• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Загит Мурсиев

    Бәләкәй хикәяләр

    Күршеләр

    (Булган хәл)

    Хәбиб белән Хәбирнең йортлары урам аша, тәрәзәләре дә кара-каршы. Хәтта өйләре дә охшап тора бит әле, аерма тик шунда гына, Хәбирнең йорты Хәбибләргә карап тора, ә Хәбибләрнеке, киресенчә, Хәбирләргә карый. Көндәшләр алар, шуңа да бер-берсеннән калышмыйлар, берсе нишләсә, икенчесе шуны ук эшли. Ә исемнәренә игътибар итмәгез, очраклы рәвештә генә охшаш туры килгән.

    Монысы пүстәк, иртәгә сайлау – менә монысы зур бәйрәм. Югары советка депутат сайлыйлар. Йоклап калырга ярамый, ничек тә иртәрәк барырга кирәк. Хәбир агач аяклы булса да шәп йөри, иртә тора, ул кузгалганчы барып басарга кирәк чиратка. Чиратка түгел, чиратның башына, иң беренче булып. Беренче сайлаган кешегә бүләк бирелә ләса. Ю-юк, быел Хәбиб беренче булырга тиеш, ул эләктерергә тиеш бүләкне. Иң мөһиме, бар халыктан алда торырга. Нинди җаен табарга соң?

    Хәбиб әйбәт кенә чыбык табып алды. Озак йөрде ул йорт уртасында җаен туры китерәлмичә, ниһаять, әтәчнең батырланып якын йөрүен күреп, бар ачуы белән сыртына сыдырды. Теге мескен пыр-р итеп кенә калды,“ә” дигәнче абзар башында иде.

    - Эләктеме, кикрекле будильник, иртәгә иң беренче мине уятмасаң, мин сине болай гына итмәм. Мин сине пычак белән таныштырырмын! Ишеттеңме, пәри калдыгы?

    Әтәч эндәшмәде. Хәбиб аңа тагын бер күтәрелеп карады: кызык, тагын да бер сыдырса бу әтәч көнъякка очып китәр иде микән. Ләкин, абзар башындагы әтәчкә сугарга озын кул юк, уйларга вакыт юк, Хәбиб тизрәк өенә юнәлде. Карчыгын кисәтеп куйды, будильнигын борды һәм, иртә яткан иртә торган, диеп, авыз эченнән мыгырданып, әвен базарына китте.

    Будильник, әтәч, Фәридә өчесе бергә кычкырып җибәрүгә Хәбиб түгел, чукрак Хәбир дә уяныр иде инде. Ник шулкадәр бакырасыз, күршене уятасыз бит, дип битәрләшеп торырга вакыт юк, Хәбиб тизрәк сайлауга титаклады. Дөрес килгән, беркем дә юк. Ярты сәгатьтән урамда сайлау комиссиясе күренде.

    - Ура! Мы победили! - дип кычкырды Хәбиб комиссия рәисе кулыннан ике кило шоколад кәнфите алганда. Аның йөзе әле генә Берлинны алган кебек ялт итә иде. Күзләре уңга-сулга тәгәри: кайда соң бу чукынган Хәбир, ни өчен минем җиңүемне күрми. Күрсен, көнләшсен иде. Озак юанды Хәбиб бүләге белән, ашыйсы килеп китте, ашамады, түзде, бер кәнфит ашаса бүләк менә шуның кадәр кечерәя икән. Икене ашаса, менә никадәр кими, күрәсеңме. Юк, тотынып булмас, карчыкка тулы килеш кайтарып бирергә кирәк, җиңүченең бүләген ул тулы килеш күрсен.

    Тик, кайда соң әле бу хәерсез Хәбир, моңачы йоклап ятарга улкадәрле гафләт түгел лә. Әллә ташка абынып агач аягын сындырып буксовать итеп ятамы? Шунда келт итеп исенә төшмәсенме, соң, сайлау көнендә дефицит товарлар саталар ләса! Һәм Хәбиб, буш җиңен җилфердәтеп, магазинга очты. Ишек буенда маңгайга маңгай бәрелә язды ул Хәбир белән.

    - Сайладыңмы?

    - Сайладым.

    - Алдыңмы?

    - Алдым.

    Шул булды сөйләшүләре, берсе сайлауга ашыкты, икенчесе чиратка басты. Басуың белән мени, әллә сиңа бөтен авылга җитәрлек колбаса китерәләр дисеңме. Тот капчыгыңны! Хөкүмәт юләр түгел. Хәбибкә дигәндә генә колбаса бетте дә куйды. Сайлау буласын былтыр ук белә иделәр, ел буена көтте ул бу көнне, ашадың болай булгач. Барсына да шул күршесе гәепле, ул булмаса ике кило колбаса Хәбиб кулына эләгә иде бит. Тегенәргә нәрсәгә ике кило, сыңар аяклы кешегә яртысы да бик җиткән. Харап, масаеп йөрегән була шунда. Янәсе, аның ике медале бар. Аның каравы, Хәбибнең күрәгендә “За отвагу”! Ни җитте ике медальгә торырлык ул. Орденга биргесез. Мактанырлык җире бармы инде, агач аяк. Минем кул менә дигән импортный резиннан, мин мактанмыйм бит. Их, колбаса, колбаса, кешеләрне нишләтәсең син, бая гына Берлинны алган кебек кәперәйгән Хәбиб хәзер инде әсир төшкән нимес кебек кәкерәйгән. Чыбык алып әтәчкә сыптырган кебек сыптырасы иде дә бит берәрсенә, тик кулы берәү генә, ә сыңар кулында ике кило шоколад. Ярый, икенче тапкыр сайлау булса белер ул нишләргә, бер җиргә карчыгын бастырып куяр, икенче урынга үзе басар. Хәбирне барыбер төп башына утыртыр.

    Кояш төшлеккә җитте, сайлаучылар кайтып бетте, йортта әтәч күренми, әллә качып китте, тамак кипте. Карчык, чәй эчәргә вакыт җитте!

    Фәридә шоколад төенчеген кат-кат күтәреп карады да, кап урталай бүлеп куйды.

    - Бар, Фәризәгә кертеп бир, шоколадлап чәй эчсеннәр.

    Карчык өйдә әфисәр, приказ бирелгән – үтәлгән. Хәбиб бер кило кәнфитле төргәкне тешенә асып, сыңар кулы белән Хәбирнең капкасын ачты. Әһә, чәй эчәргә җыеналар икән.

    - Менә, бездән күчтәнәч, Фәридә бирде, - диде ул еш-еш сулап.

    Фәризә кулындагы колбасаны берничә кат күтәреп-төшереп карады да, кап урталай бүлде.

    - Менә, бездән күчтәнәч, Фәридәгә бир! - диде.

    Хәбиб колбаса тотып атлый, йөзе балкый. Әйтерең бармы, алар бит фронтовиклар, колбаса өчен үпкәләшеп йөрерләрме әллә? Күрше хакы – тәңре хакы. Алар бит ике сыңар – бер кием, берсе аяксыз, берсе кулсыз, бары тик бер булганда гына тулы кеше килеп чыга. Яшәсен фронтовиклар дуслыгы!



    Урланган кыз

    (Юмористик хикәя)

    Рафат белән Илүзә урам буйлап килә. Урам озын, зур авыл, авылда бер мең авыз, һәркайсы нидер сөйли. Ихаталарында эшләнеп йөргән кешеләр капка төбенә чыгып басып карап калалар, өйдәгеләр ашыгып тәрәзәләрен ачалар һәм авыл буйлап саңгырау телефон эшли башлый.

    - Кая баралар соң?

    - Авыл советына, ЗАГСка керергәдер инде.

    - Милициягә диң, чакыртканнар ди бит.

    - Нигә инде?

    - Соң, кызны урлап алып кайтканнар, кулы киселгән, бәлки, көчләгәннәрдер дә әле...

    - Йа Хода, бар икән күрәселәр...

    - Хәзер нәрсә була инде?

    - Нәрсә булса да яхшы түгел инде, кыз урлавы театрда гына яхшы.

    - Җәл бит әле.

    -Кем?

    -Икесе дә. Рафатны утыртсалар кыз җәл. Урланган кыз кемгә кирәк.

    - Гайбәт сатмагыз әле. Ачулы кешеләргә охшамаганнар ләса.

    - Шулай шул.

    Шулай шул. Кызның бер кулы ак марляга бәйләнгән, ә икенче кулы егетнең олы учларында, йөзләре шат. Бәхетлеләр шулай йөри торгайны безнең заманда. Тик, имеш-мимешләргә караганда, бу төн алар өчен бер дә тыныч үтмәгән, өй эчендә гаугалашыу түгел, миргә чыгып судлашу булса да гаҗәпләнәсе юк.

    Илүзә Рафатка яратам дип әйтмәсә дә, битараф түгел иде. Күрше авылдан вечерга килгәләп йөрүче егет аның йөрәген торган саен ныграк били. Тик, бүген ул нишләп әле Илүзәне биергә чакырмый, күрше кызы Айгөл белән танцыга төшкән? Ярый, егет кеше ирекле кеше, клуб идәне буйлап әйләнгәннән зыян юк, ләкин, менә гаҗәп, икенче тапкырында да болар икәү, җитмәсә, күптәнге дуслар шикелле колактан-колакка нәрсәдер сөйләшәләр. Бераздан бөтөнләй үк клубтан чыгып киттеләр. Парлашып. Вәт оятсызлар. Илүзә гарьләнде, кызарып чыкты, башы әйләнде, биленә кулын салып биегән егетне ул бар көченә этеп җибәреп чыгып йөгерәсе килде. Шулай да тыелды, эчеңдәге утны кеше күрмәсен, дус бар, дошман бар...

    Кичә ахырында Айгөл янә клубта иде, кайчан килеп кергәндер. Бу кыз җен кебек дип уйлап куйды Илүзә. Ниһаять, кайтырга чыктылар. Тынычрак урынга җиткәнче Илүзә чак тыелып торды.

    - Син бүген нишләдең, минем күзгә карарга оялмыйсыңмы? - диде азак.

    - Илүзә ахирәткәем, минем бер гаебем дә юк, озакламый үзең аңларсың...

    - Мин әле үк аңладым. Хыянәтче син!

    - Алай димә, Илүзә, авыр сүз әйтмә. Ашыкма.

    Үзләре турысына җиткәч, Айгөл карана башлады, урамда кеше заты күрмәгәч, тамак кырып куйды. Шулчак кинәт капка артыннан ике адәм килеп чыкты да Илүзәгә ташланды, көчле куллар аны кысып алды, каяндыр машина килеп чыкты. Анысын кыз күрмәде, башына чаршау капланган иде. Каты, ят куллар аны бәйли башлагач Илүзәнең бөтенләй коты очты.

    - Курыкма, сылу, машинада дулый башласаң, авария ясап куярсың. Шуңа гына бәйлибез, без сиңа дошман түгел, - дип сөйләнде берсе. Машина кузгалып китте. Күпме барганнардыр, анысын исләрлек хәлдә түгел Илүзә, әмма берничә тапкыр борылыш ясауга карап, күрше авылга килеп җитеп урамнан баруларын аңларга була иде. Кызны күтәреп өйгә алып керделәр, чаршау һәм бүрек аша ул бер хатынның иманлы сүзләрен ишетә иде.

    - Төкле аягың белән, килен. Төкле аягың белән. Бәхетең-тәүфигың белән кил. Өйгә шатлыклар тулсын, балаларың күп булсын, кулың уңган, телең татлы булсын.

    “Күрсәтермен әле мин сезгә бәхетне, күрсәтермен әле балаларны, кая керергә тишек табалмассың, карт албасты”,- дип нәфрәтләнде кыз. Аны әлеге егетләр бер бүлмәгә кертеп чишендерә башлады, кеше кулы тиюдән Илүзәнең тәннәре җыерылды, чирканыч иде. Өске киемен, ботинкасын салдырып алдылар.

    - Менә шулай, туганым, яланаяк качмассың әле, - дип сөйләнде берсе.

    Ишек ябылды, өй тынып калды. Бүлмә ишеген кыз эткәләп карады. Әһә, берсе ишеккә урындык текәп куйган да саклап утыра икән.

    - Сабыр ит, Илүзә, ашарга да булыр, эчәргә дә булыр, хәзер китерербез, - диде тегесе.

    Зур борынлы, калын кашлы бу егетне Илүзәнең күргәне бар иде ләса, бер тапкыр Рафат белән клубка килгәннәр иде. Ах кабәхәт, үзенең иптәшенең кызын урламакчы булган! Юк инде, сезнекенчә булмас. Барсам, Рафатка гына барам мин, булмаса, бөтенләй кирәкми.

    Кыз ачуыннан шартлар хәлгә җиткән иде, ләкин акылын җуймады, мондый хәлдә дулап кына бернәрсә дә эшләп булмый, хәйлә кирәк, хәйлә. Ишекнең эчке якта элгече бар икән, бик әйбәт. Кыз бар түземлеген җыеп калтырануын туктатты һәм сак кына кыланып элгечне элмәгенә төшерде. Булды. Хәзер инде боларны төп башына да утыртырга була.

    - Карале, мин арыдым, йокларга ятам. Син каравылламасаң да була.

    - Йокла, күгәрченем, ә каравыллау минем эш инде ул. Сине саклап мин төн буена керфек какмый утырсам да риза.

    Ах, кабәхәт, дип уйлады Илүзә. Төн буена утырам, ди, утырырсың микән, ишек каера башламассың микән? Юк инде, син мине күгәрчен дип атадың, ә күгәрчен оча торган кош. Очтым киттем. Тотыгыз койрыгымны! Илүзә бар көченә зур өлгегә китереп сукты, төнге тынлыкта бөтен урамга яңгырап пыяла коелып төште. Кыз киселгән кулының әрнеп авыртуын тойды, ләкин аның кайгысы түгел иде, зифа гәүдәле кешегә тәрәзәдән чыгуы авыр булмады, карга аяк асу белән урам буйлап йөгерә башлады. Тик, Ходай хикмәте микән, бу юлы да аның башына акыллы уй килде: “Соң, кая йөгерә ул, оек белән чатлама суыкта кая китә! Аны бит хәзер куа чыгарлар. Менә шул урам буйлап, авыл юлына чыгып куачаклар аны. Иң яхшысы, күршеләргә керү. Качып киткән кызны күршедә генә утыра дип кем уйласын. Игелекле адәмнәр булса, сатмаслар әле”.

    Күршеләренең ишекләре бикле түгел иде. Төн уртасында кышкы урамнан күлмәкчән генә килеп кергән кызны күргәч, өй хуҗалары аптырау гына түгел, куркып ук китте. Ләкин яланаяклы кыз аларга куркыныч түгел иде, бабай моны тиз аңлап алды һәм шундук мич башына үрелде. Җылы пималар кигәч Илүзәнең аяклары гына түгел, җаны җылынып киткәндәй булды. әстәгафир, әстәгафирләрен кабатлый-кабатлый бераз тынычлангач, Фатима әби дә эшкә кереште, кызның канлы кулын күреп, ак марля белән яхшылап бәйләп куйды. Җылы кием кидерделәр. Кызның теше тешкә тими иде, салкыннан гына түгел, нервыдан, ахрысы.

    - Нәрсә булды, син кем? - диде, ниһаять, Фатима әби.

    - Мин Илүзә. Мине урлап алып килделәр, менә бу йортка, сезнең күршегә, - дип тезде кыз, дер калтырап. – Анда бер ямьсез егет яши, зур борынлы, калын кашлы. Мин тәрәзәдән чыгып качтым. Яраткан егетем бар, Рафат исемле. Бу котсызга үлсәм дә бармыйм.

    Бабай белән әби бер-берсенә карап-карап алдылар. Алар кызны аңламый иде, гүя дә ул икенче телдә сөйләшә. Аптыраулары йөзләренә чыкты. “Балам, син нәрсәдер бутыйсың, шикелле”, - дип яңадан төпченә башладылар.

    - Кызым, - диде соңыннан Фатима, - безнең күршедә Рафат исемле егет яши, ул бер дә котсыз түгел. Аның әнисе әйткән иде миңа, Рафатның күрше авылда күзе төшкән кызы бар икән, шуны алып килергә җыена шикелле, дигән иде. Ул кыз син түгелме? ә калын кашлы егет ул Кадим булыр, Рафатның дусты. Сине Кадимгә түгел, Рафатка урлаганнар була түгелме?

    - Алайса Рафат кайда?

    - Шулай шул, - дип куйды бабай. Бер егет кыз урлаган, кызы качкан, үзе югалган. Вәт әкият.

    - Хәзер нишлибез соң? - дип кулларын җәйде әби. –Күршеләрнең хәзер бит җаны чыга, кереп әйтергә кирәк.

    - Туктале, карчык, син ашыкма. Башта белик, кызны кемгә урлаганнар, Рафаткамы, әллә Кадимгәме? Рафатка булса, бу кыз аңа кияүгә чыгарга ризалык бирсә, вәт шул чагында әйтергә була. Әгәренки мәгәр ошбу кызыбыз берсенә дә кәләш булырга теләмәсә, мәсәлән, миңа күзе төшкән очракта, ул вакытта инде аны тотып каракларга бирүебез гөнаһ вә язык була. Каракларга булышканыбыз өчен Җинаять кодексыннан бер саллы гына статья чәпәргә дә мөмкиннәр.

    - Һәй дивана карт, быгырдап башымны катырдың. Син күп сөйләмә, бер сүз әйт – нишләргә? Кызның хәлен күрәсең бит.

    - Бүлдермичә берәр сүз әйттерсәң, сүземне дә әйтермен шул. Синең тозың бетеп китмәгәнме, бетсә, күршеләрдән сорап торыриең.

    - Нинди тозсыз сүз? Төн уртасында тоз сорап кем күршеләргә керә?

    - Нигә, тоз сорар өчен таң атканны көтәләрмени?

    - ә, шулай дисеңмени?! Хәзер йөгерәм аны, - дип әби, арты янган кеше шикелле ашыгып киенә башлады.

    Бераздан ул тыны кысылып, йөгерә-атлый кире кайтты. Картына игътибар итми кыз каршына килеп чүгәләде.

    - Балам, сине чыннан да Рафатка дип алып килгәннәр. Үзе каядыр юкка чыккан, ә Кадим сине сакларга калдырылган.

    Илүзәнең яшьләре елга булып акты. Хәзер нишләргә? Урланган кыз хурланган кыз булып ничек өйгә кайтасың. Аның уйларын аңлагандай әби сүзен дәвам итте:

    - Син, балам, акрын гына барып кер инде. Качып-нитеп йөргәнеңне авыл белми калсын.

    Шулай дигәннән соң әби янә югалды. Бу юлы ул кызның киемнәрен күтәреп кайткан иде. Рафатның әнисе дә ияргән. Ике хатын Илүзәне киендереп, ике яктан култыклап, яңадан алып кайттылар һәм, тәрәзәсенә мендәр тыгылган бүлмәгә кертеп, чишендереп түшәккә салдылар. Кызның кыл өзәрлек тә хәле калмаган иде, шулкадәр борчылган, гасабиланган кешенең аруы җитеп йоклап китүе гаҗәпмени.

    Күпме вакыт үткәндер, кемнеңдер кагылуына сискәнеп уянган кыз куркынган күзләрен ачты. Аңа Рафат карап тора иде. Авызы ерылган, күзләре ут чәчә, адәм түгел, ике аяклы бәхет инде үзе.

    - Кадерлем, матуркаем минем, гафу ит мине, - дип пышылдый иреннәре.

    - Синме бу, кайда булдың? - диде уянып җиткән кыз һәм торып басарга ашыкты.

    - Гафу ит инде, Илүзәкәем, җан кисәгем минем. Мин сине шундый сагындым, шундый ашкындым, көткәнсеңдер, хафалангансыңдыр. Беләсеңме, сине егетләр өйгә алып кереп киткәндә миңа кешеләр йөгереп килде, теге очтан Шәрәфи абзый үлем хәлендә икән, машинага салып калага алып бардык. Юл алама, машина иске, син мине көтеп үлә язгансыңдыр инде. Бер баргач, чәчкә эзләдем әле, кибет хуҗасын төн йокысыннан уятып алып чыктым, барыбер таптым бит, менә сиңа минем бүләгем.

    Нинди чәчкә? Кызда шуның кайгысымыни! Ул ачуыннан, нәфрәтеннән ташкан иде.

    - Беләсеңме, син мине үтерә яздың?!

    Кыз бар көченә егетнең битенә чәпәргә теләгән иде, тик, нилектәндер барып чыкмады, кулы һавада асылып калды, аның янына пар булып авыртканы күтәрелде һәм ике кул егетнең муенына сарылды. Илүзә үзе егетнең күкрәгенә сыенды.

    - Беләм, матурым, беләм, тик син мине гафу ит инде, яме. Нишлим соң, тиз генә әйләнеп кайтырмын, әни белән икәүләп чәй эчеп тә өлгерәлмәссез әле, дигән идем, бу булдыксызлар әйтмәгән бит, шуны гына да аңлатып бирә белмәгәннәр. Гафу ит инде, зинһар өчен, ачуланма инде.

    Егетнең калтыранган иреннәре бер үк сүзләрне кабатлый, ә кызның үз хәле хәл, битләре буйлап эре күз яшьләре тәгәри иде. Рафат аны тыймады, яшьләрен сөртмәде, еласын әйдә, бәхеттән елый бит ул.

    - Нишләп син кичә Айгөл белән биедең?

    - Соң, ул миңә булышты инде, ялынырга туры килде, бер күлмәк алып бирергә вәгъдә бирдем. Ачуланма инде, гафу ит инде...

    Шунда егет бүлмәдәге яңалыкка игътибар итте.

    - Нишләп тәрәзәгә мендәр тыгылган ул?

    - Монысы миннән сиңа бүләк. Икенче алай ташлап китсәң, бөтен өегезне җимереп бетерәм.

    Төнге маҗараларны исенә төшереп кыз көлә иде инде. Гаҗәп хәл, күзләреннән әле һаман яшь ага, җаны тынычланып өлгермәгән, ә иреннәре инде елмая иде. Ах, ул иреннәр! Коты очкан егетне тилертүче иреннәр. “Гафу ит инде, бүтән беркайчан да ташламам, күтәреп кенә йөрермен”, - дип йөз тапкыр кабатлаган егетнең өне өзелде, чөнки иреннәр иреннәргә үрелде...

    Чалт аяз көн. Салкын һавада кар бөртекләре энҗе булып мең төстә җемелди. Урам буйлап Рафат белән Илүзә килә. Урам озын, авыл зур. Зур авыл буйлап зур авыздан чыккан имеш-мимеш йөри: “Кая баралар? Милициягәме? ЗАГСкамы? Җәл бит әле. Нәрсә булыр икән?” Нәрсә булсын, авылда бер гаилә арта, котларга ашыгыгыз. Әле алар мулла янына бара, никах укытырга кирәк бит, әлбәттә, авыл советына кереп гариза да язып чыгарлар. Менә шулай! Белегез дә торыгыз, юкка пышылдамагыз!



    Кычытканлык

    Асфальт юлдан җилдереп кенә килгән машина, авылга баручы тар юлга төшкәч, йөрешен акырынайтты. Гүя ул бер җан иясе һәм тирә-яктагы матурлыкка хәйран калып килә. Чыннан да, әнә теге ташландык ферма булмаса, җәннәт бакчаларына тиң ямьле урыннар бит. Тик...

    - Турыга барма, уңга борыл, бакча артлап барып тыкрыктан керербез! - диде Ләйлә иренә.

    Анысы хатынының бу сәер гадәтен белә иде инде, шунлыктан, карышмыйча рулен борды, зур урамга барып кермәде. Элегрәк ничә тапкыр кызыксынды ул Ләйләнең бу сәер кыланышы белән, тик анысы: “Сорама, зинһар!”- диюдән узмады. Аңа белү нигә кирәк, Ләйләгә болай да бик җиткән, инде ничә ел оныта алмый, инде ничә ел йөрәгендә оешкан кара кан булып шушы яман сер утыра, якты дөньяда тыныч яшәргә ирек бирми. Менә әле дә, гөнаһ шомлыгы, барысы да яңадан күз алдына килеп басты.

    Балачак. Күршедәге Гөлгайшә түти Ләйләнең әнисе янына кереп йөри иде. Ике хатын әңгәмәсе, тыңласаң-тыңламасаң да, бала колагына да керә инде. Кыскасы, Гөлгайшә түтинең ире Зөлхия исемле хатынга ияләшкән икән. Бәләкәй кыз моның нәрсә икәнен дә белеп бетми, ләкин әнисе белән күршесенең бу хакта пышылдап кына, як-якларына каранып, өзек-өзек кенә сөйләшүенә караганда, яхшы нәрсә түгел икәне аңлашыла иде. Зөлхия апа ак тәнле, озын саргылт чәчле матур хатын. Кайдандыр килгән кеше. Бераздан ул бала табып куйды. Башкача кияүгә дә чыкмады, шул баласына юанып, тәрбияләп үстерде. Ә малай үскән саен Гөлгайшәнең ире Һидияткә ныграк охшый башлады. Егерме яшендә ул нәкъ Һидиятнең яшь чагы иде, моны авыл күзе күрми каламыни, барысы да ап-ачык бит инде.

    Шулай Фәрһад үсте, ләкин өйләнмәде. Ялгызлык ул кемгә дә яхшы түгел, әче телле егетләр бер төрттерсә, кияү эзләүче кызлар биш мәртәбә арттырды: “Ирлек дигән нәрсәңнән мәхрүм булгансың бит син, юкса байгышланып йөрмәс идең”,- дип турыга суктырдылар. Ә авыл халкына тел чарлау өчен Фәрһад көндәлек тема булды. Шушы мыскыллаулар бәгыренә тидеме, әллә көнкүреш дигән нәрсә этәрдеме карт егетне, утыз яшендә өйләнеп куймасынмы. Ирдән аерылган Ләбибә исемле яшь хатын иде ул сайлаган яр. Бер тапкыр кияүгә чыгып уңмаган димәссең, нечкә билле, уңган, якты йөзле чибәр хатын иде. Авыл халкы тиз үз итте аны. Дөресен әткәндә, шундый сылуның дуңгыз фермасында эшли башлавына күпләр башта ышанмый торды, ирен үгетләп яхшырак җир эзләп чыгып китәрләр дип уйлаганнар иде, ә ул ыһ та итми эшләп йөри.

    - Ләбибә матуркай ире өстеннән йөри икән. Гаттар белән күргәннәр, имеш.

    Авылда хәбәр тиз тарала, ләкин бу юлы халыкның бик исе китмәде, күпләр шулай булырга тиеш иде дип кабул итте. Чөнки Фәрһад артык юаш, итәгатьле шул. Габбас картның: “Хатыннарны атна саен бер каккалап алырга кирәк, югыйсә аларга шайтан ияләшә”,- дип әйтүе дөрестер, ахры. Кеше белер-белмәс сөйләсә, Ләйлә аларны үз күзләре белән күрде. Гөмбә җыеп кайтып килгәндә Гаттар белән Ләбибә зират артында утыралар иде. Нишләптер икесе дә Гаттар абзыйның куфайкасына утырып алганнар.

    - Исәнмесез, - диде дә Ләйлә үтеп китте һәм бу хакта беркемгә бер сүз әйтмәде. Тик, бераздан Ләбибә бала табып куйды, аңа Лотфый дип исем куштылар.

    Укыган чакта Ләйлә классташлары белән фермага практикага йөреде. Гаттар абыйларының хатыны ферма мөдире Рафига усал һәм кырыс хатын булды. Сүзен дә алай кешедән оялып үлчәп тормый иде.

    Ферма абзарлары озон, кемнең нәрсә эшләгәнен күреп бетерерлек түгел. Терлекләр караучы бер хатын Ләбибәнең бик каты кычкырганын ишеткән, ләкин, ни сәбәптәндер, йөгереп бармаган. Әллә барганмы...

    Кыскасы, икенче көнне Рафига трактор китерттереп ферма буенда җыелган тиресне сөрдереп куя. Бер көн үтә, ике көн, Ләбибә эштә юк, Ләбибә өйдә юк, милиция чакырталар. Ферма эчендә яшь хатынның яулыгы гына табыла.

    Еллар үтеп тора. Былтыр Гаттар кинәт кенә үлеп китте. Ямьле июнь аенда, Ләбибәнең юкка чыгуына нәкъ егерме ел дигәндә йөрәген тотып кинәт кенә ауган да киткән.

    Гөлгайшә түти Ләйләнең әнисенә хәер керткән иде.

    - Син, күршекәем, үзең беләсең инде нәрсә укырга. Картыкаемның рухы миңа үпкәләрлек булмасын. Истән дә чыкмый бит Һидияткәем, әй бәхетле яшәдек инде, әй яратышып яшәдек, Ходаем насыйп итеп бакыйлыкта да шулай пар күгәрченнәр кебек яшәсәк иде, - ди.

    Ләйләнең ул чакта да ялга кайткан вакыты иде. “Их, ничек яшәгәннәрегезне мин генә түгел, бөтен авыл белә”, - дип сыкрап утырды эченнән. Тик, нишлисең, кеше күңеленә авыр яра салып булмый, телеңне тешнисең.

    Фәрһад абый да күптән юк инде. Башкача өйләнмәде ул. Сагышларга батып, халык арасында бик күренми генә яшәде дә тын гына бакыйлыкка күчте. Аны Ләбибәнең улы Лотфый белән Рафиганың улы Камил җирләде. Икесе дә тач Гаттар инде, аерып алырлык түгел. Менә шулай, гөнаһлысын да, гөнаһсызын да зират үзенә ала бара, булган серләрне яшерә бара.

    Тик, Ләбибәнең үлеме серме соң инде?! Ферма артындагы кычытканлыкка карап һәркем Ләбибә кабере дип уйлап уза. ә теге чакта, авылга ментлар килеп тулгач, беркем бер ни дәшмәде, артларыннан тын алып утырдылар. Чөнки Рафига ферма мөдире, авыл өчен зур начальник, йомышың төшеп тора... Белеп тә әйтмәделер. Хәзер менә авылдашларының шундый йомык, хыянәтчел булуларыннан йөрәк әрни. Икенче яктан, Ләбибәнең сылу гәүдәсен тураклап яшергән кычытканлыкка каравы да куркыныч.

    - Тыкрыктан төш, бакча артлап чыгыйк, - диде Ләйлә, әниләре янында кунак булганнан соң кайтырга чыкканда. Машина ферма янын урап узды да олы юлга карап шәбәйләде. Анда утыручы хатын кычытканнарны күрмәскә тырышса да, алар Ләйләне күрде кебек: “Син беләсең бит, син беләсең”,- дип чайкалып кыштырдашып калдылар.




        (дәвамы)
    Загит Мурсиев
    рассказы на татарском языке.
  • Заһит Мурсиев:
  • Елан оясы (повесть)
  • Ай нуры (повесть)
  • Ачылмаган тәрәзә (бәян)
  • Кәлүшле малай (юморескалар)
  • Ташмәчет (повесть)
  • Безнең авыл хәлләре (повесть)
  • Мин сезнең хатыныгыз (хикәя)
  • Нокта (фантастик хикәя)
  • Бомжа (хикәя)
  • Соңлау (хикәят)
  • Хөкем (хикәя)
  • Кыпчак кызы (хикәяләр)
  • Әтәч нигә кычкыра (әкиятләр)
  • Күрдегезме?! (шигырьләр)
  • Солтаньяр (роман)
  • Бәләкәй хикәяләр
  • Хастаханә хастасы (юмористик повесть)
  • Чишмәле балалары (повесть для детей)




  • ← назад   ↑ наверх