Древние руны тюрков
Борынгы төрки рун язмалары(VI-VII гасырлар)*
* * *
...Йөз йәшәйен! Тәңрем – очук безкә. Идел-йәремә – бәңгү бал!
Тәрҗемәсе:
...Йөз яшә (йөзгә кадәр яшим)! Тәңрем-безгә таяныч (учак, йорт, "очаг", саклаучы). Идел-җиремә мәңгелек һәйкәл (балбал)!
* * *
Энем йите, урым өч, кызым өч әрти. Әбләдем углымын. Кызымын калыңсыз биртем...
Тәрҗемәсе:
Энем җиде, улларым өч, кызым өч иде. Улларымны өйләндердем. Кызларымны калымсыз бирдем...
* * *
Сеземә, йөз кадашыма, алты будуныма, сеземә адрылтым.
Тәрҗемәсе:
Сездән, йөз дустымнан, алты ыруымнан (халкымнан), сездән аерылдым.
КҮЛТӘГИН ЯЗМАСЫ (732-735 еллар)
(өзекләр)**
...Ерак әрсәр йаблак агы бирүр.
Йагык әрсәр әдгү агы бирүр.
Тәрҗемәсе:
...Ерактагыңа начар бүләк бирер(ләр),
Якындагыңа затлы бүләк бирер(ләр).
* * *
Чыгаң будуныг бай кылтым,
Аз будуныг үкеш кылтым.
Тәрҗемәсе:
Ярлы халыкны бай кылдым,
Аз халыкны күп кылдым.
* * *
...Иллег будун әртем, –
Илем амти каны?..
Каганлыг будун әртем, –
Каганым каны?..
Тәрҗемәсе:
...Дәүләтле (илле) халык идем, –
Илем инде кайда?..
Каганлы халык идем, –
Каганым кайда?
* * *
...Каңым каган сүсе бүре әрмеш,
Йагысы коң тәг әрмеш.
Тәрҗемәсе:
...Атам каган гаскәре бүре (кебек) иде,
Дошманнары куй кебек иде.
* * *
...Кыркыз, курыкан, утыз татар, кыдан, татабы – күп йагы әрмеш.
Тәрҗемәсе:
Кыргыз, курыкан, утыз татар, кыдан, татабы – бары да дошман иде.
* * *
...Каның субча йөгертте,
Сөңүкең тагча йатды,
Бәгелег ари углың кол булты,
Селек кыз оглы коң булты...
Тәрҗемәсе:
...Каның суча (су кебек) акты,
Сөягең таудай ятты (өелде),
Бәктәй саф (затлы) ул(лар)ың кол булды,
Сөлектәй кыз балаларың кәнизәк булды...
* * *
...Күрер күзем күрмәз тәг,
Белер белегем белмәз тәг булды.
Тәрҗемәсе:
...Күрер күзем күрмәс,
Белер белегем белмәс булды.
ЮРАУ КИТАБЫ (IX гасыр)
(өзекләр)
Әр бушушлуг, тәңре болытлыг булды. Ара көн тугмыш. Буша(н)нч ара мәңи кәлмештер. Анча белеңләр: әдгү ол!
Тәрҗемәсе:
Кеше кайгылы, күк болытлы иде. Арада (алар арасында) кояш чыкты. Кайгы арасына шатлык килде. Шуны белегез: яхшыга (игелеккә) ул!
* * *
Су тамыры корыйсәр, –
Яшь явышгу корыйыр.
Кеше көче корыйсәр, –
Ят кешегә басытыр.
Тәрҗемәсе:
Су юллары корыса,
Яшь яфрак та корыйдыр.
Кеше көче корыса, –
Ят кешедән басылыр.
_________________________
* Малов С. Е. Енисейская письменность тюрков: Тексты и переводы. – М. – Л.: Изд-во АН СССР, 1952. – С. 66, 84 – 85.
** Стеблева И. В. Поэтика древнетюркской литературы... – М.: Наука, 1976. – С.175 – 197.
← назад ↑ наверх @ почта kitap.net.ru @ заведите почту на kitap.net.ru






