• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Нәфикъ Яһудин

  • Казаклар (роман)
  • Гөлбәдәрнең мәхәббәте (хикәя)
  • Аучы Фазылҗан (хикәя)
  • Аның Тукай буласын белмәгәннәр (истәлекләр)
  • Үксезлек (детдом баласының үзе турында сөйләгәннәре)
  • Спутник (хикәя)
  • Пошмас Хәйретдин (хикәя)
  • Башкырт кызы Гөлбану (хикәя)
  • Язучы һәм журналист, Бөек Ватан сугышы ветераны, Башкортстанның Атказанган укытучысы Нәфикъ Яһудин Оренбург өлкәсе Яңа Чиркас авылында туа. Әти-әнисез калганнан соң, җәйләрен авыл көтүен көтеп, кышларын бай авылдашларына ялланып тамак туйдыра. Өч ел Каргалы Балалар йортында тәрбияләнә. 1928-30 елларда Оренбург педтехникумында укый, аннан ике ел башлангыч мәктәп мөдире булып эшли. 1932-36 елларда Казан дәүләт педагогия институтында белем ала. Шәйхи Маннур һәм Сибгать Хәким белән бер төркемдә укый. Институтны тәмамлау белән Әтнә районы Олы Мәңгәр авылына мәктәп директоры итеп билгеләнә. Сугыш алдыннан Олы Әтнәдә РОНО инспекторы.

    Нәфикъ Яһудин армиягә 1941 елның 2 сентябрендә алына. Кече командирлар әзерләү курсын үткәннән соң, 135 нче Аерым миномет дивизионы составында миномет отделениесе командиры итеп Төньяк-Көнбатыш фронтка җибәрелә. Сугышларда катнаша. 1942 елның июлендә “Ватан өчен” исемле фронт газетасына чакыртып алына. Монда ул корректор вазифаларын үти. Шәрәф Мөдәррис, Хатип Госман белән иңгә-иң эшли. Шул ук газетаның рус редакциясендә Михаил Матусовский, Сергей Михалков, Михаил Светлов кебек шагыйрьләр көч түгә. 1944 елның августында Нәфикъ Яһудин ашказаны җәрәхәте авыруы белән госпитальгә озатыла. Дәваланып чыкканнан соң запас полк. 1945 елның февраленнән шул ук елның декабренә кадәр 38 нче Фронт Атлар депосында часть парторгы. “За боевые заслуги” һәм “За победу над Германией” медальләре, 2 нче Белоруссия фронты командующие К.Рокоссовскийның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

    1946 елның январеннән 1949 елның августына кадәр Әтнә РОНОсы инспекторы һәм Әтнә урта мәктәбендә укытучы.

    1949 елда Нәфикъ Яһудин Башкортстанга күченеп китә һәм, яңа гаилә корып, Күгәрчен районы Күгәрчен авылында яши башлый. Күгәрчен урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Өч ел завуч, өч ел колхоз парторгы булып эшләп ала. Район һәм республика газеталарының актив хәбәрчесе буларак, ул берничә тапкыр Уфа шәһәрендә үткәрелгән Хәбәрчеләр съездына делегат итеп сайлана. “Совет әдәбияты” журналында аның зур күләмле дүрт хикәясе чыга: “Биеклек өчен” (1942), “Дәүлинең немец коллыгында күргәннәре” (1943), “Пошмас Хәйретдин (1945), “Даладагы сугыш” (1946). “Кызыл таң” газетасында басылган “Укытучы” исемле очеркы (1956) әдәби конкурста җиңеп чыга. Шул ук газетада бу елны “Аучы Фазылҗан” исемле зур күләмле очеркы чыга. “Аның Тукай буласын белмәгәннәр” дип аталган язмасы “Мәйдан” (Чаллы) журналында басыла (2007, №4).

    Нәфикъ Яһудин турында матбугатта басылып чыккан материаллардан берничәсе:

    1. Мирсәй Әмир. Сугышчан сәлам белән. – “Казан утлары”, 1975, №5.

    2. Р.Абсаликов. Данлы эшче һәм авыл хәбәрчеләре. – “Кызыл таң”, 19.01.1957.

    3. Фуат Биишев. Тормыш кочагында. – “Совет Башкортостаны”, 25.12.1958.

    4. В.Хамидуллин. Судьба учителя. – “Слава труду”, 09.06.1990.

    5. Марс Ягудин. Еллар аша әти тавышын ишетәм сыман. – “Көмеш кыңгырау”, 07.04.2000.

    6. Язучы-фронтовик Нәфикъ Яһудинның тууына 100 ел. – “Көмеш кыңгырау”, 08.05.2010.

    Нәфикъ Яһудин – “Казаклар” исемле роман авторы. Җаек буе казаклары тормышын чагылдырган бу романга язучы Мирсәй Әмир югары бәя бирә. Татарстан Язучылар берлеге романны китап итеп бастыру турында карар чыгара. Карар кабул ителү көне – 1941 елның 21 июне. Сугыш башлану сәбәпле роман дөнья күрми кала.

    Фронтта Нәфикъ Яһудин көндәлекләр алып бара. Бу язмалар ниндидер могҗиза белән сакланып калган. Шул көндәлекләргә таянып улы Марс Ягудин “Тормыш бу” исемле документаль повесть яза. Повесть 2005 елда “Мәйдан” журналында дөнья күрә. Фронт блокнотлары хәзерге вакытта Татарстанның Милли музеенда саклана.

    Белешмәне Марс Нәфикъ улы Ягудин әзерләде. 17.04.2013.

    Нәфикъ Яһудин (Ягудин Нафик Халикович) (25.12.1910 – 13.11.1977)
    татарский писатель, журналист, ветеран Великой Отечественной войны, заслуженный учитель Башкортостана.




    ← назад   ↑ наверх