• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рәшит Гәрәй

    Рәшит Гәрәй Шагыйрь Рәшит Гәрәй (Рәшит Гәрәй улы Гәрәев) 1931 елның 15 апрелендә Татарстан АССРның Минзәлә районы Малтабар авылында крестьян гаиләсендә туган. Аның бала һәм үсмер чагы авыр елларга туры килә. Сугыш китергән афәтләр, әни-апаларының, олы яшьтәге өлкән агайларының фронтка ярдәм итү өчен үз-үзләрен аямыйча иген кырларында, терлек фермаларында тырышып хезмәт итүләре, шул ук вакытта авыл халкының күңелендә моңсулык, кайгылар белән бергә, һич тутыкмый яшәгән күркәм гадәт-йолалар, җырлар, өмә-бәйрәмнәр, уеннар — болар һәммәсе соңыннан шагыйрьнең иҗатына үрелеп китеп, аның тематикасын, юнәлешен һәм үзенчәлеген билгеләүдә зур роль уйныйлар.
    Ул үзе дә җәйләрен һәм кышын, мәктәптә дәресләреннән бушаган араларда, колхоз эшендә була — атлар көтә, сабан сөрә, өйдән өйгә йөреп почта тарата. Башта ул туган авылындагы башлангыч мәктәпне, аннан күршедәге Күзкәй авылына йөреп, урта мәктәпне тәмамлый. 1949 елда экстерн тәртибендә имтиханнар тапшырып, Минзәлә педагогия училищесын тәмамлау турында да таныклык ала. Шушы ук елларда аның беренче шигырьләре языла, 1948 елдан башлап алар «Совет әдәбияты» журналында «Үсү юлы» альманахында һәм республиканың башка көндәлек матбугаты битләрендә күренә башлыйлар.
    1948—1950 елларда Р. Гәрәй Минзәлә районының Иске Мәлкән һәм Чебенле җидееллык мәктәпләрендә укытучы, 1950 елда «Яшь сталинчы» газетасының (хәзерге «Татарстан яшьләре»нең) Минзәлә төбәгендәге үз хәбәрчесе булып эшли.
    1951—1953 елларда Р. Гәрәй Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәттә чагында, 1952 елда, Казанда аның «Беренче хисләр» дигән тәүге шигъри җыентыгы дөнья күрә. Ул армиядә дә иҗат эшен дәвам иттерә. Солдат хезмәтенә бәйле ул шигырьләр, үзләре бербөтен цикл тәшкил итеп, соңыннан шагыйрьнең «Шинель җылысы» исемле җыентыгында басылалар.
    1953 елның августында хәрби хезмәттән кайткач, Р. Гәрәй яңадан республика яшьләр газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. 1954 елда Мәскәүдәге М. Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга керә һәм аны 1959 елда уңышлы тәмамлап чыга.
    1959—1970 еллар арасында Р. Гәрәй башта «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналы редакциясендә поэзия бүлеге хезмәткәре, аннан соң берничә ел Татарстан китап нәшриятында әдәби редактор булып эшли, 1970 елдан алып ул, нигездә, язу, иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
    Р. Гәрәй поэзиясенең нигез җирлеге — халык иҗаты, халык җырлары. Халыктагы традицион формалар кысасыннан читкә чыкмыйча, ул гади шигырь юлларына үзенең уй-хисләрен, тормышка, кешеләргә мөнәсәбәтен, заманның фәлсәфәсен салырга омтыла. Хакыйкатькә тугры шагыйрь буларак, ул фәкать үзе яхшы белгән вакыйга, күренешләр, үзе кичергән нәрсәләр турында яза. Шуңа күрә авылның үткәне-бүгенгесе, туган як табигате, авыл кешеләре, аларның хезмәте, гадәт-йолалары шагыйрь иҗатында төп урынны били, аның шигъри җыентыкларының, асылын билгели.
    Р. Гәрәй— 1960 елдан СССР Язучылар союзы члены.
    ©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986), беркадәр үзгәрешләр кертелде.

    Рашит Гарай

    Рашит Гарай, Рәшит Гәрәй
    теги: Рашит Гарай, татарский писатель, поэт
  • Рашит Гарай:




  • ← назад   ↑ наверх