• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Загит Мурсиев

    Нокта

    (фантастик хикәя)

    Яктылык. Фәхрәзи әле уйлый белми. Шулай да эчке бер сиземләү белән аңлый: яктылык булган җирдә тормыш бар, димәк, мин дә исән.

    Менә ул яктылык яктыра төшеп, фани дөнья әйберләре төсмерләнә башланды һәм Фәхрәзи аларның саташу галәмәте түгел, ә чыннан да күзләренә күренүенә ышанды. Шунда аның тирән наркоз белән көрәшкән зиһене дә ачыла төште һәм ул үзенең кайда ятканын аңлады: “Бәй, бу бит дәваханә палатасы. Ә мин, димәк, операциядән соң аңыма килеп ятам, - дип уйлады ул. – Яшисе бар икән әле.”

    Фәхрәзи тынычлана төшеп үз язмышы турында уйлана башлады. Дөресрәге, калган гомерен ничек үткәрү хакында. Әйе, аңа моннан ничек тә тизрәк чыгарга кирәк. Һәм бик күп эшләргә! Улы исәбенә озайтылган гомерен мөмкин кадәр файдалырак үткәрергә иде.

    Җан ашкына дип хәлсез гәүдә бер дә сикереп тора алмый шул. Әле монда ким дигәндә бер-ике атна урын изәсе булыр. Шуннан акрынлап “тәпи” китәсе...

    Их, күпме көннәр бушка узачак. Мондый чакта туктап калган вакытны этеп-төртеп үткәрү чарасы – уйлану. Уйла әйдә, баш, язмыш сиңа шундый мөмкинлек биргән икән уйла, хыяллан һәм үткәнеңне барла. Ә үткәннәр, игътибарга алсаң, гел бер юнәлеш, бер омтылышка багышланган икән.

    Шул арада Фәхрәзинең күзләре, наркоз йокысыннан арына барып аерымачык күрә башлады. Күз карашы бүлмәне берничә тапкыр байкап чыккач, эләгеп бер тукталыр урын эзләгәндәй, түшәмдәге кара тапка төште. Зур тап түгел, нокта кебек кенә. Фәхрәзинең нәкъ баш очында. Уйланган кешегә күзләрен төбәргә бик кулай булды.

    Нокта. Ул каян килгән? Чебен таплаганмы? Монда кайдан чебен булсын. Тукта, мин нинди юк нәрсәгә игътибар итәм әле, дип Фәхрәзи чебен кугандай бу уен башыннан куды.

    Шулай да, ник бу нокта миңа тынгылык бирми? Ниндидер әһәмияте бар шикелле... Хәер, шулай икән шул. Фәхрәзи редакциядә эшләгән елларында, иптәшләре белән бәхәсләшеп, берничә тапкыр әйткәне бар иде: “Имеш, Чехов кара савытына карап та хикәя яза алам, дигән. Ә мин менә чебен калдырган бер ноктага карап, повесть яза алам!” Фәхрәзи шулай дип әйткәндә эчке бер сиземләү, үз мөмкинлекләренә ышану күбрәк булды микән, әллә коры мактануы идеме. Кем белсен. Ноктага карап повесть язарга туры килмәде. Тормыш биргән гыйбрәтләр дә җитеп торды. Ә менә бүген...

    Кызык фикер. Әллә чыннан да шушы ноктага карап берәр повесть язып аласы инде. Башка әнә әллә нинди уйлар килеп тора бит. Ярый, хуш, тик утырганчы тун итәгеңне уа тор, кодагый, дигәндәй, хәрәкәтсез яткан арада бернәрсә язып ташлыйм алайса. Язып?! ә ничек язарга, мин әле кузгалалмыйм бит? ә кайткач бөтенләй икенче нәрсә язачакмын, үзең беләсең, туганкаем. Фәхрәзинең зиһене үз икеләнүенә каршы үзе үк җавап та тапты. Кузгалу ник кирәк, ятып кына яз. Ягъни уеңда гына. Язылмаган язма булсын әйдә. Үзем турында язылмаган повесть. Кызык бит. Ә исеме? Таптың проблема, “Нокта” исем түгелмени, ноктадан башладың бит уйларыңны.

    Шулай уйланды Фәхрәзи бөер күчереп утыртканнан соң аңына килгән беренче минутларында.

    Операция ул гаҗәп нәрсә икән. Бу дәвалау ысулы гына түгел әле. Хикмәт монда кеше башыннан узган кичерешләрдә. Хирург пычагы астына кергәнче хода бәндәсе, күңелендә нинди генә зур ышаныч тоймасын, аңастында дип әйтикме, барыбер якты дөнья белән хушлашкандай итә. Күпме эшләр эшләнми кала дип үкенеп куя. Ә инде операциядән соң исән калуын аңлагач, алай гына да түгел, сәламәтлеге яхшырып ныгытып эшли алачагын сизгәч, әллә нинди планнар кора, гомеренең бер көнен дә әрәм итми яраткан эшенә багышларга ант эчә.

    Аннары, дәваханә койкасында яткан көннәрендә ул үткән гомерен күз алдыннан кичерә, аңа бәя бирә. Янәсе, дөрес яшәдемме мин? Тормыш сукмагым дөрес сайланганмы? Кешеләргә файдам булдымы?

    Фәхрәзи дә бу хакта уйланып алды. Тик озак түгел. Чөнки аның күңелендә үзен “иҗат” эшенә багышлавына үкенү түгел, тамчы гына булса да шик тумады. Менә тиздән терелеп кайтыр да ул, яңа көч белән эшкә тотыныр. Мондый мөмкинлек бирүенә Зиннәткә мең рәхмәт. Ул икенче палатада ятадыр, күрәсең. Табилар керсә, хәлен сорашырга кирәк.

    Шулай уйланды Фәхрәзи. Һәм ирексездән янә узган гомерен, бала чакларын исенә төшерде. Ничек һәм кайчан башланды соң әле барысы да? Ник мондый сәләтне Ходай аңа биргән?

    Гаҗәп. Уйлап караганда, Фәхрәзинең шушы сәләте, гомере юлын билгеләгән халәт ялкаулыктан башланып китте түгелме соң? Шулай шул. Мәктәптә укыганда ярыйсы гына ялкау була торган иде ул. Айлар буена математикадан өйгә бирелгән эшне эшләми йөреде. Класс әллә күпме алга китеп, Фәхрәзи берни аңламаслык хәлдә артта торып кала иде. Әмма малайда горурлык, үзсүзлелек тә җитәрлек булган икән. Инде чирек азагы җиткәндә мин-минлеге уяна, ни әйтсәң дә, чиреккә өчле чыгарырга кирәк бит. Аннары, ул шулай фикер йөртә иде: янәсе, әсбап авторлары бу мәсьәләләрне минем кебек үк гап-гади ташбаш малайлар өчен төзегән бит инде, вундеркиндлар өчен түгел. Димәк, әгәр мин шушы мәсьәләне чишә алмыйм икән, мин нормальный малай түгел, ә торганы бер ахмак булып чыгам түгелме соң?

    Менә шундый уй Фәхрәзинең гарьлегенә тия иде. Һәм ул мәсьәлә чишәргә утыра. Анда да үзенчә кылана: баштан, җиңелрәкләреннән башлап чишеп өйрәнеп килми, ә соңгы теманың иң авыр, иң ахыргы мәсьәләсен ала.

    Һе! Кая ул чишү! Бернәрсә белмәгән килеш. Ләкин тискәрелек Фәхрәзидә йөз кешелек. Көн буена утыра бу бер мәсьәлә белән, аны ничек кенә кыландырмый, ничек кенә боргалап карамый. Икенче көн утыра. Әкияттәге кебек көн утыра, төн утыра, өч-дүрт тәүлек баш вата. Шулай интегеп тәмам хәлдән тайгач, бермәлне йоклап китә һәм... мәсьәләнең чишелешен төшендә күрә.

    Беренче тапкыр шулай булгач, бик гаҗәпләнде Фәхрәзи. Шунда ук Менделеев һәм башкалар исенә төште. Димәк, өндәге проблеманы төштә хәл итеп була дигәннәре дөрес. Тик, бөек химикның төше бер тапкыр булган, ә Фәхрәзигә бу хәлнең кабатланып торуы мөһим иде. Бар йөрәге белән инануы юкка булмаган икән, берничә айдан мондый төш яңадан кабатланды. Бераздан тагын. Юк, еш түгел, елына берничә тапкыр гына була иде мондый әүлия төше.

    Шуннан соң Фәхрәзи үзен бу халәткә күнектерергә кереште. Онытылган шигырен шулай исенә төшерде, аңламаган, башы җитмәгән нәрсәләрне шулай төшендә аңлый башлады. Моның өчен ул үзен борчыган нәрсәләр турында озын-озак көннәр уйланып йөрергә тиеш иде. Дөньясын онытып, зиһене томаланганчы, акылы төш белән өнне аңгармас хәлгә килгәнче. Үзенә күрә бер медитация инде, тик ул чакта Фәхрәзи бу сүзне белми иде.

    Бу шөгыльнең бер кыены булган икән. Төш керә, мәсьәлә хәл ителә, нәрсәдәр уйлап табыла, әмма төш төнлә була, ә Фәхрәзи иртән уяна. Нәкъ менә шул уяну мизгелендә төштә баш миендә барлыкка килгән информация чынбарлык дөньясына чыкмый кайдадыр югалып, онытылып кала. Мондый очракта барысын да яңадан башларга туры килә, яңадан биниһая вакыт сарыф ителә. Ләкин монда да чарасын тапты егет. Чыннан да, төшләнгәннән соң йокы дәвам итсә һәм азактан гына уянылса, нәкъ менә шул уяну мизгелендә зиһеннең бер өлеше – серле өлеше, төштә эшләгән өлеше ябыла, ә көндәлек аек тормыш өчен җаваплы өлеше ачыла. Шунда инде ми эшчәнлегенең бер халәтендә булган информация икенче халәткә күчә алмыйча кала, аны хәтерләп булмый. Юк, ул бөтенләй югалмый, әлбәттә, ничектер баш миендә саклана, ләкин аны искә төшереп кенә булмый. Боларны уйлаганнан соң, Фәхрәзи артыгын йокламаска, ә төшләнү белән уянып китәргә өйрәнде. Дөресен әйткәндә, бу авыр да булмады. Сикереп торып каләмгә тотына да, кайбер нәрсәләрне язып өлгерә башлады ул.

    Шушы елларда ул шигырь язу белән дә мавыга башлаган иде. Күнегүләр ясау өчен бу эше бик ярап куйды. Төшендә өч-дүрт строфалы шигырь уйлый да, сикереп торып шуның бер-ике юлын булса да язып алырга тырыша башлады. Гадәттә әнә шул бер-ике юлы гына истә кала да инде аның. Тик шунысы да зур җиңү иде, идеясы, темасы билгеле булгач, калганын көндез утырып очлап чыгарга була. Дөрес, өнендә язганы төшендә уйлаганыннан күпкә кайтыш булып чыга. Тик Фәхрәзи моңа да канәгать иде, чөнки өмет бар, бәлки, тора-бара шигырьләрен тулысынча хәтерендә калдырырга өйрәнер.

    Аннары Фәхрәзи үзе дә сизмәстән фантастика, полтергейст, сихер һәм башка хикмәтләр, параллель дөньялар турында китаплар укырга һәвәсләнеп киткән иде. Көндез генә түгел, кечкенә лампы яктысында төннәр буе укый иде ул.

    Институтка Фәхрәзи бик авырлык белән керде, юкны-барны укуы аркасында имтиханнарга начар әзерләнгән иде. Балл җитмәде. Икенче елны тагын да шул ук хәл. Инде гарьләнеп, өченче елны бар тырышлыгын салгач кына, җитәрлек балл җыеп, сират күперен үтте.

    Ләкин институтта да ул адәм рәтле укымады. Киресенчә, югары уку йортының бай китапханәсе аңа үзе яраткан өлкәдә белем туплауда яңа мөмкинлекләр ачты. Киеренке акыл хезмәте, бихисап информация үзләштерү, йокысыз төннәр аның бар булмышын биләп алса, икенче яктан зиһененә артык көч китереп, Фәхрәзинең сәламәтлеген какшата иде. Утыз яшендә инде ул сөйләшкәндә сүзләрне бутый, йөргәндә юл ялгыша башлады. Ә кирәк-ярак әйберләрен кая куйганын оныта иде.

    Ләкин астрология, күрәзәлеккә ышану, үзе уйлап чыгарган мистика, виртуаль дөньяда яшәү аны инде ныклап үз кочагына суырып алган, болар аның өчен тормыш рәвешенә әверелгән иде. Ул башта ук бер нәрсәгә шикләнмәде: дөнья информациядән тора. Андагы тере яки үле, органик яисә минерал, аңлы һәм аңсыз, микро һәм макросубстанцияләр нибары тик кешенең кузаллавы. Барысы да шартлы төшенчәләр. Гамәлдә исә галәм информациядән тора.

    Бу ачышка вакытның табигате буенча материя чагылышы, халәте икәнен аңлау юл ачты. Чыннан да кеше (әгәр кеше дөньясын күз уңында тотып, кеше буларак фикер йөрткәндә) вакытның узганын һәрчакта да материягә карап белә. Үзенең йөрәк тибеше, сулышы, атлап йөрүе, теге яки бу эшне башкаруы – вакыт агышы үлчәме. Кеше тиз хәрәкәтләнсә, вакыт бер тизлектә уза, акрын хәрәкәтләнсә – икенче. Әйтик, кеше теннис уйный. Бу шөгылендә аның өчен бер секунд озак вакыт, секунд эчендә ул әллә ничә хәрәкәт ясый. Яисә икенче очрак: кеше су буенда утыра – су акмый, җил исми, яфрак селкенми. Мондый очракта инде кешегә вакытның тукталган кебек тоелуы ихтимал. Шуннан чыгып нәтиҗә ясыйбыз: гадәттә кеше вакытны әйләнә-тирәлектәге үзгәрешләр буенча тоя.

    Тагын бер мисал: әйтик, секундына йөзләрчә мәртәбә канат җилпегән черки өчен вакыт бер төрле уза, ә акрын кузгалган утыз метрлы кит өчен икенче төрле.

    Мондый мисалларга ничәмә мәртәбә игътибар итмә, бер хәл үзгәрешсез кала – вакыт узганын кеше (яки башка җан иясе) һәрчак үзе аша тоя. Күзләре, колагы, тәне һәм башка органнары, хәтта йөрәк тибеше, уйлау тизлеге ярдәмендә (болар барысы да материя) әйләнә-тирә мохиттәге (болар янә дә материя) үзгәрешләр сыйфатында вакыт агышын тоя. Ә материя булмаса?

    Күз алдына китерергә тырышып карыйк. Бушлык. Анда бер нәрсә дә юк: һава да, яктылык та, тавыш та, әлбәттә, без дә. Бушлыкның чикләре дә юк. Инде шуны күз алдына китерә алсагыз, монда вакытның да юклыгын да аңларсыз. Чөнки вакыт узганын белдерүче сыйфат – материя үзгәрүе юк, һәм бу үзгәрүләрне фиксировать итүче аң (материя) юк. Кыскасы, материядән башка хәрәкәт юк, ә хәрәкәтсез вакыт юк. Димәк, материя - вакыт, ә вакыт – материя.

    Кемгәдер бу авыр аңлашылыр. Шунлыктан, вакыт урынына безнең өчен гадиерәк нәрсә – яктылык белән эксперимент үткәрик. Җиһан дөм караңгы. Бу билгеле. Анда дөм кара булгач, яктылык юк кебек. Ләкин ул бар. Чөнки кояш бар, без аны күрәбез. Ә яктылыкны күрмәвебезнең сәбәбе шунда – нурлар төртелерлек җисем юк. Шунлыктан яктылык күренми, үз тизлеге белән каршылыксыз үтүен дәвам итә.

    Ә менә яктылык ниндидер җисемгә, әйтик, космик корабка килеп төртелә икән, бу җисем кеше күзенә күренә (аның барлыгы беленә) һәм шул ук вакытта (яки шуның аркасында) яктылык барлыгы да беленә. Кыскасы, җисем (материя) булса, яктылык бар, ул юк икән яктылык та юк кебек.

    Вакыт та шулай ук. Ул бары тик материаль дөнья булганда гына беленә. Дөресрәге, без шулай дип фаразлыйбыз. Без үзебез матди субстанция булганлыктан, матди дөнья турында гына белемлебез, фикер йөртәбез һәм киләчәктә дә фәлсәфәбезне шул кысада дәвам иттерәчәкбез.

    Шушында Фәхрәзинең уйлары бүленеп калды – палатага табиблар кереп килә иде.

    - “Йокы” тәмле булдымы? - дип итәгатьле генә шаяртты танышыбызга операция ясаган хирург. – Менә, өр-яңа кеше булып уяндыгыз.

    - Доктор, пересадка ничек үтте? Минем улым ни хәлдә? - дип беръюлы ике сорау бирде Фәхрәзи.

    - Операция бик уңышлы килеп чыкты. Сезнең бераз нервыларыгыз какшаган икән, шулай да иммун системагыз көчле генә, тиздән терелерсез. Инде яңа запчасть та куйдырып алгач, кимендә йөзгә кадәр яшәячәксез әле. Ә улыгыз хакында борчылмагыз. Аның хәле сезнекеннән яхшырак, шунлыктан, бездә озак кунак булмас, дип уйлыйм. Сез торып йөрештерә башлаган арада, савыгып кайтып та китәр.

    Фәхрәзинең пульсы көчсезрәк икән. Ару билгесе, ахры, - диде доктор. Табиблар кереп тикшереп, тиешле процедураларны үтәп чыгып киткәннән соң, авыруның күңеле күтәрелеп китте. Азрак нервылар какшаган, имеш, бераз гына басым җитми, имеш. Пүстәк! Кемнең һәр җире дә нормада? Иң мөһиме, ул исән! Яши! Димәк, дөбердәтеп эшләячәк тә. Шатлык хисләреннән Фәхрәзинең баш әйләнүе, хәлсезлеге бетә барып, наркозның соңгы симптомнары да юкка чыкты.

    Азак, тәмам тынычланып, Фәхрәзи өзелеп калган уйларына яңадан әйләнеп кайтты. Сүз кеше акылын космик информациягә тоташтырып буламы-юкмы икәнлеге турында иде бит әле. Төгәлрәк әйткәндә, вакыт, информация, материя сыйфатларын тикшереп, болар бер үк нәрсә түгелме соң? дигән фикерне алга куйган идек. Әлбәттә, Фәхрәзи бу хакта гомер буе уйлап, олы бер ачыш ясаган иде, бүген ул дәваханәдә шушы ачышка ничек ирешүе хакында бары тик яңадан исенә төшереп ята иде.

    Ярый, кайсыдыр бер информация вакытның конкрет ноктасына язылды һәм вакыт үтеп китте, информация “юкка чыкты” ди. Без бу информацияне кире кайтарып ала алабызмы? Моны ничек эшләп була? Теориядә без кесәбездән төшеп калган ачкычны ике төрле эзләп таба алабыз. Беренчесе: борылып сукмак буйлап ачкыч төшкән урынга кадәр кирегә атлау. Икенчесе: сукмакны үзеңә тартып китерү. Ягъни, ике вариант килеп чыга. Вакытта язылган информацияне уку өчен дә без я вакыт буенча сәяхәт итәргә, я вакытның кирәкле ноктасын үзебезгә кайтарырга тиешбез.

    Беренче юл өметлерәк, шикелле. Дөрес, без матди бәдәнебезне вакыт агымы буенча күчерә алмыйбыз. Ләкин бу кирәк тә түгел, аңыбыз күчүе дә бик җиткән. Биредә һәркемгә билгеле факт күңелгә ышаныч бирә. Без бит, кирәк чакта, үткәннәребезне искә төшерергә сәләтле. Дөрес, без бары тик үзебез кичергәнне генә искә төшерә алабыз, ә менә башка кешеләр тормышында булган вакыйгаларны без белә алмыйбыз, бу информация безнең өчен ябык.

    Ләкин барлык шушы информация вакыт һәм космик субстанциядә саклана бит. Юш килүче төшләр, күрәзәлек итү, астрология моның шулай икәнлегенә ышанырга мөмкинлек бирә. Димәк, космос информациясенә тоташу, аны алу өчен бары тик хәзерге вакытта яшәгән реаль кешенең миен (кабул иткечен) космик дөнья белән (аның информациясе белән) тоташтырырга гына кала. Моның өчен баш миендәге информация белән космос информациясе бер үк субстанциядә торуы, бер үк сыйфаттан булуы шарт. Мәсәлән, радиостанция белән радиоалгычның бер үк дулкын ешлыгында булуы мотлак булган кебек. Бәхеткә каршы, бу бит шулай! Югыйсә, теге күрәзәчеләр, медиумнар бернәрсә дә белә алмас иделәр.

    Димәк, кеше миен космик информация, ягъни вакыт белән тоташтырасы гына кала (радиоалгыч көйләгән шикелле). Тик үткән вакытны куып тоту яки киләчәккә бару мөмкинме? Вакыт буенча мондый хәрәкәт кысыр фантастика шикелле. Ник дигәндә, вакыт белән безнең уебыз икесе бер тизлеккә ия бит (вакыт безнең үзебезнең сизү органнарына бәйле булуын сөйләгән идек инде). Шулай булгач, вакыт куу – күләгә куу кебек мәгънәсезлек була.

    Әмма биредә галимнәр тәгълиматы ярдәмгә килә. Вакыт бит ул таяк шикелле туры нәрсә түгел. Моны без Энштейнга иярмичә, гади акыл белән генә күз алдына китереп карыйк. Әйтик, вакыт гел турыга агыла, ди. Тик без вакытның материя сыйфаты икәнен, аның материя булганда гына була алуын аңлатып үттек инде. Шунлыктан, әгәр вакыт – сызык икән, димәк, дөнья үзе дә нәкъ шул формада булырга тиеш була. Ягъни, галәм яки дөнья сферик пространство түгел, ә бер“җеп” формасында булып чыга. Бу абсурд. Чөнки сызык ул математик төшенчә генә, һәм, ноктаның өлешләре юк, дигән аксиомадан чыгып, сызыкның да киңлеге һәм, әлбәттә күләме юк. Димәк, вакыт туры сызык була алмый. Хәзер инде аны, галимнәр фаразлавынча, спираль рәвешендә дип күз алдына китерик. Бик хуш, спираль безгә бер боҗрадан икенчесенә күчү, ягъни бер вакыттан икенче вакытка күчү мөмкинлеге бирә.

    Тик, галимнәр, вакыт табигатен артык гадиләштереп, бик нык ялгыша. Әгәр вакытны спираль дип кузалласак, ә спираль ул яссы нәрсә, димәк, әле генә сөйләнгән теория буенча вакытны саклаучы һәм йөртүче барлык материаль дөнья да яссы булыр иде. Ягъни дөньяның чиге бар (спиральнең ике ягы) һәм шушы дөнья буш булып чыга. Чөнки, инде аңлавыбызча, спиральнең калынлыгы нуль, шунлыктан аның күләме дә нуль, шунлыктан аңа кермәгән пространство йөз процент була. Монысы янә абсурд. Чөнки, әгәр без дөнья буш дип утырабыз икән, күргәннәребез кайдан да, үзебез кайдан соң.

    Гамәлдә исә вакыт, информация, материя бер үк субстанциянең төрле чагылышлары һәм төрле исемнәре генә, һәм бу дөнья тулы пространствоны тәшкил итә.

    Менә кайда бит ул безгә иң кирәк нәрсә һәм иң мөһим ачыш! әгәр вакытның спираль рәвешендә булуы безгә шул спиральнең бер боҗрасыннан икенчесенә күчәргә мөмкинлек бирсә (әлегә теориядә, әлбәттә), аның пространство рәвешендә булуы теләсә нинди якка хәрәкәт итү мөмкинлеге ача. Ягъни, без теләсә нинди вакыт белән контактка керә алабыз. Бәлки, башка дөньялар белән дә. Ничек әле без дөнья спираль шикелле, дигән фараздан дөнья сфера-пространство кебек, дигән фаразга җиңел генә күчтек, диярсез. Бу чыннан да бик җиңел, чөнки спираль ул йомгак шикелле чорнала бит? Карагыз, космос кораблары Җир тирәли гел бер яссылыкта әйләнми, алар билгеле бер градуста һәрвакыт авышып бара. Шулай ук Җир планетасы Кояш тирәли, атомнар ядро тирәли һәр чак кыеш әйләнә барып бер йомгак-сфера тәшкил итә. Монысы аның табигать законы. Ә безнең сорау катлаулырак: ничек, ничек космос информациясенә үтеп керергә? Йомгакка чорналган вакытның бер җебе-боҗрасыннан икенчесенә күчү өчен кеше үз аңын ничек итеп үзгәртергә тиеш? Информациянең трансформация юлы һәм саклану рәвеше турында күп уйланды Фәхрәзи. Тик моннан файда булмады, сер сер булып калды. Шунысы хак, информация ниндидер бер “туңдырылган” хәлдә, үзгәрешсез саклана, шикелле. Мәсәлән, туңдырылмаган суны саклавы авыр, ул я ага, я кибә. Шуның шикелле үк, информациянең дә гамәлдәге халәте һәм саклану вакытындагы халәте булырга тиеш. Әйтик, һәркем үзенең балачагын, яшьлеген хәтерли. Димәк, информация консервацияләнгән хәлдә аның миендә саклана. Мидә ул информация ни рәвештә языла: молекулалар, атомнар, аларның кисәкләре мезоннар, фотоннар ярдәмендәме, яки тагын да ваграк махсус кисәкчекләр – информация берәмлекләре рәвешендәме? Хәер, моны белү Фәхрәзигә кирәкме соң? Кар өстеннән шуып үтү өчен кар бөртекләре төзелешен белү кирәкми бит. Бары тик шуар өчен чаңгың булуы шарт. Фәхрәзигә дә шул гына кирәк, бары тик вакыт буенча йөреп, кирәкле информациягә кадәр шуып үтәргә. Яки, киресенчә, аның мигә килүенә ирешергә. Тик менә шул үткәргечне, “чаңгыны” каян табарга соң? Нәрсә ул? Моны теориядә күзаллап буламы?

    Юк. Фәхрәзи моны булдыралмый. Белеме, аңы җитми. Һәм җитмәячәк тә. Тик бернәрсәгә аның иманы камил, космос информациясе белән бәйләнешкә кереп була! Ни өчен ул моңа ышана-инана? Гомумән, нәрсә бу, акылдан язу түгелме?!

    Акыл?! Сер йомгагы менә шунда сүтелә башлый түгелме соң? Уйлап караганда, еш кына сантый кеше бик акыллы фикер әйтә, хәтта киләчәк язмыш, бәла-каза турында да искәртүчеләр була. Бу хакта тарихта мисал бихисап. Аннары күрәзәче, төш юраучыларны да күпчелек халык шарлатан һәм юләргә саный. Тагы да шул мәгълүм: юш килүче төшләр дә бит йоклаганда, кешенең акылы булмаганда була. Димәк, акыл бу очракта безгә комачаулаучы нәрсә икән бит!

    Фәхрәзи бу фикергә үзе дә гаҗәпләнде, ә менә йөрәге ниндидер тынычлану, ышаныч тойды. Аның күп тапкыр сынаганы бар, йөрәк алданмый. Һичшиксез, бу чыннан да шәп фикер. Ул озын юлның тупсасы гына булса да, Фәхрәзи дөрес юлга төшкән, шуңа да йөрәге җиңеллек кичерә. Әйе, әгәр юл дөрес икән, Фәхрәзи көч-куәтен кызганмаячак, ни барәбәренә булса да үз эшен ташламаячак.

    Шулай да акыл турындагы уйны уйлап бетерик әле. Акыл – кешенең программасы. Ә программа сүзен тагын да гадиләштереп әйткәндә, ул инде алдан бигеләнгән юл, траектория. Траектория буенча очкан җисем шикелле, кеше дә акылына бәйле юл буенча үтә. Моның ние начар да, нәрсәсе яхшы? Барысы да яхшы, әгәр сүз кеше һәм нормаль тормыш турында бара икән, барысы да әйбәт. Акыллы адәм башкаларга зыян итми, файда китерә. Китап яза, фәнни ачыш ясый, кешелек дөньясын яңа белем белән баета. Ләкин...

    Әнә шул “ләкин”е бар икән. Акыллы бәндә беркайчан да үз траекториясеннән ычкынып, зиһене башка тарафларга барып чыкмый. Чөнки ул үз башына кешелек биргән белем туплаган, кешелек биргән мантыйк, кешелек биргән фикерләү рәвеше белән коралланган, һәм шулар белән генә эш итә. Рельстан барган трамвай шикелле. Ә акылсыз бутала. Һәм аның фикерләве кагыйдәләр белән кысылмаган. Ул теләсә нәрсә уйларга һәм... теләсә нәрсә сизәргә мөмкин. Әнә шул халәттә андыйлар гади кеше күрмәгәнне күрә, сизә түгелме соң? Күзләренә өйрәк күренә, үлгән кешеләр белән сөйләшә, һаләкать янавын алдан сизә һәм башкалар.

    Юк, болай уйлау кешегә акыл кирәкми дигәнне аңлатмый. Кирәк. Тик, Фәхрәзи, космос белән элемтәгә керү өчен, гади кеше аңыннан чыгып, миен ниндидер башка халәткә корырга өйрәнергә тиеш. Радиоалгычны көйләгән шикелле. Менә максат кайда.

    - Хе, эшләргә кирәк икәнен белдем, тик нәрсә һәм ничек эшләргә кирәклеген генә беләсем калды, - дип Фәхрәзи үз-үзеннән көлеп куйган иде ул чак. Хәзер генә ул шифаханә койкасында боларны искә алып ятуы ансат, ә теге чакта Фәхрәзи тупикка килеп терәлгән иде. Шактый вакыт уйларыннан арынып торырга туры килде хәтта. Бу бер яктан караганда гел уйланудан инде баш мие ялкынсынган кеше өчен әйбәт булып калды, бераз ял итеп, зиһене яктырып китте. Тик бар нәрсә дә үз урынына кайтучан, тиздән Фәхрәзи дә үз уйларына яңадан кереп батты. Фантастик хыялының тормышка ашарына аз гына өмете булмаса да, бер дуамал фикер аны һаман әнә шул хыялыйлыкка сөйри иде. Янәсе, мәктәптә укыган чакта белмәгән мәсьәләләрне төшендә чишә иде бит. Бары тик уйларга, барлык зиһенемне биреп уйларга кирәк, дип максат куйды ул үзенә. Әгәр үз миемне тиешле халәткә күчерә алсам, информация дулкыннары тотарлык сизгерлеккә ирешә алсам, бу барып чыгарга тиеш.

    Ләкин Фәхрәзи юкка гына үзен җәфалады. Дөньяда булмаганны булдырам дип көчәнүдән ни фәтүә. Шулай атналар, айлар, еллар үтте.

    Уйлар, уйлар. Бер уйланып өйрәнгән кеше башына нинди генә уй килмәс. Ара-тирә Фәхрәзи башка нәрсәләр турында да уйлый иде, әлбәттә. Аеруча, әдәп, сәясәт, фәлсәфә турында. Һәм ул шушы уйларын кәгазьгә төшерә башлады. Үрмәкчедән күрмәкче дигән кебек килеп чыкты инде бу. Редакциядә әдәби түгәрәк эшләгәч, мин дә яза беләм, дип талпынуы булгандыр, күрәсең. Яшь чагында килделе-киттеле булса да шигырь язып маташуы исенә төшеп коткы салды микән күңеленә...

    Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, диләр. Сирәк-мирәк кәгазь тамгалый торгач, биш-алты ел эчендә шактый шигырь тупланган икән. Район үзәгендә яшәгән шагыйрь Галинур агай башкалада, язучылар арасында йөреп кайткан саен, Фәхрәзи янына кереп, яңалыклар сөйләп чыга иде. Бердәнбер көнне ул һич көтмәгәндә Фәхрәзигә кызык киңәш биреп куйды.

    - Синең, энекәш, шигырьләрең яхшы гына кебек күренә. Сайлабрак җыеп, Язучылар берләшмәсенә илтеп кара әле, бәлки, бер муафыйк эш күрсәтеп алырсың. Ни дисәң дә, гомер үтә дә китә, ә бер генә булса да китап ул, китап булып, үзеңнән соң да торып кала.



        (дәвамы)
    Загит Мурсиев
    фантастический рассказ на татарском языке.
  • Заһит Мурсиев:
  • Елан оясы (повесть)
  • Ай нуры (повесть)
  • Ачылмаган тәрәзә (бәян)
  • Кәлүшле малай (юморескалар)
  • Ташмәчет (повесть)
  • Безнең авыл хәлләре (повесть)
  • Мин сезнең хатыныгыз (хикәя)
  • Нокта (фантастик хикәя)
  • Бомжа (хикәя)
  • Соңлау (хикәят)
  • Хөкем (хикәя)
  • Кыпчак кызы (хикәяләр)
  • Әтәч нигә кычкыра (әкиятләр)
  • Күрдегезме?! (шигырьләр)
  • Солтаньяр (роман)
  • Бәләкәй хикәяләр
  • Хастаханә хастасы (юмористик повесть)
  • Чишмәле балалары (повесть для детей)




  • ← назад   ↑ наверх