• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова



    Каршылык көчен буйсындыр! "Җиргә килгән һәрбер татар ул – яралы сандугач", дип татарның инде ничә гасырлар буе читлектә әрнүенә ишарә ясыйсым килә.

    "Туган якның ике чишмәсе" китабын кулымнан төшермәгән идем әле,"Казан утлары"нда бер уч шигырьләрең килеп чыкты. Аларын да укып чыктым да уйларга чумдым. Алай гына да түгел, җаным туктаусыз бәргәләнә, хис вә акыл бәхәсләшә башлады. Ошбу халәтемнән качар өчен шигырьләреңне кабат-кабат укыдым да күңелемдә "каршылык көче" дигән фикер шытып чыгуын тойдым. Инде шушы фикерне ни тудырганын аңларга тырышам: бу очракта каршылык көче нидә? Кинәт күз алдыма шаулап аккан елганың каршылыкка очрап аягүрә чорына басуы дигән манзара пәйда була. Күпме еллар, гасырлар буе тыючы көч булып торган ярлар бер мизгелдә җимерелеп төшә. Көчле агым юлына кешеләр тагы каршылыклар куя – тегермән, электр станцияләре. Кеше шулай каршылык көчен файдалана, үзенә хезмәт иттерә һәм... яши. Табигатьтә шулай. Ә без, безнең шигърият кайда, нинди көч чыганагы хисабына яши? Табигать кануннары колы булганга гына шигърият җанга мунча түгелмени? Димәк, һәр шагыйрь каршылык көчен үз файдасына эшләтә, хезмәт иттерә белергә тиеш.

    Әлфия Ситдыйкова! Син бәлки: "Ни әйтергә тели соң бу Нәҗибә апа, кай тарафка борырга тырыша уй агымын?" – дип сәерсенеп тә калырсың. Тик мин әлегә синең шигъри дәрьяңда, шул дәрья дулкыны ихтыярында йөзеп йөрим. Шушы дулкын тәэсире тудырган уйларымны кәгазьгә генә төшерә барам. Тик синең шушы хатны укырга тиешле миннән яшьрәк шагыйрә икәнеңне истә тотып, шуны искәртеп куюны кирәк таптым: "Сезне тиргиләрме, мактыйлармы – сез моңа тулаем битараф булырга тиеш... Сездә язучы өчең иң мөһиме – талант, оригиналь фикерләү бар, бу сезгә үзегезне өйрәтүчеләрдән дә, хурлаучылардан да азат булып, бар рухи көчегезне иҗатка гына бирү өчен бик тә җиткән. Бернигә карамый, нинди бар, шундый булып калыгыз, һәм – ышаныгыз! – мактый башлаячаклар, әгәр сез үзегез теләсәгез, мактаячаклар". Болар заманында Максим Горькийның Вениамин Коверинга язган сүзләре. Күрәсең, алар миңа да тәэсир иткәннәр, мактау-хурлауларга, исем-данга мин тулысы белән битараф. Минем өчен иң зур бүләк – җан агымының каршылыклардан да көч алып алга омтылуы. Әдәбиятта шундый көч чыганакларының иң зурысы – тәнкыйть. Тик шагыйрь өчен шундый көч чыганагы була алыр тәнкыйть бик тә нечкә тоемлауга нигезләнгән булырга тиеш. Өстәвенә, әдәби тәнкыйть (гади укучы мине гафу итсен) ул киң катлау укучы өчен түгел, ә әзерлекле әдәбият белгечләре, әдәбиятчылар өчен. Бүгенге көндә исә бездә популистик тәнкыйть чәчәк ата. Әзерлексез укучылар һәм гыйлеме җитмәгән, әдәбиятка үтеп барышлый гына күз салган галим язмалары чын әдәби тәнкыйтьне тәшкил итә алмый һәм әзерлексез укучы критерие дә чын бәя була алмый язучы әсәренә. Шуңа күрә "Иң күп укыла торган әсәр" бәйгеләрендә билгеләнгән әсәрләргә дә чын тәнкыйть үз бәясен бирергә тиеш.

    Чү! Каршылык көчем, мине тиешле уй юлыма кайтар! Юкса мин әдәби әсәрне укыр өчен башта укучыны әзерләргә, бүгенге яшьләр буынының безнең әсәрләрне уку, аңлау мөмкинлегеннән мәхрүм икәнлеге турында сөйләп, без кем өчен язабыз соң, дип тә сорарга мөмкинмен.

    Әлфия! Син әле андый сорауны куймыйсың. Син мәңгелек ямь эзлисең. Минем күңелдә каршылык көче фикер вулканын кузгата: булса иде шундый ямь – җанга әзер маяк. Мәңгелек ямь… Ай астында ачылмаган ни бар? Кул җитмәгән, уй җитмәгән йолдызлар һәм… шагыйрь җаны…

    Менә шундый уйлар синең "Рухи дөньям"… шигыреңдәге соңгы куплетны алып ташлады да кул да, уй да җитмәс рухи дөнья, галәм шагыйрь күңеленә сокланып та, тетрәнеп тә бага. Шулай, без йолдызлы галәмгә баккан кеби.

    Бәхәсле уй агымыннан тагы бер тамчыны тотып алам да шул тамчы эчендәге дөньяга багам. Монысы – "Тормыш кырыслыгын тоеп" шигырендә:

    Сүзсез генә әрнеп, сызлап,

    Кайчак елый ирләр дә...

    Сыгылмыйлар: дөнья йөген

    Илтәсе бар үрләргә.

    Әйе. Шагыйрь, фәлсәфәче дә үзе ничек яшәве турында түгел, ә башкалар ничек яшәргә тиешлеге турында яза икән, үз заманы өчен генә түгел, мәңгелек өчен яза, мәңгелек юлыннан атлый икән, шулай – сыгылмыйлар. Яратканнар, яраталар. Яратырлар... Ә минем Йосыф-Зө­ләйха, Ләйлә-Мәҗнүннәрдән дә көчлерәк сөюне тоясым килә. Кеше белән бергә аның олы хисләре дә үсәргә, камилләшергә, көчлерәк булырга тиештер ич!? Андый гүзәллекнең хет чаткысын гына тотып алса да, шагыйрь җан кояшы белән яктыртып бар дөньяга күрсәтер иде. Ә Мөдәррис Әгъләм кебек:

    Бирегез миңа толпар,

    Кешеләр, ник дәшмисез?!

    Мәхәббәтне аңларга

    Әллә артык картмы сез,

    Әллә артык яшьме сез!?

    – дип өзгәләнер иде микән?

    Һәм син дә, заманаң да сине аңлар зат таба алсаң,

    Бары Дәрдмәнд аңлармыни минем хәлне?

    – дияр идеңме икән?

    "Татар даны"дип башланган шигырең дә әллә күпме уйлар агымын кузгатты. Әллә күпме шик, ачу купты сиңа. Юкса бары сабан туе турында гына язасың да бит... "Көрәшчеләр белән данлы илем", дисең. Ә минем җаным бу хыялның чигенүеннән әрнеп елый.

    Бил бирми ул татар көрәштә,

    тагы шик, тагы шөбһә җанда. Җанымда тагы Мөдәррис Әгъләмнең: "Бирмә билеңне, бирмә билеңне", – дигән кисәтү өне яңгырый. Беләсеңме, Әлфия, бу шигырең чынлап та җанымны челпәрәмә китерде.

    Хакыйкать һәм хөрлек, Гаделлек, Моң

    Мәйдан тота татар илендә, –

    дисең. Ә минем: "Илеңдәме, әллә җаныңда гынамы? Мәйдан тотамы, әллә елап ятамы?" – дип сорыйсым килә. Син бит бүген яшисең, шагыйрә!

    Җан бәргәләнә дә, нидер җитми. Нидер алай түгел. Инде килеп, шулкадәр дә камил, һәр ике юлы әйтем булып китәрдәй "Сандугач"шигыренә дә бәйләнәм бит.

    Җиргә килгән һәрбер кеше

    Ул яралы сандугач...

    Аңладым, аңладым ник бәргәләнүемне: мин каршылык көчен арттырырга омтылам, ахры. Җан шул максаттан агымның әле ярларын үзгәртергә, әле каршылыклар китереп куярга тырыша. Шул рәвешчә синең шигыреңне үзенә хезмәт иттерергә тели. Минем исә:

    Җиргә килгән һәрбер татар

    Ул – яралы сандугач, дип татарның инде ничә гасырлар буе читлектә әрнүенә ишарә ясыйсым килә шул. Чөнки сусыз йөзәргә өйрәнү, йөзү бәйгеләрендә узулар бигрәкләр катлаулы бит...

    Дөнья әдәбияты тарихында теоретиклар, әдәбият белгечләре гел көнкүрештән аерылып, әдәбиятны югары күтәрергә, фантастика-хыял ярдәмендә кешегә канат куярга омтылуны алга сөрәләр. Шулай булмыйча, без бит үләр өчен түгел, яшәр өчен, киләчәккә, мәңгелеккә барыр өчен кешегә, хыялга канат үстерер өчен язабыз ла.Тик язмыш озак еллар дәвамында минем янымда сәер "Сүзлек" китабы йөрткән икән. 1994 ел булса кирәк, Төркиядән шигырь бәйрәменә Көнуглы атлы шагыйрь килгән иде. Тукай-Кырлайда безнең белән бергә бәйрәм табынында утырды. Мөдәррис Әгъләм нәкь шул шагыйрьдән соң бәйрәм тосты әйтте һәм... мине гел-гел конкретлыкта тәнкыйтьләп торучы Мөдәррис үтә конкрет һәм һич кенә дә бәйрәмчә булмаган тост әйтте:"Синең белән минем арада бик мөһим аерма бар – сез дәүләтле шагыйрь, ә мин – дәүләтсез... ничек очыныйм. Бер генә нәрсәгә шөкер итәбез – җанны зинданга ябып булмый".

    Әлфия, син канат кую теориясен хәтта кирәгеннән артык та үзләштергәнсең, ахры. Милләтеңне хыял канаты җиленә ияртергә теләү – бу шагыйрь өчен төп сыйфаттыр.Үз укучыңа бару юлларын да икеләтә көч куеп эзләү юлына баскансың. Рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләрең дә җаннарга юл алса иде. Шулай дим дә, Равил Фәйзуллинның инде яшьлегендә үк әйткән һәм җаныма бер дә чыкмаска дип кереп урнашкан сүзләре мине көйдереп ала: "...Җанны тәрҗемә итеп булмый..." Тагы уй агымы... кеше башта кемлеген үз-үзенә, аннары үзен тудырган, телле иткән милләтенә исбат итәргә тиештер. Танысалар да, сине шул кеше, шул милләт баласы дип таныячаклар бит. Юкса мәңгелеккә бер үзеңне генә алып китә торган шагыйрь кемгә кирәк!"

    Теге яки бу милләт, аның теле түбән, кирәкми, диләр икән, моннан да түбән фикер була алмый. Алтынны ни тирәндә, ни түбәндә ятса да, эзләп табалар. Йолдызлар ни биектә, ни еракта булса да, аларга багалар. Омтылалар. Туган телебезне тел шомартып ялтыратыйк, кояш итеп балкытыйк. Шулай булса, тарих та эзләп табачак. Мәңгелек күзләре дә багачак аңа. Безнең уй-хис, рухи дәрьябыз ярлары төрки дөнья бит. Дөньяга шул ярлар буйлап та агып чыгуның табигый юл булуын кем инкяр итәр? Шул дәрьяга керү, аларны уку, белү, кушылу кирәк безгә.

    Әлфия, син мин теләгән теләкләрне үзең үк шигырь юлларыңда әйтеп бирәсең бит:

    Урын тапмый шашкын җаным, (шашкан түгел. – Н.С.)

    очса читлегеннән,

    Рухым табар сине танып

    Тарих битләреннән.

    Ә тәрҗемәсе ничек яңгырый:

    И места не найдет душа,

    Из клетки улетая.

    Найду следы твои, судьбы

    Историю листая.

    Әйе, киләчәк сине танысын дисәң, үзең булып яшәргә кирәк шул. Әнә бит без Идегәйләрне таныйбыз:

    Гасырларны кичеп Идегәйләр

    Идел-йортны барлап эндәшә, –

    син шуны ишетәсең. Тик ни өчендер "Җир пакьлеге, ил аклыгы өчен"дигән билгесез, адрессыз сүзләр белән шигъри сүзне бозып куясың. Бәлки алар башкача язылган булгандыр, бәлки "Җан пакьлеге һәм хакыйкать өчен" булгандыр? Бәлки, бәлки. Тик ничек кенә булмасын, шигърияткә бер генә әдәби жанрның да үрелеп сугары юк. Шигъри сүз гадилеге белән – җирдә, галилеге белән – галәмдә. Аны иелә белмәгәннәр дә, оча алмаганнар да танымас. Шигырь – ул һәрчак кешегә бәхет юлламасы. Җирдә бәхетлеләр арткан саен иҗатчылар да арта барачак.

    Әлфия! Синең шигырьләрең дә сөю бәхетеннән шытканнар.Тик минем җан бәргәләнүем дә шуны аңлаудан икәненә төшендем: милләтеңне бәхетле итми торып, сиңа чын бәхет тәтемәячәк шул.

    Бәхет, чын иҗат бәхете – милләтеңне киләчәккә илтүче шагыйрә булуыңны телим.

    Нәҗибә Сафина

    Альфия Мирзануровна Ситдикова

    Поэт, песенник.
    Родилась 14 августа 1957 года в деревне Кузякино Актанышского района Республики Татарстан.
    Окончила филологический факультет Набережночелнинского государственного педагогического института.
    Член Союза писателей Татарстана. Автор более десяти книг стихов и песен.
    Проживает в Набережных Челнах. Работает сотрудником городской редакции «Чаллы-ТВ» (радио «Күңел»).
    Альфия Мирзануровна Ситдикова, Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова
    теги: Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова, Альфия Мирзануровна Ситдикова, татарская поэтесса
  • Альфия Мирзануровна Ситдикова:




  • ← назад   ↑ наверх