• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Мансур Сәгъдиев



  • Ташка басылмаган китап
  • Тукай турында сүз
  • Җыентыгым дөнья күрүенең сәбәпчесе булган
    гаиләмә, вакытларын, бәяләп бетергесез гыйлемнәрен
    кызганмаган «Яңа вакыт» газетасы хезмәткәрләре
    Фәннур Гайсаров белән Әминә апа Моратовага,
    искиткеч ярдәмчел күршебез Лидия Николаевнага
    рәхмәтләремне юллыйм.
                              
                                                                                        Автор.

     

                        БУ  ҖЫЕНТЫК ҺӘМ ҮЗЕМ ТУРЫНДА

    Әдәби әсәр – көндәлек түгел. Ул язылган икән, кемгәдер җиткерелергә тиеш. «Үзем өчен шигырь язу» - көзге каршында үз-үзеңә сокланып утыру сымандыр ул.
    Бүгенге вәзгыятьтә китап чыгару – үтә талантлылар, йә булмаса үтә әрсезләр гамәледер . Тегеләренә дә, боларына да кермәгәнлектән, мин үзем ерып чыгарлык  юлны – электрон китап вариантын сайладым. Бу ысулның басма китапка караганда уңайлырак яклары да бар бит әле.  Кирәк булганда, теләсә кайсы өзекне кәгазьгә күчерергә, йә булмаса дискета белән йөртергә, электрон почта аша җибәрергә мөмкин.
    Инде үземә килгәндә… 1946 елның 11 декабрендә Оренбург өлкәсе Шарлык районының Мостафа исемле саф татар авылында гади генә бер гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килгәнмен. Туган авылымда 1962 елда сигезьеллык татар мәктәбен, 1964 елда, шунда ук, урта мәктәп программасы буенча укуымны йомгаклап, «Шарлык кичке урта мәктәбен экстерн булып тәмамлау» турында аттестат алдым (мәктәбебезнең аттестат бирү хокуклы печате юк иде).  
    Пионерда, комсомолда майтарган эшләрем  турында язып тормыйм, ә менә партиягә эләгү миңа тәтемәде. Мостафа сигезьеллык мәктәбендә директор булып эшләгәндә туган иде андый теләк. «Разнарядка»га туры килмәдем. Гөнаһ шомлыгына, партиягә керергә ният итүче ир-ат мәктәп директорларының миннән башкалары урта мәктәпләрдән булып чыкты. Бу фактны чорыбызның бер «бизәге» итеп язарга булдым.
    … Мәктәптән соң, Оренбургның №30 мәктәбе каршында берьеллык математика укытучылары әзерләүче педклассны тәмамлап, Шарлык районы Покровка сигезъеллык мәктәбендә бер ел математика укыттым.
    1966-1970 елларда Оренбург педагогия институтында белем эстәдем. Армия сафларында булдым. Хәрби хезмәттән соң ике ел Шарлык районының Илькульган дигән рус авылы урта мәктәбендә математика укыттым, завуч булдым.
    1974-76 елларда Мостафа сигезьеллык мәктәбендә директор булып эшләдем, туган телемдә математика, физика укыттым.
    1976 ел ахрыннан Оренбургта яшим. «Оренбурггаздобыча» берләшмәсендә бораулаучы ярдәмчесе булып 5 елдан артык эшләдем. 1983 елдан «Хлебопродукт-1» Ябык Акционер Җәмгыятендә эшлим.
    Әдәбият, мәдәнияткә гомерем буе битараф булмадым. Иҗат белән соңгы елларда гына мавыгып киттем. Төбәгебезнең милли мәдәнияткә, әдәбияткә керткән өлеше кими баруы хафаландыра. Менә әлегә шулар. Калганы - китабымда.

    Мансур СӘГЪДИЕВ.                                                                           
    11 апрель 2003. Оренбург.






    ← назад   ↑ наверх