• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ленар Шаех

  • Уңышсыз көн (юмореска)
  • Кулъяулык (хикәя)
  • Хат (моңсу хикәя)
  • Кура җиләкләре (хикәя)
  • Бал бабай (хикәя)
  • Йөрәккәем янганга... (хәтер-хикәя)
  • Лирика (шигырьләр)
  • Юмор (шигырьләр)
  • Шагыйрь, журналист Ленар Шәех (Ленар Миңнемөһим улы Шәехов) 1982 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Такталачык урта мәктәбендә белем алганда, Ленар каләм тибрәтә башлый, иҗатка тартыла. Аның “Адашлар” исемле иң беренче язмасы 1994 елда “Игенче даны” (хәзерге “Актаныш таңнары”) район газетасында дөнья күрә. Алтынчы сыйныфта укыганда “Безнең гаилә” дип исемләнгән тәүге шигырен яза.

    1999-2002 елларда ул Минзәлә педагогия көллиятендә укый. Аның әсәрләре бер-берартлы республика матбугатында күренә башлый. “Сабантуй” газетасында “Сөйгәнем” дип исемләнгән шигыре дөнья күрә. Шул вакытта аны Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев күреп ала. Ул Ленарга өмет баглап, аның талантлы шагыйрь булачагына ышаныч белдерә, бу хакта матбугатта язып чыга.

    Педагогия көллиятен тәмамлагач, 2002-2007 елларда Л.Шәех Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында белем ала.

    Университетта уку дәверендә, язучы Галимҗан Гыйльманов белән берлектә уку йортының легендар “Әллүки” әдәби-иҗат берләшмәсен кабат сафка бастырып җибәрә. “Әллүки” тирәсендә алтмышка якын яшь каләм иясе җыела. Шул ук вакытта берләшмәнең айлык басмасы – татар студентларының “Тәрәзә” газетасы дөнья күрә башлый. Ленар Шәех аның нигезләүчесе һәм баш мөхәррире була.

    2007 елда Татарстан китап нәшриятында “Әллүки” дип исемләнгән җыентык дөнья күрә (төзүчесе – Ленар Шәех). Анда әдәбият мәйданына ныклы адымнар белән килүче егерме биш яшь каләм иясенең әсәрләре урын ала.

    Университетта белем алуы белән беррәттән, Л.Шәех 2004-2005 елларда “Шәһри Казан”, 2005-2007 елларда – “Татарстан яшьләре” газеталарында журналист булып эшли. 2006 елда Германиянең Гиссен университетында тел курсларында укып кайта. Аның немец телендә язылган әсәрләре студентларның “Kleineweltzeitung” газетасында дөнья күрә.

    Ленарның публицистик мәкаләләре, шигырьләре, хикәяләре, яңа чыккан китапларга рецензияләре республикабызның “Татарстан яшьләре”, “Сабантуй”, “Чаян”, “Мәдәни җомга”, “Казан утлары”, “Сөембикә”, “Идел”, “Ялкын”, “Шәһри Казан”, “Ватаным Татарстан”, “Мәгърифәт”, “Молодежь Татарстана”, “Салават күпере”, “Мәйдан”; Башкортстанның “Тулпар”, “Шоңкар”, “Йәшлек”, “Кызыл таң”, “Әллүки” кебек газета-журналларында даими басыла.

    Ленар Шәех – балалар өчен “Авылдан килгән мендәр” (Татарстан китап нәшрияты, 2005), “Керпе ничек энәле булган?” (“Мәгариф” нәшрияты, 2007) исемле китаплар авторы. “Дүртенче кат... Бишенче кат...” (Татарстан китап нәшрияты, 2008) дип исемләнгән җыентыгында исә аның лирик, фәлсәфи һәм сатирик шигырьләре урын алган.

    Аның автор-төзүче буларак башкарган “Җил каян килә?” (Татарстан китап нәшрияты, 2008) китабы балалар һәм яшүсмерләр өчен кызыклы фәнни-популяр басма булып тора.

    2008 елда Л.Шәех төзегән “Нәҗип Газизов” (Татарстан китап нәшрияты) исемле китап дөнья күрә. Ул аның дәү әтисе – РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы, Актаныш районының 4 нче санлы Яңа Әлем һәм 3 нче санлы Такталачык балалар йортлары директоры, күренекле педагог, татарның “Макаренко”сы, Бөек Ватан сугышы чоры ятимнәренең кадерле әтиләре Нәҗип Газиз улы Газизовның (1918–1977) якты истәлегенә багышланган.

    Ленар Шәех – Татарстан Журналистлар берлеге (2006), Россия Журналистлар берлеге (2006), Халыкара Журналистлар Ассоциациясе – IFJ (2006), Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге (2007) әгъзасы.

    2007 елдан Л.Шәех – Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясендә мөхәррир хезмәтендә. 2008 елдан ул Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире вазифасын башкара.

    Л.Шәех – 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

    Төп басма китаплары

    Яз җыры: шигырьләр / кереш сүз авт. Г.Гыйльманов. – Актаныш: Актаныш типографиясе ААҖ, 2005 – 62 б. – 500 д.

    Авылдан килгән мендәр: балалар өчен шигырьләр / кереш сүз авт. И.Юзеев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 71 б.: рәс. б-н. – 5000 д.

    Керпе ничек энәле булган?: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2007. – 32 б.: рәс. б-н. – 5000 д. (I завод – 2000 д., II завод – 3000 д.)

    Дүртенче кат... Бишенче кат...: шигырьләр, поэма / кереш сүз авт. Р.Миңнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 176 б. – 2000 д.

    * * *

    Әллүки: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр / төз. Л.Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 191 б. – 2000 д.

    Нәҗип Газизов: истәлекләр, документлар, хатлар, фотосурәтләр / төз. Л.Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 208 б. – 500 д.

    Җил каян килә? / авт.-төз. Л.Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 80 б.: рәс. б-н. – 5000 д.

    Иҗаты турында

    Юзеев И. Кереш сүз // Сабантуй. – 2001. – 10 ноябрь.

    Гәрәев М. Хуҗа Насретдин ордены бирик юмористларга! // Чаян. – 2004. – №3. – 6 б.

    Юзеев И. Җанда – бер чәчәк... // Казан утлары. – 2004. – №4. – 114 б.

    Шиһапов М. Суган бармы? Юк. Кишер // Ватаным Татарстан. – 2004. – 2 июль.

    Мөслимова Ф. “Мин бу шәхесне белмим...” // Шәһри Казан. – 2004. – 5 нояб.

    Мәрдан Р. Хакыйкатьнең бәясе // Шәһри Казан. – 2005. – 1 гыйнв.

    Гыйльманов Г. Кереш сүз // Сабантуй. – 2005. – 5 февр.

    Иксанова И. Якты аның тәрәзәсе // Сөембикә. – 2005. – №3. – 23-26 б.

    Шиһапов М. Уңай эшкә балта чапмыйк // М.Шиһапов. Җырлыйсы җырларым бар әле. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 229-234 б.

    Ибраһимова А. “Һәр шигырь – үзе бер әкият...” // Тәрәзә. – 2005. – №9 (нояб.).

    Шәрифуллина Э. Чытлы Бакый // Сабантуй. – 2006. – 25 март.

    Сафина Н. Балачакка нинди шигырь кирәк? // Ватаным Татарстан. – 2006. – 30 июнь.

    Сәлахов Р. Сәяхәт иттем әле // Ватаным Татарстан. – 2006. – 2 дек.

    Мостафина З. Балалар әдәбияты үз авторын эзли // Шәһри Казан. – 2007. – 6 июль.

    Гатауллина Л. Хәзинәдән өч бөртек // Мәгърифәт. – 2007. – 4 авг.

    Миңнуллин Р. Ленар Шәех // Р.Миңнуллин. Әсәрләр. – 5 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 293-294 б.

    Зариф Ф. Табигать тудырган талант // Тәрәзә. – 2008. – №3 (март).

    Сәлах Р. Шәһәр тәрәзәсеннән ниләр күренә? // Мәдәни җомга. – 2009. – 20 февр.

    Мәрданова Ф. Җанымны әсир итте // Идел. – 2009. – №5. – 73 б.

    Зарипова А. Эзләнүчән укучыларыгыз булсын // Мәдәни җомга. – 2009. – 5 июнь.

    Гыйбадуллина Л. Мәңгелек балачак илендә // Мәдәни җомга. – 2009. – 17 июль.

    * * *

    Абдуллина Л. Әдәбият – ул безнең киләчәк // Йәшлек. – 2005. – 26 февр. (Башкорт телендә.)

    * * *

    Шамиль М. Коллеги “Казанского университета” // Казанский университет. – 2006. – №13-14 (авг.).

    Ленар Шаех (Ленар Миннемухимович Шаехов (Ленар Миңнемөһим улы Шәехов)) , род. 04.10.1982
    татарский писатель, поэт, журналист.




    ← назад   ↑ наверх