• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Мостафа Ногман улы Ногманов

    Мостафа Ногман

    (1912-1978)

    Шагыйрь һәм тел галиме Мостафа Ногман (Мостафа Ногман улы Ногманов) 1912 елның 22 декабрендә хәзерге Татарстан АССРның Арча районы Кызыл Яр авылында сәүдә эше белән дә шөгыльләнүче урта хәлле зсрестьян гаиләсендә туа. 1931 елда Казан педагогия техникумын тәмамлый, аннары берничә ел Татарстан Һәм Таҗикстан мәктәпләрендә укытучы, 1935—1937 елларда Дүшәмбе шәһәрендә Хәрби трибуналда секретарь булып эшли, 1937—1941 елларда Дүшәмбе дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый, Ватан сугышы чорында (1941—1945) юстиция өлкән лейтенанты сыйфатында Совет Армиясендә хезмәт итә, шунда Коммунистлар партиясенә член итеп алына.
    1945 елда армиядән демобилизацияләшкәч, М. Ногман Казанга килә һәм ике елга якын «Пионерская правда» газетасының Татарстандагы үз хәбәрчесе булып эшли. 1947—1951 елларда М. Ногман — Мәскәү Көнчыгышны өйрәнү институты студенты. Институтны фарсы, төрек телләре белгечлеге буенча уңышлы тәмамлагач, ул 1953—1957 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында татар теле буенча аспирантурада укый. Шундагы гыйльми эзләнүләрен гомумиләштереп, 1964 елда «XVII—XVIII йөзләрдәге русча-татарча кулъязма сүзлекләр» дигән темага диссертация яклый һәм филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. Аның язма диссертациясе соңыннан, 1969 елда, тагын да тулыландырылып һәм камилләштерелеп, Казан университеты нәшриятында аерым китап булып басылып чыга.
    1957—1959 елларда М. Ногман Казан дәүләт университетының Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә Көнчыгыш кулъязмаларын барлау-тикшерү, тасвирламаларын төзү буенча гыйльми эш алып бара. Гомеренең соңгы уналты елында (1960—1976) исә ул Казан университетының тарих-филология факультетында студентларга фарсы һәм борынгы татар теле укытты.
    Тел белеме өлкәсендә әһәмиятле гыйльми тикшеренүләр алып бару белән бергә, М. Ногман поэзия жанрында актив эшләгән һәм үзенчәлекле эз калдырган шәхесләрнең берсе. Аның беренче шигырьләре Бөек Ватан сугышы чорында язылалар һәм басылып чыгалар («Давыллы еллар лирикасы» җыентыгы, 1944). Сугыштан соңгы елларда ул шигърияттә үз юлын табарга омтыла: лирик һәм публицистик шигырьләр, тарихи һәм революцион үткәнне, Бөек Ватан сугышы героикасын тасвирлаган поэмалар иҗат итә («Җир турында җыр», 1958; «Кокушкино таңнары», 1962; «Үлмәс чәчәк легендасы», 1967—1968 һ. б.). Ахырда, җыр жанрына тукталып, шигъри талантын аеруча шушы өлкәдә ныграк ачуга ирешә. Аның «Карлыгандай кара күзләреңә» (1945) исемле беренче җыры ук (3. Исмәгыйлев музыкасы) халыкта киң популярлык казана. Аннан бер-бер артлы башка җырлар языла. Илленче еллардан башлап, композиторлар тарафыннан шагыйрьнең җиде дистәгә якын шигъри әсәре музыкага салына. Боларның шактый зур өлеше күренекле композитор Рөстәм Яхин белән иҗади дуслыкта туган. Сөю-мәхәббәт темасына багышланган «Оныта алмыйм», «Күзләрем тик сине эзлиләр», «Бөдрә таллар», «Салагыш болыннары», «Гел синең хакта», «Ул гына аңлар кебек», «Киек казлар китә», «Ә кайда соң минем мәхәббәтем», «Сагыну җыры», «Ак җилкән» кебек җыр һәм романслар, шулай ук иҗтимагый-политик, гражданлык мотивларын чагылдырган «Ул Казанда яшәгән», «Татбригада сугышчылары җыры», «Каеннар шаулый», «Әниләр», «Азин полклары» җырлары әнә шул иҗади хезмәттәшлекнең җимешләре булып тора. М. Ногман композитор Сара Садыйкова белән дә байтак җырлар иҗат итә («Актаныш таңнары», «Балкый Шәйморза утлары», «Туган авылыма», «Арча кичләре», «Сөн буйлары бөдрә урман» һ. б.). Шагыйрьнең аерым шигырьләренә шулай УК А. Ключарев («Сәлам сиңа, Куба», «Яшь йөрәкләр җыры», «Ак мәрмәр колонналар»), М. Мозаффаров («Кырлар яңарганда»), А. Монасыйпов («Бер, егет кайтты фронттан»), Ф. Әхмәтов («Таң йолдызы», «Сибелә, сибелә алма чәчәкләре») һәм башка профессиональ һәм үзешчән композиторлар да музыка язганнар.
    М. Ногман поэтик тәрҗемә өлкәсендә дә нәтиҗәле эшләгән шагыйрь. Күп телләр белү аңа әсәрләрне турыдан-туры оригиналдан тәрҗемә итәргә мөмкинлек тудыра. Әле 1952 елда ук ул атаклы төрек шагыйре Назыйм Хикмәтнең шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итеп, аерым китап итеп бастырып, чыгара (Н. Хикмәт. Шигырьләр. Казан, 1952 ел, 132 бит). Аның шулай ук фарсычадан эшләнгән Рудәкый, Хәйям шигырьләре, үзбәк, караим, таҗик шагыйрьләреннән тәрҗемә үрнәкләре дә шактый.
    Шагыйрьнең сайланма шигырьләре, поэмалары, җырлары һәм тәрҗемәләре 1982 елда басылып чыккан «Акчарлаклар оча Иделдә» исемле җыентыгында урын алган.
    М. Ногман 1976 елның 4 сентябрендә Казанда вафат булды. Ул 1965 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
    ©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986), беркадәр үзгәрешләр кертелде.

    Мустафа Нугман

    Wikipedia проектыннан

    Биография

    Мостафа Ногман 1912 елның 22 декабрендә Татарстанның Арча районы Кызыл Яр авылында сәүдә эше белән дә шөгыльләнүче урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1931 елда Казан педагогика техникумын тәмамлый, аннары берничә ел Татарстан һәм Таҗикстан мәктәпләрендә укытучы, 1935–1937 елларда Дүшәмбе шәһәрендә Хәрби трибуналда сәркатип булып эшли, 1937-1941 елларда Дүшәмбе дәүләт педагогика институтының кичке бүлегендә укый, Ватан сугышы чорында (1941–1945) юстиция өлкән лейтенанты сыйфатында Совет Армиясендә хезмәт итә. 1945 елда армиядән демобилизаияләнгәч, М.Ногман Казанга килә һәм ике елга якын «Пионерская правда» газетасының Татарстандагы үз хәбәрчесе булып эшли. 1947-1951 елларда М.Ногман – Мәскәү Көнчыгышны өйрәнү институты студенты. Институтны фарсы, төрек телләре белгечлеге буенча уңышлы тәмамлагач, ул 1953–1957 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында татар теле буенча аспирантурада укый. Шундагы гыйльми эзләнүләрен гомумиләштереп, 1964 елда «XVII – XVIII йөзләрдәге русча-татарча кулъязма сүзлекләр» дигән темага диссертация яклый . Гомеренең соңгы уналты елында (1960–1976) ул Казан университетының тарих-филология факультетында студентларга фарсы һәм борынгы татар теле укытты.

    Тел белеме өлкәсендә әһәмиятле гыйльми тикшеренүләр алып бару белән бергә, М.Ногман поэзия жанрында актив эшләгән һәм үзенчәлекле эз калдырган шәхесләрнең берсе. Аның беренче шигырьләре Бөек Ватан сугышы чорында язылалар һәм басылып чыгалар («Давыллы еллар лирикасы» җыентыгы, 1944). Сугыштан соңгы елларда ул шигърияттә үз юлын табарга омтыла: лирик һәм публицистик шигырьләр, тарихи һәм революцион үткәне, Бөек Ватан сугышы героикасын тасвирлаган поэмалар иҗат итә ( «Җир турында җыр», 1958; «Кокушкино таңнары», 1962; «Үлмәс чәчәк легендасы» 1967–1968). Ахырда, җыр жанрына тукталып, шигъри талантын аеруча шушы өлкәдә ныграк ачуга ирешә. Аның «Карлыгандай кара күзләреңә» (1945) исемле беренче җыры ук халыкта киң популярлык казана. 50нче еллардан башлап, композиторлар тарафыннан шагыйрьнең җиде дистәдән артык шигъри әсәре музыкага салына ( «Оныта алмыйм», «Салагыш болыннары», «Киек казлар китә», «Сагыну җыры», «Әниләр», «Актаныш таңнары», «Туган авылыма», « Арча кичләре», «Сөн буйлары бөдрә урман» «Яшь йөрәкләр җыры», «Кырлар яңарганда», «Бер егет кайтты фронттан», «Таң йолдызы», «Сибелә, сибелә алма чәчәкләр һ.б.)

    Шагыйрьнең сайланма шигырьләре, поэмалары, җырлары һәм тәрҗемәләре 1982 елда басылып чыккан «Акчарлаклар оча Иделдә» исемле җыентыгында урын алган.

    М.Ногман 1976 елның 4 сентябрендә Казанда вафат булды.

    Мустафа Нугман, Мостафа Ногман улы Ногманов
    теги: Мостафа Ногман улы Ногманов, Мустафа Нугман, татарский писатель, поэт, учёный
  • Мустафа Нугман:




  • ← назад   ↑ наверх