• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ленар Шаех

    Юмор

    (шигырьләр)
     
    Декан буласым килә!..
    (Беренче курс студентының хыяллары)

    Җитәкчелек эшенә мин
    Туганнән алып гашыйк.
    Ник җылы урын бирмиләр,
    Күптәннән көтәм шашып?..

    ...Староста иттерсәләр,
    Нишләсен беләчәкмен! –
    Каршы әйткән шалапайның
    Кирәген бирәчәкмен!..

    Культорг итеп куйсалар,
    «Татфак» шаулап торачак!
    Минем канатым астында
    Үрләр яулап торачак!..

    Профорг булсам, акчаны
    Каерып алачак мин!..
    Биш курс типтереп йөргәч,
    Өч елга калачак мин!..

    Кыяфәтем коеп куйган,
    Сокланамын көзгегә:
    Аспирант, доктор, профессор
    Булачак мин тиз генә...

    ...Артка гына типмәсеннәр –
    Декан буласым килә!..
    Һич югы теләк үтәүче
    Чуртан буласы килә!...


    Без карт идек...
    Без яшь идек...
    Лилия Гыйбадуллина.

    Без карт идек...
    Сүлпән кояш идек,
    Кышкы ак кар,
    Туңган боз идек.
    Япь-яшь кызлар,
    Мәхәббәтле кызлар
    Гашыйк итте,
    Шуңа бозылдык.

    Без карт идек...
    Хәзер без яшь инде,
    Күңел чыклы,
    Күңел чыланган.
    Егетләрдәй очып
    Чыгып киттек
    «Картлык» дигән
    Кара чоланнан.

    Без карт идек...
    Хәзер без яшь инде,
    Йөрәк сөя,
    Йөрәк сөелә.
    Яшь кызларның
    Җылы кочагында
    Картлыкның да
    Башы иелә.


    Ходаймы шулай кушкан?

    Ходаймы шулай кушкан? –
    Син – мәче, ә мин – тычкан.
    Эчемдә давыл булса да,
    Сиздерми йөрим тыштан.

    Язмышмы шулай корган? –
    Син – ерткыч, ә мин – корбан.
    Син аулаган тычкан халкы –
    Исәпләп булмый торган.

    Аңлый алмыйм һич кенә –
    Син – олы, мин – кечкенә.
    Минем күңелдә изгелек,
    Синекендә – үч кенә.

    Уйлап куямын кайчак –
    Син – тиран, ә мин – качак.
    Алдыңда сөт, каймак... Ә мин
    Йөрим булганын ашап.

    ...Торам әле баш кашып –
    Син – сөйгәнем, мин – гашыйк.
    Дуслашыйк, йә корбан ит –
    Мәңгелеккә хушлашыйк.
     

     
    Миндәй кешегә...

    Матайдан да очкан бар,
    Кызларны да кочкан бар.
    Матай, кызлар – «чүп» икән ул,
    Өй базында тычкан бар.

    Төн йоклатмый хәшәрәт,
    Йокламагач, кача рәт.
    Матай, кызлар уйда да юк –
    Ярдәм итми тәһарәт.

    Битне дә юып карыйм,
    Күзне дә уып карыйм.
    Йокы туймагач, әйт әле,
    Мин соң кайларга барыйм?..

    Алып кайттым бер мәче,
    Авылда ул иң яше.
    «Тынычландыңмы соң, туган,» –
    Дип соранып йөрмәче...

    Берсе такта кимерә –
    Симергәннән симерә.
    Икенчесе шатыр-дөбер
    Базда нидер җимерә.

    Сүкмим дә, янамыйм да,
    Матайга карамыйм да.
    Кызларга ошыйм әле, дип,
    Чәчемне тарамыйм ла...

    Аңламасын берсе дә –
    Кунам хәзер күршедә.
    Үз өендә үз көе юк
    Миндәй юаш кешегә.


    Котюм кияргә микән?

    Вакыт-вакыт күз төшерәм
    Костюмың, чалбарыңа...
    Килергә дә куркам хәзер
    Мин синең яннарыңа.

    Карашларың җитди-җитди,
    Кыяфәтең – акыллы.
    Сине күргән егетләр дә
    Бер тавыштан “аһ” орды.

    Читтән торып караганда,
    Мөгаллимә кебек син.
    Аспирантура бетергән
    Бер галимә кебек син.

    Депутат кыз шикелле син,
    Җитәкче “апа” сыман.
    Тик костюм, чалбар артында
    Гади кыз ята сыман...

    ...Ут капкандай чабар идем
    Мин синең яннарыңа...
    Йон кабара, күзем салсам,
    Костюмың, чалбарыңа...

    ...Телне тешләп карап торам –
    Нәрсә дияргә икән?..
    Синең янга килер өчен
    Костюм кияргә микән?..


    Акча әйләнеше...

    Киштә-киштә аракылар,
    Өем-өем сыралар.
    Коньяклары, шәрабләре
    Кызыктырып торалар.

    - Абзыкаем, алып җибәр, -
    Ди сатучы. – Салып җибәр...
    - Апа, әйдә, бер акны ал,
    Йә булмаса, коньякны ал!..

    Төкер, әйдә, дөньясына,
    Дөньясы – эт оясына!..
    Эчә-эчә туганбыз без,
    Башта тәпи юганбыз без...

    Тормышыбыз эчә-эчә,
    Алга бара күчә-күчә.
    Туган көннәр, юбилейлар,
    Һәр датада юбилей бар.

    Бакча, мәктәп, чыгарылыш,
    Яшәү рәхәт, яшәү кырыс...
    Институт, тулай торак –
    Монда бәйрәм уңайлырак.

    Өйләнешү, бәби туе,
    Кеше эчә гомер буе...
    Мең кышлый да, мең җәйли ул,
    Коры җирдән бөкәйли ул...

    Гомеребез бара шунда,
    Шешә тавы арасында...

    Ленар Шаех
    стихи на татарском языке.
  • Ленар Шәех:
  • Уңышсыз көн (юмореска)
  • Кулъяулык (хикәя)
  • Хат (моңсу хикәя)
  • Кура җиләкләре (хикәя)
  • Бал бабай (хикәя)
  • Йөрәккәем янганга... (хәтер-хикәя)
  • Лирика (шигырьләр)
  • Юмор (шигырьләр)




  • ← назад   ↑ наверх