• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Загит Мурсиев

    Ташмәчет

    (повесть)

    Кыйсса укы, гыйбрәт булсын өчен,
    Тарих кузы сүнми янсын өчен.

    Кереш сүз

    Бәйрәм. Юк, бу календарьда калын итеп тамгаланган, әмма халык өчен бер тиенлек хаҗәте булмаган рәсми дата түгел, бу чын бәйрәм иде. Ягъни көтеп алынган, күңелләрдә рәхәтлек, якты, матур хисләр уятучы, дулкынландыручы бәйрәм иде. Авылда мәчет ачыла! Яше-карты шунда агыла.

    Бу авыл гомер бакый мәчетсез яшәмәгән. Революциягә кадәр дә булган ул, хәтта борын заманда ук булган. Авыл читендә хәрәбәләр бар. Кайчандыр кадими заманнарда ук Нурмөхәммәт исемле кеше мәчет төзеп булашкан. Ләкин бу хакта сүз алда булыр. Хәзер без кечкенә бер гыйбрәтле хәл турында әйтеп үтик. Мәктәптә рәсем сәнгате укытучысы Хафизов балаларга авыл тарихына багышлы сүрәт төшерергә куша. Булат дигән бер малай Нурмөхәммәтнең таш күтәреп мәчет төзүен сүрәтли. Менә хәзер төзелешнең багучысы, Уфадан килгән Шәрифулла хәзрәт халык алдында чыгыш ясый башлагач, Хафизовның исе китте. Хәзрәт ике тамчы су кебек сүрәттәге Нурмөхәммәт әүлиягә охшаган иде.

    Мәчет – таштан. Андый хәтта район үзәгендә дә юк. Борынгы мәчет таштан булган икән, бүген ник юньсезләнеп торырга, булгач шәбе булсын, горур басып торсын. Авылның исеме Ташмәчет бит, шулай булгач, гади генә агач мәчет корып булмый инде. Биредә борынгы мәчет хәрәбәләреннән башка да тарихи ядкарьләр бар. Мәсәлән, якында гына ниндидер ташлар түгәрәкләнеп тезелгән. Алар нәкъ Арафат тавындагы шикелле ялтырашып торалар. Аннан соң, карт тирәк астында иске генә бер кабер дә бар. Аны Байчура зираты диләр. Ул үҗ-үҙ гасырларда хәзерге Уфа шәһәре тирәсендә хакимлек иткән, бу якларда ислам дине таратуда зур хезмәт куйган шәхес. Әгәр дөрес булса, дип әйтик.

    Менә шундый борынгы, бай тарихлы бу авыл. Яхшы мәчеткә бик лаек. Бик күп шанлы шәһесләр биргән һәм дә күп тарихчыларны кызыксындырган авыл бу. Үткәннәрне инде хәтерсезлек томаны каплаган. Ләкин, билгеле булган вакыйгалардан бер чеметемен генә укучыма бәян итсәк, язык булмастыр. Шулай итеп, бисмилла әйтик тә, кыйсса укый башлыйк.


    Бүгенгә эшләр тәмам. Якуб, атын җайга куеп, янә уйларына чумды. Сукмак борынгы кабер ташлары яныннан уза. Шушы тәүарих авазлары булган ташлар кечкенәдән таныш аңа. Андагы тамга-язуны аңларга тырышып күпме ымсынганы бар, ләкин морадына ирешә алмады. Бик борынгы язу шул, нинди телдә икәнен дә аерып булмый.

    Ат салмак кына атлап су буена төште. Якуб аны тышаулап җибәрде дә ял итәргә утырды. Агымсу ничектер күңелне тынычландыра, тәнгә сихәт, йөрәккә ял биргәндәй тоела. Шуңа да башында гаме булган кеше суга карап утырырга ярата. Кояш тау артына кереп батты, тәбигатьтә тынлык мәле, җил дә исми, яфрак селкенми. Бары тик су гына тере. Ул ага да ага. Ташларда сикереп нидер сөйли. Якуб утыра торгач оеп китте, башында кайнаган уйлары төшенә барып ялгандымы әллә? Борынгы ташларда кемнең исеме язылган, томанлы заманнарда ата-бабаларыбыз кемнәр булган, дип уйлана торгач әллә акылы ялгышып куйдымы. Ташлар аша агылган су шадрасы ниндидер бер тәртипкә кергән кебек булды һәм алар хәрефләргә әверелде. Хәтта укып була ләса. ''Ырыскол, Нурмөхәмәт'' дип укыды Якуб аларны. Укыдымы, әллә төшенә кердеме, кем белсен, ләкин ир узаманы сискәнеп китте. Суда нинди язу булсын, ул инде, кояш яктысы төшмәгәч, караеп ук тора. Саташуыдыр, мөгаен. Якуб куркудан котылу догасын укып, битен сыпырды да, аягүрә күтәрелде – кайтасы бар. Иртәгә бәйрәм түгел, эш муеннан. Мондый саташуны онытуың, игътибарга алмавың хәерле. Ләкин, ни гаҗәп, бу исемнәр аның хәтерендә торып калды.


    Старшина Якуб Чынморзинны уйланырга мәҗбүр иткән сәбәп күп иде. Күптән түгел генә бола тәмамланды. Дөресрәге, бастырылды. Якуб үзе патша хезмәтендә булганлыктан да, акылы белән дә бола күтәрү ягында түгел. Тибенеп кенә тәртә сындырып була мыни. Рәсәй бик зур дәүләт бит, гаскәре бихисап, күпме кирәк, шулкадәр китерә, бер башкортка каршы ун, егерме солдат куя ала. Швед, төрек, ярман аны җиңәлмәде, Казан каршы тора алмады... Кая инде ул. Аннан соң, халык хакимгә буйсынырга тиеш. Мин теләмим дигәннән генә Аллаһ кануны үзгәрмәс. Аның шунысы начар, бола вакытында күпме егетләр харап була, ә бичәләр, бала-чага коллыкка озатыла. Шулай итеп халык кими, ил-ыру хөртәя. Патшаларга каршы торыйм дисәң инде көчле үә ишле халык кирәк.

    Менә бит, соңгы боладан соң халык тагы да таралып, кырылып калды. Димәк, нидер эшләргә кирәк, әмәлен табу мотлак. Кемнедер коткарырга мөмкин икән, димәк, коткарырга тырышу безнең бурыч. Иртәгә эш муеннан дигәндә Якуб шуны күз уңында тоткн иде: аның ерак юлга җыенасы бар. Икенче көнне таң сарысы белән ул ат өстендә иде. Барды, күрде, акыллы кешеләрне тыңлады. Башкортлар җыеныннан ул азмы-күпме канәгатьлек белән кайтты. Дүрт даругадан да старшиналар, сотниклар килгән иде. Шунда вице-губернатор П.Д.Аксаков исеменә үтенеч хаты язылды. Бу юлламага Якубның күңеленә хуш килгән ике пункт та кертелде: беренчесендә үтерелгән һәм сөргенгә җибәрелгән болачыларның хатыннарын, кызларын кияүгә алырга рөхсәт һәм моның өчен штраф аты түләттермәүләрен сорадылар, икенче пунктта өйләнгәндә, ягъни туй үткәргән өчен, казна файдасына егерме биш тиен таләп итмәүләрен үтенделәр. Хак эш, хатын кеше бала табарга, кыз кеше кияүгә чыгарга тиеш. Бары шунда гына йорт саен итәк тулы бала үсеп, халык саны арта барачак.


    Хәлим инде атасына берничә мәртәбә әйткәне бар+ кыз алып башка чыгарга рөхсәт бир, яшем бар, буем бар, килешми болай йөрү диде. Анысы исә һаман да эшләр тыгыз бит, бер иркенәйгән арада хәл итәрбез, дип суза килә. Бүген җае туры килеп тора, шикелле, атасының җыеннан кәефе дә яхшырып кайтты кебек, ике чынаяк әче балны түңкәреп куйгач, аның хәтта йөзенә яшьләрчә кызыллык йөгерде. Менә шундый чакта нәрсә сөйләсәң дә була инде, кыенрак сүз килеп чыкса, азак: ''Кызма баштан әйтелгән сүзне алай ук зурга алма инде'',- дип әйтергә мөмкин. Юк ла, фатыйха сорауның ние яман, үз әтием бит әле. Һәм Хәлим домрасын алып, җыру башлаган булып, әйтәсе сүзен такмаклады:

    Атай, атай, зур булдым,

    Сүзең тыңлар ул булдым.

    Хәзер инде үз башыма

    Баш булырлык ир булдым.

    Сорамаем күп: ат бир,

    Йорт корырга бер җир бир,

    Кочкан саен куанырлык

    Назлы, иркә бер яр бир.

    Күрче, атай, кош баласы

    Ташлап китә оясын.

    Көч-гайрәтем нык булсын, дип

    Күктә кирә канатын.

    Мин дә булмамдыр байгош,

    Булыр идем лачын-кош,

    Үзем бер авыл булдырып

    Шунда көтәрмен тормыш.

    Эй, атай, син шиккә калма,

    Ниятемә богау салма,

    Ярәш кәләш, бир аргамак,

    Һәм тагын бир фатыйха.

    Булсам да мин ифрат тырыш,

    Фатыйхасыз булмас ырыс.

    Якуб, улының көйгә салып сүзләгәнен тын гына тыңлаганнан соң, ''шап'' итеп аның иңбашына сугып алды.

    - Үәт маладис егет, ә, сорый белә бит! Булмас җирдән риза булырсың, күңелне ничек эретә, ә!

    Шуннан ул, горурланып, тавышын күтәрә төште:

    - Инәсе, ишетәсеңме, улың өйләнәм, ди. Башка чыгам, ди.

    - Шулай дияр инде. Яше җиткән бит. Тик, нишләп башка чыгарга тели, ата йортында кыенмы? Югыйсә әнисенең килен тәрбиясе күрәсе килми дип уйлыймы?

    - Борчылма, Гөлҗамал, киленен дә күрерсең, икенче улың да җитеп килә бит. Төп йортта төпчек улың кала, аны гына беләсеңдер шәт. Димәк, баш балага барыбер башка чыгасы.

    - Үзегез беләсездер, атасы, сез ирләр бит.

    Якуб, сакалын кашып торганнан соң, угылына эндәште:

    - Ярый, Хәлим, миннән фатыйха. Үзең белән тагы да бер-ике егетне алып, яңа урында бергәләп авыл корсагыз яхшырак булыр. Ә кыз ярәшүне кечтеки генә кичектереп торыйк, анысы өй салгач булыр. Өйле булмый кем өйләнә, - дип ата кеше көлеп җибәрде. - Өйле булсаң көең көйле булыр.

    Старостаның риза булып улына башка җирдә авыл-йорт корырга ризалык бирүе юктан түгел иде. Тозсызны күзсез дә күрә дигәндәй, соңгы вакытта башкорт җирендә капма-каршы ике агылышу барганын исләмәү мөмкинме соң? Бер яктан башкортлар баш күтәреп тора, ә карательләр килеп халыкны кырып, авылларны яндырып тора. Ягъни халык азая. Икенче яктан, сорап та, сорамыйча да башкорт җиренә килеп утыручылар елдан-ел арта бара. Болай барса, килмешәкләр хуҗа булып, ил-йортка идарә итүне үз кулларына алмаслармы? Башкорт үз җирендә азчылыкта калып, мескен бер хәлгә төшмәсме! Моны гади старшина аңлаганны ил агалары – тарханнар, биләр ник аңламый икән? әллә аңлап та ни-нәрсә кылырга кулларыннан килмиме?

    Хәлимнең дус егете Кылычбай юл уңаена әкият-мәзәк сөйләп килә торгач, вакыт сизелми дә үтте. Дөресен әйткәндә, сыбайлылар ерак та китеп өлгермәде, биш-алты чакрым үтүгә бик ямьле җиргә килеп чыктылар. Авыл куяр өчен галәмәт кулай төш ләса бу. Урыны белән тирән чоңгыллар ясап, урыны белән ташлар аша ургылып болак ага. Аның сөзәк бу ягында иркен һәм тип-тигез алан: йорттар куярга да, печән чабарга да җитәрлек. Арыдарак катнаш урман башлана, андагы муллык кечкенә авыл халкына бик күп уңайлык-байлык бирергә мөмкин.

    Якуб атыннан төшеп җирдә тубыкланды. Аның артына башкалар тезелде. Озаклап дога укыдылар, яңы урынның бәрәкәтле, котлы булын, төяк итүчеләрнең монда исәнлектә-саулыкта яшәп, ишәеп-үрчеп китүләрен теләделәр. Йоласы шул, казан асып, ит пешереп, бераз бәйрәм итми булмый. Шул арада малай-шалай сугымга тәгаенләнгән сарыкларны да куып китереп җиткерде. Ул бахыркайлар күпмедер вакыт мул үләндә йөрегәч, бер урын табып, пух-пуф килеп ял итәргә яттылар.

    - Күрдегезме, егетләр, димәк, авыл менә шунда булачак. Мал җаны сизгер ул, иң котлы, иң тыныч урын шушы – сарык барып яткан җир була, - диде шатланып Якуб. Яшьләр аның сүзен куәтләп риза булып баш кагыштылар.

    Яшь бәрән ите тиз пеште, хәстәрле егетләрнең кумталарыннан саба-саба кымыз килеп чыкты, как ит, табикмәк табылды, шулар дастарханга тезелгәч харап матур табын булды. Өлкәннәр тыймаса яшьләр яшнәргә тора шул, кымыз чемерүләре җиттеме, әллә сәбәбе чыгыпмы, Хәлим белән Кылычбай бәхәсләшергә тотындылар да киттеләр. Янәсе, кем туры ата? Ләкин, менә мәзәк, сүзләрен эш белән исбатларга боларның ук-җәяләре юк икән.

    - Һай пешмәгәннәр, булмастый кешене балтасыз урманга барган, диләр, сез шуннан да уздырдыгыз. Табын яны батыры булып кына чыктыгыз түгелме соң?! - дип көлде Якуб. Тегеләре бу сүзгә гарьләнеп үк китте.

    - Алайса, ат чаптырабыз. Кем тизрәк килер. Син барыбер мине узалмыйсың! - диде чәмләнгән Кылычбай.

    - Башың йомыры икән, кулыңнан эш килмәгәч, хәзер инде мал көче белән алдырмакчы буласыңмы? Син үзең бәйге тот, үзең! - диде аңа каршы Хәлим.

    - Ярый, синекенчә булсын. Бәйге икән, бәйге. Чык уртага, бас каршыма, - дип кызды Кылычбай.

    - Дөрес сөйли, хак әйтә бу егет, - диделәр шундагылар. Алар ничек булса да боларны алгысытып үзләре өчен бер тамаша кузгатмакчы иделәр.

    - Ярар, мин кысман түгел, җиңсәм, көмеш аеллы камәреңә риза. Кулың икәү, берсе белән ыштан бавыңны тотып кайтырсың. Ә син өстен чыксаң мин сиңа сеңелкәшемне бирермен. Үзе синең сыманга риза булса да, әти карт бирсә, димәкчемен инде, - дип елмайды Кылычбай, гүя бик олы юмартлык күрсәткән кеше сыман.

    Шунда булган ир-ат Кылычбайның кыланмышыннан көлеп, боларны һай да вай килеп шәпләндерергә кереште. Менә егетләр кара-каршы басты, билләреннән алышты, көрәш башланды. Байтак алышкач, Хәлим Кылычбайны екты, өстен чыкты. Аның чак кына хәрәмләшүен, аяк чалуын күрүчеләр булды, тик эндәшмәделәр. Димәк, шулай кирәк. Алдан килешү буенча, Кылычбай отылырга тиеш иде. Һәм бу уен Якуб абзый өчен уйналды. Хәзер ул Хәлим угылының кемгә күзе төшүен, кемгә яучы җибәрергә кирәклеген белергә тиеш. Аң булып торсын, уйлый торсын.

    Мәгәр Якуб үзенчә канәгать иде: ‘‘Кара, бу малай эшне ничек астан йөретә белә, гаяр егет булган. Монардан менә дигән старшина чыгачак‘‘. – дип горурланып уйлап куйды ул Хәлим турында.

    Якуб Чынморзинның борчулы уйлары буш урында барлыкка килми иде шул. Ул белә: Башкортстанда урыслар саны егерме меңгә җиткән, бу ифрат иркен башкорт җире өчен күп тә түгел кебек. Ләкин Якуб аңлый, башы кергәннең арты да керә. Көферләр әле үк бик әрсез кылана, заводлар төзү өчен җирне йә юк хакына сатып алган була, йә бөтенләй ирексезләшеп килеп утыралар. Бу хәтәр гамәл. Урыс атаң булсын, билеңдә балтаң булсын. Башкортстанга урыслар кереп тулса, соңыннан асаба халкына яшәве авыр булырга да мөмкин. Көферләргә караганда үз җирләреннән сөрелгән яки китәргә мәҗбүр булган татарны кертүең мең артык, ни дисәң дә, үз мөселманың, ничек тә килешеп була.

    Якубта күрәзәлек куәте бар диярсең. Нәкъ шушы сәгатьләрдә бу якка карап сарт юлыннан тагы да бер олау килә иде. Кешеләр, атлар арыган. Дилбегә тотучылар талчыккан күзләре белән алга карый: карашларында тик бер уй чагыла – кайда кадәр барабыз соң, туктар җиребез кайда? Йә, хәзер инде без дә сүзебезне шуларга күчерик. Билгесез бәндәләрне бу төяккә нинди җилләр ташлаган, бу якларда алар ни табар да, үзләрен ничек күрсәтерләр.


    Алда текә үр күренде. Бу тауны тагын ничек менәрбез инде, дип, кешеләр уйлап өлгермәде, алдагы арбаның тәгәрмәче ватылып, йөк янтаеп калды. Яшь егет Хәерҗан дилбегәсен ташлап олау өстеннән сикереп төште дә, ватык тәгәрмәчкә ачулы караш ташлады, әйтерсең дә ул кире беткән бер җан иясе. Икенче арбада килүче Абуталип бу хәлне күрде, әлбәттә, ләкин ул, кече улына ярдәмгә ашыгасы урынга, күзен кысып кояшка карап алды, шуннан кабаланмый гына йөк өстеннән шуып төшеп, чирәмгә намазлыгын җәйде. Моны күреп, зур булмаган олауда килгән халык - ирләр, хатыннар, бала-чагадан барчасы – мулла артыннан тезелешеп тез чүкте. Намаз вакыты җиткән иде.

    Илаһыбызга тугрылык һәм рәхмәт билгесе булган ошбу гамәлне башкаргач, Абуталип торып басты һәм улларына эндәште:

    - Нуриман, син бер атка атлан да ана теге якларда йөреп кил. Син, Хәерҗан, икенче ат менеп бу якны барла. Матур үә бәрәкәтле сәхрә-урын күренмәсме?

    Олаудагы берничә арбага буш атлар бәйләнгән иде, егетләр шуларны чишеп алып җәһәт кенә сикереп менделәр дә, икесе ике якка агачлыкка кереп югалдылар. Башкалар елкыларны тугарып утлауга җибәрде, кырнайган арбаны күтәреп яңы тәгәрмәч кидереп куйдылар. Хатынннар ашауны хәстәрли башлады.

    Нуриман энесеннән алда әйләнеп килде.

    - Менә бу ерганак барган саен тирәнәя бара, шунлыктан гел кырын-ярын җир, үзе ташлы булырга ошый. Җитмәсә, чытырман урман, бер дә авыл куяр урын шәйләмәдем, - диде ул.

    Аның каравы, шактый вакыт йөреп килгән Хәерҗанның хәбәре Абуталип муллага гына түгел, һәр адәмгә хуш булды. Аларның йөзләре яктырып китте.

    - Моннан өч-дүрт чакрымда гына зур алан бар, дүрт йөз дисәтинәләп булыр, шуннан ары тар гына туералык, аның артында тагы да бер тугай, шикелле. Мин күргән сәхрәнең бер ягында сөзәк кенә үр, менә шушы арканың башы инде, капма-каршы якта тәбәнәк тау сырты. Икесе дә урман белән капланган, - дип тезеп салды күргәннәрен Хәерҗан.

    - Ярый, бик хуп, тирә-ягы урман да тау булса, авылыбыз комсыз күзләргә бик күренеп тормас. Син ничек уйлыйсың? - диде Абуталип үзенең күптәнге дусты Мотафага карап.

    - Хәерҗан сөйләгәнчә булса, бик ярар иде. Барып күргәч төгәл хәл итәрбез, - диде анысы.

    Арыган атлар, кешеләр үзгәреп китте. Хәзер инде олау юлсыз җирдән барганлыктан, бәләкәй балалардан башка һәммә кеше арбадан төшеп җәяү атлады, берничә егет алдан барып агач араларыннан олау үтәрлек аралык эзләп мәш килде. Шуларның уңгарак каер, сулга тарт дип кычкырышулары адәм күрмәгән табигать өчен ят ишетелә иде. Юл ахырына якынлаша, тиздән сәфәрчеләр яңа урын – үзләренең алдагы гомере үтәчәк төбәкне күрәчәк. Бу шарт һәркемгә дәрт-дәрман өсти иде.

    Тарих мең дә җиде йөздә фәләненче елларда урман арасында моңача кеше заты аяк басмаган аланда эш кызды: пычкылар чыңлады, балталар чапылдады. Атлар бүрәнә сөйрәп, бәндәләр көн-төн эшләп арыды, ләкин, ничек булса булды, көзгә кадәр барыбер тәүге өйләр калкып чыкты, абзар-куралар коршалды. Хәтта шактый гына җирнең печәнен чабып алганнан соң, сөреп тә өлгерделәр, яреньягә тарысы-солысы чәчелер, шалкан-фәлән утыртылыр. Орлык, иншаллаһ, бар, ә үзебез ничек тә яшәрбез, кыш көне киек аулап ризык арттырырбыз әле, дип уйлады Талип халкы. Шулай, бу авыл соңрак Абуталип мулла хөрмәтенә Талип авыл дип атала башлады.

    Кеше заты аяк басмаган төш дидек тә бит, бу сүз бик үк дөрес тә булмады, шикелле. Чөнки, Абуталип та бу җиргә очраклы рәвештә килеп чыкмады. Якын-тирәдә бер-ике мишәр авылы булырга тиеш. Кояш чыгышы ягында, әлеге үр артында гына Туйкаш дигән авыл тора булырга тиеш. Көн ягында да торлак булырга мөмкин. Аны теге вакытта Нуриман күрми генә кайтты – урманда күз ерак күрәмени. Абуталип юлга чыкканчы бик җентекләп белешкән иде, шуңа иптәшләре белән монда тукталды да. Тәгәрмәч ватылуы үзе бер фал булды. Тау үрләп арытаба китсәләр, анда гел ылыслы кыргый урманнар башлана, диләр. Ярый, ни булса шул булды, инде нигез корылды, хәерлегә булсын.

    Тавык төшен тары керә, ә муллага ни? Билгеле инде, мәчет. Туган авылында аны болачыларга булышкансың дип муллалыктан алдылар, көчтән килмәслек ясак түләттереп интектерделәр, башка төрле кыерсытулар да күп булды инде, шунлыктан Абуталип, тагы да берничә кеше белән шым гына киңәштеләр дә, тәвәккәлләп чыгып та киттеләр. Дөресен әйткәндә, җир мәсьәләсе дә авырлашкан иде инде, бу хәл китүчеләргә бер якшы булса, калучыларга да начар булмады. Күченгәннәр бирегә килеп җиргә тиенде анысы, ләкин мулланың хыялы мәчет дип әйттек бит әле, ә биш-алты йортлы авылда нинди мәчет булсын. Димәк, авылны зурайтырга, үстерергә кирәк. Карачы, Хәерҗан егет булып үсеп җитте, бүгеннән өйләндерергә кирәк, Мостафаның да балалары үсеп килә, Каһарманы әле үк аю кебек. Тагы да яшь уланнар бар. Кызларга килгәндә исә, күрше авыллар белән таныш-белеш булып алгач, аларны башка җиргә бирергә ярамас, йорт корышабыз, җир бирәбез, дип кияүләрне бирегә тартырга кирәк.

    Шундый уйлар Абуталипны, аякларына чаңгы киеп, Туйкаш авылын эзләргә мәҗбүр итте. Юл йөрү өчен тәүге карлар яхшы да инде: кыш башында кечкенә елгалар туң була, ә кар әле калын түгел, теләсәң җәяү йөре, теләсәң ат менеп чык, ә менә Абуталип чаңгы киде. Чөнки ат белән урман арасында кыен. Тик, мулла юкка гына хафаланган икән, куаклыктан чак кына баруга имәнлек башланды, агачлар куе түгел, тоткарлыксыз барырлык. Шулай сырт өстенә менеп җиткәнен сизми дә калды. Шунда ил агасы ачыграк урын сайлап баскан иде, хәйран үә вәйран булды. Дулкын-дулкын тау сыртлары ераклашкан саен күгелҗемләнә барып офыкларга сурылып тоташа – монысы алар килгән яклар. Ә менә иң мөһиме борын төбендә генә иде. Алда матур гына бер авыл күренә, каршында озынча күл. Дөрес, күлле авыл булгач, Туйкаш шушы буладыр инде, дип уйлады Абуталип һәм ашыгып алга атлады. Хәер, юл түбәнгә тартыла иде, чаңгылар үзе шуа, бары тик агачка гына барып менмә.


    Бик нык алга китеп булса да шуны әйтәсе килә, өч гасырга якын вакыт эчендә Туйкаш авылыннан Талипка ничәмә килен төшкәндер, барысы да матур яшәделәр. Соңыннан, “ирекле” заманалар килеп, ир белән хатынның аерылуы гадәти хәлгә кергәч тә, Туйкаш киленнәренең берәүсе генә дә оятка калып аерылып кайтмады. Башка авылдан килүчеләр гаугалашып та яшәде, ирләре дә куды, үзләре дә ташлап китте, ә менә Туйкаш сылулары, тагы да бер әйтәм, төшкән җирдә таш булды. Ачык йөзле, хуш күңелле, туганчыл, эшкә батыр, җегәрле һәм сүзгә оста киленнәр Талип авылы халкын рухи яктан асылландыруга шактый өлеш керетте.

    Шулардан беренчесе Зинәйдә иде. Әйе, теге вакытта Абуталипның юлы уңды, ул барганда Туйкаш авылында каз өмәсе иде. Шунлыктан, абзый кеше барча кызларны күреп, буй-сыннарына, килеш-килбәтләренә игътибар итеп, аеруча охшаган берсенең ата-анасы белән танышып, кызларын сөйләшеп тә кайтты. Шуңа Хәерҗанны өйләндерде, башка чыгарды. Зинәйдә ирен нык яратты. Яшь кәләшнең бар җире дә килгән, төсе-башы дисеңме, холкын-фигылен әйтәсеңме. Тик бер генә “яман” гадәте бар булып чыкты: сөйләшкәндә, еш булмаса да, ара-тирә “безнең күлдә”, “Туйкаш күлендә” дип кыстыра. Бу Абуталипка да, Хәерҗанга да, башкаларга да ошамый. Чөнки, Туйкаш асыл, укалы авыл да, Талип авылы төшеп калган дегет чиләге килеп чыга. Ягъни, күлсез авыл. Шулай шул, Талипта күл юк. Эчкән сулары кечкенә чишмә һәм кое. Ләкин, билгеле ки, коеда мунчала батыралармы да, ат йөздерәләрме. Димәк, буа буарга кирәк. Ләкин авылның әле көче аз, мондый зур эшкә җөрьәт итәрлек түгел. Шунлыктан, Абуталип үзенең догаларында Ходайдан гел: “Авылны сусыз калдырма, халыкны сусыз интектермәсәң иде!”- дип ялбарды. Һәм бер көнне могҗиза булды.

    Туктале, укучының түземлеге сыналсын әйдә, без юрамал бу хәлне соңыннанга калдырып, башта Зинәйдә турындагы кыйссабызны сөйләп бетик. Бик тынгысыз, кызыксынучан килен булып чыкты ул. Бермәлне шомырт җыярга баргач, бу башка хатыннардан аерылып калып гаип була. Иптәшләре эзләп-эзләп тә таба алмагач, кайгырышып аннан башка кайталар. Икенче көнне инде ирләр эзләп чыга. Хатыннар өйрәткән якка барсалар, анда алар үзе кайтып килүче Зинәйдәгә тап булалар.

    - Әллә нинди бер сазлыкка барып эләктем, - ди ул. – Аста су, өстә мүк, баскан саен сыгылып-тирбәлеп тора. Барам-барам да куаклыкка барып чыгам, ә анда су. Ул суыктыр, димен, агач тамырларына эләгеп үләрсең. Еланнар да бардыр әле. Кайсы гына якка барсам да шул ук хәл, кергән тапкырымны һич таба алмадым. Бүген янә эзли башлаган идем, тиз таптым, менә бит, үзем кайтып киләм.

    Зинәйдә өйрәтүе буенча, ирләр ул урынга бара. Чыннан да, бик зур чокыр сыман урында саз бар икән, читләрендә куаклык һәм су. Ирләр агач егып басма сала, мүк катламын тишеп бәке уя, искиткеч һәйбәт, йомшак су чыга. Шуннан бирле бик тә тәмле чәй эчәргә теләүчеләр, ерак булса да, бирегә суга килә башлый. Йорт салганда шуннан мүк тә йолкалар. Кыскасы, авылның тагы да бер байлыгы һәм коты – Мүклесазы барлыкка килә.

    Ә могҗиза дигәнебез соңрак, биш-ун еллар үткәч була. Көтмәгәндә төндә авыл халкы коточкыч дөбердәү тавышына уянып китә, яткан сәкеләр, өй диварлары калтырап тора. Бу ни булыр икән, дип, куркынып, картлар таңга кадәр укынып чыгалар. Бакдисәң, авылдан ерак та түгел, нибары ярты гына чакрымда, җир убылып төшкән икән. Үзе зур гына, киереп бер ук атсаң, каршы ярга чак җитәр.

    - Бернинди могҗиза да түгел бу. Иблис җибәргән афәт тә түгел. Безнең Туйкаш күле дә шулай барлыкка килгән инде, башта җир убылган, аннары ул су белән тулган, Картәтием үзе сөйләде, ул белә инде, - диде Зинәйдә.

    Һәм шулай булды да. Икенче язда упкын су белән тулды, Талип авылы халкы күлле булды.



        (дәвамы)
    Загит Мурсиев
    повесть на татарском языке.
  • Заһит Мурсиев:
  • Елан оясы (повесть)
  • Ай нуры (повесть)
  • Ачылмаган тәрәзә (бәян)
  • Кәлүшле малай (юморескалар)
  • Ташмәчет (повесть)
  • Безнең авыл хәлләре (повесть)
  • Мин сезнең хатыныгыз (хикәя)
  • Нокта (фантастик хикәя)
  • Бомжа (хикәя)
  • Соңлау (хикәят)
  • Хөкем (хикәя)
  • Кыпчак кызы (хикәяләр)
  • Әтәч нигә кычкыра (әкиятләр)
  • Күрдегезме?! (шигырьләр)
  • Солтаньяр (роман)
  • Бәләкәй хикәяләр
  • Хастаханә хастасы (юмористик повесть)
  • Чишмәле балалары (повесть для детей)




  • ← назад   ↑ наверх