• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Маннур Саттаров

    «Үзгәртеп кору» чоры. Шигырьләр


    ХӨР МӘМЛӘКӘТ БӘЕТЕ

    Бисмиллаһи вә биллаһи,
    Җитә корбан гаете.
    Без әйтәсе, сез тыңлыйсы -
    Хөр мәмләкәт бәете.

    Ай-йолдызлы байрак тектек
    Яшел белән комачтан.
    Безгә мәйданга чыгарга
    Фатиха бар влачтан.

    Кайтты хөрлек заманы,
    Шанлы еллар авазы.
    - Азатлык! - дип, тагын бер кат
    Тетрәттек без һаваны.

    Депутатлар ишетте,
    Иллә җитез эш итте:
    Автоном Татарстанны
    Союздашка иш итте.

    Без шатлыктан биештек,
    Күккә бүрек чөештек.
    - Бу бәйрәмне күрер көннәр
    Булыр икән! - диештек.

    Инде безнең агайлар
    Һәр түрәгә табынмас,
    Татарстан байлыгын
    Читкә бушлай агызмас.

    Бөккән билләр язылыр,
    Сүнгән утлар кабыныр,
    Җан биреп яткан авыллар
    Хөрлек алгач савыгыр.


    Әлмәт, Баулы, Карабаш
    Мәскәү-байга карамас.
    Үзәктәге министрлар
    Безне егып таламас.

    Кодрәтебез зураер,
    Кыйшык өйләр тураер.
    Җимерек күпер, баткак юллар
    Җиребездән югалыр.

    Бездә булган - безнеке! -
    Шулай яздык законга.
    Бөлгенлектән без чыгарбыз,
    Җиксәк КамАЗ атын да.

    Әмма Мәскәү абзыйлар
    Безгә котлау язмыйлар.
    Бәйсезлекне хупларга да,
    Тукмарга да базмыйлар.

    Чыгыйк дисәк нужадан,
    Узып булмый хуҗадан.
    Малыбызга хуҗа булсак,
    Чыгар идек нужадан.


    Идел суы бормалы,
    Ике яры морҗалы.
    Корымы - Татарстанга,
    Малы - агып тормалы.

    Ай артыннан ай узды,
    Көтеп яңа Союзны.
    КамАЗга хуҗа табылды,
    Ачып калдык авызны.

    Инде чират ЕлАЗга
    Кулдан шуып чыгарга.
    Без калабыз хуҗалардан
    Янә хәер сорарга.

    Уф алла дигәнебез,
    Ындырда кибәнебез.
    Тик кәгазьдә калыр микән
    Бәйсезлек дигәнебез?

    Идел яры кыйгач-кыйгач,
    Кыйгач саен карлыгач.
    Бу бәетне без чыгардык
    Татлы хистән айныгач.


    РЕФОРМА БӘЕТЕ

    Атларым, йөгәннәрем,
    Атланып йөргәннәрем.
    Кайда минем "Реформа!" дип,
    Шатланып йөргәннәрем?

    Су буена төшкәнем юк,
    Үсә, диләр, төнбоек.
    Гайдар күңелләрен белмим,
    Үз күңелләрем боек.

    Өй артында шомыртым,
    Яннарында багана.
    Ваучер дигән кәгазь биреп,
    Утырттылар бабага.

    Агыйделнең аръягында
    Талдин кәрзин үрәләр.
    Суга салсаң, калкып чыга
    Безгә насыйп түрәләр.

    Күзлек алдым - ватылды,
    Күктә йолдыз атылды.
    Кәфенлек белән бирделәр
    Айлык хезмәт хакымны.

    Агыйделдә ике сал,
    Берсе каен, берсе тал.
    Чит илләргә елга булып
    Ага безнең капитал.

    Доллар дигән акчаны
    Керттек ачып капканы.
    Инде безнең кесәләрдән
    Сава хәләл акчаны.

    Импорт сата базарлар,
    Капкасында фонарьлар.
    Импорт сатмый, нәрсә сатсын -
    Кайда безнең товарлар?

    Уфаларга барам әле
    Чана юлы салынгач.
    Без соранмый кем сорансын
    Күпме завод ябылгач?

    Су өстендә алкалар
    Баталар да калкалар.
    Дәүләт малын сатучылар
    "Мерседес"та кайталар.

    Байкал күле балыклы,
    Таңда Чулпан калыкты.
    Реформаны башладылар
    Баетам, дип, халыкны.

    Сатин кайткан пичәтсез,
    Сатып алдым кисәксез.
    Баеганнар меңгә берәү,
    Шәрә калган исәпсез.

    Әй хуҗалар, хуҗалар,
    Безнең башка туалар.
    "Капиталистик җәннәт"кә
    Тәмуг аша куалар.


    УТЛАР ЯНА УЧАКТА

    Утлар яна учакта,
    Хәсрәтем күп бу чакта.
    Бер дә юкка кайгырылган
    Җимереп кору юк чакта.

    Иртә тордым иртәрәк,
    Кибән куйдым киртәләп.
    Мин дә мөстәкыйль булдым дип,
    Куанганмын иртәрәк.

    Без барасы юлларның
    Ике чите казылган.
    Тиешлесен дәгъва итеп,
    Коры калдык азыннан.

    Сез үзегез байлармы,
    Баетучы Гайдармы?
    Тир агызып таптыгызмы,
    Илне сауган маллармы?

    Йөрим су буйларында,
    СССР уйларымда.
    СССРны чәнечкәннәр
    Беловеж урманында.

    Агыйделне кичкән чакта
    Агып кердем таллыкка.
    Безне кемнәр Сусаниндай
    Алып килде сазлыкка?

    Талдин тартма ясадым,
    Үзем уйдым сырларын.
    Ашау рекламасы күмде
    Сәнгать шедеврларын.

    Сикереп төштем бакчага,
    Бастым бакыр акчага.
    Микулайдан котылган ил
    Күнмәс яңа патшага!


    САРМАН

    (Базар мөнәсәбәтләре
    җылысында туган вариант)

    Сандугачлар кунып кайда сайрый -
    Сарман буйларында тирәктә.
    Атна саен яңа бәя белән
    Товар кайта безнең төбәккә.

    Сарман буе №әен яшел алан,
    Печәннәре җитәр бер заман.
    Эш хакларын алу күңелле дә,
    Биш ай көтүләре бик яман.


    Сарман буйларында күп йөредем,
    Сарман суын эчеп туймадым.
    Үлемтеккә җыйган сумнарыма
    Дәүләт кул салмас дип уйладым.

    Сарман буйларына чыгарсыңмы
    Кармак асып иртән балыкка?
    Күзләреңне тутырып карарсыңмы,
    Зәңгәр тауда коттедж калыкса?

    Сарман суларында битем юдым,
    Кулъяулыгым чайкап элмәдем.
    Мөлкәт бүлеп, безне төп башына
    Утыртырлар диеп белмәдем.

    Сарман буе безнең тугай-тугай,
    Тугаенда сайрый бер тургай.
    Безнең җирне байга сатар микән
    Чукеч белән сугып бер Чубай?


    СУЛАР АГА

    Сулар ага арыктан,
    Кызлар карый ярыктан.
    Дума хакимнәре нишли,
    Пәрдә корып халыктан?

    Aa?-aa?aiә су сибәме,
    Учлап чәчен өзәме?
    "Корольгә күлмәк тегә"ме,
    Әллә калҗа бүләме?


    Шәкүр карак киндер кигән,
    Бүгенгеләр - ак яка.
    Ак якалы Шәкүрләрне
    Судка тарту юк пока.

    Чыктым сахрә җирләренә,
    Җил бәрә җиңнәремә.
    Төп закон үлчәп тегелгән
    Президент иңнәренә.

    Быел килгән кошлар әйтә:
    - Агач башы ялан, - дип.
    Кемнән сорасаң,шул әйтә:
    - Хәлләребез яман! - дип.

    Ак перчәткәләр кияргә
    Ак куллар кирәк икән.
    Илне сазга батырмаска
    Акыллар кирәк икән!


    ИНДЕ КАЙГЫРМАСЫННАР

    Сатин алдырулар беткән,
    Сатин алдырмасыннар.
    СССРны тараттылар,
    Инде кайгырмасыннар.

    Кара-кара күренәдер
    Карабодай көлтәсе.
    Караклар кулына күчте
    Илнең ярты мөлкәте.

    Алмы гәрәбәләрең,
    Гөлме гәрәбәләрең?
    Релсыларга ятам дидең,
    Кайда вәгадәләрең?

    Алъяпкычың ал-бишни,
    Яңгырларда ул нишли?
    Ирек даулаган халыкны
    Гаскәр нигә дөмбесли?

    Акны кара дип сөйлиләр
    Сугышны хуплаучылар.
    "Россия Герое" була
    Үз халкын тукмаучылар.

    Агыйдел ага микән,
    Юшкыны кала микән?
    Мундирдагы кан тапларын
    Ариель ала микән?


    ИКЕНЧЕ КАТ НИГӘ САЙЛЫЙК?

    Җырлыйк әле, җырлыйк әле
    Сайлаулрга багышлап.
    Бу җырларны без чыгардык
    Ил язмышын сагышлап.

    Мендем биек тауларга
    Тау киеген ауларга.
    Ил хуҗасы кредит алды
    Сайлаучыны яуларга.

    Олы юлның тузаннарын
    Туздырмакчы булалар.
    "Аннан башлы кеше юк" - дип,
    Уздырмакчы булалар.

    Агыйдел алкынмыни,
    Сулары салкынмыни?
    Ил тәмам бурычка батып,
    Ач, шәрә калсынмыни?

    Бомбалары, туплары,
    Дөрли чечен йортлары.
    "Россиянең үз эше, дип,
    Азындырды "дуслары".

    Олы юлдан поезд килә
    Ягып Кузбас күмерен.
    Ирек даулаган халыкка
    Сукты "бандит" мөһерен.

    Атлар җиктем яратып,
    Кыйблаларга каратып.
    "Тыныч районнар" ясады,
    Башта уттан ялатып.

    Ике юлның арасы,
    Без кайсыннан барасы?
    Аттырса да аклаучы бар,
    Юк, дип, бүтән чарасы!

    Тал кисәләр, тал кисәләр,
    Каен да киселәчәк.
    Ил башына бүтән килсә,
    Имеш, күк ишеләчәк!

    Баш хуҗага хәбәр килде:
    - Фәлән миллион ач! - диеп.
    Башлык әйтте: - Туйдырырмын
    Кабат сайлангач! - диеп.

    Тальянски гармуннарны
    Уйныйлар тартып-тартып.
    Икенче кат нигә сайлыйк?
    Бер срогы да артык!

    Кулъяулыгым икәү иде,
    Акты берсе суларга.
    Кем агызмый халык канын,
    Тавыш бирик шуларга!


    САЙЛАУ ТАКМАКЛАРЫ

    Гармун телләре вак-вактыр,
    Безнең җырлар такмактыр.
    Сайлау алды вәгъдәсенә
    Җүләр балык капмактыр.

    Тал егыла, тал егыла,
    Әллә тамырсыз микән?
    Депутат итеп сайласак,
    Безне танырсыз микән?

    Әйдә барыйк театрга,
    Театр уйнатырга.
    Сайлап куйган депутатлар
    Әйләнде "сенатор"га.

    Киим дисәм бүркем бар,
    Биим дисәм күркем бар.
    Җаным тарткан кандидатка
    Шар салырга иркем бар.

    Ишек алдым сары салам,
    Җыеп малларга салам.
    Исемлектә иске тузлар,
    Кабат сайларга калам.

    Сайлау участокларының
    Фасадлары әләмле.
    - Печәнсез калыйм димәсәң,
    Сайла,- диләр,- фәләнне!

    И алланың фәрманы,
    Бюллетеньнар тамгалы.
    Чиста бюллетень сорасаң,
    Өең газсыз калмалы!

    Тал кисәләр,тал кисәләр,
    Талны белми кисәләр.
    Шайтанга да шар салырсың,
    "Утың өзәм!"- дисәләр.

    Өй артында шомыртым,
    Яннарында багана.
    Законсызлык Закон белән
    Санашмаган замана.

    Сәгатемнең кыңгыравын
    Куеп яттым алтыга.
    Нинди җиңеллекләр көтеп,
    Тавышың саттың "ярты"га?

    Агыйделләрне киң диләр,
    Диңгезләргә тиң диләр.
    Уннан берәү сайласа да,
    "Сайлап куйды ил!"- диләр.

    Кулымдагы йөзегемнең
    Исемнәре Мәликә.
    Ничек сайлау әле бер эш,
    Ничек санау хәл итә.

    Тавыш биреп Хариска
    Каптык яман тарихка:
    Харис җыйган бар тавышны
    Теркәгәннәр... Бориска!

    Биек тауның башларында
    Тегермән тарттыралар.
    Думалылар үзләренә
    Эш хакын арттыралар.

    Ак та кисә, күк тә кисә
    Тегүче кайчылыры.
    Ил сыртына ияр сала
    Капитал пайчылары.

    Сайлыйк әле, сайлыйк әле,
    Безне кайгыртканнарны.
    Үз кесәсен калынайтмый,
    Илне баетканнарны.

    Утлы чәчәк булмый диләр,
    Була ул бакчаларда.
    Сайлыйк сыгылмаслыкларны,
    Туплардан атсалар да!


    ЭКРАНДА ҺӘМ ЧЫНЛЫКТА

    Чыкты Ельцин, Черномырдин,
    Келәм җәйгән түрләре.
    "Сугышны тыныч хәл итү"
    Сөйләшәсе сүзләре.

    Диктор белдерде бу хакта
    Тапшыру барышында
    Иң зур вакыйгадәй итеп
    Кешелек тарихында.

    Юк ниятем киметергә,
    Бик тә мөһим мәсьәлә.
    Тик моны без ел ярымда
    Күрдек кырык мәртәбә:

    Хуҗа урындык күрсәтә
    Хөкүмәт башлыгына,
    Тик дәвам итә бу кадр
    Шул җиргә чаклы гына.

    Әңгәмә ябык ишекнең
    Артында башланачак,
    Ул беткәч, туплар, бомбалар
    Катырак шартлаячак.

    Күрсәтә кат-кат һәр канал,
    Бер-береннән күрепме,
    Әллә бездән, әллә инде
    Маскарадтан көлепме?

    Президент килә дүрт елга,
    Һәм "бөтенлек" хакына,
    Бар мөмкинлеге җитәргә
    Соңгы чечен башына.

    Без моңа ник юл куябыз,
    Таштан мәллә җаныбыз?
    Таштан булмаса җаныбыз,
    Ник сайладык аны без?


    ҖЫРЛЫЙК АРЧА КӨЙЛӘРЕНӘ

    Җырлыйк Арча көйләренә,
    Без бит Арча яклары.
    Уйларымның Рәсәй буйлап
    Сәфәр кылган чаклары.

    Тальянски гармуныңны
    Тартып уйна уйнасаң.
    Җырлау түгел, еларсың да,
    Ил хәлләрен уйласаң.

    Күк читеннән болыт килә,
    Яңгыр микән, кар микән?
    Уз нигезен үзе сүткән
    Тагын бер ил бар микән?

    Агыйдел сулары кебек
    Тар сулар булмас инде.
    Рәсәйдәгедәй кысыр калган
    Басулар булмас инде.

    Җитен башын җил кисәрме,
    Җилбер-җилбер исмәсә?
    Белгечләр илдән китәрме,
    Дәүләт үги итмәсә?

    Чит сериаллар карыйбыз,
    Карый-карый арыйбыз.
    Кино йолдызларыбызны
    Рекламада таныйбыз.

    Идел буе ком гына,
    Ял урныбыз шул гына.
    Җиде сумлык путевкалар
    Хәзер миллион сум гына.

    Алма сатучылар килгән,
    Бар микән үлчәүләре?
    Ярым эшсез, ярым ашсыз
    Бүген ил эшчәннәре.

    Баҗам күмер шахтасында,
    Сирәк яза хатларын.
    Ачлык игълан итми торып,
    Күрми хезмәт хакларын.

    Агыйделнең аръягыннан
    Ташлар алдым беләүгә.
    Триллионнар комга сеңгән,
    Эзен "тапмый" берәү дә!

    Башкаланың йортлары,
    Җем-җем итә утлары.
    Бүген Рәсәй үзәгендә
    Җинаять рекордлары.

    Сандугачның балалары
    Сары була микәнни?
    Башлыклар бер дә пошынмый,
    Сабыр була микәнни?

    Агым суларны кичкәндә
    Агыздым кулъяулыгым.
    Илне байлар туйдырыр дип,
    Бүлделәр ил байлыгын.

    Гармуныңны тартып уйна
    Үрләргә менгәндә дә.
    Бай бүлешмәс малы белән
    Гүрләргә кергәндә дә.


    ҖИЛБЕР-ҖИЛБЕР ҖИЛ ИСКӘНДӘ

    Жилбер-җилбер җил искәндә
    Җил ача юрганымны.
    Нурлы Казан каласына
    Багышлыйм җырларымны.

    И Казан син, Казан син,
    Белем биргән калам син.
    Тар кетәктәй фатирларда
    Гомер сөргән калам син.

    Гөл булсам үсәр идем,
    Җил булсам исәр идем.
    Тайгак тротуарларыңа
    Ком сибеп үтәр идем.

    Абау алла уфларда,
    Мин янамын утларда,
    Килмәгән автобусларны
    Көтеп тукталышларда.

    Кулымдагы йөзегемнең
    Таный алмыйм исемен.
    Пассажирларны сөймәсәң,
    Таш ташырга күч, энем!

    Ай түгәрәк, ай түгәрәк,
    Айларның тулган көне.
    Лифтлар кайтса Казанга,
    Ватыла куйган көнне.

    Биек тауның башларыннан
    Күренә чыршы рәтләре.
    Казандагы биек йортлар -
    Альпинистлар мәктәбе.

    Алдыр ал гәрәбәләр,
    Гөлдер гөл гәрәбәләр.
    Читлекләрне хәтерләтә
    Тимерле тәрәзәләр.

    Исә җилләр, исә җилләр
    Идел сулыкларыннан.
    Төнлекләрне ябып ятам
    Завод сулышларыннан.

    Аргы якның казлары
    Бар да кызыл тамгалы.
    Бәбиләр фондына керә
    Түрәләрнең азганы.

    Казандагы абзыйлар
    Мәрмәр юллар салмыйлар.
    Мәрмәр юллар да салалар,
    Килсә Мәскәү абзыйлар.

    Мэр урамын төзәткән,
    Акча каян юнәткән?
    Шәһәребез төзек булыр,
    Еш килсәләр үзәктән.



    КЕРДЕМ КАРУРМАННАРГА

    Кердем карурманнарга,
    Калдым караңгыларга.
    Шунда туган җырларымны
    Җырлыйм казанлыларга.

    Биек-биек баскычларның
    Бизәкләре алтыннан.
    Фонд ярдәменә калсагыз,
    Ел йөрерсез артыннан.

    Актыр пәке саплары,
    Күктер пәке саплары.
    Ай эшләгәнеңнән артык
    Даруларның хаклары.

    Биек тауның башларында
    Атлар йөри чабышып.
    Мең түләүле яшәү хакын
    Күтәрәләр ярышып.

    Әй бу дөнья хәлләре,
    Тотып ташка бәрмәле!
    Бәйдән ычкынган бәяләр
    Егып талый бәндәне!

    Кайтып аудым өйләргә,
    Бүрегем элми чөйләргә.
    Айга ике получкалар
    Калды сагынып сөйләргә.


    Самавыр куйдым кайнарга
    Мәскәүдәге байларга.
    Байлар безнең эш хакына
    Типтермидер кайларда!

    "Җитми, - дисең, - акчабыз",
    Бар бит әле бакчагыз.
    Телефон да куйдырырсыз,
    Бакчагызны сатсагыз.

    Дәштеләр халыкны ЦУМга,
    Бәя төште, дип, тунга.
    Уналты мен сумлыклары
    Калган унбиш мең сумга!

    Кердем карурманнарга,
    Кош сайравын тыңларга.
    Кошлар сайрый: "Бу тормыш, - дип, -
    Айга түгел, елларга".



    ЭФИР "САКЧЫСЫ"

    Ул шагыйрь дә түгел үзе,
    Иҗат итми көйләр дә,
    Юк сокланырлык эшләре
    Үлгәч сагынып сөйләргә.

    Хезмәте шул: "хәтәр" сүздән
    Саклый эфир капкасын,
    Ягъни дөреслек авазы
    Халыкка юл тапмасын.

    Ат казанды бу эштә ул
    Ал байракка юл биреп,
    Инде "персональный" көтә
    Каракошка буй бөгеп.

    Бер ул эшсез кала язды
    Хакны сөйләү хут алгач,
    Тик янә кирәге чыкты
    Ак йорт эчен ут алгач.

    Яңа дәрт, гайрәт белән ул
    Керде эш калыбына:
    Өйрәтә иҗат кешесен
    Сәнгать осталыгына.

    Былбылга, мәсәлдәгечә,
    Бирә Ишәк киңәшен:
    "Сайрарга Әтәчтән үрән,
    Килсә концерт бирәсең!"

    Халык әйткән күздә тотып
    Шәт, аның ишеләрне:
    "Белгән эшли, белмәгәне
    Өйрәтә кешеләрне".

    "Абзыйлар сөймәс", - дими ул,
    "Җыр түгел, - ди, - җырларың!"
    Куша мәкалә язарга,
    Сүтеп шигырь юлларын.

    Мәкалә китерсә берәү,
    "Яз, - ди, - шигырь иттереп".
    Куркуын хаклык сүзеннән
    Әйтми бит ул кистереп.

    Әллә биргән анты бармы
    Сайрарга мактап кына,
    "Хак сүз эфирга узар, - дип, -
    Мәетемнән атлап кына!"

    Булды бездә кол түрәләр,
    Һавалы, мәртәбәле.
    Әмма халык берсенә дә
    Куймады һәйкәл әле!

    Цензураны бетте диләр,
    Юктыр аның бетәсе.
    Ялган патшалык иткәндә
    Хаклыкка ни көтәсе?


    "БЕРГӘ-БЕР" УЕНЫ

    Утырдым экранга каршы,
    Узып бүлмә түренә,
    "Бергә-бер" дигән тапшыру
    Тартты мине үзенә.

    Рингыда ике демократ:
    Берсе ялган, берсе чын.
    "Чын" да "Ялган" дип исемлик
    Ике як сугышчысын.

    Башымда тик бер генә уй:
    Кем өстен чыгар хәзер?
    Әлбәттә, Ялган батырны
    Чын батыр егар хәзер!

    Таныштыргач алар белән,
    Көрәш китте башланып.
    Бу ни хәл? Ялган батырга
    Кул чаба зал шатланып.

    Чын батырның сукканыннан
    Чәчрәгәндә чаткылар,
    Дәшми берни, су капкандай,
    Ялган батыр яклылар.

    Зал тулы Ялган кавеме -
    Йөзләрен яшермәгән.
    Күрәм ки: Чынны сөйгәннәр
    Бу залга дәшелмәгән!

    Ялган үз мәкерлекләрен
    "Фаш иткәч" Чынга ябып,
    Зал белән бергә судья да
    Кул чапты "Ура!" ярып.

    Һәм ташланды көрәшкә ул,
    Онытып вазифасын,
    Сатып бу ачык бәхәснең
    "Бергә-бер" дигән атын.

    Микрофон аның кулында,
    Сөйли гел Чынны каклап.
    Ә Чынга бирми секунд та,
    Әйтергә үзен яклап.

    Чын батыр чыдасын гына
    Парлашып тукмауларга!
    Күз кыса Ялган елмаеп
    Залдагы куштаннарга.

    Суктылар билдән түбән дә,
    Заманы башка, имеш.
    Алкышлар - Ялган батырга,
    Чын батыр аста, имеш!

    Хакның җиңү тантанасын
    Күзәтү иде уем.
    Юкка мин үзәк каналдан
    Көткәнмен гадел уен!

    Чынны хур итәргә дәшкән
    Миллионнарның каршына,
    Биреп мыскыллау сабагы
    Мескен Рәсәй халкына.


    САКАУ

    Анадан туган кыз бала -
    Асыл заты дөньяның.
    Үз башына хәсрәт өчен
    Үстергән ул буйларын.

    "Сакау салма пешергән", - дип,
    Үртәгән яшьтәшләре.
    Чишмәдәй аккан һәр көнне
    Кызчыкның күз яшьләре.


    Зарланган мөгаллимнәре:
    - Мондый сакау сирәк, - дип, -
    Сөйләгәнен аңламыйбыз,
    Тәрҗемәче кирәк! - дип.

    Им табыла хәтта, дигәч,
    Өметсез гарипләргә,
    Күрсәткәннәр логопедка
    Һәм төрле табибләргә.

    Сеанслар кабул иткән
    Экран алларында да,
    Мәдәният сараеның
    Тулы залларында да.

    Күз тиюдән һәм сихердән
    Өшкерткәннәр баланы.
    Кыскасы, калдырмаганнар
    Кулланмаган дәваны.

    Сакау килеш мәктәбен дә,
    ВУЗын да тәмамлаган.
    Диплом алгач, өч ел буе
    Бер эш тә табалмаган.

    Кадрга кытлык кичергән
    Бар икән бер эш кенә.
    Тик сакау булуың шарт ди,
    ВУЗ белемең өстенә.

    Конкурс игълан итәләр
    Телне нык бозучыга.
    Илле сакау арасыннан
    Бу туташ җиңеп чыга.

    "Атказанган сакау" дигән
    Исем бирделәр зурлап.
    Радиодиктор итеп аны
    Алдылар ике куллап!


    Хурлашуын хәтерләтә
    Тавышы тешсез карчыкның.
    Ник берсен тик дөрес әйтсен
    Егерме дүрт тартыкның!

    Кем колагын тыгынчыклый
    Бу кыз сөйли башласа,
    Кем радионы йолкып ташлый,
    Өйдән чыгып качмаса.


    Анадан туган кыз бала -
    Асыл заты дөньяның.
    Ил башына хәсрәт өчен
    Үстергән ул буйларын!..


    АЙ ДУМБЫР-ДУМБРА

    Хәйдәр абзый эшкуар,
    Тотмый балта-пычкылар.
    Җиде кибет арасында
    Машинасын еш куар.
    Ай думбыр-думбра,
    Һай думбыр-думбра.
    Кибеттәге малларына
    Әкәмәт хак куйдыра.

    Тора иртә таңнардан,
    Чыга костюм-чалбардан.
    Иң үтемле товарларны
    Таба әллә кайлардан.
    Ай думбыр-думбра,
    Һай думбыр-думбра.
    Киң хокук биргән кәгазьгә
    Түрәдән кул куйдыра.

    Дәүләт мөлкәт өләшә,
    Үзенә салым түләтә.
    Киң колачлы "яңа руслар"
    Түләмичә йөдәтә.
    Ай думбыр-думбра,
    Һай думбыр-думбра.
    Хәйдәр абзый салымнарның
    Өчәр нулен сыздыра.

    Әй бу баю юллары,
    Сикәлтәле, бормалы.
    Хәйдәр абзый тизрәк баер,
    Еш әйләнсә сумнары.
    Ай думбыр-думбра,
    Һай думбыр-думбра.
    Түләр хакны кичектереп,
    Әйләнештән уздыра.

    Хәйдәр абзый белемле,
    Хөрмәт итә белемне.
    Белем алган эшкурның
    Киләчәге керемле.
    Ай думбыр-думбра,
    Һай думбыр-думбра.
    Авторитетлы ВУЗларга
    Балаларын уздыра.

    Өметен җуеп мөдирләр
    Хөкүмәт акчасына,
    Хәйдәрдән хәер сорыйлар
    Балалар бакчасына.
    Ай думбыр-думбра,
    Һай думбыр-думбра.
    Вәгъдә иткән акчаларын
    Ресторанда туздыра.


    АГЫЙДЕЛГӘ ЙӨЗЕК САЛДЫМ

    Агыйделгә йөзек салдым,
    Чумарсың, табалмассың.
    Түләүсез дару язсалар,
    Түләми алалмассың.

    Семипалат каласы,
    Малга яхшы даласы.
    Бер сумлык посылка салу
    Хәзер үгез бәһасы.

    Кызарып чыккан кояшның
    Белмим кайда байганын.
    Балконым карый көньякка,
    Шунда үтә ялларым.

    Алмалы гөл чәчәк ата
    Майның унбишләрендә.
    Вуз бетереп, чәчәк сата
    Минем дус-ишләрем дә.

    Ишек алдым түгәрәк күл,
    Су белән тулмас инде.
    Илсаварлар хуҗа чакта
    Безгә ит кунмас инде.

    Тал егыла, тал егыла,
    Әллә тамырсыз микән?
    Депутат итеп сайласак,
    Безне танырсыз микән?

    Юлда тузан таралды
    Ак күлмәгем каралды.
    "Яңа руслар" белән бергә
    "Яңа татар" яралды.

    Абау дия, башын ия,
    Башы авыртмаса да,
    "Халкым!" дия, кәпәч кия,
    Халкын кайгыртмаса да.

    Коттеджыңның бакчасы,
    Тимер икән капкасы.
    Тимер булмый нәрсә булсын,
    Бар да бюджет акчасы!

    Уйсу җирдә су җыела,
    Шунда казлар коена.
    Чубайска "лекциядән"
    Миллиард сумнар жыела.

    Жилбер-жилбер итәрме,
    Жилләр алып китәрме?
    Патша бурычын түләгәч
    Чират безгә җитәрме?

    Ишек алдым ак балчык,
    Ак балчыктан атлап чык.
    Кыскартыласың килмәсә,
    Башлыгыңны мактап чык.

    Су буйларын тал алган,
    Тамырлары таралган.
    Ут-су хакын күтәрмәгез,
    Без җитәрлек таланган!



    БАКЧАЧЫ ҖЫРЫ

    Иртә дә генә торам, юлга чыгам,
    Карап кайтыйм диеп бакчамны.
    Нигә җәяү син дип сорамагыз,
    Гайдар алды "ВАЗ"лык акчамны.

    Иртә дә генә торам, юлга чыгам,
    Юл буенда яшел наратлар.
    Бакча хәлен миннән сорамагыз,
    Җәен-кышын баса караклар.

    Иртә дә генә торам, юлга чыгам,
    Юл буенда кәкре карама.
    Парың кайда диеп сорамагыз,
    Өй сакларга калды калада.


    КИЛЕШТЕРҮ
    (Мәсәл)

    Бүре Бәрәнне ашаган,
    Күреп торган куяннар.
    Еллар үткәч, икесенә
    Уртак һәйкәл куйганнар.

    Бүрене җәзага тарту
    Ашмый калган гамәлгә:
    Указ чыккан дус яшәргә
    Бүре белән Бәрәнгә.


    АЛ ДА БУЛА, ГӨЛ ДӘ БУЛА

    Ал да була, гөл дә була
    Күгәрчен муеннары.
    Үләт чагындагы туй ул
    "Телешоу" уеннары.

    Атлар җиктем чанасыз,
    Чыгып киттем чарасыз.
    Күзгә төтен җибәрергә
    Ничә миллион саласыз?

    Өй түбәсе кыектан,
    Йөгереп чыктым оектан.
    Телевизор антеннасын
    Урлаганнар кыектан.

    Безнең атлар күк-ала,
    Вак-вак атлап күп ала.
    Думадагы һәр депутат
    Биш галимнән күп ала.

    Ишегалдым сары салам,
    Җыеп малларга салам.
    Исемлектә байлар гына,
    Байны сайларга калам.

    Без машинада барабыз,
    Төшеп сулар алабыз.
    Очын очка ялгый алсак,
    Иркен сулап алабыз.

    Агыйделгә басма салдым,
    Су кергән уртасына.
    Калдырма берүк, ходаем,
    Хәйрия шулпасына!

    Каракошлы паспортта
    "Татар" да юк, "башкорт" та.
    Маңгайга номер суксыннар,
    Кирәк булмас паспорт та!

    Ишегалдым йомычка,
    Җыеп алдым бер учка.
    Ил байлыгын түгеп-чәчеп,
    Кереп баттык бурычка.


    ЮЛ БУЕНДА БАЛАН ҮСӘ

    Юл буенда балан үсә,
    Яшьләр әйтә миләш дип.
    Яшьләр урын бирмәделәр,
    Әби, әле син яшь, дип.

    Ветераннар ялларда,
    Юлга чыга майларда.
    Пароходка ярты бәя
    Идел каткан айларда.

    Агыйдел ага башлый,
    Дулкыны кага башлый.
    Иртәнге сәгатьләр белән
    Ил-Борис "кәгә" башлый.

    Биек-биек бит әле
    Биек тауның итәге.
    Мендек диеп отчет яздың,
    Менәсе бар бит әле!

    Кара булды кашыбыз,
    Сыек булды ашыбыз.
    Сыек булмаска ашыбыз,
    Тартмый тирмән ташыбыз.

    Ак куян дип аткан идем,
    Булган төлке баласы.
    Дәуләт бурычларын түләү
    Биш буынга барасы.

    Китә казлар, китә казлар,
    Без кайтырбыз язлый, дип.
    Премиальный бирмәделәр:
    - Телең озын, абзый! - дип.

    Жалу яздым утырып,
    Ак кәгазьне тутырып.
    Үзем очтым, хужам калды
    Үз урнында утырып.

    Буфетчы кыз белен сата,
    Язып куйган "бөккән" дип.
    Шул каешны кабып йоттым,
    Беткән башым беткән дип.


    ҖЫРЛЫЙК ӘЛЕ

    Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
    Җырламый тормыйк әле.
    Без җырлыйсы бу җырларны
    Уенга бормыйк әле.

    Сандугачым дип сөйсәм дә,
    Талга кунмассың инде.
    Бишенче җәй, акча бирми,
    Ялга кумассың инде!

    Ал да була белмәдем,
    Гөл дә була белмәдем.
    Янды үлемтек сумнарым,
    Алдан үлә белмәдем.

    Синең кашың кара диеп,
    Карыйлар кашларыма.
    Каршы чыгыш ясауларым
    Сукты эш хакларыма.

    Ал итә торган идем,
    Гөл итә торган идем.
    Эшсез калу нинди була
    Дип әйтә торган идем.

    Уфаларга барам дисең,
    Барып җитәрсең микән?
    Ике миллион белән генә
    Вузга үтәрсең микән?


    Алай итсәк булмасмы,
    Болай итсәк булмасмы?
    Юбилее якын икән,
    Сарык илтсәк булмасмы?

    Чәчем сүттем тарыйм дип,
    Көзгем сөрттем карыйм дип.
    Җырларымны кыркып баскан,
    Түрәләргә ярыйм дип.

    Аргы якның үрдәкләрен
    Бирге яктан таныйбыз.
    Бер кәрлә ил кредит бирсә,
    Зур бәхеткә саныйбыз.

    - Хөкүмәтне куарга! - дип,
    Депутатлар чаң суга.
    Кикрикләре шиңеп кала,
    Тамак кырса баш хуҗа.

    Ак та кисә, күк тә кисә
    Тегүче кайчылыры.
    Хуҗага каршы ни кылсын
    Капитал пайчылыры?

    Аргы яктан бирге якка
    Алтын күпер салганнар.
    Без ышандык та алдандык,
    Алданмасын калганнар!


    СЮРПРИЗ

    Абзый, атың җиктеңме,
    Җигеп ерак киттеңме?
    Ярыш уздыручылардан
    Гадел уен көттеңме?

    Агыйделнең яры биек,
    Менеп бара бер киек.
    Яздылар: "Җиңеп чыкканны
    Сюрприз көтә", диеп.

    Ул әллә баян микән,
    Приемник-мазар микән?
    Әллә япон компьютеры
    Иясен табар микән?

    Ун дәгъвачы, бер приз,
    Ни бирсәләр, шул приз.
    Сюрприз түгел зур приз,
    Кемгә бирү сюрприз!

    И алланың фәрманы,
    Кәҗә түккән ярманы.
    Сандугач дип уздырганнар
    Конкурстан карганы!


    ТЕЛ ХӘЗИНӘМ БАЕТТЫМ

    Аклы ситса күлмәгемне
    Машинада каеттым.
    Үзгәртеп кору башлангач,
    Тел запасым баеттым.

    Ваучер сүзе килеп керде
    Бүлгәндә зур калҗаны.
    Янәсе, тигез өләштек,
    Һичкем пайсыз калмады.

    Ә чынында - кемгә завод,
    Кемгә нефть, кемгә газ.
    Безгә - калҗадан бушаган
    Пичәтле матур кәгазь.

    Эмиссия - акча басу,
    Аны дәүләт башкара.
    Казна сейфы бушап калса,
    Күпләп басу башлана.

    Бу - астыртын чарасыдыр
    Капитал юнәтүнең,
    Сулга киткән алтын хакын
    Халыктан түләтүнең.

    Үгез бәясенә менсә
    Чебеш хакы сатуда,
    Ул - инфляция була
    Китапча аңлатуда.

    Баеганны баета ул,
    Талый таланганнарны,
    Фәкыйрьлекнең аръягында
    Яшәргә калганнарны.

    Бартер - акчасыз заманда
    Сәүдәне җиңелләтә:
    Сез, әйтик, күмер бирәсез,
    Без түлибез итләтә.

    Челночник - ул киләп сарып
    Табан туздыручыдыр.
    Арзан алып, кыйммәт сатып
    Тамак туйдыручыдыр.

    Йөз меңнәр белән санала
    Арбага җигелгәннәр,
    Завод-фабрика ябылгач,
    Дөньяга сибелгәннәр.

    Алданган вкладчикның
    Акчалары саклыкта,
    Ул аларны илтеп биргән
    Каракларга шатлыкка.

    Беспризорникка әйләнә
    Ятим калган балалар,
    Ил кичергән иске чирләр
    Янә кабатланалар.

    Качаклар сугыш елында
    Качты фашист явыннан.
    Бүгенге качак - Берлекнең
    Кайнар нокталарыннан.

    БОМЖ дип исем биргәннәр
    Йорт-җирсез калганнарга,
    Йокклый алар вокзалларда
    һәм юеш подвалларда.

    Коррупция дигән сүзне
    Ишетәбез еш хәзер.
    Ришвәтчегә акча төртеп,
    Эшләнә күп эш хәзер.

    Криминал сүзе дә бүген
    Ерта колак пәрдәсен.
    Җинаятьле эш була ул,
    Әйтеп бирсәк мәгънәсен.

    Рэкет сүзе - янап талау,
    Законсыз калым икән,
    Дәүләт салган салымнарга
    Өстәмә салым икән.

    Дучар була бу шантажга
    Йөкләп сатучылар да,
    Польшадан йә Төркиядән
    Арба тартучылар да.

    Базарларны бүлеп алган
    Рэкетир шайкалары.
    Дәүләт сәүдәсен күзәтә
    Аларның кайсылары.

    Беловеж - урман исеме,
    Телдән төшми һаман да.
    Җитмеш яшьлек СССРны
    Өч үгез еккан анда.

    Популист - ул халык өчен
    Сүздә дөрләп янучы.
    Ялкынлы чыгышлар ясап,
    Калын портфель алучы.

    Наркотик - исерткеч агу
    Законнан качып кергән.
    Гүргә иңми ташлый алмый
    Аны бер татып күргән.

    Раркоман - тере мәет ул,
    Яшәр көне санаулы.
    Заманның шушы чиреннән
    Сакла үсмер балаңны!

    Ялланып үтерүчедер
    Киллер дигән сүзләре.
    Киллерларның саны арта,
    "Табылмый" тик эзләре.

    "Интим хезмәт күрсәтү"не
    Уртак түшәк дип аңла.
    Ирең белән киңәшмичә
    Эшкә кермә син анда!

    Мыльная опера диләр
    Чит илләрнең киносын.
    Йөз сериягә сузалар
    Бер пәрдәгә сыясын.

    Ә боевик дигәннәре
    Атыш та канга батыш.
    Арасында күренә ятыш
    Төрле реклама катыш.

    Голодовка игълан итә
    Эш хакы даулаучылар.
    Айлар буе хезмәт итеп,
    Акча алалмаучылар.

    Киң җәелә белемемнең
    Географик радиусы.
    Кайларга ялга чакырмый
    Татарстан радиосы!

    Канар утраулары димсең,
    Кызыл диңгезме кирәк,
    Мәңгелек жәй киңлекләре...
    Баручылыр бар,димәк!

    Анталия - курорт икән
    Җылы диңгез ярында.
    Җәннәтнең түре - почмагы
    Синең карамагыңда.

    Аклы ситса күлмәк киеп
    Чыгарга базмыйм әле.
    Яңа сүзләр күп белдем мин,
    Барын да язмыйм әле!


    ӨЙ КАРШЫНДА КОРЫГАН АГАЧ

    Өй каршында корыган агач
    Кергән кара сурәткә.
    Ахырзаман шәүләседәй
    Шом сала ул йөрәккә.

    Ботаклары биш этажның
    Тәрәзәсен каплаган.
    Пенсионерлар ун ел буе
    Кая язып бакмаган!

    Бар шушы йортта яшәүче
    Уллары,кияүләре.
    Балта-пычкы тотмый алар,
    Айнымый берәүләре.

    Бер агачны кистерүе
    Мең ике йөз сум икән.
    Жилтрестның Зеленхозга
    Түләү хакы шул икән.

    Ут төртеп яндырыр идең,
    Өйгә кабулары бар.
    Каш төзәтергә маташып,
    Күзсез калуларың бар.

    Йөз еллык агачны кырып,
    Күпме коттедж салдылар!
    Корыган агачны кисәргә
    Акча тапмый абзыйлар.

    Юк утынга тураучы да,
    Йортта мичләр булмагач.
    Чорыбызга һәйкәл булып
    Калыр ахры бу агач.



    ОЛЫ ЮЛДАН ПОЕЗД КИЛӘ


    Олы юлдан поезд килә,
    Артык кызу чапмыймы?
    Машинисты юлга карый:
    Юлда Ельцин ятмыймы?

    Ельцин киткән "үзе теләп",
    Тутырмый ярты елын.
    Шарты шул: эзләмәсеннәр
    Җавапка тарту юлын.

    СССР башына житте
    Беловеж үгезләре.
    Инде иң усал үгезнең
    Каерылды мөгезләре.

    Ал кирәк булыр әле,
    Гөл кирәк булыр әле.
    Бер кирәк булган СССР
    Гел кирәк булыр әле!

    Мәскәу елгасы киң елга,
    Дулкынлана, болгана.
    Басып сайрар талы сынса,
    Президент та моңлана.

    Әкрен искән җил селкетә
    Кремль камышларын.
    Тәхет күрмәгәннәр белми
    Аерылу сагышдарын.

    Бөлдерелгән шәрә илнең
    Җиткәч көтеп аруы,
    "Батыр адым" дип аталды
    Башның китеп баруы.

    Куелган алдан килешеп
    Алыш-биреш хаклары:
    Билгедәде Путин аңа
    Җирдә җәннәт шартлары.

    Таланган халык үченнән
    Киртләнә сак белән.
    Үткәрәчәк калган гомерен
    Тулы тәэминат белән.

    Ашау-эчү - дәуләт-байдан,
    Үлем килсә - Ходайдан.
    Беренче Указын элде
    Варисы шул уңайдан.

    Мәскәү елгасы көймәле,
    Ельцин мундир кимәде.
    Үз халкының канын койды,
    Картмы-яшьме димәде.

    Изге җиргә сәфәр кылып,
    Кайтты "иман китереп".
    Тәре тагып җибәргәннәр,
    Гөнаһларын кичереп.

    Ельцин тукыган Путинга:
    - Минем юлдан атла!- дип,-
    Россияне биреп китәм,
    Ышанычым акла!-дип.

    Мәскәү суы тирән икән,
    Ярлары тирәк икән.
    Сазлыкка китергән юлдан
    Илне кем сөйрәр икән?


    САЙЛАУ ҖЫРЛАРЫ

    Таң әтәчләре кычкыра
    Күктә таң беленгәндә.
    Ике президент сайладык,
    Уңмадык береннән дә.

    ...Уфа базарына барып,
    Баллар алдым кәрәзсез.
    Горбачев үзен сөйдерде
    Доклад ясап кәгазьсез.

    Тал бөресе, тал бөресе,
    Тал бөресе усакта.
    "Аңа тиңдәш юк", - дигәнгә
    Ышандык без ул чакта.

    Ай-һай! - дигән тавышка
    Төлке кача камышка.
    Ычкындырды дилбегәне,
    Ялга китеп Фороска.

    ...Мәскәү суы балыклы,
    Ярда Ельцин калыкты.
    - Привилегия хәрам! - дип,
    Үзен илгә танытты.

    Бишек астым имәнгә,
    Ботакларын игәнгә.
    Ышандык без:"Аннан башлы
    Берәү дә юк!" - дигәнгә.

    СССРны таратты,
    Илне егып талатты.
    "Бөтенлек!" - дип, йөз меңнәрнең
    Авызын-борнын канатты.

    ...Яңа гасыр таңында
    Халык Путин ягында.
    Күтәрелде даны кинәт,
    Шытып чечен канында.

    Өй артында шомыртым,
    Күләгәсе чиядә.
    Һәр белдекле берне сөйли:
    "Тиңе юк Русиядә!"

    Төшемдә күрдем Путинны:
    Таккан патша тәңкәсен.
    "Закон диктатурасы"ның
    Кая борыр тәртәсен.

    Зиһнем таралган болай да;
    Арпа куштым бодайга.
    Сайланса кемне манчыйсы
    Билгеле тик Ходайга.


    ӨЧ СОЛДАТКА "АЛЫШТЫРДЫ"

    Ал бирәм алганнарга,
    Гөл бирәм калганнарга.
    Ястржебский күнеккән
    Кызармый ялганнарга.

    Өч солдатка "алыш тырды"
    Журналистны башта ул.
    Тагын ике солдат алды,
    Үтеп киткәч атна ул.

    Рушайло Бабицкийга
    Паспрт язган астыртын.
    Ә сөңыннан гаепләгән
    Ясаган, дип, паспортын.

    Кулъяулыгым кисемле,
    Кисемнәре исемле.
    Полковник буган сылуны
    "Снайперша" дисеңме?

    Челтәр алдым хакларга,
    Тәрәзәмне капларга.
    "Снайперша"лар җитәрме
    Бар көчләүне акларга?

    Генерал Манилов чыкты
    Басарга тавышларны.
    - Бу бердән-бер очрак! - диеп,
    Көлдерде тавыкларны.

    Сибелә сачем, сибелә сачем,
    Сибелсә калыр әле.
    Садистны утка салсалар,
    Абзыйлар алыр әле.

    Тәрәз ачтым,җимнәр чәчтем,
    Асыл кошлар ашасын.
    Илнең данын сатканнарга
    Кем "зачистка" ясасын!


    "БЕЗНЕ УРЫНСЫЗ ЯМАНЛЫЙЛАР"
    (Тукайга ияреп)
    "Свобода" радиосы сорауларына мәскәүле
    Николай Бредихин җавапларыннан

    Бу Көнбатыш каргалары
    Нәрсә көтәләр бездән?
    Евросоюздан куарга
    Тавыш бирделәр бердән!

    Чечняда кеше хокукын
    Сакламыйбыз, янәсе!
    Бу безнең эчке эшләргә
    Тыгылуның бәласе!

    Бушбугазлар бөек илнең
    Авазын ишетсеннәр:
    Атомлы держава белән
    Санлашып эш итсеннәр!

    Чечняда чистка ясыйбыз
    Чаманы саклап кына:
    Бишек яшеннән үк түгел,
    Ун яшьтән башлап кына!

    "Җинаятьләрне" карарга
    Юристларны җигәрләр.
    Бәлки снайпершалардыр
    Мыскылланган чибәрләр...

    Юкка атын чыгардылар
    Фильтрлагерь сагының.
    Гаепсез азат ителә,
    Түләгәч тә "калым"ын!

    Рус солдаты талый, имеш,
    Чеченнарның малларын.
    Солдат, мескен, алса ала
    Командирдан калганын.

    Тиргәләбез "йөкләмәгә
    Тугрылык кылмаганга"
    Рәхмәт юк бандит халыкны
    Бөтенләй кырмаганга!

    Без җимергән бар калалар
    Бер заман калкыр әле.
    Күнсеннәр хөрмәт итәргә
    Бөек рус халкын әле!

    Ник ташламага барыйк без
    Вак кына милләт өчен?
    Тукмыйбыз бүген чеченны
    Башкага гыйбрәт өчен! -

    Татарларга,башкортларга
    Һәм бүтән халыкларга.
    Берсе дә тыпырчынмасын
    Рус дигән халык барда!

    Кем Шамилне буйсындырды,
    Яулады илен аның,
    Корбан итеп үткән йөздә
    Иллеләп генералын!

    Солженицыннар Чечняны
    Тәртәгә тибә, диләр.
    Чыкса чыксын Россиядән,
    Безгә ул нигә? - диләр.

    Әйдәгез, элмик колакка
    Аларның шаулаганын!
    Әллә рус халкы җүләрме,
    Бирергә яулаганын!

    Үз ягымнан тәкдим кертәм
    Чечняны таратырга,
    Ә халкын йөз процентка
    Рус белән яңартырга!


    БЕЗ ЯШИБЕЗ БҮТӘН ЗАМАНДА
    (Муса Җәлилгә ияреп)

    Әгәр сиңа хәбәр китерсәләр:
    "Ирең банк баскан", - дисәләр,
    Син ышанма, бәгърем, андый сүзне
    Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.

    Әгәр сиңа хәбәр китерсәләр:
    "Депутатны аткан", - дисәләр,
    Син ышанма, бәгърем, андый сүзне
    Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.

    Әгәр сиңа хәбәр китерсәләр:
    "Мәктәпкә ут төрткән", - дисәләр,
    Син ышанма, бәгърем, андый сүзне
    Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.

    "Кылдым, диеп, бу өч җинаятьне
    Кулын куйган ирең", - дисәләр,
    Бу хәбәрнең мөмкин хак булуы:
    Кул куярга мәҗбүр итәләр.

    Залимнәрне тарих хөкем кылды,
    Без яшибез бүтән заманда.
    Кайтарырга ләкин ГУЛАГ чорын
    Көч куючы табыла һаман да.

    Сагынып тормый "ристан беләзеге"н
    Беребезнең дә аяк-кулыбыз.
    Тик онытмыйк Фучик кисәтүен:
    "Кешеләр, сез уяу булыгыз!"


    СОВЕТ ЧОРЫН ХУРЛАУЧЫ БЕР АВТОРГА

    Билгеләдең үзеңә яңа кыйбла,
    Җилнең тоеп каян искәнен.
    Көтмәдең дә мактау җыры язган
    Китабыңда буяу кипкәнен.

    Мыскыллыйсың совет заманасын,
    Күренеп йөргән, имеш, тәнебез.
    Шул заманнан калган киемнәрне
    Ник салмыйбыз өстән әле без?

    Кыйшык икән совет гардеробың,
    Турайтырга тырышып карыйсың.
    һәм турайды, дисең, кыстыргач та
    "Партиянең кыска тарихы"н.

    Совет җитештергән мебель бүген
    Яшәвеңнең ямен киметкән.
    Ник алмыйсың испан гарнитуры
    Мебель сата торган кибеттән?

    Туенайдең ашханәдә элек,
    Нигә хәзер анда бармыйсың?
    Эш бүлмәңдә көндез чәй кайнатып,
    Ипи белән тамак ялгыйсың.

    Җитсә сиңа элек җитмеш тиен
    Өч төрле аш алып ашарга,
    Бүген дә син шулай туеныйм дисәң,
    Үзеңә кирәк акча басарга.

    Илнең халкын күбрәк рухландырса
    Син мактаган җәннәт миражы,
    Ник йөз меңнән калды ике меңгә
    Сине баскан гәҗит тиражы?

    Ник алмыйсың сатып "мерседес" син,
    Ник йөрисең җәяү мышкылдап?
    Булмый мени туплап капитал һич,
    Совет чорын яман мыскыллап?


    Маннур Саттаров
    стихи на татарском языке.
  • Маннур Саттаров:
  • Совет чоры. Шигырьләр
  • «Үзгәртеп кору» чоры. Шигырьләр
  • Леший с ружьем
  • Фронтовые воспоминания
  • Письма фронтового друга




  • ← назад   ↑ наверх