• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Мустафа Сабитов


    МОСТАФА САБИТОВ

    Казанда басылган «Кичке моңнарым» (1911), «Милләт моңнары» (1912) һәм «Күңел очкыннары» (1915) исемле шигырь китаплары авторы. Әсәрләре «Чүкеч», «Шура» журналларында, «Нур» газетасында, М. Корбангалиев төзегән «Татарча уку» исемле дәреслектә Казан, 1915 чыккан.

    Саратов шәһәрендә русча укып йөргән М. Сабитов, 1910 елның ноябрендә Казанга килеп, 1911 елның апрель уртасына кадәр яши. Биредә ул Г. Тукай белән таныша, аңа «Кичке моңнарым» китабының кулъязмасын укыта. Г. Тукай турында истәлеге сакланган.

    Бәхетсез кызга

    Түкмә яшең, егъламачы, әй бәхетсез кыз бала,
    Сиңа чаклы түкте күз яшь ничә бәхетсез ана!

    Кыйлмады бит дөнья вафа(1) һич аларның берсенә,
    Бер-бер артлы төрле михнәт яуды алар өстенә.

    Син дә бит шул бер бәхетсез; эзләмә, ул — юк сиңа,
    Әлдә дә шул: иске — дөнья, булмаячак ул яңа.


    Татар йоклый

    Күзен йомган, тоташ йоклый татарлык —
    Гырылдый: өркетерлек, ат качарлык!

    Күңелсез барлык эш, тәмсез вә нурсыз;
    Бөтен тормышы тар — юк ирек ачарлык.

    Хәвеф юк ич: бабай бар мактанырлык,
    Бөтенсенең сүзен астка басарлык.

    Гаҗәп татар: «гакыллы» ул — белемсез;
    Белек сата бүтәнгә — шаккатырлык.

    (1) Вафа — тугърылык.


    Авыл кызы

    Бер шәһәрнең кызларыннан күп матур, күп ямьле ул;
    Бизәнүсез х алсу йөзле, табигый бер сәнле ул.

    Ул таза, пакь; юк аңарда хәйлә, мәкер зәррәчә;
    Саф — эче, сафтыр күңел, пакьтер уе үлгәнгәчә.

    Таптисә, сүз сөйли керсез: юк тәкәллеф, юк буяк,
    Юк бозыклыклар, каралыклар — аның бит күңле ак.

    Ул табигый бер матур, бизәнмичә каш-керпеген;
    Күкрәге — калку, чәче — бөдрә, кабартмый бер төген.

    Киң аның күңле: эче-тышы бары чын бит аның;
    Эшли туктаусыз: таянычы, көче — эш бит аның.

    Юк аңарда алдалап сөю — гашыйклык ялганы,
    Мактап аны җиткерә алмыйм — хисапсыз калганы.

    Саф мәхәббәт ялкынының мәркәзе бит ул матур;
    Айга тиң килгән йөзе нурлар, йөзеңне нурлатыр.

    Ул миңа ак тешләрен күрсәтте дә көлде карап —
    Шул чагында кисте күңлемне мәхәббәт урталап.


    Томан

    Тирә-якны тынлык, томан баскан:
    Берни күренмидер күзләргә;
    Караңгылык баса сәгать саен,
    Күренми юл, кайдан эзләргә?

    Йөрәк маем сыза — сызландыра,
    Әрни, түзми — яна ул тагын.
    Тәкъдир безгә шулай күрсәтмәсме

    Әллә бу дөньяның ак ягын?
    Бетми тормас томан! Бетәр әле,
    Нурлы көннәр туар! Шул чакта
    Тар күкрәкләр киңләп сулар әле,
    Хөрлек хөкем сөрер ул чакта!

    (1) Бизәнүсез — китапта: бер бизәнүсез.



    ← назад   ↑ наверх