• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ринат Нуруллин

    Татар китабын ни көтә?

    Бер милләт икенчесеннән иң беренче чиратта гореф-гадәтләре һәм мәдәнияты белән аерылып тора. Мәдәниятнең нигезе исә – тел. Телне китап саклый, чөнки китап телнең архивы булып тора. Гомумән, тел, белем, мәдәният нигезләре китапларда туплана. Димәк, шушы фикер чылбырыннан күренгәнчә, милләт тарих чоңгылында югалмасын өчен милли телдә китап чыгару мөһим.

    1990 нчы еллардагы милли күтәрелеш нәтиҗәсендә телебез вакытлыча үсеш алды. Балалар өчен язылган китапларга кытлык туды. Кызганыч ки, балалар өчен язучы авторлар бик аз, бармак белән генә санарлык.

    Кем соң ул – хәзерге заман татар балалар язучысы? Балалар өчен язучы, гадәттә, уртача яки аз күләмле керем алучы зыялы шәхес. Бүген китап язып баеп булмый. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, беренче китабым («Өч бүре һәм өч сарык», 2004 ел) чыкканнан соң икенче китабым («Альпинистр үрмәкүчләр», 2008 ел) басыланчы дүрт ел вакыт узды. Икенче китапның дәхеле (гонорары) күләмен 48 айга бүлгәч, айлык табышның 250 сум чыгуы ачыкланды. Мондый хезмәт хакына кеше яши аламы? Мактанып әйтәм, әлеге китабымдагы кайбер шигъри табышмаклар белгечләр тарафыннан югары бәяләнде, кайберләре уникаль дип танылды. Сыйфатлы китап язу өчен уртача өч-дүрт ел кирәк. Бу мисалдан күренгәнчә, язучы хезмәте җан асрарга мөмкинлек бирми һәм язучылар бүтән эшләрдә эшләргә мәҗбүр. Ә казна эшендә чиләнү иҗатка вакыт калдырмый һәм татар халкының потенциаль таланты ачылмыйча кала. Югары квалификацияле белгечне җир казу эшенә дә тартып була. Билгеле, ул белгеч (тамагын туйдыру максатыннан чыгып) җирне казыр, әмма үз белгечлеге буенча җимеш тудырмас. Балалар өчен язучылар, дөресрәге балалар өчен яза белүчеләр юк дәрәҗәсендә, шул борчый да инде! Шулай итеп, автор фаҗигасын кыскача бәяләдек шикелле.

    Хәзер нәшриятларның хәле турында. Алар да фаҗига кичерәләр, чөнки нәшриятлар бүген үзфинанслау мәсьәләләренә кереп баттылар. Йөзеп чыксалар исән калырлар, дигән ният белән суга ыргытылган көчек балаларын хәтерләтә алар. Китап табыш бирерлек булмаса, аны чыгарырга тотынучы юк. Сер түгел, спонсорлар ярдәме белән чыгарылган китаплар әдәби яктан бик сыек.

    Хәзерге заман техникасы әсәрләрне Интернет челтәрендә урнаштырырга мөмкинлек бирә. Мисал өчен, татарча язылган әсәрләрне һәм башка телләрдә язылган татар язучылары әсәрләрен www.kitap.net.ru сайты бик теләп кабул итә. Шул сайттан әсәрләрнең электрон күчермәсен дә җәһәт кенә алып була. Моның өчен артык киртәләр куелмый. Башка уңышлы эшләп килүче татар сайтларына да әсәрләрне урнаштыру кыен түгел. Бу яктан караганда, Интернет нәшриятларга көндәш.

    Әмма Интернет нәшриятларга көндәш булса да, әсәр басма рәвештә булдырылгач кына китап дип санала. Димәк, нәшриятлар җәмгыятькә кирәк, димәк, нәшриятлар яшәргә тиеш.

    Китапны чыгаруга әзерләү хезмәтенең күләме китапның тиражына бәйле түгел. Китапны йөз данәдә чыгардың ни, йөз мең данәдә чыгардың ни, барыбер мөхәррирләр эшенең күләме кимеми. Хезмәтен сарыф иткән хезмәткәргә эш хакын шулай ук түләргә туры килә.

    Язылганнар нәтиҗәсендә бер генә тәкъдим кертеп була – авторны да, татар китапларын чыгаручы нәшриятларны да тернәклүндерү өчен дәүләт тарафыннан саллы гына матди нигез ясалырга тиеш. Дәүләтнең акчасы юк дигән сылтау дәлил була алмый. Акча – ул һәрвакыт бар. Акча булмаса, беркемгә кирәксез бәйрәмнәрне дә купшы итеп үткәрмәсләр иде, почта тартмасына да килограммлап реклама газеталарын тутырмаслар иде. Халык бу хәлне аңламаслык аңгыра түгел. Әгәр балалар өчен язылган бер китап 30-50 сум торса, бер мизгел эчендә салют рәвешендә җилгә очырылган акчалар күп тапкырга зуррак. Сыйфатлы реклама журналлары урынына нигә балалар китаплары тутырмыйлар соң ул почта әрҗәләренә? Бәлки татар теле барыбер үләчәк дип дәүләт тарафыннан телне үстерү өчен акча тиешле күләмдә бирелмәс тә. Бәлки халык байлыгын оста үзләштерүчеләрнең татлы утрауларда ял итүләре дәүләт өчен мәртәбәледер.

    Дәүләт дигәндә, дәүләт – ул киң мәгънәле төшенчә. Алдагы күтәрелгән мәсьәләләрне дәүләт белән идарә итүчеләр хәл итә. Аерым шәхесләр, республика дип аталган зур гаиләнең башлыклары. Кырмыска оясы кебек ул гаилә, мәнфәгатьләре тормышка ашмаган гаилә әгъзаларе үләчәк, гаилә юкка чыгачак.

    Язманың исемендә куелган сорауга әле җавап юк. Әгәр дәүләт тарафыннан нәшриятларга тиешле ярдәм күрсәтелмәсә һәм авторларга яхшы «каләм хакы» (гонорар) түләнмәсә, татар китабын яхшы киләчәк көтми...

    Ринат Нуруллин
    .
  • Ринат Нуруллин:
  • Бер олау сорау (шигъри башваткычлар)
  • Төеннәр иле (әкияти хикәя)
  • Гомер (шигырьләр)
  • Вакыт инде (шигырьләр)
  • Татар китабын ни көтә?
  • Җир ире, яхуд Такырбаш (шигырьләр)
  • Богауланган һәйкәл (шигырьләр)
  • Әҗәл миңа да өч тапкыр бакты (хикәя)
  • Гимн, вөҗдан һәм математика (аналитик күзәтү)
  • Халкыма (шигырьләр)
  • Кызым-ядкарем (шигырьләр)
  • Китап чыгаруны ничек оештырырга? (фикер)
  • Канлы гасыр (поэма)
  • Кешегә күп кирәкмени?! (кыска кыйсса)




  • ← назад   ↑ наверх