• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре:

    Нур Баян

    1905-1945

    Шагыйрь Нур Баян (Нур Галим улы Баянов) 1905 елның 15 маенда Татарстанның хәзерге Актаныш районындагы Әнәк авылында ярлы игенче гаиләсендә туа. Тормышлары авыр булганлыктан, Н.Баян һәр елны җәйге айларда төрле җирләрдә яллы эшләрдә эшләп кайта.
    1921 елда Н.Баян Пермь шәһәренә барып, кара эшче булып эшли, аннары 1923 елда укуын дәвам итү теләге белән Казанга килә һәм Татар-башкорт мәктәбенә курсант итеп алына. Шушында укыганда аның әдәби иҗат эше башлана.
    1925 елдан аның исеме матбугат битләрендә ешрак күренә башлый. 1928 елда ул «Кызылармеец» дигән хәрби газета редакциясенә әдәби хезмәткәр булып урнаша һәм шул ук елны бер-бер артлы «Уракчы кызлар», «Җимерелгән окоплар» исемле шигъри җыентыкларын бастырып чыгара.
    1929-1930 елларда Н.Баян «Колхоз яшьләре» журналы сәркятибе, аннары Чаллы район газетасына мөхәррир итеп билгеләнә. «Клеверлы кырлар», «Яңгырлы төн» кебек поэмаларын, күп санлы шигырьләрен иҗат итә.
    1932 елда Н.Баян яңадан Казанга кайта һәм Татарстан Язучылар берлеген оештыру комитетында инструктор, Татгосиздатта мөхәррир булып эшли.
    1938 елдан, Бөек Ватан сугышы башланганчыга кадәр, профессиональ язучы буларак, тулысынча иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Бу елларда Н.Баян зур күләмле «Гөләндәм» (1939), «Җимерелгән дворец янында» (1940), «Карахмәт» (1940) поэмаларын яза, шигъри җыентыкларын бастырып чыгара. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Н.Баян фронтка китә. Полк партия оешмасы секретаре, дивизия газетасы мөхәррире, полк командирының сәяси эшләр буенча урынбасары буларак, данлы сугышчан юл үтә.
    Ул авыр сугыш шартларында да иҗат итүдән туктамый, патриотик шигырьләр яза, поэма һәм либретто өстендә эшләвен дәвам итә. Әмма Җиңү көнен күрергә өлгерми - 1945 елның 23 апрелендә Совет Армиясе подполковнигы, танылган шагыйрь Нур Баян батырларча һәлак була.

    Укырга тәкъдим итәбез:

    Сайланма әсәрләр /Кереш сүз язучы Х.Хәйри. - Казан: Татгосиздат, 1948. - 200 б.: портр. б-н.
    Шигырьләр, поэмалар. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. - 160 б.
    Шигырьләр, поэмалар /Кереш сүз язучы Х.Хәйри. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1954. - 340 б.: портр. б-н.
    Алар сафта: Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар совет язучыларының әсәрләре. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. - 216 б. -
    Нур Баян. - Б.16-18. Онтылмас яшьлек //Мирас. - 2004. - № 3. - Б.20-31.
    Яңгырлы төн //Мирас. - 2004. - № 5. - Б.24-27.
    Җимерелгән дворец янында //Мирас. - 2004. - № 2. - Б.29-35.
    Душа, спаленная войною…; Соловью; …Если пуль свинцовыми дождями…: Стихи /Пер. с татар.: М.Сафин //Аргамак. - 1995. - № 12. - С.191.





    ← назад   ↑ наверх