• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Хәсән Сарьян

    Тел белмәгән — теленнән абыныр

    Радиога килгән сорауларга җаваплар

    Беренче мәкалә

    Туган телебез турында «Тел күрке — сүз» дигән тапшыруны башлап җибәргәннән соң, радиога хатлар ява бантлады. Нәр кайсысында диярлек иптәшләрнең үз туган телебезне кайгыртулары сизелеп тора. Алар телебезгә кагылышлы әйбәт-әйбәт тәкъдимнәрен язалар, күп кенә сорау да бирәләр. Бу бик күңелле хәл.

    Бу мәкаләдә без шул сорауларның берсенә җавап бирәчәкбез. Менә берничә хатта мондыйрак сорау бар: «Язганда йә сөйләгәндә, чит тел сүзләре кушып телебезне бозмыйбызмы?»— дигәннәр.

    Башта ук бер нәрсәне ачыклап китик: татарча «тел бозу» дип сөйләнсә дә, татар теле дигән гомуми телебезгә бу һич тә кагылмый. Чөнки гомуми телне «бозып» булмый. Чыннан да менә мин, менә әле, шушы тел белән сөйлим икән, мин аның матур да, камил дә, бай да икәнлегенә сокланып, күңелемдәге уйның, хисләремнең һәммәсен әйтә алуыма горурланып сөйлим. Ул телне мин ясамаган. Мин аны боза да алмыйм! Әгәр мин, мәсәлән, «әгәр» диясе урынга «если» дисәм, «чөнки» урынына «птамушты» дип сөйләсәм, моңардан гомуми татар теле «бозылу» түгел — селкенми дә. Чөнки, телне белеп сөйләшкәннәр сөйләшсен өчен, аның «чөнки»е дә, «әгәр»е дә үз урынында кала. Чөнки алар — зур туган телебезнең һич бозылмас энҗеләре. Халык ни гомер яшәсә — теле дә шул гомер яшәячәк.

    Димәк, радиога хат язган иптәшләрнең: «Чит тел сүзләре кушып, телебезне бозмыйбызмы?»—дип борчылулары гомумән телгә түгел, ә аерым кешеләрнең сөйләм теленә кайтып кала. Шуңа күрә мин «тел бозу» дигәндә нәкъ шул мәгънәсен генә күз алдында тотачакмын.

    Чыннан да, без үзебезнең диңгездәй зур да, тирән дә телебездән җитәрлек дәрәҗәдә файдаланабызмы соң? Үзебезнең гөл кебек сүзләр бар килеш, һич кирәкмәстән башка тел сүзләрен кулланмыйбызмы?.. Кызганычка каршы, «Юк!» дип җавап бирә алмыйбыз. Менә, мәсәлән, «работник» дигән сүз. Ул хәзер дә, һич яшерен-батырын түгел, матбугатны басып алды. Культура работнигы, мәгариф работнигы, сәнгать работнигы — барысы да работник.

    Хәлбуки татар телендә работник мәгънәсенә төп-төгәл туры килгән берничә сүз бар: хезмәтче, хезмәт иясе, эшче, хезмәткәр. Аннары работник сүзе үзе дә—работа, ягъни эш, хезмәт дигәннән ясалган. Димәк, шулай булгач, культура, мәгариф работниклары урынына культура, мәгариф эшчеләре дип сөйлибез икән—работник сүзенең мәгънәсенә бер яктан да зыян килмәячәк. Русча рабочий дигән сүз генә татарча эшче була дип уйлаучылар, минемчә, бик нык ялгыша: алар телдәге бер сүзнең дә бер генә мәгънә белән йөрмәвен оныталар. Теләсә нинди сүзнең кайчан, ничек, нинди сүзләр янында торуына карап, кырыкмаса кырык төрле мәгънәсе була. Шул сәбәпле, иң нәфис сәнгать кешеләре турында да сәнгать эшчеләре дип әйтсәк, татарча белгән бер кем дә, аларны авыр шпаллар тезеп, тимер юл салып йөрүче рабо-чийлар икән дип уйламас. Ягъни завод эшчеләре дигәндә бер төрле, сәнгать эшчеләре дигәндә икенче төрле кешеләр күз алдына килеп басар.

    Мондый мисалларны, чүпли китсәң, байтакка җиткереп булыр иде. Шуңадыр, күрәсең, күп кенә иптәшләрне гомумән чит телдән кергән сүзләр борчый. Менә Казан шәһәрендә яшәүче отставкадагы офицер Бариев иптәшнең хаты. Ул:

    «Татарстан Верховный Советы Президиумы председателе» дигән мисал яза да, «Менә бу татар теле җөмләсендә ничә татар сүзе бар?» дип сорый. «Ни өчен бу соңгы вакытта элек-электән килгән татар телендә тиешле урын алып торган нәфис, матур, һәр кеше өчен аңлаешлы булган татар сүзләрен ташлап, аларны рус сүзләре белән алыштыралар? Югары сүзе Верховный, кицәшмә сүзе совет, рәис сүзе председатель сүзенә әйләнгән? Бу кирәкмәгән урында да үз телеңнең сүзләрен ташлап, башка телдән әҗәткә сүзләр җыюның нәрсәгә хаҗәте бар икән? Шуны беләсе килгән иде», ди.

    Чыннан да, без ни өчен әле Татарстан Верховный Советы Президиумы председателе дип язабыз соң? Бариев иптәш әйтмешли, Верховный сүзенә югары, совет сүзенә кицәш, председатель сүзенә рәис сүзе бар. Верховный дигәнен тагы югары дип кенә түгел, биек, өске, олы дип тә тәрҗемә итеп булыр иде.

    Бу сорауга дөрес җавап бирү өчен телләрнең үсеш тарихына күз салып үтәргә кирәк. Мәгълүм ки, дөньядагы бер тел дә фәкать үз сүзләреннән генә тормый. Бик борын заманнардан бирле халыклар бер-берсе белән аралашып яшәгән: сәүдә итешкән, сугышкан, берсеннән-берсе дин, гыйлем, һөнәр алган һәм сүз алган. Чөнки бер халыкның үзендә булмаган әйбер, төшенчә, идеяләр икенче халыктан сүзе белән үк кергәннәр. Мәсәлән, бүгенге рус теленең сүзлек составында әллә күпме татар сүзе бар. Мәсәлән, товарищ (ягъни тауарны ишләшеп бергә ясаучылар, алыш-биреш итүчеләр), карандаш (яза торган кара таш), лошадъ (алаша ат), Арбат (арба һәм ат), ямщик (ямчы), ура (ягъни ор, сук, бәр, урап ал), караул, есаул, богатырь, атаман, халат, шапка, колпак, әртил, аркан шикелле сүзләрне хәзер кайсы гына рус кешесе: «Бу безнең сүз түгел!» дип әйтер икән! Кайберләре инде бүгенге татар телендә юк та — ә рус телендә калган.

    Нәкъ шуның кебек үк, безнең телгә дә элек-электән рус сүзләре килеп керә, хәзер гел үзебезнеке төсле булып үзләшеп беткәннәр. Мәсәлән, арыш рожъ дигәннән, буразна борозда дигәннән, сука соха дигәннән, бүрәнә бревно дигәннән, уҗым озимъ дигәннән, салам солома дигәннән ясалган. Арып: саламы дисәк, икесе дә рус сүзе була икән. Ләкин моны хәзер кем инде рус сүзе дип уйлый.

    Минемчә, рус кешесенә товарищ сүзе бик озак вакытлар чит, ят булып ишетелгәндер, әйтергә күнегү өчен дә шактый гомерләр үткәндер. Әнә бит, ул аны барыбер, тауар дип, безнең бабайларча итеп әйтә алмаган: рус телендә авазы булмау сәбәпле, аны үзләрендәге «в» авазына көйләп, товар иткәннәр; безнең «ш» дә «щ» булып үзгәргән. Чөнки борынгы бабаларыбыз борынгы руслар белән алыш-биреш иткәндә, үзләре саткан йә алган тауарга мөнәсәбәте булган иптәшләрен иш дип кенә түгел, ишче дип тә атаганнар, ягъни бер-берсенә инде: «Бу минем тауар ишем» дип әйткәннәр дип уйларга кирәк.

    Шуның шикелле, руслардан борозда сүзен дә беренче тапкыр ишеткән һәм нәрсә икәнлеген аңлаган бабаларыбыз борозда дип нәкъ русча итеп әйтә алмаган, үзенең казна дигән сүзенә охшатып, буразна дип ясаган. Инде без менә шушы сүзне безнеке түгел дип телебездән куып чыгара башладык ди. Йә, буразна урынына нинди сүз әйтербез соң? Төрекләр кебек, сабан эзе диярбезме? Ә сабан эзе ул бездә бөтенләй башка: сабанның җирдән сөйрәлеп барган эзе була. Яки күз алдыгызга китерегез: Бөек Ватан сугышы вакытында безнең күп милләтле совет солдатлары дошман өстенә һөҗүм белән барганда, ишетү белән генә дә дошманның җанын тетрәткән «ура» сүзен бу татар сүзе дип кычкырмасалар...

    Шулай итеп, чит телдән алынган сүзләр бер телнең инде үзенеке булып киткән — аны инде кире куып чыгарып булмый. Моңа бер нинди хөкем юк. Әби патшаның әмере белән Җаек елгасының исемен Урал дип үзгәртә алганнар (чөнки бу — географик атама гына), ләкин Николай Беренче тарафыннан катгый тыелган прогресс сүзен рус теленнән куып чыгара алмаганнар. Чөнки чит бер сүзне кабул итү яки итмәү ул — хакимнәр эше дә, галимнәр эше дә түгел, ул — халыкның үз эше. Рус теле галимнәре, язучылары, мәсәлән, рус теленә читтән кергән сүзләргә каршы аягүрә басып көрәшеп караганнар. Унсигезенче гасыр шагыйре Сумароков чит телдән сүзләр алуны тәндәге үлеккә тиңли. Ул фрукты, сервиз, камера, суп, дама, валет, туалет, корреспонденция, том,, дели-катно кебек чит ил сүзләреннән йөз чөереп баш тартырга кирәк, ди. Фрукты урынына плоды (ягъни җимеш), суп урынына похлебка (ягъни шулпа) дигән сүзләребез бар көе, ул сүзләрне читтән алу көлке, ди.

    Башкалар исә: чит телдән кергән бер сүз урынына шуны алмаштырырлык икенче сүз булмаса, аны мәгънәсенә карап ясарга кирәк, ягъни инде кулланылмый торган иске сүзне эзләп табарга кирәк, диләр. Унтугызынчы гасырның бөек тәнкыйтьчесе В. Белинский мондыйларга ачыктан-ачык каршы чыга. Чит телдән кергән сүзләр урынына үз телеңнән сүз ясауны ул: «Бик яхшы фикер, ләкин һич үтәлә торган түгел, шуңа күрә бер нигә дә яраксыз», ди. Мәсәлән, рус мужигы өчен кучер сүзеннән дә русчарак сүз юк, аның өчен возница автомедон кебек үк чит сүз, ди.

    Шуңа күрә В. Белинскийның: «Сүз, кемнеке генә булса да, фикерне генә төгәл аңлатсын; әгәр чит сүз фикерне үз сүзегезгә караганда яхшырак аңлата икән, чит сүзне кулланыгыз, ә үзебезнекен чүп-чар янына чыгарып атыгыз» дигән сүзләре бүген һәр бер тел өчен дә бик дөрес.

    Чыннан да, әгәр без хәзер гарәпнеке дип китап, мәктәп, хат, акыл, адмирал (гарәпчәсе әмир эл бәхер — эл көһел), хезмәт, вакыт, ватан дигән сүзләрне; грекныкы дип физика, математика, демократия, фислософия, анархия дигән сүзләрне; латинныкы дип республика, партия, корпус, рота, диктатор, цивилизация, радио, телевизор дигән сүзләрне; русныкы дип самовар, самолет, вертолет, совет, колхоз, спут-ник дигән сүзләрне, барыбыз бергә сүз берләшеп, иртәгәдән кулланмый башласак, телебез бик кыен хәлгә төшәр иде. Безнең тел генә түгел, хәзерге һәр тел шундый ук хәлгә төшәчәк. Бәхетебезгә, андый нәрсә булмаячак. Телләр бер-берсеннән сүз алып һаман үсәчәк, байыйачак.

    Бу мәсьәләдә безгә рус теле үзе үрнәк. Советлар Союзында булган әдәби телләрнең берсендә дә башка телләрдән рус теле кебек күп сүз алган тел юк. Менә, мәсәлән, 1967 нче елны чыккан «Чит телләр сүзлеге» дигән сүзлектә рус теленә кергән егерме ике мең сүз бар! Ә дөньядагы иң бай телле язучы саналган А. С. Пушкин — рус сүзләре, чит тел сүзләре белән бергә — барлыгы егерме бер меңнән артык сүз кулланган. Димәк, рус теленә Пушкин кулланган сүзләрдән дә артыграк чит сүз кергән булып чыга. Ләкин моңардан рус теле «бозылганмы»? Тагы да баеган, куәтләнгән. Татар теле дә шулай.

    Ләкин без чит телләрдән сүз кабул итүнең, искечә әйтсәк, фарыз эш икәнлеген сөйләсәк тә, ул сүзләрне кирәккәндә генә алырга кирәк дибез.

    Менә хәзер Бариев иптәшнең телебез өчен борчылып язган хатына әйләнеп кайтыйк инде. Ул янә: «Татарстан Верховный Советы Президиумы председателе» дигәндә ничә татар сүзе бар?» дип сорый. Җавап: «Татар» дигән милләт атамасын санамасак, берәү дә юк. Стан — фарсы (Иран) сүзе, верховный, совет, председатель — өчесе дә русныкы, ә президиум — латин сүзе. Хәзер шуларны саф татарчага тәрҗемә итеп карыйк. Президиум шул килеш кала. Станны җир, урын дип тәрҗемә итеп була, Верховный — югары, совет — кицэш, председатель — алда утыручы. Димәк, барысын бергә кушкач: «Татар җире Югары Киңәш Президиумының алда утыручысы» килеп чыга.

    Белмим, без болай язудан гына татар болай дип сөйләр микән? Дөрес, заманында советны шура,' председательне рәис дип язып караганнар. Ләкин болар үзләре үк татар сүзе булмау сәбәпле (икесе дә гарәп сүзе), телгә кереп китмәгән: шура дигәне бөтенләй төшеп калды, рәис дигәне председательгә алмашка язучылар телендә генә йөри. Ягъни без колхоз рәисе дип язсак — моны олысы-яше аңлый, ләкин авылга барып: «Колхоз рәисе кайда?» дип сорасак, безгә «Председатель кырга чыгып китте», дип җавап бирәләр.

    Инде Бариев иптәш мисалындагы совет сүзенә килик. Бу сүз — күп мәгънәле. Татар телендәге кицәш яки нәсыйхәт сүзләре аның бер генә ягыннан кереп чыга. Ягъни «бер кеше бер кешегә киңәш, нәсихәт бирә», «ике кеше киңәше» дигәндә, совет сүзендәге мәгънәнең бер өлеше генә каплана. Ә инде авыл советы, совет власте, Советлар иле дисәк — монда инде киңәш сүзе белән генә совет сүзенең мәгънәсенә барып җитеп булмый. Чынлап та, авыл советын авыл киңәше, совет властен кицәш хакимлеге, Советлар илен Киңәшләр иле дисәк — бик кызык булыр иде! Верховный дигәне дә нәкъ шулайрак. Дөрес, кайбер төрки телләрдә олуг, юксәк (ягъни югары) дип кабул иткәннәр. Бәлки безгә дә шул югары дип кабул итәргә кирәк булгандыр. Тик ул чагында Верховный судны Югары хөкем, Верховный главнокомандующийны — Югары баш- команда бируче дип үзгәртергә туры килер иде.

    Кыскасы, һәр тел башка телдән кирәккәндә, шунсыз мөмкин булмаганда, сүз алуга каршы түгел. Әйтик, центральный комитет партии дигәндә бер рус сүзе дә юк. Ләкин моны хәзер кем: «Русча түгел» дип әйтә? Шуның кебек безгә дә: колхоз председателе яки Татарстан Верховный Советы Президиумы председателе инде гел татарча булып аңлашыла.

    Ләкин без бер вакытта да кирәксезгә башка тел сүзләре кушып, төзек, матур, көчле телебезнең грамматик нормаларын җимереп сөйләүне законлаштырмадык һәм законлаштырмаячакбыз да. Мәсәлән, безнең телебездә дөньяның алтыннарын да алмаштырмаслык әти белән әни дигән сүзебез бар икән, алар урынына папа, мама дигән латин сүзләре куллануны кирәксез кылану дип саныйбыз. Яки, әгәр ике татар апасы татарча сүзләре бетми сөйләшкән җирдән, берәр танышлары турында (юк, гайбәт дип әйтми) сөенеп бетмәстән: «Яңа думнан өч кумытлы квартир алдылар» дип сөйлиләр икән — бу да инде телебезне бозу гына түгел, кычкыртып сую була. Чөнки дом — ул безнеңчә фәкать йорт, өй, ә кумыт (комната ягъни) — бүлмә. Шуңа күрә: «Яңа йорттан өч бүлмәле квартир алдылар» дип сөйләргә кирәк. Бу җөмләдә квартира дигән латин сүзен генә татарча тәрҗемә итеп булмый. Шуңа күрә ул шул көенчә кала.

    Шәһәрне гурт дип, шәһәр үзәген синтр дип, мәйданны плушчыт дип, чөнкине пәамушта дип, эшчене ырбучи дип, каршылауны встричәйт итәм дип сөйләсәләр — боларның да ни татарча, ни русча атасы-анасы юк булып чыга. Бу инде татар теле дә, рус теле дә түгел. Нәкъ шундыйлар турындадыр инде, бер анекдот та бар. Бер татар агае болай сөйләгән: «Кәнишне сүзенең яңа гына чыккан чагы — ике сүзнең берендә кәнишне дип сөйләп җибәрдем, малай! — урыс үзе дә бер нәрсә аңламады» дип әйткән ди. Безнең дә сөйләшү шулай килеп чыкмасын тагы!

    Мәгәр «тел бозу» әле ул кирәкмәгәнгә чит тел сүзләрен кыстырып сөйләү генә түгел. Әгәр үз телеңнең грамматик нормаларын җимереп сөйләшсәң, үз сүзеңнең дә чит булуы бар. Мәсәлән, бер авылда миңа бер председатель үзенең хатыны турында: «Аның йөрәге белән начар» дип әйтте. Сүзләре гел татарча бит инде! Хәтта начар дигән фарсы сүзе дә инде аерып алмаслык булып татарлашып беткән. Әмма бу җөмлә үзе һич татарча түгел. Нәрсә инде ул: «аның йөрәге белән начар?» Йөрәге белән тагы нәрсә начар? Бәлки председатель хатынының йөрәге начардыр, йөрәге авыртадыр? Шулай булып чыкты да. Кабат сорагач белдем: чынлап та, йөрәге авырта икән. Хатын дигәннән, ул аны да хатын дип түгел, иптәшем дип әйтте. Шушы ук районда миңа, бер очрашу кичәсендә, бер сорау язып бирделәр. Анда: «Сезнең иптәшегез бармы?» дип язганнар иде. Моңа нәрсә дип җавап бирәсең? «Иптәшем бик күп. Дусларым да бар», дип җавап бирдем. Елмаеп алдылар. Чөнки алар миннән «Хатыныгыз бармы?» дип сораганнар икән. Димәк, хатынны, иптәш дип сөйләшү дә татарча дөрес түгел. Иптәш иптәш инде ул, хатын — хатын! (Мәгәр хатыныңның чын иптәш булмавы бик мөмкин.)

    Гомумән, без нинди тел белән сөйләшсәк тә, аның сүзләрен дә, грамматик кануннарын да бозмыйча, җимертмичә, дөрес итеп, матур итеп сөйләшергә тиешбез. Аны бозуларга юл куймаска, көрәшергә тиешбез. Ләкин — нинди юллар белән?

    Күптән түгел мин газетадан бер мәкалә укыган идем. Франциядә «Француз теленең сафлыгын саклау турында» закон чыгарганнар. Шул закон нигезендә контракт, рәсми кәгазьләрдә чит тел сүзләрен кулланган өчен 80 нән алып 160 франкка кадәр штраф салыначак икән. Әгәр шундый «җинаять» өч ел эчендә ике тапкыр кабатланса, штраф 5000 франкка җитәчәк. Француз лингвистлары әйтүенчә, бу закон француз телен чит сүзләр, аеруча инглиз сүзләре белән чүпләнүдән саклау өчен чыгарылган, ди.

    Бик кызыклы факт бу! Ләкин, алда әйтеп үткәнемчә, бер телдән икенче телгә сүзләр керүне боерыклар белән, законнар белән генә тыеп булмый. Бу — аптыраганнан эшләнгән вакытлы бер чара гына. Әгәр безнең халык, әйтик яшеннән алып картына кадәр, председатель дип сөйләшә икән — председатель дип язган өчен миңа штраф салудан ни файда? Бөтен халыкка штраф салып булмый бит.

    ...В. И. Ленин рус телен бозучылар турында болай ди:

    «Без рус телен бозабыз. Чит ил сүзләрен кирәксезгә кулланабыз. Недочеты яки недостатки, яки пробелы сүзләре булганда, нигә дефекты дип әйтергә?» дип яза. В. И. Ленинның бу фикере безнең өчен бүгенге көнне дә бик кыйммәт. <...>

    Чөнки телне бозмыйча, дөрес итеп, фикереңне җиткереп сөйләшү ул — кешенең әдәп, культура билгесе.

    Икенче мәкалә

    Үткән сөйләшүебездән соң сездән барлыгы 42 хат алдым. Боларның күбесе без биргән сорауларга җавап итеп язылган. Һәм менә без дә бүген шул җавапларны тикшерербез.

    Менә Зеленодол шәһәренең Матяшина ханым хаты:

    «Кадерле редакция! Мин үзем татар хатыны булмасам да, татар теле белән бик кызыксынам. Сигез яшьлек улымны да татар телендә сөйләшергә өйрәтәм. Бәлки дәрес тә булмас, шулай да сезнең 2 нче майдагы тапшыруыгызга җавап язам» дип, саф татар теле белән хат язып җибәргән. Тик, кызганыч, ул үзенең ни милләтен, ни исемен, ни эш урынын язмаган.

    Хәзер, узган тапшыруда бирелгән сорауларга аерым-аерым тукталып үтик. Беренчесе: «Китап татар телендә басылган», «Китап татарча басылган»,— шуның кайсы дәрес?» диелгән иде.

    Бу сорауга 42 иптәшнең утызы: «Китап татар телендә басылган» дип сөйләү дөрес, дип җавап биргән. Үз фикерләрен дәлилләп аңлатып бирүчеләре дә байтак. Мәсәлән, Казан дәүләт педагогия институты студентлары Абзалов Равил белән Кәбиров Рамазаннар үз фикерләрен болай дәлилләгән: «Китап татарча басылган» диюгә караганда «китап татар телендә басылган» дию дөресрәк була. Чөнки — китап татарча басылган» дигән очракта ниндидер китап басу ысулы турында сүз бара дип аңларга мөмкин. Ә инде «китап татар телендә басылган» дип сөйләгәндә, китапның кайсы телдә басылуын күз алдында тотабыз», дип язалар алар.

    Очучы иптәш Ибраһимов Рәшит тә, укытучы Гыйләҗев Хәким дә, Казан дәүләт университетында укучы Ибраһимова Мәдинә дә үз җавапларын шундый ук дәлил белән ныгыталар. «Чөнки китап татарча басылган дисәк, без китап басылуның ысулын күрсәтү кебек булыр иде» диләр.

    Башка дәлилләр дә бар. Мәсәлән, Әлмәт шәһәренең Гыйль-метдинов иптәш болай яза: «Ничектер татарча басылган дип әйтеп булмый, әйтеп булса да, күңел кабул итми кебек» ди. Ә Башкортстанның Борай районы Сәет мәктәбе укучысы Шәри-фуллин Әлфит исә: «Әгәр китап татарча басылган дисәң, монда азрак культурасызлык сизелә» дигән. Шушындыйрак фикерне Васильеве техникумында укучы Рәхмәтуллин Мансур да әйтә: «Китап татар телендә басылган дигән җөмлә сәнгатьлерәк, матуррак — яңгырап чыга» ди.

    Күрәсез, дәлилнең берсе мәгънә, икенчесе хискә ишарә итә. Ә менә Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә укучы Усманова Розалия болай язган: «Минемчә, китап татар телендә басылган дигәне дөресрәк. Шулай ук китап татарча басылган дигәнен дә дөрес түгел дип булмый. Халык телендә икенчесе күбрәк кулланыла» дигән.

    Менә — халык сүзе дә чыкты. Һәм бу сорауга җавап биргәндә, әлбәттә, шуннан башларга кирәк тә. Чөнки халыкның гасырлар буе сөйләшкән, әдәбиятында уелып ныгыган теле бар. Бу тел исә, әле әйткәнемчә, берәр сүзне син яки мин ялгыш әйтүдән генә бозылып китми. Һәм менә шушы телебездә бик борыннан бирле халыкның — ул гына сөйләшкән теле төрки, ә сөйләшү ысулы төркичә (ягъни татарча) дип ныгыган. Язу кергәч, анысы да шулай дип аталып киткән.

    Менә бер заман китап басыла башлаган. Хәрефләр җыелган яссы табак өстенә кәгазь җәеп, аны икенче бер яссы табак белән бастырып куйганлыктан, китап басу дигән бик матур татар сүзе килеп чыккан. Ләкин әле ул тиз генә әдәби телгә кереп китә алмаган. Әдәбият хәдимнәре аны бик озак вакытлар гарәп сүзе белән «матбуг улган», «табигъ ителгән», «нәшер ителгән» дип язганнар.

    Ләкин, ничек кенә язсалар да, китап инде үзе татарча булган. Һәм, әлбәттә, татар агай-эне китап сатучыдан китап сораганда: татарча булсын, татарча басылганы булсын дип сораган. Классик әдәбиятыбызда да ул шулай ныгыган. Әнә бүген дә бит, әйтик календарь чыккан бер чор җитте исә, авылдан килгән агайлар, түтиләр Казан кибетләреннән, чабып, «татарча календарь юкмы?» дип эзләп йөриләр. Ә татарча календарь — татарча басылган календарь була инде ул!

    Шулай итеп, татар теленең гасырлар буена катып кристаллашкан уз кагыйдәсе белән әйтсәк,— «китап татарча басылган» дигәне чын безнеңчә була.

    Алайса «китап татар телендә басылган» дигәне безнеңчә түгелмени? Кырык ике кешедән утызы ялгыш җавап биргәнмени?

    Тикшереп карыйк. «Татар телендә» дигән сүз дә гел татарча бит!.. Ләкин татар телендә «да-дә» кушымчасы, кайсы якка тарткаласаң да, үзенең грамматик табигате белән фәкать урын һәм вакыт төшенчәсен генә аңлата. Мәсәлән, «Китап кайда басылган?— Китап нәшриятта басылган». «Китап кайчан басылган?—Китап апрельдә басылган». Ә «телдә» дисәк, бу — кайда? дигәнгә дә, кайчан? дигәнгә дә җавап бирми.

    Бәс шулай булгач, ни өчен әле без «татарча» дип кенә әйтәсе урынга, «татар телендз» дип әйтәбез? Кәм ни өчен иптәшләрнең күбесе нәкъ шул форманы дөрес саный?

    Моны аңлату өчен тагы да телебезнең үткәненә күз ташлыйк. Минемчә, «китап басу», «газет басу» дигән сүзнең үзен беренче кабат Каюм Насыйри телгә ала. 1871 нче елда ул татарча календарь чыгара башлый. Шуның ахырында ул: «Бу календарь шаять 72 нче елга һәм чыкса кирәк... моңар охшаш дәхи татар телендз газета бастырырга ният бар. Ләкин халыкның рәгъбәте ничек булыр» дип язып, беренче кабат «татарча» дигәнне түгел, «татар телендз» формасын куллана.

    Миңа, мәсәлән, Каюм бабабызның ни өчен болай язуы бик аңлашыла. Ул —бүгенге татар әдәби телебезгә иң беренче булып юл ярган кеше. Телебез турында да, мәгънәсе тулы һәм матурлыгы ягыннан, «гайре телләрдән ким түгелдер, бәлки бәгъзе хокукта хасияте күбрәк булган урыннары да бардыр» дип, беренче булып ул әйтә. Ә беренче юл ярган кешегә һәр вакыт кыен була. Чыннан да, беренче тапкыр «газета бастырырга ният бар» дип әйткән кеше нинди тел белән икәнлеген ничек әйтергә тиеш соң? Аннары шунысын да искә алыйк: Каюм Насыйри — алты тел белгән кеше! Бу телләрнең дә йогынтысы булмый калмагандыр. Һәр хәлдә: «татар телендә газета бастырырга ният бар» дип язуында турыдан-туры рус теле йогынтысы күренә. Чагыштырыгыз: «Намере-ваемся выпускать газету на татарском языке».

    «Татар телендә» дигән русча форманы, ягъни грамматик кальканы без соңрак Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимовлар телендә дә очратабыз. Ләкин алар да аны чын татар әдәби теле нормасы итеп санамаганнар — онытканда бер генә кулланганнар. Шулай итеп, рус теленең грамматик йогынтысы ал арга аз тәэсир иткән.

    Ә менә бүгенге көнне без: «Китап татар телендә басылган» дигән форманы инде күпләп кулланабыз —шулай сөйлибез дә, язабыз да. Чөнки без хәзер русча күп әйбер укып, русча күп ишетеп, рус иптәшләр белән генә түгел, башка милләт вәкилләре белән дә русча сөйләшеп, иңгә-иң эшлибез. Анардан күп сүзләр алабыз. Сүзләре генә түгел, грамматик формалары да әкрен-әкрен миебезгә тамып тора. Хәтта кайвакыт без ихтыярсыз: «Тукта, бу русча ничек була соң әле?» дип уйлыйбыз. Шулай итеп «китап татар телендә басылган» формасы русчаның «книга издана на татарском языке» дигәненнән күчереп кабул ителгән икән. Ул инде хәзер телебезгә ныклап кереп бара. Ләкин безнең «китап татарча басылган» дигән үз формабыз да бик матур итеп үз вазифасын үтәп килә.

    Икенче сорау: «Мин татарча сөйләшәм». «Мин татар теле белән сөйләшәм». «Мин татар телендз сөйләшәм» —шулар-ның кайсысы дөрес?

    Бу сорауга җавап бирүче иптәшләрнең фикере аерыла: 29 ы «Мин татарча сөйләшәм» дип дөрес җавап биргәннәр. Ә ун өч иптәш: «Мин татар телендз сөйләшәм» ягында калган.

    Беренче сорауны аңлатканымча, «Мин татар телендә сөйләшәм» дип әйтү телебезнең нәкъ үзенеке генә булган грамматик кануннарга нигезләнмәгән. Бу шулай ук рус теленең: «говорить на татарском языке» дигән грамматик формасын телебезгә күчереп әйтүдән таралып киткән.

    Хәлбуки татарның үз формасы борын-борыннан ике төрле булган. Беренчесе — «мин татар теле белән сөйләшәм». Икенчесе — «мин татарча сөйләшәм». Беренчесе әлбәттә — борынгырак. Ул — телне аралашу чарасы, коралы итеп санаудан килеп чыккан. «Татарча сөйләшәм» дигәне исә соңрак ясалып, инде абстракцияләнгән, ягъни сөйләшү ысулын аңлаткан «ча» кушымчасы «тел белән» дигәнне дә үз эченә суырып алган. Димәк, «китап татарча басыла» дигәндә дә, «мин татарча сөйләшәм» дигәндә дә, ысул белән беррәттән, «тел белән» дигән мәгънәсе дә калган. Шуңа күрә сүзлекләрдә аны русчага «по-татарски» дип кенә түгел, ә «на татарском языке» дип тә тәрҗемә итәләр. Бу — мөселман төрки телләренең барысы өчен бер — уртак форма.

    Ә менә сораудагы «мин татар теле белән сөйләшәм» дигәненә дүрт иптәштән башкасы игътибар да итмәгән! Бу дүрт иптәш тә: «болай әйтү татар теле кагыйдәләренә туры килми», «бу дөрес түгел», «бу форманы баштан ук кире кагарга кирәк» дип, аны чыннан да тибәреп кенә җибәрәләр. Тик Ижевск шәһәренең Габдуллин генә (кулына караганда өлкән кеше булырга тиеш) болай дип яза:

    «Безнең якта татарлар бик күп. Без барыбыз да төрлечә сөйләшәбез. Себер татарлары да бар, Кырым татарлары и Казан татарлары бар. Бөтенебез дә ана теле белән сөйләшәбез»,— ди.

    Юк, ул без биргән сорауларга җавап язмаган. Ул — үзе сорап язган. Ләкин аның әнә шулай «ана теле белән сөйләшәбез» дип язуы кызыклы. Каян күчкән аңа бу форма? Әлбәттә, халыктан күчкән.

    Кабаттан да Каюм Насыйри бабабызга әйләнеп кайтыйк. Ул күп очракта шул чорда актив йөргән үзебезнең тел формасы белән яза. Менә мисаллары: «үз телебез белән бер дә язылган китап юклык сәбәпле», «мәмләкәт теле белән укыгыз», «фәннәрне кайсы тел белән белсәң дә бел», «русча белән укырга да, язарга да беләмен» кебек форма куллана. Билгеле инде, бу мисаллардагы «укырга», «язарга» дигән сүзләр урынына «сөйләшергә» дип куюдан грамматик мәгънәсе үзгәрми.

    Фатих Әмирхан да нәкъ шулай язган. Аннан да берничә мисал: «иске төрек теле белән язылып, гарәпчә, фарсыча, азербәйҗанча, тагын әллә нәрсәчә телләреннән корылган шигырьләре дә күптер», «үз телләре белән түгел, бәлки мөәл-лифнең теле белән сөйлиләр», «рус теленең белән матуры белән язылган», « бу турыда ул теле белән сөйләргә яратмый иде», «мөгътәбәррәк татарлар яныннан үткәндә ярым-йорты русча теле белән сүгенеп китә» һәм башкалар. Мәкальдә дә бар: «Теле белән сөйләгән — иңе белән күтәрер» диләр.

    Ә Тукайның татар теле гимны булып киткән «Туган тел» шигырен кайсыбыз гына сөйләмәгән дә, кайсыбыз гына җырламаган икән!

    Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

    Хәзер шушы шигырьне: «Иң элек бу телдә» дип, татарча урынына русча форма белән җырласак, аның бар булган куәте, моңы, энҗе-мәрҗәннәре көл булып очар иде. Әнә шулай икән ул тел!

    Димәк, икенче сорауның чын татарча җавабы ике төрле була: беренчесе — «мин татарча сөйләктәй», икенчесе — «мин татар теле белән сөйләшәм». Дөрес, соңгысы хәзер сирәк кулланыла. Әмма ләкин татарча сөйләп-сөйләп тә аңламый торган берәр кешегә, бик каты гына итеп: «Мин сиңа татар теле белән әйттем бит!» дисәң — шәт аңламый калмас.

    Ә инде «мин татар теле белән сөйләшәм» дигәне телебездә кулланылса да, анысы русча әйтелештән күчкән. Әнә бит: «баян уйный», «скрипкә уйный» дигәнне дә хәзер: «баянда уйный», «скрипкәдә уйный» дип әйтәләр. Чөнки моның да русчасы — «играет на баяне, на скрипке» икән! Ә татар исә: «уйна, дускай, гармуныңны үзең белгән көйләргә» дип һаман үзенчә җырлый бирә.

    Өченче сорау: «Кайчан каты-коты дип, ә кайчан такы-токы дип әйтелә?»

    Бу сорауга барысы да диярлек дөрес җавап биргән. Фикерләре фәкать такы-токы сүзендә генә бераз аерылып китә. Берничә иптәш: «такы-токы юл», «такы-токы дип каткан юлга әйтелә», «күп сөйләшүче кешене такы-токы диләр», «такы-токы килде дә кайтып китте» дип, такы-токыны төрлечә аңлаткан.

    Ләкин әлеге мисал ителгән җөмләләрдә без сораган сүзнең асыл мәгънәсе аңлатылмаган. Аны дөрес итеп Казаннан очучы Ибраһимов Рәшит аңлатып бирә:

    «Мәрхүм әнкәйнең минем малайга болай дип әйткәне хәтеремдә:

    — И улым! Нигә син калган кисәгеңне урамга ташлап кердең? Туйган икәнсең, өйгә алып керәләр аны, икенче юлы ашар идең. Әнә әтиеңнән сораш әле син. Сугыш вакытында ул нәкъ синең яшьтә иде бит. Мондый ак күмәч түгел, алабуталы ачы арыш икмәгенә дә туймадылар бит, балакайларым. Кибеп беткән каты-коты кисәкләр дә аларга такы-токы гына эләгә торган иде».

    Казанның 1 нче төзү тресты эшчесе Ганиева Галимә дә бу фикерне куәтләп җибәрә: «Игеннәр уңмады, такы-токы яшәргә туры килде диелгән сүз була», ди. Ә менә Әлмәтнең Гыйльметдиновлар гаиләсе болай язган: «Дәшмичә, кинәттән килеп кергән дус-ишләреңә тиз арада табын әзерләгәч, тартынып кына: «Гаеп итмәгез инде, аш-суыбыз такы-токы гына булды дибез» дип язганнар.

    Димәк, каты-коты дип каткан-коткан әйберләргә — нигездә ризыкка әйтәбез икән. Чөнки каты дигән төп сүзнең үзе үк каткан икәнлекне аңлата.

    Такы-токы исә бөтенләй башка. Биредә төп сүзнең тамыры— такъ. Ягъни бер, сыцар, ялгыз дигән мәгънәдә. (Икегә бүлгәндә һаман бер артып кала торган саннарга такъ, ә икегә бүленеп, парлашып беткән саннарга җөп дибез.) Алай гына да түгел әле. Такъ сүзе, мәсәлән, әйтелеше нәзегәеп, тик дигән сүзгә дә әйләнгән. Әгәр без бүген: «Тик утырам», «тик йөрим» дип сөйлибез икән, аның да беренче мәгънәсе— «ялгызым утырам», «бер үзем утырам» булган. Бу мәгънәсе, мәсәлән: «Тик кенә яшим әле» дигәндә ныграк сизелә.

    Шулай итеп, «такы-токы» дип берән-сәрән генә әйберләргә әйтелә. Мәгълүм инде: берән-сәрән әйбер инде ул җитәр-җитмәс тә була. Шуңа күрә иптәшләрнең күбесе бу сүзнең нәкъ шушы мәгънәсен язганнар да.

    Дүртенче сорау: «Игелегең өчен рәхмәт» әллә «изгелегең өчен рәхмәт» диләрме?

    Бу сорауга җавап биргән иптәшләр бермә-бер дигәндәй икегә аерылган. Берсе — «изгелегең өчен рәхмәт дөрес», икенчесе — «игелегең өчен рәхмәт дөрес» дип язган. Ә Азнакай районы Урсай авылының Гыйлаҗев Хәким: «Изгелек сүзен бераз бозып кына игелек дип сөйли башлаганнар» дип яза. Казан дәүләт университеты студенты Ибраһимова Мәдинә дә: «Изгелек һәм игелек — синонимнар гына» ди.

    Бу ике иптәшнең фикере нигездә дөрес. Чөнки «иге-лек»нең дә, «изгелек»нең дә — ясалмыш тамырлары бер. Икесе дә борынгы «идгү» (яхшы, әйбәт) дигән сүздән ясалган. Берсендә борынгы д хәзерге з авазына әйләнеп — изге, икенчесендә д төшеп калып иге сүзе хасыйл булган. Иге сүзе хәзер барлык төрки телләрдә дә диярлек яхшы дигәнне аңлата. Ә изге дигәне, ягъни изге эш, изге кеше (әүлия) мәгънәсе татар теле белән башкорт телендә генә торып калган. Ләкин барыбер ул сүзнең беренче — яхшы дигән мәгънәсе югалмаган: изге эш — яхшы эш, изге кеше — яхшы кеше. Чыннан да, начар кешегә изге димәсләр бит инде!

    Сүз тарихына кереп киткәч, тагын шунсын да әйтик инде: әнә шул иге дигән тармагыннан бүгенге ийе, әйе, игәү, йон ийеләу, игә килү кебек сүзләребез ясалган. Димәк, әгәр без, әйтик, ийе, яки әйе дип әйтәбез икән, кеше сүзен «яхшы, яхшы» дип хуплап торуыбызны аңлата. Төрекләр, мәсәлән, яхшы дигән фарсы сүзен бөтенләй кабул итмәгәннәр. Яхшы дигәнне ийе, бик яхшы дигәнне рек ийе диләр.

    Инде килеп, сөйләгәннәргә нәтиҗә ясыйк. Димәк, хәзерге телдә «игелегең өчен рәхмәт» дигәне әдәби норма санала. Ягъни без болай дигәндә рәхмәтне кешенең берәр яхшылыгы өчен әйтәбез. Ә «изгелек» сүзенең «әүлия» дигән мәгънәсе өскәрәк калкып чыга. Әнә Тукай да: «Минем шигырьләремдәге әүлияләр сүзе үзенең чын дөрес мәгънәсе белән, изгеләр мәгънәсендә генә аңланырга тиеш» дип язган.

    Бишенче сорау: «Рәхмәткә каршы нәрсә дип җавап бирергә кирәк?» Әлбәттә, синең игелегеңә яки изге эшеңә берәрсе рәхмәт әйтә икән — аңа син дә берәр яхшы сүз әйтәсең: сау бул, исән бул, сәламәт бул дисең. Кешегә исәнлек теләүдән дә яхшы сүз бармы? Хушлашканда да бит без: исән бул, сау бул, сәламәт бул дип, шундый ук теләк телибез. Димәк, рәхмәткә каршы телдә иң күп кулланылган әнә шул сүзләр икән. Башка мөселман төрки халыкларында да әнә шул сау бул дигәне ныгыган.

    Ниһаять, соңгы сорау: «Мин авырыйм», «мин авыртам», «мин рәнҗеп торам»— шуларның кайсы дөрес?

    Бу сорауга җавабында бер генә иптәш — Алабуга педагогия институтында укучы Рәхимова Әлфия генә: «Мин авырыйм, мин рәнҗеп торам дип әйтү дөрес» дип җавап биргән. Калган барлык иптәшләр дә, хәтта: «мин авыртып торам» дип сөйләшкән төбәк кешеләре дә, фәкать «мин авырыйм» дигәне генә дөрес дип җавап биргәннәр.

    Әйе, фәкать шунысы гына дөрес, һәм шунысы гына әдәби норма санала. Чөнки авырта дигәндә кешенең аерым әгъзалары — кулы, аягы, эче-мазары авыртканда гына әйтәләр. Әгәр инде кай төшләре авыртканны аермастан, гомумән авыру турында әйтсәк, ул чакны инде «Мин авырыйм, ул авырый һ. б.» дип әйтергә кирәк. Ә инде «рәнҗеп торам» дигәне бүгенге әдәби телдә бөтенләй башка мәгънәдә йөри. Дөрес, фарсы теленнән кергән «рәнеҗ» сүзе кайчандыр «авыру», «чирләү» дигәнне аңлаткан. Хәзер исә аның ул мәгънәсе бетеп, берничә төбәк сөйләшендә генә торып калган. Һәм «авырыйм» белән бер рәттән «рәнҗеп торам» дигәнне дә дөрес санаган Рәхимова иптәш, мөгаен, шул төбәктәндер.

    Өченче мәкалә

    «Тел күрке — сүз» дигән тапшыруларны башлап җибәргәннән соң радиога сораулар да килә башлады. Без, бүгеннән башлап, һәр иптәшнең соравына тапшыру саен җавап бирә барачакбыз. Арча районы Ташчишмә авылының Закирова иптәш биш сорау язып җибәргән.

    Беренчесе: байтак — шактый — хәйран — күп — мул.

    Икенчесе: алчак — мөлаем.

    Өченчесе: биек — югары.

    Дүртенчесе: аш чүмече — бакрач — половник — уҗау.

    Бишенчесе: икән — микән.

    «Мине шушы сүзләрнең кайчан кулланылышы кызыксындыра» дип язган ул.

    Җавап бирәбез.

    Беренчесе. Байтак белән шактый — синоним сүзләр. Ягъни авазлары башка булса да, мәгънәләре бер: икесе дә күп дигәнне аңлата. Мәсәлән: «Коммунистик өмәгә байтак кеше чыкты». Яки «Коммунистик өмәгә шактый кеше чыкты». Ягъни һәр ике җөмләдән: «Коммунистик өмәгә күп кеше чыкты» дигәнне аңлыйбыз.

    Шулай да, синонимик сүз буларак, үзләренең берникадәр аермалары да бар. Мәсәлән, «Коммунистик өмәгә шактый күп кеше чыкты» дип әйтеп була, ә «байтак күп кеше чыкты» дип әйтеп булмый.

    Димәк, шактый сүзенең артыклык дәрәҗәсен аңлата торган үзенчәлеге дә бар икән. Чагыштырыгыз: шактый күп, шактый матур, шактый көчле һәм башкалар. Бу урында инде байтак сүзен куеп булмый: байтак күп, байтак матур, байтак көчле — түгел.

    Ә менә вакыт төшенчәсен белдергәндә байтак сүзе күбрәк — активрак кулланыла. Мәсәлән: «Байтактан бирле эшлибез». «Эш байтакка җитте». Бу очракта исә шактый сүзе урынсыз. Чагыштырыгыз: «Байтактан көтәбез» — «Шактыйдан көтәбез».

    Хәйран сүзенә килгәндә исә, ул шактый, байтак, күп сүзләре белән мәгънәдәш түгел. Ул бик нык аптырауны, ис китеп гаҗәпләнүне аңлата. Мәсәлән: әгәр без берәр әйбернең күплеген күреп: «Хәйран!» дип әйтәбез икән, бу әле һич тә күп, шактый, байтак дигән мәгънәне түгел, ә шул күплеккә карап исебез китүне аңлата.

    Икенче төрле әйткәндә, берәр әйбернең ис китмәле берәр сыйфатына: «Хәйран!» дибез икән, без һәр вакыт аңа үзебезнең мөнәсәбәтебезне белдерәбез булып чыга. Мәсәлән, КамАз төзелешен беренче күргән кеше, исе-акылы китеп: «Хәйран!» дип әйтмичә булдыра алмый.

    Шулай итеп, һәр әйбернең гадәттән тыш, сыйфатына төбәп әйтелгәнлектән, бу сүзнең мәгънәсе дә универсаль, ягъни күп төрле. Чагыштырыгыз: «халык хәйран!», «матурлыгы— хәйран!», «көн хәйран!» һәм башкалар.

    Аннары бу сүз шактый кебек үк, берәр сыйфатның артыклык дәрәҗәсен дә аңлата. Мәсәлән: хәйран күп, шактый күп. Тик болар арасында аерма бар. Хәйран күп — ис киткеч күп, бик күп дигәнне аңлатса, шактый күп исә чагыштырмача гына күплекне аңлата.

    Инде мул сүзенә килгәндә, ул байтакның да, шактыйның да синонимы түгел. «Байтак яшиләр» белән «шактый яшиләр »нең мәгънәсе бер булса да, мул яшиләр дигәннең мәгънәсе бөтенләй башка. Шулай ук куп вакытны да мул вакыт дип әйтеп булмый. Чөнки мул сүзе нигездә байлыкны, тормышның җиткелекле булуын аңлата. Мулы да, малы да — икесе дә бер тамырдан ясалган гарәп сүзе.

    Хәзер алчак белән мөлаем сүзләренә килик.

    Алчак — хәзерге татар телендә түбәнчелекле, кечелекле дигәнне аңлата. Хәлбуки төрек белән азербәйҗан телендә ул бездәгедән бөтенләй кире мәгънә белән йөри, ягъни түбән җанлы, кабахәт кешегә алчак адәм диләр. Менә шушыннан соң инде бу сүзнең беренчел тамыры алт булырга тиеш дип уйларга кирәк. Чөнки алт хәзерге төрек, азербәйҗан телендә бездәге ас(т) дигәнне аңлата. Мәсәлән, аларча су алты — безнеңчә су асты; аларча су алты гемиси безнеңчә су асты көймәсе була. Димәк, алчак сүзенең шул ас(т), түбән дигән мәгънәсе безнең телдә дә сакланып калган. Ләкин ул бездә, әйткәнемчә, түбәнлекне, кабахәтлекне аңлатмый, киресенчә — тамыр мәгънәсе шул ук булса да, түбәнчелекле, кечелекле дигән сүзләрнең дә тамыры — берсенең — түбән, икенчесенең — кече.

    Ә мөлаем сүзе безнең телгә гарәптән кергән. Ул күркәм, ягымлы, сөйкемле дигәнне аңлата. Мәгәр шунысы кызык, гарәп телендә дә бу сүзнең тамырында түбән, әшәке, кабахәт дигән мәгънә бар. Ләкин безнең телгә инде ул ләм, лүм дигән тамыр формасы белән түгел, ә шул тамырдан ясалган мөлаем формасы белән кереп ныгыган.

    Шулай итеп, алчак дигән үзебезнең төрки сүз түбәнчелекле, кечелекле, ә мөлаем сүзе ягымлы, сөйкемле дигәнне аңлата икән.

    Закирова иптәшнең өченче соравына җавап бирәбез.

    Биек белән югары — синоним сүзләр. Һәр кайсы аерым торганда бер нинди мәгънә аермалары юк кебек: икесе дә берәр әйбернең, берәр билгенең җирдән өстә булуын белдерә. Әмма сүзләр бәйләнешендә алар берсен берсе алмаштыра алмый. Мәсәлән: биек йорт — бер, югары йорт — икенче; биек урын — бер, югары урын — икенче. Яки: «Аттан биек, эттән тәбәнәк» дигән табышмакны да «аттан югары, эттән түбән» дип әйтеп булмый.

    Димәк, югары сүзенең мәгънәсе киңрәк, гомумирәк. Шуңа күрә югары дигән нәрсәнең югарылыгын гадәттә үлчәп биреп булмый. Игътибар итегез: ай югары, югары дәрәҗә, югары оешмалар һәм башкалар. Шунысын да әйтик, югары сүзенең киресе, ягъни антонимы — түбән, биек сүзенеке — тәбәнәк.

    Закирова иптәш язган дүртенче сорауга күчәбез. Ул, «Аш чүмече, половник, бакрач, уҗау — шуларның кайсысы дөрес» дип сорый.

    Бу дүрт сүзнең берсе — половник дигәне — рус сүзе. Ул — бер бөтеннең яртысы дигәнне аңлата. Бу очракта, күрәсең, бер бөтен итеп чүмеч күз алдында тотылса кирәк. Шул чүмечкә сыя торганның яртысы половина була, шуннан половник сүзе ясалган. Половник яки плауник дип тоташ төбәге белән сөйләшүче татарлар юк; авыл җирендә анда-санда гына сөйләшәләр.

    Ә күп җирдә, һәм төбәге-төбәге белән, аш чүмече, бакрач һәм уҗау диләр. Казан арты белән Тау ягында күбрәк аш чүмече, Кама буе төбәге бакрач, Минзәләдән башлап Уфага җиткәнче тоташ татар районнары уҗау дип сөйли. Татардан бу сүз башкорт теленә дә күчкән. Башкорт инде аны ужау дип әйтә, чөнки ал арда төрки телләрнең күбесендә булган җ авазы бөтенләй юк.

    Хәлбуки уҗау сүзенең төп тамыры уж түгел, ә — уч. Суны сыңар уч белән эчү, ашлыкны җиргә сыңар уч белән чәчү, сыцар учлап әйбер бирү, әйбер алу — һәр кайсысы бик борынгыдан килә. Шуңа күрә башта аз-азлап, учлап кына бүлүнең үзен, аннары бүлә торган савытны (хәтта рәвеше дә бөгеп тоткан сыңар учка охшаган) учлау дип атаганнар дип уйларга кирәк. Учлау сүзенең соңра уҗау булып үзгәрүе — анысы инде аның телдәге закончалыклы үзгәреш билгесе.

    Кайбер тел галимнәре, мәсәлән, филология фәннәре кандидаты Р. Әхмәтҗанов, кайбер төрки телдәге мисалларга таянып, бакрач сүзенең килеп чыгышын «бакырдан ясалган савыт» мәгънәсенә илтеп бәйлиләр. (Р. Г. Ахметьянов. Этимологи-ческие основы лексикң татарского языка. АКД, Казань, 1970.) Бу фикерне һич тә инкарь итмәстән, үземнең башкачарак уйлавымны әйтеп узасым килә. Хуш, якутлар сөт кайната торган чүлмәккә баграк, төрекләр су сала торган кечкенә чиләккә нәкъ безнеңчә бакрач дип әйтсеннәр ди. Ничә гасырлар буена бер нинди бәйләнешләре булмаган ике халык нигездә бер үк максат өчен кулланылган савытны, бер-берсен бел-мәстән, икесе дә бакырдан ясады микәнни?! Димәк, бакрач сүзенең төрки телләр өчен уртак бик борынгы тамыр мәгънәсе булырга тиеш...

    Бакрач сүзе — тамыры белән дә, ясалышы белән дә бик борынгы төрки сүз.

    Проф. И. Ашмарин төзегән «Чуваш теле сүзлеге»ндә, мәсәлән: «пакра — җир астыннан бәреп чыккан су» дип аңлатылган. Әгәр чишмә сүзенең татар теленә фарсы теленнән соңыннан гына керүен искә алсак, ихтимал болгар бабаларыбыз чишмә суына бакра дигәннәрдер. Димәк, бакрач — бакра эч, — ягъни чишмә суы эчү булып, соңыннан су эчә торган савытка бакрач дип әйтүләре булырга тиеш. «Бака — су кошы» дигән тәгъбир дә, кышын боз тишеп су ала торган урынны бәке дип әйтүебез дә әнә шуңа барып бәйләнми микән?

    Ә чүмеч дигән сүз бик соңыннан ясалган: тамыры — чү-мерү, ягъни чумдырып алу.

    Әдәби телдә бу сүзләрнең өчесе дә тиң кулланыла. Чөнки өчесе дә — әдәби телнең нигезе булган Урта диалект сүзе булып, таралу төбәкләре дә бик зур.

    Ниһаять, Закирова иптәшнең соңгы соравы: «Кайчан икән, кайчан микән кулланыла?»

    Җавап бирәбез. Икән — ярдәмче сүз. Һәм ярдәмче сүз буларак һәр вакыт мөстәкыйль, ягъни үзенә аерым мәгънәле сүзләр белән генә әйтелә. Мәсәлән: бар икән, юк икән, бара икән, бармый икән. Аңлашылганча, бу сүз әйбернең йә хәрәкәтнең барлыгын раслый. Морфологик яктан тамыр белән кушымчадан тора. Тамыры — и. Бара и-де, бара и-кән, бара и-меш.

    Ә микән формасы инде өч кисәктән гыйбарәт: мы-ме + и + кән. Мисал: бара-мы икән, килә-ме икән. Алдагы сүзгә ялганырга тиешле сорау кушымчасы әкрен-әкрен икән ягына авышкан. Хәзер инде беребез дә: барамы икән, киләме икән дип аерым әйтеп тормыйбыз, бара микән, килә микән дип кенә сөйләшәбез. Язуда исә барамы икән дип аерым да, бара микән дип кушып та языла. Икесе дә дөрес.

    Шулай итеп әйбернең йә хәрәкәтнең барлыгын раслаганда икән дип әйтәбез, ә сораганда микән дибез. Чагыштырыгыз: «Ул шәһәргә бара микән?» Моңа каршы йә — бара, йә юк дип җавап бирәләр. Ә инде «Ул шәһәргә бара икән» дисәк, монда инде бер нинди җавап таләп ителми.

    Дүртенче мәкалә

    Сүзне Казан шәһәрендә яшәүче эшче Хәмит Вәлиди иптәшнең хатыннан башлыйбыз. Ул менә нәрсәләр яза:

    «Хөрмәтле редакция! Халкымның үткән юлы, изге сугышларда күрсәткән батырлыгы һәм бүгенге фидакарь эше, башкалар кебек, мине дә горурланырга һәм тырыш хезмәткә өнди. Иксез-чиксез Ватаныбызның кайсы төбәгенә барып чыксам да, башка милләт вәкилләреннән үземне ким дә, өстен дә куймыйм. Чөнки бер генә милләт тә (сан ягыннан күпме ул, азмы) икенче бер милләттән өстен була алмый. Кәм бу безнең Төп кануннар җыентыгына алтын хәрефләр белән уеп язылган. Шулай да бүгенге көндә, СССР гражданины буларак, мине кимсеткән, йөрәкне әрнеткән кайбер күңелсез нәрсәләр очрый әле.

    Беренчедән. Менә мин паспорт алдым. Аңа татарча итеп язылырга тиешле бит тә бар. Ләкин ул ни өчендер татарча итеп түгел — кеше аңламаслык бер тел белән язылган. Инде балам туды. Тууы турында танык алдым. Анда да шул ук хәл: татарча түгел.

    Икенчедән. Башкалабыз Казан урамнарының татарча язылышында хаталар күп очрый. Әйтик, «Уң Болак урамы» — «Ун Булак ур.», «Нади Такташ урамы»— «Хади Такташ ур.», «Гадел Кутуй урамы» — «Адель Кутуй ур.» дип язылган. Ә үзәктән ераграк урамнарның гомумән татарча исеме юк.

    Өченчедән. Үзебезнең яраткан, тыңлап туймас җырлар язылган пластинкаларны гына кулыбызга алып карыйк. Кайсы милләт теле белән һәм кем тарафыннан язылган соң бу җыр исемнәре?.. Билгеле булганча, заказ әйберләр эшләгәндә без — эшчеләр, нинди илнеке булуына карап, шул милләт теле белән язабыз. Үзләреннән дә шәбрәк язабыз. Ә шундый бер заманда илебезнең атаклы, Ленин орденлы Бөтен союз пластинкалар фирмасы татар пластинкалары исемнәрен татарча дөрес яза алмый. Мәсәлән, боларны ничек аңларга:

    «Айлья тән» (Айлы төн), «Томбыек» (Төнбоек), «Кул буена килсэн иде» (Күл буена килсәң иде), «Ямьле дә сон буо» (Ямьле дә Сөн буе), «Иекче карт жыры» (Ишкәкче карт җыры), «Яшасен кияуларым» (Яшәсен кияүләрем), «Безнен кунеллэр» (Безнең күңелләр), «Эткемнен еендэ» (бу ни бу?),

    «Син сазанны уйнадын» (нинди сазан? бәлки чуртандыр?) һәм башкалар.

    Мондый йөрәк әрнеткеч хәлләргә чик куярга бик вакыттыр бит инде? дип, Вәлиди иптәш бик борчылып яза.

    Әлбәттә, бу мәсьәләнең һәммәсен бер язучы яки тел галиме генә хәл итә алмый. Аның үзенең җаваплы кешеләре, компетентлы оешмалары бар. Ләкин без, без генә хәл итә алмыйбыз дип, битараф та кала алмыйбыз! Чөнки әлеге хатта язганнар, бер Вәлиди иптәшне генә түгел, барыбызны да борчырга тиеш, һәм без сөйләгәннәр шул мәсьәләгә җаваплы оешмаларга да җитәр дип уйлыйбыз.

    Чыннан да, әгәр бер кеше үзен үзе хөрмәт итә икән — ул кеше икенче'бер кешедән үзенең исемен дә боздырмый. Язганда түгел, сөйләшкәндә дә боздырмый. Чөнки исемен бозу — кушамат таккан шикелле, кешене мыскыл итүгә тиң була.

    Ә баксаң — үзебезнең законлы оешмаларда кеше исемен законсыз бозып утырабыз икән!..

    Чынлап та, Вәлиди иптәш язганча, паспортныңмы, таныклыкныңмы татарча язылырга тиешле битен карыйсың да — шаклар катасың! Җәмилә урынына Замила, яки Зямиля, яки Джамила, яки башкача; Җәүһәр урынына Заухар, яки Жау-хар, яки Завгар, яки башкача; Әхнәф урынына Әхнәф, яки Ахнаф, яки Ахняф, яки банткача — әллә нәрсәләр язалар — үз исемеңне үзең танымый торасың!..

    Шунысы аяныч: моны бер дә татарча белмәгән рус кызлары йә рус егетләре генә язмый — үзебезнең кызлар, үзебезнең егетләр яза. Күз алдыгызга китереп карагыз әле: әгәр Әхнәф атлы егетнең сөйгән кызы Җәүһәр атлы булса, һәм Әхнәф ул кызга Жаухар, яки Завгар дип дәшсә; һәм, киресенчә, Җәүһәр дә Әхнәфенә Ахнаф, яки Ахняф дип дәшсә — белмим — болар бер-берсен ярата алыр иде микән? Чөнки, күренеп тора, болар бер-берсен мыскыл гына итешәләр бит!.. Шуның кебек, әгәр кешенең тумышыннан алып үлмешенә кадәр — исеме кем, үзе кем икәнлеген, ягъни бу кешенең дөньяда бар икәнлеген раслый торган төп ике документта — туу таныклыгы белән паспортта, әле әйткәнемчә, исем-фами-лияләр бозып языла икән, андый документны закон нигезендә кешенең алмаска хакы бар. «Яры-ый, маэмай димәгәннәр бит әле...» дип кул селтәү — үз битеңә үзең төкерү була. Хәтта кеше, исеме бозып язылганны гына түгел, ә — юри мыскыл иткән кебек — чатлы да ботлы хәрефләр белән язылган паспортны да алмаска тиеш.

    Элгәре менә шундый документларны язулы каллиграфлар, ягъни матур язучылар булган. Хәзер исә, һәр җирдә машинка куллану сәбәпле, матур язуның да кадере бетте: аңа мәктәптә дә өйрәтмиләр: унны бетергән укучының язуын карыйсың — ташка үлчим — ни әйтергә дә белмисең... Хәлбуки матур язу бүген дә кирәк. Чөнки әле кешенең барлыгын, кем икәнлеген раслый торган таныклык, паспорт, членлык һәм хәрби билетлар — һәммәсе дә кулдан языла.

    Хәзер безгә яңа гомерлек паспорт бирәләр. Менә шушы гомерлек паспортка матур кул белән, бозылмаган исемнәр язылсын иде.

    Исем бозу дигәннән, Чаллы шәһәрендә яшәүче Ильясның да хатын искә аласы килә. Ул: «Минем үземә Ильяс исеме ошый. Нәм мин аны иптәшләрдән гел шулай тулы иттереп әйтүләрен сорыйм. Шулай дөрес эшлимме мин?» дип язган. Ильяс энем, инде сөйләгәннәрдән соң, сез дә соравыгызга җавап алгансыздыр дип уйлыйм.

    Инде урам, завод-фабрика, уку йортлары, төрле оешма, кибет һәм башкаларның эленмә атамаларына күчик. Бу турыда бер Вәлиди иптәш кенә түгел, башкалар да борчылып яза.

    Менә Бөгелмә районы Татар Димскәй авылының Сәли-мова Галия хатыннан бер җөмлә: «Татар телен бозып сөйләшүчеләрне, урамдагы теләсә ничек тәрҗемә ителгән язуларны күреп йөрәк әрни», дигән.

    Сарман районы Җәлил поселогында яшәүче Әхмәтова Рәисәнең дә хаты нәкъ шул турыда.

    «Безнең Җәлил поселогына да күптән түгел генә банк бинасы салынып эшли башлады. Ләкин аның язуы дөрес микән дип уйлыйбыз. Татарча ягында: «СССР дәүләт банкасы Җәлил бүлеге» диелгән. Банкасы дию дөрес буламы, шуны ачыклап аңлатыгыз зинһар» дип язган.

    Мәгълүм ки, илебездәге һәр милли республикада, гомуми дәүләт теле булган рус теле белән бер рәттән, шунда яшәгән төп милләт теле дәүләт теле санала. Безнең Татарстанда да шулай, дәүләт теле — татар теле. Димәк, Татарстан җирендә шәһәр, урам, колхоз, совхоз, төрле оешма, уку йортлары һәм башкасы һәм башкасы — һәммәсенең атамасы, әлбәттә, татарча да язылырга тиеш.

    Хәлбуки бу ап-ачык мәсьәлә төрле милләт яшәгән зур-зур калаларда гына түгел, кайбер саф татар авылларында да ялгыш хәл ителгән. Миңа, мәсәлән, Татарстанның байтак районында йөрергә туры килде. Өр-яңа культура йорты салганнар да, маңгаена «Дом культуры» дип язып куйганнар. Авыл — гел татар. Яки өр-яңа кибет салып куйганнар да «Товары массового потребления» дип язып куйганнар. Авыл — гел татар.

    Инде Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның һәйкәлләренә күз салсак, аларның да бик сирәге татарча язылган. Җитмәсә, бозып язылган! Туган ил өчен шәһит киткән изге җаннарга хөрмәтсезлек була түгелме соң бу, иптәшләр?!

    Ул сугышчыларның күбесе — сугыштан башка дөнья күрмәгән, үз телләреннән башка тел белмәгән 17—18, 19—20 яшьлек батыр егетләр — хәзергечә әйтсәк, малайлар иде бит! Агайлары да әле аның русча белми иде. Озын сугыш: юлларында озак интегеп, газапланып үлгәнме алар, әллә кыелып кына төшкәннәрме,— барыбер «анам!» дигән, «балам!» дигән, яшендәй генә сызылып үткән соңгы сүзләре татарча булган бит!.. Әгәр шуны искә алып, һәйкәлләренә дә үзебезнең тел белән: «Мәңгелек дан!» дип язып куйган булсак, үзебезнең халыкка үзебезчә хөрмәт булмас иде микәнни?..

    Аннары, авыл саен шушы һәйкәлләргә карап йөргәндә, бу авылдан ничә йөз кеше үлде икән дип, исем-фамилияләрен укып, санап торганда безнең янга берәрсенең әтисе яки әнисе дә килеп баса. Алар без юкта да киләләрдер. Әгәр шунда бер ана, төштә генә күргәндәй булып калган газиз улының исемен табып: Дзяппаров Мутаххар дип укыса — күңеле нишли икән аның? «И балам! Үзең һәлак булу җитмәгән, инде исемеңне дә бозып бетергәннәр бит!» дип әрни торгандыр дип уйлыйм...

    Инде турыдан-туры Әхмәтова Рәисә соравына җавап бирәбез. «СССР дәүләт банкасы» дип язулары, әлбәттә, дөрес түгел. Чөнки банка ул — калай йә пыяладан ясалган савыт. Ә финанс операцияләрен үти торган кредит оешмасына банк диләр. Ә менә банкныц кемнеке икәнлеген әйтәсебез килгәндә бу сүзгә нинди кушымча ялгарга кирәк соң? Мәсәлән, дәүләт банкымы, әллә дэулэт банкысымы? Әлбәттә, грамматик яктан караганда, дөресе — дәүләт банк-ы булырга тиеш кебек.

    Бу форманы телебездәге, нәкъ шушының кебек, янәшә ике тартык аваз белән беткән сүзләргә чагыштырып була. Мәсәлән, карт — карт-ы.

    Ләкин телебезнең бер галим дә көчләп такмаган үз кануны, ягъни үз законы бар: әгәр сүзләр (үзебезнекеме ул, башка телнекеме) ирендә ясалган п, аңкауда ясалган к-къ авазлары белән бетеп, бу авазлардан соң сузык авазлы кушымча, яки беренчесе сузык авазлы сүз ялганып китсә, әлеге өч аваз да үзгәреп, үзләренең сузынкырак ишләренә әвереләләр. Мәсәлән, тип — тибә (тидә түгел), күк — күге (күке түгел), күк алаша — күгалаша (кү-калаша түгел), какъ — бөрлегән кагы (бөрлегән какы түгел) һәм башкалар. Әйтергә кирәк, татарча белмәгән яки белеп тә, хәрефкә ябышып каткан җырчыларыбыз нәкъ менә шушы законга килеп җиткәч, телне акыртып суялар да инде. Үзебезчә матур итеп: «Бер җырла-балый-гале» диясе урынга «Бер җырла-палый кале» дип җырлыйлар...

    Хәзер төп мәсьәләгә әйләнеп кайтыйк. Банк сүзе дә — әлеге өч авазның берсе — к авазы белән бетә. Димәк, аның да, сузык авазлы сүз йә кушымча ялганса, гел генә г авазына әйләнәсе килеп тора: дэулэт бан-гы, төзелеш, бан-гы һ. б. һәм халыкта — карты-яшендә — шулай сөйләшү әле дә бар. Ләкин, игътибар итсәгез, банкы дигәндә ике тартык аваз арасына татарчалашып, бер банк диясе урынга ба-нык дип язарга тиеш булыр идек. Ләкин дөнья телләрендә бу сүз үзенең төп әйтелеше белән кабул ителгән. Шулай булгач аны безнең халык кына: ба-нык дип язмас бит инде!

    Шуңа күрә, тамырын үзгәртмәс өчен, андый сүзләргә татар теле үзе үк ике кабат тартым кушымчасы кушкан. Мәсәлән: митинг — митин-гы-сы, пропуск — пропус-кы-сы, танк — тан-кы-сы һ. б. Шулай итеп, банкка барам, банктан кайтам дип сөйләшсәк тә, тартым кушымчасы ялгаганда, дэулэт баны-гы яки дэулэт бан-кы-сы дибез. Мәгәр әдәби әйтелеш һәм язылыш нормасы — дэулэт бан-кы-сы була. Сарман районы Җәлил поселогында язылганча, дэулэт бан-ка-сы түгел.

    Казан шәһәрендә яшәүче Садыйков иптәш тә, бу мәсьәләгә кагылышлы тәкъдимнәрен әйтеп, безгә хат язган. Ул — яшь вакытында читтә яшәп, гел русча укып үскән кеше икән. «Хәзер туган телемне яңадан өйрәнергә тырышам,— дигән.— Телне өйрәнгәндә бүтән телләрнең төзелеше белән чагыштырырга туры килә, шунда үзенчәлекләре ачыграк күренә»,— дип татарча итеп язган. (Хәзер гомумән заманында татарча өйрәнә алмый калган иптәшләрдән татар телен өйрәнүчеләр байтак.) Әлеге Садыйков иптәш урам, оешма, уку йорты атамаларын бөтенләй башкача язарга тәкъдим итә. «Казан дәүләт медицина институты» дигәнне ул «татарча түгел», ди. Татарча булсын өчен «Казани дәүләти медикаль институт» кебегрәк язарга кирәк түгелме, ди.

    Хөрмәтле Садыйков иптәш! Күңелегезгә авыр алмагыз, сезнең тәкъдим сезгә йә миңа бик тә аңлаешлы, бик тә кызыктыргыч булса да, кызганычка каршы, татарча түгел шул. Чөнки бер телгә икенче бер телдән, сүзләре белән бергә, шунча кушымчалары да килеп керсә, өстәвенә ул кушымчалар ул телнең үз кушымчаларын да кысырыклап чыгарса,— ул тел инде мөстәкыйль булуыннан туктар иде!..

    Сез тәкъдим иткән мисаллар да, сүзләр бәйләнеше татарча булмау сәбәпле, һич безнеңчә түгел. «Казани дәүләти медикаль институт» дип язар өчен Союзда яшәгән алты миллион татарның, һич югы Казан арты дигән бәләкәй генә бер төбәге сөйләшү кирәк. Ул вакыт ичмасам: «Әнә, Тукайны биргән Казан арты шулай сөйләшә!» дип, төртеп күрсәтергә ярар иде. Юк андый хәл! Татарның берсе дә: «Казани дәүләти медикаль институт» дип сөйләшми. Алда исбат иткәнемчә, «Казан дәүләт медицина институты»ди. Чөнки грамматик бәйләнеше татарча. Юкса сүзләре дә читнеке бит! Ләкин, нәкъ менә грамматик бәйләнеше аркасында, дүртесе берьюлы татарча булган да киткән! Ә «Казани дәүләти медикаль институт» дигән тәгъбир, сүзләре шул ук булса да, татарча түгел. Ул Шулай ук фарсыча да, инглизчә дә булып бетмәгән.

    Менә бит ул — тел үзенең нинди холыкларын күрсәтә ала! Тел ул — бик кире нәрсә. Аның белән сыйпап-сөеп кенә эш итәргә кирәк...



    ← назад   ↑ наверх