• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Сабиров Равиль

    Рус балаларына татар телен укытканда яңа лексика үзләштерү мәсьәләләре


    методик кулланма

    Бу методик кулланма урта мәктәп рус балаларына татар телен өйрәтүче укытучылар өчен язылган. Монда яңа татар сүзләрен үзләштерүе буенча принциплар һәм шулар нигезендә эшкәртелгән күнегүләр һәм тестлар тәкъдим ителә.

    Эчтәлек

    Кереш

    3

    1. Татар теленең лексикасын үзләштерү ысуллары (теоретик караш)

    4

    2. Яңа лексиканы үзләштергәндә төп принциплар

    15

    3. Күрсәтелгән принципларга нигезләнгән гамәли күнегүләр

    18

    Йомгак

    37

    Кулланылган әдәбият

    39

    Кереш

    Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка милләт вәкилләренә дә өйрәтү зарури. Рус теле күп дистә еллар милләтара аралашу теле булып яшәгәнгә күрә, аны укыту методикасы да, фәнни-дидактик нигезләре дә, программа һәм дәреслек төзү мәсьәләсе дә, бу телне өйрәнүнең мотивациясе дә ачыкланган. Хәзерге чорда да рус телен укыту методикасы камилләшеп бара, дәреслекләрнең сыйфаты да яхшыра, телгә һәм сөйләмгә өйрәтү проблемалары да эшкәртелә.

    Хәзерге шартларда «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Законны тормышка ашыру, татар телен гамәлгә кертү өчен объектив шартлар җитәрлек.

    Татар теленә өйрәтүнең 200 еллык тарихы бар. Бүгенге көндә татар теле мәктәпләрдә, училищеларда, югары уку йортларында укытылып килә. Ләкин татар телен рус һәм башка татар булмаган аудиториядә укыту өлкәсендә зур авырлыклар бар. Шул авырлыкларны төгәлрәк аңлау өчен, аларның төп сәбәпләренә төшенү өчен татар телен рус балаларына укытканда лексиканы үзләштерүе төп мәсьәләләрнең берсе булып тора.

    Бу хезмәттә безнең тарафтан лексиканы үзләштерүнең мәсьәләләре тикшерелә, чөнки еш кына нәкъ бу өлкәдә аерым кыенлыклар күзәтелә.

    Татар теленә өйрәтүнең бүгенге мәсьәләренә килгәндә, аларның шактый киң рәвештә хәл ителеп килүенә игътибар итәргә кирәк. Әмма төрле методикалар кулланылса да, еш кына укытучылар, гомумән, төп принциплардан ерак китәләр. Мәсәлән, лексика һәм грамматиканы үзләштергәндә, балаларга кызыклы булмаган, бертөрле иншалар, күнегүләр тәкъдим итәләр.

    1. Татар теленең лексикасын үзләштерү ысуллара (теоретик караш) Татар теле лексикасын үзләштерү башка чит телләрдәге лексикасы үзләштерү кебек үк күнегүләргә таянып килә. Ләкин рус балаларына татар лексикасын өйрәткәндә телебезнең үзенчәлекләрен дә истә тотарга кирәк.

    Татар теле сүзлек составын үзләштергәндә авыр яклары булып түбәндәгеләрне атап үтеп була:

    1. татар теленең лексик байлыгы гаять зур: аңарда бик күп тарихи сүзләр, архаизм, кайтарылган сүзләр зур күләмдә очрый;

    2. татар телендә аның төп сингармонизм канунына буйсынмаган гарәп һәм фарсы алынмалары катламы шактый зур;

    3. татар телендә сүзләрнең күчерелмә мәгънәләре хәйран күп;

    4. татар сүзе белән рус сүзе мәгънәләре арасында зур аермалар бар.

    Хәтта шул ук вакытта татар теленә өйрәнүдә укучылар өчен күпмедер җиңел моментларны да күрсәтергә мөмкин. Беренчедән, һәр ике телдә булган уртак сүзләр шактый. Бу, беренчедән, төрки телләрдән рус теленә күп гасырлар элек кергән алынмалар: башмак, башковитый, балык, хозяин, казначей, лошадь, каурый, караковый, карий, саврасый, игреневый, товар, товарищ, тамга, арба, тушканчик, апенча, тюмень, арык, алтын, деньги һ.б. Икенчедән, гасырлар буе янәшә яшәү нәтиҗәсендә татарлар да рус теленнән йөзләрчә сүзләр кабул иткәннәр: өстәл, ыстанса, бүрәнә, сумала, эскәтерт, эскерт һ.б. Өченчедән, рус теле совет чорында халыкара аралашу теле буларак бөтен СССР җирендә яшәүче халыклар телләренә күп кенә яңа сүзләр керде: колхоз, персидәтел (рәис урынына ), космос, ракета һ.б. Дүртенчедән, рус теле аша Европа телләреннән дә меңләгән сүзләр кергән һәм кереп тора: армия, грамматика, король, император, химия, физика, кафедра һ.б. Хәзерге чорда да андый сүзләр шактый: компьютер, лизинг, бейсбол, маркетинг, менеджер, принтер һ.б. Бишенчедән, татар телендәге сүзләрнең күпчелеген бер тамырдан ясалган сүзләр тәшкил итә. Агглютинатив тел бул арак монда тамыр үзгәрми: яңа сүз ясалса да, сүзнең формасы үзгәрсә дә, сүзнең тамыры сакланып килә. Мәсәлән: баш, башлык, башмак, башлану, башта, башлы, башка-баш, башлангыч, башак һ.б. сүзләрнең мәгънәләрендәге уртаклыкны эзләп табып була. Бу – баш сүзе, ул һәрвакыт голова, начало мәгънәләре белән бәйле. Димәк, рус укучысы баш дигән сүзне истә калдырса, шул тамырны тыңлаган, күргән, укыган, язган саен, ул аның мәгънәсен аңлый ала.

    Бу кагыйдә түгел, һәм монда очрак чыганаклар да табып була. Мәсәлән: аш, ашханә, аш-су, ашый, ләкин ашыга. Һәм бу күренешкә сак булып кына таянырга мөмкин.

    Яңа сүзләрне өйрәнү – укучының лексик байлыгын арттыру күп кенә теоретик проблемалар тудыра. Беренчедән, бу лексик минимум төшенчәсен аңлау. Ф.С. Сафиуллина фикере буенча, «ипилек, тозлык белү» өчен 500 сүз җитә дигән караш ны я кл ап килә. Телнең өйрәнүнең башлангыч этабында шуның белән чикләнергә дә мөмкин» 1 .

    Хәзерге татар телендә бу лексик минимум билгеләнгән дип әйтергә була, ләкин күп кенә әсбапларда, кулланмаларда, хәтта рус мәктәп балалары өчен төзелгән дәреслекләрдә дә лексик минимум кагыйдәсе еш кына эшләми.

    Яңа сүзләрне өйрәнү берничә этаптан тора: 1) яңа сүзләрне тәкъдим итү; 2) яңа сүзләрне үзләштерүне оештыру; 3) өйрәнгән сүзләрне кабатлауны оештыру һәм узләштерү дәрәҗәсен тикшерү 2 .

    Яңа сүзләрне тәъдим итү мәсьәләсе һәм кабатлау проблемалары андый ук актуаль түгел хәзерге көндә. Ләкин ул өлкәләрдә да лексиканы өйрәнгәндә киң карала (әйтик, урыс телен чит тел буларак укыту методикасында).

    Без күбрәк яңа сүзләрне үзләштерүен оештыру мәсьәләсенә туктарга булдык. Бу өлкәдә күпләгән ысул бар, ләкин бүгенге көндәге әсбапларда һәм дәреслекләрдә аларның бик азы гына кулланышта йөри. Һәм нәтиҗә булып дәреслекләрнең кызыклы булмавы, коры текст җыентыкларына охшашлыгы, катлаулыгы һ.б. кимчелекләре.

    Яңа сүзне үзләштерүдә түбәндәге ысулларны санап китеп була:

    1. Күрсәтмәлектән файдалану . Яңа сүзгә аңлатма биргәндә, күрсәтмәлек иң уңайлы чараларның берсе. Әлбәттә, бер-берсен аңламый торган, төрле телләрдә сөйләшә торган ике кеше очрашса, алар нәкъ бу ысул белән кулланырлар иде.

    Күрсәтмәлекнең өч төре бар: 1) җисми (предметның үзен күрсәтеп атау); 2) рәсем белән (картина,схема һ.б.); 3)хәрәкәт белән (эшне эшләү һәм аны атау).

    Күрсәтмәлек ысул беренче чиратта башлангыч мәктәптә кулланыла дип санала, ләкин бу чараны югары сыйныфларда да, хәтта югары уку йортларында да кулланырга мөмкин. Бүгенге көндә бу ысул кулланыр өчен күп кенә рәсемнәр җыелмасы, техник чаралар, таблицалар, схемалар кулланырга мөмкинлекләр бар.

    2. Тасвирлаудан файдалану. Бу ысул укучының үзләштергшән лексикасына таянып яңа сүз кертүне аңлата. Мәсәлән: сабантуй – татар халык бәйрәме; калфак – хатын-кызның баш киеме. Ягъни: ашамлык – аны ашыйлар; аяк – аяк белән йөриләр, трамвайның аягы юк, кешенең ике аягы бар, этнең дүрт аягы бар һ.б. Кайвакыт бу ысул эчендә комментарий да кулланырга мөмкин. Комментарий – мәгънәсе аңлатыла торган сүзнең сыйфатлары күрсәтелгән кечкенә текст һәм аны теге яки бу милли колоритлы әйбергә карата еш кулланырга була. Мәсәлән: өчпочмак – милли ашамлык. Ул өч почмак кебек була. Аңа бәрәңге, ит, суган, май, тоз кирәк.

    Тасвирлаудан файдалану ысулы укучы белән моңа кадәр үзләштерелгән лексиканы да кабатлауга ярдәм итә.

    3. Санау алымын куллану. Бу чараны өлешләр аша бөтенне яисә ыру-төр төшенчәләр аша сүзнең мәгънәсен аңлатканда кулланлар. Мәсәлән, яшелчә – бәрәңге, кыяр, кәбестә, кишер, чуган; уку әсбаплары – каләм, карандаш, сызгыч, бетергеч, дәфтәр.

    4. Ыру сүзгә күрсәтеп аңлату. Бу алым түбәндәгедән гыйбарәт: бер конкрет сүзне алалар да, аңлатмыйча гына билгеле бер төркемгә кер те п куялар. Мәсәлән: гәет бәйрәме – уразадан соң дини бәйрәм; каен – агачның бер төре: кара елан – агулы елан һ.б.

    5. Синонимнардан файдалану. Укучы яңа кертелә торган сүзнең синонимын инде өйрәнгән булырга тиеш. Синонимнар белән кулланганда, аларның арасындагы нинди дә булса аермасын билгеләу кирәк. Туп-тулы синонимнар телгә бик сирәк була. Алар стилистик, мәгънәви чисә тарихи яклары белән аерылып торалар. Бк аермалар әһәмиятле булганда, алар турында әйтелергә тиеш. Мәсәлән: ләкин, ә – икесе дә каршы куючы теркәгечләр, Ләкин – кискен каршы куюны белдерсә, ә – җиңелчә каршы куюны белдерә.

    6. Антонимнардан файдалану. Әгәр антоним сүз укучыларга таныш икән, аның ярдәмендә мәгънәне аңлатып була. Антонимнар белән төрле уеннар, төрле башваткычлар һ.б. чараларны кулланырга мөмкин. Ләкин аларны кулланганда, бер искәрмә бар: сүзнең күпмәгънәлелеге белән сак булырга кирәк. Мәсәлән, куе чәй – сыек чәй. Монда куе – сыек антонимнар. Ә менә белеме сыек дип әйтәбез икән, аның антонимы күп булыр . Мондый очракларда сүзнең мәгънәсен аңлату яңа сүз кергән контекстта булырга тиеш.

    7. Сүзнең сүзъясалыш кыйммәтеннән файдалану. Сүз мәгънәсен сүзъясалыш кыйммәтеннән чыгып яңлатканда, укучылар сүзъясалыш мәгънәсен аңлыйлар, сүзъясалыш чылбырын күрә алалар, сүзнең морфемалар составын күзәтә алалар. Бу алым белән эшләгәндә, укучылар тамыр сүзне һәм форматның мәгънәсен белергә тиешләр. Әйтик, -лык/-лек кушымчасы белән матур, акыллы, батыр, каен, дөрес кебек сүзләрдән яңа сүзләр барлыкка китереп, укучылар кушымчаның мәгънәсенә төшенәләр.

    8. Сүзнең эчке формасыннан файдалану. Бу алым сүз мәгънәсен аңлатуда күп кулланмый, чөнки эчке форманың ап-ачык очраклары күп түгел. Ләкин алар булган очракларда, алар белән кулланырга кирәк. Мәсәлән: тукран – тук-тук итә; сиксән – сигез + ун; үсемлек – үсә торган; көрәк – көри торган; түбәтәй – баш түбәсенә кия торган.

    9. Көчле контексттан файдалану. Бу чара сүзне шундый контекстта куллануны күз алдында тота ки, укучылар үзләре аны уйлап таба алалар. Мәсәлән: мин сөйлим – ул тыңлый. Тегүче тегә – укытучы укыта. Эшче эшли. Кибетче кибеттә эшли.

    10. Тәрҗемәдән файдалану. Сүзнең мәгънәсен аңлатуның иң нәтиҗәле алымнарыннан берсе дип тәрҗемәне саныйлар. Тәрҗемә башка ысулларга кушылып, һәрвакыт диярлек лексик төшенчәнең мәгънәсен билгеләргә ярдәм итә. Ләкин тәрҗемә интерференция күренешенә дә китерергә мөмкин. Лексик интерференция – туган телдәге һәм өйрәнелә торган телдәге сүзләрнең мәгънәләре иуры килмәү дигән сүз. Мәсәлән, я иду домой татарчага, әлбәттә, мин өйгә кайтам дип тәрҗемә ителергә тиеш. Ләкин еш кына аны рус балалары мин өйгә барам дип тәрҗемә итәләр.

    Сүзне тәкъдим итү, аның турында беренчел аңлатма бирү лексиканы өйрәтү юнәлешендә әһәмиятле процесс булса да, ул әле башлангыч адым гына санала. Ул сүз белән алга таба эшләүнең ориентирларын гына билгели. Шуңа күрә яңа сүзләрне үзләштерүен оештыру да лексикага укытканда әһәмиятлеләрдән санала.

    Сүзне үзләштерү өчен гадәти төрле күнегүләр кулланыла. Күнегүләр төрле булулары мөмкин, ләкин алар бөтенесе дә бер максатка юнәлгән: сүзләрне кулланырга өйрәтүгә.

    Ф.С. Сафиуллина бу күнегүләрне ике төргә бүлә: әзерлек һәм коммуникатив (сөйләм) күнегүләргә.

    Әзерлек күнегүләре укучыларны татар телендә, кертелгән яңа сүзләрне файдаланып, сөйләм эшчәнлеген өйрәнүгә әзерлиләр. Бу күнегүләр лексик берәмлекләрне хәтердә калдырырга ярдәм итәләр, аларның системалы һәм контрастив кыйммәтен, ягъни телдәге башка сүзләр белән мөнәсәбәтен һәм укучыларның туган телендәге эквивалентлары белән мөнәсәбәтен ачкыларга булышалар.

    Коммуникатив (сөйләм) күнегүләр, лексик күнегүләрнең бер төре буларак, инде тәкъдим ителгән һәм үзләштерелгән лексик берәмлекләр җирлегендә ситуацияләргә бәйле сөйләм эшчәнлеген барлыкка китерәләр 1 .

    Шулай итеп, без кыскача рус балаларына татар теле лексикасын укыту өлкәсендәге теоретик чараларны, методик ысулларны әйтеп чыктык. Алар ничек гамәлгә ашырылалар икәнен дәреслекләрдән белеп була.

    Методикада эксперименталь юл белән расланган бер факт г аять кызыклы: сүзне ныклап үзләштерү өчен, уртача 15-25 тапкыр кабатлау кирәк икән. Ә менә сөйләм эшчәнлегенең продуктив төрләрен тәэмин итү өчен, күпме кирәклеге турында мәгълүматлар булмаса да, кабатлаулар саны күпкә артык булырга тиешлеге үзеннән-үзе аңлашыла булса кирәк.

    Шуңа күрә, үтелгән сүзләрне кабатлау оештыру өчен, аларны барлык төрдәге күнегүләргә кертү төп чара булып тора. Шул ук чакта укытучының да контроль һәм хаталарны тикшерү системасы яхшы куелган булырга тиеш.

    Әйтеп киткән ысулларга таянып, яңа сүзләрне оештыруында махсус күнегүләр зур урын алып тора. Шулай аларның төрләрен китерү кирәктер.

    Монда, беренчедән, әзерлек биремнәрне билгеләп була. Бу биремнәрне кертеп, укучылар сөйләм эшчәнлегенә ярдәм итәләр. Монда 1) буш калган урыннарны тутыру; 2) сорау-җавап күнегүләре; 3) яңа сүзләр кертеп, кисәкләре функциясендә кулланып, сөйләм үрнәкләрен киңәйтү күнегүләре; 4) яңа сүзләрне төрле җөмлә үрнәкләрен киңәйтү күнегүләре һ.б.

    Икенчедән, коммуникатив (сөйләм) күнегүләр, лексик күнегүләрнең бер төре буларак, инде тәкъдим ителгән һәм үзләштерелгән лексик берәмлекләр җирлегендә ситуацияләргә бәйле сөйләм эшчәнлеген барлыкка китерәләр.

    Безнеңчә, өченчедән, рецептив күнегүләрне дә карап китү мөһим. Монда бер өлешен укучыларга таныш булмаган сүзнең мәгънәсен эзләп табуга этәргеч күнегүләр тәшкил итә.

    Ф.С. Сафиуллина фикеренчә, “методика фәнендә тәҗрибәләр белән расланган бер нәтиҗә бар: яңа сүз беренче тәүлектә үк бик тиз онытыла икән. Шуңа күрә лексик күнегүләрне сүзләрне кертү белән үк, шул ук дәрестә эшли башларга кирәк” 1 .

    Безнең тарафтан шактый күп кенә дәреслекләр каралды, һәм без анда безнең темага карата күп кенә кимчелекләр дә, шул ук вакытта уңай якларын да билгеләп китә алабыз.

    Бу дәреслекнең лексика өйрәтү ягыннан уңышлы ягы дип, беренчедән, без текстларны әйтеп китәр идек. Текстлар гади, алар чын мәгънәдә лекчик минимумна нигезләнеп эшләнгән. Текстлар күбесе китапның авторлары тарафыннан язылган, һәм шуңа күрә алар киң таралган сүзләрне (алмашлыкларны, мәктәп белән бәйләнгән һәм һәр көнне очрый торган) кулланып язылганнар. Һәр текст астында кечкенә генә сүзлек тә бирелгән. Ул сүзлектә сүзләр (аларның текста кулланган формаларында) һәм сүзтезмәләр китерелгән. Мисаллар: чәчәкләр бәйләме – букет цветов ; тәрәзә төбе – подоконник [8] 2 ; монда, биредә – здесь [11]; игътибар белән – внимательно [15]; трамвай белән бара – едет на трамвае [23].

    Тел үстерүгә багышланган күнегүләр төрлелеге белән аерылып тормыйлар. Иң еш очрый торган биремнәр: «Прочитайте и запомните», «Задайте вопросы», «Слушайте и выполняйте», «Скажите по-татарски». Бу күренешне, әлбәттә, дәреслекнең кимчелеге дип табарга була.

    Кайбер темалар лексик минимумнан тыш сүзләр дә очрый, ләкин алар «Прочитайте и запомните» дигән күнегүләрне кермиләр. Мәсәлән: остаханә, чүкеч, балта, пычкы, кадак кага [37]. Кайбер сүзләр, безнең фикеребезчә, башлангыч сыйныф рус балалары өчен катлаулырак. Шулай: кызгылт-сары – оранжевый, куе зәңгәр – темно-синий, шәмәхә – фиолетовый [196]. Бу төсләр аларга рус теле дәресләрендә генә бирелә.

    Дәреслекнең авторлары татар әдәбиятын һәм халык аваз иҗатын да онытмаганнар. Әйтик, бик уңышлы Муса Җәлил шигыйре кертелгән:

    Таң ата бугай,

    Әтәч кычкара:

    Кикри-күк,

    Кикри-күк! [99].

    Шулай ук уңышлы дип «Кәҗә белән сарык», «Кәкре каенны терәткән» [211, 213] кебек мәзәкләрне кертүне табып була. Һәм шул ук рәвештә авыр сүзләрне алыштырып татар балалар классигыннан өзек тә уңышлы: Абдулла Алиштан «Куян кызы». Мондый адаптацияләнгән текстлар, кызганычка каршы, рус балалары өчен күп түгел. Алар дәреслекләрдә дә сирәк күренә, аерым китаплар да юк дигәндәй.

    Нәкъ шул ук принциплар нигезендә Юсупов Ф.Ю. һәм Гарипова В.З. тарафыннан язылган 4 нче сыйныфы өчен дәреслек язылган. Шунлый ук катлаулы булмаган текстлар, һәм шулай ук китап аерым темалар өйрәнү нигезендә башкарылган. Өстәмә уңышлы ягы дип дәреслекнең ахырында китерелгән татарча-русча сүзлекне әйтеп китеп була.

    Бу ике дәреслекне уңышлы дип табарга була. Аларда башлангыч сыйныфта чит теле өйрәтү принциплары кулланган, ләкин кимчелек итеп кызыклы күнегүләр юклыгын, уеннар, башваткычлар, мәкальләр булмавын әйтәсе килә.

    6 нчы сыйныфтагы рус балаларына язылган Хәйдәрова Р.З. һәм башкалар дәреслеге коммуникатив методка нигезләнгән. Моның турында китапның аңлатмасында ук язылган.

    Дәреслектә ике төп принцип бар: беренчесе, бөтен материалны ситуатив диалоглар аша, тематик текстлар аша бирү; икенчесе – грамматик материалны лексик материалдан аерып рус һәм татар телендә таблицалар һәм схемалар ярдәмендә күрсәтү.

    Татар лексикасын өйрәнү өлкәсендә китапта гадидән катлаулыга таба принцибы юк диярлек. Авторлар материалны кабатламыйча, бер темадан икенче темага сикерәләр. Һәр дәрестә яңа лексика кулланыла (бик еш кулланыла торган сүзләрдән тыш). Дәреслектә шактый тулы һәм уңышлы сүзлек бар.

    Дәреслекнең тагын бер принцибы итеп рус теленә киң таянуны билгеләргә кирәктер. Бик күп тәрҗемә күнегүләре, рус сораулары буенча татарча текстлар төзү һәм башкалар. Мәсәлән: Какие вопросы ты задашь, если хочешь узнать:

    1) Сколько километров от Казани до Заинска? [154] .

    Тәрҗемә итү белән бергә иҗади күнегүләр дә шактый. Шулай: Дөрес тәрҗемәне тап.

    Мондый күнегүләр татар лексикасын үзләштерергә булыша, һ әм балаларда кызыклык уята.

    Лексик минимум белән эшләү таләбе дәреслектә сакланган. Сирәк куллана торган сүзләр, архаик, тарихи сүзләр юк диярлек. Авторла р шулай ук кайтарылган гарәп-фарсы алынмалары белән дә мавыкмыйлыр. Өстәмә һәрбер текст астында кечкенә сүзлекч ә бирелгән, ләкин алар «бер сүз – бер тәрҗемә» принцибы белән башкарылган. Ә 6 нчы сыйныфта сүзнең күпмәгънәлелеген дә үзләштерә башларга вакыт.

    Кызганычка каршы, бик күп кенә дәреслекләр рус теленә таянырга ашыкмыйлар, һәм дәреслекләр татар текстлары җыентыкларына охшый башлыйлар.

    Сафиуллина Ф.С. 7 нче сыйныфы өчен язылган дәреслек нәкъ шул кимчелеге белән билгеләнеп тора. Дәреслектә кызыклы материаллар да, мәкальләр дә, лексиканы кабатлау да югары дәрәҗәдә бирелүенә карамастан, анда рус теленнән тәрҗемәләр, тәрҗемә белән иҗади күнегүләр бик аз.

    Безнең фикеребезчә, автор бу китабын күбрәк татар аудиториясенә яза. Чөнки рус балалары өчен бик мөһим психологик як каралмаган. Катлаулы күнегүләр, катлаулы адаптацияләнмәгән текстлар рус баласын татар телен өйрәнүдән биздерүе дә бар.

    Уңышлы яклары итеп, дәреслекнең тематикасын билгеләп китәргә кирәк: «Язу тарихыннан», «Китап ул – халык хәтере» (Әбрар Кәримуллиннан) кебек текстлар һәм темалар лексика өйрәнү генә түгел, тәрбия функциясен дә үтиләр. Ләкин бу темаларда лексик минимум бирү принцибы сакланмаган.

    Дәреслектә төп принцип булып коммуникатив методы тора. Башкача, укучыларны сөйләшергә өйрәтү. Шуңа күрә, лексикага караган күнегүләрдә без «Шул турыда сөйләгез!» дигәнен генә таптык. Калган бөтен күнегүләр сүзъясалышына, грамматикага, синтаксиска багышланганнар. Өстәмә тагын лексикага караган бер генә күнегү бар: -лык, -лек, -чы, -че, -даш, -дәш, -таш, -тәш кушымчалары белән яңа сүзләр ясагыз. Бү бирем татар теленең сүзъясалыш парадигмасын үзләштерергә ярдәм итә.

    Сафиуллина Ф.С., Мөхиярова Р.Х. тарафыннан төзелгән 8 нче сыйныфы өчен һәм Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. тарафыннан 10 нчы сыйныф өчен төзелгән дәреслекләр тагын да катлаулырак. Әйтик, 10 нчы сыйныф дәреслегендә текстлар күбесенчә вакытлы матбугатта н алынган һәм җәмгыятьнең сәяси-иҗтимагый тормышына багышланган.

    Хәтта кызыклы темалар бар: «Татар халык язу тарихы», «Асылташлар дөньясында», ләкин аларның кайберләре фәнни текстларга якын, башкалары саф татар аудиториясенең көчле укучыларына да гына язылган.

    Мәсәлән, 10 нчы сыйныфның беренче текстларында ук түбәндәге сәяси-иҗтимагый лексика кулланыла: хөкумәтара, вәкиллек, мөнәсәбәт [6], кабилә, таш пулат [7], вәкаләт, мәнфәгать [13]. Яисә тектсның исеме генә күп турында сөйли: Вәкаләте вәкиллек – илчелек дигән сүз [14].

    Шуңа карамастан, бу дәреслекләрнең төп принцибы булып сөйләүгә өйрәтү кала. Әйтик, Туган җирегез турында әңгәмә корыгыз (сораулар бирелә).

    8 нче сыйныфы өчен язылган дәреслектә темалары уңышлырак: Белем һәм фән; Кеше характеры; Гаилә этикасы; Җитештерү, биржа, банк кебек темалар кирәктер. Ләкин текстлар катлаулыгы аларны татар аудиториясе өчен язылганы күренә.

    Бу дәреслекнең ахырында 150 (!) сүздән торган лексик минимум дип аталган сүзлекчек бирелгән. Бу сүзлектә сәяси-иҗтимагый лексиканың (безнең аңлавыбызча) лексик минимумы бирелгән. Сүзлек «без сүз – бер тәрҗемә» принципы буенча төзелгән. Бу шулай ук олы яшьтәге мәктәп балалары өчен дөрес түгелдер. Ә кайбер сүзләр үзенчәлекле булып тора . Мәсәлән: үтемле – ходовой; ходкий; раслау кәгазе – удостоверение (?), камиллек – совершенство һ.б.

    Бу өч каралган дәреслекләргә килгәндә, аларның катлаулыгына игътибар итәсе килә. Бүгенге көнд ә югары уку йортлары өчен язылган күп кенә әсбаплар, кулланмалар барлыкка килде, хәтта алар да коммуникатив методына нигезләнгәннәр. Ләкин анда мондый катлаулылык юк.

    2. Яңа лексиканы үзләштергәндә төп принциплар

    Билгеле булганча, балалар психологиясе үзенең кызыксынучаны белән аерылып тора. Алар төрле уеннарны (мәсәлән, бүгенге көндә компьютер уеннарын) олыларга карта тизрәк үзләштерә. Аларның карашлары, беренчедән, һәрвакыт яңаны үзләштерергә омтыла. Бу яктан, нинди генә уен булмасын, аның информатик яңалыгы булмаса, бала баш тарта башлый.

    Моннан без беренче принципны да билгеләп чыга алабыз:

    1. Укучы бала татар лексикасын информацион яктан яңа итеп күрергә тиешле. Кызганычка каршы, бүгенге дәреслекләрдә без еш кына нинди дә булса коры һәм информацион яктан сай текстларны күзәтә алабыз.

    Тел аша бала нинди дә булса кызыклы мәгълүмат алырга тиешле. Тел шул вакытта гына тулы гомер белән яши ала. Бала шуны сизеп тора һәм “кирәкмәгән” белән үз башын тутырмый. Ә яңа сүзләр өйрәнгәндә бу аеруча әһәмиятле.

    Әмма шул ук вакытта урта сыйныф укучысы кайбер кызыклы булып тоелган мәгълүматны кабул итми. Мәсәлән, бер бик үзенчәлекле һәм урыны белән аеруча кызыклы дәреслектә мондый мәкалә табып була:

    Дөньяда иң күп телләр – Яңа Гвинеяда. Монда 500 телдә сөйләшәләр.

    Иң катлаулы тел – Дагестанда, табасаран теле. Анда 48 килеш.

    А” авазы бөтен телләрдә дә бар. Иң күп сузык аваз – 55 – Вьетнамда седанг телендә. Ә менә абхаз телендә 2 генә сузык аваз.

    Иң күп тартык – 85 аваз – Кавказда убых телендә; иң аз тартык – 6 аваз – ротокас телендә.

    Иң күп аваз хәрефләре кхмер алфавитында – 72 хәреф.

    Бүген дөньяда 65 алфавит билгеле 1 .

    Дәреслек башка чит телләр методикасына якын тора, һәм үзенең яхшы яклары белән дә билгеләнеп тора. Әмма мондый мәкалә 5 сыйныф укучылары өчен кызыклы булыр, дип уйламыйм. Рус балалары өчен язылган дәреслектә мондый катлаулы һәм олыларга багышланган мәгълүмат укучыларны куркыта гына. Аларның хәтта югалып калулары ихтимал.

    2. Икенче принцип нигезендә эмоциональлек һәм аның экспрессив яктан якты бирелүен әйтеп китеп була.

    Бу принцип эмоциональ-ассоциатив методикасы нигезендә ята. Кызганычка каршы, ул дәреслекләрдә бик сирәк кулланыла. Укучылар уйлыйлар, һәм бирелгән күнегү, текст, тема аларны эмоциональ яктан дулкынландыра, алар уйланыла башлый.

    Балаларда кызыксыну уятыр өчен бу ысул белән күп кенә балалар язучылары куллана. Мисалны Ләбиб Леронның “кечтеки әкиятләр”ен китереп була:

    Ни өчен кәҗә сагыз чәйнәми? Чөнки аның акчасы юк. Әгәр акчасы булса, юлында очраган һәр киоскка тукталып, һәр кибеткә кереп, ул теләсә нинди сагызны, әйтик, “Стиморол”, шикәрле-шикәрсез “Дирол”, “Бом-бимбом” ише букый-сукыйны сатып алып, шуларны өзлексез чәйни-чәйни ашау-эчүдән бөтенләй язар иде. Ул чагында Гайшә кәҗәнең шифалы сөтен дә эчә алмас иде, кәҗә мамыгыннан җылы шәл дә бәйли алмас иде. Менә бит хикмәт нидә! 1

    3. Өченче принцип итеп татар телен өйрәнүдә укучының мантыйгына (логикасына) мөрәҗәгать итүне билгеләп китәргә була. Без монда чын рәвештә баланың үсешенә йогынты ясый алабыз. Бу очракта гадәттә тест рәвешендә бирелә торган биремнәрне кулланырга мөмкин. Мәсәлән:

    Найдите правильный перевод:

    Теплый 1) яхшы

    2) начар

    3) матур

    4) җылы

    5) салкын

    Мондый күнегүләр балада кызыксыну тудыра. Монда ул психологик яктан хата җибәрергә куркмый башлый.

    Әлбәттә, китерелгән принципны үтәгәндә, аеруча зур рольне башваткычлар уйнап килә. Алар 3 нче бүлектә китерелгәннәр. Аларның кайберләре балалар өчен авыр кебек тоела, әмма укучылар мондый мәсьәләләрдән курыкмыйлар. Чөнки аларга әллә каян килеп чыккан проблемалар кызыклы.

    4. Дүртенче принцип – текстларның сыйфаты үзенчәлекле һәм ситаутив һәм экспрессив булырга тиешле. Тел һәрдаими текстлардан тора. Укучыларны текст белән эшләргә, аны кызыксынып укырга тиешләр. Алар мәгънәле тексты тулысынча үзләштерә белергә тиешләр. Кайвакыт кайбер яңа сүзләрне аңламыйча да, алар текстның эчтәлегенә керешергә омтылалар. Монда без, әлбәттә, шул ук бала психологиясенә таянып, күбесенчә дәресләрдә бирелә торган текстларының корылыгын билгеләп китә алабыз.

    Кызганычка каршы, текстлар һәм темалар бер китаптан икенче китапка күчеп йөриләр. Балага һәрдаими табигать матурлыгы, татар теленең кирәклеге, аның байлыгы (ул бит әлегә аны белми!), Ватанга, туган якка хөрмәт тәрбияләве белән мавыгып бертөсле текстлар бирәләр. Укучы моны сизеп тора, һәм ул бу темалардан рус теле, тарих һәм башка дәресләрдә дә мавыга.

    Шуңа күрә, минем фикеремчә, монда шул ук тәрбияви нечкәлекләр яшерелеп һәм мәзәкле, кызыклы текстлары аша үтәлергә тиештер.

    3. Күрсәтелгән принципларга нигезләнгән гамәли күнегүләр

    Беренче принципка караган күнегүләрне килгәндә, аларга карата түбәндәге текстларны китереп була. Бу текстлар нинди дә булса катлаулыгы белән аерылып тормыйлар, әмма алар балада кызыксыну уятып торалар.

    Ке ше ничә ел яши? Кеше уртача 70-80 ел яши. Кеше кайчан бабай дип санала? Аның оныклары туганнан соң. Җиде яшьтә кеше мәктәпкә бара. Алтмыш яшьтә ул пенсиягә чыга.

    Хайваннар ничә ел яши? Тиен 9-12 ел яши. Куян 7-8 ел яши. Бүре 15 ел яши. Төлке 10-12 ел яши. Арыслан 25-30 ел яши. Юлбарыс 40-45 ел яши. Аю 40-50 ел яши. Ат, уртача алганда, 40 ел чамасы. Сыер 20-25 ел яши. Дөя 40 яшькә кадәр яши. Болан 30 ел яши. Дуңгыз да 30 ел чамасы яши. Ә фил 150-200 ел чамасы яши.

    Казан белән Мәскәү арасында ничә километр? Сигез йөз километр. Казаннан Мәскәүгә трамвайлар барамы? Юк, Казаннан Мәскәүгә поездлар йөри. Бу ике башкала арасында самолетлар оча һәм автобуслар йөри. Ижау белән Казан арасы ничә километр? Казаннан Удмуртия башкаласына кадәр дүрт йөз километр чамасы. Автобус Чаллыдан Казанга кадәр өч сәгать ярым бара. Казан белән Чаллы арасы – ике йөз егерме километр.

    Казанда күпме кеше яши? Казанда бер миллион ике йөз мең чамасы кеше яши. Казанда троллейбуслар да, трамвайлар да, автобуслар да бик күп. Хәзер монда метро да төзиләр. Ә Яр Чаллыда күпме халык бар? Чаллыда алты йөз мең чамасы кеше яши. Монда троллейбуслар юк, ләкин трамвайлар һәм автобуслар күп. Чаллыда әле метро төземиләр. Әлмәттә ике йөз меңнән артык кеше яши. Монда трамвайлар юк, ләкин троллейбуслар йөри. Алабугада алтмыш мең чамасы кеше бар. Бу шәһәрдә троллейбуслар да, трамвайлар да юк. Монда автобуслар гына бар.

    Эмоциональ-ситуативлык принцибы үзеннән-үзе бер методика чарасы булып тора ала. Бу бик сыйфатлы ысул, әмма аның белән сак куллану мөһим. Чөнки монда без мавыгырга тиеш түгелбез. Мәсәлән, экспрессивлыкны кирәкле дәрәҗәгә җитәр өчен берничек ачулану җөмләләр, баланың психикасына ятмаган ситуацияләр куллана алмыйбыз.

    Мәсәлән, монда еш кына татар халык авыз иҗатында мисаллар китереп була:

    Безнең дә бар мәчебез,

    Сезнең дә бар мәчегез.

    Безнең мәче сезгә килсә,

    Зинһар, ишек ачыгыз.

    Бу мисалда татар теленә хас булган аһәңлек яңгырый, һәм ул балаларга мәгънәсе ягыннан аңлашылып тора.

    Икенче мисал-күнегү – диалоглар китерү. Мәсәлән:

    Исәнме, чит илдәге таныш булмаган минем кадерле дустым, киндерсюрприз! Сәлам, кәнишне! (Л. Лерон).

    Монда балалар “таныш булмаган”, “кадерле” сүзләрен эмоциональ рәвештә эләктереп алалар.

    Тагын бер ысул – к үрсәтмәлектән куллану:

         

    яңгыр кояш кар яшенле яңгыр җил ай

     җылы

     җиләс

     салкын (суык)

     

    Төньяк

     

    Көнбатыш

    Көнчыгыш

     

    Көньяк

     

    Күргәнебезчә, мондый күнегүләрдә ситуативлык нәкъ күрсәтмәлек ярдәмендә биреп була. Монда укытучылар тарафыннан төрле рәсемнәр (мәсәлән, мәзәкле ситуацияләр, комикслар һ.б.) кулланыла ала.

    Алданрак билгеләнгән өченче принцип татар телен өйрәнүдә укучының мантыйгына (логикасына) мөрәҗәгать итүне билгеләп китәргә була. Без монда чын рәвештә баланың үсешенә йогынты ясый алабыз. Мондый биремнәр чын мәгънәдә укучыда кызыксыну гына түгел, ә уен рәвешендә бирелә торган күнегүләр булып торуы әһәмиятле. Монда безнең тарафтан түбәндәге мисаллар китерелә ала:

    Берсе артык:

    Үрнәк: өстәл урындык җөмлә

    кызыл бара яшел

    1)

    хәреф

    сүз

    баш

    2)

    җөмлә

    яза

    керә

    3)

    сорау

    кара

    җавап

    4)

    шәһәр

    авыл

    килеш

    5)

    башлана

    бетә

    сары

    6)

    унбиш

    исем

    утыз

    7)

    кул

    эшче

    аяк

    8)

    кызыл

    ак

    алма

    9)

    күнегү

    яза

    укый

    10)

    дөрес

    дәрес

    китап

    11)

    гаилә

    мин

    аның

    12)

    барабыз

    Эшлим

    укырга

    13)

    дәфтәр

    зәңгәр

    китап

    14)

    сыйныф

    кычкыра

    такта

    15)

    абый

    әйбәт

    онык

    16)

    сәгать

    Вакыт

    ничә

    17)

    кичә

    начар

    иртәгә

    18)

    көн

    ничек

    күпме

    19)

    иртә

    эшли

    кич

    20)

    атна

    кич

    ай

    Бу кабатлау принцибын ачыклап килә торган күнегүләр. Монда без бер җөмлә конструкциясен гамәли рәвештә кабатланып килгәнен күрәбез. Шул ук вакытта балаларга кызыклы тематика да һәм башваткычлы уен да тәкъдим ителә:

    Җөмләләр төзегез:

    а)

    Йөзү өчен

    Чаңгыда йөрү өчен

    Тимераякта шуу өчен

    Футбол уйнау өчен

    Шахмат уйнау өчен

    Хоккей уйнау өчен

    Теннис уйнау өчен

    Яхтада йөзү өчен

    Диңгез яки күл кирәк

    Ракеткалар кирәк

    Бассейн кирәк

    Боз кирәк

    Туп кирәк

    64 шакмаклы аклы-каралы такта кирәк

    кәшәкә (клюшка) кирәк

    кар кирәк

    Эт

    Ат

    Мәче

    Сыер

    Тычкан

    Тавык

    Кеше

    Чыпчык

    сарык

    Бәэлди

    Чыркылдый

    Кыикылдый

    Кешни

    Чиный

    Бернәрсә әйтми

    Сөйләшә

    Мөгри

    мыраулый

    Текст белән эшләргә өйрәтү ысулларында, әйтеп киткәнчә, аның мавыктыргыч һәм коры булмавы таләп итеп билгеләнә. Шул ук вакытта монда да без балаларга ниндидер яңа мәгълүмат бирәбез:

    Өч сум акча булса, сагыз сатып алып була. Җиде сум акча булса, кечкенә шоколад алып була, икмәк алып була. Өч йөз сум акча булса, чалбар яки күлмә к алып була. Егерме мең сум акчаң булса, син яхшы компьютер сатып аласың. Ә инде йөз мең сум акчаң булса, яңа машина сатып ал ып була . Ә акчаң булмаса, бер әйбер дә сатып булмый. Чөнки бөтен әйбер өчен түләргә кирәк.

    Лексиканы үзләштергәндә еш кына күпмәгънәле сүзләр очрый, һәм аларны өйрәнгән дә өстәге принципларны калдырырга тырышырга кирәктер. Ягъни аларның нигезендә каламбур төсле мәзәкләр китереп була. Мәсәлән, Роберт Миңнуллин, Шәүкәт Галиев авторлар шагыйрьләр әсәрләрен:

    Нигә бүген син соңга калдың соң?

    Мин өйдән соң чыктым.

    Ә нигә иртәрәк чыкмадың?

    Ә иртәрәк чыгарга мин өлгермәдем.

    Китап кибетендә:

    Бер нинди дә булса яхшы укыла торган китап бирегез әле миңа.

    Сезгә җиңелрәк китап кирәктер?

    Авырлыгы турында борчылмагыз: мин машинада…

    Еш кына яңа сүзләрне өйрәнү белән бергә балаларга яңа грамматик модельләрне дә бирергә җиңелрәк була.

    Әлфия, иртәгә беренче лекция буламы, белмисеңме?

    Буладыр инде…

    Ә икенче лекциягә Искәндәр килә микән?

    Киләдер…

    Ә Рәмзия синең белән Чаллыга барамы соң?

    Белмим, барадыр…

    Нигә син гел «дыр» да «тыр» дип әйтәсең?

    Киләчәкне кем белә?..

    Текст белән эшләргә өйрәтү өчен тексттан соң авыр булмаган, әмма барыбер текстка мөрәҗәгать иттерә торган күнегүләр файдалы. Еш кына бу очракта дәреслекләрдә текст буенча сораулар гына күзәтелә. Безнең тарафтан түбәндәге гамәли мисаллар китерелә ала:

    1

    Из жизни рыб

    Рыбы укыймы ? Алар бит сөйләшә белмиләр. Юк, алар сөйләшәләр, алар бер-берсен яраталар, обучают , учат .

    Ә действительно , балыклар укый. Аларның разные мәктәпләре бар, гимназияләре дә, высшие учебные заведения да бар. Под водой шулай ук мәктәпләр була. Рыбы үз мәктәпләрендә «Физика», « Воды химиясе», « Подводная географиясе», « Рыбак психологиясе», «Кешеләр страна сухая страна », «Средства предохранения от крючка» кебек дәресләр укыйлар . Анда шулай ук лекцияләр була, аннары лабораторияләрдә разные типы воды белән опыты дә була.

    Рыбы-ученые под водой на камнях китапларын язалар, ул китапханәләргә балык-студентлар йөри.

    Однако балыклар арасында да лентяи күп, алар укымыйлар, дәресләрен оставляют (пропускают), шуңа күрә попадаются на крючок

    Кайда да укырга кирәк. Знания под водой да кирәкле икән. Укысаң, на крючок не попадешься!

    Ученый баран

    Нигә сарык укый-яза белми? Чөнки аңа укый-яза беләргә нельзя . Әгәр ул укый-яза белсә, кешеләр укый-яза белмәгән кешеләргә: «Эх, неграмотный баран», – не могли бы сказать . Менә шулай шул!

    (по Лабибу Лерону )

    2

    Уку турында

    Балыклар тормышыннан

    Балыклар укыймы? Алар бит сөйләшә белмиләр. Юк, алар сөйләшәләр, алар бер-берсен яраталар, укыталар, өйрәтәләр.

    Ә чыннан, балыклар укый. Аларның төрле мәктәпләре бар, гимназияләре дә, югары уку йортлары да бар. Су астында шулай ук мәктәпләр була. Балыклар үз мәктәпләрендә «Физика», «Су химиясе», «Су асты географиясе», «Балыкчы психологиясе», «Кешеләр иле – коры ил», «Кармактан сакланучы чаралар» кебек дәресләр укыйлар. Анда шулай ук лекцияләр була, аннары лабораторияләрдә төрле сулар белән тәҗрибәләр дә була.

    Галим-балыклар су астында ташларга китапларын язалар, ул китапханәләргә балык-студентлар йөри.

    Әмма балыклар арасында да ялкаулар күп, алар укымыйлар, дәресләрен калдыралар, шуңа күрә кармакларга эләгәләр…

    Кайда да укырга кирәк. Белем су астында да кирәкле икән. Укысаң, кармакка эләкмисең!

    Укымышлы сарык

    Нигә сарык укый-яза белми? Чөнки аңа укый-яза беләргә ярамый. Әгәр ул укый-яза белсә, кешеләр укый-яза белмәгән кешеләргә: «Һәй, надан сарык!», – дия алмаслар иде. Менә шулай шул!

    (Ләбиб Лерон буенча )

    Берсе артык:

    1. Балык кеше белән сөйләшә белә.

    2. Балык сөйләшми.

    3. Балык сүзен кеше аңламый.

    1. Су астында балыкларның институтлары бар.

    2. Су астында китапханәләр һәм музейлар күп.

    3. Балыкларның уку йортлары юк.

    1. Укый-яза белгән балык кармакка эләкми.

    2. Укый-яза белгән балыклар булмый.

    3. Балыклар китаплар укый һәм кешеләр турында әкиятләр сөйли.

    1. Сарыклар укырга һәм язарга яраталар.

    2. Сарыклар балыкларны укырга һәм язарга өйрәтәләр.

    3. Сарык укый-яза белми, чөнки алар наданнар.

    Сораулар:

    1. Балыклар укыймы?

    2. Балыклар сөйләшә беләме?

    3. Балыкларның китаплары бармы?

    4. Алар яза беләме? Алар ничек яза: куллары юк бит?

    5. Алдан кешеләр дә китапханәләрне ташлардан ясаганнар. Сез андый китапханәне күргәнегез бармы?

    6. Ничек уйлыйсыз: татар телен яки балык телен өйрәнергә авыррак?

    7. Нинди балыклар кармакка эләгә?

    8. Кеше белән балыклар дуслармы?

    9. Нигә кеше балыкларны карммакка тота ( ловит )?

    10. Сез балык тотарга яратасызмы?

    Васыять

    Татар халык әкияте

    Борын заманда булган икән бер карт. Аның булган, ди, өч улы. Үләр алдыннан карт олы улына әйткән:

    Син, улым, хәлеңнән килсә, авыл саен йорт сал, – дигән.

    Шуннан соң уртанчы улына:

    Син, улым, гел тәмле әйбер генә ашап тор, – дигән.

    Ә кечесенә:

    Син ешрак өйләнергә кара, – дигәню

    Ярар. Карт үлгән. Әтиләре үлгәч, уллары: «Әти әйткән васыятьне ничек булса да үтәргә кирәк. Ничек үтәрбез икән?» – дип баш вата башлаганнар.

    Олысы йорт салу турында уйлый, уртанчысы тәмле ризыклар эзләп чыгып китә, ә кечесе ешрак өйләнү турында хыяллана.

    Көннәрдән бер көнне боларга бер карт килеп керә. Егетләрнең тормышлары белән кызыксына.

    Тормыш бик шәп түгел әле, бабай, – ди олы уллары. – Менә әти үлгән вакытта: «Авыл саен йорт сал», – дигән иде, әле әтинең васыятен үти алганым юк, – ди.

    Уртанчысы әйтә:

    Миңа әти тәмле ризыклар гына ашап тор дип әйткән иде, – ди.

    Иң кечеләре дә сүзгә катнашып әйтә:

    Әти миңа: «Ешрак өйләнергә кара, улым», – дип әйткән иде. Мин дә әти васыятен үтәргә тырышып карыйм да, барып чыкмый, – ди.

    Карт боларның сүзләрен тыңлап-тыңлар тора да, болай ди:

    Әй, улларым, сез әтиегезнең васыятен ялгыш аңлагансыз икән, ди. Ул сезгә менә болай дип әйткән: «авыл саен йорт сал» диюе – «авыл саен дуслар тап, чөнки дөньяда дуслар белән яшәве җиңелрәк була» дип әйтүе булган; «тәмле ашлар гына ашап кына яшә» диюе – «эшләп ашасаң, кара икмәк тә бик тәмле булыр» дип әйтүе; аның «ешрак өйлән» дип әйтүе – «эш артыннан йөреп, хатыныңны сагыныбрак кайтсаң, көн дә өйләнгән кебек булыр» дип әйтүе ул, ди. Әтиегез сезне эшләп көн итәргә өндәгән, – ди.

    Шулай дип әйтә дә карт чыгып китә. Шуннан соң болар әтиләренең васыятьләрен ул әйткәнчә үти башлыйлар.

    1. Син, улым, … килсә, авыл саен йорт …, – дигән.

    2. Син, улым, гел … әйбер генә ашап тор, – дигән.

    3. Син ешрак … кара, – дигән карт.

    4. Әти әйткән … ничек тә булса … кирәк.

    5. «Ничек үтәрбез икән?» – дип … … башладылар.

    6. Карт боларның сүзләрен …-… тора да болай ди.

    7. Әй, улларым, сез әтиегезнең васыятен … аңлагансыз икән.

    8. «Авыл саен дуслар тап, чөнки … дуслар белән яшәве җиңелрәк була».

    9. «Эшләп ашасаң, … … тә бик тәмле булыр».

    10. «Эш артыннан йөреп, хатыныңны … кайтсаң, көн дә өйләнгән кебек булыр».

    Җөмләләр төзегез:

    1. Булган, бер, карт, заманда, борын, икән.

    2. Йорт, салу, уйлый, турында, олысы.

    3. Чыгып, тәмле, китә, ризыклар, эзләп, уртанчысы.

    4. Турында, хыяллана, өйләнү, ешрак, кечесе.

    5. Тормышлары, егетләрнең, кызыксына, карт, белән.

    6. Үтәгән, юк, әтинең, әле, васыятен.

    7. Әтиегезнең, васыятен, аңлагансыз, ялгыш, икән, сез.

    8. Кара, икмәк, булыр, эшләп, ашасаң, тә, бик, тәмле.

    9. Дуслар, яшәве, белән, дөньяда, була, җиңелрәк.

    10. Сезне, өндәгән, әтиегез, көн, итәргә, эшләп.

    Бәхетле кеше

    Бервакыт бер илдә патша авырый башлаган. Бер табиб та аны терелтә алмаган. Патша бик карт булса да, аның бик яшисе килгән. Соңыннан бер бик атаклы табиб әйткән:

    Патшаны терелтер өчен, аңа бәхетле кеше күлмәген кидертергә кирәк. Шуннан соң гына ул терелер.

    Патшаның вәзирләре бәхетле, кайгысыз кешене эзли башлаганнар. Беренчедән, алар баш министр янына барганнар:

    Син зур хакимият кешесе. Синең һәр сүзең бөтен илдәге кешегә закон. Бу илдә иң бәхетле кешедер? – дип сораганнар.

    Булмаганны сөйлисез. Сез аны белмисездер, әфәнделәр: минем бөтен гомерем кайгыда үтә. Илдә булган бөтен мәсьәләләр – минем кайгы. Мәсәлән, хәзер мине күрше илләр белән мөнәсәбәтләр борчый. Сез мине бәхетле кеше дип саныйсыз, ә мин үземне бик тә бәхетсез дип саныйм.

    Шуннан вәзирләр башкаладагы һәм бөтен илдәге иң бай кеше янына киттеләр.

    Син безнең илебездә иң бай кеше. Син бәхетлеме?

    Сез, әфәнделәр, ялгышып килгәнсез. Бик бай булсам да, иң бәхетле түгел. Минем башым кайгыдан чыкмый. Я корабым бата, я караклар борчый. Мине ничек инде бәхетле булыйм?!

    Вәзирләр бөтен илне әйләнеп чыкканнар, ләкин бер кеше дә үзен бәхетле дип санамаган. Шулай кайгырып кайтып барган вакытта, вәзирләр урманнан җырлап чыккан кешене очратканнар.

    Син шундый күңелле җырлыйсың. Бәлки син үзеңне бәхетле дип саныйсыңдыр? – дип сораганнар бу фәкыйрь киенгән кешедән вәзирләр.

    Әйе, мин үземне бәхетле дип саныйм. Минем зур кайгыларым юк. Нәрсәм бар, мин шуңа канәгать, – дип җавап биргән теге кеше.

    Алай булса, безгә синең күлмәгең кирәк.

    Гафу итегез, әфәнделәр, кызганычка каршы, минем күлмәгем юк. Мин гомерем буе күлмәк кимичә йөрим, – дигән бәхетле кеше.

    Нокталар урыннарына сүзләр куегыз:

    1. Патшаны терелтү өчен, аңа бәхетле кешенең күлмәген … кирәк.

    2. Син зур … кешесе.

    3. Сез мине … кеше дип саныйсыз, ә мин … бик бәхетсез дип саныйм.

    4. Шуннан соң вәзирләр башкаладагы һәм бөтен … иң … кеше янына киткәннәр.

    5. Минем башым … чыкмый: я корабым …, я … борчый.

    6. Вәзирләр бөтен илне … чыкканнар, ләкин бер кеше дә … … дип санамаган.

    7. Син шулай … җырлыйсың.

    8. … булса, безгә минең күлмәгең ….

    9. Гафу …, …, кызганычка …, минем күлмәгем юк.

    10. Мин гомерем … күлмәк … йөрим, – дигән … кеше.

    Тематик бәйләнеш монда кушма җөмлә конструкциясен дә (грамматик материалны) кабатларга ярдәм итә:

    1) Бер табиб та патшаны терелтә алмаган, чөнки (а) аларның дарулары булмаган; б) карт бик карт булган; в) табибларның патшаны дәваларга теләкләре булмаган.

    2) Баш министр үзен бәхетсез дип санаган, чөнки (а) ул карт һәм авыру булган; в) аны халык яратмаган; в) аның илдәге мәсьәләләр борчыган.

    3) Вәзирләр бәхетле кешене таба алмаганнар, чөнки (а) алар ялкау булган; в) бөтен кеше дә үзен бәхетсез дип санаган; в) алар патшаның үлемен теләгән).

    4) Вәзирләр каршына урманнан җырлап (а) бүре; б) бик бай бер кеше; в) фәкыйрь кеше) чыккан.

    5 ) Фәкыйрь кеше үзен бәхетле дип саный иде, чөнки (а) ул булганына канәгать булды; б) аның күлмәге юк иде; в) аның акчасы да, проблемалары да юк иде).

    Билгеле булганча, рус балаларына бәйлекләрне үзләштерү татар телендә аеруча әһәмиятле, Без монда тестка якын торган биремнәрне тәкъдим итә алабыз:

    Җәяләрне ач:

    1. Мин Алабугага (кадәр, бирле, турында) автобус (кебек, тагын, белән) кайттым.

    2. Хәбир Казан (белән, турында, өчен) бик аз сөйләде.

    3. Рәмзия базарга (кебек, кадәр, таба) (автобус, автобустан, автобуска) белән барды.

    4. Автобус Казаннан Чаллыга (кадәр, аша, таба) барганда Мамадыш (шикелле, турында, аша) үтә.

    5. Бу поездлар (Мәскәү, Мәскәүгә, Мәскәүдән) (кебек, аша, таба) барамы?

    6. Алексей Марат (турында, белән, шикелле) футбол карарга ярата.

    7. Марат, самолетка утырып, Мәскәүдән (башка, бирле, таба) Бегишево аэропортына (хәтле, башка, соң) йоклап кайтты.

    8. Искәндәр авылдан (бирле, башка, соң) беркайда да булмаган.

    9. Әлмәт Зәй шәһәреннән (бирле, башка, соң) булыр.

    10. Марат (кебек, хәтле, белән) Искәндәр яздан (хәтле, башка, бирле) күрешмәгәннәр.

    Башваткычлар һәм кызыклы күнегүләр, әлбәттә, балаларга ошый. Алар монда яңа лексиканы гына үзләштермиләр, хәтта үзләренең гомуми фикерләүләрен үстереп, татар теленә хөрмәтләре дә арта. Әлбәттә, бу күнегүләрне җиңелрәк лексика белән дә башкарып була. Әмма кызыклы күнегүләрне үзләштергәндә, укучылар сүзлек белән дә кулланырга өйрәнә. Ә билгеле булганча, сүзлек белән дөрес һәм эшләү – шулай ук бүгенге мәктәптә шактый зур мәсьәлә булып кала.

    Антонимнар:

    Тиз  …, сирәк  …; начар  …; з ур  …; кыска  …; җылы  …; кара  …; төн  …; юк  …; якты  …; кичә  …; үткән  …; нечкә  …; юеш  ….

    Бер сүздән икенчесенә үрнәк буенча күч (һәр киләсе сүзнең бер хәрефе үзгәртелә):

    Үрнәк : көн – көл – гөл – гел – гер – сер

    сары  яшел

    корыч  камыр

    болыт  караш

    Сүзләрнең тәртибен билгелә (сүзлек буенча):

    Үрнәк : алма – әрем – елга – исем – орлык – өрәңге – утын – үрмәкүч – эт – юлбарыс – яка (сүзләр сузык авазлардан алфавит тәртибендә урнашканнар)

    агым – әмер – бәхет – вакыт – гөмбә – дөнья – ...

    әрекмән – ватан – дару – жиһан – ...

    дивар – гамәл – ваклык – бака – ашханә – яугир – юлбарыс – ...

    Китерелгән сүзләргә якы, әмма калын булган тап:

    Үрнәк: Мәскәү – Казан; дөя – ат; матур – чибәр.

    Мәк; җиде; кәрәкә; диңгез; үзәк; гүзәл; көрәк; йөрәк; өстәл; җәрәхәт; кимчелек.

    Китерелгән сүзләргә якы, әмма нечкә булган сүзләр тап:

    Үрнәк : ат – ишәк; кояш – күк.

    Сыер; таза; гасыр; атна; балык; елан;

    Китерелгән сүзләргә шул ук темага караган сүзләр яз:

    Үрнәк : куян – күсе; чиләк – чүмеч.

    Кысла; балык; сарык; тавык; алма;

    Сүзләрнең тәртип мәгънәсен тап һәм рәтләрне дәвам ит :

    Үрнәк : ал – тал – тала – талак

    кар – кара – ?

    өч – көч – ?

    мәк – бәке – бәхет – ?

    Кайсы сүздә хата бар?

    башак – көлке – серкә – сөзмә – көзгә – мөгез

    беләргә – киләргә – китәргә – бәйләргә – менәргә

    аңгыра – караңгы – бәрәңге – яңгыр – менгер

    башлаячак – киләчәк – керәчәк – барачак – китәячәк

    Шул үк хәрефкә башланган тематик төркемнәрне дәвам ит:

    кабартмакаймаккоймак, катык, казылык, как, калҗа, камыр, карта, катлама, кекс, корт, куллама, куырма, кызартма, кыстыбый, кәләвә, күзикмәк, күпертмә, күрәгә

    кукурузкабаккавын, каен, какы, камыш, карагач, карама, кара җиләк, кедр, кишер, кыяр, кәбестә

    кондыз – керпе – кама, кеш, кысла, куян, кәҗә, күсе, күбәләк, кыекбаш, кәлтә

    карга – каз – күке, күркә, карлыгач, каракош

    Анаграммы кебек башваткычлар киң кулланырга тиешлеге турында күп кенә психологлар билгели. Әмма, телче тарафыннан да монда аеруча мөһим күренешне әйтеп китәргә буладыр. Мондый биремнәр укучының орфографиясен дә төзәтеп килә:

    Анаграмманарны чиш һәм артык сүзне та п :

    стәөл

    нкруыды

    аваркта

    ңгяры

    шеки

    әәрзәт

    анетс

    аплса

    маал

    ияч

    кипта

    крлангыа

    калко

    енум

    саккро

    шеке

    алчарб

    үлмккә

    үкбер

    ртой

    хфрәе

    үзс

    мҗөлә

    һшәәр

    Монда рәт-рәт җәнлекләр исемнәре , шуннан кызыл баганадан эш яратучан бөҗәкне тап:

     

    К

       

    Н

       

    К

    Ы

    С

           
         

    Ә

    К

    Ү

    Ч

     

    М

    А

         

    Л

    К

    Ы

         

    А

    Ш

       

    Е

    Р

     

    Ә

     
     

    К

    Ү

     

    Е

       

    Б

     

    К

           

    Җәяләр эчендә язылган сүзләрне белдергән сүзне тап (нокта саны хәреф санын белдерә) :

    чор (...) төгәл булу

    үсемлек (....) күз ялкынсынуы

    элек булган көн (....) мәҗлес

    Әлбәттә, китерелгән күнегү рус балалары өчен катлаулырак булып тоелыр, әмма бу очракта моннан куркырга ярамый. Монда инде укытучы үзе дә актив катнашып, өстәмә мәгълүматлар бирергә тиешле. Ә аннан шул лексик берәмлекләр белән төрле диалоглар төзеп була.

    1. Горизонталь юлларга агач исемнәрен яз һәм билгеләнгән вертикалдә тагын бер агач исемен тап:

         

    Н

           
     

    У

    С

     

    К

         
           

    Ш

    Ы

       
       

    К

     

    Е

    Н

       
           

    И

    Р

    Ә

    К

    Җавабы :

    И

    М

    Ә

    Н

           
     

    У

    С

    А

    К

         
     

    Ч

    Ы

    Р

    Ш

    Ы

       
       

    К

    А

    Е

    Н

       
         

    Т

    И

    Р

    Ә

    К

    2. Табышмакларга җавапплар табып языгыз. Шуннан бишенче табышмакның җавабын билгеләнгән баганадан табырсың:

               
               
               
               

    1. Зәңгәр ашъяулык бөтен дөньяны каплаган

    2. Аягы юк – ил гизә,

    Күзе юк – яшь түгә

    3. Җәйге эссе көннәрдә

    Мине сагынып көтәләр,

    Мин аз гына күренсәм,

    Качып-посып бетәләр.

    4. Ял итәр дә йолт итәр,

    Тигән җирен ут итәр.

    5. Ул булса, көн була,

    Ул булмаса, кем була?

    Җавабы :

     
    К

    Ү

    К

       

    Б

    О

    Л

    Ы

    Т

     
     

    Я

    Ң

    Г

    Ы

    Р

    Я

    Ш

    Е

    Н

       

    3. Бөтен сүзләр дә А хәрефенә башлана. Рәт-рәт шакмакларны тутыр:

    А          
             
             
             
             

    1. Агач башында алтын йөзек,

    Аның да бер яртысы өзек

    2. Үзеңнән олырак яшьтәге кыз туган.

    3. Алсу битле кыз үсте,

    “Тып” итеп агачтан сикереп төште.

    4. Сары төстәге затлы металл, байлыкны белдерә.

    5. Әкиятләрдәге күп башлы зур елан.

    Җавабы:

    А

    Й

           

    П

    А

         

    Л

    м

    А

       

    Л

    т

    ы

    Н

     

    Ж

    д

    а

    һ

    А

    4. Бөтен сүзләр дә Б хәрефенә башлана. Рәт-рәт шакмакларны тутырыгыз:

    Б          
             
             
             

    1. Утта янмый, суда батмый

    2. Баткаклыкта җылый, үзе чыкмый.

    3. Аягы юк – ил гизә,

    Күзе юк – яшь түгә

    4. Һәр кулда алар бишәр.

    Җавабы:

    Б

    О

    З

         

    А

    К

    А

       

    О

    Л

    Ы

    Т

     

    А

    Р

    М

    А

    К

    Мондый күнегәләр үзенең катлаулыгына карамастан, кызыклыгы, яңалыгы белән аерылып тора. Бу мисаллар укучыларга тиз рәвештә яңа лексика берәмлекләрен үзләштерергә булышалар. Мондый башваткычларны чишүдән соң (укытучы ярдәмендә), балалар белән аерым сүзләр буенча диалоглар, әңгәмәләр төзү уңыш китерә.

    Й омгаклау

    Телне өйрәнү андагы сүзләрне өйрәнүдән башка мөмкин түгел, әлбәттә.

    Методика тарихында башка телләргә өйрәтүдә иң зур урынны нәкъ лексика алып тора. Телгә өйрәтүнең кайсы гына этабын алсак та, иң башлап сүзләр өйрәнелә. Фонетикага өйрәткәндә дә, авазлар сүзләр аша килеп керәләр. Морфологияне өйрәткәндә дә, сүзнең формалары синтаксик нигездә үзләштерелә. Сөйләшү, тыңлап аңлау, уку һәм язудан торган сөйләм эшчәнлегенең төрләренә өйрәтү лексикадан башка мөмкин түгел. Шуңа күрә чит телне өйрәнгәндә, телнең лексикасын өйрәнү иң мөһим, иң әһә миятле өлкә дип санала.

    Татар теленең лексикасын укытканда бик күп теоретик материал бар. Алар арасында: яңа сүзгә аңлатма бирү; күрсәтмәлектән файдалану, тасвирлаудан файдалану, санау алымын куллану, ыру сүзгә күрсәтеп аңлату, синонимнардан файдалану, антонимнардан файдалану, сүзнең сузъясалыш кыйммәтеннән файдалану, сүзнең эчке формасыннан файдалану, көчле контексттан файдалану, тәрҗемәдән файдалану.

    Ләкин рус балалары өчен язылган дәреслекләрдә әйтеп киткән ысулларның кайберләре генә файдалана.

    Кызганычка каршы, татар теленең лексикасын укытканда, кабатлау, иҗади күнегүләр, адаптацияләнгән текстлар, башваткычлар һ.б. юк дәрәжәдә.

    Без хезмәтебездә яңа ситуатив-эмоциональ ысулын кушып, шул ук вакытта текст белән эшләүне анализлап киттек. Монда бүгенге дәреслекләр һәм әсбаплар төзүчеләр өчен киң кыр ачыла. Укучыларга карата коры һәм мавыктыргыч темалы текстлар бирү – балаларны тел өйрәнүгә битараф калу дигәнне белдерә. Чөнки тел, беренче чиратта, ул – чынбарлык белән бәйләнеш, шәхеснең мәгълүматый кырын тулыландыру чарасы.

    Автордан саубуллашу сүз

    Китерелгән күнегүләр, башваткычларны укытучылар үзләре дә башкара ала. Әлбәттә, шундый һәм охшаш күнегүләр һәм текстларга ихтыяҗ булса, аларны зур күләмле җыентык итеп тә чыгарып булыр иде, әмма мондый җыентыкка, кызганычка каршы, әлегә мөмкинлекләр юк.

    К улланылган әдәбият

    Ибрагимов Т.И. Ускоренное обучение татарскому языку: Обучение общению и составлению деловых бумаг на татарском языке: Методические указания и учебные задания. – Казань: Изд-во Казанского гос. тех. ун-та, 1998. – 128 с.

    Кононов А.Н. История изучения тюркских народов в России. Дооктябрьский период. – Л.: Наука, 1972. – 271 с.

    Лерон Л. Кояшны кочкан малай: Шигырьләр, җырлар, әкиятләр, мәзәкиятләр, шигъри әкиятләр, әкият-пьесалар. – Казан: Мәгариф, 2004. – 303 б.

    Методика преподавания русского языка как иностранного. – М.: Русский язык, 1990. – 231 с.

    Нигъмәтуллина Р.Р., Фәизова Ф.С., Юнысова Р.Ә. Татарча да яхшы бел. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче классы өчен татар теле дәреслеге. – Казан: Мәгариф, 2005. – Б. 63.

    Сафиуллина Ф.С. Татар теле: рус урта гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). – Казан: Мәгариф, 2001. – 311 б.

    Сафиуллина Ф.С., Мөхиярова Р.Х. Татар теле: рус урта гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). – Казан: Мәгариф, 2002. – 223 б.

    Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татар теле: рус урта гомуми белем мәктәбенең 10 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). – Казан: Мәгариф, 2000. – 271 б.

    Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – 432 б.

    Хайруллин М.Б. Татар теле лексик системасындагы хәзерге этаптагы яңарышка карата //Проблемы лексикологии и лексикографии татарского языка. Выпуск 2. – Б. 36-49.

    Харисов Ф.Ф. Как все это было? (из истории обучения татарскому языку нетатар) // Республика Татарстан, 1993. – №2.

    Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному. – Казань: Изд-во ТаРИХ, 2000. – 479 с.

    Хәйдәрова Р.З., Нәҗипова З.Р. Татар теле: Рус мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен коммуникатив метод нигезендә төзелгән сынау тәртибендә дәреслек: Рус телендә сөйләшүче балалар өчен. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1998. – 201 б.

    Юсупова А.Ш. Историко-лингвистическая характеристика и анализ самоучителей и разговорников татарского языка конца XVIII - начала XX вв.: автореф. канд. дисс. – Казань, 1994. – 18 с.

    Юсупов Ф.Ю., Гарипова В.З. Татар теле: Дүртьеллык башлангыч рус мәктәпләренең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (Рус телендә сөйләшүче балалар өчен). – Казан: Мәгариф, 1998. – 207 б.

    Юсупов Ф.Ю. Татар теле: Дүртьеллык башлангыч рус мәктәпләренең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (Рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Ф.Ю. Юсупов, В.З. Гарифуллин, Л.К. Новикова. – Казан: Мәгариф, 1999. – 271 б.

    1 Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – Б. 101.

    2 Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – Б. 104.

    1 Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – Б. 115.

    1 Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – Б. 116.

    2 Сынык җәяләр эчендә Юсупов Ф.Ю. Татар теле: Дүртьеллык башлангыч рус мәктәпләренең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (Рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Ф.Ю. Юсупов, В.З. Гарифуллин, Л.К. Новикова. – Казан: Мәгариф, 1999. – 271 б. дәреслектәге бит күрсәтелгән.

    1 Нигъмәтуллина Р.Р., Фәизова Ф.С., Юнысова Р.Ә. Татарча да яхшы бел. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче классы өчен татар теле дәреслеге. – Казан: Мәгариф, 2005. – Б. 63.

    1 Лерон Л. Кояшны кочкан малай: Шигырьләр, җырлар, әкиятләр, мәзәкиятләр, шигъри әкиятләр, әкият-пьесалар. – Казан: Мәгариф, 2004. – Б. 135.

  • Сабиров Равиль:
  • О структуре и использовании татарско-русского и русско-татарского электронного переводчика
  • Татарско-русский большой словарь
  • Самоучитель татарского языка
  • Татарский язык: изучить легко!
  • Русско-татарский полный учебный словарь
  • Татарско-русский полный учебный словарь
  • Новые татарские слова в русских текстах (словарь-справочник)
  • Шигырьләр
  • Рус балаларына татар телен укытканда яңа лексика үзләштерү мәсьәләләре
  • Как писать курсовые, дипломы, диссертации...
  • Такмаклар (частушки)






  • ← назад   ↑ наверх