• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Илшат Сәйфуллин

    Илшат Сәйфуллин

    ХУШЛАШМЫЙ ДА КИТЕП БАРДЫҢ...

    “Бу җырым соңгысы”, дип язган татар язучысы, “Илең турында уйла” дип язган һәм СССР дигән илне саклап сугышка киткән. Ул солдат итеге киеп Европаны җәяү үткән, коллыкта газап чиккән. Илем, дигән, халкым, дигән... Мәскәү язучылары Татарстанга эвакуацияләнеп исән калганнар. Безнекеләр сугышка киткәннәр... һәм кайтмаганнар...
    Ә тагын да аянычы – һаман да китәләр. Алар һаман да Россия дигән илдә тынычлык урнаштырырга мәҗбүрләр.

    Илшат Сәйфуллин исеме укучыларыбызга яхшы таныш. Аның шаян хикәяләре һәм шигырьләре газетабызда еш басылды. Укучыларыбыз аның әсәрләрен көтеп алдылар, көлеп–шаярып, гыйбрәт алып укыдылар.
    Илшат безнең курсташыбыз иде – Казан дәүләт университетына бер елны укырга кердек. Ул укуын бүлеп өч ел хәрби диңгез флотында хезмәт итеп кайтты, аннары озак еллар милициядә эшләде. Кыскасы, әдәбиятка шактый соңарып килде ул. Тәҗрибә туплап, тормышның ачысын–төчесен татып килде. Кыска гына вакыт аралыгында искиткеч күп язды: хикәяләр, повесть, шигырьләр... Яшь язучының беренче китабын да укучылар яратып кабул итте. Тәҗрибәле, өлкән язучыларыбыз да аның талантлы, үткен һәм шаян каләме турында җылы сүзләр әйттеләр. Балалар әдәбияты аксакалы Шәүкәт Галиев та Илшатта үзенең дәвамын күргән иде. Өметле, бик өметле иде аның иҗади киләчәге. Илшат Сәйфуллин булганда балалар әдәбиятның да киләчәге өметле иде. Әмма...
    Бүген әдәби битебез язучы Илшат Сәйфуллин иҗатына багышлана. Тик, ни кызганыч, әлеге шигырьләре һәм хикәясе аның яңа иҗат җимешләре түгел. Ә яңалары булмаячак... Чөнки Биектау районының Ямаширмә авылында туып–үскән талантлы балалар язучысы, Казан шәһәре Совет районның эчке эшләр бүлеге өлкән участковые, милиция майоры Илшат Сәйфуллин Чечняда һәлак булды. “Сигезенче гыйнварда: “Иле ямьсез, суы тәмсез, өйгә кайтасым килә”, дип шаярулы SMS–хәбәр җибәрде. Ә тугызы көнне үлгән икән инде”, ди Илшатның якын дусты, каләмдәше, язучы һәм журналист Алмаз Гыймадиев.
    Илшат Сәйфуллин Чечняда биш ай хезмәт иткән. Февральдә хезмәтен тәмамлап кайтырга тиеш булган. Кайткач та ул отставкага чыгарга хыялланган.
    “Сабантуй” газетасы бөтен укучыларыбыз исеменнән Илшат Сәйфуллинның якыннарының кайгысын уртаклаша. Саклый алмадык...
    Рузилә Мөхәммәтова, Айдар Гыймадиев. Без Шопенны уйнадык!

    Алтынчы сыйныф якынлашып килүче бәйрәм кичәсенә әзерләнә иде. Сыйныфның иң оста биючесе Нурислам авырып киткән. Ә үзен татар эстрадасының булачак йолдызы дип күзаллаган Вәсилә гадәттәгедән артык киреләнеп маташа. Кыскасы, эшләр хөрти иде.
    – Гел мин генә димәгән, ике дистәдән артык кеше утыра монда, – дип кырт кисте булачак йолдыз.
    – Бәлки, берәребез шигырь сөйләр? Башка юл юк бит, – диде арткы партада утыручы Миннур, аптырашта калган иптәшләрен тагын да уйга батырып.
    – Әһә, бәлки әле син әтәч булып кычкырырсың? Күз алдыңа китерәсеңме, зал ничек егыла–егыла көләчәк, – дип ысылдады Вәсилә.
    – Әтәч булып кычкырырсың, мәче булып мырларсың, эт булып та өрерсең синең кирелегең белән! Җитмәсә, киләсе ел эт елы бит әле, – диде Миннур, авыр сулап.
    – Эт?! – Вәсилә бер секундка уйга калды. Аннары кинәт аның йөзе яктырып китте. – Менә бит безнең концерт номеры кайда утыра, – дип, ул бөтен сыйныф исеменнән Рушанга ташланды. – Этең бармы? Бар! Көне-төне урамда эт куып йөрисең. Менә шул дүрт аяклы дусларыңның берсе белән сәхнәгә чыгачаксың да берәр тамаша кылачаксың. Әйтик, этеңнән сорыйсың, бергә берне кушкач ничә була, дип, этең җавап итеп ике тапкыр өрәчәк. Мондый номерны циркта күргәнем бар, әллә ни кыенлыгы да юк, шул вакытта бик оригиналь чыгыш та булачак.
    – Багира авырып китте бит, кичә ветеринарга бардык, дәресләргә дә шуңа килә алмадым, – дип, Рушан ялварулы карашын Вәсиләдән сыйныфтан!ларына күчерде.
    Ләкин малайны яклап сүз әйтүче табылмады. Киресенчә, мәсьәләне чишелгән дип хәл итеп, укучылар сыйныфтан берәм–берәм югала бардылар.
    Икенче көнне дә, аннан соң да Рушан мәктәптә күренмәде. Сыйныфташларыннан берсе дә моның сәбәбе белән кызыксынмады. Бәйрәм кичәсе башланып, чыгыш ясау чираты алтынчыларга җитә башлагач кына, Рушанны искә төшерделәр.
    – Аңа ышанасы да юк иде, тагын Вәсилә апагыз коткара инде сезне, мин булмасам нәрсә эшләр идегез, – дип, булачак йолдыз сәхнәгә таба кузгалган иде, шулчак концертны алып баручы:
    – Людвиг ван Бетховен! Ундүртенче соната! Фортепианода – Багира! Музыкаль җитәкче – алтынчы сыйныф укучысы Рушан Галиев! – дип игълан итте.
    Тын калган залны шаккатырып, Галиевнең дүртаяклы дусты фортепиано алдындагы урындыкка менеп утырды да, ал тәпиләрен клавишаларга куеп, карашын музыкаль җитәкчесенә төбәде. Тегесе исә кулы белән җиңелчә хәрәкәт ясауга, Багираның тәпиләре клавишалар буйлап китте. Һәм залда көчле музыка тавышы яңгырады. Зал тыңлаучыларның көлү һәм кул чабу тавышларына күмелде.
    Кичәдән соң Рушан янына Вәсилә килеп шыпырт кына сүз башлады:
    – Карале, ничек син ул хайванны Бетховенны уйнарга өйрәттең? Әйт дөресен! Син безне берәр ничек алдадың бит, шулаймы?
    – Алдадым. Тик син кешегә әйтмисеңме? – диде Рушан, Вәсилә кебек пышылдауга күчеп, як–ягына каранып алгач.
    – Әйтмим инде, сөйлә тизрәк!
    – Вәгъдә диген!
    – Вәгъдә!
    – Хикмәт шунда: Багира бит Бетховенны түгел, Шопенны уйнады. Шуны берәү дә сизмәде, – диде Рушан. Һәм, булачак сәхнә йолдызын кичке йолдызлар астында калдырып, дүрт аяклы дусты белән үз юлыннан китеп барды.
    Батарейкалы песи
    
    Туган көнгә әни миңа 
    Бүләк итте... ни дисез? 
    Юк ла инде, күлмәк түгел – 
    Белмисезме? 
    Белмисез!
    
    Йә, алайса, үзем әйтәм – 
    Бик матур песи бирде: 
    "Саклап кына уйна, кызым, 
    Батарейкалы!" – диде.
    
    Җайлап кына колактагы 
    Төймәсенә басуга, 
    Мияулый да чаба песи, 
    Әллә кая ашыга.
    
    Каймакта ул бигрәк җитез, 
    Мине дә китә узып, 
    Көннәр буе уйнасам да, 
    Туярлык түгел, Кызык!
    
    Ә беркөнне песиемә 
    Булды кинәт әллә ни: 
    Иртәдән үк боек тора, 
    Атларга да теләми.
    
    Әллә авырый микән, дип, 
    Алдым аны кулыма. 
    Ярый әле, әйтте әби: 
    "Мияубикәнең беткән, – ди – 
    Батарейкасы гына".
    
    Миңа күңелсез калганны 
    Беләм, өйдә сизделәр, 
    Тиз генә табып каяндыр 
    Яңа песи бирделәр!
    
    Тагын да матур монысы, 
    Ләкин тиз усаллана, 
    Юкка да ачуы килеп, 
    Бармакны тешләп ала.
    
    Булмаса да колагында 
    Баса торган төймәсе, 
    Урамга кадәр чыга ул 
    Килми өйгә керәсе.
    
    Иң яраткан урыннары – 
    Агач башы, түбәләр. 
    Батарейкасы күп бугай,
    Йөрмәс иде бу кадәр.
    Ярый әле, энем бар!
    
    Энекәшем үскән чакта 
    Сөйләшә белми йөрде. 
    Телендә һаман ике сүз: 
    "Әннә"дә, "мәм-мәм" иде.
    
    Ә миңа бит болай ялгыз 
    Күңелсез дә, кыен да. 
    Йә, кем белән сөйләшергә 
    Әти–әни югында?
    
    Конфетлар биреп, энемне 
    Юмалап та карадым, 
    Файдасы гына булмады, 
    Бер сүз ала алмадым.
    
    Ләкин юкка кайгырганмын – 
    Кирәк булган сабырлык, 
    Сөйләшә хәзер энекәш, 
    Тыңласаң, таң калырлык.
    
    Көннәр буе сорау арты 
    Сорау биреп йөдәтә, 
    "Белмим" дисәм, аптырамый, 
    Үзе мине өйрәтә.
    
    Әллә элек булды микән 
    Рәхәт чакларым минем? 
    Юк ла инде, хәзер рәхәт – 
    Сөйләшергә бар энем!
    
    Башым белән сөйләшү
    
    Контроль эш бездә бүген. 
    Математика. Читен. 
    Мисалларның әле менә 
    Тик берсен генә чиштем.
    
    Башым эшләргә теләми 
    Карыша, ялкаулана! 
    Әйдә инде, өйдә, дим бит, 
    Арыдым дим алдама.
    
    Әнә бит, күпме мисаллар,
    Ә вакыт һаман бара.
    Үтенәм синнән башкаем –
    Аз гына уйлап кара.
    
    Ишеттең бит, өйдә безгә
    “2”ле алма диделәр,
    Тырыш, уйла, иренмә, дип,
    Күпме үгет бирделәр.
    
    Әй, башкаем, әйдә инде,
    Акыллы бит син, беләм,
    “5”ле алсак, быел сиңа
    Яңа бүрек кидерәм.
    
    Кепка алып бирер әни, 
    Берне түгел, икене, 
    Күп калмады, зинһар, тырыш, 
    Дәрес бетә бит инде!
    
    

    Ильшат Сайфуллин

    Ильшат Сайфуллин, Илшат Сәйфуллин
    теги: Ильшат Сайфуллин, татарский писатель, поэт
  • Ильшат Сайфуллин:




  • ← назад   ↑ наверх