. Бала авырса, ата-ана нык борчыла. Баланың авырып китүеннән курку аны куркыныч тоелган барлык нәрсәдән: җилдән, яңгырдан, хәтта саф һавадан да сакларга мәҗбүр итә. Шул рәвешле һавада йөртүдән чикләү, артык җылы киендерү, спорт уеннарыннан һәм дәресләреннән азат итү кебек чикләүләр башлана. Нәтиҗәләре билгеле: йомшаклык, ә шуның нәтиҗәсе буларак, авыруларга каршы торучанлык кими, бала төрле авыруларга тиз бирешүчән була. Бала үзенең сәламәтлеге өчен һәрвакыт борчылып торуны сизә, һәм аның үзендә дә әкренләп сәламәтлеге өчен урынсыз курку, авыртуларга артык игътибар бирү сыйфатлары формалаша. Ул әз генә кәефе китүгә дә борчыла, авыртуны бик авыр кичерә, юкка да елый, бер сүз белән әйткәндә, балачакның бер сокландыргыч сыйфатыннан — ваемсызлыктан мәхрүм була. Артык кайгырту аның инициативасын, тәвәккәллеген бетерә.

    Аның өчен коллективка — балалар бакчасына, мәктәпкә ияләшү авыр була. Ул — я бик күндәм, йомшак, тиз тәэсирләнүчән, я артык үзенә ышанучан, мактанчык була. Яшьтәшләре моны бик тиз сизеп алып, моңардан файдаланалар, кыерсыталар.

    Зурлар янында тәрбияләнгән балаларның гадәттә акыл сәләте яхшы үскән була. Ләкин мәктәптә алар һәрвакытта да яхшы укучылар рәтендә булмыйлар. Яшьтәшләреннән алар, гадәттә, пошмас, җыйнаксыз булулары, хезмәт күнекмәләре булмау белән калышалар, ә еш кына хәтта иң элементар күнекмәләре дә булмый: киенә алмый, портфелен җыйный, пумала, кләй, кайчы белән эш итә белми.

    Педагоглар гына түгел, табиблар да баланың шәхес буларак дөрес формалашуы өчен хезмәт тәрбиясенең мәҗбүри шарт булып торуын кисәтәләр. Гаиләдә берничә бала булганда, әти-әниләр педагогиканың бу таләпләре белән таныш булмаган хәлдә дә, кагыйдә буларак, әлеге шартлар үтәлә. Моны тормыш үзе куша.

    Өлкәннәре кечкенәләргә булышалар, барысы бергә әти-әниләренә ярдәм итәләр, тормыш-көнкүрештә була торган нинди дә булса эшне башкаралар. Шул рәвешле үзара ярдәмләшү күнекмәсе, якын кешеләргә игътибарлы булу, нинди дә булса файда китерү теләге формалаша.

    Даими иркәләү баланың нерв системасының нормаль үсешен тәэмин итә алмый, ә тәрбиянең икенче бер үзенчәлеге: кискенлек белән аралашкан иркәләү (тәрбиянең кайсыдыр этабында ул чыннан да нәкъ шулай була да) психикага тагын да авыррак тәэсир итә. Ата-ана баланың өзлексез капризыннан туепмы яки, ниһаять, әйләнә-тирәдәге кешеләрнең инде тәртипкә өйрәтергә вакыт дигән сүзләре керепме, гаиләдә еш кына баланы ачулану, кызулык белән аңа җәза бирү, ә аннары тагын иркәләү кебек күңелсез хәлләр булгалый башлый. Мондый шартларда ул, билгеле, тигез характерлы, тыныч, сабыр холыклы була алмый, аңарда нерв «ычкынулары», еш кәеф алмашынулар була.

    Тәрбия, белем, хезмәт яратуны таләп итә, бу сыйфатлар бары тик практикада гына камилләшә бара.

    Ата-аналар беренче балаларын тәрбияләгәндә җибәргән хаталарын икенчеләрен үстергәндә төзәтәләр. Әгәр инде андый мөмкинчелек булмаса, күңелдә тирән канәгатьсезлек билгесе кала.

    Сүз уңаенда, балаларча беркатлылык белән әйтелгән сүздә нинди хикмәт ятуын искәртү урынлы булыр. Исегезгә төшерегез, бердәнбер кызыгыз яки улыгызның «Малай яки кыз алып кайт!» дигәне булмадымыни сезгә. Берничә балалы гаиләдә булганнан соң, бала тәэсирләнеп, шатланып, шул ук вакытта үзләрендә дә шулай күңелле булмаганга бераз борчылып кайта. Ихтимал, сезгә дә бераз күңелсезрәк булып киткәндер.

    Энең яки сеңелеңнең юклыгы, аны булдырасы килү теләге яшүсмер чакта, бигрәк тә уртак мавыгу, яшерен серләрне, хисләрне уртаклашу кирәклеге тугач, аеруча нык сизелә. Эне, сеңел — гомерлек якын дус. Юкка гына иң тыгыз, яхшы мөнәсәбәттәге кешеләр союзын тугандашлык союзы дип атамыйлар.

    Яраткан балагызны эне һәм сеңелләрсез калдырып, сез, һичшиксез, аны нәрсәдәндер мәхрүм итәсез, ә үзегезнең күп кенә хәзерге һәм киләчәк шатлыкларыгызны юкка чыгарасыз. Уйлап карагыз, бу дөресме? Акыл белән эшләнәме?


    БАЛА СӘЛАМӘТ ТУАРГА ТИЕШ

    Фәндә озак вакытлар бала ана карынында ятканда аның организмыннан тулысынча бәйсез була дигән караш яшәп килде. Хәзер галимнәр яралгы белән ананың организмы бербөтен тәшкил итүен исбатладылар. Шулай ук анадан яралгыга микроблар, вируслар, агулы матдәләр, алкоголь һәм кайбер дару препаратларының эләгү мөмкинлеген дә раслыйлар. Аларның карындагы яралгыга, ә аннары балага зарарлы тәэсир итүе билгеле булды. Йөклелекнең беренче өч ае, яралгының әгъзалары формалашып, өлешчә эшли башлаганда, аеруча «сизгер» була, шуңа күрә авыру тудыручы факторларның тәэсире бу периодта аеруча куркыныч.

    Практика күрсәткәнчә, хатын-кызлар еш кына баш авыртканда, йоклый алмаганда, борчылганда, ә шулай ук авырга узуны булдырмау яки төшерү өчен төрле таблеткалар һәм порошоклар эчәләр. Ул гына да түгел, даруны үз белдекләре белән, табиб киңәшеннән башка «билгелиләр».

    Йөкле вакытта (яки авырга узу алдыннан) пеницилин, тетрациклин, ПАСК, ацетилсалицил кислотасы (аспирин), амидопирин, хинин, сульфаниламид препаратларын һ. б. ш. контрольсез эчү аркасында еш кына авыру балалар туа. Йөкле хатынның тиешенчә тукланмавы (бигрәк тә витаминнар җитмәү), йөклелек чорында токсикозның көчле булуы, ананың авырга калганга кадәрге һәм авырлы вакыттагы авырулары (бигрәк тә дәваланмаган яки дөрес дәваланмаганда), озак вакыт рентген нурлары белән нурландыру һ. б. — боларның барысы да булачак балага эзсез калмый. Еш кына баланың үзеннән-үзе төшүенә, вакытыннан алда яисә үле тууына китерүе ачыкланды. Шулай ук боларның баланың үсешендә төрле авырулар яки яшерен үзгәрешләр китереп чыгаруы да мөмкин. Соңгы очракта балалар бик зәгыйфь үсәләр, матдәләр алмашының төрле үзгәрешләре күзәтелә, яшьтәшләреннән аң ягыннан калышалар, җенси үсешләрендә кимчелекләр булуы мөмкин.

    Соңгы вакыттагы тикшеренүләр тумыштан килә торган авыруларның килеп чыгуы ата-ананың һәр икесенә дә бәйле икәнлеген күрсәтте. Галимнәр ир-атлардагы диабет, калкансыман биз, алкоголизм авыруларының җенес функцияләренең бозылуына китерүен һәм булачак балага зарарлы тәэсирен ачыкладылар. Яралгы яралу алдыннан ата-ананың алкоголь куллануы аеруча куркыныч.

    Югарыда әйтелгәннәр бала табарга җыенган хатын бер дару да эчмәскә яки нинди дә булса авыруга тарыган ата-аналар бөтенләй бала булдырмаска тиешләр дигән сүз түгел, әлбәттә. Күзәтүләр күрсәткәнчә, төрле авырулар белән авыручы ир һәм хатыннарның балалары, табиб күзәтүе астында системалы дәваланганда, кагыйдә буларак, сәламәт туалар. Бала булдырырга җыенган ир белән хатын, һичшиксез, сәламәтлекләрен аеруча игътибар белән күзәтергә, табиб кушуыннан башка дару эчмәскә, карындагы һәм булачак балага зарарлы тәэсирләрне булдырмау турында кайгыртырга тиешләр. Бу шартларны үтәмәү — үзеңне зур куркыныч астына кую ул. Ата-анага да, балага да моның өчен каты җәзасын күрергә туры килүе бар.

    Ананың йөкле вакытта карындагы балага кайбер тәэсир итү мөмкинлекләре туа. Барлык аналарны да диярлек шундый сорау борчый: туклану булачак балага тәэсир итәме һәм ни дәрәҗәдә? Ананың күп ашавы (күпләр уйлавынча) баланың зурлыгына китерәме?

    Бала гәүдәсенең зурлыгы һәм массасы нормаль шартларда карындыкның (бала урынының) зурлыгына һәм массасына нык бәйле. Карындыкның үлчәмнәре аталанган күкәйнең аналыкның кайсы урынына ябышуына һәм бу урынга керә торган кан тамырларының санына һәм зурлыгына бәйле. Әмма ананың күпме ашавына бәйле түгел. Шуңа күрә йөкле хатыннарның күбесе, зур бала табарга тырышып, юкка гына мөмкин кадәр күбрәк ашарга омтылалар. Тәҗрибә күрсәткәнчә, яңа туган баланың массасы уртача (3000 г чамасы) булганда, ул яхшырак үсә, массасы тизрәк арта. Хәтта «кечкенә» (массасы 3000 г нан кимрәк булган) сәламәт балалар да күп очракта нормаль үсәләр, ә шул ук вакытта массалары зур (4000 г нан артыграк) булган балаларда беренче атналарда үсеш һәм массалары арту күзәтелми, һәм туганда артык зур булмаган балалар аларны куып җитә. Моннан тыш, артык күп ашаганда йөкле хатын симерә, ә бу еш кына йөклелекнең узуын катлауландыра, бала тудыру сәләтенең кимүенә китерә.

    Киресенчә дә була. Бала тудыру юллары тар хатын, баласының зур булуыннан куркып, ашамыйча артык ябыга. Нәтиҗәдә аңарда күңел төшенкелеге башлана, холыксызга әйләнә.

    Югарыда санап кителгәннәрне булдырмау өчен, иң яхшысы — үзеңдә «экспериментлар» үткәрмәү һәм ничек туклану турында табиб-акушер белән киңәшү.

    Баланың зурлыгыннан тыш, аның скелетының, бигрәк тә баш сөягенең үсеше зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә булачак һәр ананың йөклелек дәверендә теге яки бу рационның карындагы баланың сөяк системасы үсешенә ничек тәэсир итүен белүе зарури. Булачак бала өчен ананың төрле диетаны аралаштыруы, атап әйткәндә, үзен тулысынча сәламәт итеп сизә торган гына ризыклар ашавы яхшырак.

    Йөклелекнең беренче яртысында һәрвакыт ашала торган гадәти ризыклар, ә икенче яртысында күбрәк сөт-үсемлек ризыклары ашарга тәкъдим ителә. Симез булмаган пешкән ит, кош ите, балык (свежий), эремчек, йомырка ашарга рөхсәт ителә. Йөклелек дәверендә матдәләрнең дөрес алмашын тәэмин итү өчен, төрле яшелчәләр һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш ителә. Шулай да әфлисун, җир җиләге, каен җиләге, ананас кебек әйберләр белән артык мавыгырга ярамый, чөнки бу ризыкларның диатез башлануга китерүе мөмкин. Бу яки башка ризыкларга аллергия (артык сизгер) булганда, йөкле хатын ул ризыкларны ашамаска тиеш. Исерткеч эчемлекләр эчмәскә, тозлы, тәмләткеч ризыклар ашамаска, җилсенүләр булдырмас өчен йөклелекнең соңгы айларында ризык белән ашала торган тоз һәм сыеклыкны киметергә киңәш ителә, чөнки моның бәбиләгәндә кыенлыклар китереп чыгаруы бар.

    Йөкле хатын эчәкләренең регуляр эшләвен күзәтеп торырга тиеш, башка дарулар кебек үк, эчне йомшарта торган препаратларны да табиб киңәше белән генә эчәргә рөхсәт ителә.

    Кышын һәм язын, туачак балага рахит профилактикасы максатында, фармацевтика промышленносте чыгара торган витаминнар эчәргә кирәк.

    Йөклелекнең соңгы айларында, бигрәк тә ул көзге-кышкы чорга туры килгәндә, көненә 1000–2000 МЕ (халыкара берәмлекләрдә) Д 2 витамины эчәргә кирәк (хатын-кызлар консультациясе табибының билгеләве буенча). Күпчелек тикшерүчеләрнең фикеренә караганда, йөкле вакытта организмны Д 2 витаминына баету балаларда рахит авыруының бөтенләй булмавын тәэмин итмәсә дә, аның җиңелчә һәм тиз үтүенә ярдәм итә.

    Йөкле вакытта билгеле бер дәрәҗәдә хәрәкәтләнү зарури, чөнки аз хәрәкәтләнгәндә карындагы бала артык нык тазара.

    Йөклелекнең соңгы айларында булачак анага көненә 2–3 тапкыр һавада йөрергә киңәш ителә, чөнки бу чорда карындагы баланың кислородка мохтаҗлыгы тагын да арта.

    Кием җайлы булырга, корсакны кысып тормаска тиеш. Йөклелекнең 6 нчы аеннан башлап, тәнгә тыгыз ятып торган махсус бандаж кию файдалы. Ул хәрәкәтләнүне җиңеләйтә һәм карында баланың дөрес торышын сакларга ярдәм итә.

    Сөт бизләрен киҗе-мамык материалдан тегелгән бюстгальтер белән күтәреп куялар. Оекларны кигәндә түгәрәк резинкадан файдаланырга (ботны буып куярга) ярамый. Йөкле вакытта үкчәсез уңай аяк киеме кияргә кирәк.

    Йөкле хатын-кыз тәнен чиста тотарга: һәркөнне гигиеник душ коенырга, сөт бизләрен җылы су белән юарга, җенес әгъзаларын көненә 2 тапкыр сабынлап җылы су белән юарга, бүлендек (бели) килә башлаган очракта табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш.

    Баланы имезгәндә имчәк башлары яргаланмасын өчен, сөт бизләрен, имчәкләрне хәзерләү чарасын алдан күрергә — йөкле вакытта ук чиста тукыма аша массаж ясарга, имчәк башларын каты чәй белән юарга кирәк, имчәк башлары яссы булганда яки эчкә батып торганда, аларны тартып зурайтырга, озынайтырга киңәш ителә.

    Һәр ашаганнан соң, авызны чайкарга, ятар алдыннан тешләрне чистартырга кирәк.

    Йөклелекнең беренче 3 аенда мөмкин кадәр җенси якынлыктан тыелырга киңәш ителә, ә соңгы ике айда бөтенләй туктатырга кирәк.

    Ата-аналар тарафыннан табибка иң еш бирелә торган сорауларның берсе — алкогольнең анага һәм балага тәэсире турында. Алда күрсәтеп үтелгәнчә, ана организмына эләккән һәртөрле агу карындагы яралгыга һәм нәтиҗәдә балага тәэсир итә. Алкогольнең гаять зур зарар китерүгә сәләтле агу булуы күптән билгеле. Алкоголь белән мавыгу ана белән бала организмында нинди авыр авырулар китереп чыгару мөмкинлеге турында фәндә яңадан-яңа мәгълүматлар алынып тора. Баласы сәламәт булсын өчен, йөкле хатын исерткеч эчемлекләрне бөтенләй эчмәскә тиеш.

    Хатын-кызның йөкле вакыттагы һәртөрле авыруы карындагы баланың үсешенә һәм сәламәтлегенә теге яки бу дәрәҗәдә йогынты ясавы мөмкин. Йөклелекнең икенче яртысыннан башлап, ананың авыруы, карындагы баланың авырый башлавына сәбәпче булуы яки йөклелекнең, бала тудыруның барышын үзгәртүе бар, ә ул, гадәттә, үле бала табу, баланы вакытыннан элек тудыру, баланың асфикция (буылу) хәлендә яки баш сөяге эчендә травма (авыру) алып тууы белән тәмамлана.

    Йогышлы авырулар (грипп, сулыш юлларының вируслы көчле инфекцияләре, кызылча, ангинаның авыр формалары), хроник ялкынсыну процессларының (остеомиелит, гайморит, җенес әгъзалары авырулары һ. б.) көчәеп китүе аеруча куркыныч. Кайбер авырулар (токсоплазмоз, йогышлы сары һ. б.) карындагы балага күчеп, баланың авыру тууы бар.

    Карындагы балага тәэсир итә торган сифилис һәм туберкулез кебек йогышлы авыруларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Сифилис анадан балага җиңел күчә. Күп очракта карындагы бала йөклелекнең беренче айларында ук үлә, ләкин җитлегеп туганда да сифилис йоктыру соңыннан баланың үсешенә куркыныч тудыруы бар. Шулай да карындагы баланың авыруын котылгысыз дип карарга ярамый: ана йөклелегенең ахыргы көннәренә кадәр табиб кушканнарны төгәл үтәгәндә, сифилисны уңышлы дәваларга була. Үзеннән-үзе аңлашыла, сифилис белән авыручы ир-ат та баласы сәламәт булсын өчен дәваланырга тиеш.

    Балалар өчен туберкулез йогу чыганагы булып әйләнә-тирәдәге кешеләр хезмәт итә. Авыруның нәселдән күчүе нигезләнмәгән. Плацента туберкулез микробактерияләрен анадан яралгыга үткәрми. Ләкин баланы тугач ук туберкулез белән авыручы анадан аерырга кирәк.

    Бала тудыру хатын-кыздан зур көч таләп итә. Ләкин авырга калган өчен генә эш ташлау, йорт эшләрен башкарудан, гадәти һавада йөрүләрдән баш тарту дөрес булмас иде. Бары тик йөклелекнең соңгы 2 аенда гына хатын-кыз авыр эштән азат ителергә тиеш, ә җиңел эшләрне эшләргә рөхсәт ителә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, йөклелегенең соңгы көннәренә кадәр эшчәнлеген дәвам иткән хатын-кызлар балаларын тиз һәм җиңел тудыралар. Актив хәрәкәт, бигрәк тә йөрү — йөкле хатынга үзенең физик һәм мораль көчләрен бала тудыруга бәйле рәвештә сынау өчен иң яхшы хәзерлек булып тора.

    Монда беренче баласын тудырырга җыенган хатын-кызларга хас курку халәтенә тукталу урынлы булыр. Мондый очракларда ихтыярсыз, холыксыз хатыннар еш кына, баланы үз көчең белән табигый тудыру иң яхшысы икәнен онытып, ясалма тулгак булдыру өчен наркоз куллануны таләп итә башлыйлар. Бу өлкәдә илебез медицинасы ирешкән бала тудыру авыруларының психо-профилактикасы уңышлары зур ярдәм күрсәтә, һәр йөкле хатын бала тудыруга психопрофилактик хәзерлек һәм аналар мәктәбен үтәргә тиеш. Аналар һәм балалар сәламәтлеген саклауның совет системасы — дәүләтнең аналар һәм балалар турында кайгыртуының дөньяда иң прогрессив формасы — сәламәт бала тудыруга, аның тормышын, ананың саләмәтлеген саклауда ярдәм итә. Булачак ана кайда гына яшәмәсен, зур шәһәрдәме яки ерак авылдамы, ул бала тудыру йортында бәбили һәм түләүсез квалификацияле медицина ярдәме ала.

    Балага узган хатын 6–8 атнадан хатын-кызлар консультациясе табибының регуляр күзәтүе астына алына. Ул аны терапевтка, теш табибына күренергә җибәрә, гомуми кан анализы (2 тапкыр) ясата, шулай ук канының төркеме, резус-факторы билгеләнә һәм Вассерман реакциясенә тикшерелә. Ай саен сидегенә анализ ясала. Хатынның яки ирнең гаиләсендә нәселдән килә торган авырулар булганда, медико-генетик консультациягә җибәрелә.

    Балалар поликлиникасының участок апасы, булачак ананың йөклелеге 28 һәм 32 атна булгач, патронаж үткәрә. Ул консультациядә бирелгән киңәшләрнең йөкле хатын тарафыннан үтәлүен тикшерә.

    Бала тудыру йортына бару алдыннан йөкле хатын кул һәм аяк тырнакларын кыска итеп кисәргә, чиста эчке кием кияргә һәм үзе белән сабын, теш пастасы һәм щеткасы алып барырга тиеш. Хатын-кызлар консультациясе һәм балалар поликлиникасы йөклелекнең ничек узуын, баланың туганнан алып 15 яшькә кадәр үсешен күзәтә. Моннан тыш, консультация йөкле хатыннарның хезмәте турындагы кануннарның үтәлешен, аларга декрет ялының вакытында бирелүен күзәтә, санитария-агарту эше алып бара, бала табарга әзерләнгән хатынны бала тудыру йортына озата.

    Яңа туган бала үзенең беренче һәм иң җаваплы атнасын бала тудыру йортында табиб-педиатр күзәтүендә үткәрә. Ә бәби һәм аның әнисе көч җыйган арада балалар поликлиникасы яшь баланы каршы алырга җыена. Бала тудыру йорты яңа туган баланың хәле һәм чыгу көне турында поликлиникага хәбәр итә.

    Балалар поликлиникасының участок педиатры һәм участокның медицина апасы — яңа туган бала йортында беренче кунаклар. Участок табибын бала өчен гаилә табибы дияргә дә була. Ана баласы авырганда аны өйгә чакыра, ул хастаханәгә направление бирә яки баланы өй шартларында дәвалап, аның сәламәтләнүен күзәтә. Аның барлык билгеләгәннәрен поликлиниканың медицина апасы үти. Балалар поликлиникасында, участок табибларыннан тыш, балалар авырулары буенча күп төрле белгечләр: хирург, ортопед, оториноларинголог, офтальмолог, психоневролог, стоматологлар һәм дәвалау физкультурасы табиблары эшли. Районда поликлиника карамагына кергән сөт ашлары кухнясы, ана сөтенең донор пунктлары бар. Болар нәни баланы рациональ тукландыруны тәэмин итәләр.

    Ана хезмәте — аның үз балаларын тәрбияләве — Советлар Союзында зур хөрмәткә ия. Ана бала туганнан соң дәүләттән бер генә тапкыр бирелә торган пособие ала. Күп балалы аналарны илебез орденнар белән бүләкли, «Герой-ана» дигән зур исем бирә.




        (дәвамы)
    Митрофан Студеникин
    КНИГА О ЗДОРОВЬЕ ДЕТЕЙ (на татарском языке).
  • Митрофан Студеникин:
  • Балалар сәламәтлеге турында китап




  • ← назад   ↑ наверх