• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Гали Рәфикый

    ТУГАН ИЛЕН САГЫНГАН


    Күк елга авылының Сәйфетдин агай бай кеше түгел иде: кечкенә бер җирән аты, бер кәҗәсе булып, үзе биләгән бер душ: җиренең кешеләргә сатылмый калган өлешенә, йә сабандаш булып, йә яллап сөрдереп, ел саен бер дисәтинә чамасы гына иген чәчә иде. 12—13 яшьләр тирәсендә Бәдретдин исемле бердәнбер улы булып, җәен һәркөнне диярлек ул җирән ат белән бергә эшли иде. Бәдери аны һәркөнне кич малайлар белән бергә кунарга алып бара, иртән таң белән алып кайта, ашата, эчерә... Ул язын җирән атны җигеп сабан сөрә, тырма тырмалый. Чәчү беткәч, тирес түгә, урманнан агач ташый; үзләренә дә эшли, кешегә дә эшли. ПечәН өстендә дә эшли, урак өстендә дә эшли...

    Менә бервакыт урак өсте җитте. Көннәр елдагыча эссе булып, ачык зәңгәр күктә төшкә таба таркау болытлар күрен-гәләп, төштән соң шул үзләре йөзеп йөргән тирән һава диңгезендә эреп, күздән югалалар иде. Диңгез кебек дулкынланып яткан киң басу көннән-көн еш-еш зуратлар [1], казаяклар [2], чүмәләләр белән чуарлана бантлады. Басуларда шулай эссе кояш нурлары астында игеннәр пешә, игеннәр арасында, чирәмнәрдә чикерткәләр чырылтый, һавада төрле-төрле күбәләкләр оча иде. Җир өсте саен диярлек, һәр төштә уракчылар күренә иде.

    Сәйфетдин агай да, хатыны һәм улы Бәдери белән өч урак булып, үзенең арышын урырга басуга килде.

    Төш вакыты җитә башлагач, уракчыларның арбалары янында чәй кайнатыр өчен ягылган утлардан зәңгәр төтеннәр күтәрелә башлады. Бәдери дә, соңгы көлтәсен тутырып бәйләгәч, урагын көлтәсенә кадады да, җирән атка менеп, калай чәйнек алып, Өязегә суга китте. Анда ул көне буе ачык, эссе һавада чебеннәрдән, кигәвеннәрдән таланып торган атын, «бераз рәхәтләнеп китсен ичмасам Җирәнкәй» дип, тирән ятуга кертеп йөздерде. Ялларын аралаштырып, муеннарын юды. Һәм үзе дә су керде.

    Су алып кайткач, Бәдери чаукалыклардан чыбык-чабык җыйгалап, калай чәйнекне таганга асып, ут ягып, чәй кайната башлады. Әтиләре һаман уралар иде. Соңра чәй кайнагач, Бәдери, арбаның тәртәләрен күтәреп, өстенә торыпша каплап, күләгә ясады да әтисе белән әнисен чәй эчәргә чакырды. Алларында әллә нинди сыйлар булмаса да, кара икмәк белән такта чәйне бик тәмләп, рәхәтләнеп эчтеләр. Сәйфетдин агай яткан җирдән генә урырга калган игене өстенә бер күз салып алды да, улына карап:

    — Исән булып, иртәгә бу җирне бетерсәк, берсекөнгә боярга урырга барырбыз, Алла боерса. Теге Мунчала күлдәге соң чәчелгән бодай бик яшел әле, ул җиткәнче бераз эшләп кайтырбыз. Өс-башлык акча булыр,— диде.

    Ялкау бер малай булса, атасының мондый сүзен ишеткәч күңелсезләнер, киреләнер иде, ләкин Бәдери эш сөючән булганга күрә, аның йөзендә һичбер каршылык вә кыенсыну әсәре күренмәде.

    Чәйдән соң алар байтак кына урдылар да тагын чәйләп алдылар. Янә арыган куллар язылып, көч-хәл кереп киткәндәй булды. Тагын шактый урдылар. Кояш түбәнәеп, көн сүрелә башлагач, көлтәләрен җыеп, унлап кырлык куйдылар да, «калганын иртәгә килеп урып бетерербез инде» дип кайтып киттеләр.

    Алар авылга кайтып кергәндә ахшам вакытлары җиткән иде. Көн батышында кара болытлар укмашып, шул болытлар эченә керергә торган кояш, гадәттән тыш: кызарып, алдындагы болытларның читләренә куркыныч ялкын төсе биреп тора иде. Бәдеринең атасы: «Явым булыр ахырысы, каргалар да бик уйнап тора... Уҗым яңгырлары килергә вакыт шул инде»,— дип куйды. Кич белән өйдә тамак туйдыргач, Сәйфетдин агай улына:

    — Бәдери, атны бүген куна алып бармасаң да ярар. Йортта кундырырбыз. Печән бар. Төнлә яңгыр яуса, өстеңә дә бик юка,— диде. Ул көнне Бәдери куна бармады. Төнлә бик нык яңгыр яуды. Иртән дә аз-маз сибәләп тора иде. Бәдери, гадәте буенча иртүк торып, җирән атын су буена җитәкләп алын төшеп, эчереп кайтты. Иртән тыштагы юеш вә сал кынча һавадан качып, җылы өйдә тәмле исе бөтен өй эченә таралган яңа пешкән күмәч белән чәй эчеп утырганда Сәйфетдин агай:

    — Бүген юеш, урырга ярамый инде. Син, улым, таудан бер-ике йөк балчык белән ком алып кайтырсың. Өйне сыларга кирәк. Инде көннән-көн көз якынлашыр... Көндез аязып китсә, уракка да барырбыз, бәлки...— дип, улы белән сөйләшеп утыра иде, урамда кыңгырау тавышы ишетелде. Тәрәзәдән караса, пар ат җигелгән тарантаста старшина белән писернең казенный фатир йортына кереп киткәнен күрде. Озак та үтмәде, Сәйфетдин агайларга староста килеп:

    — Сугыгл башланган, ди... һичкайда китмәскә. Запасный солдатларны җыялар...— дип әйтеп чыкты.

    Бәдеринең әтисе запасной солдат иде. Сәйфетдин агай урамга чыкканда, староста капкасы төбендә кара яу кебек халык җыелган. Старшина белән писерның кулында патшаның указы — зәңгәр кәгазьләр җилферди. Халык ду килә... Солдат булган кешеләрнең исемнәрен барлап,-сугышка китәчәкләрен әйтеп чыктылар. Өч көннән соң һәммәсен дә уездный калага озатышырга икән. Кыямәт купкан кебек, халык шау килде... Хатыннар, балалар елашты. Ирләр вә егетләрнең башына уй вә кайгы төште... Кырдагы булсын, йорттагы булсын — һәммә эш онытылды. Китәчәк солдатларның карен-дәш-ырулары аш-сулар әзерләп, аерылышу вә догалашу мәҗлесләре ясадылар. Ләкин тәмле нигъмәтләр солдатларга аш булып бармады. Бу хәсрәтле җыелышлар, киләчәк өчен кайгырышулар, мәңгегә саубуллашулар, күз яшьләре генә түгү булды...

    Бәдеринең үз әнисе аңа 5—6 яшь чагында ук үлгән иде. Хәзерге яшь әнисе исә шул авылның түбән очтагы берәүнең кызы иде. Инде Бәдери, дөньяда бердәнбер сөекле кешесеннән — туган әткәсеннән дә аерылып ятим калуын сизеп, елап йөрде. Санаулы өч көн гомер түгел, бик тиз үтте. Солдатларны озатыр вакыт та килеп җитте. Солдатлар җыелышып, кычкырып тәкъбирләр әйтеп, арбаларга утырып, акрын гына авылдан чыгып киттеләр. Бәдери канлы күз яше белән елап, әтисеннән аерылып калды.

    Сәйфетдин агай сугышка киткәч, Бәдеринең үги әнисе, мал-туарларын алып, үз әтиләре янына кайтып торырга ният итте. Бәдери аның белән урылмый калган җирләрен урырга барып йөрде, ләкин һичбер эшне чын күңелдән бирелеп эшли алмады. Йөрәгендә үзенең ятимлеген сизеп, атналар буенча боек йөрде.

    Бәдеринең үз әнисенең бер энесе Самар шәһәрендә бер байда тора иде. Сәйфетдин агай сугышка киткән чакта шул каенесенә кереп, улы Бәдретдиннең һичкемсез йортта ялгыз калганын сөйләгәч, каенесе Бәдерине үз янына шәһәргә алып кил мәкче булган иде. Күп тә үтмәде, ул Күк елгага килеп тә җитте; нигә килгәнен Бәдеригә сөйләде. Бәдери башта, абзый-сының сөйләвенчә, тимер юлда машинага утырып барачагын һәм төрле төскә буялган биек йортлар, зур магазиннар белән зиннәтләнгән матур шәһәрдә торачагын уйлап, мондагы кайгыларын бераз онытса да, китәсе көнне үги әнисенең аталарына илтер өчен йорттагы тавыкларны вә чебешләрне чыркылдатып тотып, капчыкка тутырганда, аның күңелен янә кайгы басты. Моңа чаклы төзелгән йортның тузуын уйлап, аның күңеле тулды, елыйсы килде. Ишек алдында арбага бәйләп куелган җирән ат боек кына башын иеп тора иде. Янә ишек төбендә «Инде нишләргә?» дигән сыман моңланып карап торган Сарбайны күрде. Бәдери аны көчек чагында үзе кочаклап алып кайтып, үзе карап үстергән иде. Инде ул сөекле дустыннан аерылуны да уйлагач, түзә алмады, елап җибәрде. Ат җигелде. Йорт эчендәге нәрсәләр чыгарылып, түбән очка илтелде. Соңра өйнең тәрәзә капкачларын ябып, кадак сугып, өйалды ишегенә аркылы агач кадакланды. Шулай итеп, Бәдери әнисе белән бертуган абзыйсы һәм аларны стансага илтә баручы бер малай белән, үзләренең җирән атларын җиккән арбага утырып, йорттан чыгып киттеләр. Бу Бәдеринең Җирәнкәйдә соңгы йөрүе булды. Бәдериләрне стансага илтеп куйгач, Җирәнкәй Күк елгага кайтып китте.

    Кич булды. Караңгы төште. Бәдериләр вокзалда поезд килгәнен көтеп торалар иде. Менә бервакыт маңгаендагы якты фонаре белән караңгы төнне ярып, җен кебек җир тетрәтеп, акырып-сызгырып, поезд килгәне күренде. Шул чакта Бәдеринең йөрәге жу итеп китте. Ул туганнан бирле поезд күргәне юк иде. Куркуыннан кинәт төсе агарып китте... Вокзал алдына поезд килеп туктагач, Бәдери абзыйсы белән өченче класс вагонына кереп утырдылар. Моңа чаклы бер дә поездда утырып йөрмәгәнгә, беразга чаклы Бәдеринең башы әйләнде, күңеле болганды. Ул кайсы якка таба барганын, авылның кайда калганын белми иде...

    Машина бик шәп чапты, иртәгесен төшкә алар Самара шәһәренә килеп тә җиттеләр. Гел авылда ятып, бер дә шәһәр күрми үскән Бәдеригә бу зур шәһәр әкиятләрдә сөйләнә торган җен каласы кебек күренде. Урамнарда төрле якка ашыгып -ашыгып йөргән чит телләрдә сөйләшүче төрле халык, дагалы атлар, баскан саен чатырдап торган таш урам; кыңгыраулар шалтыратып, чаж-чож итеп йөргән трамвай вагоннары, куркыныч тавышлар чыгарып чапкан автомобильләр, велосипедлар... Башына карасаң, бүрек төшәрлек биек, 4—5 катлы, зур тәрәзәле олы-олы йортлар, эчләрендә зур тәгәрмәчләр гү итеп әйләнеп торган заводлар — барысы да Бәдеригә ят тоелды. Боларның барын да берьюлы күреп, Бәдеринен күзләре адашты. Ул Самарада кайсы як кояш чыгышы, кайсы як кыйбла икәнен уйлый башлады, ләкин берсен дә билгели алмады.

    Абзыйсы торган байның йортына килеп урнашкач та, Бәде-ринең күңеле тынычланмады. Ул нәрсәдер эзли иде, ләкин таба алмый. Үзен әллә кайда, читтә, танылмаган, беленмәгән бер якка адаштырып ташланган кебек тойды. Ул русча сөйли белми. Рус балалары белән уйнаудан һәм йорттан ерак китеп йөрергә адашуыннан курка иде. Якын-тирәдә мөселман йортлары, мөселман балалары да юк иде. Аның күңеле үзенә һичбер иптәш таба алмады. Ул монда үзен бигрәк тә бичара, бигрәк тә кайгылы хис итте. Аның хыялы, зиһене ирексездән туган ил ягына, Өязе суы буена китә иде. Монда, калада, ямь юк. Аның кайгылы күңеленә юаныч юк. Өс-баш начар, сөйләшергә тел юк, халыкка катнашып булмый. Монда авыл малайлары, иптәшләр юк. Атка менеп йөрүләр, чабышулар, куна барулар юк. Иртә-кич көтү куу, көтү каршы алу юк. Монда, биек таш йортлар арасында, әллә нинди биек җен таулары арасындагы чокырлар эчендә яшәгән кебек: алсу таң атканын, кызарып кояш чыкканын, матур шәфәкъ нурларын күрер хәл юк. Югары карасаң, ике-өч болыт белән бераз күк кисәге күрәсең. Түбән карасаң — түшәлгән таш: яшел үлән юк. Шылтырап аккан сулар, тыныч күл буйлары юк. Урамнардан һәрвакыт, шатыр-шотыр, дагалы атлар чаба; йөкләр ташыйлар, һәрнәрсә дөбер-шатыр килә; колагың тонып бетәрлек... Күзгә дә ирек юк, күңелгә дә ирек юк. Ямь дә юк, тынычлык та юк!..

    Бәдери шәһәр тормышын үзсенмәде. Аның хыялында һаман шул туган авылы — Күк елга тора иде. Тәрәзәләре ябылып калдырылган өйләре, бәләкәй җирән ат белән Сарбай һәм авылдагы иптәшләре аның исенә төшә. Ал арны күрәсе килә, аларны сагына... Бигрәк тә туган өенең тәрәзәләре ябылып, ташландык өй булып калуы аңа бик күңелсез тоела иде... Шулай уйланып, Бәдери авылын бик сагына башлады һәм, ничек булса да кайтып, шул ябык тәрәзәләрне ачасы килде...

    Салкын гына җилле бер көнне Бәдери, башына бүрек, өстенә авылдан киеп килгән чикмәнен, аягына бер начар гына итек кигән хәлдә, капка төбенә урамга чыкты. Урамнан бик күп солдатлар үтеп барганын күрде. Бәдери, үзенчә, шул солдатлар арасыннан әтисен табып күрешмәкче булып, аларга ияреп китте. Солдатлар обедка баралар икән. Шәһәрнең бер читенә чыгып, җиргә чокылып утыртылган бик күп казаннар янына килеп җиткәч, солдатлар туктадылар. Бәдери, нихәтле тырышып караса да, атасын таба алмады. Солдатлар бары да яшел күлмәк, яшел картуз, аякларына кара итек кигәннәр, бары да бертөсле иде; һәммәсе дә русча сөйләшәләр. Шулай да Бәдери бер як читтәрәк, култыкларына икмәк кыстырып йөргән татарча сөйләшүче берничә солдатны күрде һәм аларны бик дикъкатьләп карый башлады. Арадан зур сакаллы берсе Бәдеринең күзләре кемнедер эзләгәнен сизеп:

    — Улым, кемне карыйсың? — диде. Бәдеринең күзләренә яшьләр килеп тыгылды.

    — Әти, әтине карый идем. Күренми...— диде дә елап җибәрде. Солдат аны юатты. Каптык башыдай пешкән ит кисәге һәм бер сынык икмәк бирде. Бәдеридән кайсы авылныкы икәнлеген ипләп кенә сораша башлады.

    Бәдери үзенең исемен, туган авылы Өязе буенда Күк елга икәнлеген сөйләде. Ләкин солдат, андый авылны ишеткәне булмаганга, Бәдеринең кай як егете икәнен бер дә билгели алмады. Аптырагач ул:

    — Кайсы өяз соң ул Күк елга авылы? — дип сорады.

    — Ничек кайсы өяз? Безнең су Өязе исемле, Димгә төшә...

    — Ә, Димгә төшә... Алай булса син, улым, Өфе ягы булдың инде. Монда ничек килеп чыктың соң? — дип сорауга Бәдери җавап та бирергә өлгермәде, солдатларга команда булды. Аларны сафларга тезеп, кайдадыр алып китә башладылар. Бәдери әтисен табудан инде тәмам өмет өзгән иде. Як-ягына әйләнеп карады. Еракта, тимер юл буенда тезелешкән теле-грам баганаларын күрде. Үзе хәзер шәһәрнең кайсы як читендә торганын, абзыйсы кайсы якта калганын билгели алмады.

    Һәрвакыт зиһенендә йөргән туган авылы исенә төшеп, тезелешеп киткән телеграмм баганалары буйлап Бәдери Күк елгага кайтып китмәкче булды. Бераз баргач, тимер юл буенча киткән арба юлына төште. Юлда бер эт күреп, үзенең Сарбаен исенә төшерде. «Кайда икән инде ул, ул да шулай адашып йөри микән иясез калгач, бичаракай»,— дип, үзләренең этләре турында да уйлап алды. Самара шәһәре артта калды. Бераз баргач, ул тимер юлында арба белән ком ташучы эшчеләргә очрады. Арада бер татар егете дә бар икән. Ул Бәдеригә:

    — Кая киттең болай, иптәш? — диде. Егетнең иптәш: дип эндәшүенә Бәдери бераз шатланып китте.

    — Авылга кайтам,— диде Бәдери.

    — Кайсы авыл соң?

    — Күк елга авылы.

    — Күк елга? Бу якта бер дә андый авыл ишеткәнем юк. Ничек килеп чыктың соң син бу якка?

    — Машина белән килгән идек. Абзый белән.

    — Ә, алай икән. Туган, син машина белән килгән җиргә болай җәяү кайтсаң, кыш булганда кайтып җитәрсең,— диде теге егет. Бәдери эченнән генә, тизрәк кыш булсын иде, кар яусын иде, дип уйлады. Егет тагын:

    — Син, туган, юк авылыңны эзләп йөрмә. Син адашкансың. Самараның теге ягыннан да бит тимер юл килә. Сез әллә шул яктан килгәнсездер. Ачык беләсеңме соң бу яктан килгәнегезне?

    — Юк.

    — Алай булса, юк авылыңны эзләп йөрмә, энем. Монда кал. Бергә эшләрбез. Ат йөртерсең. Авыр эш түгел, акча да бирерләр,— диде егет.

    Бу сүзләрне ишеткәч, туган иленең кайсы якта икәнен ачык белмәве Бәдерине яхшы ук кына шикләндерде. Ул бер калырга әйтеп тә карады. Ләкин вязе буеның кайсы якта икәнлеге аңа мәгълүм булмаса да, аның барлыгында ул һич шик вә шөбһә итми иде. Көн саен уйлап, күңеленә сеңешеп беткән Күк елга авылы, инеш буендагы юан карамалары, башларына каргалар оялаган карт өянкеләре белән, ындырлар, яланнар һәм авылдан ерак түгел генә зур ятулар ясап, борга-ланып-боргаланып аккан Өязе суы, аның уң ягында түбәләре, акбур ташларыннан агарып торган пеләш башлы, тезелешеп киткән биек таулар, ал арның итәкләрендәге усак урманнары... Өязенең киң тугайлары — бары да Бәдеринең зиһенендә апачык күренеп торалар иде һәм Бәдеринең шуларны күрәсе килә иде; шуларны һәм анда яшәгән халыкны сагына иде. Бәдери, теге егетнең «монда кал» дигәнен тыңламыйча, һаман алга таба китә барды. Инде көн кичкә авышты, гареб [3] ягында болытлар калыкты, яңгыр җиле дә исте. Кавада чәүкәләр уйнады. Кояш баер алдыннан Бәдери тимер юлдан читтәрәк бер авыл күрде һәм ничек булса да шунда берәр ышык җирдә кунмакчы булды. Ул урыс авылы икән. Бәдери, этләрдән куркып, авыл эченә кермәде. Янә үзенең рус теле белмәвен уйлап, урамда очраячак рус малайларыннан да читсенә иде. Авыл читендә, елга буенда бер иген келәте тора икән. Караңгы төшә башлагач, Бәдери шул келәт астына кереп ятты. Ул караңгыдан курыкмый иде. Аның караңгы төннәрдә киң яланнарда, калын урманнарда ялгыз кунганы бар иде. Ул куеныннан теге солдат биргән икмәген алып, бераз капкалап алды һәм бик тиз йокыга да китте. Төнлә һава салкынаеп, бик каты яңгыр яуды.

    Келәт астыннан ыжгырып-ыжгырып төн буенча суык җил исеп торды. Авырып йоклаган Бәдери, баштарак өшеп, калтыранып ятса да, соңра бөтенләй хәлсезләнеп, әгъзалары сизү хисләрен югалтып, бөтен тәне катып киткән. Иртә белән келәт иясенең дуңгызлары, Бәдеринең куенындагы икмәк исен сизеп, келәт янында талашып йөриләр иде. Шунда дуңгызларны куарга килгән бер марҗа Бәдерине күрде. Бәдери авырый иде. Ул бик нык көчләнеп кенә аякларын-кулларын кузгата. Яшьле күзләре белән рус марҗасына моңаеп кына бер карап алды. Хатын, аны кызганып, өенә җитәкләп алып кереп, җылы сөт бирде. Ләкин Бәдеринең күңеле бернәрсә дә теләми иде. Йорт хуҗасы шул чакта, Самарага барырга дип, ат җигеп тора икән. Карчыгының киңәше буенча, ул авыру Бәдерине шәһәргә больницага алып китте.

    Бәдери тир [4] чире белән авырый иде. Ул, земский больницада бер атна буенча һушсыз булып, һичнәрсә белмичә, саташып авырып ятты. Соңра, бераз сәламәтләнгәч, фельдшерлар аның кем икәнлеген сораша башладылар. Ләкин Бәдери аларга «Нит, белмай»дән башка бер сүз дә әйтә, аңлата алмый иде. Бәдеринең бәхетенә каршы, больницаның бер хезмәтчесе татар егете булып, аның аркылы сораша башладылар. Бәдери башыннан үткәннәрне барын да сөйләп бирде. Бу егет Бәдеринең агасын да белә икән. Тагын берничә көннәр ятып сәламәтләнгәч, Бәдерине абзыйсы янына илтеп куйдылар.

    Бәдери бик ябыккан иде. Шулкадәр михнәт вә җәфалар, авырулар күрсә дә, туган иленә кайту уе аның башыннан чыкмады. Ул абзыйсыннан авылына илтеп куюын үтенеп сорый башлады.

    Абзыйсы:

    — Туганкай, алай бик кайтасың килә икән, кайтырсың. Ләкин мин урынымны ташлап, хәзер авылга китә алмыйм, берничә көн көт әле. Безнең яктан берәр килүче булмасмы, шуңа ияреп машина белән кайтырсың,— диде.

    Бәдери моңа бик шатланды һәм күп көтәргә туры килмәде: Күк елга ягыннан Самарага товар алырга килгән бер бай белән Бәдери кайтып китте.

    Поезддан төшеп, стансадан 30—40 чакрым киткәннең соңында Өязе буе таулары күренгәч, Бәдеринең йөзенә төс керде: ул шатланды. Башыннан кичкәннәрнең һәммәсен онытты. Аңа Өязе буйлары, Күк елга авылы һәм аның кешеләре, балалары, маэмайлары — бары да таныш, бары да аның күңеленә сөекле иде. Бәдери үз авылына булган бу мәхәббәтен тел белән әйтә алмаса да, күңеле белән бик ачык аңлый иде.

    Кайтып кергәч тә, ул күршедән балта алып чыгып, иң элек өйләренең тәрәзә капкачларын ачты-~Ишеккә аркылы куйган агачны каерып ташлады. Өй эченә керде. Өйнең идәнен, тәрәзә төпләрен вә ялангач сәкесен ватык тәрәзә ярыкларыннан кергән тузан-туфрак баскан икән. Бәдери мич алдына барды. Казанны кубарып алып киткәннәр. Учакка күз салды, анда әллә кайчангы салкын көлдән башка бернәрсә дә юк иде.

    Шулай да Бәдеринең күңеле шат, җаны тыныч иде, чөнки ул үзенең туган өенә кайтып кергән иде.

    1915





    [1] Зурат — басуда ашлык көлтәләреннән ясалган озынча зур өем.

    [2] Казаяк — көлтәләрне вакытлыча өю рәвеше.

    [3] Гареб — көнчыгыш.

    [4] Тир — тиф.





    ← назад   ↑ наверх