• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Илсөяр Сираҗетдинова

    Илсөяр Сираҗетдинова

    Сылу: «Идеяләрем ташып тора!»

    Җырчы, шагыйрь, композитор Илсөяр Сираҗетдинова (сәхнә исеме - Сылу) берничә елга сәхнәдән югалып торды да, янә пәйда булды. Баксаң, Сылу үзенең шәхси тормышын җайлаган икән. Бүгенге көндә ул 2 яшьлек улы Эмильне тәрбияли. Моның белән беррәттән сәхнәдә һәрчак оригинальлеге белән аерылып торган Сылу яңа җырлар да иҗат итә, өендә генә укучыларына вокал дәресләре дә бирә.
    Баласын калдырып, редакциягә килә алмаганга күрә, Сылу мине өенә кунакка чакырды. Әңгәмәбез барышында мин Сылуның тырыш, төпле фикерле, көчле рухлы кеше булуына сокландым.

    - Сылу, син үзең Башкортстанның Ишимбай шәһәрендә тугансың. Ничек Казанга килеп төпләндең?

    - Миңа 6 яшь тулгач, без Татарстанның Әлмәт шәһәренә күченеп кайттык. Анда 6нчы сыйныфны тәмамлагач, Казанга күчеп килдек. Аннан соң Әлки районының Базарлы Матак авылында яшәдек, аннары яңадан Әлмәткә кайттык. Әнинең һәрчак яңалыкка омтылуы шулай күченеп йөрергә мәҗбүр итте. Нәтиҗәдә, бер абыем Октябрьскийда, икенчесе Архангельскийда, ә мин Башкортстанда тудым. Ләкин бу күченеп йөрүләр тәмам үзәгемә үткән иде, барысына да кул селтәдем дә, 15 яшемдә үзем генә Казанга китеп бардым.
    - Бер ялгызың Казан кебек зур шәһәргә чыгып китү куркытмадымы?
    - Юк, чөнки монда мине абыем Илдар каршы алды. Алдан мин аның гаиләсе белән яшәдем. Ул бик ярдәмчел кеше һәм хәзер дә кирәк булса ярдәмгә килергә әзер. Казанга килгәч, Илдар миңа әтиемне алмаштырды. Ул миңа - 15 яшьлек яшүсмергә дөрес тәрбия биреп, дөрес юлга бастырды. Куркымыйча үз өстенә шундый җаваплылыкны алу зур батырлык дип саныйм мин.
    - Ничә яшьтән сәнгать белән кызыксына башладың?
    - Миңа 2 яшь булганда, без Ригага барганбыз. Юлда барганда Илдар ниндидер җыр көйләгән. Шул вакыт мин Илдарга кушылып җырлый башлаганмын. Музыка өлкәсендә эшләүче әнием шул чакта ук җырга сәләтем барлыгын аңлап алган. Шуннан соң Әлмәтнең музыка училищесына укырга кердем. Беренчедән, чынлап та музыка белән кызыксындым, икенчедән, әнием шул училищеда эшли иде. Ләкин Казанга китү сәбәпле, академик ял алырга туры килде. Аннан соң укуымны Казанның музыка училищесында дәвам итеп, ниһаять, дипломлы булдым.
    - Югары белем алу нияте юкмы?
    - Юк түгел. Баламны балалар бакчасына биргәч, Казанның мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керергә планлаштырам, Алла бирса. Әлегә факультетын сайламадым. Миңа актерлар, режиссерлар әзерләүче бүлек тә ошый, эстрада-джаз вокалы да кызыксындыра. Алга таба күз күрер.
    - Беренче иҗат иткән җырыңны хәтерлисеңме?
    - Ул рус телендә язылды. Мин хәзер ул җырны көлеп кенә искә алам. Миңа 14 яшь иде. Ул вакытта бер егет белән очрашып йөргән чак. Ничектер кинәт кенә мин араларны өзергә булдым. Бу хакта аның үзенә әйткәч, ул миңа бик нык үпкәләде. Аның гаепсез моңсу күзләре әле дә күз алдымда тора. Бу хәл мине җырга язуга этәрде. Аны дусларга тыңлатып карадым, уңай бәяләделәр, ошаттылар. Менә шуннан китте инде...
    - Белүемчә, син абыең Илдар Арысланов, ягъни «Хомай» төркеме белән тәүге тапкыр сәхнәгә чыктың.
    - Әйе, ул заманда мин «Хомай»ның бэк-вокалисты булдым, гастрольләргә йөри идек. Аның концертларында үзем генә сәхнәгә чыга башладым. Шул рәвешле, Илдар мине халык арасында танытты. Гомумән әйткәндә, Илдар мине танытуга зур өлеш кертте. Нәкъ менә шул вакытта миндә «йолдыз авыруы» барлыкка килде. Илдарның киңәшләренә колак салмыйча, үземне әллә кемгә куеп йоргәнмен. Хәзер ул чактагы тәртибем өчен оят. Әмма мин шул яшемдә үк шоу-бизнес дөньясының серләренә төшендем.
    - Җырларыңны кая яздырасың?
    - Үземнең студиям бар. Ләкин ул минем шәхси студиям түгел, аның хуҗасы берничә кеше. Мин дә алар белән беррәттән студиягә җитди өлеш керттем. Студиянең тагын бер хуҗасы — Олег Прозетов. Ул минем җырларыма аранжировка ясый. Ләкин шуны әйтергә кирәк, минем беренче җырларыма аранжировканы абыем Илдар ясады. Олег белән тиз арада уртак тел таптык, ул үз эшенең остасы. Тора-бара иҗади дуслык зур мәхәббәткә әйләнде, без бергә яши башладык, улыбыз Эмиль туды. Тик билгеле сәбәпләр аркасында аерылышырга туры килде, әмма бу иҗатка берничек тә тәэсир итмәде. Без шулай ук бергә эшлибез.
    - Бүгенге көндә синең җырларыңны нинди популяр җырчылар башкара?
    - Иркә, Роберт Ямгуров, Гөлназ Хәлимова, Эльнара Нурмөхәммәтова, Ирек Гобәйдуллин, Россиядә - Диля Даль.
    - Кайсысын иң беренче булып язасың: җырның сүзләренме яисә көенме?
    - Төрле вакытта төрлечә була. Кайвакыт савыт-саба юганда, музыка барлыкка килә. Аны онытмас өчен тиз генә телефонның диктофонына җырлыйм. Аннары утырып сүзләрен язам. Кайвакыт, киресенчә, башта сүзләр языла. Ә инде бик каты иҗат итәсе килгән чакларда алар икесе берьюлы иҗат ителә.
    - Син башка кешеләрнең дә сүзләренә көйләр язасың бит әле?
    - Әйе. Чаллыда яшәүче Айгөл Гафиятова белән тыгыз эшлибез. Эльнара Нурмөхәммәтова башкаруындагы «Авыл киче» дигән җырның сүзләрен Айгөл, көен мин яздым.
    - Ничек акча эшлисең?
    - «Барс-медиа» компаниясенә, башка җырчыларга җырлар сатам. Аннан соң укучыларым бар. Мин аларны җырларга өйрәтәм.
    - Син бит дискотекаларда да җырлыйсың. Аннан акча кермимени?
    - Татар дискотекаларын оештыручылар артистларның бушка эшләвенә күнекте хәзер. Алар җырчылар хисабына акча эшли. Минемчә, бу акылга сыймаслык хәл. Мин һәр җырчыга чыгыш ясаганы өчен акча таләп итергә киңәш итәм. «Барс-медиа»ның видеога төшерелүче дискотекаларыннан акча кермәвен аңлыйм, чөнки алар артистны таныту, аның йөзен халыкка күрсәтү белән шөгыльләнә. Ләкин гадәти дискотекага килеп, җырлап, акча алмау — бер дә дөрес түгел. Мин элек дискотекаларда чыгыш ясаган вакытларда андый әйбер, гомумән, булмады, бөтен җырчыга акча түләнә иде. Җырчыларга тагын бер теләгем бар: бер-берсен кабатламасыннар, бары тик үзләренә генә хас булган стиль булдырсыннар иде. Чөнки барысы да бертөрле, аерылып торган җырчылар бармак белән генә санарлык.
    - Сылу, берара бөтенләй югалдың. Бу бала тәрбияләү белән мәшгуль булуга гына бәйлеме, яисә тагын берәр сәбәпләре бармы?
    - Беренчедән, Олег белән яши башлагач, бары тик студиядә генә эшләдем. Аннан соң бала табып, бала тәрбияләү мәшәкатьләренә чумдым. Ирем иҗат эшен җәелдерү нияте белән Мәскәүгә китеп 3 ай узгач, мин дә баламны күтәреп Мәскәүгә юл тоттым. Без җырларыбызны Мәскәү артистларына сата башладык. Андагы бәяләр шаккатыргыч. Мәсәлән, монда минем бер җырым уртача 10 мең сум булса, Мәскәүдә ул 1,5 мең доллар тора. Ләкин Мәскәү — көчлеләр шәһәре. Яшим дисәң, үз-үзеңне жәлләп, бер урында таптанып торырга ярамый. Бәлки шуңадыр да без Казанга кайтырга мәҗбүр булдык. Мәскәүдән кайткач, яңадан татар сәнгате белән кызыксына башладым.
    - Мөмкинлегең булса, Мәскәүгә күченеп китәр идеңме?
    - Анда бездән даими рәвештә җыр сатып алучы артистлар булса да, Мәскәүгә китү куркыта. Миңа Казанда да бик ошый. Гомумән, Казан минем туган ягыма әверелде. Монда минем тормышымның мөһим мизгелләре узды. Тик Казанның ошамаган яклары да бар. Әйтик, аның төзексез юллары яисә төнге 2дә шәһәр үзәгендә тамак ялгап алу өчен бер кафе таба алмау... Ә бит бу зур мегаполис!
    - «Казан егетләре», «Зөләйлә» кебек артистлар белән бер дискотекаларда чыгыш ясадың. Алар инде хәзер «үсте», ә син һаман яшь һәм дискотекаларда җырлап йөрүеңне дәвам итәсең. Ул замандагы яшьләр белән хәзерге заман яшьләре арасында аерма бармы һәм ул нәрсәдә?
    - Аерма гаять зур! Әле дә хәтерлим, Нур Алиевның «Чулпан» Мәдәният үзәгендә узган дискотекасына 15-20 кеше килә иде. Әмма алар күңелле итеп биеп, сиңа кушылып җырлап, мәш килеп күңел ачты. Элек яшьләр бердәм иде. Хәтта артистларның бизәнү бүлмәсендә дә элек күңелле була торган иде, хәзер сүз исәнләшүдән гайре узмый.
    - Син, башка күп кенә яшьләр кебек үк, нигездә мәхәббәт темасына иҗат итәсең. Ә өлкән яшьтәге кешеләр яшьләрне патриотик шигырьләр, җырлар язмыйлар дип сүгә...
    - Минем максатым — акча эшләү. Шуңа күрә мин сатыла торган, тыңлана торган җырлар язам. Бүгенге көн яшьләренә патриотик җырлар кирәкме? Әлбәттә, юк! Әгәр яшьләр патриотик җырлар сораса, мин аларны языр идем, һичшиксез. Ләкин алар аны тыңламый. Язырсың да, аннары «ник миннән җыр алмыйлар икән?» дип утырырсың... Дөрес, элек патриотик темага багышланган бер җыр язган идем, тик ул популяр булып китә алмады...
    - Сылу, син бик үзенчәлекле киенәсең.
    - Сәхнә киемнәрен үзем тегәм. Аларның фасонын, моделен, стилен төрле телеканаллардагы мода турындагы тапшырулардан карап, аннан соң бераз үзгәртеп эшлим. Яисә үзем уйлап табам. Киләчәктә киемнәр коллекциясен булдырып, аларны сату белән шөгыльләнәсем килә. Минемчә, Казанда үтемле бәягә яхшы кием алу бик кыен.
    - Тагын нинди планнар белән янып яшисең?
    - Дискотека оештыру теләгем бар. Хәтерлим, татар дискотекаларын беренчеләрдән булып Илдус Закиров, Марсель, Айгөл Гафиятова, Нур Алиев оештыра башлаган иде. Бу кешеләр татар дискотекаларына нигез салды дип әйтә алам. Аларның «Танцеваль бомба» дигән дискотекалары бик күңелле уза иде. Ә хәзер башка оештыручылар шул дискотеканың исемен күчереп алып, «Музыкаль бомба» дигән исем астында дискотека оештыра.
    - Хәзер бит татар дискотекалары күбәеп китте. Көндәшлектән курыкмыйсыңмы?
    - Юк, чөнки миңа төрле дискотекаларда катнашырга туры килде һәм минем идеяларым ташып тора. Тик серләремне ачып бетермим әлегә. Мин халык өчен «шоу» ясый алачагыма шикләнмим. Беренче дискотекама килсәләр, аннан соң да киләчәкләр. Әмма бу планда гына әле. Хәзерге вакытта мин «Хомай» төркемен һәм үземне таныту өстендә эшлим. Якын киләчәктә «Хомай»ның тәүге концертын оештырырга, тамашачыга аның альбомын таратырга телибез.
    - Сиңа Илсөяр дип дәшәләрме, әллә инде Сылу дипме?
    - Сылу исеме бер дә уйламаганда килеп чыкты. Чыгыш ясый башлаганда, әни Сылукай исеме белән сәхнәгә чыгарга тәкъдим иткән иде. Әмма ул миңа балаларча яңгырый сыман тоелды. Аннары Сылу дип кенә калдырырга уйладым. Элек мин Сылу дигәнгә җавап бирми идем, ияләшә алмыйча азапландым. Ә хәзер мин үземне Сылу дип таныштырам һәм танышларыма да миңа Сылу дип эндәшергә кушам. Кем ничек эндәшә ала, шулай эндәшә инде. Иң мөһиме — сәхнәдә Сылу дип игълан итсеннәр.
    - Кабат кияүгә чыгар идеңме?
    - Ирекле булырга яраткангамы, кияүгә чыгарга теләмим.
    - Баш-аягың белән бәхетле булу өчен сиңа ни кирәк?
    - Бары тик акча гына кирәк, чөнки бөтен әйбер акчага килеп терәлә. Балага тәмле ризыклар алу өчен дә акча кирәк бит. Мин, иң беренче чиратта, баламның бәхетле булуын, аның бернәрсәгә дә мохтаҗ булмавын телим.
    Әңгәмәдәш - Эльвира Шакирова.

    Ильсияр Сиразетдинова

    Ильсияр Сиразетдинова, Илсөяр Сираҗетдинова
    теги: Илсияр Сиразетдинова, татарская певица, поэтесса






    ← назад   ↑ наверх