• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре:

    Шәйхи Маннур

    1905-1980

    Шагыйрь һәм прозаик Шәйхи Маннур (Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров) 1905 елның 15 гыйнварында элекке Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзер Татарстанның Мамадыш районы) Тулбай авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылында һәм күрше авылдагы мәдрәсәдә ала. Аннары күрше Шәмәк авылында ачылган мәктәптә һәм Мамадыш шәһәрендәге педагогия курсларында укый. 1921 елда аның әтисе гаиләсе белән Кузбасстагы Анжерка- Судженка шахталарына күчеп китә. Шунда Ш.Маннурның хезмәт юлы башлана. Ул 1923 елда Свердловскидагы бер еллык совет-партия мәктәбендә укый, биредә чынлап торып әдәби иҗат эшенә керешә. Урал төбәге татарлары өчен чыгарылган газета-журнал битләрендә, соңга таба Казан һәм Мәскәү татар көндәлек матбугатында аның күп кенә шигырьләре һәм әдәби язмалары дөнья күрә.
    1924 елдан Ш.Маннур өч елга якын Себернең төрле төбәкләрендә яши һәм эшли. 1927-1929 елларда армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, Донбасс якларына китеп, металлургия заводында - эшче-прокатчы, шахтерлар мәктәбендә - укытучы-ликбезчы һәм ДнепроГЭС төзелешендә бетончы хезмәтендә була. Бу елларда Ш.Маннурның иҗат эшчәнлеге аеруча активлаша. Ул «Колчеданлы таулар өстендә» (1929), «Чуен ташкыннар» («Чугунные потоки») (1930), «Бетончылар җыры» (1932) исемле беренче поэмаларын һәм күп санлы лирик шигырьләрен яза. Аның бер-бер артлы шигырь җыентыклары басылып чыга. Мәскәүдә, «Эшче» газетасы редакциясендә эшләп алгач, Ш.Маннур Казанга килә һәм 1933-1937 елларда педагогия институтында укый. 1934 елда аның атаклы «Гайҗан бабай» һәм тагын бер елдан «Меңнән бер кичә» поэмалары языла. Бөек Ватан сугышы башлангач, шагыйрь үзе теләп фронтка китә, хәрби газеталарда эшләп, күп санлы хәбәрләр, очерклар, шигырьләр бастыра. Сугыштан соң, 1946-1948 елларда Ш.Маннур Казанда Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрының әдәби бүлек мөдире булып эшли, ә 1949 елдан профессиональ язучылык хезмәтенә күчә.
    1960-70 нче еллар әдәби хәрәкәтендә Ш.Маннур прозаик буларак катнаша. Ул иҗат иткән проза әсәрләре арасында иң күренеклесе - «Муса» романы (1959-1964). «Агымсуларга карап» исемле автобиографик (1970-1973), «Чын сөю бармы?» исемле лирик повестьлары (1974-1976) белән Ш.Маннур үзен талантлы прозаик, үзенчәлекле хикәяләү стиленә ия булган каләм остасы итеп таныта. Ш.Маннурның әдәби мирасы зур һәм күпкырлы. Үзе исән чагында аның дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрә. Алар арасында махсус балаларга адресланганнары да бар. Ул шулай ук әдәби тәнкыйть, публицистика, очерк һәм әдәби тәрҗемә жанрларында да нәтиҗәле эшли.
    Ш.Маннур 1980 елның 10 июнендә Казанда вафат була һәм үзенең язма васыяте буенча туган авылы Тулбай авылы зиратына җирләнә. Ш.Маннур 1957 елда туган авылында үз акчасына китапханә салдыра һәм 100 данә китап бүләк итеп бирә. 1980 елда киатпханәгә Шәйхи Маннур исеме бирелә. 1995 елда аңа Татарстан берләштерелгән дәүләт музееның филиалы статусы бирелә һәм музей-китапханә исемен йөртә башлый. 1981 елдан бирле һәр елның 15 гыйнварында, язучының туган көнендә, туган авылында Шәйхи Маннур исемендәге премия бирелеп килә.

    Укырга тәкъдим итәбез:

    Агымсуларга карап: Повесть. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1974.- 494 б.
    Күңел бакчасы: Шигырьләр һәм поэмалар. - 4 кит. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. - 208 б.
    Күңел йомгагы: Шигырьләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. - 410 б.: портр. б-н.
    Малайларга, кызларга: Шигырьләр, поэмалар, әкиятләр, повесть. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. - 152 б.
    Муса: Роман. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. - 755 б.
    Чын сөю бармы: Лирик повесть. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. - 272 б.
    Глядя на текучие воды: Повесть /Пер. С.Гильмутдиновой. - Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. - 352 с.
    Муса: Роман /Пер. с татар. В.Шульжика, Р.Ахунова. - М.: Современник, 1983. - 319 с.





    ← назад   ↑ наверх