• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Загит Мурсиев

    Хастаханә хастасы

    (юмористик повесть)

    Харис, дулкынланып, баш табип кабинетын ачты.

    - Исәнмесез, Риф Фәритович, - дип исәнләште ул ипле генә. – Мин Харис Варис улы Рафиков булам, юллама буенча сезгә эшкә җибәрелгән хирургмын.

    - ә-ә, бик шәп, бик шәп, көтәбез. Күз дә каш көтәбез. Кичке автобус белән килгәнсездер инде, кайда кундыгыз?

    - Кунакханәдә.

    - Миңа киләсе булган. Ярый, кадрлар бүлегенә кереп оформить ителегез дә, хәзер үк эшкә тотынсагыз да була. Эш урыныгыз әһнче кабинет булыр, фельдшер Нәсимә шундадыр, таныштырыр. Кияүдә түгел. Бик уңган, булдыклы кыз. Калганын вакыт күрсәтер.

    Харис бергә эшләячәк чибәр коллегасы белән танышып та өлгерәлмәде, кабинетка җиде яшьлек малаен җитәкләп бер апа килеп керде. Улының кулы сынган икән, өч көн элек монда булганнар, Степанов фамилияле врач караган, бүгенгә яңадан килергә кушкан.

    - Ярый, без малаеңны карый торырбыз, тик син безгә аның медицина карточкасын бир.

    - Нәрсә була ул?

    Яшь врач аптырап калды, ә Нәсимә нигәдер баш чайкады.

    - Һәр авыруның медкартасы була, нигә гаҗәпләнәсез?

    - Степанов шундыйрак кеше иде, карточка тутырып маташты микән соң. Күрәсезме, баланың кулын да юньләп фиксировать итмәгән. Ул эштән китте, шуңа мәшәкатьләнеп тормаган инде.

    Мондый сүзләр Харисны гаҗәпләндерде дә, аптыратты да. Халыкка хезмәт итәргә, авыруларның хәлен җиңеләйтергә дип килде ул монда. Һәм шундый ук изге күңелле кешеләр белән кулга-кул тотынып эшләрмен дигән иде. Баксаң, монда хәлләр бөтенләй башкача икән.

    - Исемең ничек әле синең, малай?

    - Фидарис.

    - Бик яхшы. Син хәзер әниең белән рентгенга бар инде, кулыңның сүрәте әзер булу белән монда кире килерсез, яме.

    - Ярар, - диде малай.

    Харис баланы караган арада ана кеше барысын да сөйләп өлгергән иде инде. Малай агач башыннан егылып төшкән. Унике километр җәяү килгәннәр. Беркөн дә, бүген дә.

    - Селкенеп йөреп сөяген кузгатып куймады микән, дип куркам. Снимок алып килсеннәр әле, шуннан гипска катырырбыз.

    Кара башлы бу малай Хариска үзенең бала чагын исенә төшерде. Ул да кулын сындырган иде бит әле, һәм нәкъ шулай, менә бу Фидарис кебек. Берничә апа кулын юан итеп, бармак очларыннан иңбашына кадәр гипска катырып, муенына асып куйдылар. Шулай ук әнисе белән ун чакрым җәяү барганнар иде. Ярый әле әтисе аларны алырга ат җигеп, абыйсын утыртып җибәргән. Анысы дилбегә тотып кукыраеп утыра, шундый зур авылга кадәр ат йөртеп килсен әле!

    Ярый, болар чыгып утырдылар, әнисе дилбегә тотты, аның янына тагын да бер апа менеп кунаклады, арба артында Харис белән Вәкил. Шулай кайтып баралар. Көн матур, җәй башы, үләннәрнең әле үсеп кенә яткан чаклары, дөнья тулы кош-корт тавышы, табигать яши, сулыш ала, кояш нурларында изрәп ята. Ләкин бер болыт бу хозурлыкны бозарга уйлады, ахры, ак мамыктан ул соры чүпрәк төсенә керде һәм тамчыларын сибәли башлады. Вак кына, ялтыр-йолтыр килгән сирәк тамчылар. Ләкин Вәкилгә шул җитә калды, ул юк дәрәҗәсендәге яңгырдан ышыкланып, башына катырка тартма киеп куйды. Җитмәсә, кыстала башлады. Атны туктатып, вакытны әрәм итмәс өчен, арба артына торып баскан. Ә Буян көтмәгәндә котырды да китте. Әй чаба бу, әй чаба. Җигелгән булуына да карамастан, ыргытуга чаба. Ике хатын-кыз аяк терәп дилбегә тарта, ләкин файда юк. Арба сикерә, оча, шалтырый һәм калтырый, менә-менә таралып китәр төсле. Вәкил инде күптән мәтәлеп төшкән, ул, һаман да башына тартма кигән килеш, җан-фәрман арба артыннан чаба. Ләкин Буян аңардан шәбрәк җилдерә иде шул. Җир тигез түгел, ниндидер канаулар, ерганаклар, трактор эзләре артта кала, бүтән чакта тәгәрмәчләр шунда төшеп утырыр иде, ә монда алар җиргә тиеп-тиеп кенә кала, шикелле.

    Аеруча Харис хөрт хәлдә иде. Инде килеп арбаның барыбер капланасын белә бит ул, әнисе белән теге апа ничек исән калыр? Аларга ярдәм итеп булмый, ә менә үзең турында уйларга кирәк. Арбадан сикерсә, мондый тизлектә ул мәтәлеп китәчәк. Кулын яңадан чатыр-ботыр сындырачак. Сикермәсә, арба астында калып кабыргаларын да сындырачак әле. Ә Буян никтер кинәт борылды да урманга карап ыргылды. Арбадагыларның котлары очты, анда яр ләса. Арбадан сикереп төшеп булмый, чөнки алар болай да табадагы борчактай сикерешәләр. Тик, нигәдер һаман да шул как тактага килеп төшәләр. Ә урман искиткеч тизлектә якыная. Һәм менә, йом күзеңне, күзең ачык килеш үлә күрмә дигәндә генә нәрсәдер шарт итте һәм олау туктап калды. Арба тәгәрмәчләре тирән колеяга эләккән, ә ат башы юан каенга терәлгән икән. Нәрсә шартлаган, каенмы, ат башымы, арба күчәре сынганмы, анысы әле мөһим түгел, исән калдылар бугай, шунысы мөһим.

    - Балам, башыңдагы шул тартмаңны салып ташла, ат синнән өркә, - диде әнисе беренче сүзе итеп.

    Барлана башладылар, арба төзек, ат исән, каен басып тора. Ни гаҗәп, якын-тирәдә бердәнбер юан каен, монда тик куаклык икән. Шул туры килмәсә, сөякләрен әнә шул катырка тартмага төяп кайтырлар иде. Менә Ходай хикмәте, Харисның да кулы селкенмәгән, һич авыртмый.

    - Мин дога укыдым, - диде әниләре. Аның әнә шул догасы ат каршына каен бастырып куйдымы әллә?

    Менә шундый хәл булган иде. Кул сындыруның Хариска файдасы да тиде әле. Ул хәзер бөтен эшне сулагай кул белән дә эшли белә. Ышанмыйсыңмы, алайса күтәр күлмәгеңне, сул кулы белән генә сукыр эчәгеңне кисеп ташлар.

    Ярый, ничек булса булды, Харис әйбәт кенә эшләп китте. Хирургка эшләве җиңелрәк, кешенең бер җире киселгәнме, сөяге сынганмы, каймыкканмы барысы да күренеп тора. Авыру билгеле булгач, дәвалый башлыйсың. Дөрес диагноз эшнең яртысы ул. Ә менә терапевтларга кыенрак, аларның чирләре эчтә. Шуңа да еш кына ялгышып куялар һәм мәзәк геройлары булып китәләр. Ә Харис бу көннәрдә зур мәшәкатьләр белән йөри. Авыл җиренә эшкә килгән медикларга мул итеп акча бирелә, менә шул хөкүмәт бүләген алды ул. Агач йорт алырга уйласагыз, карарга минем әтине алып барыгыз, гомер буе коммуналь хуҗалыкта мастер булып эшләгән кеше, черек агачны әллә каян исеннән сизә, дигән иде Нәсимә, шуны истә тотып Гомәр агайны алып килде. Боларга Нәсимә үзе дә иярде. Өйнең болай эче-тышы әйбәт күренә. Искергән яки башка бер “гаебе” өчен сатмыйлар икән. Ни сәбәптәндер хуҗалары тиз арада күчеп китәргә мәҗбүр. Шунлыктан артык күп сорамыйлар.

    - Йорт яхшы, төзек, хуҗалары да әйбәт кешеләр, карап, тәрбияләп торганнар, алырга була. Урынын әйт син, бер яктан мәктәп якын, балаларыңа уңайлы булыр, икенче якта әнә больница күренеп тора, ә менә бу якта инде халыкның ял итә торган урыны: елга, пляж, әрәмәлек. Кыскасы, акчаңны чыгарсаң да була, егет.

    Боларга сөйләшеп бетәргә ирек булмады, кобарасы очкан бер ир күренде. Ул килеп тә җитмәстән акча сорый башлады.

    - Гомәр абый, биш йөз акча бир. Хәзер үк. Срочно кирәк!

    Чәчләре үрә торган, күзләре акайган, сүзен юньләп әйтәлми тотлыккан иргә Гомәр тыныч кына сорау бирде.

    - Ни булды соң?

    - Тамакта рак. Соңгы стадия, диде. - Бүген үк Бөре шәһәренә операциягә бар, - диде. Хәзер үк китәм, акча бир.

    Гомәр кесәсеннән акча чыгарып санап бирде.

    - Кызганыч, безнең күрше ул. Кулы эшкә оста. Менә сиңа да, әгәр ремонт-фәлән кирәк булса, Фәнискә генә куш димәкче идем, - дип көрсенде Гомәр.

    - Дөрес булыр микән соң. Минемчә, ул хәмер колы булып күренде.

    - Эчә инде анысы, эчә. Ну эшләсә эшли.

    - Махмыр баштан алдашып йөрмиме, дип әйтергә теләгән идем.

    - Юк, улкадәр намуссызлыкка бара торган кеше түгел ул. Күрдең бит, җаны калтырап тора. Ясалма курку түгел бу.

    Харис нигәдер чибәр кызга да сорау биреп куйды:

    - Нәсимә, ә син нигә дәшмисең, өй ошыймы үзеңә?

    - Мин булсам, йокы бүлмәсен бу якта эшләр идем, ә монда инде бик матур итеп кухня корыр идем. Кунак сыйларга яратам мин.

    Гомәр ага сәер итеп кызына карап алды, янәсе, сиңа сайламыйбыз, хирург Харис Рафиков яшәячәк монда.

    - Туктале, мин бит ул турыда сорамыйм, анысы соңыннан хәл ителә торган вак мәсьәлә, ә өй үзе ошыймы соң?

    - Анысын әти әйтте бит инде, төзелеш эшендә аның белән бәхәсләшкән кеше юләр булыр, - дип, үзенең эчендәге хисләрен белгертмичә котылды Нәсимә.

    - Ярый алайса, мин сезнең фикергә ышандым, алабыз, - диде Харис җиңел сулап. – Шулай да ашыкмый торыйк, бер-ике көн уйлыйк әле.

    Бу теләкне хуҗаларга белгертеп, саубуллашырга булдылар.

    Берничә көн вакыт үтте. Инде көн кичкә авышканда Харис Нәсимәгә сүз кушты.

    - Бүген мин үз йортыма күченәм бит әле. Шунда кунармын да инде. Хуҗалар төянеп киткәннәр, иске бер диваннары белән өстәлләрен миңә калдырганнар, шулай булгач, яшәргә була.

    - Алай ашыкмагыз, ничек инде кешедән калган тузанга барып керәсез, ди. Башта юып алырга кирәк, идәнен буярга, стенага обой ябыштырырга. Теләсәгез, без барырбыз, булышырбыз, Фәнис абыйның хатыны Рәсимә апа белән димен инде.

    - Мин дә шуны сорарга уйлап тора идем әле. Нәрсә булды соң, күршегез кайтканмы, әллә юкмы?!

    - Кайткан ла...- дип кул селтәде фельдшер.

    - Туктале, нигә алай гына дисең, сөйлә әле?

    - Нәрсәсен сөйлисең инде. Барган бу Бөре дәваханәсенә, бер яшь кенә егет утыра, ди. Зур итеп авызыңны ач дигән. Ачкан бу. Теге моның богазына бер генә күз ташлап алган: “Бар, коридорга чыгып тамагыңны чайкап кер!”- дигән. Анда су багы тора икән. Фәнис абый врач кушканны эшләп кире кергән. Тегесе яңадан караган да, ачуланып, сораулар бирә башлаган: “Син монда нигә килдең? Сине монда кем җибәрде?”- дип әйтә, ди. Шулай әйләнеп кайткан инде күрше.

    - Аңламадым, тамагына нәрсә булган соң?

    Нәсимә яшь врачка чәнчел караш ташлап алды.

    - Кайнаган сөт эчкән булган, шуның ясмыгы утырып калган.

    Харис тыяла алмый көләргә кереште. Менә сиңа мә, вәт мәзәк бу. Кайсы врач кешегә “иртәгә үләсең” дип диагноз куеп җибәрде икән, ләкин Харис башкача төпченмәде, монысы аның әдәпкә сыя торган эш түгел.

    - Шулай икән, бездә медицина искиткеч алга киткән, - диде ул аптырап.

    - Киткән шул. Медицина алга киткән, ә халык артта торып калган. Шунлыктан, мин кайчак авыруларга халык табибына барырга киңәш итәм. Врачлар бозганны алар терелтеп, аякка бастырып кайтара.

    Гыйбрәт ләса бу, дип уйлап куйды Харис. Медицина хезмәткәре үзе эшләгән учреждениегә шундый бәя бирсен әле. Ләкин, ризасызлык моның белән генә бетмәде шул. Икенче көнне планеркада баш табип Риф Фәритович коллективны чын-чынлап орышып ташлады. Аеруча хирургия бүлегенә нык эләкте. Авыр сүзләрен әйткәнда баш табип Хариска карый бит әле. Нилектән бу? Аның әле тупас хата җибәргәне юк. Моңа кадәр булган юньсезлекләр өчен бүген килеп шашамы, эшен ташлап киткәннәр өчен хәзер килеп Харис җавап бирергә тиешме әлле? Чынында җитәкченең дә эче күптән тулышып килгәндер инде. Игенче авылы кызы турында Нәсимә дә сөйләгән иде. Сокланып туймаслык матур кыз, ди, үзе җирән, чәчләре алтын сыман балкый, йөзе нурлы, буй-сыны торганы бер кәртинкә. Җәл инде кыз, җәл. Аңа бит әле кияүгә чыгасы бар. Аягына энә кадалып килгән. Хирург бер урынны ярып карый, энә юк. Тагын яра – тагын да юк. Аптырап, снимокны карый, анда чит предмет ап-ачык күренә. Хирург яңа скалпель алып янә кат-кат яра. Маңгаеннан шыбырдап тир ага, ачуы кабара. Инде булмагач, утырып направление яза башлый, авыруны Бөре каласына озата. Андагы хирург: “Нигә сине шулкадәр ярдылар?”- дип гаҗәпләнә һәм: “Менә бит ул!”- дип энәне суырып та чыгара. Башы күренеп үк тора икән. Безнең табип чак кына ялгышкан булган: кызның сул аягын тунаган, ә энә уң аягында икән.

    Эш көне башлангач, Нәсимә үзенең шефының кәефе юклыгына игътибар итте.

    - Нәрсә булды, Харис Варисович, планеркада безне тәнкытьләделәрме әллә?

    - Тәнкыйтьләмәделәр, эре дробь белән төбәп аттылар. Оятымнан идән ярыгына төшеп китәрдәй булдым.

    - Шулай инде, җитешсезлекләр җитешмәүдән интеккән юк.

    - Нәсимә, син миңа шуны әйт, нигә соң алай, врачлар бер институтта укый, бер китаптан белем ала, шул ук преподавательләр, шул ук җиһазлар, ә нәтиҗә – җир белән күк? Шәһәр врачлары терелтә, ә авылныкылар кешене гүргә кертә.

    - Моны бөтен халык белә инде, шуңа да бирегә килмәскә тырыша.

    - Шулай да, ни өчен ике төрле?

    - Соң, бар кеше дә сәләтле булмый инде, сәләтлеләрне шәһәрдә калдыралар, ә укыйсы урында танцыга йөрегән бәндәләрне авылга җибәрәләр.

    - Ягъни, авыл халкы үлсә дә ярыймы, аның хакы арзанмы ни?

    - Алай ук түгел лә. Аек исәп эше бу. Сез үзегез уйлап карагыз, безнең табип бер кызның гына үкчәсен ярып бетергән, ә шәһәр табибы шушы вакыт эчендә ун кешене аксак калдырыр иде. Шуның өчен ул остарак булырга тиеш. Аннары, авыл кешесе басалкы, мисал өчен Фәнис абыйны гына алыгыз. Аның урнында шәһәр кешесе булса, әллә кайларга жалоба белән йөрер иде.

    - Мин аңлыйм, юньсез врачларның дипломын да тартып алып булмый инде. Ләкин халык нишләргә тиеш?

    - Чирләмәскә тиеш. Чирләсә, оптимист булырга. Әнә минем ахирәт, теш врачы Физалия сөйли: “Бер абзый кереп утырды, ди. Моның теше күптән сынып төшкән, ә тамыры күренми, җитмәсә ул уртага ярылган икән. Сложное удаление инде. Мин бит терапевт, теш суыру минем эшем түгел, дип әйтәм, ди. Ә абзый моңа тыныч кына: “Сез курыкмагыз, мин сезгә үзем булышырмын”,-дип әйтә, ди. Ничек булышырсың? - дип сорый инде Физалия. “Көчәнермен. Роддомда көчән, ныграк көчән!”- дип әйтәләр бит, мин дә шулай көч биреп торырмын”,- дип утыра ди абзыкаем. Шуннан көлә-көлә ничек җитте шулай алдым инде, ди. Абзый кап-кара булды, туктамый каны ага, бер унбиш минут коридорда утыр, - дидем, ә ул кайтып киткән”, - ди. Менә шундый халык инде.

    - Чыннан да, кеше теш алдырырга килгән, ә врач аңа мин терапевт, ала белмим, дип торамы? Болай булса ерак китәбез икән.

    Болай шулай сөйләнә тордылар, пациентларны карый тордылар. Авыру кеше пациент дип атала, әллә “авыру” дип әйтмәс өчен, әллә “кеше” дип атамас өчен.

    - Бәлеш! - дип куйды шунда Харис, - апакаем, синең чиреңә хирург түгел, полиция кирәк.

    - Нигә инде?

    - Аягыңа ирең типкән бит.

    - Юк, тимәде, сыер сөзде, дим бит.

    - Бик бәләкәй икән сыерың, прәме песи баласы.

    - Туганым, эндәшә күрмә инде. Алама булса да ир бит. Чир килә дә китә, ир бер китсә кайтмый.

    - Менә күрәсеңме, апа, мин синең картаңа ни булганын язып куям. Тагын да берәр тапкыр күгәренеп килсәң, иреңне туп-туры төрмә көтә. Бу язу югалмас.

    Рецепт язып, апага ничек дәваланырга өйрәтеп чыгаргач, Нәсимә врачка кисәтү сыман сүз әйтеп куйды.

    - Юкка куркыттыгыз, хәзер бит ул үлсә дә килмәячәк.

    - Белмим, Нәсимә. Гаилә бозу зур гөнаһ бит ул. Ярый, кеше бетте шикелле, мин тәмәке тартып керим әле.

    Врачлар аракының, тәмәкенең сәламәтлеккә зыяны турында сәгатьләр буена сөйләнергә мөмкин. Әгәр дә инде тәмәке тартып алырга тәнәфес бирсәләр. Харис мондый перекурга терапевт Мөдәрис белән йөри. Ярата бу исемне Харис, ишеткән саен күз алдына түгәрәк сакаллы, нурлы йөзле, чалма ураган башлы, кулына яшел Коръән тоткан мөселманча киенгән әгълә бер инсан килеп баса. Мөдәриснең сакалы, чалмасы, бишмәте юк, ләкин үзе нәкъ шундый, якты күңелле кеше. Тәмәке тартуын игътибарга алмасаң гөнаһсыз дияргә була. Подъездга чыгып читкәрәк киттеләр дә, Мөдәрис мәзәген сөйли дә башлады.

    - Беләсеңме, әле генә бер ир булды. Тикшердем, анализларын карадым, хәле шәптән түгел. Турысын әйттем инде: “Агай кеше, синең бавырда таш, бөердә ком, үпкәгездә известь утыра”,- димен. “Алайса әйтегез әле, берәр җирдә калай юк микән, өйне бетерәсе бар иде бит”, - ди бу.

    - Ах, шайтан! - дип куйды Харис көләсе урынга.

    - Нәрсә булды?

    - Син “калай” дигәч исемә төште, соң өй башын буямаганмын ләса, ә мин тагын нинди эшем калды дип уйлап йөрим.

    - Менә бит, анекдотның да сиңа файдасы тия. Болай да сиңа бик җай туры килде инде, безгә андый акчалар эләкмәде.

    - Үзең бу якка ничек килеп эләктең соң?

    - Хатыным моннан. Ул тартты. Картлар да тукып торгандыр инде. Ул яктан мин дә уңдым, өй салганда акчалата булыштылар. Шулай да хатын туганнарыннан акча алу бик үк яхшы түгел, үзеңне альфонс итеп хис итә башлыйсың. Кешегә бит бәхетле булу өчен дүрт кенә нәрсә кирәк: яраткан эш, яраткан гаилә, яраткан өй һәм тазалык. Синең өчесе бар инде, дүртенчесе дә булыр. Юкка гына койрыгыңны бозга катырырга уйламыйлардыр.

    - Монысы нинди сүз, татарча аңлатып бир.

    - Татарча шул, сине бүлек мөдире итеп билгеләргә чамалыйлар, шикелле.

    - Юкны сөйләмә инде. Бүген күрдең бит үзең, иң ныгы хирургия бүлегенә эләкте. Баш врач миңа тишәрдәй булып карады.

    - Карагандыр. Бәлки, тишек тишеп, шуңа аркан үткәреп бәйләп куймакчы булгандыр. Тиргәү белән үрләтү икесе ике нәрсә, мин исән чакта белеп кал шуны.

    - - -

    Моннан соң күп көннәр узды, эш җай гына алга барды, игътибарга алырлык нәрсә булмады. Инде Мөдәристән ишеткән хәбәр боемга ашмады, онытылды дигәндә генә Харисны хирургия бүлеге мөдире итеп куйдылар. Нәсимәдән, алтын бәясе торган ярдәмчесеннән аерылу кыен булды, шулай ук Мөдәрис белән яңалыклар уртаклашып тәмәке тарту да чикләнде. Икенче яктан, башка төшкән яңа вазыйфада сынатмас өчен тырышырга кирәк иде һәм ул башаяк эшкә чумды. Хәзер Харис, зур булмаса да, җитәкче кеше, димәк, дәваханәнең бер өлешендә булса да идеаль тәртип, авыруларга яхшы дәвалау тәэмин итәргә тиеш. Тик аныкынча булмады шул, бер атна да узмады бөтен коллективны, хәтта тоташ районы тетрәндергән хәтәр эш булып куйды.

    Ике бала караңгы төшеп килгәндә урамда чана шуып уйнаган. Шунда зур тизлектә бер машина килеп чыга һәм малайларның берсен тапап та китә. Юлда тәгәрәп яткан баланы икенче бер водитель күреп ала һәм больницага алып килә. Вахит исемле бу кеше бик елгыр булып чыга, урам башында күрше авылга кайтырга машина көтеп торучы кешеләрдән сораша, шунда аңа зур тизлектә полиция УАЗигы узып китте, Николай тагы да лаякын исерек, ахры, дип уйлап куйдык, диләр. Дөрестән дә, бу полиция начальнигының энесе Николай булып чыга. Ярый, монысы хирург эше түгел, Харис малайны кабул итеп алды, ярдәмчеләре белән тиешле процедураны үтәделәр, баштанаяк фиксировать итеп, ике аягын тарттырып махсус җайланмага яткырып куйдылар. Өченче класста укыган малай Азамат исемле икән, бик түземле булып чыкты. Авыртуы никадәр көчле булмасын, тешен кысып чыдады, еламады. Дарулар бирелде, система куелды, тик малай йокламады. Менә монысы начар. Аннары, бездә заманча медицина да юк, димәк, шәһәргә озатырга кирәк. Тик, үч иткәндәй, күз ачкысыз буран котырды, бульдозерлар кар көрәп өлгертәлми иде. Машиналарны юлга чыгармаска дигән боерык алынды.

    Малайга тиешле ярдәмне күрсәтеп палатага кертеп салуга әтисе килеп җитте. Аны Харис тынычландырырга тырышты:

    - Улыгыз аксак калмас, монысы иң мөһиме, алай нык курыкмагыз, яшь сөяк тиз төзәлә ул.

    - Монысы нәрсә? Кан бирәсезме, эчәге изелгәнме әллә? - диде коты очкан ир.

    - Юк, бу физиологик раствор. Организмга ярдәм итү өчен бирелә. Тынычланыгыз, улыгызның башка бер җире дә сугылмаган, күгәргән җире дә юк, эче, күкрәге, башы – барсы да исән, - дип аңлатты хирург.

    Ә малай йокламый, һаман да стресс хәлендә. Чиктән тыш арыды ул. Күзләрен йокы баса, тик, керфекләрен йомып өлгерми “дерт” итеп сикереп җибәрә. Юк, монда миннән файда аз, психиатр кирәк, дип уйлый Харис, ләкин нәкъ шушы вакытта больницада мондый белгеч юк иде. Шәһәргә озатырга, мотлак яхшы клиникага урнаштырасы иде малайны, ә буран туктарга уйламый да. Шунда Харис игътибарга алды, Азаматның әтисе ике табуретканы янәшә куеп ята икән.

    - Шулай интегеп йоклыйсызмы ни? - дип сорады табип.

    - Йоклау юк инде ул, Азамат йокламый бит. Ә мин ятыштырып алган булам, төн буе утырып бил түзми, бераз гына остеохондроз бар минем.

    Харис завхозны чакырып алды.

    - Фәрит абый, раскладушка кирәк, бармы?

    - Раскладушка юк, Харис Варисович, топчан бар. Ярыймы?

    - Ярый, ярый. Хәзер үк уналтынчы палатага кертеп куегыз.

    Берара вакыт табып, хирург янә шунда кереп чыкты.

    - Көндез дә сез, төнлә дә сез монда, ничек түзәсез соң? Нигә хатыныгыз күренми?

    - Ул санаторийда иде шул. Йөрәк чирле. Көтмәгәндә шундый мөмкинлек чыккач, барсын, дәваланып кайтсын дигән идем дә... Хәбәр иттем, Нәзифәм бүген кайтырга тиеш.

    - Кайтыр, Алла боерса. Кичкә табан буран басыла башлар, диләр. Димәк, улыгызны Уфага озатачакбыз. Анда яхшырак дәваларлар, - диде Харис.

    “Йөрәк чирле”. Ир кешенең шушы сүзләрен игътибарсыз калдырды шул бүлек мөдире Харис Варисович атлы бәндә. Игътибарсыз калдырды. Кем белгән дә кем уйлаган... Юк, табип белергә һәм уйларга тиеш иде бит.

    Нәзифә атлы хатын чыннан да мең бәла белән шул ук кичне кайтып җитә. Эшчеләрне йөртүче вездеход очрый аңа. Урамда төшеп кала да, дәваханәгә йөгерә. Өйгә керү юк. Анда нәрсә бар?! Баланың хәлен белергә кирәк, ул ни хәлдә икән, йөрәгем минем. Ирем дә Азамат янында утырадыр инде.

    Ханым, авыр кайгыдан юләрләнә язып, ашкынып больницага килеп керә.

    - Минем улым Азамат Кыямов кайсы палатада ята?

    - Уналтынчыда, апа, менә бу якта, - ди аңа дежур сестра.

    Нәзифә алга ташлана. Менә сигезенче палата, унынчы, уникенче... Һай озын бу коридор, барып кына җитәрлек түгел ләса. Ниһаять, ишектә уналты саны. Ханым түземлеге сынып ишекне ача, алга ташланмакчы була, тик катып кала. Палата эче ярым караңгы, тар караватта ак нәрсә төсмерләнә. Болай да ифрат ябык малайның ике ягына борыс куеп марля белән урап ташлагач, ул нәкъ агач яркасына охшап калган икән. Ханым улы урнына шуны күрә. Һәм агачка охшаган нәрсәнең бер башында аның газиз улының башы кузгала.

    - Ах! - дип куя ана һәм гөрселдәп идәнгә ава. Ире килеп җиткәндә хатын җансыз иде инде.

    Бу хәбәр бөтен районга таралды. Яшь врач тәмам шаңгырап, нишләргә белми утырганда баш табип Риф Фәритович үзе килеп керде.

    - Авырмы? - диде ул, Харисның иңенә кулын салып.

    - Авыр, Риф Фәритович, авыр.

    - Түз. Түзәргә кирәк. Улкадәр кайгырмасаң да була, синең гаебең юк бит. Синең авыру түгел, гомумән, безнең учреждениедә дәваланган кеше түгел, ә Газраил урын сайлап тормый, күрәсең.

    - Шулай да безнең гаеп бар, әгәр медсестра озатып куйса, әгәр ире яки мин шунда булсам, әйтебрәк кертсәк алай булмас иде бит.

    - Анысы шулай инде, салам салыр идек тә бит, кайда егыласыбызны алдан белмибез шул. Шуңа да һәр врачның үз зираты бар, диләр. Синең әле бу беренче очрак. Анда да бер гаебең юк, тынычлан. Бәхетсез очрак бу, бары шулай гына әйтергә мөмкин. Бирешмә алай, Харис Варисович. Мин сиңа ышанам, без бу больницаны күтәрергә тиешбез әле, алда зур эшләр тора, синең көчең дә бик кирәк булачак. Кыскасы, исәннәр турында уйла.

    - - -

    Чын дуслар башка кайгы килгәндә беленә. Вакыт табып Мөдәрис тә кереп чыкты. Аңа инде Харис эчендә ниләр барлыгын сиздермәде, хөр күренергә тырышты.

    - Хәлләр ничек? - диде дусты гадәттәгечә.

    - Хәлләр ал да гөл.

    - Астында көл, шулаймы?

    - Алай түгел дә инде. Кеше үлеме кайгы булса да, врачлар өчен бу катастрофа булырга тиеш түгел. Кәеф нык кырылса да, дәртләнеп эшләп йөргән баш.

    - Менә монысы дөрес. Шулай кирәк.

    - Сездә хәлләр ничек соң. Мондый заманда мәзәкләр беткәндер инде?

    - Нишләп бетсен, менә бүген бер пациент булды. “Доктор, миндә депрессия”,- ди бу. “Башың белән эшкә чум”, - дим моңа. “Сез нәрсә, мин бит туалетлар тазартучы ассенизатор!”- ди бу миңа.

    Харис чак кына елмаеп куйды. Былтыр булганны бүген дип сөйли Мөдәрис, дустының кәефен күтәрә янәсе. Харис ир кеше, бүлек мөдире, җебеп төшәргә ярамаганны аңлый, тик шулай да яхшы сүз җан азыгы шул, күңелгә җиңел булып китә. Тик янда Нәсимәнең булмавы гына эчне пошыра.

    Харис өстәлдәге кәгазьләрен җыештырып кайтырга чыкты. Их, әткәй йортына кайтып, әнкәй пешергән шәңгәне умыртып аша иде дә, бер ун минут кузгалмый да ят иде. Булырмы соң андый рәхәтлекләр. Күңелсез уйларга бирелеп кайтып барганда Нәсимә очрады, көтеп тора икән.

    - Исәнме, Харис, - диде ул йомшак тавышы белән. Беренче тапкыр врачка “син” дип эндәште.

    - Исәнме Нәсимә, хәлләрең ничек?

    - Минеке әйбәт әле, ә менә синең кәефеңне болыт баскан дип ишеттем.

    - Алай зарланганым юк шикелле.

    - Зарланырга уйлама да. Юл чокырсыз, елга чоңгылсыз булмас. Тормыш бәндәне шулай сыный ди, ә өйдә ничек?

    Ах, егетнең авырткан җиренә тиде бу сорау. Бу кызлар нәкъ терапевт шикелле, авырткан җиреңә басалар да авыртамы дип сорыйлар. Өйдә ничек ди. Өйдә ничек булсын, ул бит буш! Буш өйдә нәрсә ничек булырга тиеш? Менә үзеңә үч итеп күтәрермен дә алып китәрмен. Аннары инде өйдә ничек дип сорамассың. Әллә ничек булды инде, бергә эшләгәндә бер-берсен аңлап беткәннәр иде шикелле, җайлы урында сөйләшәсе генә калган иде. Яңа эшкә күчкәч мәшәкатьләргә батты да куйды Харис. Хезмәт беренче урында! ә бәхетле тормыш кору, синеңчә, унынчы урындамы? әнә шул бәхетсез кешеләр еш чирли дә инде. Шундый уйларга бирелеп Харис яшәгән йортка кадәр бергә кайттылар. Берсе кер димәде, икенчесе керәм димәде. “Уҗым бозавы” дип атала мондый егетләр. Монысы Харисның үзенә биргән бәясе иде. Җае чыгар әле диде ул.

    - - -

    Җае чыкмады шул. Соңгы вакытта бер-бер артлы уңышсыз операцияләр, ялгыш диагнозлар булып алды, янә шул табиплар җитмәве, су буе чиратлар халык арасында ризасызлык тудырды. Бер көнне Харисның аеруча эче пошты, уйлап торды да, китте Мөдәрис янына. Ләкин аңа кадәр барып җитәлмәде, поликлиника коридорында авырулар бола күтәргән икән. Башта чират өчен башланган әйткәләшү, кемнеңдер мәкере беләнме, врачларны каһәрләүгә, чын гаугага әверелеп киткән. Тавышка аптыраган медиклар ишектән башларын гына тыгып карыйлар да, бу боланы мин нишләтә алам соң, дигәндәй кире ябып куялар. Беләләр, халык кабинетка кереп аларны дөмбәсләп чыгарга базнат итмәс, ләкин мондый тавышка эшләп тә булмый инде.

    Таныш кешеләр дә бар икән. Әзмәвердәй таза, бәлеш битле, чиртсәң каны чыгарга торган һәм атна саен әле бер табиптан, әле икенчесеннән ялган бюллетень яздырып алган оятсыз Мөхәррәм һәм әлеге шул Фәнис тә монда. Харис аның мәзәк сөйләргә хирыс икәнлеген яхшы белә, шуңа да кул изәп кенә тышка чыгарга әйдәде.

    - Беләсеңме, Фәнис, бу боланы басарга кирәк бит.

    - Ничек итеп?

    - Син мәзәк сөйлә. Авызыңа карат. Күрәсеңме, ветераннар таякларын селкеп гайрәтләнеп утыра, алар кызса тәрәзә ватып кына калмаслар.

    - Мәзәк сөйләп кенә...

    - ә син врачлар турында сөйлә, аларны әшәке сүзләр белән сүк. Үзеңне халык ныклап тыңлый башлагач, тәмәке тартыйк әле, дип урамга чык.

    - Була ул, эшлибез аны! - дип Фәнис ишек артында югалды.

    Коридорда ул уртагарак чыгып басып сүз башлап җибәрде:

    - Дөрес әйтәсез, иптәшләр, ул юньсезләрнең иманнарын укытырга кирәк. Мин Фәнис Хамматов, мине беләсездер, ялганлый торган гадәтем юк. Мине бит инфаркт ясап үтерә яздылар, бүген операциягә өлгермәсәң иртәгә үләсең, дип алдап Бөрегә җибәрделәр. Вәт наданнар, ә?! Былтыр баш тишелде, бәйләтергә килдем, ә врач миңа нәрсә диде, беләсезме?

    - Син үзең әйт, үзең әйт! - дигән сүзләр яңгырады. Ораторны тыңлаучылар арта бара иде.

    - Синең башың нык зарарланмаган, шуның өчен ампутировать итеп тормыйбыз, монысын гына ремонтлап куярга булдык, ди. Дәшми торсаң, кеше башын кисеп ташларга да күп сорамаслар ул кабәхәтләр. Турыга министрга жалоба язырга кирәк. Килсеннәр, карасыннар, инәләрен өшкереп китсеннәр. Мин үзем язам. Боларның этлекләре, безне эт урынына күрүләре факт. Бермәлне өйдә чирләп ятам, эчем авырта, больниска баралмыйм. Хатынымны җибәрдем. Ул килгән, врачка хәлне аңлатып биргән. Анысы минем хатынга: “Чишенеп алдыма бас, иреңнең кайсы җире авыртканын төртеп күрсәт”, - дип әйткән. Сволочьлар бит алар, адәм актыклары, аларны мин, аларны мин...

    - Уф тамагым карлыкты, тәмәке генә тартып алыйм әле. Бирәле тартырга, - дип Фәнис арада иң актив “революционер” Мәхәррәмгә эндәште. Тегесе үзенә шундый кыю фикердәш табылуына куанып сигарет чыгарды һәм үзе дә Фәнискә ияреп тышка юнәлде. Аларга тагы да унбишләп кеше иярде. Митинг урамда дәвам итте. Тик вакыт узган саен өер сирәгәйде: кемдер тышкы салкында суынып керде, кемдер кулын селтәп кайтып китте, хәтта бераз халык кабинетларга керү бәхетенә ирешкән иде, чөнки табиплар, чәй эчүләрен ташлап, эш башлап җибәргән иде. Фәнискә инде кәмитне тәмамларга кирәк.

    - Ярый, иптәшләр, мин тизрәк кайтыйм әле, кызган чакта жалоба язып калырга кирәк, югыйсә сүзләрегез онытыла башлар. Иртәгә килермен, сездән кул куйдырырмын, яме.

    Иртәгәсен больница коридорында гадәттән тыш тын иде. Кемнең шикле жалобага кул куеп үз башына бәла аласы килсен. Таяк бит ике башлы. Бу хәлне баш врачка кем тишкәндер, ләкин Харис йомыш белән кергәндә Риф Фәритович аңа елмаюын яшерә алмый карады. Менә шуннан соң Харис тормышында чын-чыннан ак, балкып торган дәвер башланды. Бер көнне бүлеккә бер авыру килде. Чибәр унтугуз яшьлек кыз. Тик, таза беләкле авыл кызы. Сөйләшүе дә авылча. Кулын пыялага кистергән икән. Пыяла лезвие түгел, тигез кисми, шуңа да авыр төзәлә. Ә моның яра читләре эренли үк башлаган. Элек мондый яраны теләсә кайсы медпункта теләсә кайсы фельдшер дәвалый иде дә бит... Менә сиңа централизация нәтиҗәсе. Нәсимә әйтмешли, медицина халыктан ерагаеп бара шул. Бер булгач, ни өчен бармакка энә кадалгач Мәскәүгә генә барып дәваланмаска инде. Шундый уйлар белән Харис кызны дәваларга тотынган иде, бик тиз алар арасында кызыклы әңгәмә башланып китте. Хирург әледән-әле тукталып шаркылдап көлә башлады. Ул гына көлмәсен әле, Хәсибәнең сөйләгәнен без дә тыңлап карыйк булмаса

    - Клубтан урладылар мине. Прәме-тәки урам уртасында, көпә-көндез инде, авылда багана саен лампочка булмагач кем урлаганын кем күрсен. Башыма толып капладылар да, әйдә инде безгә утырмага кунакка, картинәңә сәлам әйт. Сиздем инде бу малайларның шутлыкларын, күрше авылга ук алып киттеләр. Анда миңа нәрсә калган? Хы, минәтәм, фамилияне дә сорамадылар, оятсызлар. Чур, минәтәм, мин Хәсибә бит әле, әнидән сорамыйча ризалыгым юк. Бардык, туктадык, күземне ачмыйлар болар, әллә кияүне күреп коты очар диләрме. Очмый торсын әле, үзегезне очырырмын. Алып керделәр бер бүлмәгә, яптылар, шунда гына толыпны алып ыргыттым. Мин Хәсибә бит әле, ишек булмаса, тәрәзә бар, сугып ваттым да чыгып качтым. Ну пәлтә җәл калды инде. Пәлтәле килеш өлгегә сыеп булмый ләса, мин песи баласымы әллә. Теге толып та калды инде. Анысы да җәл . Уйларга вакыт бирмәделәр бит. Уйлаган булсам толыпларын урлаган булыр идем. Бәлки, тәм-томнары да булгандыр әле. Кыз урлагач аңа көрпә ашатырга җыенмаганнардыр ич. Мин, юләр, тәрәзәдән чыктым бит инде, кире кереп булмый. Ни пычагыма ашыкканмындыр. Җитмәсә, әнә шунда кулны да инвалид иткәнмен, чәнчелеп кадалгырлары.

    Ярый, тәрәзәдән очып чыктым дигәч тә, очып кайтып булмый. Бер кешенең мунчасына кердем дә киттем. Эссе булды мунча, каһәрең, мин күлмәкне салып куйдым. Нишләп тиргә батсын ул, өр-яңа күлмәк, апамнан калган иде. Бермәлне ишектән бабай кереп килә, карт тәре, сорау юк, ишек шаку юк, прәме туп-туры минем янга кереп килә бу малай. Нинди нахал! Мине күрде дә ике күзе шар булды. Моңача кыз күргәне булмагандыр инде. “А-а!”- дип акырды да чыгып чапты, әйтерсең мин аны обижать иткән. Соң, ул чапкач мин дә старт алдым инде. Кирәккәнгә түгел ләса, курыкма, бабай, бу мин, дип әйтер өчен генә. Каршыга карчыгы чыгып килә. Кулында зур пима. Аны бездә аякка кияләр. Ну өшкерә башлады инде бабайны шул пимасы белән. Минем ачуым килеп китте, мунча кереп тә өлгермәдек, шуның өчен үлем җәзасы, гадел түгел.

    - Тукта, әби, минәйтәм, бу мин – Хәсибә. Бабаң саф кеше, кыз күрмәгән маңка малай кебек. Син аны дөмектерергә ашыкма, кирәк булуы бар. Карт дисәң, әнә ызбаң искереп бара, бүрәнә арасына мүк урнына тыксаң да ярый. Шулай тынычландырдым инде әбине.

    - Ярар, минәйтәм, мин Хәсибә, ә сезне беләсем дә килми. Мин мунча кереп чыгуга ике тәлинкә аш, ярты ипи, бер самавар чәй өстәлдә булсын, бал куярга онытмагыз, тамак ялгап алырмын да кайтып китәрмен, утырмага килмәгән.

    Боларның телефоннары бар икән, шылтыратым инде Рәфилгә. Ул минем миңа күзе төшкән малаем. Минәтәм, мин Хәсибә, мин әйткәнне тыңла! Йолкыш кына бер ат табып алама чанага җик һәм фәлән авылга, фәлән кешегә кил. “Нигә, машина белән барсам ярамасмы ни”, - ди дивана. Вәт ахмак. Кәнишне, минәйтәм, син тагы озын лимузин тап та күбрәк кыңгырау так. Вәт ишәк. Ярый, мин мунча кереп чыгуга килеп җиткән бу. Чанага чыктым да яттым. Печән белән күм дим инде. Рәфил нәрсә кушсаң да эшли ул. Шулай кайтып киттек. Юлда сорау бирә: “Нигә әйтмәдең, яхшы машинада гына алып кайтыр идем”, - ди. Әһә, минәйтәм, теге жуликлар сизеп калса таңга кадәр мин кыз булыр идемме, нәрсә булыр идемме? Ярый, шулай кайттык авылга кадәр, Рәфил дилбегәне безнең якка тарта. Тукта, минәтәм, ты ни туды, бор болайга, үзегезгә. “Нигә?”- ди уҗым бозавы. Соң, минәтәм, син бүген килен алып кайтасың, мин бит урланыштан калган хур кызы булып атай йортына кире кайта алмыйм. “әнием әзерләнмәгән”, - ди. Анаңны, минәйтәм, мин әзерләрмен хәзер, корт чаккыры нәрсә. Шулай ирексезләшеп урлаттырдым инде, югыйсә ул, Рәфилне әйтәм, урлаша белми. Нисовременный ул. Мин менә бик акыллы булып та теге картларның толыбын калдырдым әле. Яхшы толып иде. Кыз урлаганда кия торган. Кайтып җиттек боларга. Чанадан сикереп төшкән идем, егылдым да киттем. Сикереп тордым да тагын егылып киттем. “Балакаем, әллә киленнең аягы юк инде?”- ди карчык. Нишләп булмасын, минәйтәм, берәү түгел, икәү әле, анаңны корт чаккыры. Тик пима эчендә. Теге карчыкның олы пимасын кигәнмен, имеш. Урлап түгел инде, җылы булсынга. Ә минем мәхлүк җанкисәккәем пима өстенә утырып кайткан. Пима эчендә минем аяк барлыгын сизмәгән юньсез. Аяк шуңа оеган.

    Беләм инде, килен кеше уңган була. Мин Хәлисә бит, икенче көнне иртүк торып теге бозауның анасының, әй лә, җанкисәккәем иркәемнең әнкәсенең инде, бар пычрагын юып чыгарып түктем. Менә шунда кулга зараза булган, абый. Заразадан акча йокмас әле кулга, дәваласаң да була.

    Харис көлүен тыярга тырышты.

    - Рәхмәт, туганкаем, кәефне күтәрдең. Менә мин дә өйләнергә уйлап йөрим әле, син нинди киңәш бирер идең?

    - Абага ат җик, машина алма. Машина хәзер – чебен, ат – дефицит. Үләксә алаша җигеп чыксаң бу кеше кыз урлап йөри дип бер генә мент та уйламас.

    - Туктале, Хәлисә, мин бит урларга җыенмыйм, ризалык белән алырга уйлыйм.

    - Юк инде. Алгач, урлап алалар аны, шулай кадерле була. Дегәнәк ияреп килә, татлы алманы урлап алалар. Син мине тыңла, абый, мин – Хәлисә.

    - Ярый, Хәлисә, син кушканча эшләрмен. Ә кулың өчен борчылма, мин аны эшкәрттем, бәйләдем, өч-дүрт көндә төзәлә ул.

    Шушы көндә Харис ныклы карарга килде. Кара, кызлар ничек кыю, кирәк икән үзен-үзе урлаттыра, ә ул егет бит әле! Тик бер әтнәкәсе бар шул, Харис күптән Нәсимәне үз янына алдыру турында хыяллана иде. Өйләнешеп куйсалар, ирле-хатынлы бер урында эшләү килешмәс кебек, ә Нәсимә шул урында калса, бер дә үзенең шефы Хөрмәтшиннан риза түгел. Харис шулай икеләнеп йөрегәндә тагы да бер ямьсез күренеш булды. Бер көнне Хөрмәтшин дежур врач булып калган, моңа кулы сынган өч яшьлек кыз баланы китергәннәр. Бу игелексезең: “Эш сәгате бетте, алмыйбыз, иртәгә килегез”,- дигән. Ярый әле баланың әти-әнисе, яшь булсалар да, югалып калмаганнар, шундук Бөре шәһәренә шылтыратканнар. Анда, әлбәттә, килегез, алабыз, дигәннәр. Инде баланы алып баргач: “Нигә сездә дәваламыйлар, андый закон бармы ни?”- дип гаҗәпләнәләр, ди. Их, шунда Харисны чакыртса да булыр иде бу Хөрмәтшинга, ә болай хурлыгы янә коллективка әйләнеп кайта. Яман хәбәр тиз тарала ул.

    Менә шуннан соң Хариска кыюлык керде, тотты да китте ул баш табип янына.

    - Риф Фәритович, поликлиникадагы фельдшер Нәсимәне хирургия бүлегенә күчерегез әле, зинһар, - диде инәлә язып.

    - Ни өчен инде?

    - Без аның белән бик нык ияләшкән идек, аңлашып эшләвебез яхшы нәтиҗә бирде, авырулар бик канәгать иде.

    - “Авыру канәгать иде” дигән сүзең нәрсәне аңлата? Ярый әлә авырыйбыз, югыйсә монда килеп Харис Варисовичның нурлы йөзен күрмәгән булыр идек, диләрме ни? Син давай юкә чөй кагып маташма инде, Нәсимәне яратам шул, бергә эшләргә телибез, дип әйт тә куй.

    - Тап шулай, Риф Фәритович. Инде серне белгәч, бер киңәш тә бирегез инде: өйләнәсе дә килә, бергә эшлисе дә килә. Нәсимә миңа кияүгә чыгарга риза булып куйса, бергә эшләү килешерме икән дим. Ничектер, бер коллективта туган-тумачалар җыелуы килеп чыга.

    - Юк хәсрәттән кайгырма әле. Без бит банкта яки дәүләт органында эшләмибез, ә сәламәтлек саклау өлкәсендә элек-электән династияләр булган. Мин дә менә сезнең балаларыгызның доктор булганын күрергә телим. Кыскасы мин риза, икегез өчен дә шатмын. Тик эшләгез генә.

    - Эшләрбез, Риф Фәритович, рәхәтләнеп эшләрбез. Хушыгыз.

    Харис чыгып киткәндә баш врачның күзләрендә шатлык чаткылары йөгерешә иде.

    - - -

    Хатын алсаң буш өйгә алып кил икән, чөнки ул өйдәге бар нәрсәне кырык мәртәбә күчерәчәк. Ярый әле Харисның мебеле күп түгел иде, бергә яши башласак Нәсимәгә охшаганын алырбыз, дип әйбер җыярга ашыкмады. Шулай да, кич җитү белән яшь килен: “Юк, бу өстәл монда булырга тиеш, ә диван монда торсын”,- дип инде ничәнче тапкыр яшәү шартларын кулайлаштыра. Туй дигәндә нинди туй ул, икесендә дә эш кайгысы. Нәсимә үзенең булдыксыз шефыннан котылып операция сестрасы булып эшли башлавына чиксез шат, ә Харис турында әйтәсе дә юк, “йөрәккәе” үз янында, өйдә дә, эштә дә. Кем күргән андый бәхетне. Мулла чакырып никах укыттылар, бер кич бәйрәм иттеләр һәм яшәсен яшь гаилә!

    Бу тантанада Фәниснең булмавы гына җәл. Ул бу вакытта Уфада иде. Менә аның күргән михнәтләре турында сөйләми булмый инде. Медицина тармагында исеме шактый билгеле булган профессорга юллама бирделәр. Билгеле инде, ишек төбендә аз утырмады Фәнис, шулай да берзаман чакырып керттеләр. Профессор, күптән инде пенсионер, колакларына наушник элгән. Фәнис аны башта эш белән шөгыльләнә дип уйлаган иде, баксаң, ул радио тыңлый икән. Кыймады Фәнис олы кешене бүлдерергә, эче авыртудан ыңгырашмаска тырышып, утыра бирде. Ниһаять, аксакал наушникларын салып куйды һәм телгә килде.

    - әйе, менә әйткән иде диярсең, Ерак Көнчыгышны тагын су басачак әле. Койма яңгырлар икенчеләй әйләнеп кайтачак. Син моны онытма, абзый әйткән иде диярсең.

    Фәнис сүзнең болай башланырын көтмәгән иде. Башта ул профессорны берәрсенә эндәшә дип уйлады. Ләкин кабинетта бу мәлдә башка кеше юк иде, димәк, карт табип аңа атап сөйли. Тик, Фәниснең үз хәле хәл.

    - Мин, хөрмәтле профессор...

    - ә-ә, беләм, берәр җирең авыртадыр. Син кайсы яктан әле?

    - Карурман районыннан.

    - Шулаймы ни-и, - дип сузды профессор, әллә нәрсә күргәндәй. – Бик шәп. Син миңа башта шуны әйт: Хафизнур абзаң нигә үлде? Бик күп булмагандыр әле аңа, кайдан карт булсын, миннән ун яшькә олы булса булыр.

    Хафизнур карт бер министрның әтисе иде. Ләкин Фәнистә аның кайгысы түгел.

    - Мин, профессор, сезгә килгән идем. Ни бит...

    - Беләм, беләм, чирләп киткәнсеңдер инде. Була ул андый хәл. Хәлләр ничек соң, сезнең районда елга аша күпер сала башламадылармы әле?

    - Башладылар, минем эчем...

    - Шулаймыни, башладылар дисең инде алайса. Сездә, елга буенда дим, “Химнефть” заводының бик шәп ял базасы бар иде. Бер елны ял иткән идек, әле дә эшлиме ул?

    Фәнис профессорның урынлы-урынсыз сорауларына күпме җавап биргәндер, тәкате корыды. Авыру тарихын алды да, монардан файда юк дип чыгып китте. Чыгып барышлый әйләнеп караса, профессор ипләп кенә наушникларын киеп маташа иде.

    Икенче докторга Фәнис төштән соң гына керә алды. Каһәр суккыры, монысы да профессор икән. Тик бу юлы Фәнис югалып калмады, үләсе килми бит, ничек булса да тикшерелеп, дәваланырга кирәк. Шуның өчен өч литрлы банканы ул аягы белән генә табип ягына шудырды.

    - Профессор агай, менә, әз генә бал алып кигән идем, авыл күчтәнәче, рәхим итеп алсагыз иде...

    - ә! Бал дисезме? Бал шәп нәрсә, ярый, бик хуп. Минем кортка бал дисәң үлә инде.

    - Шулаймы, белгән булсам күбрәк алып килгән булыр идем ләса!

    - Я. Күтәр алайса күлмәгеңне, карап карыйк.

    Профессор, фонескопын киеп, Фәниснең күкрәген тыңлый башлады.

    - Беләсеңме, миңа калса, үпкәләрең таза синең.

    - Минем эчем авырта, абый!

    - Шулай диләр аны. Алайса рентгенга барып кил.

    - Анда бардым мин, абый, әнә, кәгазе алдыгызда.

    - Шулаймыни, карамаганмын икән. Болай булгач, сиңа УЗИгә керергә кирәк.

    - УЗИгә дә кердем, профессор агай, кәгазе шунда.

    - Кердең дә мени, күрмәгәнмен икән. Алайса нишлик соң?

    - Абзый, балны суыткычка куегыз, яме? - дип Фәнис мутлашып алды. Янәсе балны биргәч, профессор аны дәваларга тиештер инде.

    - Нәрсә, бал дисеңме? Беләм, бал шәп нәрсә ул. Безнең ише карт-корыга ярап куя. Ярый, алай булса мин сиңа ятарга заключение язып бирермен. Син борчылма, авыртса да, авыртмаса да, бер-ике атна ят. Медицина хәзер көчле, барыбер чиреңне табарлар. Азак монда кереп сөйләп китәрсең, яме.

    Профессорның “авыртса да, авыртмаса да” дигән сүзләренә нык ачуы килде Фәниснең. Соң, ул эче авыртудан бөрешеп, чак көчкә урындыктан егылып төшми утыра ләса. Уфа тиклем Уфага уен өчен килдеме ни? Тик, профессорга аркылы сүз әйтеп, үз башына кыенлык аласы килмәде. Китте дүртенче корпуска. Ни әйтсәң дә, дәвалаучы врач профессор түгелдер әле, бәлки, дәвалаган булыр.

    Юраганы юш килде. Аны егерме ике яшьлек кыз дәвалый башлады. Ак халатлы вундеркинд. Институтны бетергән бетерүен, тик ни арада тәҗрибә туплаган бу бала? Шулай да чәч арасында бераз башы бар икән.

    - Сезнең ашказаны согы нормальный, тимпания ритмы дөрес, бернинди үзгәреш, ят предмет күренми. Шулай булгач, нишләп ашказаныгызны дәваларга тиеш мин? Ярар инде, профессор язгач, шул даруларны бирермен, миңа барыбер түгел мени, - дип сөйләнә үзе.

    Аңа барыбер, ә Фәнискә барыбер түгел. Авыртуы басылмый ләса. Өч көннән соң энекәше хәл белергә килгән иде.

    - Алып кайт, мин монда үләм, туганым. Зинһар, алып кайт, өйдә үләсем килә, - диде Фәнис.

    Куркуга төшкән энесе каршы килмәде, теге кыз врач та тоткарламады, шулай итеп кайтып киттеләр болар. Инде авылга җиттек дигәндә генә Фәнис кычкырып җибәрде:

    - Үләм, туганым, эчемдә нәрсәдер өзелде!

    Сукыр эчәге шартлаган булган. Шулай итеп Харис белән Нәсимә икәү бергә беренче операция ясадылар һәм ул бик авыр булды.

    - Ну Фәнис абый, төкле аягың белән! Син үлемнән калдың, ә без эш башладык? - диде хирург.

    Нәсимә дә күршесенә төрттереп куйды:

    -Башкача чирләмә инде, Фәнис абый, югыйсә рекордлар китабына язалар үзеңне.

    - Рәхмәт инде сезгә. Тамак рагыннан үлмәдем, ике профессор үтерә алмады, хәзер яшәргә уйлап торам әле.

    - - -

    Менә шулай эшләп киттеләр ирле-хатынлы Рафиковлар. Акрынлап хирургия бүлегенең абруе да күтәрелде, Харис Варис улы дәваханә эшләрендә дә торган саен активрак катнаша башлады. Шулай бермәлне Риф Фәритович аңа сер итеп кенә яңа хәбәр сөйләп ташлады. Яңа больница төзетү уе бар икән, хөкүмәттә каршы килмиләр, тик барыбер бюрократ киртәләре күп булыр әле. Шуларны ерып чыгарга көчем җитмәс дип куркам, ди. Моңа Харис бик шатланды. Яңа дәваханә ул сиңа яңа бина гына түгел, ә бөтен җиһаз яңа булачак. Югыйсә әнә теш врачлары сыйфатлы снимок юк, дип зарлана, ә хирургия хан заманындагы кораллар белән эшли, алары да җитәрлек түгел. Шулай да авыруларны дәваларга тырышалар. Халык үзе дә әбәнәк түгел. Нәсимә башта ук бездә мәзәк халык яши дигән иде, чыннан да шулай булып чыкты. әнә тагын шундыйларның берсе кереп ятты. Сабирҗан исемле ул. Аның турында нәрсә әйтәсең инде, болай да билгеле кеше ул. Шулай да, аның ничек больница коллективы арасында популяр адәм булып китүе турында әйтми калып булмас.

    Сабирҗан хәзер телевизордан тик Елена Малышеваны гына карый. Профессор төрле чирләр турында шулкадәр матур итеп бәян итә, адәми зат муляжларын, төрле органнарын зур иттереп ясаттыра, ниләр сөйләгәне хәтта чи наданнарга да аңлашыла, теге сыннары (безнеңчә ят җир) хәтта күзләренә ак салганнарга да күренә. Нәкъ шундый сырхаулар Сабирҗанны да борчый кебек. Чирне азындырырга ярамый, ара-тирә булса да табипларга барып тикшеренеп тору муафык, дип тәкърарлый профессор. Кешенең нинди сырхау-зәхмәттән интегүен күзенә карап кына, ә күзе булмаган кешенең тырнагына карап кына белә. Шулай бер адәмнең күзсез икәнен тырнагына карап белде. Белми ни, үзе дүрт күзле бит ул. Башлы хатын, минсиңайтим, больницага йөрмәүчеләрне әрләп алырга да онытмый. Анысы дөрес инде, теге дөньяда дәвалаучы әллә була, әллә юк.

    Малышеваның йөрәккә сары май булып яткан сүзләре тәэсир иттеме, Сабирҗан да дәваханәгә барырга кирәк дигән фикергә килде. Үсә башлаган сакал-мыегын кырып ташлады, йон баскан килеш йөрергә артист түгел ләса. Чиста күлмәк-ыштаннарын киеп алды. Регистратурадагы чират совет заманында сайлау көнендә колбасага баскан төсле. Рәхәт иде ул чакта, дүрт елга бер колбаса ашый идек. Чират күп булса да, кечкенә тәрәзә артындагы яшь кенә кызлар тиз тарата халыкны. “Вәлиева укуда, Хәлиева – бала тапкан, Сәлиева – бюллетендә, Кәриева – Уфада” һәм башка шундый рәхимсез сүзләр чыбыркы шикелле шартлап кына торды. Нишлисең инде, Сабирҗанның да юлын бордылар бу туташлар. Икенче көнне ул тагын да иртәрәк килде.

    - Участок дәвахәнәләрен яптыручыларның аркаларына ат ияре кидереп, каеш чыбыркы белән ярырга кушсалар , чиратка иң беренче мин басар идем, - диде мыегына чал керә башлаган бер абзый. Аны хуплауларын белдергән хатын-кызлар гөр килде. Кешеләрнең теге яки бу авыру турында сөйләгәннәрен тыңлап кына да медуниверситет студентлары терапиядән зачет тапшыра алыр иде. Ниһаять, Сабирҗанны да кабинетка чакырдылар. Компьютерга текәлгән врач аңа күтәрелеп тә карамады. Күренеп тора: экранга кирәкле мәгълүматларны чыгаралмый, шуңа да кәефе юк.

    - Элек талон, бюллетень яздырып һушны алалар иде, хәзер компьютер ми черетә, - дип сөйләнде ул үзалдына.

    Сабирҗан бу Кытай производствосы белән таныш инде, оныгы өйрәткән иде, шуңа да табипны тынычландырырга тырышты – тиешле төймәләренә баскалап программаны эшләтеп җибәрде.

    - Борчылмагыз, - диде ул тагын да бер мәртәбә һәм өстәлдәге танометрны алып ханымның кан басымын үлчәде.

    - әнә бит ничек сикергән...

    - Сестрам, чирлим дип, кайтып киткән иде. Иртәдән бирле икеләтә нагрузка, - дип акланды ак халатлы медик.

    - Физик күнегүләр белән бик үк дус түгелсез икән...- Сабырҗан врачның калын гәүдәсенә игтибар итте. – Артык килограммнар йөртүдән организм арый, йөрәккә дә кыенлык төшә. Бездә ябыгучылар клубы булмаса да, һәркем мөстәкыль шөгыльләнә инде. Үз алдыңа максат куеп шуңа омтылырга гына кирәк. Чираттагы пациент кергәнче, әйдәгез, физкульт тәнәфес ясап алыйк. Икебез өчен дә файдасы тими калмас, - дип элек боз өстендә бук тибү ярышларнда катнашкан Сабирҗан үзен ифрат җаваплы бәйге алдыннан кебек тойгы кичерде. – Торып басыгыз. Тын алабыз, кулларны югары күтәрәбез. Бер, ике, өч, без күмәк көч. Теләсәк очабыз, теләсәк кысып кочабыз...

    Көлә-көлә ясаган күнегүләр икесенең дә кәефен күтәрде.

    Менә шундый вак-төяк авыруларга төкереп караган кеше бүген үзе дәваханәдә ята. Ятуы шул, көн буена тегендә барып тыгыла, монда килеп кысыла. Менә әле дә, эш сәгате күптән бетүгә карамастан, Харис Варисович кабинетына килеп керде.

    - Исәнмесез, иптәш доктор, керергә мөмкинме?

    - Мөмкин, Сабирҗан абзый, сезгә керергә мөмкин, миңа чыгарга мөмкин.

    Сабирҗан кинаяне аңлады, ләкин һәркемнең үз хәсрәте хәсрәт.

    - Мин бер генә минутка. Нәрсә, әллә эшләмиме?

    Хирург баядан бирле компьютер кәҗәсе белән көрәшә иде.

    - Эшләми шул, - диде ул, - “Лечение суставов нижних конечностей” дигән нәрсә булырга тиеш иде.

    - “Нижняя конечность” нәрсә була соң?

    - Аяк инде, аяк, кеше аягы.

    - ә-ә, мин әллә үрмәкүч аягы дип уйлаган идем, безнең аяклар элек “ноги” дип атала иде.

    - Медицинаның үз терминнары.

    - Алайса читкәрәк китегез әле, мин ул ахырзаман әкәмәтен хәзер ипкә кертәм.

    Харис карышып тормады, урын бирде.

    - Нинди йомыш иде соң?

    - Мин ни инде, туганым, иртәгә кайтарып җибәрегез әле, дип сорамакчы идем.

    Харис пациентның кылтый кеше булуын белә иде инде, андыйлар белән үзләренчә сөйләшергә кирәк.

    - Юк, мин сезне чыгара алмыйм, - диде ул. – Бары тик ике очракта гына чыгарырга рөхсәт ителә.

    - Нинди очрак инде ул?

    - Я кеше терелеп чыга, я инде үлекне чыгарабыз. Моргта суытып алгач.

    - Менә хәзер аңладым нигә моргка куюыгызны. Димәк, әгәр кеше суынса, үлгән була, суынмаса инде яңадан дәвалап интегәсе була.

    - Шулайрак, өч көн моргта торса – полный гарантия.

    - Аңлашылды, ә без нишлибез соң, бәлки консенсуска килербез.

    - Ничек инде ул?

    - Сез бит минем аякны дәвалыйсыз. Шул аякны алып калыгыз да дәвалагыз, ә мин кайтып китәм. Аякны ремонтласагыз килермен әле.

    - Юк, бармый, консенсусланып утырырга монда Горбачев конторасы түгел. Чукынып китсәгез дә дәвалыйбыз инде аны.

    - Нәрсәсе ошамый соң сезгә минем аякның, каныктыгыз шуңа?

    - Тезегезнең кимерчәге ашалган. Тиздән сөяккә сөяк ышкылып шыгырдый башлаячак, ә сез, авыртуга түзми, бүре булып улаячаксыз.

    - Нишләп алай ашалган әле ул?

    - Соң, абзыкаем, яшь кеше түгелсез, күп йөргәнсез.

    - Кызык. Минем бу аягым йөри-йөри ашалып беткән чакта икенчесе кайда ятты икән?

    - Тышаулап куйсагыз, икесе бертиң йөрер иде.

    - Стоп! Харис Варисович, булды кебек бу. Менә сезнең “түбәнге аягыгыз”.

    - Хай рәхмәт, сезне больницадан чыгару түгел, хронически больной дип пропискага кертергә кирәк. Компьютер төзәтергә.

    - Менә шул хронически больной булганым өчен берәр льгота юкмыни?

    - Нәрсә кирәк соң сезгә тагын?

    - Иртәгә досрочно-условно чыгарыгыз әле, димен!

    - Юк, анысы булмый.

    - Мин шофер. Элек заман менә шушы больницаның бүрәнәләрен урманнан мин ташыган идем. Шушы заслугаларымны исәпкә алмыйсызмы?

    - Юк, дидем бит. Сез, бәлки, зират ташларын да ташыгансыздыр, анда да кереп ятарга уйлыйсызмы?

    - Алайса, жалоба кенәгәсен бирегез.

    - Бәдрәфтә калган, барганда алырсыз.

    Сабирҗан шаркылдап көлмичә түзмәде.

    - Ну малай, мин – Сабирҗан! Минем сабырлыгым бетте, ә сез һаман түзәсез.

    - Врачның тиресе калын.

    - Чынлап сорыйм, чыгарасызмы, юкмы?

    - Чынлап әйтәм, менә бу компьютердан сорыйк әле? әгәр дә берәр мин белмәгән дәвалау ысулы килеп чыкса, яңача дәвалап карарбыз. Кыскасы, иртәгә уйларбыз, ярармы?

    - Ярар, ярар, рәхмәт, - дип авыру саубуллашты.

    - - -

    Харис рецепт язганда сүзләрнең тигез булмавын, хәрефләренең сикерешүенә игътибар итте. Балта сабы кысып куллар беткән, кичә көн буена утын ярганнар иде. Ярый әле, хирургның михнәтләрен күреп, култык астына балтасын кыстырып Фәнис килеп җиткән. Икәүләп эш ырамлы бара икән шул. Шул Фәнис гадәте инде, әллә нишләп врачларның ни өчен кеше танымаслык итеп язулары турында сүз чыгып китте. Башта яшь чагында булган хәлне сөйләп бирде. Туристик путевка белән Болгариягә бару өчен төркем җыялар икән, бу да язылган. Медкомиссия үтәргә кушканнар. Өйдә врач язуын укып караса “легкие гнилые” дигән сүз килеп чыга икән. Фәниснең коты оча. Соң, үпкә чире булгач, я дәваларга, я кисеп ташларга кирәк, ә бит белгеч берни дә әйтмәде. Димәк, дәваланыр хәлдән узганмы?.. Тукта, үпкәсе черегән кеше ютәлли түгелме? Фәнис ютәлләми, авыртынганы да юк. Егет яңадан карый – шулай язылган. Юк. Алай булырга тиеш түгел. Хәзер инде ул барлык графологик осталыгын туплап тикшеренү башлый. Һәрбер таякны, һәр ыргакны булган һәм булмаган вариантларда күзаллап карый, русча берни дә килеп чыкмагач, латин хәрефләре дип яңадан башлый. Бер көн утыра, ике көн... Өченче көнне түзми, китә больницага. Шул ук врач янына керә.

    - Нигә болай яздыгыз, нигә мине куркытасыз? - ди.

    Табип текләп карап тора да сорап куя:

    - Моны кем язды?

    Ярый, монысы күптән булган, Болгарияне күрмәгән Фәнис үлмәгән, ә менә яңарак кына ул эскулапларның ни өчен сул аяклары белән язуының серенә төшенгән.

    - Ни өчен? - дип кызыксынды Харис.

    - Даһи ачышлар бик гади була. Экономия өчен дә, страховка өчен дә.

    - Нинди страховка инде ул?

    - Нинди булсынмы? Менә әле мин сөйләгән хәлдәге кебек. Нигә миңа “легкие гнилые” дип яздыгыз дисәң, ул сиңа: “Юк, син дөрес укымагансың, мин сиңа язва желудка дип яздым”, - диячәк. Миндә андый чир юк, дип исбатласаң: “Монда бит кан басымы югары, дип язылган”. – диячәк. Һәм ул һәрвакыт хаклы булачак, чөнки ул язганны беркем дә укый алмый бит! Аптекада бөтенләй рәхәт, бер үк рецепт белән менингиттан да, варикоз өчен дә дару алып була. Күпме вакыт, медикларның көче янга кала. Иң мөһиме, күпме кеше үлми кала!

    - Шыттырма инде, Фәнис абый, - дигән иде Харис кичә, ә менә бүген үзе күрә: чыннан да бу язуны кем ничек укысын, үзе чак таный. Хай, әллә нинди кирәкмәгән уй булды ләса, доктор бу арада бөтенләй икенче уйлар уйлап йөри иде бит әле. Бүген түгел, күптән борчый аны бу хәл. Ни өчен больница коридоры тулы авыру булырга тиеш?

    - Харис Варисович, яңа авыру килде, колаклары пешкән. – диде Нәсимә. Алар эштә әнә шулай рәсми рәвештә сөйләшәләр иде. Пациент кереп урындыкка утырды. Моның әштер-өштер бәйләнгән колакларын чишкәч, Харис куркып китте. Берәрничек суга пешкәндер дип кенә уйлаган иде, монда эшләр харап икән ләса. Бу колакны дәвалауга караганда кисеп ташлавы җиңел.

    - Нишләдең, абзый, болай? Ничек инде ике колагыңны да пешердең, бик тә бертөслө итеп?

    - Исерек баштан йоклап киткәнмен инде, доктор?

    - Нәрсә, әллә мендәр кызу булганмы?

    - Юк ла. Хатын өстәлгә кызу үтек куйган булган. Шулчак телефон шылтырады, мин, йокыдан айнымаган килеш, телефон янында торган үтекне алып колакка куйганмын.

    - Кызганыч, бәла аяк астында шул, ә икенче колагың ничек пеште?

    - Телефон икенче тапкыр шылтырады.

    Шулай икән, дип эченнән уйлады Харис, монда Фәнис абыйның идеясе бик тә кулай булыр иде. Бу кешегә хәзер колагына сөртергә мазь, авыртуны бастыручы таблетка, йокы даруы, антиглуппин, алкоголизмга каршы берәр нәрсә кирәк.... Ун рецепт язып утырганчы бердәнбер стандарт рецепт булса нинди яхшы булыр иде. Әй Харис, тагы да әллә нәрсә уйлыйсың, бу диваналарга ияреп син дә дивана буласың бит, дип әрләде ул үзен.

    Шулай да ни өчен авыруларга кешечә мөнәсәбәт юк? Кеше хәлен кеше белми үз башыңа төшмәсә, диләрме. Күз алдына китер, менә син үзең олы һәм авыру кеше. Җидедә, ә авыл кешеләренә алтыда, торырга кирәк. Сигездә инде син чиратта басып торасың. Юк, врачка түгел, әле талон алу өчен генә. Монысы пустәк, бер-ике сәгать кенә басып торырга кирәк. Медкартаңны таба алсалар, талон да алуың мөмкин. Әгәр дә сиңа кирәкле врач эшкә килгән булса. Шуннан инде доктор кабинеты ишегенә чират басасың. Әйе, басасың! Чөнки өч кешелек урындыкка кырык кеше утыра алмый. Басып торасың шулай, вакыт уза, ә син басып торасың, бер карыш та алга кузгалу юк. Чөнки иртәнге вакыт – ертлачлар вакыты. Алар Мөхәррәм кебек “подпись куйдырырга”, “сорап кына чыгам” дип керә тора, керә тора, ә таныш-белешне медсестралар җитәкләп алып керәләр. Монда инде, бик ачуың килсә дә, ялгыш бер сүз ычкындырмас өчен иреннәреңне кысасың, чөнки ярамый. Башта врачны тиргә дә, аннары бердәнбер газиз башыңны шуның кулына тапшырмы? Бала күтәргән хатыннар, әфганлылар, чеченнәр, чернобыльләр, ханты-манты сугышы ветераннары, полиция работниклары, себер зимагорлары, кара кешеләр, тагы да әллә кемнәр чиратсыз керә. Ә син - мәхлүк, синең бернинди льготаң юк. Чираттан тыш үләргә теләсәң, анысы инде рәхим ит, теге дөнья ишеге ачык.

    Менә шул чират – сынау полигоны. Кем дүрт-биш сәгать басып тора, ул инде чын авыру түгел, врачтан башка да үлмәячәк, ә кем түзә алмый – кайтып китә. Ничек кенә булмасын, өйлә якынлашканда чират кимегән кебек була, өч рәт инде бер рәткә торып кала. Ләкин аңа карап нәфсеңне сузма. Хәзер инде нәрсә буласын бер алла белә, медицина алласы, әлбәттә, теге, рюмканың төбенә карап торган елан. Хәзер инде медсестра ишекне яртылаш ачып кына: “Прием бетте”, “Препаратлар юк”, “Врач кайтып китте”, “Күрмисезмени, чәй эчәбез!” кебек агулы сүзләрнең берсен әйтәчәк. Әйтерсең, авыру кеше гаебе белән алар интегеп-интегеп чәй эчәргә мәҗбүр. Шулай да, күп очракта бәндә врач кабинетына кереп чыгу “бәхетенә” ирешә һәм исән-сау булсам башкача килеп тә йөрмәм дип кайтып китә. Кәеф кырылган, караш сүнгән, баш иелгән.. Чөнки ул хәзер белә дөньяга кемнең хуҗа икәнен. Үзеңнең бер мәхлүк икәнлегеңне аңлау, кечкенә ярдәм алалмый дөньядан китү ихтималлыгын белү кешегә яшәү дәрте өстәми. Мондыйлар инде, соңгы чиккә килеп терәлмәсә, кабаттан килми.

    Ә кайберәүләргә икенче көнне дә килергә кирәк. Әлеге шул барлык михнәтләрне үтеп врач янына кергәч, ул сиңа бердәнбер сүз әйтә: “Рентгенга бар”. Менә шул бердәнбр сүзне ишетү өчен кеше ничә сәгать чиратта басып тордымы? Ярый, тизрәк йөгердек, ди. Чөнки рентгенның эш сәгате кыска. Чират торып керәбез, пленка кипкәнен көтәбез, аннары олы шатлык белән янә врач янына ашыгабыз. Тик монда инде яңа кешеләр, алар инде сине танымый: “Тебя тут не стояло”, - ди. Туктале, мин чуттан яздым, бу чират ничәнче булды? Иртән талон өчен, аннан врачка. Аннары рентгенга, һәм яңадан врачка. Дүртенче тапкыр чират була түгелме соң? Юк, бу сынауга күпләр түзә алмый, ярар инде иртәгә килермен, дип тукмалган эт сыйфатында өйләренә сөйрәләләр.

    Менә шул эшне тәртипкә салып булмый микәнни? әгәр пациент сәгать өчтә врач кабинетына керә икән, ни өчен ул иртәнге сигездә килергә тиеш? Нәрсә калган аңа монда таң тишегеннән? Харис үзе эшли тора, ә башында шундый уйлар кыҗмырдый. Җитмәсә, теге бахыр ир дә хәтереннән чыкмый, үтек белән телефонны бутаган. Була бит!

    Тукта! Харис “эврика” дип кычкырып җибәрде. Менә бит ул кайда проблеманы чишү юлы. Яшәсен телефон! Доктор башына килгән уйны яхшы гына уйлап карады да, түзмәде, баш врач янына китте.

    - Риф Фәритович, сезгә больница коридорындагы халык төркеме, озын-озын чиратлар ошыймы? - дип сорауны турыга ярды хирург.

    - Юк инде, ошамый, кемгә ошасын. Менә шул чират аркасында халык безне яратмый, тырышып дәвалавыбыз да күренми.

    - Мин менә шушы ямьсез күренешне бетерү әмәлен таптым.

    - Кит әле, син дә тозсыз сүз сөйләп йөрисең. Чират ул Рәсәйнең милли сыйфаты, яшәү рәвеше, аны бетереп булмый.

    - Чират – ул тормышның шайтан таягы, аны йолкып атарга кирәк.

    - Я, алайса, сөйләп бак. Бер әкият тыңлаганнан колагым тузмас.

    - Телефон куярга кирәк, Риф Фәритович. Приемныйга телефон куярга.

    - Анда телефон бар шикелле, Харис энекәш.

    - Андый түгел, ә махсус телефон. Уйлап карагыз, кеше иртән йокысыннан тора да приемныйга аерым телефонга шылтырата. Андагы кызлар врачларның графигын карый да әйтә, мәсәлән: “Сезне врач Фәлән Фәләнов үә сәгать үө минутта кабул итә ала, сезгә шулай ярыймы?”- ди. Шуның белән эш тә бетте. Кеше әйтелгән вакытта килә дә турыга врачка кереп тә китә.

    - Кызык, шулай эшләп булырмы икән?

    - Була ул, Риф Фәритович, була. Без бит табипларның һәрбер авыруга күпме вакыт сарыф итүен беләбез. Шул тәртиптә эш көнен бүләбез. Приемныйда кешеләрне шушы графика ярашлы рәвештә чиратка язалар һәм врачка тапшыралар. Анысы инде нинди вакытта кем киләсен белеп тора.

    - Бу ифрат кызык. Монда бит чиратсыз кереп карт-корыны җәберләүче әрсез адәмнәргә урын калмый.

    - Нәкъ шулай, Риф Фәритович, сез бик дөрес әйттегез.

    - Мин түгел, син уйлап чыгаргансың ләса. Башың эшли, уңганлыгың бар, синнән менә дигән җитәкче чыгар иде. Я, ярый, анысы соңыннан, беркем дә мәңгелек түгел, ә менә бу тәкъдимеңне ныклап тикшерербез. Кем белә, бәлки, барып та чыгар. Рәхмәт сиңа.

    Бер рәхмәт мең бәладән коткара, ди. Баш врачның рәхмәте ул сиңа пүстәк түгел инде. Шуңа да Харис Варисович үз эшенә яхшы кәеф белән әйләнеп кайтты.

    - - -

    Кешене намуслы булганы өчен эшеннән чыгарып буламы? Була икән шул. Ни өчен, нинди сәбәп табып, дисәгез, намуссыз булганы өчен. Аңлашылмыймы? Аңлашылмый шул. Хәтта тәфсилләп сөйләп чыксаң да аңламассың. Без дә аңламыйбыз.

    Больницада бик шәп окулист бар иде – Бикә Айсаровна Лотфиева. Аңа коллективта “бал” дип исем куштылар, чөнки инициаллары шулай. Һәм үзе дә нәкъ бал иде: кеше белән күңелләрне эретеп сөйләшә, хәленә керә, дәвалый, барсын да аңлатып бирә, үзе дә матур, сөйкемле сөяк иде.

    Менә шундый күркәм кеше һәм талантлы врач юк сәбәптән “янды”. Яшь кенә бер егет, чиратсыз керергә тырыша икән, ә Бикә Айсаровна бу вакытта күзе җәрәхәтләнеп килгән авыруны карап булаша. Тавышка түзмәгән: “Егет кеше, бас чиратка, чиратың җиткәч керерсең”, - дигән. Теге мәлгүнь хакимият башлыгының улы булып чыккан, кайтып әтисенә әйткән. Анысы инде Риф Фәритовичка шылтырата: “Окулистыңны немедленно увольняй!”- ди. Баш врач шундый яхшы белгечне, җитмәсә, бер гаепсез кешене, эштән чыгрырга теләми. Ул Бикә ханым белән әйбәт кенә сөйләшә: “Ничек булганын аңлатып гәзиткә яз, әгәр халык дөреслекне белеп торса, бәлки, оятсызланырга базнат итмәсләр”, - ди. Һәм окулист мәкалә яза. Яхшы гына мәкалә, бәйләнерлек урыны юк кебек, тик бер ялгышлык ясый: “Без болай да түрәләрнең якыннарын танып торырга тырышабыз инде”, - дип яза. Янәсе, үзенчә хакимият бакчасына таш ата, начальникларның һәрбер туган-тумачасын танып торырга мәҗбүр итмәгез инде безне, дип кинаяли. Ләкин моны акыллылар кирәгенчә аңлый, идиотлар үзләренчә аңлый. Ягъни, кинаяләп сөйләүнең ни икәнен белмәгән бер урыс гәзиткә үз фикерен яза, янәсе: “Ул нинди оятсыз врач, үзләренең начальникларга ялагайлануын турыдан-турыга сөйләп тора. Аларның туганнары чиратсыз керә, таза килеш бюллетень ала һ.б.” Булдымы, булды. Окулист хакында “халык” фикере менә шундый. Хәзер инде башлык икенче тапкырга телефонга үрелә.

    - Һаман да эштән кумадыңмы әллә ул имгәкне? Иртәгә мәсьәләне хәл итмәсәң, үзең очарсың! - ди баш врачка.

    Бу хәл медперсоналга бик авыр тәэсир итте, ә Риф Фәритович күзгә күренеп биреште. Намуслы кешене шундый әшәкелек эшләргә мәҗбүр итсеннәр дә, йөрәге түзсенме? Менә шунда Харис тагы бер кат инанды, тәртипне үзгәртергә кирәк. Авырулар алдан язылып куйсалар, бәлки, бу инцидент булмас та иде.

    Ике елдан соң Риф Фәритович пенсиягә чыкты. Аның арытаба эшләргә дә, яңа больница салдырам дип көрәшергә дә рухый көче юк иде. Нәрсәдер сынды эчендә. Китәр вакытында әйткән икән: “Баш врач вазыйфасына Харис Рафиковтан да яхшырак кеше юк”,- дигән. Хакимият каршы килмәгән. Шулай итеп Харис Варисович көтелгән вакыттан алдарак ук түрә булып китте. Аның хәзер вазыйфасы гына баш врач, ә үзе ул бөтенләй врач түгел. Нәрсә эшли соң? Медикларның, бухгалтерларның, хуҗалык эшчеләренең эшләрен контрольдә тота, боерыклар, инструкцияләр укый, документларга кул куя, отчет төзи. О, монысы инде иң мөһиме, күп вакыты нәкъ шул мәшәкатьтә үтә. Шулай да үзгәрешләр бар. Баш булып алгач, тәү нәүбәттә Харис үзенең идеясен гамәлгә ашырды. Башта бераз буталчык булды инде булуын, ләкин кешеләр тиз күнекте.

    Шундый хатирәләр белән Харис Варисович юлга чыкты. Башкалага барасы бар. Беренчедән, тагын да бер тапкыр ныклап окулист сорарга кирәк, икенчедән, дәваханә төзетү өчен финанс министрыннан документка кул куйдырасы иде. Барып чыкса. Болай барысы да килешенгән, эшләнгән, кырык кат тикшерелгән, шулай да куркыта. Министр да булсын, холыксызланмасын да, имеш.

    Район үзәген чыкканда бер ир кул күтәрде.

    - Тукта, Рәшит, утыртыйк әле бу кешене, юлда сөйләшеп барырбыз ичмасам.

    - Рәхмәт, - диде илле биш яшьләрдәге ир. – Таныш кешеме дисәм, искә төшерә алмый торам.

    - Мин – баш врач. Больницада күргәнсездер.

    - Нәкъ шулай. Дөресен әйткәндә, врачларга ачуым зур инде минем, кулымнан килсә, агач мылтыктан атып үтерер идем.

    - Ник алай?

    - Соң, үзегез уйлап карагыз, бер тешне алдыру өчен төп-төгәл бер ел йөредем.

    - Булмас ла, бераз арттырасыз кебек, - дип шикләнде Харис. Юлдашның моңа бераз хәтере калды һәм ул сөйләп китте.

    - Барам больницага, талон бирмиләр, иртән сәгать алтыда телефоннан шылтыратыгыз, диләр. Минәйтәм, нигә мин сезнең белән сөйләшү өчен кире өйгә кайтырга һәм иртәгәне көтәргә тиеш? Җавап бирмиләр, аңлатучы юк. Талон бирсәләр инде ни өчендер егерме көннән соң килергә. Бу нинди галәмәт, әгәр сукыр эчәгем шартласа, яки инфаркт булса, егерме көннән соң кил дип кайтарыр идегезме? Шуннан врачларны әйтәсе килә. Беткән тешне йолкып атасы урынга алар пломба сала. Берсе ямап кайтарган була, икенче баруымда инде башка врач кем шулай пломба салды, шулай эшлиләрмени, прәме ужас! дип тиргәшә-тиргәшә тегене алып ташлый. Ә беркөнге врач шунда, моның сүзләрен ишетеп тора. Пломбаны алалар да яңадан тишә башлыйлар. Тишә-тишә куыш ясыйлар да, яңадан өстен сылап куялар. Бу пробкагыз ни пычагыма кирәк, димен, теш барыбер сызлый бит инде, аның бөтен микробы, пычрагы эчтә калды. Тишеккә бөке тыгып кына теш яңармый ләса. “Без дәваларга тиешбез”,- диләр. Нәкъ бер ел аналгин ашап шыр тилегә әйләнеп беттем дигәндә, өч врач киңәштеләр дә, тешкә приговор чыгардылар: “Лечению не подлежит. Надо удалять”. Соң, мин бит сезгә былтыр әйткән идем, димен. Кыскычын салган иде теш ватылып чыкты, чөнки аны ел буена бораулап мичкә кебек итеп бетерделер. Тамыры торып калды, анысы үзе проблема. Алуын алдылар, ну бер-ике ай сөяк ярчыклары чыгып йөдәтте. Шуны чүпли белмидер инде медицина.

    - Кем сезне шулай дәвалады инде? - диде Харис.

    - Биш врачның һәрберсендә дүрт-биш мәртәбә булдым.

    - Ярый, мин бу хакта уйлармын. Нишләп шулкадәр интектерделәр соң алар сезне? Нигә, кызлар кушканча, иртүк шылтыратып язылмадыгыз, алар сезгә кайчан килергә әйткән булырлар иде?

    Ир кеше врачка караш ташлап алды, шулай да җавап бирде.

    - Минем телефоным юк. Соң, үзем баргач ярамыймыни. Кеше бөтенләй нуль мени хәзер?

    Йә Хода, монысын Харис уйлап та карамаган. Яңа тәртип кертте, чират бетте, врачлар тыныч эшли, пациентларга уңай дигән иде, ана ничек була икән ул. Без фәкать телефонлы кешеләрне генә дәвалыйбыз булып чыга. Авыртулары нык булган кешеләрне карау өчен аерым врач билгеләнгән иде, ләкин приемный кызлары моны абзыйга аңлатып торуны кирәк дип санамаган. Шулай инде ул, “зур” урында эшләгән кешеләр теләсә кем белән сөйләшеп торамы... Менә шулай Харис янә уйга калды, тәртип урнаштыру өчен көрәшәсе бар икән әле.

    Башкалада Харис министрлыкка күпкә алдан килде. Моның үз гыйлләсе бар, мондый урында имеш-мимеш яңалыклар ишетеп чыгасың, аларның күбесе дөрескә дә чыгып куя. Министрның кәефе ничек, иртән уң аягы белән торганмы, сулы беләнме – болар барысы да мөһим. Хәтта син секретарь кызның кәефен күрсәң, ул сиңа елмаеп караса уңышлы сәфәр чыгуыңа ышанычлар арта.

    Монда да чират. Тик болар басып тормыйлыр, шауламыйлыр, “миңа подпись кенә кирәк” дип төрткәләшмиләр. Барсына да кирәк ул. Аз сөйләшәләр, анда да ярым пышылдап. Акыллы һәм портфелле кешеләр болар, шуңа сүзләре дә акыллы.

    - Министр мәзәк тыңларга ярата, берәр көләмәч сөйләгез, бәлки, файдасы тияр, - диде арадан берсе. Күрәсең, ул монда элек тә килгәне булган, тәҗрибә уртаклаша.

    Менә Харис янында утырган йомры кеше дәү ишек артына кереп югалды. Ун минут үтте микән, май сөрткәндәй ялтыраган битле кеше төссезләнеп, тәкәббер күзләре нурсызланып, бер бичара булып бөгелеп төшкән килеш килеп чыкты. Хәтта корсагы да шиңгән, шикелле. Аңа шундук сорау бирделәр.

    - Булмады мыни?

    - Юк.

    - Нинди анекдот сөйләдең?

    - Мин шул искә төшкәнне сөйләдем инде. Ике татар финансисты ялган акча сугарга уйлыйлар. Боларның аппаратлары бозыламы, әллә үзләре артыграк төшереп алганнармы, ләкин төн буена эшләгән эшләре брак булган – унбиш сумлык акча чәпәгәннәр. Хәзер нишләргә, чыгарып ташлап булмый, башка материал юк. Тотканнар да бер алкоголикны үгетләгәннәр, менә бу супермаркетка кереп шушы акчаларны алыштырып чык әле, без сиңа мул итеп түләрбез дигәннәр. Мужик кереп, алыштырып чыккан. Болар караса, акчаларның бер өлеше җиде, икенче яртысы сигез сумлык икән.

    - Дивана, - дип куйды кемдер. – Финанс министрына финансистлар турында кем анекдот сөйли инде...

    Ниһаять, Карурман районының баш табибы Харис Рафиков министр кабинетында. Йомышын берничә сүз белән аңлатып бирде: барлык документлар тәртиптә, проект әзер, подрядчик, субподрядчиклар белән килешүләр төзелгән, бары тик финанслауны, ягъни Сезнең кадерле имзагызны гына көтәбез.

    - Шулаймы? Яхшы алайса. Сезнең якта нинди хәлләр бар? Дөньяның бәла-казасы да, кызык-мызыклары да була тора бит инде...

    Бу сүзләрне Харис үзенчә аңлады – министр мәзәк көтә.

    - Кызык дип, ул кемгә кызык, кемгә кызганыч инде. Ике бәләкәй бала – Валя белән Васька бакчага йөри икән. Шунда болар туалетка бара бит инде. Өенә кайткач, Валя әнисенә сөйли ди.

    - әнкәй, әнкәй, ә Васяның менә бу җирендә шөлдерие бар, ә минеке ю-юк...

    Икенче көнне бакчада Валя, Васяны күрү белән, янына очып килеп тә җитә.

    - Беләсеңме, Вася, миңа әнкәй нәрсә дип әйтте? Үскәч, андый шөлдериләр синдә бер кочак булачак, дип әтте. Вәт!

    Министр үтә битараф кыяфәттә Хариска карап алды.

    - Шулай дисезме? Бу анекдотның медицинага нинди кагылышы бар икән?

    - Соң, без шул шөлдериләрне кисәбез бит инде. Гафу итегез, сөннәткә утыртабыз, димәкче идем.

    Министр артка ташланып шаркылдап көлеп җибәрде.- Ну сезне, медикларны, кисәргә генә булсын, ә?! Ну яратасыз инде кисәргә. Бәләкәй генә кыз ул шөлдериләрнең кирәк нәрсә булуын аңлаган, ә сез – юк. Сез кисә генә беләсез.

    Көлүе басылуга министр үзе кебек юан ручкасына үрелде. Бәхет кошы канатларына охшаган хәрефләр тылсым көченә ия булачак кәгазьгә ятты. Харис Варисовның эчендә бу минутта көчле “Ура!” тавышлары яңгырый иде. Болай булгач, яшибез, яңа больница, яңа җиһазлар, яңа врачлар, яңа пациентлар – юк, соңгысы кирәкми. Иске авырулар да җитәрлек. Шуларны дәвалыйсы бар. Әйе, отчет өчен генә эшләмәс аның дәваханәсе, ул кешеләрне чыннан да дәвалаячак һәм терелтәчәк!

    Загит Мурсиев
    юмористическая повесть на татарском языке.
  • Заһит Мурсиев:
  • Елан оясы (повесть)
  • Ай нуры (повесть)
  • Ачылмаган тәрәзә (бәян)
  • Кәлүшле малай (юморескалар)
  • Ташмәчет (повесть)
  • Безнең авыл хәлләре (повесть)
  • Мин сезнең хатыныгыз (хикәя)
  • Нокта (фантастик хикәя)
  • Бомжа (хикәя)
  • Соңлау (хикәят)
  • Хөкем (хикәя)
  • Кыпчак кызы (хикәяләр)
  • Әтәч нигә кычкыра (әкиятләр)
  • Күрдегезме?! (шигырьләр)
  • Солтаньяр (роман)
  • Бәләкәй хикәяләр
  • Хастаханә хастасы (юмористик повесть)
  • Чишмәле балалары (повесть для детей)




  • ← назад   ↑ наверх