• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Атилла Расих

    Иҗат корбаны

    Баш авыртуына чыдый алмыйча, врачның килүен коридорда көтеп утырганда, кемдер бик каты итеп кабыргама төртте. — Сез нәрсә бу кадәр, әллә милициягә озатылуыгызны телисезме?! — дидем мин.
    Каршымда, кырык биш-илле яшьләр чамасындагы, кибеп саргайган йөзле кеше басып тора иде. Ул минем сүзләремә әһәмият бирмәде. Тырпайган баш бармагы белән минем бөергә тагы төртеп алды да:
    — Сводканы биреп сөйләш! — дип кычкырды.— Телефонограмманы язып бар! Беренче параграфның «а» пункты: биредә ничәнче кабинетта борын тишекләрен тикшерәләр? «Б» пункты: син үзең күптән акылдан яздыңмы?
    — Гафу итегез,— дидем мин,— хәзергә акылыма зәгыйфьлек килгәне юк. Бары бераз суык тигән...
    — Яхшы. Ашыгыч рәвештә тикшерергә, чараларын күрергә, инстанция буенча доклад ясарга! Кем кабул итте телефонограмманы? Кем дип белик? Фамилияңне әйт!!
    Мин, аптырап, кешенең күзләренә карадым. Ләкин бу күзләр миңа шундый зәһәрле итеп текәлгәннәр иде — мин куркуымнан ашыгып фамилиямне әйттем.
    — Яхшы,— диде кеше, бик эшлекле кыяфәт белән.— Күчик карарның постановляющий бүлегенә. Языгыз!  Параграф 82,  пункт «а»,  подпункт бер. Яздыгызмы? Языгыз, дим мин сезгә!!
    Минем куркуым артканнан арта барды. Дөресен әйтим: бу минутта мин баш авыртуын да сизми башладым. Ахыр чиктә батырчылык итеп шулай да сорадым:
    — Сез нәрсә, иптәш, шаярып кына шулай кыиланасызмы йә булма-са... чынлап акылыгыздан яздыгызмы?
    Ниндидер карар иҗат итә башлаган җиреннән ул кинәт тукталып калды.
    — Ничек әйттегез? Акылдан яздым, дисезме? Белешмә, белешмә, язма формада белешмә кирәк!
    — Мин әйтәм, әллә тегеләй-болай...
    — Ничек әйттегез? Белешмәгезне язма формада бирегез. Язма формада. Кулы куелган,  пичәте басылган булсын.  Шул вакытта гына ашыгыч рәвештә тикшерергә, чараларын күрергә, инстанция буенча доклад ясарга булыр.
    Ул кулындагы портфелен болгый-болгый, арлы-бирле йөренеп, су буе озынлыктагы ниндидер карарны күңелдән укый башлады.
    Минем өчен бу кешенең акылыннан язган булуы ачык иде иңде. Үземнең барлык вак-төяк чирләремне онытып, урынымнан тордым.
    — Иптәш,  әйдәгез,  мин сезне үзегезгә  кирәкле клиникага озатып куйыйм.
    Авыру каршылык күрсәтмәде. Без берничә минуттан соң урам буйлап аның белән култыклашкан хәлдә бара идек инде. Юлда аның үз акылына килгән чаклары да булгалады. Ул шундый минутларда миңа үзенең исем-фамилиясен әйтте. Икенче тапкыр акылына килгәндә, ул үзенең кайда эшләвен әйтте. Ләкин мондый минутлар озакка сузылмый иде. Шуңа күрә миңа юл буенча күбрәк баш чатнаткыч отношениеләр, инструкцияләр, циркулярлар, сводкалар, карарлар гына тынлап барырга туры килде. Мин барына да риза идем инде, мәгънәсез карарына да, тозсыз циркулярына да,— нишлисең, кеше шулар аркасында җенләнгәч,— бары ул, мескен, психиатрия клиникасына барып, рәтле врач кулына гына эләксен!
    Тик, кызганычка каршы, мин теләгемә ирешә алмадым. Ярты юлда, без бер зур йорт янына җиткәч, кеше мине туктатты.
    — Хәзергә язма формада отношение дә, инструкция дә бирә алмыйм,— диде ул,— колагыңны тырпайтып тыңла:  а)  минем  квартира шунда, б) әйдә, безгә керәбез, в) туйганчы отношениеләр укып утырырбыз, г) укып кына туймасак, ялап та карарбыз, д) йә булмаса, озак чәйнәгәннән соң,  отношениене  йотарга да була,  е)  бик  файдалы  нәрсә,  ж)  бер килограмм отношение; 1) ике йөз күкәйне, 2) өч түшкә казны, 3) бер центнер бәрәңгене алыштыра ала.
    Мин каршы бер сүз әйтергә дә өлгермәдем, кеше мине җилтерәтеп парадный ишегеннән алып кереп китте. Чыннан да, бу аның квартирасы иде. Безне косметиканың соңгы сүзе буенча бизәнгән бер ханым каршы алды. Аның нәни мөгезләрдәй өскә күтәрелеп торган чем-кара керфекләре очкан кошның канатларыдай җилпенеп куйдылар. Кылдан нечкә кашлары өскә күтәрелеп китте, ул, үтә кызыл авызын уймакландырып, сул кулын күкрәгенә куйды, һәм без аның йөзек кашлары белән бизәлгән ап-ак озын бармакларын, шомартылган, буялган һәм тагы әллә ниләр кыландырылган тырнакларын күрдек. Япон прическасы, ә колакларында — ат өркерлек эре алкалар. Ул, үзенең җиңелчә куркыну тойгысын шулай кичергәннән соң, картын күреп алды булса кирәк, чөнки аның йөзенә кинәт әйтеп бетергесез тирән хәсрәт билгеләре чыкты. Авыру, бер адым эчкә таба атлап, хатынына текәлде.
    — Кайттык! Үтенәм: а) чәй кайнат, б) кунакны сыйла!
    Без барыбыз да бергә эчке бүлмәгә уздык. Мин кыскача вакыйганы сөйләп бирдем. Акылыннан язган ни өчендер, эчке бүлмәгә керү белән, сүзсез калды. Ул өстендәге киемен өстәлгә атып бәрде һәм, портфелен баш астына салып, сузылып диванга ятты. Без аңа яңадан борылганда, имән бармагын борынына тидергән хәлдә бер ноктага текәлеп, тирән уйга чумган иде ул.
    — Утырыгыз,— диде ханым, акрын тавыш белән.
    — Ирегезгә  ни  булды? — дидем  мин,  пышылдап.— Әле  генә  хәйран матур сөйләшеп килә иде.
    — Ул өйгә кайтып кердеме, шулай иҗат газабы кичерә.
    — Нинди иҗат газабы?
    — Сез аның иҗаты турында берни дә белмисезмени әле?
    — Кызганычка каршы, белмим.
    — Ах, сез аның сотруднигы түгелмени?
    — Юк, мин сотрудник түгел. Мин күбрәк хикәяләр белән кызыксынучы кеше инде. Хикәяләр язгалыйм...
    — Шулаймыни! — диде ханым, ни өчендер тирән шатлык белән.
    Ул минем яныма ук килде дә керфекләрен тагы кош канатларыдай җилпеп куйды.
    — Ох!  Сез обязательно аның турында язарга тиеш.  Ул бөек иҗат корбаны булды. Ул үзен һич аямады, героик эш башкарып, һәлак булды. Языгыз, обязательно языгыз,— диде ханым, үтенү һәм тагы әллә нәрсә белән тулы күзләрен мина төбәп.
    — Гафу итегез,— дидем мин, аның хикмәтле карашыннан күзләремне яшереп һәм комачтай кызарынып,— мин нәрсә турында язарга икәнен белмим бит әле.
    — Әйдәгез,  хәзер  барын да аңларсыз,— диде ул һәм мине ияртеп икенче бүлмәгә алып керде.
    Без кергән бүлмәдәге өстәл өстендә ниндидер бер машина тора иде. Мин аны башта язу машинасы дип уйладым. Ләкин якынрак килгәч, аның башка төр машина икәнлеге беленде.
    — Менә күрәсезме,— диде ханым,— бу «урынбасар».
    — Ничек «урынбасар»?
    — Шулай. Бу машинага минем картымның эш принцибы салынган. Картым бу эш өстендә гомеренең иң матур елларын уздырды. Ләкин учреждениедәге эше һәм өйдәге иҗат хезмәте аны ахырда аяктан ектылар.
    — Әйе. Аяныч хәл,—дидем мин.—Нинди машина соң бу шулкадәр кеше башына җитәрлек?
    — Бу — соңгы модель. Бу машина мастерскойда ясалып беткән көнне картым акылын җуйды.
    — Соң, нишли ул машина?
    — Җавап бирә. Җаваплы работник «урынбасары» бит.
    — Димәк, уйлый ала, сөйләшә белә?
    — Юк, сөйләшә белми. Сөйләшү минем картымның принцибына туры килми. Аның өчен язылган кәгазь генә әһәмиятле нәрсә. Менә сез кызыксынсагыз, нинди булса да сорау язып, шул язуны менә шушы тишеккә тыгыгыз, шунда ук икенче тишектән язма формада җавап чыгар.
    Мин күп уйланып тормадым. «Хикәяләр аз чыга, нишләргә икән?»— дип сорадым. Машина шалт-шолт итте дә шунда ук җавап бирде: «Ашыгыч рәвештә тикшерергә, чараларын күрергә, инстанция буенча доклад ясарга!» Мин бер колхозның члены булган булып: «Безнең колхозның рәисе бик юньсез нәрсә — эчә, шуны юлга бастыруда ярдәмегез тимәс микән?» — дип сорадым. Җавап тагы «Ашыгыч рәвештә тикшерергә, чараларын күрергә, инстанция буенча доклад ясарга!» булып чыкты. Мин уйга калдым. Бу машинаны алдарлык берәр язу кирәк иде. Мин болай дип яздым: «Теге мәсьәлә тикшерелде, рәис урыныннан алынды, хәзер колхозның эше көйләнеп килә».
    Мин язуны тишеккә тыктым да түземсезлек белән җавап көтә башладым. Ләкин машина, авызына су капкан кешедәй, тавышсыз-тынсыз иде.
    —- Ни булды моңа? — дидем мин.
    — Бәлки, сез сорау билгесе куймагансыздыр?
    — Әйе, бу юлы сорау түгел иде шул.
    — Һаман аңлашылмый икән әле сезгә,— диде ханым, елмаеп,— бу бит җаваплы работник.
    — Булса ни?
    — Димәк, ул җавап бирергә тиеш. Ә сораусыз нинди җавап була ул. Мин ханымның киңәше буенча теге язуга өстәмә керттем. «Теге мәсьәлә тикшерелде, рәис урыныннан алынды, хәзер колхозның эше көйләнеп килә. Ләкин авырлыклар бар әле, сез терлек абзарлары төзүдә ярдәм күрсәтә алмассызмы икән?» Шунда ук шалт итеп җавап килеп чыкты: «Ашыгыч  рәвештә  тикшерергә,  чараларны  күрергә,   инстанция  буенча доклад ясарга!»
    — Аңлашылды,—- дидем мин, тирән көрсенеп,— машинаның сере миңа хәзер ачык.
    Ханым авыру картын клиникага үзе илтергә булып калды. Мине озата чыкканда озын керфекләрен җилпеп, ул бодай диде:
    — Минем үтенечемне онытмассыз, бу турыда язарсыз, дип ышанам. Шулаймы,  вәгъдәме?
    — Әлбәттә, вәгъдә,— дидем мин, һәм менә сез шаһит: мин вәгъдәмне үтәдем.
    Сүз ахырында бары бер искәрмә ясарга тиеш мин: бер министрлыкның бер идарәсе начальнигы булган бу авыруның фамилиясен аңлы рәвештә фаш итмәдем. Билгеле, язылганнар уйдырма йә фантазия җимеше булса, мин ул кешегә бик лаеклы фамилия табарга тырышыр идем. Ләкин бу вакыйга уйдырма түгел, чын, булган вакыйга. Әлбәттә, ул типик вакыйга да түгел. Үзегез беләсез, безнең министрлыклардагы җитәкчеләр — ал да гөл кешеләр. Мондый акылдан язу дәрәҗәсенә җиткән кәгазь волокитачылары түгел. Ләкин, кызганычка каршы, сирәк очрый торган хәлләр дә бар бит әле бездә, җен алгыры! Ишетүемчә, хәзер авыру үзе клиникада ята икән. Кем белә, бәлки, әле ул савыгып чыгар, адәм рәтле эшли башлар. Нигә кешене җайсыз хәлгә куярга!..

    1954







    ← назад   ↑ наверх