• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Гариф Шәрифи

    Мөхәммәтгариф Ибраһим улы Шәрифи тумышы Чистайдан. Чистайның «Шиһабия», Яуширмә авылы мәдрәсәләрендә мөгаллимлек иткән. Шигырьләре һәм поэмалары («Нәнкәҗан») «Идел», «Йолдыз», «Ил», «Вакыт», «Сүз» газеталарында, «Аң» «Ялт-йолт», «Кармак», «Шура» журналларында «Гариф Шәрифи» имзасы белән басыла. Ике җыентыгы бар: «Куңел зары» (Казан, 1913; 1918), «Идеал, яки Куңел теләге» (Казан, 1918). Гариф Шәрифи педагогик хезмәтләре белән дә мәгълум.

    Тәәссеф (1)

    Җәбер-золым илә тулган татарлык —
    Тотып бәйләп барын суга атарлык.

    Кече чакта уку юкка — наданлык,
    Тәмамән чикдин ашкандыр яманлык.

    Әбәд (2) килмәскә киткән иттифаклык (3),
    Аның урынына калган ифтираклык (4).

    Ал арда күптән үк беткән һөнәрләр,
    Тәрәкъкыйдән улан әкъвам (5) көләрләр.

    Кая китте безнең элекке хәлләр?
    Болай торсак, бези кем генә жәлләр?

    1 Тәәссеф — үкенечле хәл.
    2 Әбәд — мәңге.
    3 Иттифаклык — бердәмлек.
    4 Ифтираклык — аерымлык, таркаульрс.
    5 Тәрәкъкыйдән улан әкъвам — алга киткән халыклар, милләтләр.

    Диңгездә

    Җилкәнен киргән кораб бара тавышсыз — тын гына;
    Күрсәтә аппак болыт астыннан ай сыртын гына.

    Диңгез өсте тып-тыныч: юк җил вә дулкын — моң гына;
    Күктә тау-тау ак болытлар да йөзә акрын гына.

    Төннәр үтте. Көн бозылды — җил исәр, дулкын кубар;
    Куркуыннан әйтә һәркем: «Инде корабны убар...»

    Калмады һичбер кеше кулында куәт-ихтыяр;
    Тик корабны җил үзе белгән тарафларга куар...

    Кыш

    Мәрхәмәтле җәй үтеп, җитте залим кыш та хәзер;
    Сызгыра гайрәтләнеп җил, кар, буран тышта хәзер.

    Өртелеп кар берлә бу көн һәммә төшләр дә хәзер,
    Зарланып бу кыш көненнән китте кошлар да хәзер.

    Ултыра һәрбер агач түбәнгә башларын иеп,
    Бер Ходайга ялварып: «Буннан бези коткар!..» —диеп.

    Бит, аяк, кулны чеметтерә зәһәрле салкыны,
    Әрнетә һәр әгъзаны — мисле җәһәннәм ялкыны (1).

    Хәстә төсле бик күңелсез көн-төне бу җир йөзе;
    Кызгана фәкыйрь-бичараларны кич ай-йолдызы.

    Күпкә бармас бу залим кышның зәһәрле салкыны,
    Гайрәтен тиз сүндерер — килер дә беркөн яз көне.

    1 Мисле җәһәннәм ялкыны — җәһәннәм ялкыны кебек.

    Мин уйлыйм

    Мин бу татарларны уйлыйм: алга китмәсләр диеп,
    Кинә-хөседтән калебләрен пакь итмәсләр диеп;
    Сискәнеп, гафләт йокысыннан уянмаслар диеп,
    Башка милләтләрне күреп тә оялмаслар диеп;
    Кызганыч хәлләренә аһ-ваһ ормаслар диеп,
    Ялтырап чыксын кояш — анда да тормаслар диеп;
    Энҗеләр ятса да җирдә, иелеп алмаслар диеп,
    Бер җүләр төсле, боларны санга сапмаслар диеп;
    Хөр булып бу киң җиһанда һич тә йөрмәсләр диеп,
    Югалыр намләре, күп дөньяда тормаслар диеп.

    Ачлык

    Җитмәгән (ничә авылларда яналар) янгыны,
    Килде өстенә тагын дәһшәтле ачлык елы!

    Юк кияргә, юк ашарга, юк ягарга — юк җылы;
    һәр кеше икмәккә тилмергән дә яшь түгеп җылый.

    Кызганыч мәгъсүм сабыйлар да: ачы тавыш белән
    Кычкырып һәм кулларын сузып ашар нәрсә сорый.

    Кайсыларның булмагач ашарга шешенгән тәне,
    Күзләре баткан, яшен койганда бик еш-еш сулый.

    Калмаган өйләр түбәсендә саламнар бөртеге —
    Ап-ачык. Тик куркыныч кышның залим җиле улый.

    * * *
    Барча хайваннар арыкланган — муен сузган бары,
    Күзләре яшь берлә тулган, мөңри, тилмереп карый.

    Шатланып, шаулап укып яткан балалар, тукталып,
    Букчалар урнына капчыклар тагып-асып йөри.

    Әй газиз кардәшләрем, буйларны сез кызганыңыз!
    Барчаңыз бер җан (вә) бер тән бит, бераз сызланыңыз!

    Бичара мескинләрә шәфкать белән күз салыңыз!
    һәммәңез хәлгә карап ярдәмгә тиз кузгалыңыз!

    Кыйтга

    Кып-кызыл бер алманың күреп тышын — сафтыр дисең,
    Эч ягын баксаң ярып — тулган була гел корт белән;
    Нәкъ шулай бер дуст: тышын күреп,

    бу — чын дустыр дисең,
    Эч ягы тулган була аның да ерткычлык белән.

    Әнкәм кабере янында

    («Бәхилләшү» көенә)

    Әй минем шәфкатьле, чын күңлем белән сөйгән анам!
    Ташладың да, инде һич кызганмыйлар — син булмагач.

    Егълыймын аулакта мин, кайгың уты берлән янам;
    Әмма мин янсам да, юк шатлык, вәйран — син булмагач.

    Ташладың син дөньяны, киттең дә калдырдың мине;
    Инде мин нишлим бу көн ялгыз башым — син булмагач?

    Син, анам, үлдең дә, әмма сыздыра дәртең мине,
    Юк табигатьнең яме, бу дөньяда — син булмагач.

    Юк, хәзер әүвәлгедәй ихлас белән сөйми атам;
    Мин бәхетсез угълыңы кызганмый ул — син булмагач.

    Үлгәнең көннән бире шатлык йөзен күрми ятам;
    Әй анам! Михнәт белән көннәр үтә — син булмагач.

    Хәсрәтемнән яшь түгеп, кочсам да мин кабрең ташын,
    Кич төзәлмидер сынык күңлем минем — син булмагач.

    Җанга йомшаклык теләп, куйсам да кабергә башым,
    Тапмыймын аннан да йомшаклык, рәхәт — син булмагач.

    Баш очыңда ямь-яшел яфрак ярып үскән агач —
    Ул да шаулый моңланып һәм юксынып — син булмагач.

    Инде моннан соң күрәлмам якты көн — син тормагач;
    Кайгыдан чыкмас башым гомрем буе — син булмагач.

    Хак Тәгалә якты һәм киң кыйлсын инде кабреңе —
    Рәхмани нуры белән зиннәтләсен ул садрыңы (1).

    1 Садрыцы — күкрәгеңне.

    Сандугачлар зары

    Бу дөнья мисле зиндан, анда ни ямьлелек, шатлык вар?
    Ни яхшы һәм тыныч тормыш, ни хөрлек, ни азатлык вар?

    Бер исе юк; мәгәр дөньясы тулган яшь вә кан берлән,
    Тынычсызлык, усаллык һәм явызлык,

    кыйль вә каль (1) берлән.

    Шулай булгач, ничек без сандугачлар инде зарланмыйк,
    Күңелсез, тар бу тормыштан разый булыйк та тарланмыйк?

    Карама кайда — анда әһлемез челтәрле читлектә,
    Гариблек зәхмәте чикмәктә, тарлыкта, читенлектә.

    Канат җилпеп зарыңны башласаң сөйләргә тел берлән,
    Адәмнәр «шатлыгыннан сайрый» дип уйлый күңел берлән.

    Ничек безгә явыз инсан кулыннан юк котылмаклык —
    Шулай ук зур яланда вәхши кошлардан котылмак юк.

    Әгәр ямьле, матур җәй чакларында күл буендагы
    Чәчәк, гөл өстенә кунып, җибәрсәң шунда бер сайрап —

    Сизеп таушыңны шундук карчыга сине ботарларга
    Килә явыз, һаваны сызгырып һәм тешләрен кайрап.

    Ярый шунда белеп качсаң, җаныңны сакласаң яхшы,
    Әгәр каптырса — беттең: итләреңне парчалый вәхши.

    Шулай көннәр уза безнең фәләк золмына баш бөгеп,
    Каты кайгы вә хәсрәтләр эчендә канлы яшь түгеп.

    1 Кыйль вә каль — юк-бар сүз, имеш-мимеш, төрлечә сөйләүләр.

    Өмид

    Алга — икбальгә өмид бар: ялтырап бу таң атар;
    Инкыйлаб дәүре килер, калкыр татар угълы татар!

    Яшьренеп ятмас хәзер изге кояш. Милләт яшәр;
    Яшь буыннар барсы да алга басар, күккә ашар!

    Мухамметгариф Ибрагимович Шарифи
    татарский поэт, стихи (на татарском языке)




    ← назад   ↑ наверх