• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Обучение татарскому по Скайпу

    Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Кави Нәҗми

    Үзгәреш

    (кыскартып алынды)

    1

    Шәһәр эш белән кайный, кярханәләр
    Халыкны эшкә дәшеп кычкыралар.
    Төтен таулары, күкләрне карайтып,
    Шәһәр өстендә чайкалып торалар.

    Бакыр мичкәләр өелә бер-бер өсле.
    Юл өстендә тимерләр ялтырыйлар.
    Бөтен бәхтеңне мәңге йота төсле
    Тирән-төпсез тәрәзәләр карыйлар.

    Кибетне яңгыратып, байлар дулыйлар.
    Чабалар эш белән ялчы малайлар.
    Бер очта үрчи ярлылык вә михнәт,
    Ә бер очта үсә алтын сарайлар.

    2

    Базар тыгыз! Үтеп булмый халыкны.
    Сүгеш белән һава тулган. Күңелсез. Чү!
    Кемдер килә ярып урталыкны,
    Елый үксеп, аһ ора эчтән... өнсез.

    Ни кайгыга дучар булган бу хатын?
    Югалтканмы баласын? Тапмыймы ул?
    Җиңел эштән туган газап, оятын
    Җиңә алмый, йөрәген таплыймы ул?

    3

    Авыр тормышта уза көн вә айлар.
    Тибә язмыш элеккечә барына.
    Бичара эшчеләр белән гидайлар
    Күнеккәннәр бугай кайгы-зарына.

    Ачыкса да эшен ташламый һич тә!
    Түгә көчен машина-станокта...
    Чуен кебек каралып кайта кичләп;
    Юынмаса, аны булмый танып та.

    4

    Йөк астында сытылган бер олаучы...
    Берәүсе зур тәгәрмәчкә кысылган...
    Урамда җан бирә түбә буяучы...
    Кәләпүшче хатынның йөзе сулган.

    Чахотка белән авырый тегүчеләр...
    Агу йоткан берәү газ фабригында!
    Шулай инде!.. Кибеп бил бөгүчеләр
    Мөкәфат1 алалар тормыш чигендә...

    5

    Үлекләрне йөзәрләп озаталар...
    Үләксә белән тула, ахры, җиһан.
    Мәзин-муллалар дога саталар,
    Кем аларга бәһа куярга кыйган?

    Каберлекләрдә эш кайный муеннан,
    Үлекләр күплегеннән зарлый барысы.
    Табутлар, баш казыклары җыелган.
    Каберләр дә каберләр... очрый каршы.

    6

    Йөрәктәге авыр эзләр уңалмый...
    Очырмый җил... Яумый һәм яңгыры да.
    Халык эшли... көрәшә армый-талмый,
    Өмет итеп: таң атар бер кырыйда!..

    Себергә, төрмәгә яки кабергә
    Сөрәләр күп егетләрне... изәләр.
    Сүнә таңнар... түзә алмый җәбергә,
    Йөрәкләр шомлана... нидер сизәләр!

    1 Мөкәфат — бүләк.


    11

    Агачлар шаулашып яфрак коялар...
    Зур урманның эчендә кемнәр утыра?
    Алармы? — Эшчеләр бит! Көч җыялар,
    Йөрәкләрендә көрәш каны котыра.

    12

    Бүген бәйрәмме әллә? Буржуалар
    Чакырмыйлар эшкә? Нигә сызгырынмый?
    Нигә станциядә дә янмый утлар?..
    Урамга морҗалар сипми корымны?

    ...Кинәттән барысы да җанланып китте,
    Кешеләр кайнаган су кебек акты.
    Әнә атлы казаклар чатка җитте. Чү!
    Кемдер мылтыгыннан кемне атты?

    Күз алдында сузылды якты утлар,
    Каядыр бухлады зур снаряд та.
    Коймалар, мичкәләр өйгән рәттә
    Выжылдап куышалар кургашын уклар.

    15

    Шәһәрне чолгаган матур кызыл төс.
    Халык бәйрәм итә дошманны җиңеп...
    Кояштан назлы-нечкә нурлар иңеп,
    Кызыл гөлгә күмелде ас белән өс.

    Шәһәр өстендә шатлык өне яңгырый:
    «Бүген бетте канавызлар, палачлар,
    Киләчәктә бетәр ялангач-ачлар...»
    Никадәр шатлык! Азатлык уянды!..



    ← назад   ↑ наверх