• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Загит Мурсиев

    Ай нуры

    (повесть)

    Идел өстендә

    Төн. Ай. Тынлык. Хәтта камышлар да кымшанмый, әйтерсең дә җилнең дә кайдадыр оясы бар. Шунда кереп йоклаган да ял итә. Бары тик ай гына йокламый. Дөньяга ул бердән-бер хаким. Карачы, ул су өстенә көмештән туп-туры юл салып куйган. Кемгә? Ни өчен? Су анасы өченме бу юл, берәр алиһә-фәрештә өченме? Бу юл пыяладай тигез су өстендә шулкадәр ачык, шул тиклем дә фани күренә һәм дә ышандыра, менә, яр читеннән зуррак атлап көмеш сукмак өстенә бас та, атла да кит.

    Ләкин, шулай да бар нәрсә дә йокламый икән. Дөньяда шундый килбәтсез, имәнеч сүз бар – браконьер. Менә алар йокламый торган ерткыч инде. Шундыйларның берсе, әнә, үзенең барлыгын да белдерде. Башта сак кына, чак кына дигәндәй, ишкәк тавышы ишетелде. Берәү браконьерлык итәргә чыккан, ә ишкәк беркетмәсенә бер-ике тамчы май тамызырга башы җитмәгән, дип уйлады Таймас. Бу тавышка караганда Гыйльмад карт булырга тиеш. Хәзер ул ай сукмагына җитәчәк һәм шул чакта ачык күренәчәк. Таймас кулына биноклен алды. Дөрес чамалаган, бу Гыйльмад иде. Көмеш юл нурын кискәндә аның бөкрәеп торган какча гәүдәсен генә түгел, кырын салган башлыгы, ярты гасыр тәмәке исе сеңдергән мыегына кадәр ачык күренде. Приколга китеп бара. Ярый, барсын, тотылмаган – бур түгел. Балык тотсын башта, ә кайтканда Таймас аның үзен эләктерер.

    Инспектор күзләрен йома. Ай нурын ул икенче төрле итеп тә күргәне бар. Бүген бу күк җисеме стенага эленгән көзгедәй бер урында тора, ә самолетта очканда янәшә барган кебек күренә. Нинди генә тизлектә очма, ай бер генә чеметем дә артта калмый – гүя ул самолет белән бер бөтен, күзгә күренмәгән ниндидер көч аларны бергә бәйләп куйган. Бары аэродромга төшкәндә генә ай үз урнында, болытлардан өстә торып кала. Җиргә төшеп баскан очучыга, күккә карап, әле генә самолет белән тиңгә-тиң очкан айның хәзер инде кара күк йөзендә кадакланган кебек торуын күрүе гаҗәп иде. Бу илаһилыкка күнегеп, гади хәл итеп кабул итүе дә мөмкин түгел шикелле. Ә йолдызлар! Алар эре, якты һәм бик тә чын кебек, гүя самолетны бераз югарыга күтәрсәң, ул йолдызларга бәрелә башлар, һәм алар, бриллиант кисәкләре шикелле, чык-чак килеп, очкыч тәрәзеннән кайпылып очарлар кебек. Әллә киресенчә, самолет үзе кыйралып төшәрме? Бу хис кайчак шулкадәр чынфани тоела, хәтта самолетны өскә күтәреп, йолдызларга бәрдереп карыйсы килә башлый.

    Өстә йолдызлар, аста утлы кузлар. Шәһәрләр, авыллар сибелеп яткан күмер кебек янып артта кала. Бу утлар инде йолдызлар кебек салкын түгел, алар кеше кабызган утлар. Анда җылылык, анда яктылык, анда ныклы җир, ышанычлылык. Шуңа да, күк йөзе никадәр генә ымсындыргыч булмасын, очучы, аэродром катылыгына төшеп баскач, җиңел сулап куя.

    Балык сакчылыгы инспекторының да эше, чак кына булса да, шуңа охшаш. Төнге караңгылыкта моторлы көймәдә алга томырыласың, баш өстендә шул ук йолдызлар, алар суда чагылып күк йөзенең икенче бер күчермәсен тәшкил итә. Җиһан күзе шикелле мәңгелек каравылчы – ай да ияреп йөри, аста кара су, самолет сыман ук көймә дә чайкала, дерелди, гүли, хәтта, тере җан ияседәй, көчәнә кебек. Тик, биредә аеруча сак булырга кирәк, елганың ике яры, утрау, борылмалары, дигәндәй. Күзеңне ачып бармасаң бәлагә таруыңны көт тә тор. Җитмәсә, кызганычка каршы, елга өстендә син бер үзең түгел, браконьерлар барда һич тә төн матурлыгына хозурланып, иркенчелләнеп йөреп булмый.

    Таймасның уйларын дөресләгәндәй, көнчыгыштан гыжылдаган тавыш ишетелде. Бу гыжылдауның нәрсә икәне билгеле – көймә моторы. Безнең Рәсәй моторлары балта белән чапкалап эшләнгән шул, тавышы әллә кайдан ишетелә. Бу кемгәдер ошамыйдыр, ә менә балык сакчылыгы инспекторлары тавышлы көймәне “ярата” инде – тотуы җиңелрәк. Тик, соңгы елларда браконьерлар япон моторлары белән кораллана башлады, алар инде әнә шул гыжылдаудан артык тавыш чыгармыйлар.

    Бу көймә зур гына иде, ике кеше утырган. Алар ай сукмагын кисеп үтүгә Таймас та кузгалды. Тик, моторын кабызмады – кулына ишкәкләрен алды, браконьерлар ишетеп калса, инспектор килә дип түгел, ә үзләре шикелле үк бер туймас тамак йөри дип уйлаячаклар.

    Мөслим белән Ураз ятьмәнең камышлык ягындагы башын тапкач, аны сак кына күтәрә барып бер-бер артлы балыкларын ычкындыра башладылар. Эре генә корбан балыклары эләккән, берничә чуртан, судак бар. Болар эшкә мавыгып сизми калдылармы, әллә инспектор шайтан кебек су астыннан килеп чыктымы, кинәт күзне камаштырырлык фара яктыртты һәм котны алып рупор аша әйтелгән сүзләр яңгырады: “Балык бармы, егетләр?!”

    Мөслимнең кулыннан ятьмәсе төшеп китте, ә Ураз бөтенләй тиле кеше сыман: “Бар,”- дип куйды. Су сакчысы көймәсенең моторын бер үкертте дә, болар янына килеп тукталды.

    - Булса, ягез әле, тиз генә минем көймәгә аударыгыз!

    Браконьерлар болай әллә кайдан килгән куркыныч кешеләр түгел икән, моннан биш-алты чакрымда гына утырган Комъяр авылы егетләре - “үз” кешеләр булып чыкты. Болардан куркырга кирәкми, тамак хакына авыр җинаятькә бармаслар, шуңа кайчак Таймас мондыйларга йомшаклык та күрсәтеп куя иде. Бу юлы да ул биш-алты эре балыкны үзләренә калдырырга рөхсәт итте.

    - Ә ятьмәгезне җыеп тиз генә миңа бирегез инде, дуслар.

    - Алмагыз инде, иптәш инспектор, карап торган байлыгыбыз шул бит безнең.

    - Алай ук без браконьерлар да түгел инде, мохтаҗлыктан гына чыккан идек, - дип акланды икенчесе. – Леспромхозны бетергәч, эшсез калдык, ачка үлеп булмый ләса.

    - Юкны сөйләмәгез, егетләр, әйдәгез, алайса, бу балыкларны үлчәп карыйк, бозау авырлыгы бар монда. Димәк, сез бер бозау суйган кадәрле итле булгансыз. Ел буена ничә тапкыр болай тотасыз? Исәпләсәң, бәләкәйрәк бер көтү мал итен ашап бетерәсез булып чыга. Ачка үлү түгел, бер авыл бирән ашатасыз, ахры. Акча юк, дисәгез, көймәгездә япон моторы. Аның күпме торганын беләм мин.

    - Анысын Себердәге абый алып биргән иде. Елга буенда яшисез бит, дип күрсәткән игелеге инде.

    - Мин дә игелек күрсәтәм, көймәгез, моторыгыз үзегездә калды, өйдә ятьмәгез тагы да бардыр. Әгәр бәхәсләшсәгез, әйдә, протокол төзибез, бу эшегезнең күпмегә төшкәнен күрерсез.

    Булдыксыз кәсепчеләрне озатып җибәргәч, Фазылханов уйга калды. Бу егетләр нишләп әле үз авыллары янында балык тотмый монда килгәннәр? Кичә урамда милиционерлар белән сөйләшеп торганда Комъяр авылы янына барам, дип әйткән иде шул. Димәк, шулар арасында бу авыл кешесе дә булган һәм боларны кисәтеп куйган. Ә бу комсызлыр, өйләрендә ятасы урынга, Камышлы култыкка килгәннәр. Янәсе, инспектор безнең якта йөри, ә без монда иркенләп балык тотабыз.

    Әйе, Комъяр авылы янында бер-ике төн булырга туры килә, дип әйткән иде Таймас, ә соңгы минутта ниятеннән кире кайтты. Болай бик шәп килеп чыкты ләса, әгәр браконьерларның үз “колаклары” бар икән, андый кешеләрне ачыкларга кирәк. Көндез, җаен китереп, бүген төнлә шул төшкә барам әле дип ычкындырасың да, үзең бөтенләй икенче җиргә киләсең, браконьерларны аулыйсың. Ярар, тәҗрибә шулай җыела торгандыр инде ул.

    Йолдызлы төн

    Башкалада тегеләй-болай сугылып йөри торгач, Кәүсәрия автобуска соңлады да куйды. Аның бит автовокзалы да шәһәрнең әллә кайсы җирендә, барам дисәң, тиз генә килеп җитеп булмый. Кассирның соңгы автобус китте диюе башка суккан кебек булды – кунарга танышлары юк, кунакханәгә юлланырга дисәң, акчасы чамалы. Таксие дә арзан түгел. Инде хәзер нишләргә? Ул тәмам коелып төшеп йөрәге шомлануына әлсерәп торганда ишектә бер ир күренде, бәй, таныш кешегә охшаган ләса. Бу бит балык сакчылыгы инспекторы Фазылханов! Ул мәктәп янында гына бушап калган йорт сатып алган иде, шуны ремонтлап маташа, ә укытучылар үтеп-сүтеп йөри. Ирсез хатыннар ялгыз ир белән кызыксынмый каламыни. Кыскасы, Кәүсәриянең бу ирне күргәне бар иде, шуңа таныды.

    - Абызбайга кайтучылар юкмы? - диде Таймас.

    - Мин Абызбайга! - дип, көтмәгән шатлыктан кычкырып җибәрә язды Кәүсәрия.

    - Бик яхшы, әйдәгез, кайтабыз.

    Ни әйтсәң дә, җиңел машина шул инде, автобус шикелле адым саен тукталмый, шуңа да чакрымнар бик тиз артта кала башлады. Шәһәрдән ерагайган саен юлда машиналар азая бара, водительләр иркенәеп китә.

    - Бик җай килде әле, сезне очратуым һәйбәт булды, - дип сүз башлады Таймас.

    - Алай дип мин әйтергә тиешмендер инде. Автобус киткән, ә миңа иртән эшкә чыгасы бар. Сез булмасагыз, нишләр идем икән?

    - Шуның өчен автовокзалга сугылдым да инде, мин әйтәм, берәр кеше очраса яхшы булыр иде. Югыйсә, юл озын, бер сүз сөйләшми кайтуы ялкыта башлый.

    - Ә мин сезне беләм, сез мәктәп буенда яшисез.

    - Дөрес. Мин дә сезне беләм, мәктәп юлында йөрисез.

    - Укытучы булам мин. Кәүсәрия.

    - Мин Таймас атлы булам. Таймас Фазылханов, балык сакчылыгы инспекторы.

    - Күп яшәгән ни белгән, күп йөрегән - шул белгән, диләр, менә бит ничек, бер авылда яшәсәк тә, юлда килеп таныштык. Кызык инде бу дөнья.

    - Шулай инде. Өйдә ирегез, балаларыгыз көтә торгандыр, бүген кайта алмам дип уйлагансыздыр әле. Борчылмагыз, без ул автобусны куып җитеп узып китәчәкбез әле.

    - Минем ирем юк шул...

    Бәй, монысын ник әйтте Кәүсәрия? Аңардан ирең бармы дип кем сорады. Тормышыннан зарлану кебек килеп чыкты бит әле бу, менә сиңа тиктомалдан оят. Бу ир ни уйлар? Ләкин ул “бу ир”нең ни уйлаганын белә алмады, чөнки тегесе бу хакта ләм-мим калды. Кәүсәрия уңайсызлыктан котылу өчен тизрәк телен эшкә җикте.

    - Элек кайда эшли идегез соң?

    - Хәрби һава көчләрендә хезмәт иттем. Очучы идем. Отставкага чыгарга туры килде.

    - Яңа урында ияләшүе кыендыр инде.

    - Яңа дип, хәрби кеше күченеп йөрергә өйрәнгән инде, ә менә зәңгәр күк, самолет штурвалы төшләргә керә. Ярый бу эшем шундыйрак, моторлы көймәдә барганда үземне чиксез һава киңлекләрендә очкандай хис итәм. Күк бит ул. Ни өчен кешелек дөньясы борын-борыннан, кадимидән үк күккә күтәрелергә тырышкан? Мин бу хакта бик озак уйландым һәм, ниһаять, аңладым. Күккә күтәрелергә омтылу – хыял ул. Кеше әнә шул хыяллана белүе белән хайваннар дөньясыннан аерылып чыккан, ә ике аякта йөри, сөйләшә белүе белән генә түгел. Хыял кешене гүзәл, якты итә, аңа рухи дөнья ишеген ача.

    - Матур сөйлисез.

    - Татарча сөйләшә белүемә шатмын әле. Ничә ел узса да онытылмаган.

    - Тел – йөрәккә юл, диләр. Туган телне онытырга ярамый. Игътибар иткәнегез бардыр, менә шулай, читтә йөргәндә үз телеңдә сөйләшкән кешене күрсәң йөрәккә рәхәт булып китә.

    - Карагыз әле, сез сөйләшкәндә еш кына мәкальләр кыстырасыз икән.

    - Шулайдыр. Һөнәрем шул. Халык сүзе, мәкаль - ул бик кызык нәрсә. Аларга ныграк игътибар иткән саен мин үзем өчен ниндидер бер гаҗәеп дөнья ача барам, шикелле. Акыл һәм фәһем дөньясы. Гамәлдә тормышта булган һәм булуы ихтимал булган һәр очракка карата мәкаль табарга мөмкин. Уйлап карасаң, алар булган эшкә баһа бирү белән генә чикләнми икән бит, күп мәкальләр шарт һәм факт бәйләнешен күрсәтә, шулай булса болай була, дигәндәй, алдагысын әйтеп бирә. Әгәр мәкальләргә игътибар итсәң, аларның мәгънәләрен аңларга өйрәнсәң, тормышта бик күп бәла-казаларны булдырмый калырга, яки аларны урап узарга мөмкин булыр иде. Бу җәһәттән алар Коръәнне хәтерләтә. Изге китап та, мәкальләр дә безне дөрес яшәргә өйрәтә, дөньяны дөрес аңлауга юл ача, яшәештә үзебезнең рухыбызны, акылыбызны югары кимәлдә тотарга өнди. Аерма шунда, Коръән Ходайдан иңгән, ә мәкальләрне меңәр еллар буена халык “язган”, алар бөртекләп җыелып килгән халык хәзинәсе. Шушы хәзинәдән файдаланырга өйрәнү – олы максат.

    - Анысы дөрес инде, ашыккан – ашка пешкән, дигән сүзне генә истә тотсак та, күпме ялгышлардан хали була алыр идек, - дип килеште Таймас.

    Болар шулай сөйләнеп килгән арада шактый вакыт узган икән, инде кояш баеп караңгылык та куера башлаган, ә тагы да ярты сәгатьтән кап-кара төн килде. Кәүсәрия болай соңга калып йөреп өйрәнмәгәнлектән, кызыксынып алга текәлде. Гаҗәп: фара яктысы юлны яктырта, ә ян-якта берни күренми – караңгылык, ул ниндидер кара стена булып реаль басып торган кебек. Гүя дөнья үзе менә шушы тар гына фара яктысы белән чикләнгән. Аннан читкә чыксаң йә шул стенга барып бәреләсең, йә төпсез бушлыкка очасың – һич билгеле түгел, барысы да әкият яки төш сыман.

    Район чигенә якынлашуга Таймас машинасын читкә борды. Юк, асфаль юлдан төшкәч тә дөнья бетми икән, машина җай гына үргә күтәрелә башлады.

    - Биредә бик матур урын бар, мин анда еш булам, шуннан карап торырга яратам. Тау башына басып кулларыңны җәеп җибәрсәң, үҙеңне очып барган кебек хис итәсең, көчле җил бөтен әгъзаларыңны дерелдәтә. Шунысы тагын, әлеге тау бу төбәктәге иң биек урын.

    Кәүсәрия ни әйтергә белмәде, шушы сөйләшүне дәвам итеп романтикага бирелергәме, әллә инде машинадан сикереп төшәргәме. Аның шикләнүен автомобиль хуҗасы үзе дә сизде бугай.

    - Борчылмагыз, - диде ул. – Биш минут ял итәбез дә, тагы да алга җилдерербез. Аннары, үземнең яраткан урынымны сезгә дә күрсәтәсем килә. Төн булса да матур ул.

    Ярый әле барасы җир ерак түгел икән, машина туктап калды, фаралар сүнде, тычкан уты да калмады.

    - Нигә сүндердегез? - дип сорамый түзә алмады ханым.

    - Күз караңгыга күнексен. Шулчакта йолдызлар яктырак күренә, галәмнең никадәр матур булуын аңлыйсың.

    Дөнья ул кояшлы көнне дә бик матур. Кәүсәрия шул хакта әйтмәкче булган иде дә, тыелып калды: бәхәсләшмәвең хәерле. Ә Таймас машинасыннан чыгып иң калку җиргә барып басты, аның Кәүсәриядә “хәсрәте” булмавын күреп, монысы да якынрак килде. Чыннан да, гаҗәп манзара икән бит. Моннан дистәләгән авыл күренә. Юк, алар авыл булып түгел, ә көлен кинәт искән җил очыргачтын кызарып киткән күмер уйдыклары шикелле. Ә бик ерак, офык артындагы авылларның кызылча, базык кына яктысы күккә үрелә икән. Ләкин үрелеп үк җитә алмый, көчсезләнеп сүнеп кала, шунлыктан, җирдәге ут күзләре белән күктәге йолдызлар арасында калын караңгылык дәрьясы ята. Кәүсәрия ерак-ерак авылларны танырга мазаланганда Таймас күк күзли икән.

    - Беләсеңме, Кәүсәрия, элек бит бу йолдызлар булмаган, төнге күк йөзе кап-кара, буп-буш булган, - диде ул, юлдашы өчен көтелмәгән фикер башлап.

    - Китсәнә, юкны сөйлисең түгелме?

    - Нәкъ шулай, төн бөтенләй булмаган. Кояш белән Ай күк йөзендә икәүләп йөзгәннәр. Бергә булгач, гадәти хәл инде, бер-берсенә гашыйк булып куйганнар. Берзаман болар түзмәгән, Ай Кояшка якынлаша башлаган, ә Кояш алтын нурларын Айга сузган. Тик, аның алтын нур дигәнебез дөньяның иң кайнар ялкыны бит ул. Ай – салкын, Кояш – ялкын, алар ничек кавышсын инде, ут белән су кушылганын кем күргән, кыскасы, боларның бер-берсенә якын килүләре булган, Айга ут капкан, чатыр-чытыр килеп, очкыннар чәчрәтеп яна башлаган. Янып бетәсе килми бит инде, Ай тиз генә Кояштан ераграк китеп күкнең бер ягына качкан, ә Кояш, Айны яндырудан куркып, икенче якка ташланган. Шуннан бирле алар очрашмыйлар икән, Ай төнлә, Кояш көндез генә күк диңгезендә йөзә. Ә Айдан чатнап очкан чаткылар сүнмәгән, алар йолдызларга әверелеп һаман яна, һаман нур сибә икән.

    - Ай-һай, бу әкиятне әле генә уйлап чыгармадың микән?!

    - Һич юк, Кәүсәрия, үзең күреп торасың бит, Айның бер кырые гына торып калган. Аннары, күз нурыңны туплап яхшылап кара әле, Айда караеп торган таплар бар, яна башлаган, көйгән җирләре бит инде ул.

    Кәүсәрия бала-чага әкияте сөйләп торучы бу ирдән көлмәкче булды. Айның карачкыл төшләре ул – тигезлекләр, калын тузан белән капланган җирләре, ә үзе ник урак кебек дисәң – яңа ай, бер ун көннән ул бәлеш шикелле түгәрәк булачак, шул чагында син нәрсә дип әйтерсең, алдакчы Таймас? Шулай димәкче иде, кинәт кенә кире уйлады да куйды. Ә нигә бәхәсләшергә? Нигә булмаганны сөйләргә ярамый, ди? Мондый чакта бик ярый торгандыр. Аю да әйтте аппагым, дип, керпе дә әйтте йомшагым, дип, әгәр кеше күккә гашыйк икән, мактап мактасын. Хыял кешене матур итә, диде бу ир. Әкият тә шул ук хыял бит инде. Элекке очучының йолдызлар турында хыяллануы бигрәк тә табигый хәл. Хыялланырга, хисләнергә өйрәтүе өчен син аңа рәхмәт әйт әле, югыйсә, әдәбият укытучысы башың белән хыял вә хис дигән нәрсәләрдән ерагаеп барасың түгелме?

    - Син хыял чүлмәге икәнсең, - диде Кәүсәрия.

    - “Хыял чүмече” дисәң, дөресрәк булыр.

    - Нигә?

    - Очучы булып эшләгәндә берзаман хыялланып киткәнмен дә артык нык биеккә очып менгәнмен. Шунда самолетым йолдызлар тезмәсенә барып бәрелмәсенме! Энҗеләр шикелле тезелеп торган йолдызларны кәкрәйтеп куйганмын. Әнә, күрәсеңме, хәзер ничек кәкре-бөкре булып, чүмечкә охшап тора. Ныграк бәрелгән булсам, өзеп үк төшергән булыр идем.

    - Харап итә язгансың бит йолдызларны, ә самолетың коелып төшмәдеме?

    - Аңа нәрсә булсын, ул бит тимердән.

    Кәүсәрия кинәт кычкырып җибәрде:

    - Ай! күрәм, мин кызыл йолдыз күрәм! Кара, ул бит сүнеп-сүнеп ала, безгә күз кыса.

    - Кайда?

    - Әнә тегендә, уңгарак кара, әнә бер якты йолдыз астыннан үтеп бара.

    Таймас күк йөзендәге ят нәрсәне тиз тапты.

    - Ий, акыллым, ул бит йолдыз түгел, реактив самолет. Шуның сигнал утлары яна. Минем кебек, онытылып китеп, берәр йолдызга барып бәрелмәсә ярар иде...

    Бу ике төн хыялые бер-берсенә бик якын, янәш баскан килеш озак итеп тын калып тордылар. Күк йөзендәге җемелдек кызыл ут күздән югалганчы кузгалмадылар. Шулай итеп сөйләшүләре дә өзелеп торды.

    - Ярый, Кәүсәрия, хәзер инде фани дөньяга кайтыйк. Ачыккансыңдыр, бераз капкалап алыйк, - диде Таймас.

    Кәүсәриянең ашыйсы килми иде, күңел нишләптер күптән онытылган хисләрдән тулышты, үзен яшь кыз итеп тойды. Ләкин болай төн уртасында тау башында басып торып та булмый инде. Таймас чирәм өстенә җәһәт кенә ашъяулык җәеп, тәгам тезде, ике рюмкага виноград виносы койды.

    - Әйдәгез, айлы-йолдызлы дөнья иминлегенә берне тотып куйыйк.

    Менә гаҗәп, күпме яшәп мондый тост ишеткәнем юк иде әле, дип игътибарга алды Кәүсәрия, ә үзенең күңеленә хатын-кызларга хас шик төште: “Хәзер башлана, башта матур тост, аннары “син миңа ошыйсың” кебек тозсыз сүзләр, шуннан инде кулын суза башлар. Нишләп мин бер ялгызым таныш булмаган кешегә утырып юлга чыктым? Үләсе килгән бәрән кое тирәсендә уйный, ди, үз башымны үзем бәлагә тыктым, ахры,”- дип уйлады ул һәм, дуслык хисе тоюдан бигрәк ачуыннан бер рюмка виноны эчте дә куйды. Юк, куркуымны белгертергә тиеш түгелмен, югыйсә, бу оятсызлана башлар, дип шөбһәләнде үзе һаман. Тик, берничә минут үтүгә Кәүсәриядә курку дигән нәрсәнең әсәре дә калмады. “ә нигә куркырга тиешмен әле мин, дип, йөрәкләнеп китте ул. Мин унсигез яшьлек кызмыни. Ир хатыны да түгелмен. Гомер эчендә ялгыз җаным бер мәртәбә ир-ат куенында җылынып ала икән, башны ташка орырлык зур гәеп булмастыр. Хатыны юк, димәк, гаилә бозучы да булмам. Үзе дә, каһәрең, әйбәт кенә күренә бит, якын таныш булырга теләсә каршы торуы да дөрес булмас кебек.”Кәүсәрия үз-үзенә хәйран калды. Хатын-кызга беркайчан да ярап булмый, диләр ирләр, дөрес икән. Яңа гына караңгы юлда ир кеше белән ялгыз калуыннан куркып килә иде, хәзер инде күңеле тып-тыныч, “ялгыш кына” кулын биленә салса да разбуй кычкырмас, хәтта үзе тели, шикелле. Менә сиңа ышан хатын-кыз нәфсенә, ала-кола икән ләса ул.

    Билгесез, андый хәл була торган очракта Кәүсәрия ни-нәрсә кыланыр иде икән, ләкин “кыланырга” туры килмәде, тагын бер рюмка тотып куйгач, икмәк белән колбаса капкалап алдылар да, Таймас җәһәт кенә “өстәлне” җыештырып куйды. Ханымга кулын да сузмады, чикне дә узмады. Шуның белән әллә ниләр уйлап беткән Кәүсәриянең күңелен вәйран итте. Машинага утыргач, бу хәл гарьлек булып күперде, карасана, әллә Кәүсәрия ирләр күзе төшмәс бичәме, гарипме яки котсызмы? Хатыны юк килеш ни кыланган була, янәсе сезнең кебекләргә исем дә китми. Шуңа ничек үпкәләмисең инде, янымарак килсә дә булыр иде, мин кояш түгел, яндырмам.

    Район үзәге инде бөтенләй якын. Ерак җирләрдән кайткан кеше сәер бер хис кичерә. Гүя туган авыл, анда яшәүче һәркем сине өзелеп көтәдер кебек, гүя кайтып җитү белән барлык хәсрәт-мәшәкатьләр юк булыр кебек, гүя анда чиксез шатлык, бәхет көтә сыман. Авылда ниндидер зур үзгәрешләр булгандыр да, читтә калганмындыр кебек, ник киттем әле көненә каласың. Әнә утлар күренде. Ә Кәүсәрия ниндидер уңайсызлык тоя, әйтерсең нәрсәдер көтте дә ул, шуңардан мәхрүм булды. Ай белән Кояш икесе ике якка качкан шикелле, теләгән нәрсәсе барып чыкмады сыман. Әйе, нәрсәдер сөйләшенми, килешенми калды кебек...

    - Минем сезгә бер сүзем бар иде, - дип эндәште Таймас, Кәүсәриянең ни уйлаганын сизгәндәй.

    - Нинди сүз соң?

    - Өй эчен буярга иде. Ләкин бу мәсьәләдә хатын-кыз яхшырак белә, ә мин шыр надан һәм булдыксыз. Кереп карап, нинди төс, нинди буяу сайларга киңәш итмәссез микән? Пычрак эштән чирканмыйм дисәгез, буяп та бирегез әле, дияр идем дә, әрсезләшә белмим шул.

    - Кереп карарга була ул, - диде Кәүсәрия. – Берәр ахирәтем белән килеп, буяп та бирә алырбыз. Авыл укытучысы буяу пумаласын да, башка инструментын да тота белә ул. Хәтта дөньясын да тотып ятабыз бит әле.

    Шулай диде ханым. Ә күңелендә канәгатьлек туды. Димәк, сүз бетмәгән, сүз әле алда булыр. Югыйсә, Фазылханов Кәүсәрияне чакырмаса, өй буяшырга башка кеше тапмас идеме.



        (дәвамы)
    Загит Мурсиев
    повесть на татарском языке.
  • Заһит Мурсиев:
  • Елан оясы (повесть)
  • Ай нуры (повесть)
  • Ачылмаган тәрәзә (бәян)
  • Кәлүшле малай (юморескалар)
  • Ташмәчет (повесть)
  • Безнең авыл хәлләре (повесть)
  • Мин сезнең хатыныгыз (хикәя)
  • Нокта (фантастик хикәя)
  • Бомжа (хикәя)
  • Соңлау (хикәят)
  • Хөкем (хикәя)
  • Кыпчак кызы (хикәяләр)
  • Әтәч нигә кычкыра (әкиятләр)
  • Күрдегезме?! (шигырьләр)
  • Солтаньяр (роман)
  • Бәләкәй хикәяләр
  • Хастаханә хастасы (юмористик повесть)
  • Чишмәле балалары (повесть для детей)




  • ← назад   ↑ наверх