• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Загит Мурсиев

    Бомжа

    (хикәя)

    Бу кыз кайдан килеп чыккандыр, сорашучы, кызыксынучы булмады. Ул комлы мәйданчыктагы кечкенә эскәмиядә утыра да утыра. Башкалар уйный, чыр-чу килә, ә бу утыра. Шундый сабыр, тыныч микәнни? Өстендә озын гына күлмәк, яңа чагында матур булган, күрәсең, хәзер инде төсе уңган. Бер оегының тубыгы ямалган, аягында каты табанлы арзанлы сандалиләр.

    Бишәр катлы берничә йорт уртасындагы ихатада малайлар туп суга. Кызның күзләре шунда. Ләкин ул уйнарга теләвен берничек тә белдерми, аны чакыручы да юк. Бер генә кешенең дә анарда эше юк. Кайдандыр килгән, димәк, кайдадыр китеп олагачак. Ләкин кыз көн саен килә башлады. Килә дә утыра. Эндәшми. Башкалар да аңа сүз дәшми. Кемнең хәерче белән сөйләшәсе килсен инде. Ә кыз утыра. Кымшанмый. Гаҗәп. Ун яшьлек бала кузгалмый сәгатьләр буена утыра алсын әле. Тик күзләре генә тупка ияреп йөри. Кинәт шул туп уйнаучыларның кулыннан ычкынып китте һәм тәгәрәп килеп бала каршында туктады. Кызыкай ялт итеп сикереп торды, куллары тупка үрелде, ләкин тотынмады, кеше әйбере, ачуланырлар, әрләрләр, тукмап җибәрүләре дә бар.

    - Әй, бомжа, нәрсә катып калдың, ыргыт тизрәк! - дип кычкырды олырак малай.

    - Кыз тупны алып уенчылар ягына ыргытты. Ул үзенә “Бомжа” дип кычкыруларын ишетмәгән кебек, кушканны эшләде дә, янә урнына барып утырды. Тик аның өчен дөнья хәзер аз гына үзгәрде, мәрхәмәтлерәк булды, шикелле. Ниндидер куаныч чаткысы кабынды. Хәзер инде ул бу ихатага юкка йөреми, аның максаты бар, туп тәгәрәп китсә, җәһәт кенә ала салып малайларга биреп тора. Якын барып түгел, ерактан гына ыргыта, шулай да бәхет. Шушы кыска гына мизгел эчендә булса да ул чын туп тотып карый бит. Аталы-әниле малайлар, рәхәт яшәгән малайлар, бәхетле малайлар тоткан тупны тота! Алар яшәгән тормышка якынайган кебек була.

    - Әй, Бомжа, тизрәк бул! - дигән боерык яңгырый. Кыз бер генә секундка кулына чын туп тотып каравыннан да канәгать. Ләкин аның тупны җиргә бәреп карыйсы да килә. Ничек сикерә икән? ә уйнавы бигрәк тә кызыктыр инде. Юк, бала тупны җиргә бәреп карарга кыймый, югыйсә аркаңнан йодрыклап хәзер моннан куачаклар. Подъезд каршында утырган әбиләр, ниһаять, бу кыз турында сөйләшүне игътибарга лаек эш дип таптылар. Кайдан килеп чыкты соң әле бу бахыркай, кем баласы? әбиләр күпне белә, көн буена диярлек шунда утыралар бит. Кемгә кунак килгән, кем авылга, кем ялга киткән, кияүгә чыккан, бала тапкан, аерылып кайткан һәм башкалар. Белмәскә ни, бер әби белгәнне барысы да белә, ә барысы белгәнне һәркайсы белә. Тик, ни гаҗәп, бу кызны танучы табылмады.

    Кызыксыну – зур көч. Карчыклардан берәүсе кесәсен капшый, әһә, йомшак кәнфите бар икән. "би кыз янына килә һәм аны сөйләндермәкче була.

    - Балам, бик тәмле дип кәнфит саталар иде, ашап кара әле, чынлап та тәмлеме икән, - дип ул кызга күчтәнәчен суза. Тик анысы сикереп торып, күз ачып йомганчы качып китә. Гүя урманда үскән болан баласы. Әби-чәби бу кыланышка гаҗәпләнеп карап кала.

    Кыз иртәгәсендә янә урнында иде. Элеккечә малайларның уйнауларын күзәтә. Шулай көннәр узды, кешеләр бу ят кызга күнекте, берсенә дә комачауламый бит. Бары тик йортта ара-тирә: “Бомжа, китереп бир! Бомжа, җәһәтрәк бул!”- дигән кычкырулар гына ишетелеп кала иде.

    Ә бер көнне кыз елап утыра, имеш. Иң беренче моңа Фатима апа игътибар итте.

    - Кызым, нилектән елыйсың, ни булды? - диде ул бала янына килеп.

    Бу юлы кызыкай торып йөгермәде. Курку катыш өмет чагылган күзләре белән Фатимага күтәрелеп карады.

    - Берәр җирең авыртамы әллә? - дип сорады түти кабаттан, кызның эндәшергә базнат итмәвен аңлап.

    - Колагы-ым! - диде кыз сыкрап, бу аның шушы ихатада әйткән беренче сүзе иде. Фатима хәтта шатланып куйды: “Бәрәкалла, чукрак та, телсез дә түгел бу бала”.

    Түти кеше, кызның яулыгын чишеп, сак кына колагын карады. Ул кызыл һәм шеш иде. Фатима өенә ашыкты, тизрәк авыртуны баса торган дару табасы иде. Кирәк чакта буламы ни ул...

    Дару күршедән табылды. Ике хатын кызны фатирга алып кереп препарат эчерделәр, колагына алоэ куеп бәйләделәр. Тик, кызның күзләреннән барыбер туктаусыз яшь ага иде. Күренеп тора, бала үтә түземле, тавышын да чыгармый, тик колагы сызлавы аның миенә бәрә, шуңа тыела алмый елый. Ни эшлисең, хатыннарга ашыгыч ярдәм чакырырга туры килде һәм Фатима кызны озата китте.

    - Йә, исемең кем әле синең, матур кызым, - диде доктор, баланы караганда.

    - Нурсибә, - диде кыз чак ишетелерлек итеп.

    - Ә фамилияң?

    - Закирова, - дип нигәдер үз фамилиясен әйтеп җибәрде Фатима түти. – Закирова безнең фамилия.

    Кыз эндәшми калды. Аңа барыбер, тик авырту гына азрак басылсын иде...

    Дәваханәдә каралып, табиблар билгеләгән процедуралар алгач, кызның хәле яхшыра башлады. Фатима медикларның киңәшләрен язып алганнан соң, кызны җитәкләп кайтырга чыкты. Өендә ул иң тәүдә баланың тамагын туйдырды. Шуннан: “Кызым, бүген кайтып йөремә инде, миндә генә кал,”- диде.

    Фатима озак кына йоклый алмый ятты. Кем баласы булыр бу? Ата-анасы юкмы әллә? Алай дисәң, кич булуга кайтып китә, димәк, кунар җире, йорты бар. Хәер, андый ата-ананың булуыннан булмавы... Тәүбә, тәүбә, башка нинди уйлар килә. Кемелер бар бит бу баланың, тик үзенең генә кадәре юк, шикелле. Булмасын. Моннанары Нурсибә үземдә калыр. Әгәр теләсә... Теләрме икән? Ярый, күз күрер әле, барысын да алдан белеп булмый, ни булса шул булыр. Бәлки, әнкәсе берәр эчкече булып, кызын онытып та куяр. Шулай үз-үзен өметләндергәч, Фатима йоклап китте.

    Нурсибә икенче көнне кич кайтып килергә уйлады. Ләкин шуннан соң ул Фатима янында еш кала башлады. Әллә әнисе риза булды, әллә кыз анардан рөхсәт сорап тормадымы – монысы Фатиманы кызыксындырмады, янында шушы кыз булса, ул шуңа артыгы белән канәгать.

    Бер көнне ямьсез тавыш чыгарып кычкырынуга барча йорт сискәнде.

    - Син кайда чукынып йөрисең? Мин бит сине шишә җыярга җибәргән идем.

    Карасалар, сәләмә генә киенгән исерек бер бичә бакыра, имеш. Үзе Нурсибәнең кулыннан тарта. Бу хәлне күреп Фатима тышка атылды.

    - Сез бу кызның әнисеме әллә?

    - Булса ни, синең нинди эшең бар!

    - Әйдә, утырып яхшы гына сөйләшәбеҙ.

    Инде күптән юньле кеше белән юньле сүз сөйләшмәгән хатын бераз югалып калды булса кирәк. Алкоголизмнан исәргә әйләнгән мие белән нәрсәдер уйлаган булды, шулай да ризалашты. Ике хатын сәгать ярымлап вакыт Фатималар фатирында югалып тордылар. Менә бер заман подъездда эчкече хатын, аның артыннан хуҗабикә күренде.

    - Килештек, - диде ул эскәмиядә аның сүзен көтеп утырган ахирәтләренә. – Нурсибә миндә ҡала.

    Боларының йөзләре яктырып китте.

    - Ничек ул алай? Соң, кыз бала – ярдәмче бит ул. Өстәвенә, пособие-алименты да бардыр.

    - Хәзер ике пособие алыр инде.

    - Ничек?

    - Мең сумға килештек. Нурсибә миндә яши, ә мин шуның өчен әнисенә мең сум акча биреп торырга тиешмен.

    - Әстәгыфирулла! - дип куйды бер апа, ә башкалар ни әйтергә дә белмәделәр. Тик Фатима аларга озаклап яңалык “чәйнәп” торырга ирек бирмәде.

    - Беләсезме нәрсә? - диде ул юрамал төксе тавыш белән, - балакайның киемнәрен күрдегез, шулай булгач, биредә тел чарлап утырмагыз, марш өегезгә!

    Әйе, Фатима үзенең ахирәтләренә команда бирергә хаклы иде, алар каршында бүген ялгыз апаңның абруе бик югары күтәрелде. Ә тегеләр нигә моны башта үзем уйламадым соң әле, дип һәрбересе үзен битәрләп, кем нинди җитезлектә булдыра ала, терт-терт килеп өйләренә йөгерештеләр. Бу көнне Нурсибә бер кочак киемле булды, башлыктан алып кышкы ботинкага кадәр бар иде, кайсыбер киемнәр хәтта өр-яңа. Хатын-кыз бала дигәндә шулай инде, йомышны арттырып үтәделәр – матур-матур уенчыклар, иң тәмле ризыклар алып килгәннәр. Өстәвенә, Фатимага кат-кат: “Син безгә әйт кенә, нәрсә кирәк - табарбыз, булышырбыз, бергәләп үстерербез”- дип торалар. Ә Фатима “бәхетле картлыҡ” кичерә иде. Чынлап та, яныңда бала булса, аның өчен җан атып яшәсәң, картлык та бәхетле була икән ул.

    Көз җитте. Фатима Нурсибәне җитәкләп кибеттән кибеткә йөреде, менә дигән кием, портфель, китап-дәфтәр алдылар. Нурсибә шат ине.

    Тик шунысы гына яман: Бомжа тигән кушамат мәктәпкә дә ияреп килде. Сыйныфташлары аны тиң итмәде, кызлар аның белән дуслашмады, сөйләшми йөределәр, ә малайлар үртәшә иде. Хәер, икеле капчыгы белән кем дуслашсын инде. Их, шул икелеләр! Моңача Нурсибә чынлап торып укымады шул, вакыты шишә җыеп узды. Ә ул начар билгеләрдән котылып буладыр бит?! Сасы өй, исерек анадан аны язмыш коткарды, ә икелеләрдән котылып булмыймы? Соң, бу бит кызның үзеннән тора!

    Нурсибә китап җыйды. Кайсын кибеттән сатып алды, кайсын китапханәдән тапты. Математика, әдәбият, физика, химия, тарих фәнннәре буенча барлык класслар өчен дәреслекләр җыйды, шуларны укырга утырды. Көне-төне укыды. Шунысы яхшы, беркем дә комачауламады, берүзенә бер бүлмә бит, Фатима аны үз иркенә куйды, яхшыга омтылган балага кем каршы төшсен.

    Бермәлне Нурсибәгә химия укытучысы “дүртле” куйды. Класс моңа әлләни әһәмият бирмәде. Нәкъ уен мәйданчыгындагы кебек килеп чыкты, анда туп тотарга рөхсәт итәләр иде бит, монда да шулай, әйдә, Бомжа да бер мәртәбә “дүртле” алып карасын, безнекен алмый бит дип уйладылар. Тик сабакташлар ялгышты. Бераздан Бомжа тагы да “дүртле” алды. Шуннан соң тагы ешрак һәм төрле фәннәр буенча яхшы билгеләр ала башлады. Аннары инде кызның көндәлегендә яңарак кына зур шатлык булган “дүртлеләр” урнына “бишлеләр” үрчи башлады. Ә җиденче классны кыз бик яхшыга тәмамлады. Бигрәк тә ул химия, биология фәннәрен су урнына эчә иде.

    Ана шулай вакыт үтте. Фатима канәгать иде, янында якын кешесе бар хәзер. Акча җитә: пенсия ярыйсы гына килә, өстәвенә хәрби диңгез флотында офицер булып хезмәт иткән Фируз улы да җибәреп тора. Шуңа мең сум болар өчен зур югалту түгел иде.

    Мең сум дигәннән, бер көнне “пособие” алырга теге хатын килмәде. Тагы да берничә көн көтте Фатима, тик юкка. Эчкече хатынның акча алмый йөрүе гадәти хәл түгел, әллә бер-бер бәлагә тарыдымы икән...

    - Кызым, - диде Фатима Нурсибәгә, - әниең күптән килергә тиеш иде, юк та юк. Барып хәлен белеп киликме әллә?

    Ерак яшәмәгән икән Нурсибәнең үз анасы. Икенче урамда гына. Тик монда бүрәнәдән буралган авыл өйләре. Фатима белән Нурсибә капка баганалары кыйшайган бәләкәй генә бер йортка килеп керделәр. Ишек биксез, идәннәрнең тактасы күренми, күптән инде аяк киеменә эләгеп тыштан ташылган балчыкка күмелгән. Сасы ис. Тимер караватта иске юрган ябынган хуҗабикә ята, аягындагы итеген дә салмаган. Фатима аны уятмакчы булып якын килсә, хатынның авызына чебеннәр кереп-чыгып йөри, имеш. Нишлисең, Нурсибәнең анасын Фатима үз акчасына җеназалады. Шуннан соң инде кызның кайдадыр китү мөмкинлеге бетте, кемнеңдер аны кайтарырга тырышып йөрү ихтималлыгы да калмады. Бу хәл ике җан иясен тагы да якынайтты шикелле. Беркөнне Фатима кызны икмәк алырга кибеткә җибәрде, ә ул ике буханка күтәреп кайткан. Ишектән кергәндә үк үзе болай сөйләнә:

    - Ике ипи алдым инде, әнкәй, иртәгә укудан соң мәктәптә танцы була, өлгерә алмам дип уйладым.

    Фатиманың йөрәгенә сары май яктылармыни, күңеле тулып китеп, урындыкка утырды. Ана шул “әнкәй” дигән сүзне ничә ел көтте бит ул. Һәр көн, һәр минут саен көтте. Инде хәзер буй җиткереп килгән кыз бит, әйтмәс инде, сабый түгел шул, якын итә алмый, дип уйлаган иде. Менә, Ходаның хикмәте, сабыр итсәң морадыңа ирешәсең икән бит. Димәк, бала ике хатынга беръюлы “әнкәй” дип әйтә алмый йөрегән. И, бичара.

    Әйе, кыз үскән саен ныграк ачыла төште. Төрле кичәләрдә, концертларда бик теләп катнашты. Шулай булмый, читкә тибелгән үксез бәпкә гүзәл аккошка әйләнеп бара иде, шуңа да коллективның уртасында булды. Ә Бомжа дип үртәү, кимсетү дисезме?

    Кызның күзе бер егеткә төште. Тафил ике класска өлкәнрәк иде. Озын буйлы, киң җилкәле, диңгезчеләр шикелле чайкалып атлый, һичкайчан куртка төймәсен каптырмас, авызда сагыз, кара күзлек, кесәдә кыйммәтле сигарет белән мобильник. Сөйләшүе дисәң, үзеннән кечеләргә иренеп, мыскыллап кына эндәшә, сүзләрен юньләп әйтеп тә бетерми. Янәсе, кирәк булса аңлагыз, аңламый торсагыз йодрык та бар әле монда. Шуңа гашыйк булды, шикелле, Нурсибә. Егет тә аны какмады. Сыра исе аңкытып дискотекага килеп керсә, Нурсибәне танцыга чакырып ала. Менә шуннан соң Нурсибәгә Бомжа диючеләр азая башлады. Чөнки әйткән берсе түбәсендә Тафилның тос йодрыгын татып карады. Шулай төнбоек белән тигәнәк дуслыгы дәвам итте, егет укуын тәмамлагач та болар очрашкалап йөределәр.

    Көтмәгәндә Фатима телеграмма алды. Менә шатлыҡ. Инде ничә ел күренмәгән улы Фируз отпускага кайта, имеш. Җитмәсә, хатыны, улы белән. Бу хәбәр Фатима фатирының астын өскә китерде: юыну-агартыну, келәмнәр кагу, әллә нинди ашамлыктар пешерү – һай мәшәкатьле һәм кызык икән ул кунак көтүе.

    Фатиманың оныгы Алсаф Нурсибә белән бер яшьтә икән. Алар тиз арада уртак тел таптылар, соңыннан хәтта берничә тапкыр кинога, дискотекага да барып килделәр. Кыз белән егетнең дуслашуына гаиләдә беркем дә каршы килмәде. Тик санаулы көн тиз үтә. Фирузның да отпускасы бетте. Шуннан соң инде моңа тиклем ифрат һәйбәт, котлы тормыш бушап калгандай булды, гүя кемдер җитми кебек. Ягъни, кемдер монда яшәргә тиеш кебек, ә ул юк. Фатима улы белән оныгын сагынса, Нурсибә дә Алсафны юксына сыман. Бәлки, бу бөреләнеп өлгермәгән яшьлек мавыгуы гынадыр, кем белә, кул селтәп онытып куюың яхшырактыр. Чөнки Алсаф еракта яши, моңа кадәр ун ел кайтмаганнар, әллә яңадан ун ел кайтмаслар. Ә менә Тафил якында гына. Аның белән теләгән саен очрашып була. Шуңа, кайдадыр йөреп кайткан егет кызны туган көненә чакыргач, бармыйм димәде.

    Фатима кызының кинәт үз эченә йомылуын, кемгәдер үпкә саклавын сизде, әлбәттә. Сизмәслекмени, сәгатьләр буена сүзсез утыра, кымшанмый да, нәкъ теге чакта йорттагы эскәмиядә утырган кебек. Тик ана роленә дәгъва иткән хатын күпме генә төпченмәсен, кызы сер чишмәде. Ә мәктәпне тәмамлап аттестат алган көндә Фатиманы тәмам аптыратты,

    - Әнкәй, мин Мәскәүгә китәм, - диде ул кинәт.

    - Ә?! Ничек, кайчан, нинди институтҡа?

    - Институтҡа түгел, эшләргә.

    - Бәй, эшне бездә тизрәк табарга була. Тик, сиңа укырга кирәк, аттестатыңда гел бишле, ничек булса да институтҡа керергә кирәк сиңа.

    - Мин укырмын. Тик бер стипендиягә яшәве авыр, шуның өчен бераз акча эшләп кайтам.

    Фатима кызының нәрсәгә болай кылануын аңламады, укырга кер, акча ягыннан үзем булышырмын, дип күпме генә үгетләмәсен, Нурсибә аны тыңларга да теләмәде.

    - әнкәй, сүзеңне әрәм итмә, мин иртәгә китәм, - диде дә куйды.

    Бер елдан, әйткән вәгъдәсендә торып, кайтып та төште. Кыз тәмам көяз туташка әйләнгән, Мәскәүчә киенгән. Фатима аңа карап сокланып туя алмады, тез башы ямалган иске колготкилы кыздан шундый ханбикә чыгар дип кем уйлаган. Тик кызы өйдә озак утырмады, медицина институтына укырга керде.

    Алты ел җай гына үтте дә китте. Ә менә шуннан соң бер-бер артлы ике вакыйга булып алды. Алсаф, әтисе кебек үк, хәрби училище тәмамлаган, бераз хезмәт итеп тә өлгергән икән, һәм көтмәгәндә биредәге хәрби комиссариатка эшкә килеп урнашкан. Бу хәлгә Фатима сөенеп кенә йөрегәндә, Нурсибә дә укуын тәмамлап шәһәр дәваханәсендә табиб булып эшли башлады. Фатима бәхетле иде, тик ул һаман да канәгать түгел әле, бәхетнең тагы да зурырагын көтә. Шуңа өметләнергә нигез дә бар. Алсафны күр син, картинәсендә яшәмичә әллә кайда фатирда тора. Хәтта Нурсибә укуда чакта да монда яшәргә теләмәде, бер сәбәбе бардыр бит? Югыйсә, Нурсибә Фатиманың кызы, Алсаф оныгы, өйдәш булу аларга языкмы. Тик Фатима бар күңеле белән Нурсибәне кызы дип кабул итсә дә, чынбарлыкта ул барыбер ят кан бит. Димәк... Моны яшьләр үзләре дә бик яхшы аңлаган, шикелле, аңлаган һәм бер карарга килгән. Ярый, аларныкынча булсын, бер өйдә яшәр көннәре алда булсын.

    Фатима шулай уйлады. Алсаф та Нурсибә белән очрашу эзләде, юлына чыгып торды, кинога, кафега барырга чакырды. Тик, менә гаҗәп, Нурсибә егеткә карата салкын иде. Теге вакытта йөрәктә яралган хисләрнең дөрләп китүен теләми идеме, гел читләште.


    ... Бу наркоманны инде берничә атна дәвалыйлар. Теге дөньяга чак китми калды. Хәзер инде үз акылында, сөйләшә, кеше әйткәнне аңлый, димәк, вакыт. Нурсибә авыру янына, койка читенә килеп утырды.

    - Яле, акыллы егет, җиңеңне сызган, тагын бер укол кадап алыйк әле!

    Яшь табибның кулы калтырап куйды, ләкин ул үзен тынычландыра алып “эшен” дәвам итте. Бераз тын утырып торганнан соң, ул басынкы вә ифрат тыныч тавыш белән наркоманга эндәште:

    - Син мине таныйсыңмы?

    - Тәкәббер егет кызга сынабрак караса, күптәнге танышын күреп гаҗәпләнде. Гаҗәпләнерсең дә, элекке бомжа искиткеч сылу примадонна булган ләбаса!

    - Нурсибә?! - дип сорады ул, һаман да ышанып җитә алмыйча.

    - Әйе, мин Нурсибә, ә син – кабәхәт. Теге вакытта син мине харап иттең, ә бүген – мин сине. Мин сиңа агу кададым, бер-ике минуттан үләчәксең.

    - Нурсибә-ә...

    - Синең өчен мин Нурсибә түгел, синең өчен мин елан. Әйе, астыртын чага торган елан. Мәктәптә укыганда ук мин химия өйрәндем, соңыннан бары тик сине агуларга өйрәнү өчен генә алты ел медицина институтында укыдым. Менә булды, ниятемне үтәдем, эшең бетте...

    Нурсибә бераз гына Тафилга карап торды. Аның куркудан киң ачылган күзләренең пыялалана башлавын күргәч, янәшәдәге койкада яткан авыруга игътибар итми, ишеккә атлады.

    ...Судья приговор укый. Нурсибәнең медик булуы, ягъни кешеләр сәламәтлеге сагында торырга тиешле булып та башкалар гомеренә кул сузуы, Гиппократ антын бозуы, үзен якларга мөмкинчелеге булмаган авыруны үтерүе, һәм дә килеп явыз эшен алдан уйлап салкын кан белән башкаруы, ягъни аеруча рәхимсез эш итүе – барысы да игътибарга алынган. Шуңа да хөкемдар барлык маддаләрне кушып гомум срокны әйткәч, күпләрнең йөрәге өзелгәндәй булды.

    Суд тәмам. Нурсибә конвой озатуында залдан чыгарга юнәлде. Ләкин, кинәт туктап артына каерылды һәм күзләрен Алсаф ягына юнәлтте.

    - Мин сине яратам, Алсаф.

    Тып-тын залда бу тавыш аерымачык яңгырады. Гомер бакый начарлык һәм закон сүзләре генә ишеткән бина өчен бу авазлар сәер ишетелде. Ләкин шунда ук җавап әйләнеп кайтты.

    - Мин дә сине яратам. Мин сине көтәрмен, Нурсибә. Син нык бул!

    Кыз алдындагы кара ишеккә таба атлады, аның ике бите буйлап янә тавышсыз гына күз яшьләре тәгәри иде. Тормыш дигән нәрсә аның өчен бетте, өзелде, ахрысы. Ләкин үзсүзле кыз җаны-тәне белән булса да көчәнеп үзен бәхетсезгә санамаска тырыша иде. Ул кечкенә чагында бай балалары тоткан тупны тотып карады, балигъ булгач азга гына булса да мәхәббәтне татып карады, институт тәмамлады. Димәк, миллионлаган халык ничек яшәсә, ул да шулай яшәде. Димәк, ул бомжа түгел, ул башкалар кебек үк кеше, аның башкалардан ким җире юк. Юк, ул бомжа түгел. Түгел!..

    Загит Мурсиев
    рассказ на татарском языке.
  • Заһит Мурсиев:
  • Елан оясы (повесть)
  • Ай нуры (повесть)
  • Ачылмаган тәрәзә (бәян)
  • Кәлүшле малай (юморескалар)
  • Ташмәчет (повесть)
  • Безнең авыл хәлләре (повесть)
  • Мин сезнең хатыныгыз (хикәя)
  • Нокта (фантастик хикәя)
  • Бомжа (хикәя)
  • Соңлау (хикәят)
  • Хөкем (хикәя)
  • Кыпчак кызы (хикәяләр)
  • Әтәч нигә кычкыра (әкиятләр)
  • Күрдегезме?! (шигырьләр)
  • Солтаньяр (роман)
  • Бәләкәй хикәяләр
  • Хастаханә хастасы (юмористик повесть)
  • Чишмәле балалары (повесть для детей)




  • ← назад   ↑ наверх