• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Загит Мурсиев

    Солтаньяр

    (роман)

    (Караидел районының сугыш һәм хезмәт ветераннарына багышлана)

    Эчтәлек

    Тыныч тормыш эзләп

    1. Бүреләр
    2. Чабата
    3. Яңа сәфәр
    4. Кураишта
    5. Юл маҗаралары
    6. Кичке уен
    7. Кулга алыну
    8. Таш подвалда
    9. Вера маҗаралары
    10. Ярлыкау
    11. Хуш, авылым
    12. Диңгез буенда
    13. Сәер чир
    14. Кайтабыз
    15. Таныш җирләр
    16. Яшерен никях


    Илгә килгән афәт

    17. Без китәбез сугышка
    18. Төхвәтуллин
    19. Кызу көннәр
    20. Качкы
    21. Хатын-кыз һәм сугыш
    22. Хафизулла фаҗигасе
    23. Төрле кеше, төрле язмыш
    24. Уполномоченный
    25. Яшьләр
    26. Кабер авызы
    27. Дошман кулында
    28. Илморза түбәсендә
    29. Ут эчендәге көннәр
    30. Инвалидка – повестка
    31. Үлем алды моңы
    32. Герман җире
    33. Эльба ярында


    Алга, яктыга табан

    34. Өстән шинельне салгач
    35. Секретарь ачулана
    36. Сәлимгәрәй
    37. Көтелмәгән мәхәббәт
    38. Зур төзелеш алдыннан
    39. Сталин ауган көн
    40. Дилбәр, Сәрвәр һәм башкалар
    41. Сабантуй
    42. Авариядән соң
    43. Фәлсәфә чоңгыллары
    44. Бәхетсез бала
    45. Исемнәрдә - язмыш
    46. Америка малае
    47. Дуслар
    48. Тугызынчы май
    49. Елга буйлап
    50. Мәскәү
    51. Шатболын
    52. Ә Бурайда кар ява
    53. Язгы бер көн
    54. Өмәдән соң
    55. Солтаньяр яңа урында
    56. Кайту
    57. Солтаньярның ике сәфәре һҙҗ

    Игелек кыл, халык белер
    58. Нурдәүләт
    59. Мәхәббәт
    60. Картәти һәм онык
    61. Карлыгач оясы
    62. Менә шундый вакыйгалар
    63. Дин вә әхлак
    64. Зөлкәрам
    65. Юбилей
    66. Күлмәк
    67. Яңгыр боткасы
    68. Солтаньярның яңа “исеме”
    69. Тәбигатькә мәдхия
    70. Аксакалның хурлануы
    71. Хәзинәнең файдасы
    72. Пычак һәм колбаса
    73. Солтаньяр мәчете
    74. Соңгы көн
    Эпилог

    Тыныч тормыш эзләп

    1. Бүреләр

    Юл авыр булды. Җитмешкә якын чананың һәркайсына өемләп тутырып дөнья малы төялгән иде шул. Атлар ара-тирә пошкыргалап алып үз эшләрен күндәм генә эшли бирә – чакрым артлы чакрым артта кала. Юл авыр булса да сәфәр уңды инде, Аллаһы боерса, имин-аман кайтып җитәсе генә калды. Озын олауның урта бер җирендә килгән Галәфим эче пошудан, ахры, кычкырып җырлап җибәрде.

    Җырлыйк Бурай көйләренә,
    Без бит Бурай яклары...

    Их, сагындыра шул безнең Бурай яклары. Аның кебек оҗмаһ бакчасына тиң җир тагын кайда бар. Солтаньяр да, канаты булса, очып кына кайтыр иде. Сагынуы да җиткән, хезмәткә дә дәрте көчле. Тизрәк кенә кайтып шушы малны авылларга илтеп сатасы иде. Солтаньяр үзенең алты чанасын күз уңыннан үткәрде. Тула самавырлары, казан-комган ише әйбер, данлыклы Казан каласыннан кәләпүш, итек-читек, сабын, ситса, кәшемир яулыклар, кәрәчин мае, лампы куыгы, тозы-шырпысы... Ил болгавыр заманга кергәннән бирле хөкүмәт булсынмы, алыпсатарлар булсынмы халыкка берсе дә юньле хезмәт күрсәткәне – сату иткәне юк. Авыллар тауарга нык кытлык кичерә, димәк, яхшы үтәргә тиеш бу мал. Бармак арасыннан аккан су кебек бер шәптә сатылып бетәр шәт. Тик кайтып җитәсе генә бар. Аның мең чакрымы авыр түгел икән, ә менә бер-ике йөзгә калгач җан бимазасы. Авыл күренми микән дип үрелә-карый хет муеныңны сындыр. Ләкин ул ерак әле. Бүре шәһәренә дә җитмәгәнбез бит.

    Галәфим җыруын тәмамлаган иде.

    - Кайчан шул Бүре каласына җитәбез инде, аннан соң күңеллерәк булыр иде. Ат та кайтыр якка шәбрәк атлый, диләр бит, - дип сүз катты ул янына килеп утырган яшьтәше Нуриҗанга. Монысы исә иптәшенең уен куәтләргә ашыкмады.

    - Ай-һай, азаккысы тозлы була, диләр. Шул юл ахырында гына бәлагә тарымасак иде дим. Быел бүре нык үрчегән, шушы тирәләрне хәтәрсез генә үтеп китә алсак иде.

    - Шулай шул. Исемен дә тапканнар бит аның – Бүре шәһәре.

    - Элек заман Елдәк башкортларының биләмәләре әнә шул Бүре елгасына кадәр булган диләр, - дип белемен уртаклашты Нуриҗан. – ә бүре аларның символы булган, ягъни мәҗүсиләр аны алла урнына күргәннәр. Бу исем азак елга тамагында барлыкка килгән шәһәргә дә ягылып куйган.

    - Күңелгә шом салып тора бит әле. Исем җисемгә туры килә инде ул. Былтыр шәһәрдән биш-алты чакрымда гына бер олаучыны аты-ние белән шул ерткычлар харап иткән түгелме соң...

    - Шулай, - дип көрсенде Нуриҗан. - Синең мылтыгың кайда, йөк астында калмагандыр бит? Яныңдарак тот, димәкчемен.

    - Мылтык әзер лә ул, корылган. Тик шулай да бүре бүре инде, күңел тыныч түгел.

    - Дөрес әйтәсең. Карале, безнең “кәрван башы” Солтаньяр абый алга таба бик карана түгелме?

    - Әйе, - диде Галәфим. - Берәр авыл күренәдер, шунда тукталырга уйлыйдыр, ахры.

    Берничә минуттан соң егетләр утырган чана да үргә күтәрелеп җитте һәм алда яңа манзара ачылды. Каршыда зур гына татар авылы тора, имеш. Бу тирәдә гел диярлек урыс авыллары булганга Солтаньяр олау сәфәрен шулай алып барды, нәкъ шушы авылда төнләүне туры китерде. Ни әйтсәң дә, үз татарың, ашы хәләл, урыны зәхмәтсез, малың имин тора – төн буена дөньяңны онытып йокла, хәл җый.

    Таныш йортка фатир төшкәндә Галәфим белән Нуриҗанны Солтаньяр үзе белән алды. Тәүфикьян картка аның инде берничә мәртәбә тукталганы бар. Инсафлы һәм игелекле адәм, күзе комсыз, кулы саран түгел.

    Болар кушкуллап, озаклап күрештеләр.

    - Хуш киләсез, ашарга утырырга җыенып тора идек, димәк, мактап йөрисез, - дип картларча көлеп алды Тәүфикьян.

    - Бик тә дөрес. Синең кебек хуҗаны да мактамаган кешенең авызыннан җил алсын, Тәүфикьян абзый. Дөньяларыгыз иминме, үзегез исәнме, Тәһлилә җиңги таза-саумы - дип сорашты Солтаньяр ягымлы итеп, әмма төче телләнми генә. Аның һәр сүзендә хуҗага олы ихтирамы сизелә иде, шул ук вакытта үз абруен да төшерми. Сүзе ачык, аңлаешлы, мәгънәле, тавышы ышанычлы, күз карашы туры, хәйләсез, хәрәкәтләре салмак, кабалануга караганда төгәллекне хуп күргән холык. Аңа карап егетләр дә горурланып куя, безнең Солтаньяр агай чын солтан кебек диләр иде. Олау башлыгы гына түгел генерал булырлыгы бар.

    Йортта ирләр шулай мәш килгәндә җилкапка ачылып китте һәм... көянтә аскан сап-сары чәчле кыз күренде.

    - Здраствуйте, - диде ул русча һәм итәгатьле генә баш какты да, болан баласыдай елгыр вә тавышсыз гына өй ишегенә юнәлде.

    - Кем бу? - диде Солтаньяр, егетләрне көйдергән сорауны биреп.

    - Ә-ә. Бу, ни, филшыр кыз. Безнең авылга эшкә җибәргәннәр, фатирга төште. Вера исемле. Бик ипле бала, марҗа кызы димәссең, - диде Тәүфикьян канәгатьлек белән.

    Менә сиңа мә. Татар авылы, инсафлы гаилә, хәләл аш дип кергәннәр иде...

    Әлбәттә, Вераның юлчыларга һичнинди зыян-зарары булмады.

    - Кушайте, дорогие гости, кушайте, - дип сыйлады ул юлаучыларны, Тәһлилә карчык нигъмәтләре янына үзе әзерләгән ризыкларны да кушып.

    Егетләрнең ике күзе кызда булса да, күңелләрне вәсвәсләндереп торыр заман түгел иде. Ятыр корсак ятыр, ярты икмәк тартыр, дигәндәй, яхшылап тамак туйдырдылар да, йокларга яттылар. Шулай итеп Вераның ”зыян-зарары” булмады, Нуриҗанның күңеленә төшкән утлы күмер әле янып китмәгән иде.

    Икенче көнне иртән Вера күзгә чалынмады. Авылда кемнеңдер хатыны бәбили, ахры, шунда киткән икән. Ирләр тиз кулдан капкалап алдылар да, ат җигәргә тотындылар – юл кешесенең юлда булуы яхшы. Урамга чыккач, Солтаньяр иптәшләре арасыннан Илалетдин картны эзләде.

    - Абзый, винтовкаң яныңдамы, төшеп-нитеп калмаганмы? - диде ул. – Яхшы итеп карап, корып куй, кирәк булуы бар.

    - Борчылма, туган, винтовкам корулы, бер кесә патроным бар, - дип тынычландырды аны Илалетдин. – Дошманның ике аяклысына да, дүрт аяклысына да каршы торырлык дәрман бар әле абзагызда.

    (Дәрман – биредә әмәл, чара мәгънәсендә. )

    Илалетдин картта гражданнар сугышыннан калган винтовка барлыгын авылда белүчеләр булса да, бу хакта тел озайтучы табылмады. Югыйсә, властьлар корал саклаган өчен картка рәхмәт әйтмәс иде. Шулай да Илалетдин куркып тормаган, хәрби коралның көпшәсен кыскартып, үзенә җайлаштырып куйган. Олауда бу еракка атучы бердәнбер корал иде.

    - Бик һәйбәт, - дип сүзен дәвам итте Солтаньяр. – Егетләрнең барсына да әйтергә кирәк, уяу булсыннар, аерылып калмасыннар.

    Озын кәрван бара да бара. Урман, әрәмәлек очраса олау башлыгы бигрәк тә сак, юл газабы гүр газабы дип юкка әйтмәгәннәр, йөрәге уч төбендә. Кешеләр, атлар ашыга, шуңа Бүре шәһәрендә тукталып тормадылар. Берничә дистә таш йорттан башка күз кызыгыр нәрсәсе бармы? Ярый әле кыш диң, югыйсә урамында пычракка батып ятар идең.

    Өйлә вакыты да узды. Кояш саргаеп кичкелеккә янтая башлады – декабрь көне кыска шул. Бер өч сәгатьтән Солтаньяр билгеләгән авылга җитәргә тиешләр. Тик, бу ни бу? Алда нәрсә күренә? Бүреләр түгелме? Шулар шул. Кола яланда этләр нишләп йөрсен, - бүреләр. Солтаньярның аты да хәвеф барын сизенде, колакларын шымытып, атламас булды. Арттагы атлар да килеп җитеп бер-берсенә төртелеп туктала башлады.

    - Нәрсә булды, нигә тукталдыгыз? - дип кычкырды йөгереп килешли Сәлимгәрәй. Солтаньяр алга ымлап күрсәтте.

    - Кара. Болары аның бер төркеме генә булыр, төп өере озакламый килеп чыгар. Бар, йөгер олау буйлап, егетләр мин өйрәткәнчә эшләсеннәр.

    Хәтәр ашыгычлык белән атлар тугарылды. Унлап чанадан боҗра ясап, атлар шунда куып кертелде. Башка чаналар зуррак боҗра ясап урнаштырылды, кайберләренең йөкләрен бушатып кырын аударып өлгерделәр, болай ныгытма биегрәк була иде. Чана араларына тәртәләр күтәрелеп, шуларга чыпта, бишмәт, туннар эленде – нинди генә сыек булмасын, анысы да тоткарлык. Солтаньяр биегрәк йөк өстенә менеп басып, ара-тирә команда биреп, оборона төзелешенә җитәкчелек итте. Үзе һаман да киң аланны, урман авызларын күзәтте. Хәвефләнүе юкка булмаган икән, төрле яктан тагы да ике өер бүре килеп чыкты, болары ишлерәк тә иде. Күмәк булгач, ерткычлар үзләрен кыюрак тота башлады, якынайганнан-якыная бардылар.

    - Туктале, Илалетдин абзый, - диде Солтаньяр, яныннан узып баручы картка. – Мин аңлый алмыйм, бүреләр ни көтә, һөҗүм итмиләр, безгә әзерләнергә юл куйдылар.

    - И-и туганым, бүре ул бик хәйләкәр нәрсә, тиккә булмас. Димәк, өстәмә көч көтәләр булыр, менә күрерсең.

    - Абзый, сиңа шундый үтенеч, башлыкларын бәр. Без куян мылтыгы белән әлләни эш майтара алмабыз, ә син винтовкаң белән җае туры килү белән өер башлыгын дөмектер. Генералсыз гаскәр кебек калсыннар. Бәлки, ниятләре бозылып, таркау эш итәрләр.

    - Аңладым, - диде кыска гына итеп карт аучы һәм үз чанасы ягына ашыкты. Башка егетләр дә корулы мылтыкларын чаналары өстенә сузып салганнар иде. Ләкин Солтаньяр моны гына аз санады.

    - Егетләр, пычак, балталарыгызны да хәстәрләгез, һәр корал әзер торсын, - дип кычкырды ул гаскәри отрядка охшап калган юлаучыларга.

    Бүреләр чыннан да һөҗүм итәргә ашыкмады. Алар, берничәшәргә бүленеп, камалган кешеләр каршында бер болайга, бер тегеләйгә йөренделәр. Хас та фронт сызыгының йомшак җирен чамаларга тырышкан разведчиклар кебек. Ерткычларның дуга ясап йөрүләре һаман да якыная, һаман да якыная барды. Илалетдинның сүзе хак, бүреләр үзләрен тәҗрибәле яугирлар сыман тотты, алар юлаучыларга каршы килеп утыралар да, туп-туры карап торалар. Йә, ни көтәсез, атыгыз инде дигән шикелле кешеләрне сыныйлар, түземлекләрен сындырмакчылар. Ә үзләре ядрә җитәр-җитмәс җирдә тукталалар. Ник ичмаса берсе ялгышып якынрак килсен, үз гомерен куркыныч астына куйсын.

    Илалетдин өер арасындагы дәү һәм карт бүрене күптән чамалап алды инде. Яза җибәрмәс өчен аның якынрак килгәнен, туктабрак торганын көтте. Ләкин атып өлгерәлмәде, Солтаньярның хәвефле тавышы яңгырады.

    - Илалетдин абзый, әнә теге якка йөгер. Тизрәк бул.

    Бүреләрнең моңа кадәр ни көткәне аңлашылды, кояш ягыннан иң зур өер килеп чыкты – егермеләп ерткыч булыр. Араларында баш йоны көлсу төсендәге өер башлыгы да бар иде. Монысы бигрәк тә мәкерле, усал һәм дәү бүре. Димәк, хәзер болар кимендә кырык баш. Унөч кеше өчен күбрәк шул. Солтаньяр атлар ягына да күз салып ала. Малкайларның колаклары тырпа баскан, күзләрендә шашыну чалымнары, куркуларыннан арка тиреләре тартышып-тартышып куя, тыпырчыналар. Әнә шуның өчен дә Солтаньяр аларны уртадагы аерым боҗрага алдырган иде. Тик, барыбер атларның куркудан котырып чаналар аша сикереп чыгуы мөмкин, ул чагында мылтык төбәп яткан егетләрне дә тапап китәчәкләр, үзләре дә харап булачак. Солтаньяр карашын янә алга ташлады. Илалетдин инде мылтык төзи иде. Кояшка каршы кыен, күзләр яшьләнә, агабыз яшен сөртеп күзләрен кыскалап алуга баш бүре икенче урында була. Йә булмаса аны яшьрәк варислары ышыклый. Ә Илалетдингә мотлак тигезергә кирәк, баш бүрене екса, ярты бәхет дигән сүз. Тукта, ерткыч бик җай тора түгелме соң? Илалетдин кабаланып тәтегә басты.

    - Их, шайтан алгыры, - дип, Солтаньяр йодрыкларын кысты. Бүренең йөрәгенә тидерәсе урынга Илалетдин аның алгы аягын гына яралады. Ә яралы ерткыч бишләтә яман – ул җаны чыкмый сугышудан туктамый.

    Солтаньярның хафалануы рас булды, ерткычлар күренеп активлашты, бер уңга, бер сулга йөгерештеләр, кешеләрне ерактан атарга мәҗбүр итеп, патроннарны әрәм иттерергә тырыштылар. Ләкин хәйләләре барып чыкмады. Шуннан алар, алай-болай йөргән җирләреннән барысы бергә борылып, камаудагы олау өстенә ябырылды. Беренче атулар күмәк яңгырады. Җиде-сигез бүре кар өстенә тәгәрәп китте, ләкин башкалары моны күрмәгән дә кебек алга ыргылды. Тагы да мылтыклар шартлады, эре ядрәләр, жаканнар ерткычлар өстенә очты. Кар пакълеге өстенә бүре каны ургылып акты. Ерткычларның беришеләре бәргәләнергә тотынды, башкалары бернигә карамый һаман булса котырып алга омтылды. Егетләрнең күзе үткен, корал тоткан куллары калтыранмады, алар күп дошманны теге дөньяга озатты, ләкин исәннәре дә җитәрлек иде әле.

    Илалетдин карт винтовкасыннан бер бүрене нәкъ маңгаена чәкеде, аннары, аны корып тормастан, ау мылтыгын алып икенчесен иләк итте. Тик шул чакта үзе яралаган бүрене кинәт каршында күреп каушап калды һәм берни дә эшләп өлгерәлмәде. Ерткыч чана аша ыргып картның нәкъ өстенә килеп төште. Солтаньяр бу хәтәрне күреп калуга бар көченә ярдәмгә атылды, мылтыктан атса Илалетдингә тидерүе мөмкин. Шуңа да ул йөгереп килгән ыңгайга бүре өстенә сикереп, сугым пычагын сабына кадәр ерткычның кабырга арасына батырды. Кар өстенә фонтан булып кан ургылды, бүре каны белән кеше каны бергә кушылды – Илалетдинның актарылып чыккан богазыннан да шаулап кан ага иде. Ләкин барысына да үлем янаганда бер кешенең үлеменнән куркып, каушап тору юк. Бичараның чана өстендә аунап яткан мылтыгын алды да, Солтаньяр терәп диярлек тагын бер бүрене атты һәм ашыгып коралны янә кора башлады.

    Якында гына Галәфимнең дә эше хөрт иде, аның өлешенә ерткычлар күбрәк туры килеп, атып, яңадан мылтык корып өлгерә алмады+ берсе егеткә ташланды, икенчесе бер-ике сикерүдә атларны ураткан баррикада чанасы өстендә иде. Шуңардан курыккан айгыр арт аякларына күтәрелде. Нәкъ шул мәлдә Солтаньяр аткан ядрә бүренең йөрәген тишеп үтте һәм үле гәүдә җиргә ауды. Өстенә “гөп” итеп айгырның дагалы аяклары килеп төште. Солтаньяр үзе исә карда тәгәрәшеп ерткыч белән алышып яткан Галәфимгә ярдәмгә ашыкты. Бүре өстә иде, шунлыктан Солтаньяр аның башына бар көченә мылтык түтәсе белән сукты. Бүре башы белән бергә приклад та ярылып чыкты, ләкин Солтаньяр аны барыбер тиз генә корып яңа дошманын эзләде. Тик, сирәгәйгән бүре төркеме инде башкача һөҗүм итәргә кыймый чигенеп бара иде. Ир кеше икенче якка ташланды, әмма анда да иң куркыныч мәл үткән иде, Нурым, Фаһман, Сәлимгәрәй, Корбангалиләр инде аягүрә торып, кача башлаган ерткычлар өстенә шарт та шорт мылтык аталар. Ярсуы ташкан Солтаньяр да яраланган арт санын сөйрәп артта калган бер бүрегә төбәп атты да, сугыш яланын күздән кичерде. Егермедән артык бүре җансыз катып калган, берничәсе тыпырчынып ята. Ә кешеләрдән, Илалетдин карттан башкалары, барысы да исән.

    Атлар әле озак тынычлана алмады. Кан һәм бүре исеннән алар шашу хәлендә иде. Малкайларны тынычландырып чаналарга яңадан җигүе, бушатылган әйберләрне төяп бәйләве шактый вакытны алды. Олаучылар янә мылтыкларын корды, пычак, балталарын билләренә тагып, юлны дәвам итәргә, кан коелган урыннан тизрәк ераклашырга ашыктылар. Илалетдин картны сак кына күтәреп йөге җиңелрәк бер чанага салгач, кәрван өзелгән юлын дәвам итте. Хәзер инде, чаналарның мәнсез шыгырдавын исәпкә алмаганда, олау тын бара иде. Атлар да пошкырынмый, кешеләр дә сөйләшми. Тик, Солтаньяр белә, бу курку галәмәте. Бераздан барысы да беръюлы телгә килеп, сөйләшә, мәет барлыгына карамый хәтта көлешә үк башларлар, бер-берсеннән шырпы сорап тәмәке кабызырлар – куркудан соң нәкъ шулай була. Күңелсез тынлыкны бозар өчен Солтаньяр үзе сүз башлады.

    - Галәфим, кара әле, туның ертылып беткән, ә үзең исән-сау, битеңне ничек сакладың димен?

    Чыннан да, егетнең тунын ташлап кына калдырасы калган. Бүре тырнакларыннан буй-буй ерткаланган киемендә ул олау өстендә бик мәзәк булып утыра иде.

    - Тунны саклый алмасам да, битне сакладым инде. Бүре талаган егеткә кызлар карамас дип уйладым, минем бит әле өйләнәсем бар.

    Мәзәккәрәк тартым бу җаваптан көлүче булмаса да, баш очында балта булып асылып торган авыр мохит ничектер җиңеләя төшкән кебек булды. Шулай да олау сак барды, кораллар әзерлектә тотылды. Тик бүреләр яңадан һөҗүм итмәде, юлчылар хәвефле һәм хәтәр юлларын дәвам итеп, соң гына янә бер авылга килеп җитеп ялга тукталдылар. Бурайга кадәр ярты көнлек юл калган иде.

    Ерак сәфәрдән кайтканнан соң егетләр ял итәргә уйламады да. Шушы авыр юл, бүреләр белән алышу аларны үзгәрткән иде. Куркулары узганнан соң хәзер инде олаучылар дәртләнеп киткән, күзләре кыю карый, тавышлары ышанычлы, кыяфәт-кыланышлары ук дөнья белән син дә мин яшәгән ир узаманнары сыманрак иде. Илалетдин картның гәүдәсен Бурайга кайтуның икенче көнендә үк бергәләп җир куенына тапшырдылар. Көтелмәгән кайгыдан күзгә күренеп кечерәеп, картаеп калган хатыны Тәслимә түтинең күзләренә карарга авыр булды Мирхәйдәровка. Тол калган хатын теле белән сиздермәсә дә, эченнән Солтаньярны гаеплидер кебек. Ничек инде ул, унөч ир бергә йөреп барысы да исән кайткан, тик минем ирем генә үлеп калган, дип уйлыйдыр ул. Дөрестән дә шулай бит. Бәлки, хәтәр минутта карт янында яшьрәк, җитезрәк кеше туры килмәве ялгышлык булгандыр. Бәлки, Солтаньяр үзе чак кына соңлагандыр. Ләкин хәзер соң инде, үлгән артыннан үлеп, башны ташка орып булмый. Исәннәр яшәргә тиеш.

    Яшәргә дигәннән, Илалетдинның ярый әле Хафизулла исемле унҗиде яшьлек улы калды. Ерак сәфәргә җыенганда Солтаньяр әйткән иде, сиңа, абзый, авыр булыр бит, әллә улыңны гына җибәрәсеңме, диде.

    - Яшь бит әле, андый эшнең рәтен-чиратын белерме ул. Үзем барам, - диде карт. Менә бит эш ничек, тәкъдиреңдә язылгач. Хәзер инде Хафизуллага, телиме ул, юкмы, атасы алып кайткан товар белән сату итәргә туры килә.

    Солтаньяр үзе атларын бер-ике көн ял иттерде дә, малын төяп Көндәшле, Новотроицк, Арттакул, Бакыйбаш якларына китте. Илдә тормыш акрынлап тернәкләнеп килә, халыкта аз булса да акча бар, ә товарга кытлык, шунлыктан сәүдәченең мөлкәте әйбәт үтте – Көндәшледә көн эчендә бер чанасы бушады диярлек. Аннары ул Новотроицкигә юнәлде һәм биредә Настяга фатир төште. Күптән күрешкәннәре юк иде, шул елларда Настя да үзгәргән, шактый олыгайган икән, ягъни талчыбыктай нечкә билле яшь киленнән менә дигән, сөйкемле һәм көяз ханымга әйләнгән. Үтә шул гомерләр. әле кайчан гына Настяның ире Степан белән герман сугышында окопларда бет симертә иделәр. Батыр ир узаманы иде. Бермәлне кул сугышы вакытында Солтаньяр немецның штыгыннан тайпылып өлгерде, ләкин богазга богаз килеп сугыша башлагач, аста торып калды. Яшь иде шул, тәҗрибәсез. Ә немец дәү гәүдәле, таза булып чыкты, Солтаньярны буа башлады. Егет күпме генә көчәнсә дә, дошманын алып ташлый алмады. Инде күз аллары томалана башлаганда гына өстендәге мәльгун кырыйга тәгәрәп китте, ә каны Солтаньярның битенә сибелде. Шулай исән калды ул. Берничә германлыны дөмектергән Степан, бәхеткә каршы, җирдә көрмәкләшкән гәүдәләргә вакытында игътибар иткән һәм приклад белән көрән шинельнең башына тондырган икән. Шундый гайрәтле кеше иде, ә үзе мәгънәсезгә харап булды. Ни аяныч. Солтаньяр уйлап-уйлап карый да, Степанның кыланмышын һич аңламый. Унтугызынчы елда Новотроицк кулаклары баш күтәргәч, Степан да шуларга кушыла. Югыйсә, урта хәлле крестьянга ни-нәрсә даулашырга инде. Берничә авыл халкы шулкадәр зур дәүләткә каршы баш күтәреп җиңә аламы? Акыллы кешенең шундый юләрлек эшләве башка сыймый. Бола бастырылганда кызыллар тотып алып атып үтергәннәр үзен.

    Солтаньяр стенадан, рамкадагы фоторәсемнәрнең берсеннән күзен алмады. Степанның унөч-ундүрт яшьлек кызы. Тик бик тә Үгез авылындагы Верага охшаган. Малтабар ир түзмәде, сорап куйды.

    - Настя, кызың кайда соң, үскәндер инде?

    - Вераны әйтәсеңме? - дип җанланып китте хуҗабикә. –Укый ул. Бүре шәһәрендә медицина училищесендә укый. Яңарак хаты килгән иде, Үгез авылында практика үтәм, шуннан соң имтихан бирербез дә эш урнына озатырлар инде дигән.

    - Шулаймы? Соң, без аны күрдек ич. Әле бер атна элек кенә товар алып кайтышлый ул авылдагы белешем Тәүфикьян картка куна төшкән идек, шунда Вераны да күреп калдык. Тик мин аны синең кызыңдыр дип һич уйламадым. Менә бит дөнья ничек, кешеләрне әллә кайларда китереп очраштыра.

    - Шулай шул. Ходайныкын бәндә аңышмас. Кызым өчен бик шатланам, бәлки, кеше булып чыгар. Атасының кем икәнлеген белеп куып кына чыгармасыннар иде, дип көндә Всевышнийга ялварам. Бәхете булса, үзенә тиң иш тә табар әле.

    - Амин, шулай булсын, - диде Солтаньяр, ишеткәннәреннән канәгать калып.



        (дәвамы)
    Загит Мурсиев
    роман на татарском языке.
  • Заһит Мурсиев:
  • Елан оясы (повесть)
  • Ай нуры (повесть)
  • Ачылмаган тәрәзә (бәян)
  • Кәлүшле малай (юморескалар)
  • Ташмәчет (повесть)
  • Безнең авыл хәлләре (повесть)
  • Мин сезнең хатыныгыз (хикәя)
  • Нокта (фантастик хикәя)
  • Бомжа (хикәя)
  • Соңлау (хикәят)
  • Хөкем (хикәя)
  • Кыпчак кызы (хикәяләр)
  • Әтәч нигә кычкыра (әкиятләр)
  • Күрдегезме?! (шигырьләр)
  • Солтаньяр (роман)
  • Бәләкәй хикәяләр
  • Хастаханә хастасы (юмористик повесть)
  • Чишмәле балалары (повесть для детей)




  • ← назад   ↑ наверх