• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Сабиров Равиль

    Шигырьләр


    Ялгызлык-Көз

    Көзен...
    Мин чыгам кичен,
    Тартып уйланыр өчен,
    Урам
    карага чумган,
    Ник болай булган,
    Без ялгыз калган...

                      Көзгеле йолдызлар серен ачмыйлар –
                      Уйлар төтен сурәте күк качмыйлар,
                      Без икәү Ялгызлык-Көз белән бергә,
                      Сораулыйбыз: бу – нигә?

    Көз ул –
    Ялгызлык яше,
    Ялгыз – ул ярым кеше,
    Өстән
    Йолдызлар тиздән
    Көлерләр бездән –
    Ялгызлык-Көздән...

    Көзен...
    Мин чыгам кичен,
    Беләм, бар әле көчем,
    Кайтам
    Уйларга батам,
    Балконга чыгам,
    Төнне очратам...

                      Көзгеле йолдызлар серен ачмыйлар –
                      Уйлар төтен сурәте күк качмыйлар,
                      Без икәү Ялгызлык-Көз белән бергә,
                      Сораулыйбыз: бу – нигә?


    Төнге күбәләк

    Күбәләктәй биерсең син
    Төнге реклам утларында…
    Син очасың, күбәләгем
    Сихри төннең кочагында

    Син күбәләк – ялгыз килен,
    Киң урамнар – синең өең,
    Тыңлап төннең салкын көен
    Керәсең ямьгә
    Гомер кыска – көтми йөрәк,
    Җиз хыялый төнгә тизрәк,
    Җилкендәй гүзәл күбәләк,
    Очасың шәмгә…

    Озын үкчәләрдә шәһәр
    Чайкала моңсу вальсында,

    Якты неон саташтыра
    Алар якты, әмма рәшә…
    Син ишетәсең, каршыда
    Сиңа, үги, кемдер дәшә…

    Сине тормышың көнләшә,
    Яктылыкка гашыйк калма…

    Иртән урамнар уяныр,
    Кояш саран гына карар –

    Кай сине иртә очратыр
    Кемдер сиңа салкын карар
    Канатларыңнан коелыр

    Төндә үткән маҗаралар…


    Исерек төн

    Шомлы бульварда яфраклар
    Тавышлы ястыклар җәйгәннәр,
    Чишенеп агачлар торалар,
    Ә күктә йолдызлар-мәрҗәннәр…
    Мин сиңа кичен шалтыратам,
    Җавап бирми телефоннарың,
    Анда юк элемтә, ди һаман,
    Кәефтә көзге яңгыр моңы

    Исерек төн тынычлый җанымны,
    Төнгә керәм, төндә йөрим мин,
    Исерек төндә
    Мин каядыр атлыйм,
    Исерек төндә
    Мин нәрсәдер эзлим…

    Мин атлыйм, чайкалып адымлыйм,
    Җил сыпый, иркәли битемне –
    Бу төннең исерек уйлары
    Чумдыра моңсуга үземне…
    Минем исемне әллә кайчан
    Сөрткәнсең телефоныңнан,
    Миннән бәхетем бүген кача,
    Бүген тагын ялгызым калам…

    Казанның төннәрен кочаклый
    Яңгырашлы сихри һавалар…
    Шул исерек һавада ялгызлар
    Моңлы аһәңнәрен табалар…

    Мин каядыр атлыйм, мин каядыр барам
    Телефон җавап бирми һаман…


    Бауман урамында

    Җәяүле урамда
    Уйный бер малай гармунда…
    Аның көе якты яңгырый,
    Ул елмаеп сиңа карый.

    Килегез, тыңлагыз, карагыз
    Бу тормыш мизгелләрен,
    Ишетегез сез, аңлагыз,
    Шул малайның теләкләрен…

              Кил,
              Тыңла урам көен,
              Кил
              Гармун белән сөен,
              Уянсын яшьлегең
              Син
              Аһәң кочагында,
              Син
              Бауман урамында,
              Тизрәк вак акчалар әзерлә

              Җырга сәдакаңны жәлләмә…

    Җәяүле урамда,
    Малай җырлый, гармун елый…
    Җәяүле урамнан
    Битарафлы вакыт атлый…

    Тормышыбыз уен гына,
    Мәңгелек болыннарында,
    Әйдә, уйна, малай, уйна,
    Җәяүле урамда…


    Ярату

    Өзлеп-өзлеп яратам мин,
    Хәсрәтем күккә терәлгән,
    Әмма син төшенмисең,
    Әмма син аңламыйсың,
    Очрашканда таныймыйсың...
    Әмма син аңламыйсың,
    Әмма син яратмыйсың,
    Очрашканда таныймыйсың син.

    Өзлеп-өзлеп яратам дим,
    Мәхәббәт пыялай сына,
    Яңгырлар җанга сеңә,
    Йөрәгемдә син генә,
    Баглышларымны сизмисең...
    Яңгырлар җанга түнә,
    Шатлыкларда син генә,
    Баглышларымны белмисең.

    Өзлеп-өзлеп яратам мин,
    Яфрактай сөю саргая,
    Тормышлар алга чаба,
    Өмет кояштай бая,
    Бүләк итәм януларымны...
    Кара, тормыш елмая,
    Кызлар да елмаюда,
    Җырларым сиңа бүләктер...

    Тормыш тулы балкысын,
    Алла сине сакласын,
    Үлгәнемне дә белмәссең...


    Без – йолдызлар

     

    Сәхнәләргә безнең юлларыбыз төрлечә,

    Хыял-өметләребез дә аерыла,

    Максатларга ирешү җиңел булмаса да,

    әмма күккә һаман

    йөрәк янгыныннан

    җыр-шигырьләрдән без күперләр төзибез.

     

    Бүген без – йолдызлар бит һәм бөтенесенә,

    Үз утын яндырырга йолдызлар күгенә,

    Көйләребездә очып югарыда яныйк

    Бүген без йолдызлар бит – җырларда яңгырыйк,

    Бүген без йолдызлар бит – җырларда яңгырыйк!

     

    Кем ышанып эзләгән, шул күкләргә менгән,

    Кем җыр белән үзенең язмышын бәйләгән,

    Шуңа меңләгән күзләр сокланып елмаер,

    һәм хыяллар чынга ашар,

    чәчәкләр, алкышлар

    белән бергә хитларыбыз яңгыраер…



    Кафеда

    Гомер кыска, көннәр озын, мизгелләр үткен,
    Көннәшеп язмыш нидер пышылдый бүген,
    Син алдыйсың тагын, мин яңача алдашам –
    Гыйшык белән хушлашам…
    Гыйшык белән хушлашам…

    Яшим, тормыш безнең очраклы тулай торак,
    Бүген ялгызым мин, язмышлар бирә сабак,
    Мин ышанам, мин ышанмыйм, уйлыйм, саташам
    Гыйшык белән хушлашам….
    Гыйшык белән хушлашам….

    Дәшмим, кафеда тәрәз аша карап утырам,
    Анда язгы күңелләрдә селкенә  урам,
    Исерәм һәм язмышымнан тагын сорашам –
    Гыйшык белән хушлашам…
    Гыйшык белән хушлашам….

    Тормыш сәхифәләрендә буталып беттем,
    Шул төенне сүтә-сүтә ялгышып киттем –
    Сине онытырга һәрвакытта тырышам –
    Гыйшык белән хушлашам…
    Гыйшык белән хушлашам….

    Гомер кыска, көннәр озын, мизгелләр үткен,
    Көннәшеп язмыш нидер пышылдый бүген,
    Мәхәббәтем белән соңгы тапкыр саташам –
    Синең белән хушлашам
    Синең белән хушлашам


     

    Кем җыры?

     

    1

    Бабаларыбыз безгә корганнар

    Саташу йортлары, зинданнар –

    Андагы Салахов-Туфаннар

    Яктылык көтеп утырганнар

    Киләчәк төзеп калдырганнар

    Канлы

    Корбан

    Җаннар

     

    Рәхим ит,

    Ирегеңне хур ит –

    Рәхим ит,

    Кулларыңны артка!

    Тик тор син, уйлама беркайчан

    Эштә генә азатлык булачак –

    Якты юл булачак!

     

    2

    Аталарыбыз безгә кордылар

    Зур заллы уен автоматлар,

    Эшләмә, уйна иртән төнгә,

    Ышанчы шул сукыр тиенгә,

    Киләчәк бәхете – бер тәңкә,

    Гомер

    Сукыр

    Тәңкә

     

    Рәхим ит,

    Акчаңны корбан ит,

    Рәхим ит –

    Мин беркуллы бандит,

    Тик торып, акчаңны сал гына,

    Бәхет сал киләчәк буынга –

    Уенга суынма!

     

    3

    Безгә соң нәрсәләр корырга

    Киләчәк бәхетле буынга?

    Уйлама, вакыт юк уйларга –

    Безнең тәңребезгә сыгыл

    Без хаклы! Гыйбарәтеңне кыл:

    Челтәр

    Дөнья

    Утыр…

     

    Рәхим ит,

    Җаныңны корбан ит,

    Рәхим ит,

    Челтәрне дога ит,

    Киләчәккә безнең белән ышан,

    Килер ул, килер ахырзаман,

    Минеке бул һаман…

    Ха-ха-ха…



    Исерек бәйрәм

     

    1

    Акаеп карамагыз миңа,

    Миннән бүген пәри дә курка –

    Күңлемдә яшелерелгән бәйрәм

    Әллә кайлардан очып чыга!

     

    Килегез яныма, килегез

    Мент булсаң, хоть чуртым бул шунда,

    Ләкин сез шуны белегез –

    Миңа орынмагыз гына…

     

    Мин бүген исерек

    Кызларга бәйләнәм,

    Дөньяны селкетеп

    Уздырамым бәйрәм!

    Кирәкми иртәгә,

    Миңа бүген кирәк,

    Миңа бәйрәм кирәк

    Майлырак һәм күбрәк!

     

     

    2

    Сабантуй килеп җитә алмый

    Мин аны ничә атна көтәм,

    Миңа срокның кайсы да ярый –

    Җанымда гына булсын бәйрәм!

     

    Син шуны белеп кал агайны,

    Эчемдә мин бик усал түгел –

    Әмма миңа бәйләнсә кайсы

    Шушында ятып калыр бүген

     

     

    3

    Миннән кулларым кычытмый

    Мине дуска братлар да саный,

    Миннән бүген рәте дә чыкмый,

    Син шуны белеп кал, агайны…

     

    Акаеп карамагыз миңа –

    Миннән бүген дию дә курка,

    Күңлемдә яшерелгән бәйрәм

    Гафу, тышларга бәреп чыга!

     

    Ул бүген исерек …

    Көньяк трасса

    Көньяк трассада ни көтәсең син?
    Фаралар яктысы астында.
    Ишекләр ачыла, кемнәрдер чакыра
    Һәм синең бәяңне сорыйлар.

                      Көньяк трасса –
                      Мәхәббәт кибете,
                      Көньяк трасса –
                      Бәяләр билгеле,
                      Көньяк трасса беркайчан көнләшми,
                      Көньяк трасса –
                      Монда бәхет яшәми…

    Егетең сине сагынып ышана:
    Мәхәббәт сатылмый, мәхәббәт сатылмый,
    Бәясе аның юк, бәясе аның бер –
    Бәясе аның – гомер…

    Язмышларны җиңүләр кыен,
    Яшьлек чатларда янып бетәр,
    Бертөн шул егет көньяк трасса юлын
    Бер чатта сине күреп үтәр.

    Ул үтәр, борылып карамас,
    Ул газга моңсуланып басар,
    Машина тәгәрмәче армас.
    Сау бул! – дип утлар күзен кысар.


  • Сабиров Равиль:
  • О структуре и использовании татарско-русского и русско-татарского электронного переводчика
  • Татарско-русский большой словарь
  • Самоучитель татарского языка
  • Татарский язык: изучить легко!
  • Русско-татарский полный учебный словарь
  • Татарско-русский полный учебный словарь
  • Новые татарские слова в русских текстах (словарь-справочник)
  • Шигырьләр
  • Рус балаларына татар телен укытканда яңа лексика үзләштерү мәсьәләләре
  • Как писать курсовые, дипломы, диссертации...
  • Такмаклар (частушки)






  • ← назад   ↑ наверх