• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Җәмил Газиз улы Нигъмәтов

    Җәмил Нигъмәтов: «ТДГПУның төп максаты - икетеллелек һәм күптеллелек шартларында эшләргә сәләтле, иң дәрәҗәле кадрлар әзерләү»

    Кулланылыш сферасына заманның иң алгарышлы технологияләре кергән саен, телләрне өйрәнүгә дә ихтыяҗ арта. Моңа кадәр ике телне камил өйрәнү буенча эш алып барылса, хәзер алар гына җитми, күп телләрне белү бурыч итеп куела. Республиканың “Татарстан халыклары телләре турындагы” законы да шундый киң максатларны эченә ала. Ул югары уку йортларында ничек гамәлгә ашырыла? Җитештерүдә генә түгел, ә көндәлек яшәештә дә еш кулланыла торган берничә телне тиешле дәрәҗәдә өйрәнүнең нинди алымнары бар? «Татар-информ» агентлыгында үткәрелгән интернет конференциядә, әлеге юнәлештә Татар дәүләт гуманитар—педагогика университетының тәҗрибәсе яктыртылды. Студия кунаклары – ТДГПУ ректоры, педагогика фәннәре докторы, профессор Җәмил Газиз улы Нигъмәтов һәм вузның беренче проректоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов.

    Моннан бер ел элек, нәкъ «Татар-информ» агентлыгы башлангычы белән, сезнең уку йортының зур делегациясе катнашында «түгәрәк өстәл» үткәрелгән иде. Ул вакытта яңа статус алып эшли башлаган вузның беренче уку елына кайбер нәтиҗәләре белән таныштык. Уку йортларына таләпләр артканнан-арта бара. Бу заман таләпләренә җавап биргән югары әзерлекле белгечләр булдыру, вузларда күптеллелекне гамәлгә ашыру буенча дәүләт сәясәтенә дә бәйле. Сезнең җитәкчелектәге ТДГПУ моңа ничек ирешә?

    Җ.Н.: Татарстан - югары уку йортлары һәм аларда белем бирү сыйфаты буенча Россия төбәкләре арасында лидер санала. Күп вузларның инде бер гасырлык тарихлары да бар. Аларда кемнәр генә укымаган да, ул шәхесләр нинди генә бөеклекләргә ирешмәгән. Шундый белем һәм агарту үзәкләре арасында Казан дәүләт педагогика институты, соңрак университет һәм менә икенче ел Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының дәрәҗәсе тагын да югары. Яңа статус алганнан соң без иң беренче эш итеп, уку йортының эш барышы турында иң мөһим документ – Концепция яздык. Аның һәрбер юнәлешендә, белем буенчамы ул, тәрбия эшчәнлеге, фәнгә, мәгълүматлаштыруга кагыламы ул, барысында да «Телләр турындагы» законнытормышка ашыру – үзмаксат итеп куела. РФ һәм ТРның дәүләт телләрен өйрәнү һәм саклау өлкәсендә эшчәнлекнең әһәмияте зур. Республика югары уку йортларының ректорлары әлеге юнәлештәге сорауларның чишелешенә аеруча игътибар итәләр һәм даими контрольдә тоталар. Ректорлар Советында бу мәсьәлә берничә тапкыр каралды инде һәм 21 февральдә «Туган тел көне»ндә ТДГПУ да узган Халыкара конференциядә дә ул киң яктыртылды.

    Без - ректорлар үзара килешеп эшлибез. ТДГПУ базасында исә ике телдә белем бирү буенча вузара фәнни-методик совет булдырылды, аның нигезләмәсе расланды. Татар теле белеме һәм әдәбияты, рус теле белеме һәм әдәбияты, икетеллелек һәм күптеллелеккә нигезләнеп укыту методологиясен төзү буенча фәнни тикшеренүләр киң җәелдерелә. Аны тормышка ашыру максатыннан шактый эшләр башкарыла. Шуларга мисал итеп, югары уку йортларының доктарантурасы һәм аспирантурасында фәнни-педагогик кадрлар әзерләү дәвам иттерелә; төрле фәннәрнең терминологияләре эшләп чыгарылды һәм системалаштырылды; урта һәм һөнәри белем бирү йортларында укучы татар студентларына, республиканың милли мәктәпләрендә укучыларга юнәлдерелгән рус һәм татар телләре, чит телләр һәм башка фәннәр буенча программалар, дәреслекләр, укыту-методик әсбаплар дөнья күрде.

    Шулай да әле эшлисе эшләр дә шактый. Республика күләмендә татарча яңа терминнар кертү һәм аларны бердәй нормаларга салу, төрле фәннәр буенча дәреслекләрне, укыту әсбапларын татарчага тәрҗемә итү һәм бастырып чыгаруны башкару зарур.

    Безнең уку йортының төп максаты – икетеллелек һәм күптеллелек шартларында эшләргә сәләтле иң югары дәрәҗәдәге кадрлар әзерләп чыгару. Бу иң беренче чиратта абитуриентлар кабул итүне оештырудан башлана. Шуңа бәйле рәвештә, республиканың барлык уку йортларында диярлек, Устав һәм кабул итү кагыйдәләренә туры китереп, республиканың ике дәүләт телендә дә кабул итү имтиханнары тапшыру өчен кирәкле шартлар тудырыла.

    Биредә толерантлы шәхес формалаштырылуга юнәлдерелгән укудан тыш тәрбияви эшчәнлек тә мөһим роль уйный дип саныйм мин. Һәрберсенең үз юнәлеше һәм традицияләре булган уку йортлары укудан тыш тәрбияви эшләренең торышы һәм төрле этник төркемнәргә, конфессияләргә карата толерантлы мөнәсәбәтләре белән бер-берсеннән аерылып торалар. Бүгенге көндә республика югары уку йортларының тәҗрибәләре бик зур. Шул исәптән, студентларны республика халыклары телләрен, мәдәниятләрен өйрәнүгә этәрердәй эшчәнлекләрне дә атарга мөмкин. Иң әүвәл бу – татар һәм рус фольклорын, милли сәнгатьнең заманча жанрларын, нәфис сүзне үз эченә туплаган, студентларны иҗади яктан камилләштерә торган программалар, фестиваль проектлары.

    Икетеллелек һәм күптеллелек заманында эшчәнлек алып барырга сәләтле белгечләр әзерләү ничек тормышка ашырыла? Педагогик кадрлар җитәрлекме?

    Җ.Н.: 2006-2010 елларга университетның Концепциясе һәм үсеш Программасы нигезендә, вуз республикада һәм аннан читтә гуманитар фәннәр, мәдәният һәм белем бирү үзәгенә әверелергә, шулай ук иң яхшы педагогик кадрларны бергә тупларга тиеш. Хәзерге көндә университетның 16 факультетында студентлар 42 белгечлек буенча белем ала. 25 белгечлек буенча югары квалификацияле кадрлар, ягъни фән кандидатлары, фән докторлары әзерләнә. Бездә шулай ук якын һәм ерактагы чит илләрдән студентлар, аспирантлар һәм докторантлар да белем эсти. Бу югары уку йортының дөньякүләм дәрәҗәсе турында сөйли. Университет үзенең педагогик, математик, табигый-фәнни, лингвистик фәнни мәктәпләре белән дә горурлана.

    ТДГПУ да ел саен ике дәүләт телендә генә түгел, берничә телдә белем бирә ала торган укытучылар саны артып бара. Алар шулай ук югары уку йортлары, педагогик училище студентлары, мәктәп укучылар өчен дәреслекләр һәм башка әсбаплар төзи. 2006 елда гына да ТР халыклары телләре турындагы Дәүләт программасы кысаларында 150гә якын фәнни хезмәт, методик материаллар, программалар басылып чыкты. Мәсәлән, Сөләйманов Җ.Ш., Галимәнов А.Ф., Вәлиев М.Х. «Информатика, исәпләү техникасы һәм интернет буенча инглизчә-татарча-русча аңлатмалы сүзлек», Ямбушев Ф.Җ. «Органик химия, лаборатор практикум», Җамалетдинов Р.Р. «Тел һәм мәдәният: татар лингокультурологиясе нигезләре», Әхмәтшина З.К. «Инглиз һәм татар телләренең киләчәк заман системасына чагыштырмача анализ» һ.б.

    Максатларыбыз бик зурдан. Бу аңлашыла да, чөнки Татарстан җитәкчелеге һәм халкы ТДГПУ ның тагын да зур юнәлеш алуына өметләнә һәм без шул ышанычны акларга алындык та. Әлбәттә, яңа статустагы уку йортының ике ел эшләү дәверендә генә аңа нинди дә булса бәя бирүе кыен. Әмма башкарылган эшләр шактый. Алга таба да максатыбыз, хезмәт базарының, инновацион технологияләрнең заманча таләпләренә җавап бирә торган югары квалификацияле, көндәшлеккә сәләтле кадрлар әзерләү.

    Татар милли югары уку йорты дибез, ә шулай да бу исем җисеменә туры киләме? Туган телдә ныклы белем бирү ни дәрәҗәдә дип соравыбыз? Чөнки киң җәмәгатьчелек нәкъ менә сезне Милли университет буларак күрергә тели.

    Җ.Н.: Һичшиксез, безнең уку йорты башка фәннәр белән беррәттән, республиканың дәүләт теле саналган татар телендә югары белем бирүгә моңа кадәр дә иң зур игътибарны юнәлдереп килде. Белем бирү белән беррәттән фәнни эшчәнлек тә югары дәрәҗәдә алып барыла. Күп кенә дәреслек, уку-укыту методикасы авторлары – ТДГПУ ның әйдәп баручы мөгәллимнәре, профессорлары, фән докторлары бит.

    Университетта география, математика, тарих, биология, химия, музыка фәннәреннән ике группа бар – татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләре өчен барлыгы 50 студент кабул ителә. Чит телләр факультетында да татар мәктәпләре өчен инглиз, француз, немец телләре рус теле аша түгел, ә татар теле аша өйрәнелә башлады соңгы елларда.

    Университетка кабул итү барышында ук һәрбер абитурент белән татар телендә әңгәмә булачак, ягъни без уку йортына керергә теләүченең республикадагы дәүләт телен ни дәрәҗәдә белүе белән кызыксынабыз. Нинди милләттән булуына карамастан бу эш эшләнә. Әмма дөрес аңласыннар, бу ниндидер имтихан түгел, ә татар теле күнекмәләрен сынап карау һәм шул юнәлештә укучыларны төркемнәргә бүлү өчен зарур. Укыту программаларына үзгәрешләр кертеп, студентларга татар теле буенча белем бирүгә дә 300 сәгать билгеләдек. Димәк, бездә укып чыккан һәр белгеч 3 телне дә билгеле бер дәрәҗәдә үзләштерергә тиеш.

    ТДГПУ республикадагы гына түгел, ә Россия төбәкләрендәге барлык югары уку йортлары өчен дә фәнни кадрлар әзерләү, аларны аттестацияләү үзәге дә булып тора. Соңгы 5-6 ел эчендә генә дә безнең диссертацион совет аша 600 дән артык фән кандидатлары, докторлары эшләре каралган.

    Мәгълүм булганча, узган ел ике уку йортын сезгә кушу процесслары алып барылды. Әлеге проблемаларны чишү барышында милли уку йорты статусын саклап калу юнәлешендә эшне ничек җайга салдыгыз?

    Р.Җ.: Әлбәттә, мондый колачлы эш барышында без элеккеге педуниверситетның барлык традицияләрен, укыту алымнарын саклап кала алдык. Монда мин берничә мәсьәләгә тукталасым килә. Татар теле һәм әдәбияты фәне буенча безнең вузда югары белемле белгечләр әзерли башлауга 80 елдан артык вакыт узып китте. Бу Россия күләмендә иң беренчеләрдән булып ачылган бүлек: башта ул шулай бүлек санала, аннан соң факультет буларак эшли. Бүгенге көндә әлеге факультетта татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучылары, шулай ук өстәмә белгечлек буларак гамәли журналистика, нәшрият эше һәм редакцияләү, милли мәктәптә рус теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре дә әзерлибез.

    Россия мәгариф һәм фән министрлыгы ел саен уку йортларыннан студентлар, укытучылар саны, аларның башкарган эшләре, фәнни хезмәтләре турында мәгълүматлар туплый һәм шулар нигезендә рейтинг әзерләнә. 2005 нче ел нәтиҗәләре буенча безнең вузның татар теле һәм әдәбияты факультеты Россия күләмендә әлеге рейтингта беренче урынны алды. Шуңа бәйле рәвештә Россия мәгариф һәм фән министрлыгы каршында методик берләшмәләр эшләп килә, әлеге берләшмәләрнең берсе – педагогик белгечлекләр буенча. Шушы педагогик белгечлекләр буенча укыту-методик берләшмәнең «Туган (татар) тел һәм әдәбият» юнәлешендәге комиссиясе 2005 елдан ТДГПУ базасында оештырылды. Ягъни, Россия Федерациясендә татар теле һәм әдәбияты белгечләрен әзерләү мәсьәләсе буенча мәгариф министрлыгы каршындагы төп киңәшче-консультантлар, алар безнең университет мөгаллимнәре, аерым алганда татар теле һәм әдәбияты факультеты галимнәре. УМК оештырылу үзенә күрә бер зур җиңү, чөнки моңа кадәр бер генә белгечлек буенча да Мәскәү дәүләт педагогия университеты Россиянең бер генә вузына да вәкаләтләрен бирмәде.

    УМК әгъзалары, ә аның составына Россиянең әйдәп баручы 12 вузыннан 26 галим керә, үткән утырышларның берсендә РФ һәм ТР ның телләр турындагы законнарының ил югары уку йортларында үтәлеше, киләчәккә планнар, югары һөнәри белемнең дәүләт мәгариф стандартларын кертү тәҗрибәсе, «Мәктәп-вуз» укыту-фәнни комплексын булдыруның инновацион моделе турындагы мәсьәләләрне карады. Укыту-методик комиссия эшләү дәверендә педвузларда «Туган (татар) теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча югары квалификацияле белгечләр әзерләү турында мәгълүмати материаллар тупланды һәм анализланды. Шулай ук мондый белгечлек буенча барлык фәннәрдән дә югары белемнең дәүләт стандартларына туры килгән программалары эшләнде.

    Дистә еллар дәвамында педагогик вузда төрле белгечлекләр буенча татар телендә дә, рус телендә дә сөйләшеп-аңлашып эшли алырлык белгечләр әзерләнеп киленә. 2004 нче елда Татарстан Республикасы ректорлар советы карары белән безнең уку йорты базасында вузара методик Совет оешты. Әлеге Совет белән уку йорты ректоры Җәмил Газиз улы Нигъмәтов җитәкчелек итә. Ягъни, республикадагы барлык вузларда татар теле һәм әдәбиятын укыту, татар телендә белгечләр әзерләү мәсьәләсе буенча шулай ук ТДГПУ төп база булып исәпләнә.

    Бүгенге көндә вузда 14 меңнән артык студент белем ала. Быел 5 нче курсны 1 мең 456 студент тәмамлый, шуларның 1099-ы бюджет нигезендә, калганнары – килешү буенча укыйлар иде. Хәзер мәгариф министрлыгы белән берлектә чыгарылыш курс студентларын эшкә урнаштыру мәсьәләсен хәл итәбез. Шуны да ассызыклап әйтәсем килә, педвузда башка югары уку йортларыннан аермалы буларак бездә белгечләрне максатчан эшкә урнаштыру-билгеләү(распределение) алымы бервакытта да туктатылмады. Безнең һәрбер белгечебезне мәктәпләргә сорыйлар, димәк ихтыяҗ бар.

    Әлегә кадәр без 20 ләп белгечлек буенча белгечләр әзерли идек, хәзер аларның саны бермә-бер артты. Шулай да бу үзмаксат түгел, ә заман таләбе. Моңа кадәр педагогик юнәлештәге белгечләр генә әзерләгән булсак, инде химия буенча классик белгечлеккә рөхсәт алынды, шулай ук милли икътисад, дөнья икътисады, менеджмент, маркетинг, сыйфат белән, белгечләр белән идарә итү кебек һөнәр осталары әзерлибез. Лингвистика буенча шулай ук яңалыкларыбыз бар. Чит телләр һәм әдәбиятларны укыту теориясе, методикасы, тәрҗәмә эше буенча кабул итү оештырыла.

    ТДГПУ да 2007-2008 уку елына 42 белгечлек буенча укырга кабул итү уздырыла. Документларны 18 июньнән алып 14 июльгә кадәр кабул итәчәкбез. Кабул итү имтиханнары 16 нче июльдә башлана. Быел да кабул итү Бердәм дәүләт һәм бердәм республика имтиханары нәтиҗәләре буенча үткәрелә, аерым белгечлекләрдә вузда язма эшләр дә уздырыла.

    2005 елдан башлап, чит телләр факультетында яңа белгечлек ачып җибәрдек. Ул авыл мәктәпләре өчен немец һәм инглиз , шулай ук француз һәм инглиз телләре укытучылары – башлангыч төркем. Анда авыл мәктәпләрен бетергән укучылар кабул ителә. Болардан тыш, Көнчыгыш телләре факультеты эшли, биредә инглиз һәм көнчыгыш телләре белгечлекләре буенча югары белем бирелә. Уку һәм тәрбия, башка чаралар өчен ТДГПУ да барлык шартлар да тудырылган, безгә укырга керергә теләүчеләр шундый юлны сайлап ялгышмаслар, чөнки моңа кадәр вузны бетергән бер генә белгеч тә эшсез йөрми, һәркайсы тормышта үз юлын таба.

    Университетның аерым факультетларында татар телен фән буларак һәм башка фәннәрне ике дәүләт телендә укытуга игътибар ни дәрәҗәдә?

    Р.Җ.: РФ һәм ТР халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча эшчәнлекне тәртипкә салу өчен, ТДГПУ да укыту-методик берләшмәнең, факультетларның фәнни-укыту методик советларында телләр турындагы законнарны үтәү буенча җаваплы кешеләр билгеләнде. Математика, физика, география , биология факультетларында махсус фәннәр татар телендә укытыла торган бүлекләр бар.

    Контрастив лингвистика һәм тәрҗемәчелек кафедрасы күптеллелек шартларында чит телләрне укыту методологиясен булдыруны төп бурыч итеп куя. Шул сәбәпле инглиз телен һәм төрки телләрне фәнни тикшерү эшен алып баручы аспиратура һәм докторантура эшли. Бигрәк тә инглиз телен татар теле, тарихы һәм мәдәниятенә бәйле рәвештә өйрәнүгә игътибар зур. Бу студентларга икетеллелек шартларында укыта алырлык белгеч булырга тулы мөмкинлек бирә.

    Чит төбәкләрдән сезнең вузга керү өчен максатчан гариза-заявкалар бармы? Мәгълүм ки, республика вузларында башка өлкәләрдән килеп укучылар өчен махсус квоталар да гамәлдә .

    Җ.Н.: Әлбәттә, андый гаризалар бар һәм булачак та. Безнең вуз чит төбәкләр өчен татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләүдә һәрвакыт катнаша. Башка уку йортларында чит төбәкләрдән килүчеләр өчен барлык кабул ителә торган укучыларның 5 проценты кадәр урын калдырылса, бездә ул 10 процент. Ягъни, без 960 студент кабул итәбез икән, шуның 10 проценты чит регионнардан килеп югары белем эстәүчеләр өчен.

    Чит төбәкләр белән эшләү, алар өчен югары белемле мөгаллимнәр әзерләүгә елдан-ел зур игътибар бирелә. Хәзер бу мәсьәләләрне без Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә хәл итәбез. Узган елны гына да конгресс, мәгариф һәм фән министрлыгы, ТДГПУ 4 чара уздырды. Россиякүләм слетта илнең башка төбәкләрендәге вузларда татар теле буенча белем алучы студентлар катнашты. Әстерхан, Башкортстан, Мәскәү, Тубыл, Төмән, Ижау һәм башка төбәкләрнең студентлары катнашында төрле бәйгеләр оештырылды, алар туган телләрен ни дәрәҗәдә белүләрен һәм аның белән кызыксынулары югары булуларын расладылар.

    Россия күләмендә туган тел (татар теле һәм әдәбияты) белгечлеге буенча Укыту-методик комиссиянең ТДГПУ базасында оештырылуы да әле моңарчы тарихта булмаган зур яңалык. Әлеге комиссия белән вузның уку-укыту эшләре буенча проректоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов җитәкчелек итә. Димәк, федераль министрлык бу юнәлештә белгечләр әзерләүдә төп эксперт итеп ТДГПУны сайлады һәм әгәр дә башка җирләрдә татар теле һәм әдәбияты буенча укытырга теләүчеләр булса, иң элек шушы комиссиянең ризалыгын алырга тиешләр, шунсыз аларга лицензия бирелмәячәк.

    Бүгенге көндә югары квалификацияле белгеч кимендә өч телне камил белергә тиеш. ТДГПУда бу тәгълиматка караш нинди?

    Җ.Н.: Дөрестән дә хәзерге шартларда чит телләрне, аерым фәннәрне чит телләрдә укытырга сәләтле югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә игътибар бирми мөмкин түгел. Моны тормыш үзе үк таләп итә. 2003 елдан башлап бездә информатика, математика, география, биология, тарих, юриспруденция, психология кебек фәннәрне инглиз телендә укыта алырдай белгечләр чыгарыла. Рус теле, әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты факультетларында өстәмә белгечлекләр буларак инглиз теле укытыла. Чит телләр һәм көнчыгыш телләр факультетларында 8 тел буенча (инглиз, француз, немец, төрек, гарәп, фарсы, кытай, япон) белгечләр әзерләнә. Фарсы телен һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге – Казанда гына түгел, Россиядә дә иң көчле үзәкләрнең берсе. 2006-2007 елларда төрек һәм гарәп телләре үзәкләре ачылды. Ә агымдагы елның 26 апреленнән исә, Тукайның туган көнендә, татар теле һәм әдәбияты үзәге эшли.

    Күптеллелек шартларында телләрне саклау, үстерү юнәлешендә Халыкара һәм Бөтенроссия күләмендә нинди эшләр башкарыла?

    Р.Җ.: Әйе, шундый чаралар аша без үзебезне дә киңрәк таныта алабыз һәм башкаларның дә тәҗрибәсен өйрәнәбез. 2006 елның июнендә ТДГПУ да «Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телне саклау һәм үстерү проблемалары, перспективалары» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылды. Анда АКШ, Бөекбритания, Франция, Кытай, Төркия, Үзбәкстан һәм РФ төбәкләреннән галимнәр катнашты.

    Шулай ук үткән елны Татар теле укытучыларының IV Бөтенроссия съездын оештыру һәм үткәрүдә дә ТДГПУ актив эш алып барды.

    Быел исә җәен июль башында, безнең уку йорты базасында «Казан һәм алтай цивилизациясе» темасы буенча ПИАК (Permanent International Altaistic Conference) ның 50 нче юбилей конференциясе үтәчәк. Аны оештыру комитетының рәисе – Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов. Бик катлаулы чара һәм ул моңа кадәр дөньядагы илләрнең башкалаларында гына узган. Конференциянең тематикасы лингвистик, тарихи-мәдәни һәм текстология юнәлешләрен үз эченә ала.

    Җ.Н.: «Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы» дигән безнең халык. Белемгә, үсешкә омтылучы барлык халыклар да туган телне өйрәнү һәм үстерүгә, башка чит телләрне үзләштерүгә нык игътибар бирәләр. Лингвистик интеграциянең алга китүен нәкъ менә безнең уку йорты мисалында күрергә мөмкин. ТДГПУның элек тә дәрәҗәсе югары иде һәм киләчәктә дә максатыбыз шуны саклау гына түгел, ә тагын да үстерү. Юкка гына камиллекнең чиге юк димиләр бит.

    Зямиль Нигматов

    Научная школа: « Гуманистическая парадигма педагогического образования»

    Нигматов Зямиль Газизович - доктор педагогических наук, профессор, заведующий кафедрой педагогики Татарского государственного гуманитарно-педагогического университета. Основатель научной школы «Гуманистическая парадигма педагогического образования».

    Начав свой путь в науку учителем математики в сельской школе, познав проблемы директора сельской и городской школы, З.Г. Нигматов приобрел богатый опыт практической работы на ниве отечественного образования, который он позднее использовал, став заведующим кафедрой научных основ управления школой, деканом, проректором и, наконец, ректором гуманитарно-педагогического университета (до 15.02.2008 г.).

    Весьма актуальными и современными следует признать исследования доктора педагогических наук, профессора, заслуженного деятеля науки Российской Федерации, действительного члена Международной педагогической академии, ректора Татарского государственного гуманитарно-педагогического университета Нигматова Зямиля Газизовича, занимающегося в течение уже многих лет одной из востребованных обществом проблем - проблемой гуманизма и гуманитаризации - и первым в России защитившего докторскую диссертацию по ней, которая на сегодня стала ведущим научным направлением в педагогической теории и практике. З.Г. Нигматов вошел в число крупных ученых-педагогов, обладающих способностями выполнения региональных и федеральных исследовательских программ.

    Первым в России написал и успешно защитил докторскую диссертацию по теме: «Принцип гуманизма и его развитие в истории советской школы (1945-1989 гг.)», создал научную школу молодых ученых, работающих над проблемами гуманизации образования. Он автор 14 монографий, 3 учебников по педагогике, 12 учебных пособий.

    С 1990 года он является председателем диссертационного совета по защите докторских диссертаций по специальностям 13.00.01-общая педагогика, история педагогики и образования, 13.00.02-теория и методика обучения и воспитания (русскому языку в общеобразовательной школе).

    Будучи талантливым организатором науки, являясь в течение 17 лет председателем совета по защите докторских диссертаций при ТГГПУ, З.Г. Нигматов принимает самое активное участие в подготовке и аттестации научно-педагогических кадров высокой квалификации..

    Он создал свою научную школу, и его ученики - 52 кандидата наук и 12докторов наук, 6 из которых иностранные граждане, - успешно развивают идеи гуманизации образования личности в разных точках России, СНГ и мира, содействуя тем самым укреплению межнациональных отношений между народами, установлению дружественных отношений между государствами, международных связей и сотрудничества с вузами США, Англии, Франции, Германии, Китая, Турции, Египта и ряда арабских стран.. А начало этому было положено еще в семидесятые годы, когда Министерством просвещения СССР З.Г. Нигматов был направлен в Сомали (Африка) в качестве преподавателя математики на английском языке и, проработай там три года.

    З.Г. Нигматов принадлежит к тому поколению людей, которых отличают широкий общекультурный кругозор, фундаментальная теоретическая и практическая подготовка, высокий профессионализм, талант организатора, творческий подход к любому делу и обостренное чувство ответственности.

    Под руководством Нигматова З.Г. защищено 52 кандидатские диссертации. Среди них

    1. Мильграм А.А. «Социально-педагогические условия гуманизации отечественной школы в последней четверти ХХ века» (2000г.).

    2. Гошуляк Любовь Даниловна «Становление и развитие земской концепции народного образования в дореволюционной России, 1865-1917 гг. (На материале Пензенской губернии)» (1995).

    3. Галиуллина Ф.Ш. «Формирование навыков научно-исследовательской деятельности у студентов педагогического вуза» (2003г.).

    4. Ло Юн «Развитие педагогической мысли о воспитании детей в Китае» (2005г.); Ведина А.А. «Реализация принципа гуманизма в учебном процессе общеобразовательных школ Великобритании (на примере гуманитарных дисциплин)» (2005г.).

    5. Валеева Лилия Агзамовна «Становление и реализация дидактической системы Джона Дьюи» (2008г.).

    6. Абдрафикова Альбина Ринатовна «Развитие гуманистической парадигмы в системе высшего педагогического образования в IV четверти ХХ века» (2005г.).

    7. Абдел Хаким Ясин Хиджази «Основные тенденции развития образования в Иордании (1970-1995 гг.)» (1996г.).

    8. Ахмеров Галим Ниязович «Музыкально-педагогическая система деятельности С.Сайдашева» (2004г.).

    9. Баймурзина Вилbя Искандаровна «Становление и развитие Башкирской народной педагогики» (1998г.).

    10. Биктемирова Элла Ильдаровна «Педагогические воззрения и деятельность Галимджана Баруди» (2002г.).

    11. Виноградов Владислав Львович «Управление сплочением академических групп (педагогический аспект)» (1996г.).

    12. Валеев Агзам Абрарович «Концепция свободного воспитания Александра Нейла и ее реализация в практике школы» (2001г.).

    13. Гайсин Ильгизар Темергалиевич «Эколого-нравственное воспитание учащихся в процессе изучения естественно-научных дисциплин» (1995г.).

    14. Гатиятуллин Мухаммат Хабибуллович «Формирование технолого-трудловой культуры у старшеклассников сельских школ» (1999г.).

    15. Гизатуллин Рамиль Шавкатович «Нравственно-патриотическое воспитание старшеклассников на героических традициях российского офицерства» (2005г.).

    16. Гусак Гульнара Николаевна «Развитие начального образования в Татарской АССР в 1945-1985 гг.» (2001г.).

    17. Газизов Рузиль Рафаилевич «Тенденции развития среднего образования в Казанской губернии во второй половине Х1Х века» (2001г.).

    18. Габдрахманов Наиль Газизович «Школьные традиции как средство нравственного воспитания подростков в условиях обновления общего образования» (1997г.).

    19. Гайфутдинов Азат Минабутдинович «Развитие дидактических принципов в истории отечественной педагогики (1945-2000)» (2002г.).

    20. Гайфуллина Татьяна Викторовна «Развитие методов воспитания в истории отечественной педагогики (1945-2000)» (2003г.).

    21. Гизатуллина Наиля Мухамедовна «Традиции татарской народной педагогики как средство формирования национального самосознания у учащихся-подростков» (1999г.).

    22. Гильманов Мухамат Мухаматюнусович «Использование духовно-нравственного потенциала монотеистических религий в профилактике девиантного поведения подростков» (2004г.).

    23. Зиятдинова Лейсан Саматовна «Формирование педагогических умений студентов естественно-географических факультетов к экологическому воспитанию в школе» (2002г.).

    24. Иванов Дмитрий Игоревич «Развитие международного сотрудничества Российских вузов» (2002г.).

    25. Мухаметшин Азат Габдулхакович «Становление и развитие педагогической мысли в Волжской Булгарии (VII-ХIV вв)» (1995г.).

    26. Микаил Сойлемез «Общее и профессиональное образование в Турции (проблемы становления развития)» (1995г.).

    27. Мильграм Геннадий Абрамович «Социально-педагогические технологии гуманизации оздоровительно-досугового процесса в лечебно-рекреационном комплексе» (2001г.).

    28. Мирзагитов Рамиль Хамитович «Социально-педагогические тенденции развития татарского лингвистического образования (ХIХ - начало ХХ в.)» (2004г.).

    29. Мустафин Данил Махмутович «Тенденции развития содержания, форм и методов подготовки педагогических кадров в учреждениях среднего профессионального образования (1945-200 гг.)» (2004г.).

    30. Пугачева Наталья Борисовна «Формы организации учебно-воспитательного процесса образовательной школы на принципе гуманизма» (1996г.).

    31. Сабирова Диана Рустамовна «Тенденции развития и современное состояние системы профессионального педагогического образования в Англии (1979-1997 гг)» (1998г.).

    32. Сабитова Резеда Наилевна «Формирование экологической культуры старшеклассников средствами экономического образования» (2005г.).

    33. Сахипова Разия Азгаровна «Традиции татарской народной педагогики как средство воспитания заботливого отношения к людям у подростков (на материалах школ-гимназий)» (1996г.).

    34. Самир Али Саид Салам «Общепедагогические и гуманистические идеи Абу-наср Аль-Фараби» (1996г.).

    35. Тайгина Светлана Алексеевна «Многопрофильная направленность школы как условие формирования профессионально ориентированной личности учащихся» (1996г.).

    36. Халитова Назия Хабибулловна «Использование народного опыта музыкально-эстетического воспитания в подготовке учителей начальных классов» (1995г.).

    37. Хайрутдинова Венера Кашфиевна «Кафедральная форма управления учебно-воспитательным процессом в гимназии» (1997г.).

    38. Хамзина Гульнара Разиевна «Музыкально-эстетическое воспитание студентов немузыкальных факультетов педагогического вуза» (2002г.).

    39. Хамитов Илшат Миргалиевич «Педагогические технологии использования традиций народной педагогики в процессе повышения квалификации учителей» (2000г.).

    40. Шигапова Эльвира Мансуровна «Сравнительный анализ музыкально-эстетических традиций татарского и турецкого народов» (1997г.).

    41. Шакирова Лилиана Рафиковна «Тенденции поэтапного развития и содержание педагогической деятельности математической школы Казанского университета (1804-1904 гг.)» (1998г.).

    42. Шаяхметова Роза Искандаровна «Религиозно-культурологические традиции как средство нравственного воспитания младших школьников» (2003г.).

    Под руководством Нигматова З.Г. защищено 12 докторских диссертаций. Среди них:

    1. Валеева Р.А. «Теория и практика гуманистического воспитания в европейской педагогике (первая половина ХХ века)» (1997г.).

    2. Гайсин И.Т. «Преемственность системы непрерывного экологического образования» (2000г.).

    3. Даутова Гузалия Жевдятовна «Развитие поликультурного образования в Поволжье» (2004г.).

    4. Баймурзина Вилия Искандаровна «Становление им развитие Башкирской народной педагогики» (1997г.).

    5. Валеев Агзам Абрарович «Развитие теории и практики свободного воспитания в зарубежной педагогике (ХХ в.)» (2008г.).

    6. Краснов Николай Герасимович «Педагогическое наследие И.Я.Яковлева и становление национальной школы чувашского народа» (1995г.).

    7. Козлова Планета Павловна «Природосообразность как основной принцип в истории школы и педагогики» (1998г.).

    8. Закирова Венера Гильмхановна «Традиционная педагогическая культура татарской семьи» (2002г.).

    9. Салитова Фэридэ Шарифовна «Развитие музыкально-педагогической культуры татарского народа» (2003г.).

    10. Шакирова Лилиана Рафиковна «Развитие математического образования в российских университетах Х1Х века» (2005г.).

    11. Явгильдина Зилия Мухтаровна «Развитие общего музыкального образования в Татарстане (ХХ в.)» (2007г.).

    Наиболее значимые из работ Нигматова З.Г.:

    1. Педагогика школы. Казань: Тат. книжное изд-во.- 1993.-425с.

    2.Гуманистические традиции народной педагогики и воспитательный процесс. Казань: ИССО РАО,1998.-130 с.

    3.Курс лекций по педагогике: (теория и методика воспитания). Казань: Матбугат йорты, 2000.-384с.

    4.Культурологическая направленность обучения в педагогическом вузе: Воспитание в педагогическом вузе. Журнал Высшее образование в России. - 2004. - №9. - с.61-64.

    5.Учитель для учителя. Модернизация обучения будущих педагогов. Ж-л «Экономика и образование сегодня» . № 4, 2005 с.57-59.

    Монографии:

    1. Социалистический гуманизм: педагогика и школа. – Казань: Татарское книжное издательство, 1988. – 271 с.

    2. Гуманистические традиции педагогики. Учебное пособие для студентов и аспирантов высших учебных заведений. - Казань: Татарское республиканское издательство «Хэтер» (ТаРИХ), 2003.- 271 с.

    3.Гуманистические основы педагогики. Учебное пособие – М.: Высшая школа, 2004.- 400 с.

    Зямиль Нигматов, Җәмил Газиз улы Нигъмәтов
    теги: Зямиль Газизович Нигматов, Җәмил Газиз улы Нигъмәтов, доктор педагогических наук, профессор, ректор ТГГПУ
  • Зямиль Нигматов:




  • ← назад   ↑ наверх