• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Обучение татарскому по Скайпу

    Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ходжа Насретдин

    Хуҗа Насретдин мәзәкләре


    ***

    Бервакыт явыз хан салым җыючысының эшен тикшерергә
    керешкән. Аның халыктан салымны аз җыюын, кенәгәгә дөрес
    язып бармавын белгәч, хан бик яман котырынган һәм салым
    җыючысын исәп-хисап кенәгәләрен ашап бетерергә мәҗбүр
    иткән. Үзен төрмәгә яптырган. Шуннан соң хан Хуҗа Нас-
    ретдинны салым җыючы итеп билгеләгән.

    Беркадәр вакыт үткәч, хан Хуҗаны да чакырткан һәм:
    «Исәп-хисап кенәгәләрен дә алып килсен»,— дип әмер биргән.
    Хуҗаның исәп-хисап эшләрен кенәгәгә язмыйча, юка гына
    итеп көлгә күмеп пешергән төче икмәккә язганын күргәч,
    ханның бик ачуы килгән:

    — Син нәрсәгә язгансың! Безнең илдә кәгазь юкмыни? —
    дип кычкырган.

    — Дан булсын ханга, мин синең ачуланачагыңны һәм
    миңа да кенәгәләр ашатачагыңны алдан ук белеп тордым.
    Бәхетсезлеккә каршы, мин синең элекке салым җыючың
    кебек, кенәгәләр ашый алмыйм. Шуның өчен тиешле чараны
    алдан ук күреп килдем,— дигән Хуҗа.


    ***

    Яз көне солдатлар атарга өйрәнү өчен далага чыкканнар.
    Аксак Тимер солдатлар белән бергә Хуҗаны да алып чыккан.
    Сүз уңаенда Хуҗа кайчандыр үзенең яхшы атуы турында
    әйткән. Тимер моны ишеткәч, Хуҗага җәясеннән атарга кушкан.

    Хуҗа атарга теләмәсә дә, патша кушкач, җәясен тартып
    укны атып җибәргән. Ләкин угының читкә тайпылуын
    күргәч, Хуҗа: «Сугыш башлыгы менә шушылай ата торган
    иде»,— дигән. Аңа тагын бер ук биргәннәр, анысы да читкә
    киткән. Бу юлы Хуҗа: «Кала башлыгы менә шушылай ата
    торган иде»,— дигән.

    Өченче ук, көтмәгәндә төзәгән җиргә барып кадалгач, ул,
    масаеп: «Хуҗа абзагыз менә шушылай ата»,— дигән.




    ***

    Хан Хуҗаның никадәр батыр булуын сынар өчен:

    — Хәзер үк асыгыз! — дип боерган.

    Палачлар Хуҗаны сөйрәп асарга алып килгәннәр. Хуҗа
    бер сүз дә дәшмәгән.

    — Синең соңгы минутларың җитте. Актык сүзеңне әйтеп
    кал,— дигән хан.

    — Актык сүзем юк. Бик кечкенә генә бер үтенечем бар.

    — Нинди үтенеч?— дигән хан.

    — Минем муеныма кагылсалар, кытыгым килә, билемнән
    ассыннар,— дигән Хуҗа.



    ***

    Патша үзенең вәзире белән ауга чыккан икән. Көн эссе
    булганлыктан, икесе дә киемнәрен салып хезмәтчегә кү-
    тәрткәннәр.

    — Кара әле, Хуҗа әфәнде, безнең хезмәтчебез нинди көчле.
    Ул җилкәсендә бер ишәк йөген күтәреп йөртә,— дигән вәзир.

    Хуҗа исә:

    — Юк, вәзир әфәнде, артыграк. Хезмәтчегез ике ишәк
    йөген* күтәреп йөртә,— дигән.



    ***

    Патша, гадәтенчә, ауга чыкканда Хуҗа Насретдинны да
    чакырткан. Аучылык башлыгы Хуҗага дошман булган икән.
    Шуңа күрә ул Хуҗага бик начар ат калдырган.



    ***

    Бу юлы ау бик уңышлы булып чыккан. Бик күп кыр
    кәҗәләре, чүл бүреләре, төлкеләр, бурсыклар тотылган. Менә
    шатланышып кайтып килгәндә, көтмәгәндә, кара болыт чыгып,
    бик каты яңгыр ява башлаган. Патша һәм аның вәзирләре,
    хезмәткәрләре яхшы-яхшы атларга атланган булсалар да, кай-
    тып җиткәнче чыланып беткәннәр. Ә иң артта калган Хуҗа
    Насретдин, яңгыр ява башлагач та, өстендәге барлык кием-
    нәрен, чишенеп, бик әйбәтләп төргән дә астына салып утырган.
    Хуҗаның киемнәренә бер тамчы да су тимәгән. Атны илтә
    килгәч, аучылык башлыгы, Хуҗа өстендәге киемнәрнең
    корылыгын күреп:

    — Йә Хуҗа, нигә синең өстеңдәге киемнәр коп-коры,
    ә безнең киемнәребез чыланып бетте,— дигәч, Хуҗа аучылык
    башлыгына:

    ***
    — Миңа атның бик яхшысы туры килгән. Сез күрмичә дә
    калдыгыз, җил-давыл вакытында мин сезне узып киттем дә,
    каты яңгыр ява башлаганчы, өемә кайтып җиттем. Шуңа күрә
    минем киемнәрем чыланмыйча калдылар,— дигән.

    Икенче тапкыр ауга чыкканда, аучылар башлыгы, Хуҗа-
    ның сүзләрен хәтердә тотып, Хуҗа атланган атка үзе атланып
    чыккан. Ауның уңышсыз булуы өстенә, яңгыр да ява башла-
    ган. Начар ат белән иң артта калган аучылар башлыгы каты
    яңгыр астында калган һәм, суга төшкән чебеш шикелле, бик
    нык чыланган.

    ***

    Патша Хуҗага:

    — Менә шушы атка атланып, ияреңнән төшмичә генә
    вәзирне чакырып китер,— дип боерган.

    Хуҗа: «Яхшы»,— дип, атка атланып, вәзирнең өенә барып
    койма аша караса, аның бакчада ике кунак белән пылау ашап,
    күңел ачып утырганын күргән. Патшаның боерыгын истә
    тотып, Хуҗа тиз генә атыннан төшкән дә, ияргә атланып,
    вәзир янына кергән.

    Вәзир Хуҗаның коры ияргә атланып килүен күргәч, аннан
    көлеп:

    — Бу ни эшең, Хуҗа? — дип сораган.

    — Патшаның боерыгы шундый иде,— дигән Хуҗа.
    Вәзир Хуҗага, пылау ашарга утыр, дигәч, Хуҗа ияргә

    атланган килеш кенә пылау ашаган. Шуннан соң гына патша-
    ның боерыгын вәзиргә белдергән. Вәзир, Хуҗаны шелтәләп:

    — Аны пылау ашамас борын ук әйтсәң ни була! Соңга
    калып баргач, патша ачуланыр бит! — дигән.

    Хуҗа аңа:

    — Патша ачуланса ачуланыр, ашалмый калган пылау ачу-
    ланмасын, дидем. Патшага аның боерыгын бозмыйча сезгә
    белдерүемне үзең әйтерсең инде,— дигән.

    ***

    Беркөн Хуҗа Насретдин патша белән мунчага кергән.
    Патша Хуҗадан:

    — Синеңчә минем бәям ничә сум торыр? — дип сораган.

    — 50 сум тора,— дип җавап биргәч, патша, ачуланып:

    — Соң бит минем билемдәге кәмәрем генә дә 50 сум то-
    ра! — дип кычкырган.

    Шуннан соң Хуҗа:

    — Мин дә бит 50 сум бәяне шул кәмәреңә бирәм, югыйсә
    синең үзеңнең бәяң сукыр бер тиен дә тормый,— дигән.


    ***

    Бер заман Хуҗа Насретдин шундый игълан биргән: «Кем
    дә кем байлыгыннан канәгать, риза икәнлеген миңа килеп
    игълан итсә, шуңарга ишәгемне бүләккә бирәм»,— дигән.

    Бу хәбәрне губернаторга җиткерәләр. Ул Хуҗа янына ки-
    лә дә:

    — Якын тирәдә миннән бай, байлыгыннан канәгать кеше
    юк. Шулай булгач, ишәк минеке,— ди.

    — Гафу ит,— дип җавап бирә Хуҗа Насретдин.— Бай-
    лыгыңнан тулысынча рази булсаң, кеше ишәген алырга килмәс
    идең.


    ***

    Казый берәүне хөкем иткәндә, Хуҗаны шаһит итеп ча-
    кырганнар. Хуҗадан сорау алу вакыты җиткәч, гаепләнүче
    кеше, мөрәҗәгать итеп:

    — Казый әфәнде! Бу кешене шаһит итеп кабул итмәгез,
    чөнки аның җитәрлек малы була торып та, хаҗга барудан
    качып йөри,— дигән.

    — Бу кеше ялган сөйли,— дигән Хуҗа казыйга.— Минем
    хаҗда булганым бар.

    Казый, моның дөресме икәнен белмәкче булып:

    — Яхшы, әгәр дә хаҗда булгансыз икән, әйтегез әле, зәм-
    зәм суы коесы кай җирдә казылган? — дип сораган.

    — Мин хаҗга барганда, бер төркем гарәпләр, зәм-зәм суы
    коесын кайда казыйк икән, дип, уңайлы урын эзләп кенә
    йөриләр иде әле,— дип җавап кайтарган Хуҗа.


    ***

    Беркөнне Хуҗа ишәген югалткан. Эзләп йөргәндә бер
    кешене очратып:

    — Әфәндем, минем ишәгемне күрмәдеңме? — дип сорагач,
    теге кеше, аннан көлмәкче булып:

    — Мин аны күрше шәһәрдә казый булган дип ишеттем,—
    дигән.

    Хуҗа:

    — Булыр, булыр, чөнки мин шәкертләргә дәрес биргәндә
    колакларын торгызып бик ихлас белән тыңлап тора иде,—
    дигән.


    ***

    Бервакыт ике күршенең өйләре арасына бер эт килеп,
    пычратып киткән булган. Бу ике күрше үзара гаугалаша
    башлаганнар. Берсе:

    — Ул синең өеңә якын, син тазарт,— дигән.
    Икенчесе:

    — Синең өеңә якынрак, син тазарт,— ди торгач, дөрес-
    лекне белү өчен, икесе дә казыйга барырга булганнар.

    Казыйга барсалар, Хуҗа Насретдин да казый янында утыра
    икән. Казый бу ике кешенең дәгъвасын тыңлаган да, Хуҗага
    карап:

    — Хуҗа әфәнде, боларның дәгъваларын син кара инде,—
    дигән. Хуҗа килүче кешеләрдән:

    — Эт пычратып киткән урам — ул һәркем йөри торган
    олы урам түгелме? — дип сораган.

    Теге кешеләр:

    — Әйе, дөрес, зур урам,— дип җавап биргәннәр.
    Шуннан соң Хуҗа:

    — Ул эт пычраткан урам җәмәгатьчелек йөри торган урам
    булганга күрә, аны казый үзе тазартырга тиеш,— дип хөкем
    иткән.



    ***

    Борын заманда Хуҗаның судьяда бер эше булган икән.
    Ришвәт алырга яратучы судья Хуҗаның эшен айлар буена
    сузган, Хуҗа ришвәт бирмичә эшнең барып чыкмаягачын
    сизгәч, зур бер чүлмәк сатып алган да, аңа йомшак ак балчык
    тутырып, өстенә генә атланмай салып, судьяга барган. Майны
    күргәч судьяның күзләре ялтырап киткән һәм, шунда ук ки-
    рәкле язуларны язып, Хуҗаны хөрмәтләп озаткан.

    Судья майны икенче бер савытка бушата башлагач, ни
    күрсен, чүлмәктә ак балчык.

    Судьяның бик ачуы килгән һәм Хуҗаны чакырырга кеше
    җибәргән. Хуҗа килгәч:

    — Хуҗа әфәнде, мин язган теге язуларны бир әле, анда
    бер хата киткән, төзәтик,— дигән.

    Хуҗа, елмая төшеп:

    — Судья әфәнде, мәшәкатьләнмәгез! Мин ул кәгазьләрне
    карадым, анда бернинди дә хата юк, хата мин биргән майлы
    чүлмәктәдер,— дигән.



    ***

    Бервакыт Хуҗа Насретдин бер бай белән өенә кайтып
    барганда, бай 99 сум акча тапкан.
    Хуҗа байга:

    — Ташла аны, 100 сумга да тулмагач, нигә алырга. Мин
    100 сумга бер генә сум тулмаса да алмас идем,— дигән.

    Икенче көнне бай, Хуҗаны сынау өчен, бер янчыкка 99
    сум акча салып, Хуҗаның ишегалдына ташлаган. Үзе яше-
    ренеп Хуҗаны күзәтеп торган. Хуҗа өеннән чыккан да, янчык
    белән акчаны алып, санап кесәсенә салган. Бай моны күреп:

    — Хуҗа әфәнде, нигә аласың, акча 100 сумга тулмый
    бит! — дигән.

    Хуҗа кесәсендәге янчыкны яңадан кулына алып, әйлән-
    дергәләп караган да:

    — Акчасы 99 сум булса, янчыгы бер сум тора,— дигән дг
    китеп тә барган.

    Хуҗа Кара диңгезне эчеп бетермәкче булган

    Бервакыт бер бай: «Кара диңгезне эчеп бетергән кешег,
    йөз алтын бирәм»,— дип, бөтен җиргә хәбәр тараткан.

    Хуҗа моны ишеткән дә, шул минутта ук, байга килгә!
    һәм:

    — Үзем эчеп бетерәм,— дигән.

    Билгеләнгән көнне Хуҗаның Кара диңгезне эчеп бетерүе!
    карарга бик күп халык җыйналган.

    — Мин әзер,— дигән Хуҗа байга.

    — Алайса кереш,— дигән бай.

    — Син бит билгеләнгән шартны үтәмисең. Башта сш
    диңгезгә коя торган елгаларны туктат, чөнки мин диңгез
    не генә эчеп бетерүне үз өстемә алдым бит,— дигән Хуҗ;
    байга.

    Бу шартны үти алмаганга күрә, байга кесәсендәге алтын
    нарны, бушатып, Хуҗага бирергә туры килгән.


    ***

    Хуҗа байны ничек алдаган

    Бер көнне Хуҗа Насретдин күршесендәге байга таба
    сорарга кергән.

    — Бай әфәнде, син миңа, бер өч көнгә файдаланып тору
    өчен, таба биреп торчы,— дигән.

    — Вакытында кертсәң, алырсың,— дигән бай.

    Өч көн узгач, бай Хуҗага таба сорап кергән. Хуҗа байның
    зур табасы эченә бер кечкенә генә таба салып биргән.
    Бай Хуҗага:

    — Йә Хуҗа, мин сиңа бер генә таба биргән идем, ә син
    миңа ике таба бирәсең, ни өчен алай? — дип сораган.

    Хуҗа бер дә аптырамыйча, елмаеп кына:

    — Бай әфәнде, син аңа бер дә аптырама, синең табаң буаз
    булган икән, миңа килгәч тә балалады,— дигән.

    Бай ике табаны да алып кайтып киткән. Берничә көннән
    соң, Хуҗа байга тагын кергән дә бу юлы зур казан сораган.
    Бай, өч көн файдаланып торырга дип, зур казанын биреп
    чыгарган.

    Өч көн узгач, бай казанын сорап Хуҗага килгән.

    Хуҗа инде бу юлы:

    — Бай әфәнде, бик зур кайгы, казаның үлде бит, бик
    картайган булса кирәк,— дигән.

    Бай, бик ачуланып:

    — Һи надан, казанның үлгәнен кайда күргәнең бар?! —
    дип кычкырына башлагач, Хуҗа:

    — Най ахмак, табаның балалавына ышангач, казанның
    үлүенә дә ышан инде,— дигән.



    ***

    Хуҗа базардан кайтышлый бер янчык акча тапкан. Аны
    югары күтәреп:

    — Кем акча югалтты? — дип кычкырган. Халык арасыннан
    бер ярлы чыгып: «Бу акча минеке!» — дигән. Ә икенче бер
    бай алга чыгып: «Юк, бу янчык минеке!» — дигән.

    Хуҗа, байга карап:

    — Дөресен әйт, бу янчык чыннан да синекеме? — дип
    сораган.

    Бай, мондый сорауга бик шатланып:

    — Дөресен әйтәм, Хуҗа, янчык минеке,— дигән. Хуҗа,
    ярлы белән байга карап:

    — Алайса мә, бай, ал! Янчык синеке, акча ярлыныкы,—
    дип, байга янчыкны, ярлыга акчаны биреп җибәргән.




    ***

    Сәяхәт итеп йөргәндә Хуҗа күптәнге бер белеш баена
    кунарга кергән.

    Бай үзенең кадерле кунагына урынны ничек тә яхшырак
    итеп җәяргә тырышып ыгы-зыгы килеп йөри икән. Ә юлдан
    ачыгып килгән Хуҗа Насретдин кайчан ашарга бирүләрен
    көткән.

    — Хөрмәтле Хуҗа, чәй эчәргә теләмисеңме? — дип сораган
    бай.

    Хуҗа Насретдинның бик ачуы килеп:

    — Мин чәйне пылау артыннан гына эчәргә өйрәнгән
    шул,— дигән.



    ***

    Беркөнне Хуҗа, бер шәһәргә барып, хәлвә сатучы кешенең
    кибетенә кергән дә хәлвә ашый башлаган.
    Кибетче:

    — Әй адәм, син нигә сорамыйча кеше хәлвәсен ашый-
    сың? — дип, Хуҗаны кыйный башлаган.

    Хуҗа, аңа-моңа игътибар итмичә, һаман ашый биргән һәм
    хәлвәне ашап туйгач:

    — Ай-һай, шәһәрегез бик яхшы икән, монда хәлвәне
    кыйный-кыйный ашаталар икән,— дип, кибеттән чыгып
    киткән.



    ***

    Насретдинның бер сәүдәгәргә 53 сум бурычы булган. Бик
    күп вакыт үтеп китсә дә, ул бурычын һаман түли алмый икән.

    Менә беркөнне, Хуҗа үзенең дус-ишләре белән базарда
    йөргәндә, теге сәүдәгәр, Хуҗа каршысына килеп, алачагын
    сорый башлаган. Насретдин исә аны һаман күрмәмешкә
    салыша икән.

    Сәүдәгәр, бик каты гарьләнеп:

    — Бурычыгызны хәзер үк түләмәсәгез, мин кешеләр бар
    дип тормам, җәнҗал күтәрермен,— дигән.

    Хуҗа аңа таба борылган да:

    — Их син, юләр, нигә шулхәтле кызасың? Мин сиңа күпме
    бурычлы әле? — дигән.

    — 53 сум,— дигән сәүдәгәр.

    — Бик шәп. 25 сумын иртәгә үк килеп алырсың, бер-
    секөнгә тагын 25 не алып китәрсең. Ничә сум кала?

    — Өч сум.

    — Менә күрәсеңме, өч сум өчен кешеләр алдында җәнҗал
    куптарырга аз гына да оят түгелме сиңа? — дигән Хуҗа һәм
    китеп тә барган.


    ***

    Бер ярлы кеше ашханә ишегеннән бик тәмле аш исе килүен
    сизгән. Ишеккә якынрак килеп, шул тәмле исне исни-исни,
    кесәсендәге икмәк катысын ашарга тотынган.

    Ашханә хуҗасы чыккан да, тәмле аш исен иснәгән өчен,
    ярлыга акча түләргә кушкан.

    — Нәрсә өчен түләргә? — дип гаҗәпләнгән ярлы.

    — Ничек, нәрсә өчен? Син әллә тәмле исне бушлай гына
    иснәмәкче буласыңмы? — дигән бай.

    Ярлы түләүдән баш тарткач, ашханә хуҗасы аны, якасын-
    нан тотып, судьяга алып бара башлаган.

    Нәкъ шулчак Хуҗа Насретдин узып бара икән. Ул, алар-
    ның яннарына килгән дә, бәхәсләшүләренең сәбәбен сораган.

    — Менә бу әшәке нәрсә минем ашханәмнән чыккан тәмле
    ис белән туенды, шуңа акча түләми,— дигән бай.

    — Тынычланыгыз, хәзер мин сезнең бәхәсегезне хәл кылам.
    Бу кешедән син күпме сорыйсың? — дигән Хуҗа байга.

    — Ике сум,— дигән бай.

    — Китер бирегәрәк колагыңны,— дигән Хуҗа.
    Кесәсеннән ике сумлык көмеш алып, ашханә тотучы

    байның колак төбенә китереп чылтыраткан да, акчаларын
    кесәсенә кире салып куйган.

    — Шуның белән сезнең эш бетте, тигезләнде. Аш исен
    сатучы байга акча чылтыраган тавыш та җитеп торыр,— дигән
    Хуҗа.



    ***

    Хуҗа, улына васыять итеп:

    — Мин үлгәч, мине искә кәфенгә чорнап, иске кабергә
    күмегез,— дигән.

    Улы, аптырап:

    — Ни өчен иске кабергә? —дигәч, Хуҗа:

    — Иске кәфен белән иске кабергә күмгәч, фәрештәләр бу
    кеше күптән үлгән икән инде дип, төрле сорау белән мине
    борчымаслар,— дип җавап биргән.




    ***

    Беркөнне Хуҗадан:

    — Җеназа алып барганда, табутның алдыннан барыргамы
    әллә артыннанмы? — дип сораганнар.

    — Теләсәң каян барырга ярый, тик табутның эчендә гене
    бармаска кирәк,— дигән Хуҗа.

    Хуҗа вәгазь сөйләмәкче булган

    Бервакыт Хуҗа мәчеткә кергән дә, мөнбәргә* менеп:

    — Җәмәгать! Минем бүген нәрсә турында сөйләячәгемне
    беләсезме?! — дип сораган. Мәчеттәгеләр беравыздан:

    — Юк, Хуҗа, белмибез,— дип җавап биргәннәр.
    Шуннан Хуҗа:

    — Белмәгән кешеләргә вәгазь сөйләп булмый, бүгенгг
    таралып торыгыз,— дигән.

    Икенче бервакыт тагын шулай, мөнбәргә менеп:

    — Минем сөйләячәк вәгазьне беләсезме? — дип сорагач
    мәчеттәгеләр:

    — Беләбез, Хуҗа, беләбез,— дип әйткәч, Хуҗа:

    — Алай барыгыз да белгәч, минем сөйләп торуымны*
    кирәге дә юк икән,— дип кайтып киткән.

    Хуҗа, өченче вакыт тагын да шулай, мөнбәргә менеп:

    — Минем сөйләячәк вәгаземне барыгыз да беләсезме? —
    дип сорагач:

    — Кайсыларыбыз белә, кайсыларыбыз белми,— дигәннәр
    икән, Хуҗа:

    — Алай булгач бигрәк яхшы, белгәннәрегез белмә
    тәннәрегезгә сөйләр. Мин сөйләп тормыйм,— дип кайтьи
    киткән.



    ***

    Хуҗа Насретдинның бер куе бар икән. Мәдрәсәдә ятка!
    шәкертләрнең моңа күзе төшеп, бу дивананың ничек шу;
    куен суйдырып ангарга дип хәйлә корганнар. Аннары аң;
    килеп:

    — Ишетмәдеңмени?.. Иртәгә ахырзаман була ди бит! Әйд;
    алып чыгып суй куеңны, сәхрәгә чыгып пешереп ашыйк
    бер сәхрә күреп, күңел ачып калыйк,— дигәннәр. Хуҗа:

    — Ә, шулаймыни? Аны бик һәйбәт әйттегез әле,— дип
    куйны җитәкләп алып чыгып бик әйбәтләп суйган да казаасып
    пешерергә салган. Шәкертләр киемнәрен салып шунда
    уйнарга керешкәннәр. Менә бервакыт Хуҗа аларга:

    — Утын бетте, тизрәк утын китерегез,— дип кычкырган.
    Тегеләр чыбык-чабык җыярга йөгергәннәр. Берзаман әйләнеп
    кайтсалар, аш пешеп кайнап чыккан, ә салган киемнәр кайда
    соң?

    — Мин ал арны ягып пешердем.

    — Харап иттең бит, нишләдең син, ә? Кием ягып аш
    пешерәләр димени?

    Хуҗа әйткән:

    — Нигә аның өчен кайгырасыз? Иртәгә ахырзаман буласы
    булгач, кием ни эшкә?



    ***

    Хуҗаның чапанын карак урлап качкан икән. Ул, каракны
    эзләп, туп-туры зиратка барган да бер буш кабер янына ки-
    леп утырган. Каракның кайсы якка качканын күргән бер
    кеше:

    — Хуҗа, чапаныгызны урлаган карак әнә теге якка китте
    бит, ә сез монда нишләп утырасыз? — дигән.

    — Ул карак, бер көн үлеп, барыбер монда килер, мин аны
    шунда тотармын,— дигән Хуҗа.



    ***

    Беркөнне дин укытучы суфый Хуҗадан:

    — Ни өчен иртәнге намазга йөрисез, ә калганнарына
    йөрмисез? — дип сорагач, Хуҗа аңа:

    — Без биш агай-энебез, биш вакыт намазны үзара тигез
    итеп бүлештек. Мин өлкән булганлыктан, иртәнге намазны
    уку минем өстә,— дигән.

    Кайсы якка карау яхшырак

    Су коеныр алдыннан күршесе Хуҗадан сораган:

    — Хуҗа әфәнде, су коенган вакытта азан тавышын ишетсәң,
    кайсы якка карау яхшырак? — дигәч, Хуҗа:

    — Азан-мазанында эшең булмасын, киемнәрең кайсы якта
    булса, шул якка кара,— дигән.


    ***

    Беркөнне Хуҗа Насретдин тәһарәт алып намаз укымакчы
    була. Тәһарәт алганда бер аягына су җитми кала. Шуңа
    карамастан Хуҗа намаз укырга керешә. Аның, каз кебек бер
    аягын күтәреп торып, намаз укуын күргәч, мәчеттәге кешеләр:

    — Әй Хуҗа әфәнде, бу ни эшләвең? — дип сораганнар.
    Хуҗа аларга:

    — Бу аягымның тәһарәте юк, шуның өчен күтәреп
    укыйм,— дип җавап кайтарган.



    ***

    Халык алдында хур иткәне өчен, мулла күптән инде Хуҗг
    Насретдиннан үч алмакчы булып йөри икән. Беркөнне баш-
    кисәрләрне мәчеткә җыйган да, аларга Хуҗаны саклап торыг
    бик каты кыйнарга кушкан. Бу эшләре өчен мулла аларгг
    күп кенә акча бирергә вәгъдә иткән.

    Шулай беркөнне Насретдин сумкасын култык астынг
    кыстырган да якындагы шәһәр базарына киткән. Хуҗг
    авылны гына чыккан икән, мулла яллаган башкисәрләр ань
    эләктермәкче булганнар. Хуҗа, эшне сизеп алып, бик кать
    йөгергән, теге явызлар артта калганнар. Хуҗа һаман йөгер;
    дә йөгерә икән. Шулвакыт Хуҗага шәһәрдән кайтып килүч(
    теге мулла очраган. Мулла:

    — Хуҗа әфәнде, кая болай йөгерәсез? —дип сораган.

    — Әй мулла, минем башка бик зур кайгы төште әле. Мин<
    шушы өлкәнең баш имамы итеп сайламакчы булалар. Миң;
    имам булу ни пычагыма кирәк? Менә мин күзләрем кай якк
    караса, шул якка йөгерәм, имамлыктан качып барам,— дигә]
    Хуҗа.

    Бу сүзләрне ишеткәч, мулланың күзләре уттай янган.

    — Йә Хуҗа, нигә сез шундый урыннан баш тартасыз
    Сезгә никадәр хөрмәт, никадәр акча булыр! Сезнең урынд
    мин булсам, имамлыктан бер дә баш тартмас идем,— дигән.

    — Ни сөйлисез? — дип кычкырып җибәргән Хуҗа Нас
    ретдин.— Алай булгач, бик тиз генә минем киемнәремн
    киегез дә яр буена барып басыгыз. Минем артымнан куы
    килүче кешеләр сезне мин дип белерләр дә баш имам ите
    сайлап куярлар.

    Мулла Хуҗа Насретдинның киемнәрен киеп алган, ә Хуж
    куаклар арасына кереп яшеренгән. Теге башкисәрләр киле
    җиткәннәр дә, Хуҗа дип белеп, мулланы егып салып, аңы
    югалтканчы кыйнап киткәннәр.


    ***
    Хуҗа Насретдин бер утрауда бүленеп калган. Бәхетенә каршы
    яр читендә күршесе мулла абзый балык тотып утыра икән.

    — Мулла абзый, көймәң белән теге якка чыгарып куй әле!

    — Биш сум бирсәң, алып чыгам,— дигән мулла.— Бишне
    бирерсеңме?

    Хуҗаның бер тиен акчасы да булмаган. Шулай да ул,
    бирермен, дигән. Теге як ярга чыккач:

    — Бир бишне! — дип сораган мулла.

    — Исән-сау алып чыкканың өчен, зур рәхмәт, мулла абзый,
    мә бишне! — дип, Хуҗа кулын шап итеп сугып күрешкән дә
    өенә кайтып киткән.



    ***

    Хуҗа үзенең дусты белән базарда йөргәндә, ике кешенең
    сугышканын күргән.

    — Әйдә, аралыйк әле шуларны,— дигән иптәше.

    Хуҗа риза булган. Барганнар. Барулары булган, тегеләр
    сугышудан туктаганнар. Берсе икенчесенә әйтә икән:

    — Мин моңа хәтле сине яхшылап белмәгәнмен икән. Син
    ишәк икәнсең.

    Икенчесе:

    — Мин дә сине белмәгәнмен. Мин ишәк булсам, син
    ишәкнең баласы,— дигән.

    Бу сүзләрне ишеткәч, Хуҗа, иптәшенең кулыннан алып:

    — Әйдә киттек, без монда кирәкми. Монда атасы белән
    баласы очрашкан икән,— дигән.

    тагын



    ← назад   ↑ наверх