• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Афзал Шамов

    Кыз урлау

    (Күңелле бер мәҗлестә сөйләнгән вакыйга)

    — Ай, тәмам сагыз булдыгыз да соң, яшьләр, сөйлә дә сөйлә, дисез, тын алырга да бирмисез. Сөйли белмим бит мин. Матур итеп сөйли белмим. Йә, ярар алайса, сөйлим инде, әмма карагыз аны, мыскылдан булмасын. Җенем сөйми мыскылны.
    Бу эшкә бик күп еллар үтте инде. Быел менә нәкъ егерме җиде ел тулды. Туры Хикмәтне, авыл җыенында чишендереп, чыбык белән суктыруның икенче елында булды бу хәл. Аны турылыгы өчен, дөресен сөйләгәне өчен суктырганнарын барыгыз да беләсез инде. Хәер, мактанып әйтмим, мактана торган нәрсә түгел ул, егетләр,— безгә дә, ягъни яшьләргә дә, шул ук Усман урядникның камчысы эләкмәде түгел. Эләкте. Ни өчен, дисезме? Туктагыз, хәзер әйтәм, сабыр итегез. Башта әле мин сезгә шуны әйтергә тиеш: ул чагында әле мин дә сезнең шикелле япь-яшь егет идем. Хәзерге шикелле көчсез, бетәшкән карт түгел идем...
    Шауламагыз! Хәзер дә әле ат кебек таза, көчле, дисезме? Ярар, ярар, салам кыстырмагыз, зинһар. Сөйләгәндә бүлдергәнне яратмыйм мин...
    Әйе, типкәч тимер өзәрлек егет идем мин. Сабантуйларыңда ике-өч ел рәттән батыр калып килдем. Сибгать дус та хәзерге шикелле карт төлке түгел иде әле. Әмма шул чагыңда ук инде бик хәйләкәр иде ул. Анысын белеп торыгыз. Аннары шуны да әйтергә кирәк: ул бик оста бии, биюеннән дә остарак җырлый иде. Аның тавышыннан хәзер генә сыерлар өркеп качалар, балалар үкереп елап җибәрә, ә ул чагында, Сибгать дус җырлагач, кызлар төне буе йоклый алмыйлар иде. Көмештәй яңгырап чыга иде аның тавышы...
    Мактама, дисеңме, Сибгать дус? Ярар, ярар, мактамыйм алайса. Әйттем исә кайттым...
    Хуш, шуннан соң! Шуннан соңмы?.. Әйе, мин сезгә бит әле Усман урядникның безне ни өчен суктырганын әйтмәкче идем.
    Безнең никрут елны булды бу. Ярый ла сезнең эшләр яхшы. Клубыгыз, кызыл почмагыгыз бар. Теләсәгез — театр куясыз, теләсәгез — кызыл почмакка кереп, гәҗит-журналлар укыйсыз, төрле уеннар оештырасыз. Бәхетле яшьләр сез, билләһи! Көнләп тә куям мин сездән. Ә без нәрсә? Урам буйлап, авыз күтәреп җырлап йөри идек тә, туңгач, йә аулак өйләргә, йә мунчаларга кереп утыра идек. Аулакта инде, билгеле, җырлашасың, арка сугыш, балдак салыш уйныйсың, ә мунчада — карта.
    Шулай бер заман бик туңдырды, катып үлә яздык. Бәхеткә каршы, Мөхәммәтша Тукраннарда аулак өй иде,— теге, сөрелгән Әхмәтша кулак атасында була инде.
    Бардык. Кертмиләр бит, каһәр төшкән нәрсәләр. Апалы-сеңелле икәү тәрәзәдән яшелле-мөшелле тавыш белән кычкыралар. Бик ачу килде. «Әйдәгез,— мәйтәм,— егетләр, төкерегез үзләренә, шул пәри чабаклаган, чалыш аяклы кызларга!»
    Киттек. Мунчаларына кердек, такмак чыгарырга тотындык. Юк бит, каһәр, шулкадәр ачу килгән, хәтта такмак та чыгарып булмый. Сүзе килсә — көе килми, көе килсә — сүзе килми. Тәмам аптырадык. Бик озак баш ваттык. Ничәме сәгать утырганбыз, бары дүрт кенә юл чыгара алдык. Ичмаса, аның да рәте-чираты юк. Әле дә исемдә:
    Шыңшый-шыңшый кем ул анда Көн дә биш күлмәк кия? Чалыш аяк, кәкре борын, Тукран кызы Зәкия, —
    дигән такмак иде ул.
    Юк, такмагыбыз барып чыкмады безнең. Менә шунда кайсыбыздыр: «Әйдәгез, егетләр, булмаса булган икән, ачудан мунчаларын туздырып ташлыйк»,— дип салмасынмы! Безгә шул җитә калды. Күз ачып йомганчы мунчаны бүрәнәсен бүрәнәгә туздырдык та ташладык. Хәтта мичләрен дә иштек, казанын да ваттык. Күңелләр күтәрелеп китте, тәнгә дә җылы керде. Шатлыктан җырлый-җырлый, сызгыра-сызгы-ра, урам буйлап тагын бик озак йөрдек.
    Ике көннән соң безне каравыл өенә чакырдылар. Исән генә торасыңмы! Усман урядник, староста, Мөхәммәтша Тукран, тагын берничә кеше шунда күзләрен чекрәйтеп утыралар. Фәлән дә төгән, ул да бу... Шул, искә төшереп торасы да килми, аю-аю егерме егетнең һәркайсына Усман урядник үзе камчы белән икешәр тапкыр тамызды. Янәсе, патша солдаты булачак кешеләрне судка бирергә теләмәде. Тик Ярхәметдингә генә сукмады. Атасы бай иде аның. Имеш, ул, ватмыйк, дип киңәш иткән була, янәсе. Итте пычагым, итмәгән кая!
    Их, егетләр, белсәгез иде сез шул чактагы әрнүне. Арка сызлаганга түгел, хурлыктан әрнедек без. Күз яшьсез, тавышсыз еладык... Мунчасын корыштырып бирдек, хәтта мичен дә чыгардык. Кадалып китсен. Менә ничек иде ул без яшь чакта. Тфү!
    Шул елны өйләнергә уйладым мин. Наборга баргач, Сибгать дусны бөтенләй калдырдылар, ә мине, яше тулып җитмәгән, дип, бер елга — яшелгә. Көз туган идем мин. Нәрсә, мәйтәм, киләсе елга солдатка китеп барсам-нитсәм, әллә кайтам, әллә юк, мәйтәм, ичмаса, бер генә ел булса да хатынлы булып калыйм, дим. Күз ташлаган, күңел салган кыз да бар иде минем. Югары оч Саттар кызы Нәфисә. Кыз чибәр иде,— сүз юк. Буе да, сыны да килгән иде. Ул күз дисеңме, ул каш дисеңме... кыскасы, бер кашык су белән йотарлык иде. Ул чагыңда аңа гыйшык тотып йөрүче егетләр дә аз түгел иде әле. Сибгать дусның да күңеле бар иде аңда. Берничә мәртәбә миңа үзенең серен дә ачып бирде. «Шәмсетдин дус,— диде,— шул Нәфисә тәмам башымны әйләндерде бит,— диде,— ашаганым аш түгел, йоклаганым йокы түгел, ышан,— диде,— аягүрә төш күреп йөрим»,— диде. Егетем аһ итә. Минем энекәштән сырлап-сырлап хатлар яздыра, җаным да җанашым, кара кашым, карлыгачым, камыш бармагым, көмеш тырнагым... Мондый хатларны минем энекәш буш вакытларында дистәләп яза иде. Бәясе биш тиен. Теләсә кайсын ал.
    Шуннан соң мин, егетемнең аһ-зарларын тыңлап тор-дым-тордым да, бер заман аны чынлап кызганып, һич ялган түгел, үземнең дә аңа гыйшык тотканымны әйтеп салдым. «Чыда, мәйтәм, Сибгать дус, түз. Минем дә, мәйтәм, ашаганым аш түгел, йоклаганым йокы түгел. Түзәргә кирәк»,— дим.
    Сүзләрем егеткә яхшы тәэсир итте булса кирәк,— шуннан соң ул Нәфисә турында авыз ачып ник бер сүз әйтсен. «Вәт,— дип уйлыйм мин эчемнән генә,— чын дуслык менә кайда беленә ул. Нәфисәгә гашыйк икәнемне әйттем генә, егет иңде аны хәзер теленә дә алмый, онытырга тырыша»,— дим. Серне бирми генә, кайчак мин аның кылларын тарткалап карыйм. Бер заман ул миңа туп-туры әйтеп салды: «Шәмсетдин дус, үзең уйлап кара,— диде ул,— бер кызга ике дус гыйшык тоткач, нәрсә булып чыга инде ул? Талаш кына. Онытырга уйладым мин аны,— диде.— Дөресен әйтим, һич тә ялган түгел, инде оныттым да,— диде.— Без аны зерә генә матур дип йөргәнбез икән. Чынлап карасаң, аның бер дә артык җире юк, хәтта ул әле Минҗиһаннар, Гөлҗа-маллар, Нуркамаллар янында чүп кенә,— диде.— Аларның кисеп ташлаган тырнагына да тормый», —диде. Шуннан соң инде ул Нәфисәне туктаусыз яманлый башлады. Билгеле инде, мин карышып тормадым. «Бик шәп,— дип уйладым эчемнән,— алтын егет икәнсең. Рәхмәт кенә төшсен сиңа, дус итә беләсең икән. Шулай да, егет, матур белән ямьсезне аера белмисең икән әле»,— дидем. Шуннан соң Нәфисәгә булган гыйшкым минем көннән-көн арта гына барды...
    Тукта әле, тамак кибеп китте шикелле. Булмаса, берне салып бир әле шуннан, Асия.
    Коданың сырасы бик тә уңган инде, тамагым рәхәтләнеп китте...
    Нәрсәдә калдык әле?.. Әйе, гыйшкым көннән-көн арта гына барды минем... Нәфисәнең күңеле синдә бар идеме соң, дисезме? Бүләкләремне ала, тәрәзә төбенә баргач, чыга торган иде. Булган, күрәсең. Солдаттан исән-сау котылып калсам, ябышып чыгарга да вәгъдә биргән иде. Шаярып, җыр белән әйтеп биргән иде ул аны миңа. Тукта әле, җыры ничек иде соң әле? Хәтеремнән чыгып куйды... Ә, менә ничек икән:
    Барыр идем, син алсаң, Көзге набордан калсаң; Иркәләргә иркәм булмас, Солдатка китеп барсаң.
    Әйтеп үттем бит инде, мине бер елга калдырдылар, дип. Ә киләсе елда, билгеле, мине алачаклар иде.
    Шулай, көннәрнең берендә мин кызга: «Йә, Нәфисә, бәгырем, нишлибез? Чыгасыңмы, юкмы?» — дидем. Уйлыйм әле, диде. Әйдә уйласын, мәйтәм, киңәшсен: «Киңәшле эш таркалмас»,— дигәннәр картлар.
    Таркалмадымы соң, дисезме? Туктагыз, зинһар, бүлдермәгез. Әйттем бит инде мин сезгә, бүлдергәнне яратмыйм, дип.
    Шулай, кызга бер әйтәм, ике әйтәм, өч әйтәм, хәтта дүрт тә, биш тә әйтәм, әйтәм дә әйтәм, ә ул һаман уйлый да уйлый. Ул уйлаган саен, минем гыйшкым арта бара. Тәмам башымны әйләндерде бит. Мин дә инде аягүрә төш күрә башладым. Көлмәгез, яшьләр, һич тә ялган түгел. «Их,—дим мин Сибгать дуска,— син сөйдең дә оныттың, сиңа берни түгел, ә менә мин тереләй утта янам»,— дим. Сибгать дус, мине юата-юата, кызны яманлый. Имеш, аның аягы да кәкре икән, тик ул безгә күренми генә икән. Имеш, аның тәне дә ала-кола икән, имеш, алар нәселендә бума зәхмәте бар икән, имеш, ул Нәфисәдә дә бар икән... Юк, Сибгать дус нәрсә генә әйтмәсен, аның сүзләре минем бер колагымнан кереп икенче колагымнан чыгып китәләр иде. Нәфисә турында инде мин:
    Баш куям тезләреңә, Яшь коям эзләреңә; Суга тилмергән кош кебек, Тилмерәм сүзләреңә, —
    дип җырлый идем. Чыннан да, сүзләренә тилмерә идем мин аның.

    Бер аулакта мин аңа кырт кисеп куйдым: «Чыгасыңмы, Нәфисә, юкмы? Туп-туры әйт, икенең берсе,— дидем.— Түзәрлек хәлем калмады»,— дидем. «Әгәр түзәргә кирәк булса?..»— диде ул, көлеп. Шундый зәһәр кыз иде иңде ул. Күзләре ут шикелле яна иде аның. Үзәкне өзеп ала иде. «Кызган яшь йөрәкне телгәләмә!» — дидем мин аңа. Дөресен әйтим, шул чагыңда мин, ялынып, еларга да әзер идем. «Бераз уйларга ирек бир»,— диде ул. Мин аңа ике көн вакыт бирдем. Ике көн дә үтеп китте. Кыз җавап бирмәде... Шунда инде мин аны урларга карар бирдем.
    Әйе, мин аны урларга карар бирдем. Якын дусларымны— Сибгать белән Гата мәрхүмне чакырдым да уемны сөйләп бирдем. Алар да бик хуп күрделәр. «Нигә ул егетнең башын әйләндереп йөри? Чыкса чыксын, чыкмаса — чыкмаслыгын әйтсен»,— диделәр. Бергә-бергә урлашырга әзер икәннәрен әйттеләр. Сибгать дус үзләренең атын да янга җикмәкче булды.
    Йөз сум акчаң булганчы, йөз дусың булсын, дигәннәр картлар. Бик дөрес әйткәннәр. Билгеле, минем йөз сум акчам юк, әмма бик якын ике дусым бар иде. Минем уемча, аларга һәркайчан таянырлык иде. һәм мин аларга таяндым да.
    Хуш, шуннан соңмы? Шуннан соң кыз аулак өйләргә дә йөрми, суга да бармый... Озын сүзнең кыскасы, өеннән дә чыкмый башлады. Анасы да, атасы да өйдә генә ята башладылар— саклыйлар. Кайсыдыр каһәре аларга минем урларга теләвемне илтеп җиткергән...
    Шулай бер ай үтте, ике ай үтте. Кызны урларга һаман җай юк бит. Саклыйлармы саклыйлар. Төкерәм мин аңа, аны урлап маташаммы соң, дигән сүз дә чыгардым. Файдасы булмады. Кыз һаман аулак өйләргә дә бармады, өеннән дә чыкмады.
    Ни ишетим, бервакыт аны күрше авылга бирәләр икән дигән хәбәр таралды. Йөрәгем ярыла язды. һич уенсыз, ашаудан-эчүдән калдым. Менә шунда инде мин, яшьләр, йокысыз үткәргән төннәрнең чыннан да нәрсә икәнен аңладым. Мин инде кызны бер күрер өчен җанымны бирергә әзер идем. Их, яшьләр, гыйшык хәленең авырлыгын тик үзе татыган кеше генә белә аны!
    Менә бервакыт Сибгать дус йөгереп килеп җитте. Күзләре шар булган, йөзе агарган. «Нәфисәне Караталның Гыйззәт буяучы малаена бирәләр бит, дускай,— ди.— Бүген төнлә ничек кенә булса да урларга кирәк,— ди.— Безнең бәхеткә, бүген кич белән Саттар абзый да Ялчек базарына чыгып китә. Туй кирәк-яраклары алырга»,— ди.
    «Их,— дип уйлыйм мин эчемнән генә,— Сибгать кебек яхшы дусларның булуы үзе бик зур байлык. Мондый дусларның һәрберсе йөз сум, хәтта мең сум тора. Алтын дуслар. Бу дуслар белән беркайчан да хур булмассың»,— дип уйлыйм.
    Шунда ук без Гата мәрхүмне дә чакырып алып килдек. Киңәштек. Нәфисәне, шул төнне урлап, Наратлыга алып китмәкче булдык. Анда кияүдәге апам бар иде минем. Аңа иңде серемне ачып биргән идем...
    Мин инде, яшьләр, сезгә ничек итеп чанага пар ат җиккәнемне дә, ул-бу булса-нитсә дип, печән астына ике җәпле сәнәк кыстырганымны да, шулай ук йөрәгемнең ничек типкәнен дә сөйләп тормыйм.
    Караңгы төшкәч, урамда халык йөрми башлагач, без өчәү — Сибгать, Гата һәм мин — пар ат белән Нәфисәләр артына барып туктадык. Алар Җеп урамда булганга, әвеслекләре артына ук барып туктарга була иде. Кеше-кара да сизәрлек түгел. Бәхеткә каршы, кар да аз иде ул елны, чана йөрерлек кенә.
    Барып туктадык. Утлары бар. Йокламаганнар. Без аны, ягъни Нәфисәне, алдалап ишегалдына алып чыгар өчен Сибгатьнең апасы белән дә сөйләшеп куйган идек. Ялган булмасын, бусын инде Сибгать сөйләште. Аның апасы, Фәхрикамал түти, Нәфисәләрдән ерак түгел генә тора иде. Кайчак аларга йомыш белән кергәләп-чыккалап та йөри иде.
    Әгәр Нәфисә ишегалдына чыкмаса, ишекләрен ватып керергә әзер идек без. Шулай эшләмәкче дә идек. Әмма ишекләрен ватарга туры килмәде, хәтта Фәхрикамал түтинең дә кирәге булмады.
    Безнең барып туктавыбыз булды, күрше эте, бугазына пычак кадалгыры нәрсә, өрә дә өрә бит. Нәкъ шул вакыт Нәфисәләрнең чолан ишеге ачылган тавыш ишетелде. Сибгать дус, шунда чанадагы толыпларның берсен алды да, ат карагы кебек посып, ишегалдына ташланды. Ә мин нишләргә дә белми калдым. Минут та үтмәде, ишегалдыннан хатын-кыз тавышы ишетелде: «Аһ!» — дип куркып кычкырып җибәрде ул. Йөрәгем өзелеп китте. Кинәт каушап калдым, тез буыннарымның пружиналары ычкынды. Егылам дип торам. Гата да инде ярдәмгә йөгергән иде...
    Менә алар икәү, минем сөеклемне, бәгыремне күтәреп алып чыгып, чанага салдылар. Туңмасын өчен өстенә тагын бер толып ташладылар. Мин, кинәт канатланып китеп, кузлага сикереп менеп утырдым, алар — чана артына, кызны тотып утырдылар. Атларга сыдырып җибәрдем. Мескен малкайлар канатлангандай очып кына киттеләр. «Сибгать дус атларны минем үземә тотарга киңәш итеп, бик яхшы итте»,— дип уйладым мин эчемнән, шатлана-шатлана. Чөнки мин ал арның икесенең дә холыкларын яхшы белә идем.
    Бер минуттан соң инде без авыл башында идек. Алдан уйлашканча, монда, куып килсәләр-нитсәләр юлны саташтырырга дип, Сибгать дус төшеп калырга тиеш иде. Ул төшеп калды да.
    Белмим, Наратлыга ничек барып җиткәнбездер. Әллә җирдән бардык, әллә һавадан,— сизмәдем. Атлар да канатланган иде, үзем дә канатланган идем.
    Бәгырем ник бер тавыш чыгарсын. Шым да юк. Ул да мине бик шатландырды. «Юк,— дим мин үз-үземә,— син, кызый, урлаганны юри көтеп йөргәнсең икән,— дим.— Урлатуы кызык, күрәсең. Их, бу кызлар, кызлар, нинди хәйләкәрләр!»— дим.
    Апаларга буран очыртып барып кердек. Көтеп торганнар икән. Шунда мин Нәфисәне толыбы-ние белән өйгә күтәреп алып кереп киттем. Их, шатлыгымны белсәгез иде, яшьләр,— аны мин сезгә ничек дип тә әйтеп бирә алмыйм. Әмма... бер минуттан соң инде чәчләрем үрә торды, телдән калдым, чөнки без Нәфисәне түгел, ә аның... анасын — Шәрифә карчыкны урлаганбыз икән....
    Йә, салып бирегез әле тагын берне. Тутырыбрак салыгыз. Нәрсәгәдер кинәт тамагым кибеп китте... Тагын берне. Ай, рәхмәт!.. Булды, булды, җитте. Мәгез стаканны.
    Шулай, чәчләрем үрә торды, телдән калдым, үз күземә үзем ышанмадым... Сәке өстендә Шәрифә карчык ята. Үлгән дип торам. Үлсә дә, ул кадәр үкенмәс идем. Әмма исемә төшкәч, хәзер дә оялып куям: аны күтәреп кергәндә, мин аңа нинди генә иркә сүзләр әйтмәдем,— җаным, дидем, бәгырем, дидем, сөеклем минем, матурым минем, дидем... Кыскасы, әйтмәгән сүзләрем калмады. Менә нәрсәгә оялырга туры килде миңа...
    Әйе, аның һушы гына киткән икән. Торып утырды, як-ягына каранды, су сорады. Белмим, берме, икеме чүмеч су эчте шунда. Апа аңа йомшак сүз белән фәлән дә төгән, Шәрифә әби, хаталык булган, дүрт аяклы ат та абына, ди...
    Шәрифә карчыкның күзе миңа төште. «Бир әле табагачны!» — диде ул. Картлар беләләр, аның тавышы гаҗәп зәһәр иде, аннары ул үзе дә авылда беренче усал карчык иде,— авыр туфрагы җиңел булсын мәрхүмәнең! Ә мин, агач шикелле катып, ян сәкедә утырам. Кузгала да алмыйм, телем дә әйләнми, башым да үлгән кош башы кебек салынып төшкән. Әле яхшы, апага рәхмәт, табагачны бирмәде. Бирсә, кабыргаларны санаган булыр иде.
    Нәрсә дисең, Сибгать дус? Шулай да кабыргаларыңны җитәрлек санады, дисеңме? Ай, телеңә тилчә чыкса иде синең! Туктагыз, яшьләр, шауламагыз. Сөйлим, сөйлим инде. Ах, карт төлке, карт төлке, анысын да сөйләргә мәҗбүр итәсең бит!
    Апалар аны, ничек кирәк алай көйләп, бәхилләтеп, кайтарып ташладылар. Мин дә, дөньяны күрәсем килмичә, кайгырып, хур булып, мыскылланып, авылга кайтып киттем. Әниләргә сиздермәскә тырышып, авырыйм дигән булып, ишек катындагы сәкегә башымнан ук бөркәнеп яттым. Әни, мескен, мине иптәшләрем белән эчәргә барган, исергән дип уйлап, башыма карлы чүпрәк китереп куйды, бер җамаяк өшегән миләш кертеп бирде. Карлы чүпрәк белән миләшнең янган йөрәккә ни файдасы булсын инде аның?!
    Яктырды, кояш та чыкты, ә мин, йоклый алмыйча, урын өстендә аунап ятам. Менә берзаман, төшемме, өнемме, ишектән Шәрифә карчык килеп керде. Кулында табагач. Керде дә, яшелле-мөшелле тавыш белән чәрелдәп, зәһәр орышып, табагачы белән миңа бер-бер артлы кундыра башлады. Шунда инде мин, бәхетсезлеккә каршы, моның төш түгел, ә өн икәненә тәмам ышандым. Шулай да кузгалмадым, тынымны чыгармадым. Дөресен әйтим, һич тә ялган түгел, бу юлы инде мин үзем дә кыйнарга ирек бирдем. Бераз йөрәк басылмасмы, дидем, аннары күңелем әле Нәфисәдән бизмәгән иде. Ни әйтсәң дә, әби булачак карчык бит. Әле яхшы, әни кереп өлгерде, кермәсә, башымны чәлпәрәмә китергән булыр иде.
    Чанага салганда, Сибгать дус аның Нәфисә түгеллеген ничек сизмәгән, дисезме? Шуны сорыйсызмы? Бераз сабыр итегез, хәзер сөйлим.
    Менә бөтен бәла дә шунда шул, шул карт төлкедә. Күрмисезмени, авызын нинди ерган, колакларына җиткән.
    Хуш... Шуннан соң мин, ничек кирәк алай киенеп, Сибгатьләрнең атын илтергә, аннары сукыр булганы өчен Сибгатькә, тозлап-борычлап, берәрне тамызырга да ниятләп чыгып киттем. Чынлап әйтәм, бик ныклап, уңлап-суллап тамызырга, ипи шүрлеген җимерергә исәп бар иде. Барып керсәм, ни күзем белән күрим: Нәфисә, Сибгать, Сибгатьнең анасы, апасы,— барысы бергә чөкердәшә-чөкердәшә сәкедә чәй эчеп утыралар. Каттым да калдым. Тәмам акылдан яздым. Нишләргә дә белмәдем. Шунда Сибгатьнең анасы, мине көйләп, сыйпап, табын янына утыртты. Бик яхшы карчык иде мәрхүмә, аның да авыр туфрагы җиңел булсын!
    Бераздан мин, хәл алгач, бизгәк тоткандай калтыранып, Сибгатьне чәйнәп ташлардай булып: «Бу ни эш?» — дидем. Әле яхшы Нәфисә җавап бирде. Әгәр шул вакыт Сибгать җавап биргән булса, икмәктер менә, бөтен өйләрен туздырып, тәрәзәләрен ватып, үзен эт итеп кыйнап чыгып киткән булыр идем. «Шәмсетдин акыдлым,— диде Нәфисә миңа шунда,— авылыбызда син беренче матур егет, аннары егетнең дә менә дигәне, урта бармак шикеллесе, акыллысы, аңлысы... Үзең беләсең, авылда синең белән тиңләшерлек бер генә егет тә юк...»—диде.
    Шулай диде, Сибгать дус, кояштыр менә, һич тә ялган түгел. Зинһар, бүлдермә әле, карт төлке! Тукта инде, соңыннан сөйләрсең!
    Юк, шулай дип әйтте мәрхүмә, ул, бик дөресне әйтә торган кыз иде. Әле ул гынамы соң! «Әгәр,— диде,— солдаттан котылып калган булсаң, Шәмсетдин акыллым, синнән башка берәүгә дә чыкмас идем. Сибгать Тәкәрлеккә әйләнеп тә карамас идем»,— диде.
    Сибгать дус, зинһар, тынычлан иңде! Утыр инде урыныңа! Берәү дә арттырмый, дөресен сөйлим бит.
    «Үзең уйлап кара, Шәмсетдин акыллым,— диде Нәфисә аннары,— киләсе елга син солдатка китәсең. Синең кебек таза, зифа буйлы, сылу егетне алмый калдырачак түгелләр. Тупка алалар сине. Дүрт-биш елга. Сугышлар да булып куюы бар... Әнә анда әллә нәрсәләр сөйлиләр. Йә, нишләргә кушар идең миңа?»
    Бик дөрес әйтте мәрхүмә. Мин тәмам эреп төштем. Шундый йомшак, ышандырырлык итеп сөйли иде ул.
    Чәйләрен эчмәдем, сыйларын капмадым, шулай, башымны түбән иеп, уйга чумып утырдым-утырдым да чыгып киттем. Нишлисең бит! Әле хәзергедәй исемдә, Нәфисә артымнан ялынып-ялварып әйтеп калды: «Зинһар, ачу саклый күрмә, Шәмсетдин акыллым!»— диде.
    Икенче көнне, дус-ишләрнең берсенә дә әйтмичә, кирәк-яракны җыештыргаладым да, әти-әни белән саубуллашып, фатихаларын алып, читкә чыгып киттем. Донбасска. Көз көне шунда мине солдатка алдылар.
    Нәфисәгә әле хәзер дә исем-акылым китә: каян белгән! Мине, чыннан да, тупка алдылар. Кайтырга бер ел калды дигәч, сугышлар башланып китте. Ике ел сугышта йөрдем, өч елга якын Германиядә пленда булдым. Кайтсам, безнең губерна Колчак кулында. Авылга кайтмадым. Мәскәүдә туктадым. «Шәмсетдин,— дидем мин шунда үз-үземә,— дөнья сугышын Совет туктатты, пленнан сине Совет тартып алды, шул ук Совет ирекле итте сине, Совет кына җир бирә сиңа. Шулай булгач, якла Советны!» — дидем. Шунда мин тоттым да Кызыл Армиягә үзем теләп язылдым. Сугышларда йөри-йөри тагын ике елдан артык гомер узып китте. Тик ун ел да биш айдан соң гына авылга кайтып кердем.
    Сибгать дус авылда иде. Нәфисәне мин кайтканчы ел ярым элек җирләгәннәр икән. Акыллы иде мәрхүмә.

    Шунда мин Сибгать дустан сорадым: «Йә, әйт әле, зинһар, урлаган чагында Шәрифә әби икәнен белдеңме син, юкмы?» — дидем.
    «Белдем, Шәмсетдин дус, Шәрифә әби икәнен белеп урладым,— диде ул миңа.— Шәрифә әбине синең чанага салып җибәрергә алдан ук план корган идек без. Узган эш инде, Шәмсетдин дус, үпкәләмә! Нәфисәне мин дә өзелеп сөя идем, тик синнән генә яшердем»,— диде шайтан нәрсә.
    Авызыңны ерма, карт төлке! Арт сабагыңны тыңлатырга хәзер дә кыйбат алмам.
    «Нигә алай эшләдең?»—дидем мин аңа.— «Анасыннан һич тә башкача котылып булмады, саклап кына ятты мәрхүмә. Әгәр шул төнне чыгарып алмасам, иртәгесен аны Караталга бирәләр иде»,— диде.
    «Сезнең юләрлегегезне Нәфисә белдеме?» — дип тә сорадым мин Сибгатьтән. «Юк,— диде ул.— Нәфисә аны соңыннан гына белде. Белгәч, бик үпкәләде, елады, үлгәнче онытмады»,— диде.
    Чыннан да, шулай булган икән. Үләр алдыннан ул әнине чакырткан да әйткән: «Әгәр Шәмсетдин исән-сау әйләнеп кайтса, зинһар өчен, әйт, бәхил булсын, минем гаебем юк»,— дигән. Кат-кат әйткән мәрхүмә. Шундый акыллы инде ул.
    Юк, үпкәм юк минем, хәтта Сибгатькә дә үпкәм юк. Дөресе генә, ул чакта өйләнми калуым бик яхшы булды минем. Өйләнсәм, кыз баланың чәчәк кебек, гомере юкка әрәм булыр иде.
    Аннары шуны да әйтим: Шәрифә карчыкны урлаган чагында, Сибгатьләр бер кызык та булсын дигәннәр. Чыннан да, егетләр, ул чагында дөнья искиткеч күңелсез иде. Кызык табарлык, күңел ачарлык бернәрсә дә юк иде. Кайчакларда үләрлек булып эч поша иде. Ә сезгә нәрсә? Сез театрлар куясыз, матур-матур кичәләр ясыйсыз! Бәхетле яшьләр сез! Көнләшәм мин сездән, билләһи, көнләшәм!

    1938



    ← назад   ↑ наверх