• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ринат Нуруллин

    Төеннәр иле

    (әкияти хикәя)

    (Кыскартылган рәвештә)


    Автордан


    Чынбарлык һәм фантастика, көнкүреш һәм әкият бер-берсеннән күпкә аерыламы? Кайда ул хыялның чиге? Бу мавыктыргыч, маҗаралы хикәядән шушы сорауларга җавап таба алырсыз кебек тоела миңа.

    Язучылар – бал кортларына тиң. Алар сүзләр басуыннан җөмләләр җыеп, шул җөмләләрне әсәр кәрәзләренә тутыралар. Бал корты кебек, язучы да әсәрне укучылар тәмләп укысын дип тырышадыр. Ә туган телдә язылган әсәр тагын да татлырак ул!

    Хыял - канатлы аргамакка тиң ул, аның өчен комачаулап торучы киртәләр дә, бәйләп торучы тышаулар да юк. Кешенең тәне генә түгел, хәтта җаны да бер урында каладыр, ә хыялы... Ә хыялы аны чиксез аралар аша чиксез вакыт күчәре буйлап, чиксез биләмәләрне уратып алып китә – бернинди дә вакыт машиналарын уйлап чыгарасы түгел. Бары тик хыяллана белергә, хыялланырга кирәк, егетләр!..

    Төн илен күрергә телисең икән, канатлы хыял юртагын җик, ләкин хыял атын берүк авызлыклап йөгәнли күрмә. Төн иленә эләгәсең килә икән, күзләреңне йом да, хыял чоңгылына чум...

    Хыял чоңгылын табалмыйсыңмы? Хыял чоңгылы – керфекләр астында ул! Күзләреңне йомганнан соң, сәгать текелдәвенә колак салып, түземлек белән бераз көтеп тор. Син үзеңне черем итеп киткәндәй тоярсың, ләкин... Ләкин кисәтеп куям, йоклап китә күрмә! Иң элек сирпелеп торучы нурларның төрле төстәге очкыннарын күрерсең, ә аннан соң күпмедер вакыт дәверендә салават күпередәй якты боҗралар киңәеп китеп, тарала-тарала, бер-берсен алыштырып торыр. Юк! Бу дифракция, интерференция куренешләре түгел, ә хыял нурлары. Өч йөз ундүрт шундый боҗра-ишектән үткәннән соң, Төн иленә килеп чыгасың. Ишекләр санын хәтереңдә калдырырга исәп тотсаң, p санын искә төшерергә киңәш итәм, аның алдагы цифрлары өч, бер һәм дүрт - өч йөз ундүрт.

    Мондый ил юк дисезме? Уйдырма, дип әйтәсезме? Без могҗизаларга мул чорда яшибез бит! Нигә әле оча торган тәлинкәләр барлыгына ышана торып, минем сөйләгәннәремне сез шиккә алырга тиеш?!

    ...Беренче тапкыр Төн иленә мин һич көтмәгәндә, очраклы рәвештә юлыккан идем. Тәүге сәяхәтемне, уйланып китеп, йокыга талып, төш күрүем генә дип кабул иттем. Ләкин икенче, өченче hәм соңрак булган сәфәрләрем бу ил чынбарлыкта бар икәнен һәм бу илдә кылынган маҗараларым төштә генә булмавын дәлилләде. Төш бит ул, сериаллар кебек, гел-гел кабатланып тора алмый. Теләгән нәрсәләрне төштә күреп, теләгән урынга эләгеп, теләгән ризыкны ашап булмый ич. Кем әйтмешли, бал ашыйсы килеп, мендәр астына алдан ук җитмеш җиде кашык әзерләп куйсаң да, барыбер төшеңә бал белән мөлдерәмә тулган кисмәк керми шул.

    Төн иле - ул, бәлки, параллель дөньядагы илдер. Бәлки, ул квантлар дөньясының бер өлкәседер. Бәлки, якын киләчәкнең иледер. Монысы миңа хәзер дә мәгълүм түгел әле. Бу илгә теләсә кемне кертәләр микән, анысын да ачык кына әйтә алмыйм. Нигә миңа кадәр Төн иле турында белмәгәннәр, язмаганнар соң? Тарих китапларында да бу ил турында бернинди мәгълүматлар юк. Димәк, шул илгә юлыккан, анда барып, сәяхәт кылып кайткан кешеләр булмаган. Яки Төн илендә булып та, аны гизеп чыгып та, кичерешләрен язып тасвирлый алучы кеше моңарчы табылмагандыр.

    Ләкин минем бурычым Төн иле каян барлыкка килүен ачыклау түгел, ә күргән-белгәннәремне, ишеткән-кичергәннәремне сезгә җиткерү. Нәтиҗәләрне үзегез ясагыз инде. Сүзне беренче сәяхәтемнән соң калган хәтирәләремнән башлыйм.


    Беренче сәяхәт

    Антигравитация


    ...Ахыргы ишек бусагасы аша атладым. Атладым дип әйтүем - ишекнең нурлы боҗрасы аша очып кергәнем шикелле тоелды. Ләкин очкан очракта, нигә мин абынып егылдым соң әле?! Гомумән, адәм заты канатсыз оча аламыни?! Нурлар дулкынына абынып-сөртенеп егылып буламыни?!

    Башымны күтәреп карасам, чирәмгә охшаган йомшак келәмдә ятам икән. Юк, келәмгә охшаган йомшак чирәмдә ятам икән. Чирәм арасына төймәләргә охшаш, иләк сыман тишкәләнеп беткән ялтыравыклы вак ташлар сибелгән. Янәшәдә генә бизәкләп чигелгән кәләпүшем ауный. Аны үрелеп аласы да иде, тик тәнем оеган, һич хәрәкәтләнергә әмәл юк, селкенәсе дә килми. Бары тик күзләремнең алмаларын гына йөртерлек хәлем бар. Тирә-юньдә төрле төстәге, чуар канатлы, гашыйк[1] күбәләкләр үзенә тиң ярларын эзләп очадыр. Нәкъ нәни чагымда әбием миңа бүләк иткән кулъяулыкта чигелгән күбәләкләргә охшаш алар. Канатларын какмыйлар, ләкин... югарыда очып йөриләр. Күбәләкләрнең канатларын какмыйча оча алуы миңа бик сәер булып тоелды[2]. Нигәдер: “Антигравитация?!” - дип уйлап куйдым.

    Менә гаҗәп, үзем әллә нинди сүзләр дә беләм икән әле! Хәер, дәресләрнең берсендә физика укытучысы гравитация турында сөйләгән иде. “Гравитация – ул әйберләрнең, җисемнәрнең бер-берсенә тартылу үзлеге”, – дигән иде шул дәрестә Хәлил Хәлимович. – “Гравитация – ул бөтендөнья тартылышы. Гравитация аркасында Җирдә авырлык көче барлыкка килә дә инде”... Ә антигравитация – гравитациянең киресе булып чыга тугелме?!

    Классыбызда Дилбәр исемле бик шук малай бар. Шул дәрестә Дилбәр: “Мәхәббәт тә – бер-береңә тартылу үзлеге”, – дип шаярткан иде, ә үзе, күзләрен тутырып, классыбыздагы иң матур кызга, Рушанияга карап куйган иде.

    Рушанияга бәйле минем дә эчке серем бар, ләкин ул сер минем эчке серем булып кала бирсен. Бар серләремне дә халык алдында шәрран яру ярамас ла. Ул серемне башка сүзләр белән генә әйтә алам: “Менә оча ала ич гашыйк күбәләкләр, канатларын хәтта какмыйча! Бернинди гравитация көчләре аларны тоткарламый-богауламый! Кыскача әйткәндә, Рушанияга карата гравитация көчләреннән көчлерәк тартылу көче сизәм мин үземдә”...

    Гравитациянең менә нинди төрләре буладыр бу дөньяда, дип уйландым мин гашыйк күбәләкләргә карап.

    Бәрәч, янәшәдә генә куаклар да бар икән. Кышкы чорда яфраклары коелган агачлар да матур була, ә болары тагын да таң калырлык. Алар кытай рәсемнәрендә төшерелгән яфраксыз куакларга охшаш, ботаклары үрелеп-бизәкләнеп күз явын биләп тора. Җентекләбрәк карасам, алты кырлы кар бөртекләренә охшаган вак яфраклар да бар икән ич аларда! Кристаллардан ясалган кебек тоелды ул яфраклар. Ботакларга төсле-төсле энҗеләр сибелгән сыман: әмма яшел, әмма гаҗәеп матур, әмма сокландыргыч! Эх, ялан тәпи йөгереп китәсе иде дә бит шушы аулак аланнан! Их, беләсе иде тагын ниләр барын ерак офык артында!

    Шул уйдан соң тәнемә дәрт тә керде, оеганлык хисе дә юкка чыкты. Дәвалый икән ул кешеләрне Матурлык дигән нәрсә! Терелтә икән кешеләрне Кызыксыну дигән омтылыш!

    Кинәт ботаклар очында көмеш чәчәкләр пәйда булды һәм шул ук мизгелдә юкка чыкты. Тоелгандыр... Тоелмыйча! Әнә ич куаклар өстеннән, сайрашып-чөкердәшеп[3], салмак кына балыклар көтүе йөзеп китте. Антигравитация!.. Балыклар, күбәләкләр белән уйнаша-куыша, очалар иде. Кинәт бер балыктан яшькелт яшен сыман очкын бөркелде һәм балык яшел чикерткәгә әверелде... Хыялның юллары могҗизалы, әверелешле икән... Чү! Шул мәлне куаклар ягыннан бер көй ишетелде. Аулак булмый икән хыял аланнары. Кемдер, әрбагыйлар җырлый-җырлый, миңа таба якынлашып килә иде.

    Бу җан иясе Шүрәлегә охшаган озынбуйлы бер зат булып чыкты. Шүрәлеләрне күргәнем булмаса да, бу егет Шүрәлеләр өммәтеннән булырга тиеш иде сыман. Аермасы – мөгезе булмавында гына ки. Ләкин аны шөкәтсез дип тә әйтеп булмый иде. «Матурлык – кешенең йөзендә түгел, ә кешенең күзендә», – дип әйтә иде әбием. Чын, хак сүз икән. Егетнең дәү зәңгәр күзләрендә үзенә җәлеп итеп торучы бер моңсулыкмы, шуклыкмы, яки шул ике сыйфат бергә катнашкан тойгы чаткылары уйный. Бу чаткылар егетнең беренче карашта ямьсез кебек тоелган йөзен яктырта иде.

    Мине күреп ул мөлаем генә:

    - Шәп ятасыңмы?! - дип әллә сорадымы, әллә исәнләштеме, әллә расладымы.

    Мондый сәер сорауга аптырап, югалып калдым. Аптырамыйча, җавап та бирерлек түгел ич. Эт тә үз оясында гына батыр була. Безнеңчә: “Синең ни эшең бар анда?!” - дип тупас җавап бирмәвең хәерлерәк икәнен аңламаслык аңгыра түгел ич мин. “Шәп!” - дисәң дә әллә ничек килеп чыга. “Ятам!” - гына дип тә әйтеп булмый, чыннан да, аунап ятам ич.

    - Бер көе! - дип җавап таптым мин, ниhаять.

    - Әйе, көе матур шул, - диде бу мөгезсез Шүрәле hәм, җавабымны мактау сүзләре дип кабул итептер, хисләнеп, һичбер тартынмыйча, серенадасын янә сузып җибәрде:


    “Мәхәббәтем минем - Күмеркүз,

    Кукуруз-кукуруз”...


    - Исемең бар-ый-мы, атың ничек? - очкылык тоткан кеше сыман тотлыгыбрак сорады ул, җыруын кинәт өзеп.

    Тагын аптырашта калдым. Исемемне әйтергә кирәклеген хуп күрдем һәм аңлатып киттем:

    - Мин - Барый түгел, мин - Фәнис. Ә безнең өйдә атларыбыз юк...

    - Ә мин - Дилбегә!

    - Андый исем буламыни? Дилбегә - ул ат дирбиясенең бер әйбере генә ич.

    - Ник булмасын! Исемнәр бит алар хәрефләр тоташмасы гына. Хәрефләр - сүзләрнең атомнары гына ич, ә сүзләр молекулалар сыман шул хәрефләрдән төзелгән, - диде егет. - Хәрефләр - атомнар булгач, хәрефләрдән ат ясала да инде! Ат-ом!!! Ә дилбегә? Дилбегә атка кирәк түгел, атка дилбегәсез рәхәтрәктер дә әле, шулай бит?

    Мин ризалашып баш кактым. Уйлап карасаң, ул хаклы иде. Атка дилбегәнең кирәге юк, дилбегә ат белән идарә итәр өчен кешегә кирәк. Дәүрәк дилбегә ярдәмендә илләр өстеннән дә идарә итәргә була...

    - Ярый, атомнан ат ясалды ди, ә омның монда ни катнашы бар? - дип өздем агымдагы фикеремне.

    - Ничек катнашы булмасын ди? Ом - электр каршылыгын үлчәү берәмлеге ич.

    - Ләкин без бит бары тик кешеләргә бирелә торган исемнәр турында сүз алып барабыз.

    - Менә-менә, каршылыкны үлчәү берәмлеген ниндидер бер галимнең исеменнән ясаганнар да инде. Миңа моны Ак бабай үзе әйтте, ә Ак бабайның белмәгән нәрсәсе юк!

    Кинәт Дилбегә, иң мөһим эшен искә төшергән сыман, тагын сузып җибәрде:

    “Мәхәббәтем минем - Күмеркүз,

    Кукуруз-кукуруз!

    Синең чибәрлегең алдында, да-да-да,

    Дилбегә дә тез бөгә, гә-гә-гә,

    Уйларымда син генә ”...


    Җырларда “да-да-да”сын ишеткәнем бар, ә менә “гә-гә-гә”се нәрсәне аңлата икән[4]? Ә кукурузның монда ни катнашы бар? Бу бераз тилемсә түгел микән, дигән уйларымны да, җыруын да берьюлы өзеп, Дилбегә:

    - Әйдә мин сине Күмеркүзем белән талаштырыйм, тфү, таныштырыйм әле! - дип, кулымнан тартып торгызды да, җитәкләп, җилтерәтеп каядыр ияртеп алып китте. Мин ихтыярсыздан аның өндәвенә буйсындым, чөнки мин төш күрәм ич! Төш күргәндә вакыйгалар безнең ихтыяр көченә буйсынмыйлар. “Күк йөзендә балык йөзә, йөзми балык диңгездә!” - дигән рифма нигәдер башыма килде.

    Дилбегәнең дәү адымнары артыннан ничек кенә мин өлгерә алганмындыр, бары тик могҗизалы куаклар гына зур тизлек белән рәшә сыман алмашынып, артта кала тордылар. Менә ерак офыкларга таба йөгереп бару теләгем тормышка ашты, мине шүрәлегә охшаган бер малай офык артына ияртеп-очыртып алып та китте. Ләкин адым атлаган саен мин бары тик: “Кә-кә-кә-кә-кә!.. Тү-тү-тү-тү-тү!.. Кә-кә-кә-кә-кә!..” – дигән авазлар гына чыгарып бара алдым. Шулай итеп, күз ачып йомган арада дигәндәй, Күмеркүз янына килеп тә җиттек.

    – Нигә син миңа “Кәтүк! Кәтүк!” дип кычкырып бардың? – борчылып сорады Дилбегә, туктагач ук.

    – “Кәтүк!” димәдем ич!

    – Ә кем алайса “Кә-кә-кә! Кә-тү-кә!” диде?

    – Кәләпүшем аланда онытылып калды, шуны әйтмәкче идем. Кызу йөгердек ич, телемне тешли яздым, сүз әйтергә һич мөмкинлек булмады.

    – Нәрсә соң ул кә-кә-кәләпүш?

    – Түбәтәй.

    – Ә тү-тү-түбәтәй нәрсә?

    – Баш киеме. Баш түбәсен каплап йөрү өчен кирәк ул...

    – Әйдә төкер кәләпүшеңә! Бездә әйберләрне урламыйлар. Ничек булса да бер вакыт табып кәләпүшеңне барып алырбыз әле.

    – Төкерер идем дә кәләпүшкә, тик ул кәләпүш монда түгел ич.

    – Әй лә, аптырама әле, эш төкерүгә генә кайтып калса, кире аланга махсус килеп бергәләп, ә бергәләп булмаса, чиратлашып төкерербез әле. Мин сиңа үземнең кәләпүшемне бирермен. Минем өйдә сиксән җиде кәләпүшем бар, – дип юатты Дилбегә.

    Дилбегәнең бу юатуына, билгеле, мин һич ышанмадым. Ничек инде кәләпүшне нәрсә икәнен белмәгән малайның кәләпүшләре булсын ди?! Нигә кирәк булсын ди кешегә сиксән җиде кәләпүш?


    Күмеркүз


    Күмеркүз чем-кара күзле сылу hәм чая кыз булып чыкты. Кыскарак буйлы булса да, ул биегрәк күренә, чөнки аның бер сәер гадәте бар иде. Ул әледән-әле, югарыда нидер күрергә теләгәндәй, өскә таба карап ала иде. Менә шул җиңелчә генә югары тарафка башын чөю аны биегрәк күрсәтә иде дә инде. Башта мин аны антигравицион балыкларга күз төшереп алуы, дип уйлаган идем, әмма бераздан аңладым, Күмеркүзнең бу хәрәкәте аның кирәкле фикерен туплау гадәте яки бер ярдәмчел ишарәсе икән.

    - Бас уң аягың белән аның сул аягына, - дип пышылдап өйрәтеп торды Дилбегә. - Бездә шулай танышалар...

    Сәер дөнья, мәзәк йолалар! Мин күндәм рәвештә йоланы үтәргә тырыштым. Үз өемдә күндәм булыр идеммени! Ә менә чит, таныш булмаган җирдә күндәм буласың икән шул! Эт тә үз оясында... төчкерә. Төчкерми лә, ә төш күрә. Хәй, ә этнең монда ни катнашы бар?..

    Күмеркүз дә шул ук рәвештә аягыма басты. Шулай итеп, без бер-беребезгә якынлашырга мәҗбүр булдык. Ә болай бер-береңә якын килү күзләрдә ниләр язылганын укырга мөмкинлек бирә икән. Һәм дә мин Күмеркүзнең күзләрендә чиксез кызыксыну барлыгын күрдем.

    - Мин - Фәнис, - дидем мин һәм... уянып киттем. Шуның белән беренче сәяхәтем дә тәмамланды. Нигәдер “кукуруз”, “күзәнәк”, “күзикмәк” дигән сүзләргә охшаш сүзләр генә хәтеремдә авырлыгын югалткан күбәләкләр кебек канатларын җилпи сыман иде, һәм чикерткә сыман сәгать текелди иде. Хыял җебе өзелде шул... Ә, әйе, мин балык тотарга барырга җыенган идем ич әле!

    ...Кая икән соң әле кәләпүшем? Менә шушы тәрәзә төбендә калдырган идем ич мин аны. Бүлмәне җентекләп айкап чыктым, ләкин кәләпүшемне таба алмадым. Ярый, бер табылыр әле! Бергәләп булмаса, чиратлашып... Туктале, нәрсә турында мин? Кем белән чиратлашып? Балыкка бармакчы идем ич! Хыял белән көнкүреш арасында болганды шулай минем уйларым ...

    Кармагымны, суалчан тутырылган савытны һәм бер кыерчык икмәк эләктердем дә, инешкә таба юл тоттым. Балык тоту гамәленә карата әйтелергә тиешле дога-такмакларны әйткәннән соң, суалчанга төкергәләдем дә, кармакны суга салып, калкавычка төбәлдем. Балыклар үзара ничек аралаша икән? Эх, берәр электр балыгы капсын иде! Электрлы скат тотсам, аны банкага салып куяр идем, менә дигән лейден банкасы[5] килеп чыгар иде. Дустым Дилбегәгә, әй ялгыш әйтелде, дустым Дилбәргә бер сюрприз ясар идем, шул балыкны кулы белән тотып каравына ирешер идем. Мизгел эчендә Рушанияны онытыр иде[6]... Туктале, ә нигә әле мин “дилбегә” дидем? Калабызның ерак читендә урнашкан, авыл тормышы белән шәһәр тормышы арасында эленеп калган өебездә нинди дилбегәләр булсын ди?! Шулайдыр-шулайдыр, Дилбәрнең исеме ялгыш буталып әйтелгәндер.

    * * *

    Җае чыккан саен мин Дилбәрне:

    – Дилбәр – кызлар исеме ул! – дип үчекләп килдем.

    – Үзең син – Галиморза Фәнтаза! – дип җавап бирә моңар каршы Дилбәр.

    Минем фамилиям – Галимов, Галиморзасы шуннан ясалсын да ди. Ә менә Фәнтазасы нидән чыккан? Дилбәрнең “Фәнтаза” диюе җен ачуымны чыгара да инде...

    Су агуыннан тукталды кебек тоелды, ә инешнең ярлары, киресенчә, агымсуга карата хәрәкәткә килде сыман һәм... хыял йомгагы тагын сүтелә башлады. Бер, ике, өч...


    Икенче сәяхәт

    Бер тартма вәсвәсә


    Бер, ике, өч, ..., өч йөз ундүрт! Мин кабаттан яшел аланда. Нәфис куакларда көмеш чәчәкләр бердәм булып ачылалар-йомылалар. Әйтерсең лә, алар мине сәламлыйлар. Бәлки алар ниндидер серне ачып салырга теләгәндәй миңа күз кысалардыр?

    Ботакларда яңа чәчәкләр бөреләнгән. Әмма күктә балыклар юк иде инде. Анда бары тик чикерткәләр өере-өере белән уйнап йөриләр. Араларыннан бер чикерткә кинәт чем-кара төстәге нәни песи баласына әверелде, әмма бу хәл минем игътибарымны үзенә җәлеп итәргә өлгермәде, чөнки миңа таныш аваз, таныш көй ишетелде:


    “Дилбегә, Дилбегә!

    Берәүләр берәүләрне

    Тиңләделәр тилегә, гә-гә-гә.

    Кукурузлар басуда

    Саргайганнардыр нигә ”...


    Бу каз малае җыруын “гә-гә-гә”сез җырласа, аның җыры тагын да матур булыр иде, дигән фикеремне уйлап та бетермәдем, Дилбегә каршымда пәйда да булды. Ул бик кәефсез иде.

    - Юлны кара песи кисеп үтсә, эшләр хөрти инде ул, шулаймы? - дидем, сүз башлар өчен, аның төксе йөзенә карап. Ә үземнең чем-кара төстәге нәни песи баласы турындагы уйларым баш мие буенча чикерткәләр сыман сикерешеп-йөгерешеп йөриләр иде.

    - Шулаен-шулай да, ләкин шулай ук түгел! - эндәште Дилбегә, сөртә-сөртә кулларын билендәге сөлгегә. - Юлны аркылы чыгучы кара мәчене күрергә тырышучыларның гына эшләре уңмый. Минем эшләремне уңышсызлыкка дучар итә алучы песи дөньяга тумаган әле.

    - Ә нигә кәефең юк соң? - дип сорадым, ә үземә чикерткәдән кара песи баласы барлыкка килүе янә искә төште.

    - Болай да тозы артык булган ашка тоз өстәмә әле! Күмеркүз белән килдек әле күзгә-сүз, тфү, сүзгә-сүз.

    - Кыска итеп әйткәндә, үпкәләштегезме әллә?

    - Алай әйткәч, кыска булып чыкмый ич. Бер-беребезне үпкәләмәдек-үбешмәдек лә, сүзгә-сүз килдек менә! Ул мине: “Әгәр син аңгыра булмасаң, үзеңне аңгыра икәнеңне аңлар идең!” - дип үтүкләде, тфү, үчекләде.

    - Шуннан ни?!

    - Шуннан шул! Тегеләй дә, болай да мин тиле булып чыгам ич!

    - Нәрсәдән бәхәс килеп чыкты соң?

    - Синең хакта әңгәмә кора идек. Мин әйтәм, балыклар суда йөзә алдыйлар, тфү, алмыйлар, дим. Алар һавада гына яши алалар, дим. Ә ул, безнең дөньядан башка дөньялар да бар, ди. Анда яшәү рәвеше башкача булырга мөмкин, ди. Миңа Ак бабай шулай сөйләгән иде, ди. Фәниснең әйтүе буенча, аларда балыклар суда яши, ди. Судан балыкларны кармаклар белән тотып алалар, ди.

    - Ә тозның монда ни катнашы бар?

    - Ничек инде катнашы булмасын?! Күмеркүз әйтә, тоз да ак төстә була, шикәр комы да ак төстә була, ди. Ләкин алар бер-берсеннән тәме буенча нык аерылалар ич, ди. Нишләп әле бар дөньялар да безнекенә охшаш булырга тиеш, ди. Ә мин моңар каршы, безнең дөнья – дөрес дөнья, дидем, башка дөньялар – дөрес дөньялар түгел алар, дидем, алар – хыялый дөньялар, дидем.

    - Шуннан киттемени дә инде вәсвәсәгез?

    - Юк, вәсвәсәләр... Вәсвәсәләр тартмада калды... Туктале, син каян белдең, без Күмеркүз белән бер тартма вәсвәсә тапканыбызны? Күмеркүз әйттеме әллә? Ни арада күрергә өлгердең әле син аны? - Бер-бер артлы сорау яудырды Дилбегә.

    Күмеркүзне очратмавымны әйттем һәм серле тартма турында җентенкләп сорашырга тотындым. Дилбегә юлда хуҗасыз яткан бер тартма табулары турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Тарма эченә вәсвәсәләр тутырылган булып чыкты. Вәсвәсәнең койрыгын кыссаң, ул үзендә тупланган мәгълүматларны әйтеп бирә икән, әйтерсең лә, алар тере магнитофоннар.

    – Без тапкан тартма монда якында гына, әйдә күрмәгәнеңне күрсәтәм, – ашыктырды Дилбегә.

    “Күрмәгәнне күрсәтү” башка нәрсәне аңлатканын Дилбегәгә ачып тормадым, дөресрәге, өлгермәс тә идем. Янә Дилбегә тизлеге белән йөгерү, янә чабыш. Бу тизлеккә ияләнә дә башладым шикелле, чөнки юлыбыз кырыендагы кайбер әйберләрне ачыграк шәйли дә башладым.

    – Дилбегә, әй Дилбегә! Ку-ку-ку..., – җөмләмне әйтеп бетерә алмыйча, чаптым мин.

    – Куам ич инде!

    – Ку-ку-ку...

    – Нәрсә, тагын кәләпүшеңе оныткан кебек берәр нәрсәңне онытылып калдырдыңмы әллә?

    – Юк ла! Артыбыздан ниндидер куак куып килә. Нәкъ елан шуышкан кебек.

    – Курыкма син аннан! Урынында тора ул агач, бездә агачларның ярты километр озынлыкта үсә торганнары бар [7]. Шундый агач яныннан узып барабыз ич.

    – Ку-ку-куркак түгел мин! – дигән сүзләрем елан-агачны узганнан соң ышанычлырак булып яңгырады.

    – Куармын-куармын...

    Менә без кечкенә генә алачык янына килеп җиттек. Алачык эчендә шәмәхә бәрхет белән капланган өстәл, өстәл өстендә сандыкка охшаган тартма тора иде. Дилбегә фокусчы хәрәкәтләрен хәтерләткән хәрәкәтләр ясап, тартманы ачып җибәрде, һәм тартмадан ак күсегә охшаган, җиз төсендәге җиде күзле, пружин сыман бөтерелгән койрыклы бер нәмәрсәне тартып чыгарды. Дилбегәнең кулына эләккәч, бу нәмәрсә кинәт төсен сыек яшелгә алыштырды, ә аннан соң куе зәңгәр төскә керде, бары тик күзләренең төсе генә үзгәрмәде. Бармак очлары белән вәсвәсәне сыпырырга мин дә җөрьәт иттем, кагылуыма җавап итеп вәсвәсә кызарып бүртенде, җиз күзләрен челт-мелт китереп кыскалады.

    – Күрәсеңме, вәсвәсә төсләрен үзгәртеп хисләрен белгертә ала, –аңлатып китте Дилбегә.

    Ләкин моның белән тамаша тәмамланмады. Бер вәсвәсәнең койрыгын кыскач, тегесе кемнеңдер тавышын кабатлады:

    - Беренче чиратта белзиһен агачын харап итәргә, тамырын корытырга кирәк. Белзиһен агачы корса, дәүләт таркалачак һәм мин, шул форсаттан файдаланып, идарәне үз кулыма алырмын. Сезне дә буш итмәм, министрларым булырсыз-сыз-з-з-з... Сыз моннан-оннан-оннан...

    Шушы сүзләрдән соң бу вәсвәсә көчен югалтып шиңеп төште, аның җиз күзләре гаҗиз күзләргә әверелде. Берәм-берәм башка вәсвәсәләрне дә “җибәреп” карадык. Унике вәсвәсәдән икесе генә сөйләрлек хәлдә иде. Башка вәсвәсәләрнең койрыкларын күпме генә боргаласаң да, алар тавыш-тын чыгармады.

    - Хәлсезләнеп беткән вәсвәсәләрне дәваламыйча бернинди яңалык белеп булмас. Моның өчен кимендә дүрт ай вакыт кирәк булачак, - уфтанды Дилбегә, вәсвәсәләрнең тәннәрен табибларча капшап.

    Шул арада мин Дилбегәгә:

    - Икмәк пешерүчеләрнең вәсвәсәләреме әллә болар? Нигә алар он турында сөйлиләр? Икмәк пешерүчеләр забастовка ясаганнармы әллә? Оннан беләзеккә нәрсә сызарга кирәк? - дигән сорауларымны яудырдым.

    Дилбегә бу сорауларымны һич аңламады кебек, чөнки ул башка нәрсәләр турында сөйләнергә тотынды:

    - Бу вәсвәсәләр Буш Биш Баш партиясенең вәсвәсәләре булса кирәк, - диде борчылу тавыш белән Дилбегә. - Әллә нинди мәкерле уй-фикерләре бардыр шул юньсез буш башларның... Вәсвәсәләр яхшы хәбәрләр белән тутырылган булса, күккә таба шарлар сыман ыргылып торыр иде, ә боларның эченә, әйтерсең лә, тимер тутырганнар, койрыклар очыннан тотсаң гер кебек эленеп торалар. И, мескеннәр...

    - Хуҗалары кем икәнен тавышыннан танып булмыймыни?

    - Юк шул! Вәсвәсәләр бары тик авазларны гына хәтерендә саклый алалар, ә кешеләргә хас булган тавышның яңгырашын үз эченә ала алмыйлар. Алар информацияне саклый алсалар да, хәбәрләргә бәйле хисләрне үзләштерә алмый. Дөресрәге, алар хисләрне төсләр белән генә белгертәләр. Минем төсмерләвем буенча, буш башлар белзиһен агачына кул күтәрмәкче булалар...

    - Нинди агач соң ул белзиһен агачы? - түземсезлек белән бүлдердем мин аны. Мәсьәләнең асылына тизрәк төшенәсем килә иде. Бу соравыма каршы Дилбегәнең уч төбенә елышып йокымсырап яткан вәсвәвә салават күпере төсләре белән уйнаклап алды.

    - Ул агач – белем һәм зиһен агачы. Агачның чәчәкләре зиһен өсти, җимешләре белем бирә. Ел саен мәктәпләрдә беренче сентябрь көнне беренче сыйныфка килүче нәни балаларга белзиһен чәчәкләренең орлыкларын өләшәләр. Балалар ул орлыклардан шытып чыккан чәчәкләрне кадерләп үстерергә тиеш. Чәчәкләргә су сипмиләр, ә хәрефләр сибәләр. Шул очракта гына, балалар инде өлкән сыйныфларда укыган чорда, чәчәкләрдән белемнең татлы җимешләре шытып чыга башлый.

    - Алай булгач, белзиһен агачыннан теләсә кем чәчәкләрен өзә ала ич!

    - Юк, агачны сакчылар уяусыз, тфү, аяусыз нык саклыйлар. Элегрәк чәчәкләрне комсызланып өрүчеләр, тфү, өзүчеләр күп иде. Миңа тиешле булган чәчәкне Күсе Башлы Ябалак исемле бер азгын малай урлап ашаган. Чәчәкләрен күпләп-күпләп өзә башлагач, агач корый башлады. Шуннан соң агачны сакларга сакчылар куйдылар. Белзиһен агачының чәчәге үз вакытында миңа эләкмәгәнгә күрә, кайбер чакта тотлыгам да инде, кайбер чакта сүзләремдәге хәрефләр бутала. Соңрак, Ак бабай белзиһен агачы чәчәкләреннән төнәтмә ясап, дәвалап та карады үземне, ләкин төнәтмәләр булышмады. Ак бабай әйтүе буенча, әгәр киләчәктә миңа белзиһен агачын коткарырга насыйп булса гына мин бу авыруымнан арына алам... Ә хәзер мине бары тик көтүче итеп кенә эшкә алалар.

    – Ничәмә-ничә тапкыр очрашып та, синең көтү көткәнеңне күрмәдем. Бернинди дә көтү юк ич монда. Чыбыркың да юк синең үзеңдә.

    – Ә күбәләкләр! Күбәләкләрне куар өчен чыбыркы кирәкмени?

    – Күбәләкләрне күрдем. Чыннан да алар көтү белән йөриләр, ләкин ни файда бар ул күбәләкләрдән?

    – Ничек инде файдасы булмасын? Күбәләкләр җеп эрлиләр. Ул җепләрне җыеп, тукымалар тукыйбыз, киемнәр тегәбез. Күбәләкләр булмаса, халык ялангач йөрер иде, – зур канәгатьлек белән аңлатып китте Дилбегә. – Менә шул көтүне көтүне йөкләделәр дә инде миңа.

    – Әмма ләкин күбәләкләр бер көн генә яши ич.

    – Бер көн генә яшәсә соң?! Шул җитә! Ә икенче көнне алар сыерларга әверелер, сөтен саварбыз. Аннан соң алар тавык булырлар, йомырка салырлар...

    – Ә һәрвакыт сыерлар гына булып торуларын тәэмин итеп булмыймыни? – дидем мин, ә үзем җәйләүләрдә яшел чирәм утлап йөрүче сыер көтүен күз алдына китердем.

    – Булуын була, ләкин табигать законнарын бозарга ярамый. Табигать законнарын бозсаң, бар дөнья җимерелергә мөмкин. Бу инде экологик һәлакәткә китерә!

    – Ә менә кара мәчеләрдән ни файда? – искә төшердем чикерткәдән барлыкка килгән кара песи баласын.

    – Ничек инде ни файда?! Ә күселәрне, тычканнарны кем тотар?

    – Әгәр көтүең тычканнарга әверелсә, нишләргә кирәк?

    – Тычканнарның да файдасы күп. Мәсәлән, алар төрле калдыкларны эшкәртәләр, аларны җимереп, тфү, кимереп ваклыйлар һәм җиребезне чүп-чардан арындыралар. Монысы, беренчедән. Ә икенчедән, песиләрдән кычытканнар, тфү, тычканнар барлыкка килми, чөнки бу очракта песиләр тычканнарны тота башлыйлар һәм табигатьнең тигезләнеш законы бозылачак. Нәтиҗәдә көтүдәге хайваннар юкка чыгарлар иде. Гадәттә, песиләр керпеләрдән барлыкка килә. Шулай итеп үзе керпе – узе песи булган керпесиләр дөньяга туа. Ә песиләрдән чебиләр ярала, үзе мәче – узе чеби булган мәчебиләр ясала. – аңлатып китте Дилбегә һәм җырлап та җибәрде:


    “Дилбегә, Дилбегә

    Белмәгәннәрне белә!

    Әйтеп бирер, ни өчен

    Кара песи, гә-гә-гә,

    Әверелде чебигә”...


    Бу юлы нигәдер Дилбегәнең “гә-гә-гә”се һич тә күңелемне тырнамады. Киресенчә, аның “гә-гә-гә”се бик урынлы булып тоелды. Ләкин күңелемне, үткен тырнакларын баш миенә батырып, мондый бер борчулы фикер тырный иде:

    – Әгәр көтүеңнән кешеләр, әйтик, төлкеләрдән төлкешеләр барлыкка килсә, нишләрсең? Карале! Ә без үзебез хәзер тычканнарга әверелмәбезме? – тәнемне ашык-пошык капшарга тотындым, чөнки тычканга әверелгәнмен кебек тоелды. Күктә кара мәчеләр очып йөрсен дә, тычканга әверелсәң, ничек шүрләмәскә ди! Күз ачып йомганчы..., юк, куркуыңнан күз йомып ачканчы ризык итәрләр.

    Хайваннар кешегә, ә кешеләр хайванга әверелә алмыйлар, – башта тынычландырды, ә аннары пошаманга салды Дилбегә. – Ә менә кайбер кешеләр, мәсәлән син, коточканга әверелә мөмкин.

    – Нинди хайван соң ул коточкан исемле хайван?

    – Коточкан – хайван түгел, ә синең кебек куркак, коты очкан кеше, – дип мыскыллы елмайды Дилбегә һәм шаярып кабыргам астына җиңелчә төртеп куйды. – Куркуыңнан чыраең нәкъ тәкә, тфү, нәкъ тәвә йомыркасы кебек ап-ак төскә кергән ич.

    – Ә безнең күршедә яшәүче Сара апа, ире исереп кайтса, аны “Хайванга әверелгәнсең!” дип тирги, – шаярырга тырыштым мин дә. Әмма Дилбегә берни аңламыйча, аптырап күзләремә карап, тораташ булып катып калды. Шуннан соң гына төшендем: ничек инде Дилбегә аңлый алсын ди минем әйткәннәремне, каян белсен ди ул Сара апаны, каян белсен ди ул “исерек” сүзен, каян күз алдына китерә алсын ди ул кешенең хайванга әверелүне нәрсә икәнен? Үзе үк әйтеп тора ич, мөмкин түгел ди. Шуңа күрә икенче соравымны үлчәбрәк бирдем:

    – Нигә кешеләр хайваннарга әверелә алмый соң?

    – Хикмәт менә нәрсәдә, кешеләргә антигравитацион булу сыйфаты хас түгел. Күкләрдә очып йөрү өчен хайваннар кебек самими булырга кирәк, ә кешеләр самими була алмыйдыр. Шуңа күрә дә инде кешеләр һавага очкычларсыз күтәрелә алмыйлар...

    – Ә күктә кем очып йөри соң алайса? – имән бармак белән төртеп күрсәттем мин һавадагы сарыкка ябышып очып баручы бер адәмгә.

    – Кайда-кайда? – күзләрен чекерәйтеп югарыга карады Дилбегә.

    – Әнә ич, әнә!..

    Дилбегә җавабын әйтергә өлгермәде, чөнки бу вакытта Күмеркүз килеп җитте:

    - Пәрәмәч, Фәнис тә монда икән! Егетләр, хәлләрегез ничек?

    - Уртачасы яхшы, - дидем. Билгеле сәбәпләр аркасында Дилбегә дәшми калды.

    - Ул ничек була инде? - Күмеркүзнең күзләрендә миңа элеккеге очрашудан истә калган кызыксыну чаткылары чагылды.

    - Бу болай була! Әгәр барлык уңай якларны һәм тискәре якларны кушып урталай бүлсәң, уртачасы чыга.

    Күмеркүз җавабымнан тиешенчә бәяләде булса кирәк, ул бераз уйланып торды. Шул арада карашымны янә күккә ташладым, ләкин сарыкка ябышып очып баручы, ерагаеп, күренер-күренмәслек бер ноктага әверелгән иде инде.

    Дилбегәнең түземлеге озакка җитмәде, шул тынлык белән файдаланып, ул:

    - Нишләп Фәнис пәрәмәч булсын, ди? Аны да үпкәләтә күрмә тагын, - диде.

    Күмеркүз эшнең нидә икәнен тиз төшенеп алды. Ул:

    - Дилбегәкәй! Миңа үпкәләдеңме әллә? Шулай үпкәләүчән булып Төтенбашка әверелмәсәң ярый инде, - дип, Дилбегәнең битеннән пәп итеп тә алды.

    Егет кешегә күп кирәкмени - нурлы караш, җылы сүз! Дилбегәнең авызы колакка кадәр ерылды. Хәтта колаклары да елмайды кебек:

    - Юк ла! Үпкәләүчән түгел мин.

    - Ә нишләүчән?

    - Эшчән...

    Әмма шул ук мәлне Дилбегәнең йөзеннән елмаю юкка чыкты, битенә ачу чаткылары чәчрәде. Мондый хәлгә Күмеркүз генә түгел, хәтта мин дә куркып калдым. Төтенбашның кем булуын ачыкларга теләвемә бәйле соравым телем очында эленеп калды. Ул сорау һаман да әле тел очында эленеп тора сыман. Вакытында җавап алынмаган сораулар тел очында эленеп кала икән шул!.. Дилбегәнең күз карашы төшкән якка борылдык. Анда бер бәндә кызу адымнар белән артка таба чигенә-чигенә бара иде. Төгәлрәк әйткәндә, бу бәндә артка таба йөгерә иде.

    - Әнә Олтан, моннан китеп, монда килә. Фу-у-у!.. - пышылдады Дилбегә, борын очын ике бармагы белән кысып. Олтан килә торган яктан салмак искән җил ниндидер бер җирәнгеч ис китерде.


    Сәер рәис


    ...Олтан һәрвакыт артка таба чигенеп йөри иде.

    Бервакыт белзиһен агачының баш сакчысы Шапалаков аннан:

    - Ник алай артка атлап йөрисең? - дип кызыксынып сораган иде.

    - Вакытны кире якка сүтәм, әлбәттә, шулай итеп яшәреп китмәкче булам, әлбәттә, - дип төче генә җавап бирде тегесе, “әлбәттә” сүзен кабатлый-кабатлый. Бу сүз үзен башкалардан акыллырак итеп тоярга мөмкинлек бирә иде Олтанга.

    - Ләкин кыслалар да артка таба чигенеп йөриләр, һич яшәрмиләр.

    Дәлил әллә ни тәэсир итмәде, һәм Олтан үз юлыннан чигенә-чигенә баруын дәвам итте. Аның яшәрәсе түгел, ә озак яшисе килә иде. Артка таба йөргән кеше озак яши, имеш. Ни өчен озак яшисе килүен ул беркемгә дә әйтмичә, зур сер итеп саклый иде.

    Юлында яткан әйберләргә ничәмә-ничә тапкыр абынып, башына “мөгезләр” чыгарып та, ничәмә-ничә тапкыр салкын сулы, сазлыклы күлгә егылып төшүләр дә аның карашын үзгәртә алмады. Абынып егылып былчыракка сузылып яткан саен борчылудан гомере тагын да кыскара төшүен аңламый иде инде ул.

    Шулай артка таба атлап йөри-йөри Олтан башка кешеләрне дә күрмәскә ияләнде. Ахыргы чиктә ул киләчәкне дә абайлый алмый торган затка әверелде.

    Шуларга өстәмә буларак, Олтан үзен олы түрә дип исәпли иде, имеш, аның исеменә үк “олы” сүзе салынган. Минем исемем “Олы таң” сүзләреннән ясалган, дип мактанырга ярата иде ул. Бу Олтанның холкына тәккәберлек өстәде. Һәркем үзен башкалардан акыллырак, камилрәк хис итәргә ярата шул. “Әлбәттә” сүзен еш кабатлавы да шуннан килә иде Олтанның. Аның тагын да олырак дәрәҗәгә күтәреләсе, дәүләт белән идарә итәсе, Төн иле солтаны буласы килә иде. Шул максаттан чыгып, узган ел Олтан “Биш Буш Баш” партиясен оештырды. Имеш, киләчәктә партия исеменнән ил белән җитәкчелек итәргә аңа тәкъдим итәчәкләр.

    Беренче утырышта Олтан үзенә дүрт ярдәмче сайлады. Шушы дүрт зат Төн илендә тискәре яклары белән билгеле Бишфикер, Куштамак, химик матдәләр җитештерү өлкәсендә билгеле булган магнат Төтенбаш һәм атаклы мафиози Күсе Башлы Ябалак булып чыкты. Партиянең исеме дә әлеге ярдәмчеләр исемнәрен болгатканнан соң барлыкка килде дә инде. Шул ук утырышта партиянең герб тамгасы һәм байрагы кабул ителде. Тамганы, партиянең исеменә бәйләп, “Б” хәрефләрен төрлечә урнаштырып ясарга карар кылдылар. Иң гаугалы бәхәс хәрефләр саны буенча купты. Төтенбашның тәкъдиме буенча хәрефләр саны өч булырга тиеш иде, чөнки партиянең исемендә өч “Б” хәрефе салынган. Бишфикер гербка биш хәрефне кертәсе килде, имеш, җитәкчелеккә биш кеше сайланган. Бу очракта Бишфикер бишле санын үзенең һәрвакыт биш төрле фикер әйтүе белән бәйле булуын әйтмичә калды.

    Биш сәгать бәхәсләшкәннән соң урталыкка омтылучы Куштамакның тәкъдиме узды һәм герб башлары белән дүрт якка юнәлтелгән дүрт “Б” хәрефеннән оештырылды.

    Байрак, киресенчә, бәхәс тудырмады. Аны кызыл квадрат рәвешендә күрделәр. Квадрат уртасын ак түгәрәк биләде, һәм шул түгәрәк эченә герб сурәте урнаштырылды. Дөресрәге, Бишфикернең байракка карата әйтелгән биш фикере дә тулаем кабул ителде: флаг квадрат булырга тиеш, төсе кызыл булырга тиеш, уртасында ак тап булырга тиеш, шул тап түгәрәк булырга тиеш һәм флагның үзәгендә герб торырга тиеш.

    Утырыш тәмаланганнан соң беркетмә төзелде. Аның өземтәсендә түбәндәге карарлар расланган иде:


    “Биш Буш Баш” Берлегенең Беренче Беркетмәсе

    1.Берлекнең Байрагын Булдырырга.

    2.Берлекнең Беләмәне Буларак Бишфикерне Билгеләргә.

    3.Башкаладан Бирелгән Боерыкларга Буйсынмаска.

    4.Булганнарны Болгатып Борынгы Бабайларыбызның Батырлыгын Былчыракка Батырырга.

    5.Болар Белән Беррәттән Бәйләр Бәйләүне Бозырга.

    Берлекнең Беләмәне Бишфикер.




    Беркетмәдә башка матдәләр дә бар иде. Мәсәлән, сәер тоелган бер матдә болай язылган иде: “Барлык Биналарны Бертөсле Буяу Белән Буярга”. Бу тәкъдимне Кусе Башлы Ябалак кертте. Аның фикере буенча, әгәр биналарны бертөрле итеп төзеп, бертөсле буяуга буясаң, кешеләрнең фантазиясен, хыяллану сәләтен юк итеп, рухын изеп була, һәм кешеләр чыгырыннан чыгып бер-берсе белән әрләшеп, орышып, сугышып ятачаклар.




    Керпеләр яңгыры



    Партиясен оештырган вакытта, Олтан партиясенә иң беренчеләрдән итеп уналты химик заводның хуҗасы Төтенбашны өнди алды. Олтанга моны эшләве бик җиңел булды, чөнки ул Төтенбашның үпкәләүчән, үч саклаучан булуы белән файдаланды.

    Ә эш болай тора иде. Бервакытны, күк киңлекләрендә кояш нурлары белән тукланып йөрүче керпеләр көтүе, Төтенбашның бер химик заводының агулы төтене эченә эләгә. Керпеләр хушларыннан язып, антигравитацион сәләтен югалталар һәм җир өстенә коела башлыйлар. Нәтиҗәдә бик күп кеше яралана, бик күп керпеләр һәлак була.

    – Шөкер, – диде халык, – әле ярый агулы кара еланнар яумады.

    Әмма “шөкер” дип әйтү генә җитми икән, икенче көнне күрше салада яңгыр булып кара еланнар күктән коелдылар. Табигать зыянлы матдәләр белән шаяруны яратмый шул. Әле ярый еланнар хушларыннан язган килеш яудылар, югыйсә кешеләрне чагып бик зур бәла-каза китерерләр иде.

    Керпеләр яңгыры яуган юллардан, аланнардан беркем дә атналар буе үтә алмады, чөнки алар керпеләр инәләре белән капланган иде. Дәүләт күләмендә гадәттән тыш чаралар күрергә туры килде. Җир өстен махсус, керпе инәләрен җыя ала торган машиналар ярдәмендә генә чистарттылар, ә Төтенбашка зур штраф түләттеләр.

    Штраф түләткәннәре өчен Төтенбашның җен ачуы чыкты. Гаепле булса да, гаеплеләр үзләрен гаепсез дип күрергә тырышалар шул. Алай гына да түгел, гаеплеләр үзләренең гаебен башкалар өстенә аударалар. Төтенбашның фикере буенча, штраф салган өчен илбашы гаепле булып чыкты. Аның үч аласы килде.


    Менә нигә Төтенбаш “Биш Буш Баш” партиясенә язылды да инде.


    Олтан үз партиясенә керергә күренекле галимне – Сарыкаенны да өндәргә булды. Моның өчен ул иң кыска юл сайлады. Профессор Сарыкаен Төтенбашның сеңлесе Сөремкәйгә өйләнгәнен белә иде Олтан. Олтан Төтенбашка, Төтенбаш Сөремкәйгә, Сөремкәй Сарыкаенга “Биш Буш Баш” партиясенә керү зарурлыгын җиткерде. Ләкин Сарыкаен: “Саруымны кайнатмагыз! Минем, әйе, минем башым буш түгел! Мин, әйе, мин башсызлар партиясенә язылудан баш тартам,” – дип риза булмавын белгертте. Сарыкаенның җавабын ишетүгә, Сөремкәйнең күзләре әйләнә буенча әйләнә башлады. Моңа каршы Сарыкаен берни дәшмәде, ул хатынының дулкынланган вакытында зыр бөтерелгән күзләренә күнеккән иде инде.

    Ярдәмчеләренә таянып, Олтан ай саен үзенең рәислеге астында партиянең утырышларын уздыра башлады. Беренче чорда бу утырышларда хакимиятьне сүгү белән генә чикләнәләр иде.

    Әмма ләкин Олтанның вакыйгаларны тизләтәсе килде. Аның түземлеге җитми башлады, ничек тә тизрәк солтан булу максаты аның күңелен җилкендерә иде, күзләрен томалый иде.

    Партиянең соңгы утырышында Олтан:

    - Черек Бәрәңге Борын, булдыксыз солтан! Тәхеткә утыргач, мин, әлбәттә, синең борыныңнан кәлҗемә ясыйм әле, әлбәттә, - дип тиргәргә тотынды ил башлыгын. - Уңайсыз указ чыгарган, юньсез!

    - Каз йолкыйм дип күз чыгарган, дисеңме? - дип төгәлләргә тырышты Төтенбаш.

    - Каз түгел, ә каш! Әлбәттә, каш та түгел, каз да түгел, ә указ! - дип төзәтте аны Олтан.

    - Солтан чыгарган указ уңайсыз була аламыни? - дип сорап куйды Куштамак. Аның урталыкны саклыйсы килде, берьюлы солтанга да, Олтанга да яраклашасы килде. Шуны истә тотып, ул сөйләгән сүзләрен, әйткән җөмләләрен, биргән сорауларын бик үлчәп кенә төзи иде.

    Кемнеңдер раславы буенча, Куштамакның ике йөзе бар икән. Ике йөзе булгач, димәк, ике авызы да бар, ике борыны, дүрт күзе дә бар. Шулай да исеме Куштамак булгач, димәк, тамаклары куш. Ләкин бите икәү булса да, колаклары нигәдер ике генә. Кыска гына әйткәндә, шул Куштамак икейөзле иде. Менә кем абынмыйча-сөртенмичә артка таба йөри алыр иде. Әмма моңарчы аның икенче йөзен әле беркемнең дә күргәне юк. Алай да, Төн иле тарихы музее җитәкчесе Музия ханым раславы буенча, ул Куштамакның берьюлы ике сигарет тартып барганын күргән. Куштамакның чәчләре арасыннан өере белән төтен чыгып баруын Музия ханым бик гаҗәпсенеп күзәткән. Әмма кешелер Куштамакка бәйле бу мәгълүматны барыбер чын итеп кабул итмәделәр. Бары тик Куштамакның икейөзлелеген генә күрделәр. Мөмкинлек бирсәң, ул хәтта өч хуҗага да яраклашып, өчйөзле дә була алыр иде. Куштанлану һөнәре булса, бу һөнәрдә Куштамак иң остасы булыр иде. Юкка гына Олтан да әллә ялгышып, әллә хаклы рәвештә аңар Куштанмак дип дәшә иде:

    - Син, Буштамак, әлбәттә, Куштанмак, беләсең ич, указларның беркайчан да уңайлылары юк. Моны, әлбәттә, алдагы утырышларыбызның вәсвәсәләргә теркәлгән язмалары дәлилли. Менә солтанның соңгы указында да белзиһен агачын ишәйтеп яңаларын үстерергә зарурлыгы әйтелгән. Мин солтанга: “Сабыр итик, әлбәттә, илебездә зиһенлеләр саны чамадан тыш артып китүе бар. Бу киләчәктә көтелмәгән зыянлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, әлбәттә,” - дигән идем, ә аның җавабы кыска: “Юк!” - дип кырт кисте.

    - Нәрсәсен кыскан? Нәрсәсен корт кискән? - колакларын торгызды Төтенбаш.

    Төтенбаш мистикага бәйле төрле фактлар җыя иде. Шуңа күрә аны фаҗигалы вакыйгалар кызыксындыра, соравы да тиктомалдан түгел иде. Халык әйтүе буенча, Төтенбаш егерме җиде томнан торган фаҗигалар белешмәлеген язган икән, әмма керпеләр яңгыры турында ул белешмәлектә ләм-мим дә әйтелмәгән, еланнар явымы да искә алынмаган.

    - Бер әйберен кысмаган ла, кисмәгән дә, әлбәттә, җавабы кыска, дим, - сүрелергә мәҗбүр итте аны Олтан. - Билгеле булганча, белзиһен агачында зиһен чәчәкләре ата, акыл орлыклары үрчи, белем җимешләре үсә. Безгә Төн иленең иң йомшак ягына сугарга кирәк, әлбәттә, белзиһен агачын корытырга, юк итәргә кирәк. Әлбәттә, нәрсәдер эшләргә кирәк. Бернәрсә дә эшләмәсәң, әлбәттә, бернәрсә дә эшләнелми! Сезнең нинди тәкъдимнәрегез бар?

    - Тамырына аш тозы сибәргә кирәк!.. Машина мае салырга кирәк!.. Төбендә учак ягарга кирәк!.. Агачка корткычлар җибәрергә кирәк!.. - дип тезеп китте Бишфикер.

    Бишфикернең чыннан да фикерерләре чиктән тыш ташып тора иде. Ул һәр вакыйгага карата биш фикерен әйтеп салыр иде – өчне дә түгел, җидене дә түгел, унны да түгел, ә төгәл бишне. Аның тәкъдимнәренең тагын бер үзенчәлеге бар иде – алар һәрвакыт тискәрелеккә юнәлтелгән булыр: җимерергә, пычратырга, кимсетергә... Менә шундый кешеләр йортларның стеналарына шакшы сүзләр язалар да инде, сүгенәләр, коймаларны ватып сындыралар, тәрәзәләрне ваталар, кошларның ояларын туздыралар, җәнлекләрне үтерәләр һәм... атом-төш коралларын уйлап чыгаралар.

    Бу юлы Бишфикер бишенче фикерен әйтергә өлгермәде, Күсе Башлы Ябалак атылып торып басты:

    - Белзиһен агачы янына сакчылар беркемне дә кертмәячәкләр, нинди ул учаклар ягу! Белзиһен агачын ничек тә булса телхихи агачына әверелдерергә иде. Телхихи орлыкларын балаларга өләшерләр, һәм балалар белем алу, зиһен туплау мәшәкатьләрен онытырлар. Тел белән лыгырдап, ихахай-михахай килеп, хихылдап кына йөрерләр.

    - Бик тә кызык идея бу, әлбәттә! – Олтан хәтта алды белән җыелыштагыларга таба борылды. – Әмма моны ничек эшләп булыр икән? Капитан Шапалакоф-ф-ф отряды көн-төн агач янында сакта тора ич.

    - Моның өчен, җир астыннан туннель казып килеп, белзиһен агачының тамырларына, Бишфикер дус әйтүенчә, машина мае түгел, ә хихин мае сыларга тәкъдим итәм. Хихин белзиһен агачының тамырларын кытыклый башлар, һәм белзиһен агачы телхихи агачына әверелер.

    Барысы да аны хупладылар. Күсе Башлы Ябалак бу эшне үз өстенә алуын да әйткәч, залда көчле алкышлар яңгырады: “Афәрин! Кукмарин! Хуплавин! Яшәсен хихин! Яшәсен, хи-хи-химия!”

    Хихинның күп күләмдә кирәк булуына бигрәк тә Төтенбаш куанды. Керпеләр яңгырыннан соң аның химия заводлары эшсез тора иде. Тыштан күрсәтмәсә дә, ул эчтән генә симез кулларын бер-берсенә уды: “Акча була! Акча була! Акча була!..” Аның җанын акча корты ашап бетергән иде инде.

    - Күсе Башлы Ябалак сүземне бүлдерде, идеяны телемнән үк тартып алды. Нәкъ менә шушы уй минем дә башка килеп төшкән иде, – дип, пеләш башын чәпәли-чәпәли, көнләшүен белдерде Бишфикер. Партиянең флагының рәвешен уйлап тапканнан соң фикерләр тудыру беренчелеген беркемгә дә бирәсе килми иде аның.

    - Нәрсә килеп төште башыңа? Мием агып чыкты, дисеңме? – тәгаен җанланды Төтенбаш. – Башыңның сөяге чатнагандыр. Йә, сөйлә әле, сөйлә!

    Моңар каршы Бишфикер кулын гына болгады. Үзен күренекле итеп бик күрәсе килсә дә, аның Төтенбаш коллекциясенә һич тә эләгәсе килми иде.

    ...Киңәшмәдәге чыгышлар вәсвәсәләргә теркәлеп барды. Соңгы алкышлар шулкадәр көчле һәм дәвамлы булды ки, хәтта бер вәсвәсә хәлсезләнеп егылды.

    Шуңардан тыш аеруча яшерен беркетмәгә партия җиңгән очракта үткәреләсе чаралар теркәлде. Беркетмәнең сөземтәсендә мондый карарлар язылган иде:


    “Биш Буш Баш” Берлегенең Бишенче Беркетмәсе

    1.Быелдан Бирле Балаларга Белем Бирүне Бетерергә.

    2.Белзиһеннең Бөреләрен Бөрештерергә.

    3.Булачак Буыннардан Бурлар Булдырырга.

    4.Буйсынмаганнарны Богау Белән Богауларга.

    5.Байларны Баетырга, Башкаларны Бөлгенлеккә Батырырга.

    Берлекнең Беләмәне Бишфикер.


    Киңәшмәдән соң вәсвәсәләрне тартмага тутырдылар һәм Күсе Башлы Ябалак машинасының багаж бүлегенә чыгарып салдылар...

    Ә менә бүген Күсе Башлы Ябалак шул тартма машинадан каядыр төшеп калуын Олтанга хәбәр итте. Олтан тәмам куркуга төште: әгәр берәрсе вәсвәсәләрне алданрак тапса, эш хөрти! Бу инде баш бәласы. Планнар ачылса, җәзасын көт тә тор! Олтан Күсе Башлы Ябалакны эчтән генә: “Имгәк, әлбәттә!” - дип сүкте, ләкин телдән бары тик Күсе Башлы Ябалакка югалган тартманы кичекмәстән табарга кушты һәм: “Әлбәттә, эшләрне тизләтергә кирәк... Әлбәттә, мин солтан булырмын!.. Әлбәттә, мин солтан булгач, бар нәрсәне дә, хәтта Төн иленең чик баганаларын сатармын!.. Әлбәттә, мин, Төн илен сатып, Күсе Башлы Ябалактан биш мәртәбә артык байлык җыярмын!..” - дип үз алдында мыгырданып, шәһәр үзәгенә таба юл тотты. Шулай мавыгып уйлана-уйлана барганда, ул өч-дүрт тапкыр абынып егылды. Нәтиҗәдә Олтанның аркасы ниндидер хайван калдырган тизәккә буялып бетте, әмма Олтан моны сизмәде. Ул бары тик сасы ис килгән җир яныннан тизрәк үтеп китәргә тырышты, адымнарын тизләтте. Аның күңелле уйлары җилгә очты. Сасы ис килгән җир нигәдер бик озын булып тоелды аңар. Ләкин ул түзде, чөнки бу урынны кайчандыр узып чыгачагына һәм Күсе Башлы Ябалактан биш мәртәбә артык байлык җыячагына ышана иде. Шушы мизгелләрдә Дилбегәнең очлы күзләре Олтанны күреп алдылар да инде...

    * * *

    Фу-у-у! Тәмсез бер ис минем борынга килеп бәрде, һәм кинәт кенә бар нәрсә дә юкка чыкты. Күзләремне ачсам, газ плитәсендәге табадагы балыктан куе зәңгәр төтен бөркелеп чыгуын күреп алдым һәм газны сүндерергә ыргылдым... Хыяллана-хыяллана, инештән ничек кайтканымны, балыкны ничек чистартканымны, табага ничек кыздырырга куйганымны да сизми калганмын.

    Табага су салдым. Таба чыжылдады: чыш-пыш-буш-баш-биш-ш-ш-ш...

    Бүлмәне җилләтү өчен тәрәзәне ачтым. Мине һәм тышкы дөньяны аерып торучы пыяла чик юкка чыкты. Әнә кызу-кызу адымнар белән урам буйлап бер абзый бара. Абзый артыннан арык гәүдәле эт чаба. Нигәдер: “Эте бик ябык!” - дип уйлап куйдым. Абзыйның да, этнең дә үз эшләре, үз мәшәкатьләре, ә минем үз кайгым. Әрәм булды балыгым... Кәләпүшем дә каядыр югалды...

    Бәлки кәләпүшем Төн илендә калгандыр, ә? Чыннан да бар микән соң ул һаваларында хайваннары болыт-болыт булып очып йөрүче Төн иле? Хыяллана-хыяллана хыялый да булып китүең бар, артыгын хыялыйланып йөрсән, роботка әйләнүең бар дип әйтер берәүләр. Болай да тормыш мәшәкатьләре баса, кая инде хыялланнып йөрергә, дип хуҗасы артыннан өлгерә алмаган ябык эт сыман шыңшыр икенчеләр. Хыял дулкыннары көнкүреш ташларына бәрелеп челпәрәмә килеп торырлар, анысы. Хикмәт шунда ки, пычрак суда чагылган йолдызларны күргәч, суның пычрак булуы онытыла, ләбаса. Хыяллана белергә генә түгел, ә хыялланнырга курыкмаска да кирәк икән шул.

    Ә бит ашыйсы килә!.. Әнием дә өйдә юк, ичмаса... Коймак пешерер иде ул! Бәрәңге әрчергә утырдым... Уйларым тагын Төн иленә алып чыкты... Әйтерсең лә, Төн иленә стена аша үтеп кердем... Бардыр, егетләр, бу ил, бардыр! Янәшәдәге стена аша гына урнашкандыр ул ил. Шул стена аша үтеп чыга алучылар өчен генә алтын капкаларын ачадыр ул ил. Бәлки шул капканың ачкычы миңа гына бирелгәндер... Өч йөз унөч, өч йөз ундүрт!..


    Профессор Сарыкаенның фаҗигасы


    ...Кәләпүшем табылмады, кәләпүш югалган аланда чирәм келәменә утырып хыялдаш дусларым белән әңгәмә корабыз:

    – Эх, хәзер стеналар аша узып йөри алсаң иде, – дип көрсенеп куйдым мин.

    – Нишләр идең? – дип сорады Дилбегә.

    – Берәр кызыгын табар идем әле, – сорауга җавабым әзер түгел икәнен шәйләдем мин. Дөресрәге, монысына хыял байлыгы җитмәде.

    – Ә мин сиңа профессор Сарыкаен турында сөйләмәдеммени? – аптырады Дилбегә.

    – Ул сарыклар канын эчүче вампир, – дип кушылды Күмеркүз. – Юк-юк, ялгыштым, ул сарыклар канын өйрәнүче бер галим. Юк-юк, ул ниндидер кан авыруын ачкан табиб. Әйе-әйе, сары авыруын өйрәнүче ул. Исеме дә әллә “сарык каны”, әллә “сары кан” сүзләреннән ясалган.

    – Кырык тапкыр ялгыштың шул менә, – каршы төште Дилбегә. – Профессор Сарыкаен стеналар аша үтә алу мөмкинлеге бирә торган дару уйлап тапкан галим. Стена аша саркып чыга алган ул, менә каян килеп чыккан аның кушаматы. Беләсең килсә, үзенең качышы, тфү, ачышы өчен ул хәтта Казанабел премиясе алырга дип хыялланган.

    – Галимнәр дә хыяллана аламыни? Кайда икән соң хәзер ул профессор? – кызыксынуым артыгы белән чүпрә салынган камыр сыман кабара башлады. – Бирмәс микән ул миңа теге даруын?!

    – Галимнәр иң хыялый шешәләр, тфү, кешеләр дә инде алар. Кызганычка, син аннан дару түгел, сарык йонының бер бөртеген дә сорап ала алмыйсың, чөнки юкка чыкты шул ул, – як-ягына каранып, бөек серне ачкандай, пышылдады Дилбегә. – Беркем дә белми аны кайда икәнен. Хәтта Ак бабай да белми, имеш.

    – Ничек инде шундый күренекле галим, профессор кеше тиктомалдан югалсын ди?! Бу бит керпеләр яңгыры вакыйгасына тиң дәүләт күләмендәге гадәттән тыш хәл! Беркем дә эзләп карамадымыни аны?

    – Гел орден-медальләр артыннан куып йөри иде шул ул. Бик мактанырга яратканга күрә җир йоткан, диләр аны. Хәбәрчеләргә озын-озын интервьюлар бирә иде профессорыбыз.

    – Әбиеңә сөйлә моны, һич ышанмыйм! Ялганчыны җир йотар йотуын. Ә менә мактанчык булганга күрә генә кешене җир йотмый, киресенчә мактанчыклар үзләрен күктә итеп сизәләр, борыннарын баганадан биегрәк чөеп йөриләр, – юрамал итеп Дилбегәнең күңелен кыздырырга тотындым.

    – Ярый инде, дөресен әйтим. Имеш, профессор каты җисемнәр аша үтү мөмкинлеген исбатлар өчен даруын үзе эчкән, ә стена аша үтәргә өлгермәгән, чөнки туфрак аша аска таба баткан. Шунда җир астында каткан, тфү, калган. Бәлки, хәзер планетабызның нәкъ үзәгендәдер ул мескен.

    – Үтә кызганыч, җан өшеткеч вакыйга!

    – Әйе, кызганыч шул. Бу хәл белән күптәннән инде фаҗиганамә язучы Төтенбаш кызыксынып йөри, “Җир йоткан Сарыкаенны, җир йоткан шарлатанны!” – дип сөенә. Югыйсә, профессор үзенә әллә кияү кеше, әллә җизни булып чыга да түгелме икән. Профессор Сарыкаен “Биш Буш Баш” партиясенә кермәгән өчен Төтенбашның хәтере калган, диләр. Гомумән, Төтенбаш акыллы кешеләрне өнәми. Күренекле кеше үлүе аның өчен бәйрәм, фаҗиганамәсе өчен чираттагы тагын бер өстәмә факт табылуы өчен шатлана ул.

    – Ә нигә профессор даруын башта берәр хайванда түгел, ә үз өстендә сынаган икән?

    – Даруын ул алдан лабораториясендәге сарыкта сынавын сынап караган, ләкин... Препаратны сарыкка эчерткән һәм ниндидер сәбәп аркасында лабораториясеннән бер генә минутка чыгып торган. Кире кереп караса, сарык юк! Профессор сарыкны күренмәс хәлгә кергән дип уйлаган, һәм күренмәслек даруы ачтым дип ялгыш фикергә килгән. Икеләнүен юк итәр өчен даруны үзе эчкән.

    – Ярый, эчсен дә ди! Тик шунысы аңлашылмый, нигә ул җир астына төшеп киткән соң?

    – Моны Ак бабай болай итеп дәлилләде. Координатлар системасында горизонталь күчәрләр x белән y һәм вертикаль күчәр z булуын беләсең ич, – комга чыбык белән координат күчәрләрен сызды Дилбегә һәм x, y, z хәрефләрен тиешле урыннарга язып куйды. – Ак бабай әйтүенчә, профессор горизонталь яссылыкта гына йөрермен дип уйлаган, ләкин вертикаль күчәр юнәлеше буенча хәрәкәт итү ихтималын исәпкә алмаган.

    Координатлар системасы турында сүз кузгалгач, мәсьәлә үтә катлаулы кебек тоела башлады миңа һәм мин башка сораулар бирмәскә булдым. Геометрия белән бик дус түгел шул мин. Карале, бу Дилбегәдән Архимед чыгар иде, бигрәк оста итеп сызымны комга сыза бит! Белзиһен чәчәгеннән мәхрүм калган дип һич уйламассың да! “Тфү”ләре дә әллә кая югалды.

    Шул арада Дилбегә тагын әллә нәрсәләр турында сөйләде, ләкин мин аны ишетүен ишетсәм дә, сүзләренең мәгънәсенә төшенерлек хәлдә түгел идем, чөнки һавада антигравитацион сарыклар көтүе пәйда булды... Көтү кояш нурларында коена иде, әйтерсең лә, ак болыт сыман, алтынланып, төрләнеп каядыр ашкындыра, каядыр өнди. Әй рәхәт тә инде, күктәге алтын сарыклар болытына карап, чирәм келәме өстендә хыялланып ятуы! Ләкин...

    * * *

    Ләкин эт өрүе тавышы хыялларымнан айнытты. Арык гәүдәле этнең хуҗасы кире кайтып бара иде. “Эте бик ябык!” - дип янә уйлап куйдым...


    Өченче сәяхәт

    Тебик


    ...Каршымда кечкенә генә бина тора. Бинаның түбәсе астында “етебик ЯБК” дигән язма эленгән, түбәсе өстендә кадалып куелган байрак тирәли өере белән кара мәчеләр очып йөри. Бер мәче күз алдында ук ярканатка әверелде. Мондый күренешләргә, әверелешләргә мин хәзер аптырамыйм да инде, чөнки могҗизаларны күп күргән саен аларга ияләнә барасың икән. Әгәр иртәгә һавада бегемотлар яки крокодиллар очып йөри башласа, һич тә гәҗәпләнмәс идем. Әмма могҗизаларга таң калып яшисең килсә, аларга һич тә ияләнергә ярамый. Гади әйбердә дә, гади күренештә дә могҗиза бар. Бары тик ул могҗизаны күрә белергә кирәк. Моның өчен күктә динозаврлар очып йөрүе һич тә кирәкле шарт түгел. Бары тик гади умырзая чәчәгенә төбәлеп күз карашын ташлау да җитә.

    Алай да бер әйбер күңелдә тискәре йогынты тудырды, хәтта йөрәк жу итеп китте. Ул да булса, кибет өстендә урнаштырылган байрак игътибарымны җәлеп итте. Ул байрак фашистларның флагын хәтерләтә иде. Ничек бу байрак Төн иленә эләкте икән? Ә-ә-ә, “Биш Буш Баш” партиясенең байрагы ич бу.

    Бина тирәсендә кеше-кара күренми. Бина артындарак умырзая чәчәкләрен хәтерләткән дәү чәчәкләргә төренгән ниндидер гаҗәеп агач үсеп тора. И мәртәбәле дөнья! Агачның чәчәкләре таң калдырырлык итеп җемелдиләр... Болары куаклардагы кебек кенә көмеш чәчәкләр түгел инде сиңа! Театрдагы декорациямени[8]!..

    Куаклар дигәндә, тирә-юньдә куаклар да бар. Әмма ләкин алар үзенчәлекле, моңарчы ничәмә мәртәбә Төн илендә булып та, мондыйларын әле күргәнем булмаган иде. Ул куакларда төрле рәвешкә үзгәреп төрле төскә кереп торучы җимешләр эленеп тора. Әле генә конус сыман булган җимешләр цилиндрга әйләнәләр, аннан соң шар барлыкка килә, ә аннары куб ясала, кубтан – призма... Кыска итеп әйткәндә, кызыл, сары, яшел, зәңгәр, шәмәхә геометрик җисемнәр бер-берсен даими алыштырып тора. Менә кайда геометрия дәресләрен үткәрергә иде! Геометрик җисемнәр әверелеше компьютерымдагы «метаморфозалар» исемле үзгәрүчән рәсемне искә төшерде...

    Монда мин хикәямне өзәр идем. Имеш, мин хыялымнан аерылып киттем, имеш, мин үз өемдә икән, имеш, компьютерым алдында утырам икән дияр идем. Ләкин чынбарлыкта алай булмады шул. Чынбарлыкта болай булды...

    Көтмәгәндә: “Авызыңны яп!” - дип берәүнең пышылдавына хәтта сискәнеп киттем. Менә кайдан килә икән ул ачык авызлар! Алдымда ачылган күренешкә соклануымнан авызым ачык калганын сизмәгәнмен икән. Борылып карасам - Дилбегә!

    Дилбегә белән очрашуыбыз икебезгә дә шатлык китерде. Ул мине берничә көн рәттән инде көтеп тора икән, яңалыклар белән бүлешәсе килде аның.

    - Нигә әллә ничә көн рәттән хыялланмыйча йөрдең? – дип сүкте мине Дилбегә, - Сарыкаенны җир йоткан кебек сине дә җир йоттымы әллә?

    - Ботымнан эт каптырып алды әле, бик хыялланырлык булмады, - акланырга тотындым мин.

    Дилбегә белзиһен агачы шушы агач булуын, бинаны Күсе Башлы Ябалак кибете икәнен аңлатып бирде.

    - Ә нигә аның түбәсе астына сүзләрдә хаталар ясап, “эте бик ябык” дип язылган? - аптыравымны яшерә алмыйча, сорадым мин.

    - Монда аңлатып та торасы юк! Олтан кушуы буенча, Күсе Башлы Ябалак хәтта кибет язмасын кире якка язган, ә КБЯ хәрефләре кибет хуҗасы исеменең баш хәрефләре, - диде ул. - Ләкин бу кибеттә кирәк-яракка сатып алырлык товарлар юк. Кибетнең бу сәер ягына миннән башка моңарчы беркем дә игътибар итмәде. Киресенчә, халык сөенде генә, имеш, Олтаннан башка беркем дә Күсенең кибетенә керми, Күседән әйберләр сатып алмый, димәк, Күсенең чыгымнары акланмый кала. Югыйсә Күсе көне-төне кибетенә товар ташый, һичюгында машинасы белән, куе төтеннәр чыгарып, тыз-быз тегендә-монда чаба.

    - Ә нәрсә сатып алды соң Олтан?

    - Костюм алган, диләр. Иске костюмын скунс дуңгызы бозган, имеш. Хәтерлисеңдер теге вакытта безгә таба чигенүче Олтан якынайгач, сасы ис килгән иде. Бу скунс дуңгызы эше булган...

    Дилбегә белгәннәрен сөйләгән арада кичке эңгер-меңгер дә төшә башлады. Тәмам караңгылангач, кибет яныннан, зәңгәр төтеннәр чыгарып, авырсынып бер машина кузгалып китте. Машинаның ялтыравык калайдан ясалган борынына “Б” хәрефләреннән укмаштырылган свастикалы флагчык урнаштырылган. Бу Күсе Башлы Ябалакның машинасы иде. Машина нигәдер шәһәр үзәге ягына түгел, ә шәһәр читенә таба юл тотты... Сәер, шәһәр артында бернинди складлар юк, анда нинди товар булыр икән?

    * * *

    ...Күсе Башлы Ябалак машинасының шиннары артыгы белән сыгылганлыгын караңгыда беркемгә дә күренмәвенә куанып барды. “Менә бу ниятләребез генә тормышка ашсын. Олтан солтан булгач, ул мине министр итеп билгеләячәк. Киләчәкне абайламый ул, ә мин перспективаны күрә беләм! Әкренләп идарәне үз кулыма төшерермен. Аннан соң Төн иленең иң чибәр кызы Күмеркүзгә дә өйләнсәм, аны буйсындырсам, авызлыкласам, явызландырсам, без явызланган Күмеркүз белән акылга сыймаслык эшләрне башкарырбыз. Алай да сак булырга кирәк! - дип уйлады ул. - Әнә Камыртән дә нәрсәдер сизенә сыман.”

    * * *

    ...Шулай беркөнне Күсе Башлы Ябалакның хезмәтчесе Камыртән машинаның багаж бүлегенә каяндыр балчык валчыклары эләгүенә игътибар итте. Камыртән бу хәл турында Күсе Башлы Ябалакка әйтте.

    - Әй син, Камыртән! Тикшермәтек булма әле, алып кит моннан тырмаларыңны-себеркеләреңне, - дип җикеренде моңа каршы Күсе Башлы Ябалак.

    - Мин Камыртән түгел, мин - Камертон! - ишетелде моңсу тавышлы, кыңгырауны хәтерләтә торган үпкәләүле аваз.

    - Син Камертон түгел, син - бытбылтык, кирәгеннән артыгын күрәсең, кирәгеннән артыгын лыгырдыйсың! - кыйшатты авызын Күсе Башлы Ябалак. – Телеңне тыя алмасаң, куык эченә утыртып бикләп куярмын әле үзеңне.

    - Минем чыгышым графлар токымыннан. Мине куыкка утыртырга ярамый! Минем бабам граф Камертон икәнен hәркем белә. Ә әтием атаклы скрипкачы иде...

    - Соң, шуннан ни? Бабаң граф булуы синең акылыңа нинди дә булса берәр тәэсир ясаганмы, баш миеңдә нинди дә булса эз калдырганмы? Байлык белән ныгытылмаган дәрәҗә төкереккә дә тормый! Төкерәм мин синең графлыгыңа. Беләсең килсә, миңа хәтта граф оныклары ялчы булып хезмәт итәләр! Әйдә, турсаеп торма, бар тизрәк, гараж капкасын ач, - тупас кына дәште Күсе Башлы Ябалак.

    Берничә минуттан соң гараж эченнән автомобильнең ялтыравык борыны күренде һәм шул борын артыннан автомобильнең озынча гәүдәсе дә калкып чыкты.

    Автомобиль, бөтерелеп күтәрелгән тузан эченә шәмәхә төтен пошкыртып, кибеткә таба юнәлде... Аның артыннан Дәүләт автоинспекциясе машинасының сиренасын хәтерләткән тавыш чыгарып чиелдашып баручы[9] ярканатлар өере иярде.


    Дүртенче сәяхәт

    Төн илендә төн үткәрү


    ...Караңгы төшсә дә, алдагы сәяхәтем өзелмәде кебек тоелды, әмма йокы баса башлады. Күзләрем ирексездән йомылалар. Каядыр кунарга урнашырга кирәк. Дилбегәнең Күмеркүз белән очрашасы бар иде. Дилбегә мине Хәбәрия ханым кунакханәсенә озатырга булды. Иртән үзем килеп сине уятырмын, диде.

    Тизйөрешле Дилбегә эшне кызу тотты. Ун минут та узмагандыр, Хәбәрия ханым кунакханәсендә идек. Хуҗабикә белән итәгатьле генә исәнләшкәннән соң, кунакханәдә кунган өчен күпме акча түләргә кирәклеген сораштым, ә үзем буш кесәмне капшыйм.

    - Кенәгәбезгә берәр төрле кызыклы яңа хәбәр язып калдырырсың, энем! - диде Хәбәрия ханым һәм тышлыгы голографик рәсемнәр белән бизәлгән бер китап сузды. Мин мондый язма сырларга керештем: “Австралиядә иң биек агач - эвкалиптның буе 100-110 метрга җитә. Иң каты агач - самшит, ул тимердән дә катырак. Аны балта белән дә чабып булмый. Балта йөзендә бу агач эзләр калдыра. Дөньяда кәнфит, сөт, ипи, хәтта колбаса агачлары да бар”[10].

    Шул арада Дилбегә дөньядагы яңалыклар белән кызыксына башлады.

    - Нинди яңалыклар юк? - дип сорады ул Хәбәрия ханымнан.

    - Микробот ясаганнар, - диде Хәбәрия ханым. - Yзе микроб, үзе робот, яки бактерия зурлыгындагы нәни робот. Бөҗәкләр кебек, авыртуны да сизми икән ди алар[11]...

    Ләкин мин Дилбегәнең күзләрендә нинди кызыксыну ялкыны дөрли башлаганын инде күрмәдем, мин йокыга талган идем инде...

    Таң атуын белгертеп, сузып-сузып Төн иле әтәчләре кычкырды. Менә мин таң ату турында язам. Нәрсә соң ул – таң ату? Планета үз күчәре тирәли әйләнү нәтиҗәсендә офыктан кояш нурлары атылып чыгу ул. Төн илендә кояш та могҗизалы булуы турында сүзләр көтмәгез миннән. Яшел дә түгел, зәңгәр дә түгел Төн иле кояшы. Төн иле кояшы гап-гади, нәкъ безнеңчә, матур да, якты да, ягымлы да, җылыта да ул. Төн иле кояшын башка төрле итеп сүрәтләсәм, бу хикәям фантастик әсәргә әверелер иде. Мин бит язучы фантаст түгел, бары тик чынбарлыкны гына тасвирлаучы!

    * * *

    ...Иртән мине кое чыгыры чыгарган шыгырдау тавышы үз өемдә уятты. Кемдер коебыздан су ала: быгыр-быгыр, шыгыр-мыгыр, чылтыр-чылбыр, даң-доң...

    Тик аңлашылмый: ни өчен колагыма “микрохәбәр” дигән аваз ишетелеп куйган шикелле тоела. Төн илендә кызыгын-кызыктыр, ләкин үз өеңдә рәхәтрәк! Туктале!.. Микробаш, микрокул, микробот, микроаяк!.. Ничек инде кешенең башы, кулы, боты, аягы микроүлчәмдә була ала?.. Зурны кечәерәйтеп буладыр булуын, а менә кечкенәне ничек зурайтырга?.. Кечкенәне дә зурайтып буладыр булуын, күпертә белсәң. Шыттырсаң, борчак та зурая ич! Була икән дөньяларда, дөньяларда була икән шаккатырмалы, шыттырмалы, тырмалы хәлләр! Туктале, чүп үләннәр үсмәсен өчен әти бакчаны бер кат тырмалап чыгарга кушты ич. Тырма – ул зур тарак, тырма белән туфракның чәчен тарыйсың, борчак чәчәсең...




    (дәвамы)
    Ринат Нуруллин
    повесть на татарском языке.
  • Ринат Нуруллин:
  • Бер олау сорау (шигъри башваткычлар)
  • Төеннәр иле (әкияти хикәя)
  • Гомер (шигырьләр)
  • Вакыт инде (шигырьләр)
  • Татар китабын ни көтә?
  • Җир ире, яхуд Такырбаш (шигырьләр)
  • Богауланган һәйкәл (шигырьләр)
  • Әҗәл миңа да өч тапкыр бакты (хикәя)
  • Гимн, вөҗдан һәм математика (аналитик күзәтү)
  • Халкыма (шигырьләр)
  • Кызым-ядкарем (шигырьләр)
  • Китап чыгаруны ничек оештырырга? (фикер)
  • Канлы гасыр (поэма)
  • Кешегә күп кирәкмени?! (кыска кыйсса)




  • ← назад   ↑ наверх