• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Загит Мурсиев

    Безнең авыл хәлләре

    (повесть)

    - Кем йөри икән мондый буранда дивана булып, - дип Нургаян трактор тәрәзәсе аша алга карады. Зифа буйлы хатын-кыз булып чыкты. Ишекне ачуга вакытсыз юлчы белән кабинага ыжгырып җил, битләрне чеметә торган кар сибелеп керде.

    Нургаян тракторын алга кузгатты. Аның сөйләшергә әллә ни исәбе юк иде, көненә карап кәефе килә бит, тик күз ачкысыз буран арасыннан җылы кабинага килеп эләккән кеше моның өчен рәхмәт әйтми кала алмый. Кыскасы, кыз үзе телгә килде.

    - Рәхмәт инде сезгә! Сез очрамасагыз, нишләр идем икән.

    - Шундый көнне кеше сәбәпсезгә юлга чыкмас, шулкадәр мөһим эшегез бар идемени? - диде егет.

    - Сезнең авыл мәктәбендә балалар укыта башладым мин. Бүген барып кунсам, иртәгә әйбәт булыр иде, дидем. Ник чыкканыма үкенә башлаган идем, ярый сез очрадыгыз, рәхмәт, - диде кыз, үзенең тракторчыга булган ихлас сүзен тагын бер мәртәбә кабатлап.

    - Ярый, - дип куйды Нургаян авыз эченнән генә.

    Шуннан ары болар авылга кергәнче юньләп сөйләшмәделәр. Мамык шәлгә уранган кызның йөзен юньләп күрми дә калды егет. Хәер, анысы мөһиммени, юлда кеше аз йөреми, һәркемне хәтерләү нигә кирәк...

    Нургаян май заводыннан алып кайткан аертылган сөтне фермадагы бозау караучыларга тапшырып өенә кайтканда ашык-пошык капкалап алырлык кына вакыт калган иде. Иптәшләр белән киңәш-уңаш итәсе бар. Улы алдына аш сосып куйгач, әнисе бу уңайдан шик-шөбһә белдереп, сөйләнеп торды.

    - Бигрәк кирәкмәгән җиргә тыгыласың шикелле, улым. Сиңа барыбер түгелме, башыңны аска бас та, тыныч кына эшләп йөр. Шулай итсәң, бу зилзиләләр тими генә үтеп китәр.

    - Әни, син шулай дисеңме? Сез үзегез яшь чакта яхшы тормыш өчен көрәшмәдегезмени? Хәзер безнең чират.

    - Без җитәкчеләр өйрәтүе буенча эшләдек, ә сез аларга каршы барасыз. Үзегезгә бер-бер хәл кылып куярлар, дим. Килмәт шымчылары болай да авыл тулы, җитмәсә, әнә теге Гарун бүген тагы иснәнеп йөрегән. Әй игелексез бала булды бит шул, гөнаһ шомлыгы. Минем үземнең укучым бит, шуңа әрним.

    - Юкка борчылма әле, әни. Кешенең төрлесе бар инде. Намуска туймаган бәндәләр һәр заманда булган.

    Пенсиядәге укытучы Таибә апа уйланыбрак сүзен дәвам итә калды.

    - Булгандыр, тик чамасы да булгандыр. Элек укытучы, мөгаллимнәр изге кеше саналган. Аларга тел тидермәгәннәр. Һәрхәлдә мөселман халкында шулай булган. Ә хәзер? Җәй көне күрше авылга барырга чыккан идем. Бер машина башта “выжт” итеп узып китте дә, туктап, артка чигенә башлады. Мине утырта икән, дип торам. Карасам – Гарун. Тәрәзәсеннән башын тыкты да: “Син укытучы Таибә апамы?”- ди. “әйе,”- мин әйтәм. “Алай булса, икелеңә утырып бар!” – дип, бу мәлгунь машинасын кыздырып китте дә барды. Әйе шул, классташлары белән гел сугышкач, тәртибеннән өчле куйган идем. Болай да “икеле” алгалый иде. Шуның өчен хәзер үчләшергә булган. Булса да булыр икән.

    Нургаян тиз генә киенде дә, тагы да буранлы урамга атлады. Бу юлы инде кара төн җиткән иде. Элек авыл ялт итеп торды. Кая карама лампочка, уртада клуб төнге караңгыда киң тәрәзәләреннән яктылык бөркеп утыра, ә авыл башында ферма утлары балкый иде. Ә хәзер хәерчелек, ягъни, җитәкчеләр әйтмешли, экономия. Түләргә акча юк. Кайдан булсын, фермада маллар кими, кырларның яртысы чәчелми, ашлама кертелмәгәч иген уңышы түбән. Мондый шартларда ничек яшәргә? Менә шул хакта сөйләшергә җыеналар да инде алар.

    “Алар” дигәнебез күрше совхозда бүлекчә управляющие булып эшләүче Сәйран Нәшербанов, механик Илфак Гаделшин, агроном Гамир Гафиятов, ферма мөдире Ярулла Нухов һәм ике тракторчы – Айдаш Котлыяров белән Нургаян Рушанов. Арада, совхоз кешесе булмаса да, китапханәче Сәнифә Иншарова да катнашып йөри. Чөнки аның бухгалтер белеме бар, егетләрнең нияте барып чыкса, ягъни авылны Килмәт совхозыннан аерып, үзаллы хуҗалык оештырып алсалар, финанс эшләрен алып баруны аңа тапшырмакчылар. Бик чая, гадел һәм эшчән хатын, халык өчен җан атып тора.

    Нургаян китапханәгә килгәндә барысы да җыелган иде. Ярулланың йөзе чытык.

    - Бүген тагы егерме сыерны алып киттеләр. Их егетләр, - ди ул, ачынып. – Гөрләтеп саудырган сыерлар бит, теләсә нинди мал түгел. Безнең тормышка балта чаба Җанкыяров. Йә, нишлик соң, карап торыйкмыни?! Фермасыз калгач, авыл халкы кайда эшләр соң?

    - Дөрес, - диде Сәйран. – Уяу булырга кирәк. Мал яисә техника алырга килсәләр, егетләрне тиз генә җыегыз, ничек булса да, бирмәгез. Соңыннан яңа техника алырга безнең көчебез җитмәячәк. Шунлыктан, булганы өчен тешнәшеп булса да көрәшергә кирәк.

    Нургаян да сүзгә кушылды.

    - Дөрес, иптәшләр, милекне сакларга кирәк. Тик ничек? әгәр дә аның талануына юл куймыйк дисәк, мөмкин кадәр тизрәк мөстәкыйль хуҗалык оештырып, үзебезгә хуҗа булырга кирәк. Юридик яктан теркәлсәк, безнең милеккә беркем дә тия алмас.

    - Әйе, ашыгырга кирәк, аннары язга әзерләнәсе, техниканы ремонтлыйсы бар. Май аенда тыз-быз килеп эш ташлап йөреп булмас, - диде агроном.

    - Алайса, нинди карарга киләбез инде? - дип сорап куйды Сәнифә.

    Бу сорауга Нәшербанов җавап бирергә тиеш иде. Чөнки бу хакта бернинди киңәшү, тавыш бирү булмаса да, аның лидер булуы бәхәссез һәм һәркем күңеленнән нәкъ Нәшербановның яңа хуҗалыкка җитәкче булачагына күптән риза иде. Сәйран, авылдашларының карашын сизеп, уйлаганын әйтеп салды.

    - Безгә ашыгыч рәвештә районга барып киңәшергә, бүленү һәм яңа хуҗалык оештыру тәртибен өйрәнеп, эш башларга кирәк. Һәм шул ук вакытта эшчеләрне җыеп җыелыш үткәрергә, мәсьәләне тавышка куярга, Килмәт совхозыннан чыгу турында кешеләрдән гариза җыярга. Шул безгә юридик таяныч булыр. Аннары, җыелышка район, авыл Советлары вәкилләрен, гәзиттән хәбәрче чакырырга кирәк. Сез шуңа ризамы?

    Җанкыяров әйтмешли, бола күтәрүчеләр риза иде.

    Берничә көннән соң үтә шау-шулы һәм озакка сузылган җыелыш үтте. Чыгып сөйләргә, күңел бушатырга теләүчеләрнең бетәсе түгел иде. Халык үзен ерылган буа сыман тотты, шаулашты, талпынды, ярсыды, гүя ачудан нәрсәнедер җимерергә ашкына иде. Килмәт Җанкыяров адресына рәхимсез тәнкыйть (дөресрәге, нәфрәт) әйтелде. Бүлекчә белгечләре Килмәткә кадәр булган хезмәт нәтиҗәләрен әлегесе белән чагыштырып, утка май өстәгәндәй иттеләр. Продукция җитештерү дүрт мәртәбәгә кимегән. Фермадан зур бер көтү мал билгесез тарафларга китеп югалып беткән, отрядтан да шактый техника гаип булган.

    Шунысы гаҗәп, җыелышта район вәкилләре дә, авыл Советы рәисе дә, хәтта Җанкыяров үзе, һичъюгында берәр ярдәмчесе булса да, күренмәде. Әйтерсең, Башбирмәс халкының түземлеге шартлап, үзләрен өзгәләп ташларлар дип куркалар. Өйләдәң соң, инде җыелыш ахырына якынлашканда, президиум өстәлендәге телефон шылтырады. Сәйран трубканы алды. “Кемдер: “%ыелыш бетмәдеме әле?” дип сорады,”- диде ул азак. Шулай да җитәкчеләр арасында бу авыл тормышы белән кызыксынган кешеләр бар икән, дип уйлады Шаһи. Тик нигә үзләренә катнашып, халык язмышын уртаклашып яшәмәскә? Мәскәүдә утыралармыни...

    Шаһи күрше авылда туып үскән кеше. Башбирмәслеләр аны шуңа чакыра, үз итеп ышана. Ә хәбәрче ышанычны аклый. Бу юлы да аның шушы җыелыш турындагы мәкаләсе кайбер җитәкчеләргә ошамады. Чөнки бар дөресен ачып салды.

    Гәзит басылуының икенче көнендә эшкә килү белән телефон шылтырады. Монысы үзе гаҗәп хәл, чөнки андый югары түрәләр “теләсә нинди” хәбәрче белән сөйләшеп маташмый, мөхәррир белән генә эш итә, аны гына санга суга иделәр. Ә бу юлы райсовет рәисе Ирнас Курбатович Хәрәмов шәхсән үзе шылтырата.

    - Син ул гәзиткә нәрсә яздың?! Минем абыйның Башбирмәстән бернинди арба алганы юк. Чеп-чи ялган. Җыен! Кем сиңа шундый нәрсә сөйләде, хәзер үк барып ачыклап кайтабыз, - диде рәис.

    Шаһи бераз шөрләп куйды. Чыннан да, мәсьәләнең бу ягын уйлап җиткермәгән ул. Хәзер тегеләр без алай сөйләмәдек, дисәләр баш бетте бит.

    Нишләсен инде Шаһи, киенеп чыкты да утырып китте. Үзе юл буена уйланып барды. Их, башбирмәслеләр төп башына утыртыр микәнни?! Авылга кергәндә юл ферма буеннан уза. Сыер абзарлары, кормоцех шунда тезелеп утыра. Килә-килешли Шаһи шәйләп алды, биш-алты кеше җыелып тора. Кемнәр икән, мал караучылармы, әллә араларында белгеч, җитәкче ишеләр дә бармы? Бәхеткә каршы, болар тулы составы белән “бунтарьлар” булып чыкты. Сәйран Нәшербанов, ферма мөдире әхъярулла Нухов, агроном Гамир Гафиятов, тракторчылар Айдаш белән Нургаян, бары тик Сәнифә белән Илфак кына юк.

    Район башлыгы әдәпле кеше иде, барысы белән дә исәнләшеп чыкты. Аннары сүз килү сәбәбенә күчте. Шаһи тын алудан тукталып калды, шикелле. Ләкин хафалануы, юл буена ут йоткандай килүе юкка булган икән, Айдаш исемле тракторчы: “Беларус арбасын фәлән вакытта, Килмәт кушуы буенча фәлән авылга илтеп бирдем,”- дип чатнатып җавап кайтарды.“Күл буе урамында, тимер торба баганалы йорттан озын гына буйлы агай каршы чыкты, бер стакан аракы коеп бирде,”- дип кире какмаслык мәгълүмат бирде ул.

    Ирнас Курбатович бу фактны шик астына алырга маташты. Барып чыкмагач, кызып китеп, җикеренергә керешкән иде, ләкин аны, үзеннән дә ныграк тавышланып, бик тиз туктаттылар. Гап-гади тракторчының район Советы рәисенә көр тавыш белән: “Кычкырма!”- дип әйткәнен күреп Шаһиның да исе китте. Айдашның иптәшләре дә чакырылмаган кунакны абруйлы кеше, зур җитәкче дип тормадылар. Болар йә шулкадәр барып чыккан, йә Җанкыяровның этлекләре бик нык үзәкләренә үткән, дип уйлады хәбәрче. Шунысы яхшы, бу кешеләр мөстәкыйль хуҗалык корырга шулкадәрле дә җан ачысы белән чат ябышып тотынганнар икән, димәк, шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртып, болганчык суда бака тотып кына йөрүчеләр түгел. Болай ук үзсүзле һәм бердәм булсалар, үҗәтлекләре сүнеп калмаса, морадларына да ирешүләре мөмкин. Шулай итеп Шаһи бу көнне бер бәладән котылды, тик, булачакка чара юк, дигәндәй, тиздән икенче бер күңелсезлеккә килеп капты.

    Нервыларым тынычланмасмы, дип шимбә көнне су буенда кармак салып утырды. Берничә вак-төяк балыкны куртка кесәсенә генә салып кайтып килә. Бу вакытта ул бик каты уйга чумган иде. Ике кешенең үзенә эндәшүеннән Шаһи айнып киткәндәй булды һәм, гадәтләнүе буенча, күрешергә кулын сузды. Ягъни боларны акча сораучы фанфуршиклар дип уйлады, ә алар сөйләшүне нәкъ шулай кул биреп исәнләшүдән башлый.

    - Акчам юк? - диде ул хәтере калып. Ләкин тегеләргә акча кирәкми икән.

    - Нәрсәгә эчеп йөрисең?! - диде кайсыдыр, тупас тавыш белән. Шаһи аптырап китте, ул бит бөтенләй эчми. Яхшылабрак караса, бу малайларның берсе милиция киемендә икән.

    - Мин эчмим, ялгышасыз.

    - Юк, син исерек!

    - Минем бөтенләй эчкәнем юк, бәйләнмәгез...

    Шаһи шулай диде дә атлап җибәрде. Аның бу көнне гомердә булмаганча кәефе юк, ул ару һәм ач иде. Тизрәк кайтасы килде. Ләкин тегеләр дә югалып калмады, шундук Шаһины куып җитеп беләгеннән тотып алдылар.

    - Син исерексең, бәхәсләшмә!

    - Әйттем бит сезгә, мин эчә торган кеше түгелмен! Башка эшегез юкмы әллә?!

    - Син исерек. Хәзер мин сине утыртып куям! - диде милиционер.

    - Син башта утыртып кара, прокурор булдыңмы әллә?! - диде хәбәрче үчләшеп.

    Бу җавап тегеләрне чыгырларыннан чыгарды һәм алар янә килеп Шаһиның ике беләгенә ябышты.

    - Ах, кара моны, ишшу ышанмаган була, хәзер унбиш тәүлеккә тыгып куябыз.

    - Пошел ты?!

    Шаһи нәфрәттән кайный иде. Болардан котылып өенә кайту өчен башларына таш орырга да әзер иде ул. Аның ник шулкадәр ачулы булуын, “ычкынып” китү сәбәбен аңлатып үтик. Бер ай ике кеше өчен эшләде, шуңа да шактый акча алырына өмет итте. Акча бик кирәк иде: авыру хатыны дару өмет итеп ята, техникумга да күптән түләргә кирәк иде, югыйсә, малаен укудан куып чыгарачаклар. Тик, хезмәт хакы гадәттәгедән дә азрак иде. Чөнки ул бик еш колхозларга чыгып йөрде, шул көннәр өчен прогул язып барганнар. Бу бәладән Шаһиның йөрәге кузгалды, аяк-куллары тыңламас булды. Бүген иртән барлы-юклы акчага кибеттән он барып алды. Һәм тагы да шок. Бер капчык онны икенче каттагы фатирына чак күтәреп мендерде. Моңа ул тәмам коелып төште, бу хәлсезлекнең вакытлыча гына булуын аңламый, картаюым билгесе дип уйлады. Он да күтәрә алмагач, ничек яшәмәк кирәк... Кыскасы, гомердә дә болай үзе хәлсез, үзе ачулы булганы юк иде. Нәкъ менә шундый мәлдә, үч иткәндәй, милиционерларга килеп юлыкты.

    Үзенә гомер булмаган бәла ягучыларны Шаһи үтереп бәрердәй булды. Кулындагы кармак сабын чытырдатып кысты. Хәзер менә бу әшәкенең күзенә җан ачуым белән төртәм, таяк миен тишеп үтәчәк, дип җәберләүченең күзенә карады. Тик кайдадыр миендә бер уй тибә иде: ә хатының нишләр, улың нишләр? Шаһи якын кешеләренә ни буласын күз алдына китерде дә, тешен кысып булса да тыелырга, түзәргә булды.

    Калганын җентекләп сөйләп торасы юк. Милиция бүлегендә бераз җикергәннән соң, машина белән дәваханәгә алып килделәр, аппаратка өрдерделәр. Ләкин менә гаҗәп, аппарат алдаша белми икән, Шаһи сулаган һавада алкоголь юк дип “әйтә”. Милиционерларның борыннары салынды, гүя аларны олы шатлыктан мәхрүм иттеләр. Кирегә бүлекчәгә алып килгәч, бүлек начальнигы үзе аңа бер сәгатьләп нотык укыды. Шаһиның гаепләре зур иде: беренчедән киеме пычрак, гражданин исеменә тап төшерә+ икенчедән, кесәсендә документлары юк+ өченчедән, урамда туры атламаган. Ничек кенә булмасын, азак барыбер кайтарып җибәрделәр. Шунда Шаһи ихластан Аллага рәхмәт укыды, әгәр ул акыл-сабырлык бирмәсә, бүген үзен дә, гаиләсен дә харап итә иде бит ул. Мәңге үкенерлек хата эшли язды ул бүген.

    Тик шунысы аңлашылмады, район Советы рәисе Хәрәмов “заказы” идеме бу, әллә акча эшләргә чыккан милиционерларга очраклы эләктеме? Ничек кенә булмасын, балаларыннан да яшь милиционерларның үзен алкаш, хайван, сволочь, дип атаулары бик авыр тәэсир калдырды. Авыл җирендә тыныч-тыйнак яшәгән кеше бу сүзләрнең үз адресына әйтелүен тәүтапкыр ишетә иде. Шулай итеп Шаһи, район үзәгендә намуслы кеше дип саналып йөргән җиреннән, бер адәм актыгына әйләнеп куйды.


    “Бунтарьлар” һәрҗирдә өлгермәкче булып бар көчкә тырышып яши торгач, яңа ел җиткәнен сизми дә калганнар. Хәер, алай дисәң дөрес тә булмастыр, хуҗалыкта эшләүчеләр мең мәшәкать белән көрәшеп, тирә-якка бер каранып алырга вакыт тапмаса да, укытучылар, клуб работниклары йоклап ятмаган, бәйрәм киләсен исәпкә алган һәм менә дигән күңелле кичә әзерләгән. Совхоз директоры, авыл Советы тарафыннан онытылган башбирмәслеләр, әҗәлгә үч иткәндәй, гөр килеп бәйрәм итәләр, һаман да үзләренең кылыгы, үҗәтлеге белән гаҗәпләндереп киләләр иде.

    Озын сүзнең кыскасы, Нургаянга ошады бәйрәм, күңел күтәрелеп китте. Китмәслекмени, Айдаш һәм тагы бер-ике дусты белән чак кына “төшереп” тә алдылар, менә дигән концерт карадылар, җитмәсә, лотереягә әйбер оттылар. Нургаянга курчак чыккач халык рәхәтләнеп көлде. Өйләнергә кыз тапмый йөри идең, менә сиңа кыз! дип кычкырды бер төртмә теллесе. Ә егет, курчакны шундук бер бәләкәч кызга бүләк иткәч, зал гөр килеп кул чапты.

    “Кыз” дигәннән, анысы да табылып тора икән лә ул. Хәтта беръюлы икәү. Бу болай булды. Бәйрәмне оештыручыларның берсе әлеге дә баягы Сәнифә иде. Биергә, җырларга булса ялындырып тормый ул. Бу җырның сүзләрен белмим, бу көйгә бии белмим дигәне юк аның. Ә Яңа ел кичәсендә ул хат ташучы булып алган. Менә чыннан да шәп кәсеп: “Кемнең кемгә хат язуын кем генә белә? Почтальон гына белә!” Ул белгәнне күпләрнең беләсе киләдер дә бит... Тик хат ташучы серне нык саклый. Стена буенда егетләр белән сөйләшеп торган Нургаянга Сәнифә кош теледәй кәгазь кисәге китереп тоттырды. Егет бөкләнгән хәбәр язуын ачуга, анда Яңа ел котлавы түгел, ә бөтенләй башка сүзләр күрде: “Мин сине яратам!” Алма урлаган малай шикелле ул кулын тизрәк кесәсенә яшерде. Иптәшләре шәйләп калса көлеп хәлне бетерерләр, ә бу, ни әйтсәң дә, көлә торган эш түгел. Нинди кыз үз хатын бер өер егет укып айгыр кебек кешнәп торуын күрергә теләр!

    Тик кем икән ул үзе, кем язды икән? Нургаянның гамьсезлеге юкка чыкты. Ул берәм-берәм кызларны күз алдыннан үткәрде. Андый сүз язарлык җанга якын авыл кызлары күп түгел ул – Айзадә һәм Руфалия. Шулардан берсеме әллә? Кайсы икән? Егет бу сорауга җавап таба алмый дулкынланды, күңеле тәмам кузгалган иде. Ләкин, эш моның белән генә бетмәгән икән, почтальон аңа икенче хат тапшырды. “Мин сине яратам!” Бәй, монысында да шул ук сүзләр. Менә сиңа бәхет, бер вагон да бер арба. Беръюлы ике кыздан мәхәббәт сүзләре ишетү кемгә тәтегән? Тик шунысы гына бераз эчне тырный: сүзләре бар, үзләре юк. Үзләрен табу синең эшең инде, егеткәем.

    Нургаян тагын да бер тапкыр авыл кызларын барлап чыккач, Айзадә белән Руфалиягә тукталды. Дөрес, теләсә кайсы кыз, хәтта, шаяртып, үсмер кыз-кыркын да язган булуы мөмкин, тик Нургаян үзе теләгәнгә үзе үк ышануны хуп күрде. Күңелең кемне сөйсә, шул матур, диләр, һичшиксез Айзадә белән Руфалия бу. Ә егеткә инде ике кызның берсен сайларга кала.

    Әйе, теге чакта юлда очраган кыз Айзадә иде, аны Нургаян бер-ике мәртәбә озатып та барган иде инде. Ләкин Руфалия дә күңелдән китми.

    Яңа елдан соң бер-берсенә охшаган көннәр үтә торды. Җитәкчеләрнең үз хәстәрлеге, алар мөстәкыйльлек алу өчен тырышса, эшчеләрнең бурычы – үз эшеңне намус белән башкару. Хәер, гыйнвар-февраль айларында авыл күп мәшәкатьләрдән арынып, бераз тын алып тора. Бигрәк тә механизаторларга эш аз. Ә яшьләргә шул гына кирәк, ярты төнсез клубтан кайтмыйлар. Нургаян вечерга барышлый кайчак дусты янына сугыла. Бу юлы да шулай итте. Ул кергәндә Айдаш энекәше Наил белән нәрсә турындадыр кызу гына гәпләшәләр иде. Исәнлек биргәч, Нургаян Наилгә сүз катты:

    - Ничек хәлләр, Наил, укып буламы?

    - Ы-ы.

    - Ы-ы, мы-ы, - дип үртәде туганын Айдаш. Әдәбияттан “икеле” алган. Тапкан авыр фән, мин аны су урнына эчә идем.

    - “Икеле” яхшы түгел инде ул, Наил, туган тел белән әдәбияттан аксарга ярамас иде. Башка фәннәрдән эшләр ничек соң?

    - Яхшы.

    Айдаш энесе хакында болай дип өстәде:

    - Белмәссең аны, йә физика укый, йә – тарих. Нинди уртаклык бар дисәм, егет кисәге юләр бер уй белән хыяллана, имеш. Әнә, кулындагы китабына игътибар ит.

    Наил “Татарстанда гражданнар сугышы” дип атаган китап укый икән. Бер дә мәктәптә тәкъдим ителгән әсбапка охшамаган. Малай чыннан да тарих белән нык кызыксына ахры. Үсмерләр өчен бу сирәк күренеш. Сәбәбе нидә? ә сәбәбе Айдашның арытабангы сүзләреннән аңлашылды.

    - Алтын эзләргә җыена ул. Имеш, гражданнар сугышы вакытында аклар алтын әйберләрен, акчаларын җиргә күмгән. Моховое дигән бер урыс авылы булган бит инде, шунда безнекеләр аларны бик нык кысрыклаган. Тегеләр дә күп булган, ләкин елга борылышында камауга эләккәннәр. Исән котылу өмете калмаган. Җитмәсә, кызыллар берничә туп китереп үрге ярдан ядрә тондыра башлаганнар. Кыскасы, офицерлар алтын портсигарь, сәгать кебек әйберләрен бакча буендагы багана төпләренә күмгәннәр, диләр.

    - Моны минем дә ишеткәнем бар иде, чын булды микән?

    - Аны кем белсен инде. Чын булса, әллә кемнәр килеп кат-кат казып беткән булырлар иде. Наилгә әнә шул колчакчылар алтыны тынгы бирми, барыбер табам, ди. Шуңа да туган як турында нинди китап-фәлән күрсә, барысын да укырга тырыша. Әйтерсең, анда фәлән-фәлән урында фәлән капка төбендә хәзинә күмеп куйдым, дип кемдер язып калдырган.

    - Дөрес, анда алтын тапканчы эскерт эченнән энә эзләве җиңелрәк.

    - Дөрес түгел, - дип чәпчеп китте Наил. – Мин барыбер табам! Абый булышса, тизрәк табар идем...

    - Шулаймыни? Син, Айдаш, Моховое авылын тракторыңда сөреп чыгасың, ә Наил сабан артыннан алтын җыеп йөри. Кызганыч, баеп китсәгез, минем белән исәнләшмәссез дә инде, - дип елмайды Нургаян.

    Малай аны карашы белән чәнчеп алды, ләкин эндәшмәде. Ә Айдаш болай диде:

    - Син минем энекәштән бик көлмә әле. Галәмәт җитди кеше ул, үзенә күрә планы бар. Миноискатель эшләп бирүне сорый ул миннән, мин бит инде армиядә ул нәрсәне бераз тоткан кеше. Тик аны трактор тимереннән эшләп булмый шул, кайбер четерекле детальләр кирәк.

    Шулай сөйләшә-сөйләшә Айдаш киенеп беткәч, ике дус клубка юнәлделәр. Алар килеп кергәндә яшьләр байтак җыелган иде. Арада Айзадә белән Руфалия дә бар. Нургаян бүген клубка бик теләп килгән иде, тик шушы кызларны күрүгә ничектер гамьсезлеге, уен-көлке кайгысы юкка чыкты. Исем өчен генә дигәндәй, бер-ике тапкыр танцыга чыкты да тик утырды. Нигәдер берсе белән биесә икенчесе үпкәләр төсле. Кем белә, бәлки, Нургаян аларның уенда да юктыр, әмма һәркем үзен генә дөнья кендеге итеп тоя бит, егет тә шулай уйлады һәм утырган җиреннән шушы кызларны күзәтә, чагыштыра башлады. Икесе дә матур, ачык йөзле, мөлаем, ягымлы, буйга бертигезләр, үлчәүгә бастырсаң, авырлыклары да бердер әле боларның.

    Үзләрен күрмәсәң, шушы сүзләргә карап боларны ике тамчы судай охшаш, дип уйларга мөмкин булыр иде. Сүз белән генә кызлар матурлыгын тасвирлап булмый шул. Ә чынында исә алар бөтенләй дә охшашмаган бит. Руфалия ничектер йомры беләкле, шундый ук гәүдә, түгәрәк йөз, ә Айзадә озынчарак йөзле. Руфалия оялчан, дулкынланган саен бит очлары алсуланып ала, кыюсызрак, ләкин авылча тазарак та. Ә Айзадә кеше күзенә кыю карый ала, әмма уйчан, йөзендә генә түгел, бар кыяфәтендә укымышлылык, нәзәкатьлек чагыла. Тик бераз артыграк түгел микән? Авыл өчен, диик.

    Икесен дә матур дидек. Тик боларның чибәрлеге төрле, рәссамга кушсаң, ул боларны ничек сүрәтләр иде икән. Руфалияне болай күз алдына китерергә мөмкин: чәчәкле күлмәк, кыска җиңнәр, матур йомры беләкләре алан чәчкәләрен күкрәгенә кыскан, озын чәчен җил тузгыткан кызның ак мәрмәр чигәсе, кечкенә нәфис колагы ачылган. Кызның күзләре, әйе, мин бәхетле! дип карый. Тыгыз иреннәре ниндидер яхшы сүз әйтергә җыена сыман.

    Ә Айзадә? Анысы инде зәңгәр костюмнан, күкрәгендә вуз ромбигы, ак якалы күлмәк. Кулында каләм белән дәфтәр булыр. Туры маңгае астындагы зәңгәр күзләре ничектер еракка караган шикелле, гүя ул беркем дә күрмәгәнне күрә. Иреннәр үзсүзле кешеләрнеке шикелле бераз кысылган, әйтерең, сезнең белән бик сөйләшергә теләмим әле дигән кебек.

    Ярый, соң бу чагыштырудан нинди нәтиҗә ясарга була? Мөгаен, болай әйтергә мөмкиндер: Руфалиянең җилкәсенә бер капчык бәрәңге салсаң,“ых” та итми алып китеп урнына илтеп куячак. Ә Айзадәгә йөкләп кара! Иңнәреннән селтәп кенә төшерәчәк. Өстәвенә, нәфрәтле карашы белән чәнчеп үтерәчәк. Шуннан килеп нәрсә дип уйларга, нинди фәһем алырга тиеш Нургаян? Һич икеләнүсез шуны әйтергә була, синең тиңең – Руфалия! Ул гадиерәк, аңлаешлырак, авыл җирендә тормыш көтү өчен дә булдыклырак шикелле. Ә Айзадәнең көзге пычракта бәрәңге чүпләвен, яисә сыер савып утыруын күз алдына китерүе авыррак.

    Уйлап караганда, иң кулай кыз Сәнифә ул. Аның белән уртак тел табып була, кыенлыкларга да бик исе китми, тырышлыгы, үз дигәнендә тора белүе белән аларны җиңеп, күңелен төшерми яшәп ята. Кешеләргә тиз ышана, ихтирам итә. Шул эчкерсезлеге һәм беркатлы булуы аркасында Сәнифә харап булып куйды да инде. Ирдән аерылганнан соң ул хәзер егетләр өчен былтыр яуган кар.

    Әнә шундый уйлар уйлап утырды Нургаян. Кеше тикшерү гөнаһ, диләр, моның белән бәхәсләшеп булмый. Тик һәрнәрсәнең яхшы ягы да бар, шикелле. Шушы көннән соң Нургаянга үзе өчен Руфалиянең якынрак булуын аңларга, егеткә ике нарат арасында адашмый дөрес юл сайларга мөмкин иде инде. Әмма ул ике ут арасында бәргәләнеп йөрүен дәвам итте әле.



        (дәвамы)
    Загит Мурсиев
    повесть на татарском языке.
  • Заһит Мурсиев:
  • Елан оясы (повесть)
  • Ай нуры (повесть)
  • Ачылмаган тәрәзә (бәян)
  • Кәлүшле малай (юморескалар)
  • Ташмәчет (повесть)
  • Безнең авыл хәлләре (повесть)
  • Мин сезнең хатыныгыз (хикәя)
  • Нокта (фантастик хикәя)
  • Бомжа (хикәя)
  • Соңлау (хикәят)
  • Хөкем (хикәя)
  • Кыпчак кызы (хикәяләр)
  • Әтәч нигә кычкыра (әкиятләр)
  • Күрдегезме?! (шигырьләр)
  • Солтаньяр (роман)
  • Бәләкәй хикәяләр
  • Хастаханә хастасы (юмористик повесть)
  • Чишмәле балалары (повесть для детей)




  • ← назад   ↑ наверх