• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Татарские народные сказки

    Татар халык әкиятләре

    Эчтәлек

  • 1. Елан патшасы Шаһмара.
  • 2. Җыланчай.
  • 3. Сер тотмас.
  • 4. Зөһрә.
  • 5. Серле сумка.
  • 6. Тылсымлы чыбык.
  • 7. Балыкчы карт.
  • 8. Чүмеч.
  • 9. Турай батыр.
  • 10. Дию кызы, бай малае һәм мулла.
  • 11. Кызыл әтәч.
  • 12. Гөлчәчәк.
  • 13. Сеңлесе кәҗә булган.
  • 14. Сүз тотмас.
  • 15. Кош эзләп йөргән хан улы.
  • 16. Ак бүре.
  • 17. Яхшылыкка - явызлык.
  • 18. Әйгәли батыр.
  • 19. Өч дус.
  • 20. Алтын алма.
  • 21. Пртупи прапорщик.
  • 22. Батыр егет.
  • 23. Зөлкарнәй батыр.
  • 24. Алпамша.
  • 25. Унберенче Әхмәт.
  • 26. Тәмәке янчыгы.
  • 27. Камыр батыр.
  • 28. Аю-Әппәз.
  • 29. Өч ул.
  • 30. Алтын балык.
  • 31. Көнгә күренмәс Сылу-Көмеш.
  • 32. Нурсылу.
  • 33. Алтын канатлы кош.
  • 34. Корчаңгы тай.
  • 35. Аучы егет.
  • 36. Ак байтал.
  • 37. Дутан батыр.
  • 38. Унөч.
  • 39. Утыз ул.
  • 40. Кырык уллы кеше.
  • 41. Мәрмәр тавы башында.
  • 42. Өч бүләк.
  • 43. Каракош.
  • 44. Ярлы егет белән юха елан.
  • 45. Балыкчы белән гыйфрит.
  • 46. Балыкчы карт.
  • 47. Өч күгәрчен.
  • 48. Серле дага.
  • 49. Үги кыз.
  • 50. Вәли белән Сорыр.
  • 51. Карт белән ялкау егет.
  • 52. Йорт тотмас.
  • 53. Ач эт белән бүре.


  • Елан патшасы Шаһмара

    Әүвәл заманда бер фәкыйрь урманнан утын күтәреп алып кайтып сата икән дә шуның белән көн итә икән. Ул бер дә алып кайта, ике дә алып кайта. Шулай ташый торгач, бу беркөнне юан агач төбенә утыра. Ярлы кеше бик уйлана бит ул. Уйланып утыра. Туфракны алай да казый, болай да казый. Көн күрмеше авыр, шулай уйланып утыра. Шулай уйланып, туфрак казып утырган чагында, моның кулына бер тимер тоткыч очрый. Уйлый: «Бу нинди тимер?» – ди, ипләбрәк карый. Казый, казый бу, зур капкач булып чыга. «Бу, ди, караклар малыдыр, ахры, моны караклар куйгандыр», – ди. Таш белән, агач белән каера-каера ача бу капкачны. Ача да бер таяк тыгып җибәрә. Таяк йомшак кына бер нәрсәгә тия. Шуны алып карый. «Бу, ди, бал кебек нәрсә икән», – ди. Таякка бармагын тидерә дә бармагын ялап карый. Бал булып чыга бу. Капкачны ябадыр да өенә кайтып китә.

    Өенә кайта. Бер чиләк ала. Урманга барып, шул чиләккә бал тутырып, янә капкачны ябып куя. Бер авылга барып, балны сата, яхшы гына файда күрә. Утын сатмый инде хәзер. Шулай бал сатып йөри-йөри ара бу. Аннары күршесенә кереп әйтә:

    – Бер нәрсә таптым, бер кешегә дә әйтмә. Әйдә киттек, – ди. Куас чиләкләре алалар, чүлмәкләр алалар да китәләр.

    Барып җитәләр. Теге күршесенең ике күзе дүрт була. Балны чыгаралар гына. Төяп, өйгә кайтып китәләр. Балны кая куярга да урын юк инде. Балны кырып алып кайттылар. Тегендә тәмам бетте. Шуннан күршесе дә туктады, үзе дә туктады.

    Ярлының тагын акчасы бетте. Балы булмаса да шунда барасы килә ярлының: «Тагын булмасмы?» – ди. Беркөнне тагын чыгып китте. Ярар, барып җитте. Тәвәккәлләп төпкә төште. «Бер хикмәт бардыр анда», – ди. Төшсә, кулына кырыйда ишек тоткасы кебек бер тотка очрады. Тоткычны тапкач, бу уйлый: «Монда ни булса да бардыр», – ди. Тәвәккәлләп ачты. Ачса, ни күрсен: дөнья кебек якты җир. Шунда тәвә-тәвә еланнар яткан. Еланнар уртасында, карават кебек нәрсәдә ак җәймә. Шуның өстендә бер Ак елан. Еланнар теге кешене йотарга башларын калкыталар. Шул вакытта Ак елан: «Тик торыгыз!» дигән кебек, койрыгын бутап куя. Шул карават кебек нәрсә янында бер ак таш бар. Ялтырап тора, бик әйбәт. Еланнар шул ташны барып ялыйлар.

    Теге кешенең карыны бик ачыкты. Карыны ачыкканга һич тәкать тота алмый инде. Ничә көннәр ач ятты. Ак елан койрыгын болгый теге кешегә, шунда таба килергә. Бу кыймылдарга куркып утыра: «Кыймылдасам, еланнар йотар», – дип. Шул чагында Ак елан телгә килә:

    – Егет, ди, минем ашарга дигән балымны алып саттың, файда иттең. Тагын монда кердең, ди. Җәмәгатең бардыр, балаларың бардыр, сагынырлар, ди. Инде син моннан кайта алмыйсың; шушында безнең белән гомер итәрсең, – ди.

    Теге елап җибәрде. Ак елан әйтә:

    – Курыкма, мин сиңа тидертмәм, ди. Карының ачса, шушы ташны килеп яла. Ашыйсың да килмәс, эчәсең дә килмәс, – ди.

    Аптырагач, бу курыкса да барып ялый инде. Ялагач, моның эчәсе дә килми, тамагы да тук.

    Бу бер көнне хатынын, балаларын искә төшереп елый. Ак елан моны жәлли. Шул чагында егет Ак еланга әйтә:

    – Син, ди, кем буласың соң, бу еланнардан бер дә курык-мыйсың? – ди.

    Телгә килгәч, сөйләшергә була бит инде. Ак елан әйтә:

    – Мин аларның патшасы. Минем исемем Шаһмара, – ди. Егет әйтә:

    – Миңа моннан чыгарга булмасмы, зинһар, тыңласана сүземне, – ди.

    Шаһмара әйтә:

    – Мин сине чыгарыр идем, син минем гомерем кыскаруга сәбәп буласың. Син мине кешегә сөйләрсең. Кешегә сөйләвең – минем үлүем, – ди.

    Теге егет әйтә:

    – Әйтмим, ди, ант эчә, каргана, – шушында ничек күрдем, шулай калыр, – ди.

    Шулай дигәч, Шаһмара бер еланга кушты: «Бар, чыгар моны», – ди, койрыгы белән ишарә ясый үзенчә. Тагын әйтә егеткә: «Кешегә әйтсәң, минем гомерем бетә. Әйтәсе булма, рәнҗермен», – ди.

    – Әйтмәм, – диде егет, карганды, елады. Шуннан егет елан койрыгына ябышты да, елан үзен өскә алып чыкты. Аннары елан кире эчкә кереп китте. Егет өенә кайтып керде. Җәмәгатьләре елаштылар, куаныштылар. Ничә айлар югалып торган кеше кайткач, бик шатлык булды.

    Шул шәһәрнең патшасына авыру тия. Патша сихерчеләрне дәштерә. Дәштерә дә, сихерчеләр:

    – Бу авырудан тергезү өчен Шаһмараны күргән кеш кирәк, – диләр.

    Патша әйтә:

    – Нәрсә соң ул Шаһмара? Мин аны белмим, – ди. Бер сихерче әйтә:

    – Шаһмара – ул Ак елан – еланнар патшасы, – ди. Патша әйтә:

    – Аны күргән кеше күп булыр, аны каян белербез соң? – ди.

    – Аны үзебез белербез. Ясат бер мунча. Бөтен кешене шунда керт. Аны шуннан белербез. Шаһмараны күргән кешенең тәне ала булыр, – диләр сихерчеләр.

    Патша мунча салдыра, яктыра. Тәмам булгач, кешеләрне бушлай гына чабынырга өнди. Булган кеше керә. Мунчага теләп керәләр инде. Мунчага кергән һәммә кешенең исемен язалар. Соңыннан: «Син мунча кердеңме?» – дип, эзләп кертә башлыйлар. Шаһмараны күргән фәкыйрьне дә тотып китерәләр:

    – Син мунча кердеңме? – дип сорыйлар.

    – Кердем, – ди.

    Китаптан карыйлар.

    – Исемең ничек? – диләр.

    – Фәлән, – ди.

    Китапта исеме юк. Моны көчләп мунчага алып керделәр. Салды күлмәкне. Каралы-аклы буй-буй тәнле бу. Белделәр моны сихерчеләр, шулай да сорыйлар:

    – Синең тәнең ник болай? – диләр.

    – Мин кечкенәдән шулай, – ди теге. Сихерче әйтә:

    – Юк, синең тәнең кечкенәдән үк болай түгел. Син еланнар патшасы Шаһмараны күргәнсең, тәнең шунлыктан ала, – ди.

    – Юк, елан патшасы түгел, еланны да күргәнем юк минем, – ди. Еланнар патшасын үтерәсе килми, ялганлый бу.

    Әйтмәгән өчен патша моны төрмәгә яптырды. Бу кеше төрмәдә өч көн ач ятты. Көн саен килеп сорыйлар:

    – Күргән булсаң, әйт син, – диләр.

    Теге әйтми. Болай булмады, моны төрмәдән чыгардылар.

    Сихерче әйтә:

    – Тәненә берне-берне генә инә кадарга кирәк, әйтер ул, – ди.

    Алып килделәр. Бер энә кададылар. Бик каты кычкырды бу. Икене кададылар. Тагын бик каты кычкырды бу. Әйтми әле үзе. Өченчене кадаганда әйтте:

    – Күрдем, – диде.

    – Ник әлегә хәтле әйтмәдең? – ди сихерче. – Нихәтле «өннәр үткәрдең, әллә кайчан әйтү кирәк иде. Кай төштә сүрдең? – ди. Теге әйтә:

    – Урманда күргән идем дә качты бит ул, патша икәнен дә елмәдем, – ди.

    Сихерче сораша:

    – Кайсы урманда, кайсы төштә? – ди.

    Теге әйтә:

    – Белмим, кай төштәдер, бик күптәннән инде, – ди.

    Сихерче әйтә:

    – Алай булса, әйтмәсәң, машина белән кулыңны кысабыз, машина белән тырнакларыңны суырып алабыз, – ди.

    Теге әйтми. Машинага утырттылар. Кулын кыстылар. Машина бер кулының тырнакларын суырып-суырып алды. Теге әйтмәде. Икенче кулын кыстырдылар. Егет чәнчә бармагын суырып алганда әйтте:

    – Шушылай-шушылай, шушында күрдем, ләкин кеше алып бармыйм, үзем генә алып киләм, – ди.

    Алтын тәлинкә алды да хуплап алырга китте бу. Урманга барып җиткәч, капкачны ачты. Түбән төшми инде, өстән генә кычкырды бик каты:

    – Шаһмара! – дип.

    Шаһмара, моның тавышын ишетеп, су аккан кебек акрын гына чыгып килә:

    – Әй, егет, гаһдең, каргануың шушымы? – ди. Әле гомер итә идек. Сиңа ышанып гомерем бетте менә, – ди.

    Шаһмараны күргәч егет елады:

    – Бер дә әйтми идем. Өч көн төрмәдә яттым. Тәнемә энәләр кададылар. Бер кулымның тырнакларын суырганда да әйтмәгән идем. Үлем әчесе авыр икән, икенчесенекен суырганда, түзә алмадым, әйттем инде, – ди.

    Шаһмара әйтте:

    – Ярар инде, минем гомерем беткәнгә сәбәптер, ди. Рәнҗемим, минем өчен бик зур җәфалар күргәнсең икән, – ди. Шуннан Шаһмара егеткә акыл өйрәтә башлады: – Менә син, ди, мине пешерергә алып китәсең. Пешерергә сиңа кушалар, ди. Кайткач, мине, ди, өч бүлеккә кис. Әүвәле кайнаган суын аерым куярга кушарлар, әүвәле үзең эч, дип әйтерләр, ди. Икенче кат кайнаганын тагын аерып куярга кушарлар, ди. Өченче кат кайнаганын тагын аерып куярга кушарлар, ди. Шулай аерып-аерып куярсың. Ләкин, ди, әүвәл кайнаган белән актыктан кайнаганын алмаштырып куй. Актыктан кайнаганын әүвәле кайнады, дип әйт, – ди.

    Егет Шаһмараны алып кайтты. Аңарга Шаһмараны пешерергә куштылар. Егет Шаһмараны өчкә кисте. Моңарга өч са-/ выт бирделәр, өч рәт кайнатырга куштылар. Егет беренче кай-у наганын да алып куйды, икенче кайнаганын да алып куйдыр өченче кайнаганын да алып куйды. Шуннан тиз генә беренче кайнаганы белән өченче кайнаганының урыннарын авыштырып куйды.

    Килде теге сихерче:

    – Кайнаттыңмы? – ди.

    – Кайнаттым, – ди.

    – Әүвәле кайнаганы кайсы? – ди.

    – Менә, – дип күрсәтте.

    – Икенче кайнаганы кайсы? – ди.

    – Менә монысы, – ди.

    Егет аларның урыннарын елан әйткәнчә, авыштырып куйган иде. Үзе ни өчен икәнен дә белми әле.

    – Менә монысын мин эчәм, монысын син эчәрсең, – ди сихерче.

    Сихерчегә, өченчесе дип, беренчесен эчерде бу. Сихерченең шунда ук корсагы шартлады. Бу үзе өченче тапкыр кайнаганын эчте дә казанда кайный торган Шаһмара кисәкләренең сүзләрен аңлый башлады. Казанда Шаһмара кисәкләре сөйләшә, ди. Баш кисәге әйтә, ди:

    – Мине ашаса, патшаның башы төзәлер, – дип әйтә, ди. Корсак кисәге әйтә, ди:

    – Мине ашаса, эче төзәлер, – дип әйтә, ди. Койрык кисәге:

    – Мине ашаса, аяклары төзәлер, – дип әйтә, ди. Атларның, сыерларның, бөтен хайваннарның телен белер өчен, сихерче шул өченче кайнаганны эчмәкче булган икән, каһәр. Хәзер теге фәкыйрь бөтен хайваннар телен аңлый инде.

    Әүвәле Шаһмараның башын ашатканнар патшага, аның башы төзәлгән. Аннары урта кисәген ашатканнар, аның эче төзәлгән. Койрыгын ашатканнар, аның аягы сәламәтләнгән. Элеккедән дә тазара төшкән патша.

    Актык чиктә, шул фәкыйрь үзе табиб булып калган. Бөтен авыруларны дәвалый белгән, хайваннар телен дә белгән.


    Җыланчай

    Борын-борын заманнарда торганнар, ди, бер карт белән бер карчык. Боларның балалары булмаган. Бабай белән әби балалары булмауга бик кайгырганнар: «Шушы картлык көнебездә безне кем тәрбияләр, кем карар икән?» – дип, көне-төне шул турыда уйлаганнар.

    Бердән бер көнне бабай юлга чыгып киткән. Әби шул көнне кичке аш пешерергә дип токмач баскан да бала юклыгы тагын да исенә төшеп кайгырырга тотынган. Шул сәгать үк әби, авырга калып, чирли башлый. Бабай юлдан кайтмас борын әби бала таба. Әбинең баласы җылан* була. Бу җылан әнисеннән туа бара икән, ди, ә үзе, тәрәзәдән тышка чыгып, өйгә урала бара икән, ди. Ул шулхәтле озын булган, өйнең бөтен җирен уратып алган, ди. Әби моны күреп бик кайгырган, елаган, куркып йөрәге ярыла язган. «Картым кайчан гына кайтыр икән?» – дип елап, күзләре шешенеп беткән, ә җылан әнисен һаман юаткан, еламаска, кайгырмаска кушкан. Ләкин әби моңа ышанмаган, тик үзенең елавын гына белгән.

    Бер-ике көннәр үткәч бабай юлдан кайтып төшкән. Җыланны күрү белән аның да һушы киткән. Шуннан соң бабай белән әби сүз куешып, өйне ташлап чыгып китәргә генә торганда, җылан атасына, ягъни бабайга карап: «Әти, син бер дә курыкма, тик син мин әйткән сүздән генә чыкма, бервакытта да әрәм булмассың. Менә мин сиңа бер эш кушам, син шуны эшлә, ди. Син хәзер бар да фәлән патшаның кызын миңа ярәшеп кайт», – ди. Бу сүзләрне бабай ихлас белән тыңлап тора да, атын җигеп, теге патшага дип чыгып китә.

    Бара. Патша янына кереп, аның кызына башкода булып килгәнлеген белдергәч, патша моңа бик гарьләнеп, аны кылыч белән тураклатып, арбасына төятеп, атын борып кире кайтарып җибәрә. Ат кайтып җитеп, бабайның туракланган гәүдәсен күргәч, әби тагын кайгырырга тотына. Ләкин җылан, бабайның гәүдәсен рәткә салып, шундук җан кертә. Бабай терелгәч, җылан атасын шул ук патшага тагын башкодага җибәрә. Бабай яңадан барып кергәч, патша моңа бик нык аптырап китә. «Ахрысы котылып булмас инде моннан», ди дә, кызын бирергә карар кыла. Өенә кайтып бераз торгач, бабай җыланны бер озын арбага салып патша янына алып китә. Җыланны патша кызы ябылган сарайга кертеп җибәрәләр. Сарайга кергәч, җылан, кызны койрыгы белән уратып алып, сарай түбәсенә менеп китә. Ләкин кыз кияүнең шулай җыланга әверелеп йөрүен белә икән. һәм аңа әйтә: «Җылан, ди, нигә әле син мине бу кадәре куркытырга йөрисең? Мин синең бик матур бер егет икәнлегеңне бик яхшы беләм бит, син мине юкка гына болай кайгыга салма», – дип ялвара. Ләкин җылан кызны бик озак ялындыра. Шулай итеп, бик озак ялынганның соңында, җылан кабыгын салып ташлый да бик матур бер егеткә әверелә. Ә салып алынган кабыкны кызга сакларга бирә дә, болай ди:

    – Кара аны, ди, әгәр дә шушы кабыгымны югалтсаң, бер пар чуен калуш туздырмыйча мине таба алмассың, – ди.

    Бердән бер көнне кыз су керергә төшкәч, теге җылан кабыгы ничектер су төбенә төшеп китә. Ә аның суга төшеп киткәнен кыз үзе белми дә кала. Өйгә кайтып керсә, егет өйдә юк. Җылан кабыгын эзләргә тотына, караса, ул да юк. Шуннан соң бу кыз бик аптырый һәм атасыннан бер пар чуен калуш ясатып алып, шуны кия дә егетне эзләргә дип юлга чыгып китә. Бу кыз бара-бара, бик күп җирләр баргач бер карчыкка барып керә. Бу карчыкның ире алты башлы дию пәрие икән. Бу кыз барып кергәндә ул бер атналык юлга чыгып киткән була. Кыз әбигә үзенең ни йомыш белән йөргәнен сөйләп бирә. Әби моңа каршы: «Мин белмим, балам, ирем сөйли торган иде, дөньяда Җыланчай дигән бер егет бар дип, белсә ул беләдер, кайткач сорашырбыз», – ди.

    Дию пәрие кайткач әбигә әйткән: «Ул Җыланчай дигән батыр әле дөньяга килмәгән, ул дөньяга килсә, без яши алмас идек. Менә мин шуннан артыкны белмим. Минем зур абзыем бар, ул күбрәк белсә белер, аңарга бар», – дигән. Шул җавапны алгач кыз саубуллашып юлына чыгып китә. Бик күп вакытлар йөргәннең соңында тугыз башлы дию пәриенә барып керә бу. Анда да үз хәлен сөйли. Бу дию пәрие патша кызын үзенең олы агасына җибәрә. Шулай итеп патша кызы бик күп җирләр үтеп, унике башлы дию пәриенә барып керә. Барып кергәч, карчыктан сораша.

    Карчык әйтә: «Кызым, ди, ул бик ерак җирдә тора шул, ди.

    Менә шул юл белән баргач бер җирдә, ут диңгезенең уртасында бер алан булыр, Җыланчай батыр әнә шунда тора ул, ди. Диңгездәге ут төнлә сәгать уникеләрдә генә бераз вакыт сүнеп тора. Син шул вакытта гына кереп кала аласың, башка вакытта син ул ут тавына керә алмыйсың», – ди. Кызны озатканда аңа бер ат, бер серле камчы, тарак, беләү һәм бер көзге биреп җибәрә. Бик озак вакытлар йөргәннең соңында патша кызы теге ут диңгезенә барып җитә. Монда сәгать унике җиткәнне көтеп тора да, ут сүнгәч кенә атына атланып, шундагы чокырны сикертеп, теге аланга барып чыга. Кыз егетнең нәкъ йоклап яткан вакытына туры килә. Кыз, шыпырт кына кереп, егетнең кулларын артка каерып бәйләп, камчы белән кыйный тегене. Шул вакытта гына егет уяна. Башта егет качарга уйласа да, кызны таныгач, аның белән исәнләшә. Ут кабынганчы бу утраудан чыгып китәргә ашыгып атка атланалар. Болар атны сикертеп теге якка чыгарга җыенганда гына ут кабынып китә дә, андагы бөтен җеннәр уянып, боларны куа башлыйлар. Кыз теге карчык биргән серле таракларны берәм-берәм ташлый башлый. Болар тик шул әйберләр ярдәмендә генә качып котылалар һәм тора-бара өйләренә кайтып җитәләр. Болар кайтуга кызның атасы кызын сагынып көне-төне елау аркасында сукырайган була. Егет патшаны дәвалый, ә патша моның өчен аңа үзенең ярты байлыгын бүлеп бирә дә, егетне үз урынына патша итеп куя. Егетнең әтисе белән әнисен монда күчерәләр. Җыланчай шул матур кыз белән әле дә булса төсләре бер дә үзгәрмичә бик матур гомер итәләр, ди.


    Сер тотмас

    Борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, карга плот-ник булып торганда, яшәгән, ди, бер атаклы аучы. Моның атаклы булуы шуннан гыйбарәт икән: дөньяда булган бөтен хайваннар моны белә торган булганнар, ди.

    Бер заманны аучы хатынына әйтә: «Син миңа азык хәзерлә, ауга китәм», – ди. Аучы азыгын ала да чыгып китә ауга. Урманда азмы-күпме йөргәч, килеп чыга бу бер ачыклыкка. Караса, ике елан сугыша: берсе кара, берсе ак. Читтән карап-ка-рап тора да, ак еланны бик кызгана, кара елан бик җәберли үзен. Мылтыгын ала да кара еланга ата. Аткан иде кара еланга тими, ак еланны яралый. Шуннан бу аучы күңелсез генә өенә кайтып китә, ак еланны жәлли инде. Өенә кайтып керсә, хатыны сорый:

    – Ни булды сиңа, әллә чирләдеңме? – ди.

    – Кара еланга дип аткан идем, ак еланга тиде, – ди аучы, – бигрәк жәл булды инде, ди. Бер елан бо ларның сүзен тыңлап торган икән. «Ә, ди, бу ялгыш аткан икән», – дип, кайта да еланнар патшасына әйтә: «Ул синең кызыңа ялгыш аткан икән, ди. Синең кызың кем беләкдер сугышкан вакытта, ди, аның дошманына атканда, кызыңа тигән», – ди. Еланнар патшасының бик ачуы килә: «Бар, ди, чакырыгыз әле ул аучыны, ди, , минем кызым кем белән сугышты икән?» – ди. Бер елан аучыны чакырып алып килә.

    – Утыр, – ди еланнар патшасы. – Сөйлә, ник соң син минем кызыма аттың? – ди.

    – Ул бер кара елан белән сугыша иде, ди. Мин синең кызыңны жәлләп, кара еланга аткан идем, синең кызыңа тиде, – Ди.

    – Хәзер син ул кара еланны күрсәң таныйсыңмы? – ди.

    – Таныйм, – ди аучы.

    Патша приказ бирә бөтен еланнарны җыярга. Бөтен еланнар җыелалар да бер рәт булып тезелешеп яталар.

    – Кара инде кайсысы? – ди елан патшасы. Аучы килә дә:

    – Менә бу, – дип, бер кара еланга күрсәтә. Бу еланны аерып алалар да:

    – Сөйлә хәзер, нигә сугыштың? – ди елан патшасы.

    – Мин синең кызыңа өйләнәсем килде, ди, ә ул риза булмады, шуның өчен сугыштык, – ди.

    Елан патшасы аучыга әйтә:

    – Син минем кызыма үчлек белән атмагансың икән, ди. Алай булгач, ди, син аны терелтә дә аласың, – ди.

    Егетне алып китә үзләренә. Барып керү белән елан патшасы әйтә:

    – Кызымны кулың белән сыйпа, – ди.

    Егетнең кулы белән сыйпавы булды, кыз сикереп тора да ниләр булганын үзе сөйләп бирә. Патша аучыга әйтә:

    – Синең яхшылыгың өчен мин дә бер яхшылык эшлим, ләкин син ул турыда беркемгә дә әйтмә, ди. Берәр кешегә сөйләсәң шунда ук үләсең, – ди.

    Егет беркемгә дә сөйләмәскә сүз бирә.

    – Алай булса, ач авызыңны, – ди елан. Авызын ачуы була, елан моның авызына төкерә. Шуннан соң бу аучы дөньяда булган барлык хайваннарның, кош-кортларның телен, үләннәрнең шаулавын аңлый торган бер кеше булып кала.

    Ярый, аучы саубуллашып өенә кайтып китә. Ул үзе бара, ә үзе аяк астындагы үләннәрнең ни әйткәнен аңлый бара. Үләннәр үзара сөйләшәләр икән. Ал арның берсе: «Мин фәлән авырудан ярыйм», – ди икән, ә икенчесе: «Мин баш авыруыннан ярыйм...» – ди икән. Кошлар сайрыйлар икән, ди, алар телен дә аңлап бара икән бу. Дөньяда нинди телләр бар, бөтенесен дә белә башлый бу хәзер.

    Аучы өенә кайтып җитә, берничә көн үткәч бабаларына кунакка барырга уйлый бу. Бабалары башка авылда торалар икән. Хатыны белән китәләр болар кунакка. Юлда барганда болар бүләккә дип алып бара торган сарык тәкәсе мыгыр-мыгыр итеп куя икән, ди. Моны ишеткәч аучы көлеп җибәрә. Хатыны иренең көлгәнен күреп:

    – Нигә көләсең? – ди.

    – Юк, болай гына, – ди аучы.

    – Әйт инде, нәрсәдән көләсең? – ди хатыны.

    – Әйтергә ярамый, – ди аучы. Хатыны аның саен моңа бәйләнә. – Әйтмәсәң, ди, мин сине ташлап китәм, – ди.

    – Ярый, – ди аучы, – өйгә кайтыйк, ди, мунча ягып керим, аруланыйм, ди, аннан соң әйтермен, – ди.

    Болар кунакта ике кич кунасы урынга бер генә кич кунып, ашыгып өйгә кайталар. Өйгә кайткач, хатыны мунча яга. Шул арада аучы этенә ипи чыгарып бирә: «Мә, хайваным, аша, ди, бу минем сине соңгы мәртәбә ашатуым булыр, – ди. Эт ашаганда бер валчык кала. Ул валчыкны шул тирәдә торган әтәч килеп каба. Эт әйтә әтәчкә:

    – Оялмыйсыңмы, ди, бу бит хуҗаның кисәге, ди, ул бит хатынына серен әйтә дә үлә, ди. Ел анар патшасы аңарга бу не беркемгә дә әйтмәскә кушкан иде, ә ул хатыны йөдәткәч, түзә алмады, әйтә инде, – ди.

    Әтәч әйтә:

    – Их, ди, алай булса син дә, синең хуҗаң да, башсыз икәнсез, ди. Минем кырык хатыным бар, ди, мин алай да командалык итәм, ди, ә синең хуҗаң бер хатын белән дә командалык итә алмый икән, – ди.



    Зөһрә

    Борын заманда бер әби белән бабай булган, ди.

    Боларның туган бер балалары үлә барган, ди. Шуннан, бервакыт әби бер кыз китергән. Исемен Зөһрә дип кушканнар. Бик тә чибәр булган, ди, бу кыз бала. «Күз тимәсен» дип, аны урамга да чыгармаганнар, кешегә дә күрсәтмәгәннәр. Алай да халык белгән боларның кызлары барлыгын. Моңа ундүрт яшь тула. Бер дә беркөнне күрше кызлары керәләр дә: «Әби, кәбәм, Зөһрәне безнең белән юынырга җибәрче, – диләр. Әби әйтә: «Ни сөйлисез, безнең кызыбыз юк ич», – ди. Тегеләр: «Юк, бар, без беләбез», – диләр. Әби үзенекендә тора, җибәрми. Өч көн керәләр күрше кызлары. Ахырда әби җибәрә. Зөһрәне киендереп, бизәндереп чыгаралар. «Кара аны, югалып әллә кай-ларда йөрмә, тиз кайт!» – ди.

    Шаккаткыч чибәр булган шул кызлары. Баралар кызлар авыл читендәге күлгә. Тиз-тиз чишенәләр дә чумалар күлгә. Киемнәре ярда кала. Менә бер заман юынып туйгач, кызлар чыга башлыйлар, киенәләр. Зөһрә дә чыга, чыкса, киемнәре өстендә бастырык буе елан ята. Кызлар барчасы куркып качалар. Бу да курка, якын килми, үксеп-үксеп елый. Качып китәр иде, киемнәр кирәк, ятсына кеше күзеннән. Шулчак елан телгә килә:

    – Син елама, Зөһрә, ди, мин сиңа тимәм, киемеңне дә алырсың, ди, тик әйт син, миңа кияүгә чыгарсыңмы? – ди.

    Зөһрәнең коты алына:

    – Абау, ни сөйлисең? – ди.

    – Әйтәсе сүзем шул, – ди кара елан, – сиңа унсигез яшь тулу белән сине килеп алырмын, әзерләнеп тор, – ди.

    Елан шул сүзләрне әйтә дә күлгә чума. Кыз аптырап, куркып кала. Өйгә кайткач, әнисе сорый:

    – Кызым, сиңа ни булды? Ак мамык төсе кергән үзеңә, – Ди.

    Зөһрә барчасын бәйнә-бәйнә сөйләп бирә.

    – Кара еланга кияүгә чыгасым юк, коткарыгыз, әнием, – ди.

    – Кайгырма, балам, күз нурым, – ди анасы. – Сине еланга бирер өчен тудырмадым, әмәлен табарбыз, – ди.

    Зөһрә тынычлана инде.

    Көн артыннан көн үтә, кыз үсә, унсигез яшькә җитә. Болар йортларын, елан кермәслек итеп, чуен койма белән койдыралар.

    Беркөнне Зөһрә йөгереп керә дә коты чыгып:

    – Әнкәй, елан килә, – дип кычкыра.

    Чыксалар, бөтен күк йөзе караңгыланып килә, дөньяның асты өскә әйләнә. Аждаһалар, пәриләр, җеннәр, еланнар берсе дә калмаганнар. Болар тиз генә йортка кереп бикләнәләр. Еланнар килеп тә җитә. Кара елан тыштан әйтә:

    – Син, Зөһрә, сүзеңдә тормадың, әзерләнеп көтмәгәнсең. Чыгасыңмы, юкмы, мин килдем, – ди.

    Зөһрә әйтә:

    – Юк, сиңа чыгасым юк, килгән юлыңнан кире кит, – ди.

    – Мин синнән башка китәргә килмәдем, вакытым кыска, чыгасыңмы?

    – Юк, чыкмыйм, – ди Зөһрә. Елан:

    – Алайса, көч белән алырмын, – ди.

    Шунда өй почмагы күтәрелә башлый. Әби дә, бабай да бик куркыталар. Зөһрә «язмышым шулдыр инде» дип, әйтә тегеңә:

    – Чыгам, кара елан, чыгам, – ди.

    Өй шундук үз урынына утыра. Зөһрәне урамга чыгаралар. Каршысында теге кара елан бөтерелә. Бөтен тирә-якта пәриләр, җеннәр, еланнар сызгыра, ыжылдый. Кара елан бер селтәнә, барчасы югала.

    Елан әйтә:

    – Әйдә, киттек, кәбәм, вакыт җитә, – ди. Кыз әйтә:

    – Әйдә, – ди.

    Китәләр болар парлап. Елан шуышып яннан бара. Зөһрә атлап бара. Күлгә җиттеләр. Елан әйтә:

    – Мин сиңа уралырмын да күлгә чумармын, син курыкма, – ди.

    – Курыкмыйм, – ди Зөһрә.

    Кызның куркуы беткән инде. Елан урала да күлгә чумалар. Су төбеннән барып бер ишеккә җитәләр. Елан ишекне ача да башта үзе төшә. Аннары Зөһрәне төшерә. Түбәндә алтын баскыч икән. Кара елан шул баскычка бер орына, ике орына да искиткеч матур егеткә әверелә. Шунда әйтә кызга:

    – Син курыкма миннән, мин үзем дә адәм баласы. Бала чагымда җеннәр урлаган мине. Хәзер бөтен гыйлемлекләрен отып алдым да патша булдым үзләренә, – ди.

    Шулай дигәч, Зөһрәгә җан керә. Егеткә шул ук минутта гашыйк була. Патша егет шәһәрне күрсәтә. Ни генә юк монда. Барчасы алтыннан, көмештән. Болар тиздән өйләнешәләр дә тора башлыйлар. Егет җеннәрне бик каты эшләтә икән. Адәмнәргә һич тидертми икән үзләрен.

    Өч елдан боларның өч балалары була, берсеннән-берсе матурлар, пешкән алма кебекләр. Тора торгач, Зөһрә әтисен, әнисе, туган илен сагына башлый.

    Беркөнне әйтә бу иренә:

    – Син мине туган йортыма ике атнага җибәрче, балаларымны да күрсәтер идем, – ди.

    Патша каршы түгел.

    – Яхшы, барырсың, ди, күчтәнәчкә алтынын, көмешен, күпме кирәк ал, әби белән бабайга гомерлек булсын, – ди.

    Хатыны күп итеп алтын, көмеш тутыра. Өч баласын үзе белән ала. Патша хәзер озата бара инде боларны. Алтын баскычка җиткәч, өч тапкыр орынган иде, кара елан булды тагын. Боларны, урап, күл читенә чыгарып куйды. Шунда хатыны саубуллашып китәргә иткәндә:

    – Син ничек кайтырсың соң, беләсеңме? – дип сорый.

    – Белмим, – ди хатын.

    – Син әйтерсең: «Диюләр патшасы, бире чык, – диярсең, – мин чыгармын, – ди егет. – Тик беркемгә дә әйтмә, әйтсәң, мин үләрмен, – ди.

    Хатын китә. Кайткач, елашып күрешәләр, әтисенә-әнисенә гомерлек байлык бирә, балаларын күрсәтә. Ял итәләр болар, рәхәтләнеп. Китәргә бер көн калгач, хатын җыена, әзерләнә башлый. Ирен, диюләр патшасын, бик яман сагына хәзер, тизрәк кайтасы килә. Шунда әнисе бик каты сораша торгач, Зөһрә серне ача: шулай-шулай дигәч, ирем елан булып чыга, – ди.

    Бу балалары белән йокларга яткач, әнисе әйтә: «Юк, еланга кире җибәрмим, үземдә калдырам», – ди.

    Төнлә унике сәгатьтә кулына кылыч алып үзе күл янына килә.

    – Диюләр патшасы, бире чык, – ди.

    Озак тормый, күл төбеннән кара елан чыга. Кара еланның чыгуы була, кылыч белән аның башын чабып та өзә. Кара елан бөтерелеп кала шунда. Әби үзе тиз-тиз кайтып китә дә ятып йоклый. Иртән кызы торып китәргә җыена, әнисе аңа:

    – Ашыкма, кызым, барыбер кайтырсың, – ди.

    – Юк, юк, әни, кире кайтмам, бәхил булыгыз, – дип, Зөһрә балалары белән күл буена чыгып китә. Ул ирен бик тә сагынган шул. Бара күл буена.

    – Диюләр патшасы, бире чык! – дип кычкыра.

    Беркем чыкмый. Бераз торгач, тагын кычкыра, тагын кычкыра, әмма елан чыкмый. Аптырап кала хәзер бу. Күл өстен кара томан каплаган, тып-тын. Бакса шунда, аяк астында башы ята. Үкереп елап җибәрә, башын коча-коча елый. Эшне, әнисенең хыянәтен аңлап ала бу. Эзли торгач, еланның гәүдәсен таба. Балалары белән елаша-елаша чокыр казып, елан патшаны күмәләр. Шуннан соң, Зөһрә олы баласын ала да елый-елый һавага ыргыта.

    – Бар, кәбәм, син сандугач бул, иртә-кич адәмнәрнең күңелен юат, – ди. Олы баласы сандугач булып очып китә.

    Икенче баласын да кулына ала.

    – Син, балам, күз нурым, карлыгач бул, җитезлегең белән адәмнәрне сокландыр, – ди. Бусы карлыгач булып очып китә.

    Өченче баласын алып, озак-озак үксеп тора да:

    – Ә син, алтыным, сыерчык бул, барча телләрне белүче кошкай бул, – ди. Бу бала сыерчык булып очып киткәч, Зөһрә бер тилпенә, ике тилпенә, өч тилпенә дә күгәрченкәй кошка әверелә.

    Сандугач, карлыгач, сыерчык, күгәрчен кошкайлар әнә шулай дөньяга килгәннәр, ди.



        (дәвамы)


    Чыганак: tazbash.ru



    ← назад   ↑ наверх