• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Әхмәт Рәшит

    ШИГЫРЬЛӘР

               Яңгыр сибәләгәндә...

    Көн йокыга талды, кояш күрми —
    Көн пыскыды бүген көнозын;
    Караңгылык катыш яңгыр юды
    Биш миллиард яшьлек җир йөзен.

    Ә иртәгә, бәлки, аяз булыр,
    Күңел офыгыннан нур ташыр;
    Ә иртәгә, бәлки, сабый туар —
    Гомеремә минем тоташыр.

    Көннәр үтә — уйланырлык хаклык.
    Гомер үтә... бетә... Ни аннан?!
    Кемнәрнеңдер ерак бабасы дип
    Саналырмын мин дә бер заман.

    Шул ук булыр кояш, җир-су, җилләр..
    Шул ук булыр борчу, гамәл, эш...
    Шул ук булыр... әмма — ни аяныч! —
    Бүтәннәргә булыр яшәеш.

    Буын арты буын туа торыр —
    Нәрсә чәчкән булсак, шул булыр;
    Без инанган иман алар өчен
    Бәлки, ул чак көлке тоелыр.

    Без сугышып тапкан авыр бәхет,
    Без үлүдән туган яңарыш,
    Оныкларга дөнья бозларында
    Киләчәккә яңа юл ярыш.

    Онытылса нидер — онытылсын,
    Үзгәрсен сүз — калсын асылы;
    Бер яңгырлы төндә кемнәргәдер
    Бу хакыйкать кабат ачылыр.

               Тукай варислары

    Зәңгәр биеклектән шат тургайлар
    Табынына язның ямь түгә;
    Тукай язмышына шаһит урман
    Кыйсса сөйли матур бер көйгә.

    Уйчанлыгын шатлык алыштырган,
    Яшьлек булып тәндә дәрт кайный.
    Ул сөенгән —
    Кырлай авылына
    Варислары килгән Тукайның.

    Күпне күргән ил картлары килгән —
    Йөз — җыерчык,
    Чәчләр агарган...
    Тукай гына һаман япь-яшь егет,
    Онык кына сыман аларга.

    Аксакаллар кызып шигырь сөйли —
    Әйтерсең лә алар барсы да
    Хисап бирә бүген шигъриятнең
    Бөек аксакалы каршында.

    Тукай тыңлый. Заман сүзен тыңлый,
    Күзләренең назы, сөйкеме
    Арадагы үсмер шагыйрьләргә
    Калышмагыз диләр шикелле.

    Зәңгәр күкләр йотылып шигырь тыңлый.
    Күңелләрдә шигъри ут кайный;
    Бүген — бәйрәм. Кырлай авылына
    Варислары килгән Тукайның.

               Казан, Татар зираты

                                     Үлгәннәрнең каберен бел.
                                                                      Мәкаль

    Минем өчен газиз күпме җаннар
    Мәңгелеккә монда тын калды.
    Матәм саен татар зиратына
    Йөрәгемнән саркып моң тамды.

    Фанилыгын телгә ала-ала
    Ыгы-зыгы тулы дөньяның,
    Тагын килдек иңгә табут салып,
    Тагын килдек моңсу уйланып.

    Тагын бер җан безне ташлап китте -
    Ничек җитсен түзем-сабырың?
    Киткәннәргә берни түгелдер дә,
    Калганнарга төшә авыры.

    Җир өстенә ташлар ятып елый —
    Иңрәү иңә гүя һәркайдан.
    Зират өстендәге агачлар да
    Кеше кайгысыннан картайган.

    Килгән саен иман яңартабыз
    Бөекләрнең намы каршында.
    Баш иябез Тукай һәйкәленә,
    Ямаш, Сәйдәш, Туфан ташына.

    Адым саен ташта таныш исем,
    Адым саен — сагыш биредә;
    Гүр иясе булган күпме җанның
    Истәлеге — йөрәк түрендә.

               Китап — хикмәт

         И китап, кайсы гасырның
         Серләре эчләреңдә?
         Өлешең зурдан тарихның
         Бар изге эшләрендә.
                   Кемнәрдер, надан халык, дип,
                   Татарны хурлаганда,
                   Кадими чорлар артыннан
                   Китаплар сөрән сала.
         Китсә дә татар баласы
         Сөрелеп илдән-йорттан,
         Иң элек газиз китабын
         Коткарып калган уттан.
                   Иң авыр еллар кичкәндә,
                   Ул безгә юлдаш иде.
                   Без боек чакта юатты,
                   Акыллы киңәш бирде.
         Үз итте ул рун тамгасын
         Һәм гарәп «әлиф»ен дә,
         Кирәк булса таный ала
         Ьәм әрмән хәрефен дә.
                   Матедараны юк-югын —
                   Җай тапмый әле аңа.
                   Шулай да китап иң түрдә
                   Кадерле урын ала.
         Киләчәк көннәр катында
         Татар да булсын, дисәк,
         Китаптан алыйк сабакны,
         Китапка тотыйк исәп.

              Күпер кирәк

    Борынгылар әйткән хикмәтләрдән
    Бүген өчен гыйбрәт аласы бар;
    Әкиятләрдә һәрчак упкын ятмый
    Дөрес белән ялган арасында.

    Кайсы чын да, кайсы ялган аның —
    Бутаган тик дастан-риваятьләр;
    Гүя алар күңел хозурында —
    Үткәннәрдән килми калган хатлар.

    Мин шул чорга карыйм күзем текәп:
    Ник чынлыгы аның әкият сыман?
    Мин йолырга телим тарихымны
    Заман өйгән чүп-чар арасыннан.

    Халкым өчен ак хакыйкать кирәк —
    Ул кемлеген белсен — зары тынар;
    Халкым кичкән данлы гасырлардан
    Бүгенгегә күпер саласы бар.

    Бүген исәннәрнең бабасы бар,
    Ерак бабаларның баласы бар,
    Безнең әле, гасырларны ерып,
    Ерак киләчәккә барасы бар.

              Көмеш айлы манара

         Көмеш айлы манара,
         Охшап кыя тауларга,
         Ерак-ерактан балкый.
                   Нурлар түгелә
                   Безнең күңелгә,
                   Имин иртәләр сәламен ташып.
                   Авыл җирендә, сафлык илендә
                   Ак теләкләрең әйтергә ашык
                   Туган телеңдә.
         Көмеш айлы манара,
         Җиргә моңнар тарала —
         Таңнан уяна халкым.
                   Илгә юаныч,
                   Бетмәс куаныч,
                   Бәхет, бәрәкәт китерер бу көн.
                   Зәңгәр офыклы авыл җирендә
                   Әйт игенчегә олы рәхмәтең
                   Туган телеңдә.
         Көмеш айлы манара,
         Килде башка замана,
         Шуңа күңелгә якын.
                   Картлар яшәсен,
                   Яшьлек яшьнәсен —
                   Гадәт-йолалар мираска кала;
                   Икмәк игүче авыл җирендә
                   Әти-әни дип әйтсен һәр бала
                   Туган телендә.

              Көзге кич

    Җил тынган. Офык алсуы
    Иңгән түбән табан.
    Тик тонык авазлар гына
    Ишетелә һаман.
    Тик төн кошы ыңгыраша
    Тын сукмак буенда,
    Нәм чык бөртекләре кача
    Үлән куенына.
    Ай кинәнгән — салкын суга
    Көмеш коя гына...
    Ишетәсезме, көз йөри, көз
    Ишегалл арында.
    Әнә бит ул, уйлап кына
    Эшләренең соңын,
    Түкте тәрәзә төбенә
    Тәүге саргылт моңын.

              Киек каз юлы

    Кояш чыга, кояш байый —
    Гомер үтә уйлар уйлап,
    Ә җир оча чиксезлеккә
    Киек казлар юлы буйлап.

    Ә җир оча мәңгелеккә
    Заман сүзен сөйли-сөйли...
    Ява кары-яңгырлары...
    Исә җиле... үсә гөле...

    Оча... оча бөтенесе:
    Континентлар, мәмләкәтләр...
    Батырлыклар, хыянәтләр...
    Торгынлыклар, хәрәкәтләр...

    Хәрәкәттә бөтенесе.
    Хәрәкәттә үләт-чирләр...
    Дан даулаучы президентлар.
    Нан даулаучы хәерчеләр...

    Киек казлар юлы озын...
    Әйт, Акыл, әйт соңгы сүзең:
    Хәрәкәтең — бәрәкәтме?
    Әллә инде... һәлакәтме?

    Киек казлар килә... китә...
    Җиргә язлар килә... китә...
    Ә Кешелек киләчәктән
    Өметле бер хәбәр көтә.

    Кәм ул, төбәп радар-күзен,
    Чиксезлеккә караш ташлый,
    Ерак Галәм ярларында
    Җан кардәшләр табылмасмы?!

    Мин, йолдызлар күзли-күзли,
    Тәкрарлыйм гел бер сорауны:
    — Иртәгә кояш чыгармы?
    — Иртәгә кояш чыгармы?

         Яшәүгә гимн

    Рәхмәт сиңа, Кояш, нурларыңнан
    Җырларыма якты моңнар иңде;
    Мин аларны һәркөн җырлар идем
    Офыкка баш куеп тыңларсыңмы?!

    Яшәү дигән нәрсә иллә рәхәт —
    Таң каласың һәрбер туган көнгә;
    Ярый әле, мин — антимин түгел,
    Антикояш түгел, Кояш, син дә.

    Хыял белән генә җитә торган
    Ул дөньялар безгә нигә кирәк?!
    Галактикаларны ера-ера
    Чиксезлеккә күп ашкынды йөрәк.

    Нигә безгә чиксезлекнең чиге,
    Бәхет барда Җирдә, яшәү барда?
    Мәңгелекккә илче булыр өчен
    Безнең җаннар күчә балаларга.

    Без үлемсез — безгә дәвамчы бар,
    Яшәү кала җирдә, хыял кала;
    Әнә Кояш, сиңа кулын сузып
    Бишегендә ята сабый бала.

    (Рәшитов Әхмәт Әхәт улы)
    (25.03.1936)
    Ахмет Ахатович Рашитов
    татарский поэт, публицист, заслуженный деятель искусств РТ, лауреат премии им.Г.Исхаки




    ← назад   ↑ наверх