• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Атилла Расих

    Очрашу

    Яңа ел мәҗлесе бик күңелле башланды. Кунаклар да бик чибәр икән. Соңгы сәгатьләре калган ел истәлекләре һәм яңа ел планнары турында бик күңелле сөйләшеп утыра торгач, минем бераз күңел дә ачасым килеп китте.
    Мин үзем бик музыкаль кеше. Яшереп торып булмый, шуңа күрә мин Гарифны бер почмакка чакырып алдым да:
    —  Карале, Гариф, берәр гармонь-фәлән юкмы соң? Яңа ел хөрмәтенә бераз күңел ачу да урынлы булыр иде, минемчә,— дидем.
    —  Синең сүзләрең, Сафиулла дус, бик дөрес,— диде Гариф,— тик монда бер хикмәтле эш бар.
    —  Нинди хикмәтле эш тагы?
    —  Хикмәтле дип инде, әллә ни хикмәтле дә түгел ул үзе. Сүз гармонь турында бара. Дөресен генә әйткәндә, бездә гармонь да бар, уйнаучысы да бар. Анысы — минем улым.
    —  Соң шулай булгач? Әйдә, улың бер уйнап җибәрсен. Без кушылып җырлап та алырбыз. Бик дәртләнеп китсәк, биеп алу да зыян итмәс.
    Гариф бераз гына уйланды да, сөйкемле генә елмаеп, болдй диде:
    —  Беләсеңме, Сафиулла дус, мин яңа елга бүләк итеп, улыма гармонь сатып алган идем. Гармонь бик яхшы булса кирәк, сатучы үзен «үтереп» мактады. Тик эш шунда: без ул гармоньны улыма яңа ел тулганда, төнге уникедә генә бүләк итәргә булдык.
    —  Минемчә, гармоньны яңа елны каршы алганда бүләк итәргә кирәк.
    Бу сүзләрдән соң Гариф тагы бераз уйланып торды да, тагы да сөйкемлерәк итеп бер елмайгач:
    —  Дөрес,— дип куйды,— шулай итәргә кирәк, булмаса.
    —  Билгеле, шулай. Патефон белән генә дә эш барып чыкмый бит әле. Коры такмак әйтеп, я поднос кагып утырудан да файда чыкмый.
    Кыскасы, гармонь мәсьәләсе җайланды. Гариф хатыны белән почмакта нидер пышылдашты да, сандыкны ачып, аннан зур һәм матур гармонь өстерәп чыгарды.
    Билгеле, гармоньны кулына алу белән, аларның унөч яшьлек уллары бик шатланды инде, ә минем күңел бөтенләй үк ачылып китте.
    —  Я инде, Сәлим,— дидек без Гарифның улына,— хәзер әйбәтләп кенә бер уйнап җибәр!
    Сәлим чиксез шат, бер дә галәмәт! Шуңа булса кирәк, ул уйнаудан элек гармоньны карап, шатлыгын уртаклашып утырды әле. Ә без, зур түземсезлек белән, аның уйнавын көттек.
    —  Я инде, бер сызып җибәр,— дидек без, сабырсызланып,— Галиябанумы шунда, Авыл көеме, Нала-самы, анысын үзең беләсең.
    Малайның гармоне үзе хәтле иде. Ахыр чиктә ул гармоне астына тәки кереп утырды һәм уйнарга да тотынды. Ләкин бу нинди хикмәт тагы?
    Малай адәм аңламас көйләр уйный.
    —  Син, Сәлим, без белгәнрәк көйне уйна,— дидек без,— кушылып җырларлыгын, гадирәген, без бит ул кадәр опера арияләрен башкара алмыйбыз.
    —  Авыл көен, Авыл көен!— диде Гариф. Тик малай һаман үзенең могҗизасын дәвам иттерә бирде. Ул бер үк көйне берничә тапкыр башлап та карады, тирләп, пешеп бетте, кызарынып-бүртенеп, муенын суза-суза гармонь телләрен күрергә тырышты, ләкин безгә таныш бер генә көй дә уйный алмады. Ул башкарган көй Галиябану белән башланса, Тәфтиләүгә тартымрак булып бетә иде.
    —  Карале, энем Сәлим,— дидем мин, шактый борчылып,— бәлки, әле син яшьлегең аркасында уйнау техникасын җитәрлек үзләштермәгәнсеңдер, ә?
    —  Мәсьәлә уйнау техникасына кагыла икән,— диде Гариф бу юлы бик җитди рәвештә,— ул турыда сүз ике төрле була алмый инде. Сәлим ул мәктәбендә дә беренче гармоньчы.
    Ул арада без Сәлимнең гармонь астыннан килеп чыгуын күрдек. Сәлимнең күзләрендә яшь, йөзендә әйтеп бетергесез борчылу билгесе иде.
    —  Я, ни булды тагы?— дидек без бераваздан. Гармоньчыбыз, бераз тынычлангач, тирән тынлык
    эчендә гармоньның бозык икәнлеген әйтте.
    Сез нинди хәлдә калыр идегез икән бу вакыт — анысын белмим, тик безнең мәҗлес бу хәбәрдән соң шау-шулы җыелышка әйләнеп китте, һәрбер кунак үз чиратында брак ясаучыларны сүгә башлады. Бер ханым болай диде:
    —  Мөмкинме соң! Өр-яңа гармонь, әле совершенно кулда да булмаган, ә үзе уйнарлык та түгел. Мондый брак ясаучыны эшеннән кусаң да, жалко түгел.
    —  Эшеннән куу гына аз,— дидем мин, бик кызып киткәч,— ипи шүрлегенә менеп төшкәндә дә ярый!
    —  О, сез бигрәк арттырдыгыз!— диде бер кунак, мине тәнкыйть итеп.— Анысы безнең законнарга сыймый инде.
    —  Хатамны аңладым. Урынлы тәнкыйтегез өчен рәхмәт,— дидем мин,— бик ачуым килгәч кенә, йөрәк сыкравына түзә алмыйча әйттем инде.
    —  Кара әле, Сафиулла,— диде Гариф,-— безнең егетнең кәефе бөтенләй кырылды бит. Булмаса, син аның гармонен карап бирер идең. Гаеп нәрсәдә соң?
    Гармонь фабрикасында мастер булып эшләвемне кунаклар аңлау белән, миңа үтенеч белдерделәр. Мин түр башыннан кузгалмыйча гына:
    — Яле, энекәш, карап карыйк алай булгач,— дидем. Гармоньны кулыма алдым да телләренә әһәмиятсез
    генә баскалый башладым.
    — Тукта! Бу нинди хикмәт тагы? Гармонь ничектер таныш кебек. Кая соң моның маркасы? Дусларым! Бу бит безнең фабрика эше.
    Миңа эсселе-суыклы булып китте. Күзләремә ышанмастай, гармоньны әйләндерә-тулгандыра башладым.
    Бу ни хәл тагы? Ах, хурлык, хурлык! Бу гармонь-ның телләрен мин үзем ясаган идем бит! Мин утырган урынымнан сикереп тордым да: «Чыгарыгыз әле мине, чыгарыгыз!»— дидем. Минем кулларым калтырый, аркамда кыргаяклар йөргәндәй. Кайчан булды соң бу хәл? Ничек мин аны үз вакытында сизми калганмын? Мин барын да хәтерләргә тырыштым, ләкин файдасыз иде.
    —  Кунаклар,— дидем мин калтыранган тавыш белән,— мин сезнең каршыда гаепле...

    1940







    ← назад   ↑ наверх