Губайдулла Радуди
ГОБӘЙДУЛЛА РӘДҮДИГ.Рәдүди (Гобәйдулла Габдулла улы, Габделмөэминов) 1885 елда
хәзерге Оренбург өлкәсенең Сакмар районы. Рәдүт авылында туа.
Мөгаллим булып эшли. «Кыйссалы вә хиссалы шигырьләр» (Казан,
1907), «Гөлзаре сабыян» (Оренбург, 1907), «Мәктәп өчен шигырь-
ләр» (Оренбург, 1909; 1914) исемле шигъри китаплар авторы. Ае-
рым шигырьләре «Дин вә мәгыйшәт», «Шура», «Бәянелхак» кебек
журнал һәм газеталарда басылган.
Г.Рәдүди 1912 елның 28 ноябрендә туган авылында вафат бул-
ган.
* * *
Үзеңне танымак фикрендә булсаң, ялгышасың, дуст!
Күз үз алмасыны күрми, беләген тотмыйдыр шул уч.
Яныңда булса ялманучы, алдаучы мөдаһиннәр(1),
Синең илә хакыйкать арасында сәдтер (2) ул җеннәр.
Синең иң дустларың — ноксаннарыңны әйтүчеләрдер,
Вә иң дошманнарың — мактап сине өйрәтүчеләрдер.
Фирасәт әһле (3) — шулдыр: ул әзерләр үзенә юллар
Вә шуннар илә һәр гаебен белеп ноксаныны юллар.
Чын ир — шул: үзенә сөйми кешегә сөймәгән эшне,
Үзен онытып та һичбер башкалар илә дә булышмый.
Җәй
Төрле сачкәләр, әнвагь гөлләр —
Сайрар өстендә моңлы былбыллар.
Ул... иртән исә саба җилләре,
Яшел келәмтик болын җирләре.
Яшел зөбәрҗәт кеби уйсулар,
Күк атлас кеби һавалар, сулар.
(1) Мөдаһин — ялагай, икейөзле.
(2) Сәд — киртә.
(3) Фирасәт эһле — сизгер, зиһенле кеше.
Кызыл якуттай түшәлгән җиләк,
Йөри хатын-кыз берәмләп җыйнап.
Кәккүк кычкыра көндез урманда,
Бака бакылдый кичен күлләрдә.
Һаваны болытлар ябып ала,
Күкләр күкрәп, ягъмурлар ява.
Төрле җимешләр пешә, өркелә,
Тәлгәшләр, чуклар җилгә селкенә.
Алтын шикелле икенде вактый,
Игендә алтын тул кын ялкылтый.
Кыш
Гүләгән урман, шаулаган урман
Анадан тугантик тып-тым булган.
Нурлы кояшның нурлары сүнгән,
Шаулашып аккан чишмәләр туңган.
Адәм баласы җылы киемдә,
Бала-чагасы бары өендә.
Бөтен җәнлекләр ояларында,
Ул кошлар күптән дәрьяръягында(1).
Озын төннәре, күңелсез көннәре,
Битне чеметә ачы җилләре.
Шартлый суыклар ишегалдында...
Җемелдәп тора йолдызлар анда.
(1) Дәръяръягында — дәрья аръягында.
өскә