• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ходжа Насретдин

    Хуҗа Насретдин мәзәкләре



    Икесен бергә сатам

    Хуҗаның ишәге югалган икән. Әгәр дә табылса, мин ул
    ишәкне бер сумга сатар идем, дип ант иткән Хуҗа.

    Икенче көнне ишәк табылган. Хуҗаның ант иткәнен
    ишеткән бер кеше:

    — Ишәгеңне иртәгә үк базарга алып барып бер сумга
    сатмасаң, мин сине кешеләр алдында оятлы итәм,— дигән.

    Хуҗа уйга калган. Аннары бер песине тотып ишәкнең
    муенына бәйләгән дә базарга киткән. Алучылар ишәкнең
    бәясен сорагач, Хуҗа болай дигән:

    — Ишәкнең бәясе бер сум, ә песинең бәясе йөз сум. Ләкин
    шуны белегез — мин аларның икесен бергә генә сатам.



    Карбыз

    Шулай бервакыт Хуҗа Насретдин күрше авылга баргав
    икән. Юлда бер бакчачыдан карбыз сатып алган. Аны урталай
    кискән дә яртысын ашаган, яртысын юлга ташлап калдырган.

    — Кем дә кем бу карбызны күрсә, бу җирдән бай үткәк
    икән дияр.

    Бераз баргач, ул кире борылып килгән дә карбызның кал-
    ган яртысын да ашаган һәм әйткән:

    — Байның ялчысы да булган икән, бу яртысын ул ашагаг
    дип уйласыннар.

    Бераз киткәч, Хуҗа тагын борылып килгән. Карбызныг
    кабыкларын да ашап бетергән дә:

    — Әйдә, биредән узган кеше «байның ишәге дә бул га!
    икән» дип уйласын,— дигән.



    «Үз өлешемне генә алам»

    Хуҗа Насретдинның күршесе утын яра икән. Хуҗа аньп
    янына барып утырган да, күршесе суккан саен, чырайлары!
    сытып, ухылдап, көчәнеп, аңа көч биреп торган.

    Күршесе утынын, ярып бетереп, өенә ташый башлагач
    Хуҗа да, бер кочак утын алып, өенә китә башлаган.

    Күршесе, аптырап:

    — Тукта, син минем утыннарымны кая ташыйсың! — яш
    кычкырган.

    Хуҗа аңа каршы:

    — Мин үз өлешемне генә алам, әллә син мине бушка гын;
    көч биреп, ухылдап торды дип уйлыйсыңмы?! — дигән.



    Хуҗа чәчен алдырган

    Хуҗа парикмахерскийда чәчен алдырган һәм бер сум акч
    түләгән. Икенче тапкыр чәчен алдыргач, бер тиен дә түләмич
    чыга башлаган икән, чәч алучы:

    — Йә Хуҗа, акча түләргә оныттың бит,— дигән.

    — Най надан, күреп торасың ич, минем башымны
    яртысы пләш. Шуның өчен ике алдырганга бер сум д
    җитәр,— дигән дә Хуҗа чыгып та киткән.



    Хуҗа әтәч булып кычкырган

    Беркөнне Хуҗа Насретдин шәһәр малайлары белән мунчаг
    барган. Малайлар мунча өчен акчаны Хуҗадан түләтмәкч
    булганнар. Алар мунчага өйләреннән берәр йомырка алы
    килгәннәр һәм: «Кем дә кем тавык булып кытаклап йомырк
    салмый, шул мунча өчен акча түли»,— дигәннәр.


    Малайлар, таз янына йомыркаларын куеп, кытакларга ке-
    решкәннәр. Хуҗа бу хәйләне сизгән дә, мунча ләүкәсенә
    менеп, әтәч булып кычкырырга тотынган. Тегеләр, бу эшкә
    аптырап:

    — Хуҗа абзый, нишлисең? — дип сораганнар. Хуҗа:

    — Шушы кадәр тавыкка бер әтәч кирәк лә инде,— дип
    җавап биргән.



    Булмагач булмый

    Бервакыт хәлвә турында сүз чыккач, Хуҗа әйтеп куйган:

    — Әйе, минем дә күптән инде хәлвә ашыйсым килеп йөри.

    — Ни өчен соң әзерләмисең?

    — Нишлисең бит, шикәр барында мае булмый, ә мае бул-
    ганда бездә оны булмый.

    — Ә барысының да берьюлы булган вакыты булмыймыни
    соң?

    — Ник булмасын, була. Ләкин аларның һәркайсы булган
    вакытта мин үзем өйдә булмыйм шул,— дигән Хуҗа.



    Куян шулпасының шулпасы

    Хуҗаның әбисе белән бабасы кунакка килгәннәр. Хуҗа
    ал арны куян ите белән сыйлаган. Тансык аш әби белән бабайга
    бик ошаган. Өйләренә кайткач, «бик сыйладылар» дип, мактап
    сөйләгәннәр.

    Кияү юмарт кеше икән дип, әбисенең энесе дә хатыны белән
    кунакка килгән. Хуҗа аларны куян шулпасы белән сыйлаган.
    Шулпа да кунакларга ошаган: артык сый булмаса да, кайткач,
    «бик сыйладылар» дип, кеше арасында мактанганнар.

    Моны ишетеп, Хуҗаның әбисенең энесенең хатынының
    сеңелесе дә ире белән парлап кунакка килгән. Хуҗа болар
    алдына табак белән су утырткан. Кунаклар, аптырашып:

    — Бу ни була инде, кияү? — дип сораганнар.

    — Бу куян шулпасының шулпасы була. Әби белән бабай
    итен ашадылар, әбинең энесе хатыны белән шулпасын эчтеләр,
    сезгә шулпасының шулпасы гына калды, хәзинәдә бары, гаеп
    итештән булмасын,— дигән.



    Хуҗа кунакка барган

    Хуҗа бер танышында, кунакта булып, кичкә хәтле утырып
    калган. Инде кайтыйм дип торганда гына, яшен яшьнәп, каты
    яңгыр ява башлаган. Кунак итүче, борчылып, Хуҗага хөрмәт
    итим, аның яңгыр астында калып юешләнүе бар дип:

    — Хуҗа, тышта коеп яңгыр ява, чыланырсыз, монда гына
    кунып китәрсез инде,— дигән.

    Хуҗа:

    — Яхшы, дөрес әйтәсез,— дип, кунмакчы булган.
    Бераздан кунак итүче, Хуҗа йокларга яттымы икән дип,

    аның бүлмәсенә керсә, ул урынында булмаган. Икенче тапкыр
    керсә, Хуҗаны бүлмәдә күреп, аннан:

    — Йә Хуҗа, әле генә сезнең бүлмәгә кергән идем, кая
    чыккан идегез? — дип сораган.

    Хуҗа аңа:

    — Чапанымны кимичә һич йоклый алмыйм, өемә кайтып
    чапанымны алып килдем,— дип җавап кайтарган.



    Агач башыннан юл булса...

    Хуҗа Насретдин урман аша җәяү кайтып килә икән, усал
    малайлар очраганнар. Хуҗаның аягында бик яхшы кәвеш
    икән, малайлар аны ничек тә хәйлә белән салдырып алырга
    булганнар.

    — Турыдан кайтыйк,— дигән булып, башта аны куе агачлар
    арасына алып кергәннәр, аннары:

    — Без адаштык, син, Хуҗа абзый, агач башына мен ДЕ
    югарыдан карап безгә юл күрсәт,— дигәннәр.

    Хуҗа кәвешләрен салган да култыгына кыстырып менг
    башлаган. Малайлар аңа:

    — Ул кәвешләреңне нәрсәгә анда алып менәсең? Калдыр-
    чы,— дигәч, Хуҗа әйткән:

    — Калдырырга ярамый, әгәр агач башыннан юл булса,
    шуннан кайтып китәрмен,— дигән.



    Бүләксез генә

    Хуҗаның бер дусты кунакка килгән булган. Кунак бернин
    ди дә бүләк алып килмәгән һәм бу эштә ишәкне гаепләрг;
    булган. Йортка килеп керүгә ул сөйләнә-сөйләнә ишәген кый
    ный башлаган:

    — Һай үләт суккыры, ни генә салсам да күтәрергә теләмә
    дең, киреләндең, ахмак хайван! — дигән.

    — Юк, дус кеше, синең ишәгең ахмак түгел, бик акыл
    лы,— дигән Хуҗа.— Авылдан бүләк алып килмәгән икән
    инде бездән дә авылга бүләк алып китмәсен белгән бит ул.



    Хуҗа үз ишәген ничек таныган

    Бервакыт Хуҗа үзенең ишәгенә атлана да базарга китә.
    Бу кыш көне була. Хуҗа базарга баргач ишәген башка ишәкләр
    янына бәйли дә китә кирәк-яракларын алырга. Шулвакыт
    кар ява башлый. Хуҗа, базарда йомышын бетереп, ишәгенә
    атланып кайтып китим дип килсә, ни күзе белән күрсен,
    ишәкләр бар да ак. Бу үз ишәген таный алмый бит. Шулай
    да аптырап калмый, бер өйгә керә дә ук белән җәя алып чы-
    га. Аннан базардагы кешеләргә кычкыра:

    — Ишәкләрегезне алыгыз, үземнекен атам,— ди.

    Ишәк хуҗалары тиз-тиз үзләренең ишәкләрен алып бете-
    рәләр, тик бер генә ишәк торып кала. Хуҗа, минем ишәк
    шушы булса кирәк дип, атланып кайтып китә.



    Иске айны кая куялар

    Көннәрнең берендә мәҗлестә утырганда, күп кенә мәсьәлә-
    ләр турында сөйләшкәннән соң, Хуҗага дошманрак бер кеше,
    аны халык алдында оялтмакчы булып:

    — Әй Хуҗа, инде күп сорауларга җавап бирдең, менә
    монысына да җавап бир: яңа ай тулгач, искесен кая куя-
    лар? — дигән. Хуҗа, бер дә аптырап тормыйча:

    — Аны беркая да куймыйлар, иске айны тураклап, йолдыз-
    лар ясыйлар,— дип җавап биргән.




    Аймы файдалырак, кояшмы

    Хуҗа Насретдиннан:

    — Синеңчә, кояш файдалыракмы, аймы? — дип сораганнар.
    Хуҗа:

    — Ай,— дип җавап биргән.

    — Ни өчен? — дип сорагач, Хуҗа:

    — Чөнки кояш болай да якты вакытта, көндез яктырта, ә
    ай төнлә, караңгы вакытта яктырта,— дип җавап биргән.



    Ярлының милке күз алдында булырга тиеш

    Бер мәҗлестә Хуҗа сагыз чәйнәп утырган.
    — Кунаклар, ашарга рәхим итегез,— дип әйтүгә, Хуҗа
    авызындагы сагызын алып борын очына ябыштырып куй-
    ган. Хуҗадан: «Нигә син шулай эшлисең?» — дип сорагач,

    Хуҗа:

    — Ярлының милке күз алдында булырга тиеш,— дип җа-
    вап биргән.



    Фатирдан күчәбез түгелме соң

    Көннәрнең берендә, хатыны өйдә югында, Хуҗа бер бүлмәдә
    нәрсәдер эшли икән. Икенче бүлмәсенә ике карак кереп,
    икесенә берәр төен әйбер төйнәп алып чыгып киткәннәр. Моны
    күргән Хуҗа, үзе дә бер төен әйбер алып, караклар артыннан
    куып кит.кән. Караклар, Хуҗаны танымыйча:

    — Кая барасың, бабай, болай бик ашыгып? — дип сораган-
    нар икән, Хуҗа ал арга:

    — Кая барыйм, фатирдан күчәбез түгелме соң? Сез дә минем
    өйдән берәр төен алып чыгып киттегез, мин дә үзем күтәрә
    алган хәтлесен алып чыктым да сезнең артыгыздан яңа фа-
    тирга барам,— дип кенә әйткән икән, караклар эшнең нидә
    икәнлеген сизгәннәр дә төеннәрен ташлап качканнар.



    Хуҗа каракны ничек куркыткан

    Бервакыт Хуҗаның киемнәрен урлаганнар. Хуҗа базарга

    чыккан да:

    — Әй караклар, әгәр дә киемнәремне бирмисез икән, мин
    нишләргә белермен! — дип кычкырган. Хуҗаның киемнәрен
    урлаучы карак та монда булган. Ул бик курыккан да тизрәк
    урлаган әйберләрне китереп биргән. Базардагы кешеләр Ху-

    җадан:

    — Йә Хуҗа, әгәр карак синең киемнәреңне бирмәсә,

    нишләгән булыр идең? — дип сораганнар.
    Хуҗа:

    — Минме? Кибеттән яңа кием сатып алган булыр идем,—

    дигән.



    Яшелчә белән туена

    — Йә Хуҗа, син ит ашамыйм дигән идең түгелме соң!
    Ә үзең куян ите ашап утырасың? — дигәннәр икән, Хуҗа:

    — Куян бит кишер белән генә туена,— дигән.

    Үч алу

    Җиде төн уртасында Хуҗа Насретдинның бүлмәсенд
    телефон шалтыраган. Аннан ачулы хатын-кыз тавыш!
    яңгыраган:


    — Сезнең этегез өрә, миңа йокларга бирми.

    Кем шалтыратканны белгәч, икенче төнне нәкъ шул ва-
    кытта Хуҗа теге хатынга шалтыраткан:

    — Мин сезгә, минем этем юк, дип әйтү өчен шалты-
    раттым,— дигән.



    Хуҗа чәч алучыда

    Беркөнне Хуҗа Насретдин чәч алдырырга кергән. Чәч
    алучы Хуҗаның бантын кырганда, берничә урыннан кискән
    дә киселгән урынга мамык ябыштыра барган. Хуҗа моны
    күреп:

    — Һай чәч алучы, башымның яртысына мамык чәчтең,
    яртысын калдыр инде, ул өлешенә үзем шалкан чәчәрмен,—
    дип торып ук киткән.



    Кызганган

    Бер сәрхүш үтилгә җыйган тимер-томыр янында йоклап
    ята икән. Шуннан узып баручы Хуҗа Насретдин:

    — И була соң тинтәк хатыннар, әзмәвердәй ирен үтилгә
    тапшырган бит,— дигән.



    Исерүең җитмәгән

    Хуҗа базарда пешкән ит сата икән. Хәмер эчкән кешеләр
    аннан ит сатып алып ашыйлар икән. Бер исерек кеше Хуҗага
    итең пешеп җитмәгән дип бәйләнгән. Хуҗа аңа каршы:

    — Ит пешеп җиткән, синең исерүең җитмәгән,— дигән.



    Кешеләрнең авызын каплап булмый

    Хуҗа, баласын ишәгенә атландырып, үзе җәяүләп базарга
    киткән. Аларга очраган кешеләр:

    — Карагыз инде, малай ишәккә атланган, ә карт кеше
    җәяү бара,— дип кычкырганнар.

    Бу сүзләрне ишеткәч, Хуҗа малайны ишәк өстеннән төшер-
    гән дә, үзе атланган. Бераз киткәч, аларга башкалар очраганнар
    һәм әйткәннәр:

    — Карагыз инде, тап-таза ир ишәккә атланган, ә бала җәяү
    бара.


    Моны ишеткәч Хуҗа баланы, үз янына алып, ишәккә
    атландырган. Күп тә китмәгәннәр, аларга тагын:

    — Була бит шундый әшәке кешеләр — уттай кызу көндә
    икәүләп мескен хайванга атланып баралар,— дип калганнар.

    Бу сүзне ишеткәч, Хуҗа ишәк өстеннән үзе дә төшкән, ба-
    ласын да төшергән. Алар ишәк артыннан җәяүләп киткәннәр.
    Бераздан соң очраган кешеләр көлеп калганнар:

    — Карагыз инде боларга. Тап-таза ишәк рәхәтләнеп
    юыртып бара, кешеләр аның артыннан атлыйлар.

    Хуҗаның юлда очраган кешеләргә бик каты ачуы килгән
    һәм ишәкне үз җилкәсенә салган да:

    — Кешеләрнең авызларын каплап булмый. Иң яхшысы
    аның менә шушылай булырга кирәктер,— дигән.



    Хуҗа улын ничек югалткан

    Беркөнне Хуҗа, кечкенә улын җитәкләп, базарга киткән.
    Бераз йөргәч, улы бик арыган. Хуҗа аны аркасына күтәргән.
    Шулай бераз баргач, Хуҗа, улының аркасында икәнлеген
    онытып: «Бу бала кая китте икән?» — дип, як-ягына каранып
    эзли башлаган. Никадәр эзләсә дә, улын таба алмагач, Хуҗа
    бик аптыраган. «Гаҗәп. Хәзер генә янымда иде, мин аны
    җитәкләп үзем белән бергә алып чыккан идем. Кая китте бу
    бала?» — дип кайгырган. «Әллә төтәсенә китте микән?» —
    дип, шул тирәдә яшәгән балдызының йортына барган. Ләкин
    аның ишеге тыштан ук бикле булгач, кире борылып киткән.
    Тагын улының юклыгы исенә төшеп: «Һай минем сөекле
    улым, былбыл тавышы шикелле тавышыңны бер генә ишетсәм
    иде, улым, син кайда?» — дип елап барганда, Хуҗаның ар-
    касындагы улы: «Әти, менә хәлвә кибетенә килеп җиттек,
    миңа хәлвә алып бир инде!» — дип кычкырган.



    Егылсам егылдым — морадыма ирештем

    Хуҗа Насретдинның бер зур үгезе булган. Ул үгезнең
    мөгезләре икешәр колач озынлыкта икән. Хуҗа үгезнең шул
    озын мөгезләренә менеп атланырга бик күптән кызыгып
    йөргән. Менә көннәрнең берендә үгез, җир сөреп арып кайткач,
    ял итәргә яткан. Хуҗа аны күреп әкрен генә килгән дә
    үгезнең мөгезләре арасына атланган. Ул үгезнең мөгезләренә
    ныклап ябышырга да өлгерә алмаган, үгез, сикереп торып,
    Хуҗаны бик каты итеп һавага чөйгән. Бу хәлне тәрәзәдән
    карап торган хатыны:

    — Әй Хуҗам, бәгърем, беләсең бит үгезебезнең усал хол-
    кын, ни эшләп аның мөгез араларына атландың, үзеңне-үзен
    һәлак итә яздың бит,— дип бик кызганган. Хуҗаның моңа
    бер дә исе китмичә:

    — Шаулама» хатын, шаулама, егылып төшсәм төштем —
    морадыма ирештем,— дигән.



    Ишәгемнән сорагыз

    Бервакыт Хуҗа, ишәгенә атланып, юлга чыккан икән,
    ишәген үзе теләгән якка алып бара алмагач, аны үз иркенә
    куйган. Ишәк, юлдан чыгып, үзе теләгән якка киткән. Бу
    хәлне күреп, Хуҗаның танышлары:

    — Йә Хуҗа, ераккамы барасың? — дип сораганнар.
    Хуҗа:

    — Мин кайдан белим, кая барасымны, менә бу тискәре
    ишәктән сорагыз, ул белә,— дип җавап биргән.




    Чүлмәк хисабы белән

    Хуҗа Насретдин ураза аеның ничәнче көне үткәнен санап
    барырга уйлаган. Моның өчен бакчасының бер почмагына
    бер чүлмәк куеп, һәр көнне шунда бер таш салып барган.
    Хуҗаның кечкенә кызы моны күреп калган да, атасы салып
    киткәч, ул да килеп таш сала башлаган. Беркөнне күршесе
    Хуҗадан:

    — Бүген айның ничәсе? — дип сораган. Хуҗа, хәзер әйтәм
    дип, бакчасына кереп, ташны санап чыгып:

    — Бүген айның утыз җидесе,— дигән. Күршесе, гаҗәп-
    ләнеп:

    — Нишләп алай булсын? — дигәч, Хуҗа:

    — Әле мин син ышанмассың дип киметеп әйттем, бүген
    беләсең килсә, чүлмәк хисабы белән, айның төп-төгәл кырык
    бише,— дигән.




    Биш тиенне эзләү

    Күршесе Хуҗа Насретдинның өенә керсә, ни күрсен, Хуҗа

    идәнгә сузылып яткан да идән ярыгына бер сум акча төшереп
    маташа. Күршесе, гаҗәпләнеп:

    — Син ни эшлисең? — дип сораган. Хуҗа:

    — Идән ярыгына биш тиен акча төшеп китте. Биш тиен
    өчен генә идән тактасын куптарып булмый бит инде. Шуның
    өчен тагын бер сум төшерәм,— дип аңлаткан.




    Кем белсә, шуңа

    Хуҗа урамнан үтеп барганда, аңа балалар очраган. Хуҗа,
    кесәсенә күрсәтеп:

    — Балалар, кем дә кем минем кесәмдә нәрсә барлыгын
    белсә, шуңа өрекнең иң зурысын бирәм,— дигән икән, балалар
    берьюлы:

    — Хуҗа абзый, сезнең кесәгездә өрек,— дип кычкыр-
    ганнар.

    — Һай, кайсы ахмак әйтеп өлгерде әле аны сезгә? — дигән

    Хуҗа.

    «Киемсез йөреп кара әле!»

    Хуҗа, ишәгенә атланып кайтып килгәндә, бер елга буена
    туктаган. Ишәгенә су эчерткән һәм чирәмгә ашарга җибәр-
    гән. Ишәк ашап йөргәндә, аркасыннан ияре төшеп, аны таптап
    йөргәнне күргәч, Хуҗа:

    — Кием кадерен белмисең, ахмак нәрсә. Менә киемсег
    йөреп кара әле! — дип, иярне үз җилкәсенә салган, ишәгег
    тезгененнән тотып, җәяүләп кайтып киткән.




    Мәшәкатебез бушка китмәде

    Беркөнне Хуҗа Насретдин коега караса, анда төшкән аг
    шәүләсен күргән. Бик тиз өенә йөгереп кергән дә:

    — Тиз бул, харап булдык, карчык, ай безнең коега тәгәрә!
    төшкән! — дип, бау белән ыргак алып, карчыгын йортка альн
    чыккан. Карчыгы да үзе сыман беркатлы булган, күрәсең
    тиз генә коега бау салып, тарта башлаганнар. Ыргаклары бур;
    тактасына эләккән. Күпме тартсалар да чыгара алмаганнар
    Менә бер заман бау өзелеп киткән, икесе дә чалкан егылганнар
    Хуҗа яткан җиреннән күккә караса, ни күзе белән күрсен
    ай анда!.. Шуннан Хуҗа карчыгына:

    — Мәшәкатебез бушка китмәде, карчык, ай үз урынын
    да,— дигән.




    Сизгер кешеләр

    Хуҗа Насретдин эштән кайтып хатыныннан ашарг
    сораган. Хатыны берничә кисәк каты ипи биргәч, Хуҗа:

    — Их, бер савыт шулпа да булса, тәмләп ашар идем,-
    дигән.


    Нәкъ шулвакыт итлектән буш савыт тотып күрше малае
    килеп кергән дә:

    — Әти авырып тора, шулпа ашар идем, ди, бераз гына
    шулпа бирмәссезме? — дигән.

    Хуҗа, бик аптырап:

    — Кара син, әй, кешеләр ничек сизгергә әйләнделәр. Аш
    исен генә түгел, синең тәмле хыялларыңны да сизәләр хәзер,—
    дигән.




    Хуҗа ат базарында

    Хуҗа Насретдин ат сатып алырга уйлаган. Күршеләре аңа:
    «Атның яшен тешләренә карап белеп була»,— дип өйрәтеп
    җибәргәннәр. Базарда Хуҗа бер атның авызын ачып караган
    да яратмыйча китә башлаган.

    Ат сатучы, гаҗәпсенеп:

    — Атны яратмадыңмыни? — дип сораган.
    Хуҗа Насретдин:

    — Атың бик карт икән, авызында 32 теше бар, 32 яшьтә
    икән,— дип җавап биргән.




    Хуҗа бакаларга акча биргән

    Беркөнне Хуҗа ерак юлдан кайтып килгәндә, күлдә ишәген
    эчерә икән. Көтмәгәндә ишәкнең аягы таеп егыла язган. Нәкъ
    шулвакыт күлдәге бакалар бакылдаганнар. Ишәк, аларның
    тавышыннан куркып, кире чигенгән һәм судан чыккан.

    Хуҗа, моңа бик куанып, кесәсеннән көмеш тәңкәләр алып
    күлгә ыргыткан да:

    — Рәхмәт сезгә, күлнең асыл кошлары, ишәгемне коткар-
    дыгыз! Мәгез, алыгыз акчаларны, хәлвә алып ашарсыз,—
    дигән.




    Хуҗа карганы кызганган

    Беркөнне Хуҗа Насретдинның хатыны күл буена керләр
    чайкарга төшкән икән. Сабынын бер читкә куеп, үзе кер
    чайкарга дип эчкәрәк кергән. Шул вакытта бер кара карга
    килеп, Хуҗа хатынының сабынын алып очып киткән. Хуҗа
    хатыны:

    — Най Хуҗа, тиз кил, сабынны карга алып китте,— дип
    кычкырган.

    Хуҗа:

    — И хатын, һич дәшмә, аның өс-башы безнекенә караганда
    керлерәк, барсын, юынсын,— дип, хатынын тынычландырган.




    Козгын барыбер ашый алмый аны

    Хуҗа базардан бавыр сатып алып кайтып килгәндә, аңа
    бер танышы очраган. Ул бавырны тәмле итеп кыздырырга
    өйрәтә башлаган. Хуҗа, минем хәтерем начар, син аны язып
    бирсәңче, дигәч, теге кеше үзенең киңәшләрен язып биргән.

    Хуҗа бавырны кыздырып ашау турында хыялланып кай-
    тып килгәндә, кинәт кенә бер козгын аның кулындагы бавы-
    рын эләктереп очып киткән. Хуҗа бер дә исе китмичә, ку-
    лындагы кәгазьне һавадагы козгынга таба селкеп:

    — һай ахмак, бавырны мәк белән кыздырып ашый
    алмыйсың бит син. Аның күрсәтмәләре менә монда, миндә
    бит,— дигән.




    Хуҗа ник шатланган

    Бервакыт хатыны Хуҗаның күлмәген юган да, кипсен дип,
    тышка чыгарып элгән. Вакыт кич булган. Хуҗа тышка
    чыккач күлмәкне күргән дә, карак дип белеп, тиз генә өенә
    кереп мылтык алып чыккан һәм күлмәккә төзәп атып та
    җибәргән. Күлмәк очып барып җиргә төшкәч, Хуҗа күлмәк
    янына барган да:

    — Әле ярый күлмәк эчендә үзем булмаганмын, юкса
    үземне атып үтергән булыр идем,— дип шатланган.





    Хуҗа төлке булган

    Беркөнне төлке Хуҗаның бер тавыгын алып качкан. Хуҗа
    аны куа киткән, ләкин тота алмаган. Шуннан соң ул шуышып
    күршесенең кетәклегенә кергән дә, бер тавыкны авызына
    кабып, дүрт аяклап чыга балалаган.

    Тавык бик каты кытаклаганга, күршесе чыгып Хуҗаны
    тотып алган.

    — Әй Хуҗа, нишлисең син? — дигән.
    Хуҗа, бер дә исе китмичә генә:

    — Аптырама, күрше. Мин төлке булып карамакчы идем,—
    дигән.




    Хуҗаның туган елы

    Хуҗадан бер кеше: «Әй әфәнде, елыгыз нәрсәдер, сез нәрсә
    елында дөньяга килдегез?» — дип сораган. Хуҗа: «Минем
    елым аждаһадыр»,— дигән. Ул кеше, гаҗәпкә калып: «Еллар
    арасында елан елы* бар, әмма аждаһа елы дигәнне һич ишет-
    кәнем юк иде»,— дигәч, Хуҗа:

    — Синең сүзең дәрес, минеке дә ялган түгел. Мин туган
    вакытта елан елы булган, хәзер илле яшькә җиттем, илле елдан
    бирле елан, әлбәттә, аждаһага әйләнгәндер*,— дигән.




    Бозау үчен сыердан алган

    Хуҗаның бозавы, бәйләгән муенчагын өзеп, качкан. Хуҗа
    бозауның артыннан йөгереп тота алмагач, кулына таяк алып,
    сыерын кыйнарга тотынган. Хатыны: «Әй юләр, сыерның
    ни гаебе бар, аны ник кыйныйсың?» — дигәч, Хуҗа: «Бөтен
    гаеп шушы явызда. Әгәр дә ул өйрәткән булмаса, яшь бозау
    муенчак өзеп качуны каян белер иде!»— дигән.




    Хуҗа май алырга барган

    Хуҗа Насретдинга хатыны бер савыт һәм акча биргән дә
    май алып кайтырга кушкан. Хуҗа, кибеткә кереп, кулындагы
    барлык акчасын кибетчегә биргән, шуңа май сораган. Кибетче
    Хуҗаның акчасына карап май үлчәгән, ә май Хуҗаның са-
    вытына сыймаган. Хуҗа, күп уйлап тормыйча, савытның
    авызын түбән әйләндергән дә кибетчегә:

    — Аның бу ягында да май салырлык урын бар,— дип,
    сыймый калган майны савытның төбенә салдырган. Өенә
    кайтып майны хатынына күрсәткәч, хатыны:

    — Шулхәтле акчага нишләп бик аз май бирделәр? — дип
    сорагач, Хуҗа:

    — Нишләп аз булсын. Бу ягына аның сыймый калганын
    гына салдырдым. Менә аның күбрәге бу якта,— дип, савыт-
    ның авызын югарыга әйләндергән икән, савытның төбендәге
    май да түгелеп беткән.




    Уң ягымны каян белим

    Беркөнне Хуҗа Насретдинга кунарга бер юлчы кергән
    булган. Көтмәгәндә ни сәбәптәндер шәм сүнеп киткән.
    Юлчы:


    — Хуҗа әфәнде, шәм сүнде, уң ягыңда шәм бар иде, шуны
    монда китерче, яндырыйк,— дип, Хуҗага мөрәҗәгать иткән.

    Хуҗа:

    — Най юлчы, җүләрләндеңме әллә? Бу караңгыда мин уң
    ягымны ничек белим? — дигән.




    Хуҗаның улы

    Хуҗаның улы, кое янында икмәк ашап утырганда, икмәген
    коега төшереп җибәргән дә кычкырып елый башлаган.
    Хуҗа өйдән:

    — Нигә тавышланасың? — дип сорагач, улы аңа:

    — Икмәгем коега төшеп китте,— дигән.

    Хуҗа, йөгереп чыгып, коега иелеп караса, анда үзенең
    шәүләсен күргән дә:

    — Ап-ак сакаллы башың белән баланың икмәген тартып
    алырга оялмыйсыңмы? — дигән.




    Сине үзем дип белдем

    Беркөнне Хуҗа базарда бер таныш булмаган кешене
    очратып, аның белән күрешкән. Үзе бу кешедән:

    — Сорау гаеп эш түгел, сез кем буласыз, танымадым? —
    дип сораган.

    — Танымагач ник күрештең соң? — дигәч, Хуҗа:

    — Бүрегең минем бүрегемә, җиләнең минем җиләнемә
    ошаганлыктан, сине үзем дип белдем,— дигән.




    Хуҗаның яшьлеге

    Көннәрнең берендә яшьлек һәм картлык турында сөйлә-
    шеп утырганда, һәркем үзенең яшь чакта булган көче турында
    сөйләгән. Ал арның әңгәмәсенә Хуҗа кушылып:

    — Менә мин картайсам да, көчем яшь чагымдагы кебек,—
    дигән.

    — Син аны каян беләсең, Хуҗа? — дип сораганнар.

    — Безнең өй алдында яткан ташка карап,— дигән Хуҗа.

    — Тукта әле, Хуҗа, аннан ничек белеп була? — дип
    сораганнар.

    — Мин аны яшь чакта да күтәрә алмый идем, хәзер, кар-
    тайгач та күтәрә алмыйм,— дигән Хуҗа.




    Икебез дә бер яшьтә

    Хуҗадан:

    — Синме әллә туганың олыракмы? — дип сораганнар.
    Хуҗа бераз уйлап торган да:

    — Узган ел атам «туганың синнән бер яшькә олырак»
    дигән иде. Шулай булгач, быел икебез дә бер яшьтә булабыз,—
    дип җавап биргән.




    Сыердан алдаттым

    Хуҗаның бераз акчасы бар икән. Ул аны яшереп сакларга
    уйлаган.

    — Урманга барып бер агачны бөгәм дә шуның башына
    бәйлим. Акча шунда яхшы сакланыр,— дигән ул.

    Уйлаганча эшләгән. Моны бер карак качып карап торган.
    Хуҗа үзе киткәч, акчаны алган да, агач башына сыер тизәге
    буяп куйган.

    Акча кирәк булгач Хуҗа урманга килгән, агачны бөккән,
    акчаны алам дисә, ни күрсен, акча урынында сыер тизәге.

    — Ах, каһәр! Кешедән алдатканым юк иде, сыердан алдат-
    тым бит,— дигән Хуҗа.




    Үз малың үзеңә булсын

    Беркөн Хуҗа юлдан барганда, бер көзге кисәге табып, аны
    әйләндерә-әйләндерә караганда көзгедә үз шәүләсен күрә һәм
    аны башка бер кеше дип белеп:

    —- Гафу ит, мин синеке икәнен белмәдем, мә, үз малың
    үзеңә булсын,— дип көзгене юлда калдырып китә.




    Күршенеке жәл түгел

    Бервакыт Хуҗа хатыны белән кунакка барган. Үзенең
    рәтле киеме булмаган, күршесеннән чалбар алып торган. Әмма
    чалбар зуррак булганга төшә дә төшә икән. Моны күреп,
    кунаклар:

    — И Хуҗа, чалбарың төшкән бит!— дигәннәр.
    Ә Хуҗа, бер дә исе китмичә генә:

    — Төшсен, минеке түгел әле,— дигән.




    Койрыгы биштәрдә генә

    Беркөнне Хуҗа сыерын базарга сатарга киткән. Сыеры
    койрыгын селти икән.

    — Селтәмә койрыгыңны,— дигән. Сыеры тыңламаган.
    Хуҗа Насретдин сыерының коерыгын кисеп алган да биштә-
    ренә салган.

    Базарда сыерны карыйлар да:

    — Ай-һай, сыер шәп икән, койрыгы гына юк,— диләр.

    — Койрыгы биштәрдә генә аның,— дигән, ди, Хуҗа.





    Барысын да пешер

    Хуҗа Насретдин базардан бер кадак ит алып кайткан һәм
    хатыныннан сораган:

    — Хатын, бу иттән нинди ашлар хәзерләп була? — дигән.

    Хатыны:

    — Җаның нинди аш тели, шуны пешерергә була,— дип

    җавап биргән.

    Шуннан соң Хуҗа:

    — Алай булса мин бик күп нәрсә телим, шуларның бары-
    сын да пешер,— дигән.




    Хуҗа өйләнә

    Хуҗа өй салдырган вакытта балта остасына:

    — Син идәнгә дигән такталарны түшәмгә, ә түшәмгә
    дигәннәрен идәнгә җәй,— дигән.

    Балта остасы гаҗәпләнеп, ни өчен алай эшләргә кирәк,
    дип сорагач, Хуҗа:

    — Тиздән мин өйләнәчәкмен. Ә кеше өйләнгәч, өйнең асты
    өскә килә, диләр бит. Менә мин шуңа алдан ук чара күрәм
    инде,— дип җавап биргән.




    Хатыны орышкач...

    Бервакыт Хуҗаны хатыны тиргәргә керешкән:

    — Син — дивана, син — акылсыз, кешеләр кебек тормыш
    итә белмисең, кунак чакырмыйсың, аш-су хәзерләр өчен ит
    алырлык акча таба алмыйсың! — дигән. Хуҗа, хатынына
    каршы бер сүз дә кайтармыйча, урамга чыгып киткән. Тәрәзә
    кырыеннан үтеп барган вакытта, хатыны тәрәзәдән бер савыт
    су сипкән икән, ул Хуҗага тигән.

    — Күк күкрәгәч, артыннан яңгыры да ява инде аның, тик
    җиргә шифасы белән генә яусын! — дигән Хуҗа.




    Кайнар шулпа эчкәч

    Беркөнне Хуҗа Насретдинның хатыны Хуҗаны кызык
    итәр өчен бик кайнар шулпаны өстәлгә китереп куйган. Ләкин
    шулпаның кайнар икәнен онытып бер кашык шулпа капкан.
    Тамагы пешү сәбәпле, күзләреннән яшьләр атылып чыккан.
    Хуҗа, бу хәлне күреп:

    — Әй хатын, ни булды сиңа, әллә шулпа кайнар булды-
    мы? — дип сораган.

    Хуҗа хатыны:

    — Юк, әфәндем, атам мәрхүм шулпаны бик ярата иде,
    шул исемә төшеп, күземә яшьләр килде,— дигән. Хуҗа да,
    бу сүзгә ышанып, бер кашык шулпаны кабып җибәргән.
    Тамагы пешеп Хуҗаның да күзенә яшь тыгылган.

    Хуҗа хатыны:

    — Ни булды, әфәндем? — дип сорагач, Хуҗа:

    — Атаң-анаң үлеп, син ятим калганга күңелем нечкәреп
    китте,— дип җавап биргән.





    Сукырайгач күз күрер

    Шулай бервакыт Хуҗа Насретдинның күзләре начар күрә
    башлаган.

    —Йә Хода, бөтенләй күрмәскә әйләнсәң, ни хәлләр генә
    итәрбез? — ди икән хатыны.

    — Аптырама, карчык, әлегә түзеп була, сукырайгач, күз
    күрер тагын,— дигән Хуҗа.





    Сыер Хуҗаны өенә алып кайткан

    Хуҗа Насретдин бик үпкәләүчән булган икән. Шулай
    беркөнне ул хатынына үпкәләп чыгып киткән дә бакчага кереп
    яткан.

    — Картайган саен, бала-чага кебек үпкәләүчән була бара.
    Бармагыз аның артыннан,— дигән хатыны балаларына.

    Кич булган. Көтү кайта башлаган. Хуҗаның карыны ачкан.
    Шуннан соң ул, артыннан килмәүләренә ышанып, сыерлар-
    ның койрыгына тотынган да кайтырга чыккан.

    — Нигә кайттың әле? Син бит үпкәләгән идең,— дип
    сораган хатыны.

    — Син үлсәң дә кайтмаган булыр идем, тик менә сыер
    кулымнан тотып көчләп алып кайтты,— дигән Хуҗа.




    Хуҗаның елавы

    Хатыны үлгәч, Хуҗа бер тол хатын алган. Кичләрен бу
    хатын элекке ирен исенә төшереп елый торган булган. Көн-
    нәрнең берендә Хуҗа үзе дә хатынына кушылып елый баш-
    лаган. Хатыны, моңа гаҗәпләнеп:

    — Мин, ичмасам, элекке иремне исемә төшереп елыйм,
    ә син нигә елыйсың? — дип сораган Хуҗадан.

    — Мин дә синең элекке иреңне исемә төшереп елыйм,
    әгәр дә ул үлмәгән булса, мин дә сиңа өйләнмәгән булыр
    идем,— дигән Хуҗа.




    Катык күңел ача

    Хуҗаның бик нык ашыйсы килгәч:

    — Хатын! Бераз сөзмә-катык ашыйсы иде, сөзмә-катык
    яхшы азык бит ул: күңелне ачып җибәрә, үзе туклыклы,
    бирсәңче,— дип сораган.

    — Сөзмә-катык кичә бетте шул,— дигән хатыны.

    — Алайса, бетүе яхшы булган! Сөзмә-катык ул күңелне
    болгандыра, ашказанына зарарлы,— дигән Хуҗа.

    Хатыны, моңа гаҗәпләнеп:

    — Бу сүзләреңнең кайсына ышанырга соң? Әле генә сөзмә-
    катык күңел ача, карынга туклык бирә дигән идең, ә инде
    хәзер киресен әйтәсең,— дигәч, Хуҗа аңа:

    — Сөзмә-катык булса — беренчесенә, булмаса икенчесенә
    ышан,— дип җавап кайтарган.




    Хуҗа балтасын яшергән

    Хуҗа базардан ит алып кайткан. Хатыны аны үзенең
    дустына биреп җибәргән. Хуҗа: «Ит кайда?» — дип сорагач,
    хатыны: «Эт алып китте»,— дип җавап биргән. Шуннан
    беркөн Хуҗа балтасын сандыкка салып бикләп куйган. Хаты-
    ны: «Ни өчен балтаны сандыкка салып бикләп куйдың?» —
    дип сорагач, Хуҗа: «Эт алып китмәсен дип сандыкка сал-
    дым»,— дигән. Хатыны: «Балтаны эт алып китәме инде?» —
    дигәч, Хуҗа:

    — Бер акчалык иткә кызыккан эт ун акчалык балтага
    нишләп кызыкмасын?! — дигән.

    Хуҗа кыскычны йөз сумга сатмакчы булган

    Хуҗа базарда йөргән вакытта, бер кеше гади генә кылычка
    йөз сум сорап тора икән. Хуҗа, аптырап, ул кылычның бәясе
    ник кыйммәт булуы белән кызыксынган. Кылыч сатучы: «Бу
    кылыч белән дошманга кизәнсәң, ул биш аршынга сузыла»,—
    дигән.

    Икенче көнне Хуҗа өеннән кыскыч алып базарга барган
    һәм аның бәясе йөз сум дип белдергән. Кешеләр аптырап
    сораганнар: «Бу гап-гади кыскычка ни өчен алай бик кыйммәт
    сорыйсың?» Хуҗа:

    — Кичә монда кизәнгәндә биш аршынга сузыла торган
    кылычка йөз сум сорыйлар иде. Ә бу кыскыч, минем хатын
    ачуланып миңа кизәнгәндә, кимендә ун аршынга сузыла
    торгандыр,— дигән.




    Өч кадаклы мәче

    Хуҗа, базардан өч кадак ит алып кайткан да, хатынына
    бәлеш пешерергә кушкан.

    Бәлеш өлгергәч, хатыны, ирен көтәсе урында, дус-ишләрен
    чакырып кунак иткән. Алар бәлешнең бер кисәген дә кал-
    дырмыйча ашап бетергәннәр.

    Кич белән Хуҗа кайткач, хатыны аның алдына суга пешкән
    ярма шулпасы китереп куйган. Хуҗа, аптырап:

    — Ә бәлеш кайда соң? — дип сораган. Хатыны:

    — Әй Хуҗа, бер бәхетсезлек булды бит әле. Чоланга мәче
    кергән дә итнең бер кисәген да калдырмыйча ашап бетергән,—
    дигән.

    Хуҗа өстәл артындагы үлчәүне тартып чыгарган да мәчене
    утырткан. Мәченең авырлыгы нәкъ өч кадак булган. Хуҗа
    аптыраган:

    — Әгәр бу өч кадак аның ашаган ите булса, аның үз
    авырлыгы кайда? Әгәр дә бу авырлык мәченең үз авырлыгы
    булса, ул вакыт мәче ашаган итнең авырлыгы кайда соң? —
    дигән.




    Эсседә акча да эри

    Хуҗа улы белән базарга чыккан икән. Үзе эсседән арып-
    талып барып утырган да улына, ун сум акча биреп, әйберләр
    алырга кушкан. Улы иң элек бал алган. Аны Хуҗага
    калдырган да, үзе тагын башка нәрсәләр алырга киткән.

    Хуҗа балга бармагын тыгып ялап караган. Аннары тагын
    шулай эшләгән. Тагын да бармагын тыгып ялаган. Шулай
    итә торгач, балны ашап та бетергән:

    Бераздан улы әйләнеп килгән. Хуҗа, эшне сиздермәскә
    тырышып:

    — Әй һава эссе дә соң. Шундый эссе, хәтта тимер эрер-
    лек,— дигән.

    — Бал кая китте соң, әти? — дип сораган Хуҗаның улы.

    — Улым, күрәсең бит нинди эссе. Бал эреп аккан булырга
    тиеш,— дигән Хуҗа.

    — Тимер дә эрерлек, дип син дөрес әйтәсең, әти. Син биргән
    акча да, йөри торгач, минем кесәдә эреп беткән бит. Шуның
    өчен мин дә син кушканнарның барысын да ала алмадым,—
    дигән улы.




    Кайгыртучан ата

    Төнлә белән Хуҗаның баласы елый башлаган. Хатыны,
    Хуҗаны уятып:

    — Бу бала безнең икебезнеке. Яртысы синеке, яртысы
    минеке. Бер генә тапкыр булса да син дә тынычландыр әле,—
    дигән.

    Хуҗа юрганына төренеп:

    — Син үз өленгеңне тынычландыр, минем өлешем елый
    бирсен,— дигән.-




    Үләне кайда

    Хуҗа Насретдин, күргәзмәдәге бер рәсемгә күрсәтеп, болай
    дигән:

    — Әфәнделәр, бу рәсемдә болында йөрүче сыер сурәте
    ясалган.

    — Кайда соң монда үлән? — дип сораган бер кеше.

    — Үләнне сыер ашап бетергән,— дигән Хуҗа.

    — Ә сыер кайда соң монда?

    — Сыер киткән. Үләне ашалып беткән болында нишләп
    йөрсен ул,— дигән Хуҗа.

    Хуҗа һәм шагыйрь

    Бер шагыйрь, Хуҗа янына килеп:

    — Йә Хуҗа, соңгы вакытта мин үземнең йөрәгемә нәрсәдер
    кадалган кебек хис итәм. Нәрсәдән икән ул? — дип сораган.

    — Бәлки син яңа шигырь язгансыңдыр һәм аны беркемгә
    дә укымагайсыңдыр.

    — Әйе.

    — Алай булгач, укы син миңа ул шигыреңне.

    Шагыйрь Хуҗага үзенең яңа язган озын, эчпошыргыч
    шигырен укыгач, Хуҗа аңа карап хәйләле елмайган да:

    — Синең йөрәгеңне, мөгаен, әнә шул шигырь авырттырып
    тора. Алып ташла син аны йөрәгеңнән. Шуннан соң терелер-
    сең,— дигән.





    Хуҗа корабта

    Хуҗа Насретдин утырып барган кораб, давылга эләгеп, ярга
    чыга алмыйча озак вакытлар йөри торгач, эчәргә яраклы
    сулары бетте, һәм бөтен экипаж сусаудан хәлсезләнә башлады.
    Шулвакыт Хуҗа үзенең чемоданыннан калын гына бер китап
    чыгарды да аны югары күтәреп:

    — Җәмәгать! Котылдык! Йөзәргә чыкканда таныш бер
    язучым миңа үзенең җыентыгын бүләк иткән иде. Шу-
    ны таптым. Бу җыентыктагы әсәрләрнең «суы» бик күп, ә
    «тозы» бер дә юк,— дип кычкырды.




    Иң бай ил

    — Иң бай ил — кайсы ил? — дип сорыйлар Хуҗадан.

    — Әлбәттә, Рәсәй инде,— дип җавап бирә Хуҗа.

    — Ни өчен Рәсәй, ә Америка түгел? — диләр аптырап.

    — Шуның өчен,— ди Хуҗа. — Америкада Рәсәйдәге хәтле
    урлашу булса, аларның дәүләт казнасы күптән беткән булыр
    иде инде.




    Белмәссең

    — Коммунизмда урлашу булырмы? — дип сорыйлар Хуҗа-
    дан.

    — Социализмда урлап бетерелмәгән мал калса, белмәс-
    сең... —ди Хуҗа.





    *Имана — элек: җир өчен түләнә торган салым, налог.
    Каравыл өе — элек: авылның җәмәгать милкен саклау, җыеннар
    үткәрү, гаепле кешеләрне вакытлыча ябып тоту өчен файдаланыла
    торган өй.
    *Мокыт — аңсыз, аңгыра, мәнсез. Мәзәкләрдә шушы сый-
    фатларны берләштергән тип, ялгызак кеше буларак кулланыла.
    *Әсбаб — кирәк-ярак, җиһаз.
    *Тәгам — ашамлык, ризык.
    *Тархан — ханга буйсынучы булып саналган,
    түләми торган эре феодал.
    *Әбҗәт — Борынгы яһүд әлифбасындагы хәрефләр тәртибе буенча
    саннарны аңлата торган сүзләр җыелмасы (барысы сигез сүз, соңгы
    икесен гарәпләр өстәгән).
    *Сүрә — Коръәннең аерым бүлеге.
    *Кыямәт — дини тәгълимат буенча, ахырзаман җитеп, үлгән
    кешеләр бар да терелгәч, аларга Алла тарафыннан үткәрелә торган
    хөкем, суд.
    *Кызыл мал — тукымалар.
    *Хөрәсән — борынгы Ирандагы бер өлкә исеме. Көнчыгып
    фольклорында ялкаулар, эшлексезләр яши торган урын бул ара*
    сыйфатлана.

    тагын




    ← назад   ↑ наверх