• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре:

    Салих Баттал

    1905-1995

    Талантлы әдип, шагыйрь, драматург, Бөек Ватан сугышы ветераны Салих Вазих улы Баттал (Батталов) 1905 елның 5 августында Казан губернасы Спасс өязе (хәзер Татарстанның Алексеевск районы) Зур Тигәнәле авылында крестьян гаиләсендә туа. Ул башта авыл мәдрәсәсендә, соңрак Чистай шәһәрендәге Шиһап хәзрәт мәдрәсәсендә укый.
    1921 елгы ачлык вакытында уналты яшьлек Салих үз көнен үзе күрергә Мәскәү якларына чыгып китә. Төрле көнлекче хезмәтен башкарган егет әдәби иҗат белән дә шөгыльләнергә вакыт таба. Шул чорда Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Эшче» газетасында аның беренче шигыре дөнья күрә. С.Баттал эшче яшьләрнең Мәскәүдәге ике еллык гомуми белем бирү курсларында укый. Көндәлек матбугатта шигырьләре даими басылып тора. Үзәк татар эшче театрында аның беренче сәхнә әсәре куела. Кызыл Армия Хәрби һава көчләренең Ленинградтагы мәктәбенә укырга керү (1927) С.Батталның гомеренә һәм киләчәк иҗатына аерым бер юнәлеш бирә. Аннары ул Оренбург очучылар хәзерләү мәктәбендә укый. Брянск һәм Казан шәһәрендә очучы була, соңрак махсус конструкторлык бюросында, һава көчләрен сынау отрядында хезмәт итә. Шул ук елларда аның әдәби иҗат эшчәнлеге дә югарыга күтәрелә, ул киңрәк катлау укучыга таныла. Очучылар тормышына бәйле пьеса иҗат итә, «Очучылар» исемле роман төгәлли. Бөек Ватан сугышы чорында С.Баттал Хәрби һава көчләренең Тын Океан флотында хәрби очучы булып хезмәт итә, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә.
    Сугыштан соң С.Баттал үзенең гомерен тулаем әдәбиятка багышлый. Ул «Олы юл буйлап» (1950), «Газзә» (1953), «Чирмешән якларында» дигән зур күләмле шигъри әсәрләре, «Сигезенчесе кем?» (1965), «Баштан үткәннәр» (1972) исемле повестьлары белән билгеле. Ул шулай ук әдәби тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә.

    Салих Баттал 1995 елның 14 мартында вафат.

    Укырга тәкъдим итәбез:

    Сайланма әсәрләр: Проза. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. - 402 б.
    Сайланма әсәрләр: Поэзия /Кереш сүз язучы Н.Юзеев. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. - 343 б.: портр. б-н.
    Сигезенче кем?: Повестьлар һәм шигырьләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. - 292 б.
    Тылсымлы балдак: Шигырьләр, поэмалар, әкиятләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. - 79 б.
    Төрле еллар мозаикасы: Шигырьләр, поэмалар 1941-1982. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. - 64 б.
    Чирмешән якларында: Җыр - роман, поэма һәм шигырьләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. - 303 б.: портр. б-н.
    Төрле еллардан: Җүләрең көтә сине!; Туган ягыма; Печән чаптым; Таң алдыннан: Шигырьләр //Казан утлары. - 1995. - № 8. - Б.130-134.
    Ваз кичәм! Тәүбә //Идел. - 1994. - № 1. - Б.22-36; № 2. - Б.58-61.
    Язучы ул буыннарны буыннарга тоташтыручы //Шәһри Казан. - 2002. - 14 июнь.
    Кто же восьмой?: Повесть /Пер. с татар. Е.Имбовиц. - Казань: Татар. кн. изд-во, 1989. - 96 с.
    Кто же восьмой?: Повесть /Пер. с татар. Е.Имбовиц. - М.: Сов. Россия, 1974. - 96 с.
    Тем, кто помог…: Избр. стихи и поэмы: 1924-1956 /Пер. с татар. Б.Дубровина и др. - Таткнигоиздат, 1956. - 150 с. - Биогр. справка: с.146-147.
    Я отрекаюсь!: Исповедь //Идель. - 1994. - № 3-4. -С.21-31.





    ← назад   ↑ наверх