• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Сәет Габделхәй улы Шәкүров

    Сәет Шәкүров Сәет Габделхәй улы Шәкүров 1917 елның 14 декабрендә хәзерге Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында укытучы гаиләсендә туган. Гомуми урта белемне Казанда, М. Вахитов исемендәге күргәзмә мәктәптә ала, 1934—1938 елларда Казан театр техникумында укый. Техникумны тәмамлагач, 1938—1942 еллар арасында башта Татар дәүләт академия театрының колхоз-совхоз филиалында, аннары Минзәлә колхоз-совхоз театрында актер булып эшли. 1942 елның февралендә армиягә алынып, 1943 елның җәенә кадәр Ленинград хәрби ветеринария училищесында укый. Укуы тәмамлангач, фронтның алгы сызыгында фашистларга каршы, соңыннан, Германия җиңелгәч, Көнчыгышка җибәрелеп, Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Фронтта чакта каты яралана, контузия ала. Сугышчан хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз ордены (1945), «Кенигсбергны алган өчен» медале һәм башка медальләр белән бүләкләнә.
    1946 елның җәендә армиядән кайткач, С. Шәкүров яңадан актерлык хезмәтен дәвам иттерә: 1946—1956 елларда Мамадыш, Әлмәт, Минзәлә колхоз-совхоз театрларында һәм Республика күчмә театрында (хәзерге Казан драма һәм комедия театры) эшли, ә 1956 елның февраленнән 1959 елның январена кадәр Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйный. 1959—1964 елларда ул Казан шәһәрендәге культура сарайларында үзешчән сәнгать коллективларына җитәкчелек итә. Аннары ун ел буе Татар дәүләт академия театрының баш администраторы, ә 1975 елдан алып пенсиягә чыкканчы (1979) Республика күчмә театрының директоры булып эшли. Татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен аңа 1970 елда Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелә.
    С. Шәкүровның драматургия өлкәсендәге беренче иҗат тәҗрибәләреннән булган «Орденлы Касыйм» исемле өч пәрдәле пьесасы 1938 елда «Пьесалар» дигән күмәк җыентыкта дөнья күрә. Сугышка кадәр ул хикәяләр дә язып бастыра. Аннан соң ул озак вакыт язмый тора. Аның күләмле икенче әсәре— «Тормыш бусагасында» исемле драмасы фәкать егерме елдан соң гына .язылып тәмамлана. Гаиләдә бала тәрбияләү мәсьәләсенә багышланган һәм кызыклы гына образлары булган бу драма 1958 елда Минзәлә театры сәхнәсендә куела һәм тамашачыларның җылы карашына очрый. Беренче уңыш язучыга яңа дәрт өсти: алтмышынчы еллардан алып театр афишаларында С. Шәкүровның исеме шактый еш күренә башлый. Минзәлә, Оренбург татар профессиональ театрлары сәхнәләрендә драматургның шигырь белән язылган «Зөһрә йолдыз» исемле трагедиясе, «Уракчы кыз», «Мәхәббәт газабы», «Сары елан», «Кыз бирү», «Карт гашыйк» кебек драмалары Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә «Туган туфрак», «Тол хатыннар, тол кызлар» исемле драмалары куела. Бу пьесалар халык театрлары һәм үзешчән театрлар тарафыннан да сәхнәләштереләләр. «Уракчы кыз» спектакле белән Бөтенсоюз смотрында катнашкан Әтнә халык театры 1967 елда беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә һәм лауреат исеменә лаек була.
    Сәет Шәкүров — 1970 елдан СССР Язучылар союзы члены.

    БИБЛИОГРАФИЯ

    Тормыш бусагасында: Драма 4 пәрдәдә, 7 күренештә.— Казан: Таткит-нәшр., 1967.—84 б. 7000.
    Зөһрә йолдыз: Трагедия 8 күренештә.—Казан: Таткитнәшр., 1968.— 121 б.. 15000. Р е ц.: Мәхмүтов һ.— Соц. Татарстан, 1968, 8 сент.
    Уракчы кыз: Драма 8 күренештә. Пролог һәм эпилог б-н.— Казан: Таткитнәшр., 1969.—74 б. 6000. Рец.г Мәхмүтов һ.— Соц. Татарстан, 1965, 9 сент.
    Пьесалар.—Казан: Таткитнәшр., 1971.—192 б. 6000.
    Ике пьеса.— Казан: Таткитнәшр., 1974.— 146 б. 3000.
    Пьесалар.—Казан: Таткитнәшр., 1977.—180 б. 8500.
    Сине ташлап китә алмыйм: Пьесалар.— Казан: Таткитнәшр., 1983.— 104 б. 9000.

    Аның турында

    Гыйззәт Б. Әсәрдән әсәргә үсә бара.— Казан утлары, 1971, № 2, 183 б. Мәхмүтов һ. Сәет Шәкүров драмалары.— Казан утлары, 1971, № 2„ 139—144 б. Гаффар Ә. Күңелдәге Зөһрә йолдызлар: Драматург С. Шәкүровка 60 яшь.— Соц. Татарстан, 1977, 18 дек. Камал Ә. Җитдилек җитәме?—Татарстан яшьләре, 1965, 16 сент. «Уракчы кыз» драмасы Минзәлә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә. Мәхмүтов һ. Мораль сафлык өчен.— Соц. Татарстан, 1968, 3 сент. «Мәхәббәт газабы» әсәре турында. Әбсәләмова Г. Ике спектакль тәэсирләре.— Кызыл таң, 1971,. 31 июль. А. Гыйләҗевның «Эңгер-меңгер» һәм С. Шәкүровның «Туган туфрак» пьесалары Г. Камал исем. акад. театры сәхнәсендә. Уфада гастроль уңае белән. Мәхмүтов һ. Тол хатыннар, тол кызлар».— Соц. Татарстан, 1973, 4 апр. Шул исем. драма Татар дәүләт акад. театры сәхнәсендә. Хәсәнов Мәхмүт. «Сары елан».— Соц. Татарстан, 1974, 24 февр. Трагикомедия. Минзәлә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә.
    ©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986), беркадәр үзгәрешләр кертелде.

    Саид Шакуров

    Wikipedia проектыннан

    Сәет Габделхәй улы Шәкүров - Татар драматурглары.

    Сәет Шәкүров 1917 елның 14 декабрендә хәзерге Татарстанның Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында укытучы гаиләсендә туган. Гомуми урта белемне Казанда, М.Вахитов исемендәге күргәзмә мәктәптә ала, 1934–1938 елларда Казан театр техникумында укый. Техникумны тәмамлагач, 1938–1942 еллар арасында башта Татар дәүләт академия театрының колхоз–совхоз филиалында, аннары Минзәлә колхоз–совхоз театрында актер булып эшли. 1942 елның февралендә армиягә алынып, 1943 елның җәенә кадәр Ленинград хәрби ветеринария училищесында укый. Укуы тәмамлангач, фронтның алгы сызыгында фашистларга каршы, соңыннан, Германия җиңелгәч, Көнчыгышка җибәрелеп, Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Фронта чакта каты яралана, контузия ала. Сугышчан хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз ордены (1945), “Кенинсбергны алган өчен” медале һәм башка медальләр белән бүләкләнә. 1946 елның җәендә армиядән кайткач, С.Шәкүров яңадан актерлык хезмәтен дәвам иттерә: 1946-1956 елларда Мамадыш, Әлмәт, Минзәлә колхоз-совхоз театрларында һәм Республика күчмә театрында (хәз. Казан драма һәм комедия театры) эшли, ә 1956 елдан 1959 елга кадәр Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйный. 1959–1964 елларда ул Казан шәһәрендәге мәдәният сарайларында үзешчән сәнгать коллективларына җитәкчелек итә. Аннары ун ел буе Татар дәүләт академия театрының баш администраторы, ә 1975 елдан алып пенсиягә чыкканчы (1979) Республика күчмә театрының директоры булып эшли. Татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен аңа 1970 елда Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.

    С.Шәкүровның драматургия өлкәсендәге беренче иҗат тәҗрибәләреннән булган “Орденлы Касыйм” исемле өч пәрдәле песасы 1938 елда “Пьесалар” дигән күмәк җыентыкта дөнья күрә. Сугышка кадәр ул хикәяләр дә язып бастыра. Аннан соң ул озак вакыт язмый тора. Аның күләмле икенче әсәре – “Тормыш бусагасында” исемле драмасы фәкать егерме елдан соң гына язылып тәмамлана. Төрле театр сәхнәләрендә драматургның шигырь белән язылган “Зөһрә йолдыз” исемле трагедиясе, “Уракчы кыз”, “Мәхәббәт газабы”, “Сары елан”, “Кыз бирү”, “Карт гашыйк”, “Тол хатыннар, тол кызлар” кебек драмалары куела. Драматург 1989 елда вафат була.
    Саид Шакуров, Сәет Габделхәй улы Шәкүров
    теги: Сәет Габделхәй улы Шәкүров, Саид Шакуров Абдилхаевич, татарский писатель, драматург
  • Саид Шакуров:




  • ← назад   ↑ наверх