• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Сафа Сабиров

    МИСТЕР ТАВЫК

    Без Сан-Францискода аргы рейдта туктадык. Каютада бөркү булганга, мин урын-җиремне алдым да күперчеккә менеп урнаштым. Югарыда, ачык һавада, җиләс үк булмаса да, ул хәтле бөркү үк тә түгел иде. һава саф, яр буендагы иген басуларыннан, болыннардан аңкыган хуш исләрне рәхәтләнеп сулыйсың. Атналар буе жил-давыллар белән көрәшеп, океан-диңгезләр кичеп килгәннән соң, коры җирнең якында ук булуын, аның сулышын, үсемлекләрнең хуш исләрен тою күңелне шатлык, рәхәтлек белән тутыра.
    Вакыт инде соң булуга карамастан, кояш баешы тарафында шәфәкъ һаман кызарып тора әле. Аның алсуланып балкуы көзгедәй шома су өстендә сокланып туйгысыз күренеш хасил итә. Күктәге йолдызларның елтырап чагылулары бу манзараны тагын да ямьләндерә.
    Әйләнә-тирә тын. Вакыт-вакыт су өстен тынычсызлап, баркаслар яки сейнерлар гына үтеп китә. Алар кузгалткан дулкыннарда шәфәкъ яктысы ялкын телләредәй уйный. Йолдызлар йә аска, йә өскә ташланып, берсенә-берсе күз кысышып, шаярышып җемелдиләр.
    Күзгә йокы керми. Гашыйк булган кешедәй, шушы алсуланып балкучы су өстенә, җемелдәвек йолдызлар белән бизәлгән төнге диңгезгә сокланып карап ятам.
    Әнә тагын ниндидер моторлы көймә килә. Ул минем турыга ук якынлаша инде. Аның артында дулкыннар тирбәлә...
    Гүзәллектән исереп шулай ятканда, башымда кинәт үзем дә көтмәгән теләк-уй сикереп төшеп шул дулкыннар, йолдызлар арасында чума-кал ка су коену уе туды.
    «Чынлап, нигә коенып алмаска!» — дип, урынымнан тиз генә тордым да, суга сикерергә теләп, моторлы көймә үтеп бара торган якка килдем.
    Ләкин өстемне чишенергә дә өлгермәдем, астан ишетелә башлаган татарча җыр тавышына гаҗәпкә калдым. Дөрестән дә, моторкадагы кеше калын тавыш белән «Шахта» көенә:

    Агыйделләрне кичкәндә,
    Җырлап ишкәк ишкәндә...
    Сагынам туган илләремне...—


    дип моңлы итеп сузып җырлап җибәрде.
    Җыр шушы урынга җиткәндә, моторка минем турыдан үтеп бара иде инде. Әгәр җырны ахырынача көтсәм, көймә тагын да ераграк китеп өлгерәчәк, минем әлеге кешегә эндәшүем аңа ишетелмәячәк, киң бушлыкта югалып кына калачак иде.
    Мин, әллә кайдан гына килеп чыккан якташның кем булуын белү мөмкинлеген югалтмас өчен, җырның очлануын көтмичә үк:
    — Әй, якташ, бер генә минутка туктагыз әле! — дип кычкырып җибәрдем.
    Җыр өзелде.
    — Чү! Кем ул?—дигән җавап ишетелде, һәм көймә, артка чигенеп, минем турыга туктады.
    Безнең пароход иллюминаторыннан төшкән яктыда көймә руле янындагы кешенең бөдрә чәчләре, эчкә баткан яңаклары ачык кына чагылып киттеләр. Мотор шаулаудан туктагач, ул башын миңа таба күтәрде дә:
    — Сез кем буласыз? Менә гаҗәп очрашу! — диде һәм, бераз тын торганнан соң, тагын сөйләп китте.— Мин эштән кайтып киләм. Менә үзебезнең Идел буйлары искә төштеләр дә, түзмәдем, булыр-булмас тавышым белән җырлап җибәрдем...
    Пароходлар рейдта торганда, борт аша юк-бар сүз сөйләшү рөхсәт ителми. Чит ил портларында бу эш бигрәк тә тыела. Шунлыктан без күп сөйләшә алмадык. Иртәгә очрашырга сүз куешып аерылыштык. Китәр алдыннан ул кабатлап әйтте:
    — Килегез... Килми калмагыз. Көтәрмен. Мин иртәгә шушы вакытларда балык порты янында булырмын. Шунда очрашырбыз. Мине монда мистер Тавых дип атыйлар.
    — Ничек? Тавык, дисезме?— дип, гаҗәпләнүемне яшерә алмыйча, исемен кабатлап әйтүен сорадым.
    — Юк... Алай түгел. Мин шул үз исемемне үзем югалткан кеше инде. Тутырып әйткәндә — Таухетдин булам. Монда, кыскартып, Тавых, дип кенә йөртәләр, ә сез бөтенләй тавыкка әйләндереп ташладыгыз... Ярар, хәзергә сау булыгыз. Иртәгә көтәм,— диде дә, моторын шаулатып, кузгалып та китте...
    Кызганычка каршы, икенче көнне безнең пароход портка, эчке култыкка кермәде. Иртән алынган ашыгыч приказ буенча диңгезгә чыкты һәм, шулай итеп, көтмәгәндә очраган якташымны күрмичә китәргә туры килде.
    Бер елдан соң без тагын Сан-Францискога бардык.
    Бу — сугышларның иң кызган вакыты иде. Немец-фашистларының су асты пиратлары монда кадәр килеп җитә һәм, юлбасарларча ташланып, пароходларны батыра башлаганнар иде.
    Күп сандагы хәвеф-хәтәрләрне тыныч үтеп, ерак юлдан исән-сау килүебезгә чын күңелдән шатланып, портка якынлашабыз.
    Менә аргы култыкка да җиттек. Узган ел теге билгесез якташымны очраткан тирәдәнрәк үтеп барабыз. Көндез булганга, хәзер шәфәкъ яктысы да, җем-җем итеп ялтыраган йолдызлар да күренми. Иркен су өстен анда-санда күзгә чалынган сейнерлар һәм траулерлар гына чуарлыйлар.
    Монда балык яхшы эләгүчән булса кирәк, тирә-юньдә сейнерлар мыж килеп торалар. Алар тоткан балыкларын якындагы траулерларга илтеп бушаталар да, читкөрәк китеп, җәтмәләрен тагын суга ташлыйлар. Балыкчыларның кайберләре, эшләреннән туктап, безгә карыйлар, кулларын болгап сәламлиләр. Бездән калышмыйча портка таба ияреп барган сейнердан берәү башындагы эшләпәсен салып болгарга һәм, нәрсәдер әйтергә теләп, кычкырырга тотынды.
    Зур дулкыннар чыгарып аларның ауларына комачауламас өчен, без балыкчылар турысыннан акрынрак үтәбез, аларның сәламнәренә кул болгап җавап бирәбез.
    Шул рәвешчә, портка керә торган бугазга тыныч кына якынлашканда, палубадагы матрослардан берәү кинәт әче тавыш белән:
    — Торпеда!.. Әнә, өнә!.. Туры безгә таба килә!—дип кычкырды.
    Ул күрсәткән якка карасак, дөрестән дә, су өстеннән күренер-күренмәс кенә атылып, артыннан ак тасмадай күбекле эз калдырып, торпеда килә иде.
    Кичегебрәк күргәнгә һәм, бигрәк тә акрын бару сәбәпле, тиз генә маневр ясап, читкә борылырга да мөмкин түгел иде. Торпедадан котылу мөмкин түгеллегенә һөммөбез дә шунда ук төшенеп алдык. Моннан берничә секунд кына элек йөзләрдә балкыган шатлыклы елмаюлар яшен тизлеге белән юкка чыкты.
    Бездән калышмаска тырышып ияреп килгән сейнердан эшләпәсен болгаган балыкчы да торпеданы күрде. Ул эшләпәсен тиз генә башына батырып киде дә, шунда ук сейнерын борып, торпеда юлына аркылы китереп куйды. Без аның нәрсә эшләргә маташуын аңларга да өлгермәдек, торпеда, сейнерга бәрелде дә, гөрселдәп шартлады һәм ул шартлаган җирдә, диңгез төбеннән кинәт бөргән янар таудай, ут белән су буталып, өермә баганасы күтәрелде...
    Өермә басылгач, сейнерның җимерек борыны суга батып барганы күренде. Аның яшел кабырчыклар ябышып каткан койрыгы судан калкып өскә чыккан, винты, очарга җыенган самолет пропеллерыдай, һавада зырылдап әйләнеп тора иде.
    Без тиз генә моторлы көймәгә утырып аның янына килеп җиттек. Җимерек трюмдагы балык һәм җәтмәләр, сейнер бата барган саен, өскә калкып чыга торалар, салмак кына тибрәнгән дулкыннар аларны төрле якка тараталар иде.
    Су өстендә соңгы минутларын үткәргән сейнер хәзер авыр ярадан үлеп бара торган кешене күз алдына китерә; аның җимерелеп беткән бортлары, актарылып ташланган балык коточыргыч бер күренеш тудыралар, аларга чырайны сытмыйча карап булмый иде.
    Мондый һәлакәтне беренче мәртәбә күрүем булганга, дулкынлануымны яшерә алмадым.
    — Бу кадәрле дә коточкыч җимергеч көч булыр икән!
    Үз гомерендә күпне күргән боцман миңа карап ачулы елмайды да:
    — Әй, туганкай, торпеда бу агач тагаракның бер ягыннан тишеп кергән дә икенче ягыннан чыгып киткән, һәм шуннан соң гына шартлаган булса кирәк. Әгәр эчтә шартлаган булса, сейнерыңның йомычкалары да калмас иде,— дип сузып әйтеп куйды һәм, тиз генә торып: — Нәрсә ул? Әнә балыклар арасында... багор бирегез! — дип, балыкларга күрсәтте.
    Без бернәрсә дә күрми идек әле. Ул, ачулана төшеп, безгә карады.
    — Күзегез чыктымы әллә? Әнә ич, корсагы ярылган җәен янында ята! — дип кычкырды һәм кулына тиз генә багорны алып, саклык белән генә зур җәенгә таба сузды. Көймәбезнең борыны җәенгә якын ук килгәч, багорны ташлады да, бөтен гәүдәсе белән борт аша сузылып, балыклар арасыннан әз генә күренгән кешенең чәченнән эләктереп алды.
    Тарта торгач, ниһаять, без агач, такта кисәкләре, җәтмәләр, балык үләксәләре арасыннан кеше гәүдәсен өстерәп чыгардык. Гәүдә башыннан аягына кадәр лайлага манчылган, киеменә һәм чәчләренә балык тәңкәләре ябышкан иде.
    Боцман аның изүе аша күренеп торган кызыл канатны алып ыргытты да:
    — Егетләр, бу бая безгә эшләпәсен селкегән кеше бит... Әнә эшләпәсе дә калкып чыкты... Аны шартлау дулкыны балыклар арасына бөреп төшергәндер,—дип, бездән бигрәк, үзалдына сөйләнеп калды.
    Больницага илтеп урнаштыргач, балыкчы аңына кайтты һәм тәүлеккә якын азапланып ятты. Без аны бер генә минутка да ялгыз калдырмадык. Аның авыр хәле безне бик пошындырды, фидакарьлеге сокландырды. Совет иле исеменнән без аңа рәхмәт белдердек һәм, батырлыгы өчен, үзенә яки туганнарына нинди бүләк алырга теләвен сорадык:
    — Миңа хәзер бернәрсә дә кирәкмәс... Мин үзем дә... шул якта туып үскән... сагындыра...—диде ул.
    Бераздан палатада без аның белән икәү генә калдык.
    Яңаклары эчкә баткан бу кешене мин кайдадыр күргәнгә охшаткан идем. Хәзер аның Таухетдин икәне турында шик калмаган иде инде. Шуңа күрә мин тартынып тормадым:
    — Таухетдин туган, кай җирләрен бик авырта?—дидем.
    Ул да мине тавышымнан таныды. Күрергә теләгәндәй, күз алмаларын гына борып карады да, бик әкрен генә сузып:
    — Ә... син икән... М... менә та-гын,—дип сөйләргә тотынган иде дә, дәвам итә алмады, сулышы бетеп, тынып калды.
    Мин чәй кашыгы белән аның авызына берничә тамчы су салгач, аңа бераз хәл кергәндәй булды. Кипкән иреннәрен теле белән ялап чылатты да, әкрен генә булса да, баягыга караганда ачыграк итеп:
    — Якташ, беренче очрашу исендәдер... Син минем исемне Тавыкмы дип гаҗәпләнгән идең,— диде.
    — Мин болай... Ялгыш килеп чыкты ул, Таухетдин дус. Хәтереңне калдырган булсам, гафу үтенәм.
    — Ю-юк. Үпкәләп әйтүем түгел... Ул хакта борчылма син... Син ул чакны минем болай да бәхетсез тормышымны бер сүз белән бөтенләй кимсетеп ташладың, җәрәхәткә тоз сипкәндәй иттең...—Ул, хәле бетеп, сүзеннән туктады. Бераз тын алгач, тагын сөйли башлады: — Их, якташ, үз илеңнән, үз халкыңнан читтә тавык кына түгел, чебешкә әверелүең дә мөмкин икән...
    Ул тынып калды, һәм шул тынудан аның хәле җиңеләймәде. Тиздән ул аңын ук югалтты, саташа башлады. Борын очына, маңгаена вак-вак тир бөртекләре чыктылар. Сулышы авырайганнан-авырайды һәм, кинәт бөтен гәүдәсе белән ничектер тартылгандай булды да, бөтенләйгә өзелде...
    Исән чакта йомылырга онытылгандай, аның күзләре ачык калдылар.
    Без Таухетдинне шул ук көнне кояш баткан чакта күмдек.
    Тантаналы күмү булмады бу. Гәүдәсен кабергә төшергәндә, аның артыннан өзелеп-өзелеп елап калучы туганнары да, бергә үткәргән көннәрен искә алып сөйләүче иптәшләре дә булмады. Аның кем булуын, нинди язмыш белән бирегә ташлануын, кемнәр белән һәм ничек көн күрүен без белә алмадык. Безнең өчен бердәнбер ачык нәрсә — аның һәммәбезгә дә якын булган Туган илен чын мәхәббәт белән сөюе, ул мәхәббәтнең үлемнән дә көчлерәк булуы иде.
    Шундый уйларга чумып, зираттан пароходка кайтканда, кояш иңде күптән баткан, йолдызлар калыккан иде... Тик хәзер анарның матурлыгы беренче мәртәбә күргәндәге кебек тәэсир итмәде. Салкын ай нурлары җылытмаган кебек, чит-ят табигатьнең яме дә күңелгә ятмыйдыр шул...
    Пароход палубасына менгәч кенә, күңелем бераз күтәрелде. Биек тау башыннан Казанны, Идел буйларын күргәндәй булдым һәм авыз эчемнән җыр көйләп куйдым. Ике борт белән чикләнгән тар тимер палубаны үземне үстергән туган илнең бер кисәге булуын бөтен җаным-тәнем белән тойдым.

    1944

    Сафа Сабиров
    татарский писатель, род. 1915
    МИСТЕР КУРИЦА, рассказ на татарском языке




    ← назад   ↑ наверх