• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ахмет Рафиков

  • Шерамыжник (Ат яныннан ычкынасы иде)
  • Тугызынчы майда очырашу (шигырьләр)
  • От Калуги до Берлина (повесть-память)
  • Әхмәт Рафиков Мәхмут улы элекке Казан губернясе Спасс өязе Иске Камка авылында (хәзерге Әлки районы) укытучы гаиләсендә 1916 елның бишенче декаберендә туа.

    Ул кече яштән үк крестиян тормышын татып, 1921 ачлык елларын, колхозлаштыру, кулаклар сөрү һәм авыр сугыш афәтләрен кичергән кеше.

    1933 елда Алпар мәктәбен тәмамлагач ике ел колхозда эшли.

    Беренче шигерьләрен ул 1936-37 елларда, Урта Азия якларында зшләп йөргән чакларда, аннары Алабугада укыганда яза башлый.

    1940 елда Алабуга мәдәният техникумын тәмамлагач, Биләр районы Югары Татар Майнаның сигезеллык мәктәбендә тарих, география фәннәрен укыта башлый. Шуннан сугышка китә.

    323енче Кызыл Байраклы, Суворов орденлы Брянский укчы дивизиясендә, башта телефонист,аннан соң дивизия штабы атлы фельдегере булып сугыша. Карачев, Брянск, Гомель шәһәрләрен алуда, Белорусия, Польша җирләрен азат итүдә катнаша. Яраланып госпитальдә ятып чыкканнан соң 60нчы укчы дивизия төркемендә Берлинны штурмлауда катнаша. Берлин урамнарының берсендә авыр яраланып җиде ай госпиталләрдә ятканнан соң инвалид булып кайта. Сугышка кадәр эшләгән Югары Майна мәктәбендә укытучы хезмәтен дәвам итә. 1952 елда аны Биләр райкомының пропаганда бүлегенә күчерәләр. Шулай ук ул районда чыга торган “Стахановчы тавышы” дигән газетаның редакциясендә дә эшли.

    Әхмәт Рафиков: “Беренче дәрәҗә Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары, “Сугыштагы батырлыклары өчен”, “Хәрби хезмәтләре өчен”, “Белорусияне азат иткән өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләр белән бүләкләнгән. Соңгы елларда Россия тынычлык фондының Алтын медаленә лаек булды.

    1973 елдан Чиләбедә яши.

    Әхмәт Рафиков татар һәм башкорт язучыларының Акмолла исемендәге әдәби-иҗат берләшмәсенең беренче әгъазлары арасында була. Аның шигерьләре “Ватаным Татарстан”, “Кызыл таң”, “Дуслык”, “Туган як”, “Чистай хәбәрләре”, “Таң” һәм башка газеталарда “Мәйдан”, “Агыйдел” журналларында чыгып килә. “Чиләбе чишмәләре, “Сөенеч”, “Чиләбе моңнары”, “Дуслык тирмәсендә” дигән шигырь китапларында басылып чыкты. “Күңелдәге уйлар”, “Миләшләр”, “Тормыш дәрьясында”, “Шигырьләр” “Мәңгелеккә үтеп барышлый” дигән шигырь китаплары, “Калугадан Берлинга кадәр”, “Галия”, “Если можешь, прости!” исемле китапларның авторы.

    Әхмәт Рафиков үзенең шигырләрендә яшәү матурлыгын тормышта ничек булса, шулай чагылдыра. Бу аның эчке халәте, табигый хисләре. Ул бу хисләрне, тойгыларны, күренешләрне табигатнең үзеннән алып яза. Аның шигерьдә оптимистик рух, һәр кемгә таныш, якын моң белән сугарылган. Шагырьнең туган авылы Иске Камка, үскән җире Уракчы кече Чирмешән буенда урнашкан. Ул күп кенә шигырьләрендә табигатнең шул матур почмагы турында яза. Ул юллар туган якны өзелеп ярату, сагыну хисләре белән тулганнар. Әхмәт ага ветеран буларак та, сугыш әфәтләренә багышлаган күп шигырьләр яза.

    Әхмәт Рафиков табигать биргән талантлы, туган якның, табигатнең матурлыгын зирәк тоючы. Үз халкын, аның тарихын яратучы буларак, уйларында, шигырьләрендә шул хисләрне бөтен тирәнлеге белән чагылдыра алган.

    Педагогия фәннәре кандидаты, профессор Васильков А.А.

    Ахмет Рафиков (Әхмәт Мәхмут улы Рафиков) Ахмет Махмутович Рафиков
    татарский писатель, поэт.




    ← назад   ↑ наверх