Ринат Нуруллин
Җир ире, яхуд Такырбаш
(Шигырьләр)Салган башка ниләр килмәс,
Ниләр күренмәс күзгә!
“Кайнар чәйләр” эчәргәме,
Карагыз үзегезгә!
Әйе! Дуслар белән бераз
Гәпләшеп утырдык без.
Әйе! Чәе... “кайнар” булды,
Суынганын эчмибез!
...Төнге Казан. Кайтып барам,
Беркемгә дә сүз катмыйм.
Кызык өчен, дигән булып,
Кыек-мыек титаклыйм.
Шәһәр уяна башлады,
Сузды таң нурын иртә.
Кинәт төште яныма ук
Оча торган тәлинкә.
Тәлинкә кырыендагы
Люк ачылды каерылып.
Уйлап куйдым: “Йә, ходаем!
Калдыр бәладән йолып!..”
Ачылган люк авызыннан
Яктылык бәрде күзгә,
Сихрилеген тасвирларга
Таба алмассың сүзләр!
Чыкты ике гуманоид
Люк эчендәге уттан,
Кычкыралар: “Әй, күркәм зат!
Туктачы бер минутка!..”
Тораташ катып калдым мин,
Болар бире килделәр:
– Сине күптән эзләп йөрдек,
Син безгә кирәк! – диләр...
...Кирәк булсаң син кемгәдер,
Каласыңмы коелып!
“Әһә! Эшем мөшкел түгел!” –
Керде эчкә кыюлык:
– Йә, егетләр! Ни йомыш бар?
Килдегез кайсы җирдән?
Тәлинкәгез ватылдымы?
Момент төзәтеп бирәм!..
Арасыннан калкурагы,
Сизәм, командирлары,
Калын тавыш белән дәште,
Чөеп кулын югары:
– Гозеребезне үтәче,
Төшмәче инде кару!
Нәселебез корып бара,
Канны яңарту зарур...
Куркуга кабат сабыштым,
Кырау сукты җанымны:
– Мин бит сезгә донор түгел,
Бирмим бушлай канымны!
– Аңламадың, тынычланчы!
Без бит вампирлар түгел,
Башкисәрләрдәй төннәрен
Кыланмыйбыз, кан түгеп.
Килдек Зөһрә йолдызыннан,
Тәлинкәбез дә төзек.
Ничек итеп төшендерим
Үтенечне кырт өзеп?!
– Әйт турысын, боргаланма!
Татар аңгыра түгел!
Укыма син муллалардай
Миңа нәсыйхәт-үгет!
– Кыскасы, безнең кызларга
Кирәк нәсел ир-аты!
Зөһрә йолдызы шурасы
Сине махсус соратты.
Авыл саен сөяркәң бар,
Булдырасың син, димәк!
Хатының да һич зарланмый,
Безгә шундыйлар кирәк...
Биштәреңә кашык, кружка,
Өч көнлек ризык тутыр.
Трусы, майка җыйнаула да,
Әйдә, корабка утыр!
– Юк! Булмый, әфәнделәрем!
Башка кеше табыгыз.
Гомер кичкән Әнисәмне
Ничек калдырыйм ялгыз?!
– Әнисәңне ризалаттык,
Алдык Мәскәүдә фатир.
Үзе әйтте: “Фатир булса,
Кирәкми миңа, – ди, – ир!”
Дөреслекне җиткерәбез,
Хак сүзгә бик бүртенмә!
Кыскасы, фани Җирдә син
Кирәкмисең беркемгә!
– Әнисә шулай эшләсә,
Тәгаен үпкәләмим:
Кемнәр генә гомер чиге
Тынычлыгын теләми!..
– Сөяркәләреңә исә,
Бирдек берәр машина.
Хәзер аларның ирләре
Көн саен алышына.
– Табигый эш, сөрән салып
Гаепләмим аларны:
Соңгы чорда Россиядә
Кимегән ирләр саны...
– Күпме генә бил бөксәң дә,
Нәчәлник булалмадың.
Гомер буе тырышсаң да,
Һичбер артмады малың.
– Ә мин үзем омтылмадым
Берәр түрә булырга:
Нигә кирәк артың белән
Кәнәфи туздырырга?!
Мал-мөлкәт артыннан һич тә,
Акыл җуеп, кумадым –
Артыгы кирәкми миңа,
Җиткерәмен булганын!
– Алган әҗәтне дусларың
Бишәр еллап бирмиләр,
Туганнарың көтә мирас:
“Кайчан үләр бу!” – диләр...
– Юк, юхалар! Нишлисең бит,
Тормыш шулай корылган.
Үзем дә фәрештә түгел,
Үпкәм юк дусларыма.
Әгәр җайлары табылса,
Бирерләр бурычларын:
Акча белән бәяләнми
Закадычный дусларың!
Туганнарымны кимсетмә,
Үтмәс аларга тешең!
Шатланырга кирәк, калса
Мирас алырлык кешең...
– Табигать тә Җирегезне
Ничек кенә сынамый,
Җибәрде ич япуннарга
Җимерттергеч цунами.
Сакламыйсыз Җирегезне,
Таркалып бара исә.
Ычкын тизрәк Җирегездән,
Исән каласың килсә.
– Җиребезне яңартырга
Төрле ысул табарбыз:
Чистартырбыз, җилләтербез,
Кирәк булса – ямарбыз...
– Мондыйларны күргәнем юк!
Ну, беркатлы син, малай!
Ашамый түзәрсең өч көн,
Әйдә, корабка, шагай!
Өч көн узарга өлгермәс,
Кайтарырбыз җәннәткә.
Зөһрә йолдыз улларына
Булырсың үрнәк әткәй!
Култык астыннан каптырып,
Ычкынырга бирмиләр.
Аяк терәп ялварам мин:
– Коткарыгыз, җирлеләр!!!
Орды тылсымлы таягын
Берсе такыр башыма –
Күздән очкыннар чәчелде
Тротуарның ташына.
Айнып киттем... Таң аткан ич...
Күрәм... Тора каршымда,
Гәрчә тәлинкә дә түгел,
Гади җиңел машина.
Туган яктан чит җирләрдә
Гомер үтә язмасын:
Машинаның ишегендә –
“ПОЛИЦИЯ” язмасы...
Салган башка ниләр килмәс,
Ниләр күренмәс күзгә!
“Кайнар чәйләр” эчәргәме,
Карагыз үзегезгә!
Ринат Нуруллин
стихи на татарском языке.
стихи на татарском языке.
- © Нуруллин Р.Г., 2010 г.
© Материалы для публикации предоставлены автором.
← назад ↑ наверх @ почта kitap.net.ru @ заведите почту на kitap.net.ru






