• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Сабиров Равиль

    Такмаклар

    (частушки)

    1
    Тиздән безгә көз дә килер,
    Ә мин утырам кичен бүген эгер-мөгер,
    Кем тырыша, дөнья хәлен аңлап белер,
    Ә аңлагач, хыяллыннан утырып көлер...

    2
    Син бәләкәч, ә мин – олы...
    Син үзеңә үзең хуҗа,
    Ә мин олы – тормыш колы,
    Һәм тормышым – хәсрәт-нужа...

    3
    Эт тә юк, мәче дә юк...
    Берүзем карап утырам,
    Кино бара, тамагым тук,
    Шулай юлны йоклап барам...

    4
    Көн болытлы, мин кулчатыр алып
    Әллә кая киттем урам буйлап.
    Белмим, каядыр, әмма ерак барып
    Булмас бүген, кайтыйм түбән карап...

    5
    Дөнья төрле: кемгә – бәхет,
    Кемгә – ләхет, кемгә – җәза,
    Бу дөньяның матурлыгы – шул төрлелек,
    Төрлелектә яши чын могҗиза...

    6
    Уян, мужик, уян, их, кадерлем –
    Эшчән, чиста, кардай син ак бул...
    Тик син тизрәк кенә айны, бәгырем,
    Ач күзеңне! Кара: дөнья бу!

    7
    Балачакка кайтып китәр идем,
    Олылыкның җимереп келәтен.
    Хәзер генә шуны аңлап җиттем,
    Балачакта булган җәннәтем...

    8
    Нигә кеше кинәт олая икән?
    Ә олаеп шуннан ояла...
    Фәрештәдән чыга күзле бүкән,
    Һәм аннары белми: юлы кая?

    9
    Ә аннары кеше картая –
    Акыл артмый аның – шундый хикмәт,
    Дөнья гына аңа карая,
    Шуннан бер юл кала: ләхет кинәт...

    10
    Тиз туабыз, тиз киләбез,
    Үзебезне белдерәбез
    Балачак та тиз китә,
    Ашап-йоклап өлгерәбез:
    Гомер шуннан гөлт үтә!

    11
    Өйрәнмәгәннәрем әле бик күп,
    Минем гомерем аңа җитми –
    Дөнья, нык төшенсәң, шыр чүп,
    Һәм ул җибәрмичә тота,
    Үзе дә бер китми...

    12
    Күккә кара да батыр бул:
    Бернәрсәдән курыкмыйча,
    Синең гәүдә бар, синдә кул:
    Син киләчәккә бурычта!..

    13
    Кая гына дөнья алып барса,
    Тормыш тынычрак булмый, ул гел гөрли:
    Ә инсанда бераз акыл булса,
    Ишек булып тәрәзәдән йөрми...

    14
    Безнең акыл бик күп, кайчак артык,
    Һәм һәр мизгел аны сатып йөрибез лә,
    Тормышыбыз – симез динсез сарык:
    Эшләмибез берни, беләбез генә...

    15
    Башымны янтайтып мин әкрен генә
    Сиңа нәрсәдер дәшәм.
    Дөньядагы мөһимлек – ул төтен генә,
    Көрәшәм...
    Янтаям, сугышам, басарга тырышам,
    Мөһитем миннән кылана,
    Эчтән гомер чыга минем һәр сулышта:
    Нәрсәдер сагынам...

    16
    Карыйм: ә мөхитем минем – ватык көзге,
    Хыял оча миннән еракка.
    Гомеребез ул бер генә мизгел,
    Сынык адым, ялгыш дакика.

    17
    Мәңгелектә йөрүебез – безнең юлдыр,
    Кайвакыт адашыбыз без анда.
    Исән чакта син үзеңә һәйкәл куйдыр –
    Күбрәк тыңла сөйләвеңнән караганда...

    18
    Яшәгәннәр, ди, Төлке белән Болан
    Нык дуслыкта, ди, сыман ике туган,
    Ә ләкин дуслыкта даими шундый хикмәт:
    Кемгә рәхәт ул, ә кемгә келәт...
    Төлке: “Минем яшәвен авыррак,
    Миңа бит ит кирәк, тотып кара куян!”
    Ә нәрсә ул Болан, үлән ашап торак,
    Ул бит ерткыч түгел, ул бит шундый хайван.
    Әкиятнең ахырын беләсез, укучы,
    Ерткыч Төлке өчен әзер инде капкан,
    Ә тик үлән ашап куркак булып торучы
    Исән калган. Озын гомер иткән тупас Болан...
    Уйлама лә!
    Әнә нинди гүзәл гөлләр!
    Әнә ничек матур итеп үсә шалкан!
    Һәм укыма кирәкмәгән хикәяләр:
    Анда мәгънәсезлек күле,
    Анда хәтер баткан...

    19
    Бүген мунча, муеныма мин мунчала элдем,
    Юынам, каплыйм өстемә ләгән...
    Их, дөньяның шул кырыен тапсам иде:
    Аны шулчак тотып әйләндерәм!

    20
    Чалбар тишек, чалбарымны ямыйм...
    Күлмәк тишек, мин анысын тегәм,
    Һәм күршемә текәләнеп карыйм:
    Ул күргәнне эт тә күрмәгән...

    21
    Син телевизордан әллә ниләр күрсәң,
    Барысына да турыдан ышанма;
    Чынбарлыкта төрле яшәр хисләр,
    Тиз-тиз йөрсәң, ашыгып абынма...

    Чынбарлыкта тизрәк яши башла,
    Хыял дөньяларны чәйнәп ташла...

    22
    Бу көннәрдә тормыш әллә ниләр чыгарып бирде,
    Боргаланды, ышкылып чуалды,
    Бу гомернең сөякләрен без озак кимердек –
    Бүген очмак галәм туктады...

    Әй, әйләнеп кара тирә-якка,
    Галәм сыман очма еракка...

    23
    Бездә язын көчле ташулар
    Баш Иделгә таба юнәлеп
    Гөрли-гөрли ага башлыйлар,
    Ә мин яшим бер җиргә бәйләнеп...

    24
    Тормышка күп явыз каршылыгым,
    Әмма читкә калдырырга алар барын –
    Бердән Кызыл Байрак – минем авылым,
    Синең белән бөтен язмышларым...

    25
    Тормыш шактый гына мине таптады,
    Гомер изде, шуннан аңладым:
    Язмыш татар итеп мине саплады:
    Һәм беркайчан
    Татар булуымнан оялмадым...
    Сабиров Равиль
    частушки на татарском языке.
  • Сабиров Равиль:
  • О структуре и использовании татарско-русского и русско-татарского электронного переводчика
  • Татарско-русский большой словарь
  • Самоучитель татарского языка
  • Татарский язык: изучить легко!
  • Русско-татарский полный учебный словарь
  • Татарско-русский полный учебный словарь
  • Новые татарские слова в русских текстах (словарь-справочник)
  • Шигырьләр
  • Рус балаларына татар телен укытканда яңа лексика үзләштерү мәсьәләләре
  • Как писать курсовые, дипломы, диссертации...
  • Такмаклар (частушки)




  • ← назад   ↑ наверх