• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Загит Мурсиев

    Күрдегезме?!

    (шигырьләр)

    Күрдегезме?!

    Мин бүген күрдем үгез.
    Вәт мөгез дисәң, мөгез.
    Элеп күккә очыра бит,
    Килегез, коткарыгыз!

    Үгез урам буйлап үтте,
    Ахры мине күрмәде.
    Күрде ул, күрде, тик бераз
    Абзагыздан шөрләде.

    Миңа дисәң, йөрсен әйдә
    Урам буйлап зур үгез.
    Пычагым да аннан куркмыйм,
    Күрдегез бит үзегез!


    Белем көне

    Исәнмесез, балалар! - дип,
    Каршы ала бүген мәктәп.
    Үскәнсез, дип, җаен табып
    Укытучы куя мактап.
    Уку елын ача бүген
    Тантаналы Белем көне.
    Классташлар сагындырган,
    Үкендерми җәй үткәне.
    Хыялларны киләчәктә
    Без тормышка ашырырбыз,
    Моның өчен күбрәк белем
    Алырга без ашыгырбыз.
    Илгә файдалы кешеләр
    Булып үсәр классташлар.
    Белем көне анты бу сүз –
    Ышаныгыз сез, якташлар.


    Бу ни хикмәт

    Ике малай яши бездә,
    Икесе ике төрле.
    Берсе таза, чуен кебек,
    Икенчесе гел чирле.
    Бу ни хикмәт, бу ни эш?
    Болай булмаска тиеш!
             Бакчада бәрәңге күмә
    Тиктормас малай Барый.
    Тамьян ята күләгәдә –
    Эштән ул бик тиз арый.
    Бу ни хикмәт, бу ни эш?
    Болай булмаска тиеш!
            Тамьян дәресен әзерли,
    Иптәше утын яра.
    Тамьян чак өчлегә укый,
    Барый гел алдан бара.
    Бу ни хикмәт, бу ни эш?
    Болай булмаска тиеш!
            Челләдә Барый болыннан
    Чиләкләп җиләк ташый.
    Тамьян торып йокысыннан
    Барый җыйганны ашый.
    Бу ни хикмәт, бу ни эш?
    Болай булмаска тиеш!
    Барый көтү көтеп кайткан,
    Футбол тибә, арымый.
    Тамьян чыкмый: Хәл бетә, - ди,-
    Йөгерергә ярамый.
    Бу ни хикмәт, бу ни эш?
    Болай булмаска тиеш!
            Тамьян өлгерәлми һәрчак,
    Уңмый аның бер эше.
    Ә Барый яши елмаеп,
    Мактый аны бар кеше.
    Бу ни хикмт, бу ни эш?
    Болай булмаска тиеш!
            Нигә соң алай, дисәгез,
    Белегез, сез, туганнар,
    Бәхетле була һәрвакыт
    Дәртлеләр һәм уңганнар.
    Бу ни хикмәт, бу ни эш?
    Шулай булырга тиеш!


    Бүләк

    Яңа елны каршыладык
    Кыш бабай белән бергә,
    Зур машина алып килгән
    Ул бүләккә Зәбиргә.

    Кыш бабай юк, дип малайның
    Шик салмагыз башына.
    Бүләк биреп китте бабай,
    Менә бит ул машина!


    Юмартны тиргәмиләр

    Куян кишер ярата –
    Моны кем генә белми.
    Шуңа аның ялгашында
    Кишер бер дә өзелми.

    Фәһим аны сыйлап тора,
    Кызганмый һич кишерен.
    Тик, әнисеннән шөрли ул,
    Шуңа ташый яшерен.

    Менә, беркөнне әнисе
    Чыкты кишер алырга,
    Үскәннәрдер инде, диеп,
    Ашка бераз салырга.

            Чыкса, ботын чабып куйды –
    Кишер җире кап-кара.
    Фәһимгә ничек сүз әйтсен,
    Юмартны әрләп кара!


    Әти булам

    Әтиемне сыйлар өчен
    Әни пилмән пешергән.
    Күлмәген дә юып куйган,
    Кайчан гына өлгергән.

    Эштән тирләп кайтыр, диеп,
    Мунчага ул су ташый.
    Кайтуына өлгерсен, дип,
    Тиз генә яга башлый.

    Ни кирәксә дә әтигә,
    Әнием таба барын.
    Әтиең ыспай булсын, дип,
    Үтекли чалбарларын.

    Шушы манзарага карап
    Башка бик шәп уй туган:
    Әтиләргә дөнья рәхәт,
    Үскәч мин әти булам!


    Малтабар

    Коммерсант кем була соң ул,
    Малтабары тагы кем?
    Моны хәзер яхшы белә
    Безнең класста һәркем.

    Укытучы апа безгә
    Аңлаешлы аңлатты.
    Ә мин кайтып өйрәттем
    Энекәшем Маратны.

    Коммерсант ул, белгең килсә,
    Шундый акыллы агай.
    Бушка берни эшләми,
    Акча, ди, давай, давай.

    Баштирәли уйламый
    Адымын да атламый.
    Һәр нәрсәдән файда сыга,
    Аңладыңмы, син, малай?!

    Марат яхшы аңлаган,
    Әти гаҗәпкә калган:
    “Мин сине “әп” иттем, әти,
    Акча бир”, - дип сораган.


    Ун кәнфит

    Абый мине өйрәтә
    Санарга унга кадәр.
    Әнкәй ун кәнфит бирер, ди,
    Дөрес санасаң әгәр.

    Абый юкка йөдәтә,
    Санау уен эшмени,
    Мин кечкенә бит әле,
    Белергә тиешмени?

    Тик, ун кәнфит, ун кәнфит...
    Бик күп булырга тиеш.
    Шуңа санарга тырышам
    Саный белмәгән килеш.

    Күп аптырап тормадым,
    Санап киттем тиз генә:
    Бер, ике, өч, алты, ун,
    Күрдеңме, беләм менә!

    Абый күзен алартты,
    Әнкәй канәгать калды:
    Син зирәк, башың эшли, дип,
    Учка ун кәнфит салды.


    Икмәкчеләр

    Әнкәй икмәк пешерә,
    Ә әтием – игенче.
    Әни әйтә: “Икебез дә
    Эшлибез, ди, бер эшне”.

    Пекарнядан әни кайта
    Аңкытып икмәк исен.
    Солярка исе сизелә
    Әтием кайтса кичен.

    Ул бит мине тракторда
    Утыртып йөрде кырда,
    Аңламадым, һич белмәдем,
    Нинди уртаклык монда?

    Көз җитте. Комбайнда
    Әти иген урдыра.
    Ул – алдынгы, һич ял белми,
    Иптәшләрен уздыра.

    Комбайннан машиналар
    Ашлыкны ташып тора.
    Һәркем җитез, вакыт көтми,
    Халык ашкынып тора.

    Иген амбарга салынды –
    Кипкән һәм тазартылган.
    Азак тегермәнгә итеп
    Аннан он тарттырылган.

    Ә он килә пекарняга,
    Әнкәй эшләгән җиргә.
    Монда икмәк пешерәләр
    Халыкка, туган илгә.

    Моны әти белән әни
    Миңа күрсәтеп йөрде.
    Алар минем икмәкчеләр,
    Мин хәзер шуны белдем!


    Серле көн

    Бүген бездә серле көн
    Бүләк әзерли һәркем,
    Әни әле белми торсын –
    Маташабыз яшертен.
    Әти кибеттән кайтты да
    Нидер куйды шкафка.
    Минем дә беләсем килде,
    Ни бар икән ул капта?
    Минем бүләкне күрче син,
    Нинди матур, шәп булды,
    Үз бүләгемә куанып
    Күңелгә шатлык тулды.
    Әти әйтте: “Син бәйрәм ит,
    Ашны үзем пешерәм.”
    Елмайды әни: “Мин – ханбикә,
    Мең эшкә дә җитешәм!”
    Әнкәй ниләр әзерлидер,
    Монысы да сер бүген,
    Шул серләрнең ачылганын
    Көтәрлек һич юк түзем.
    Сер булса да борын сизә –
    Пешә итнең симезе,
    Чөнки иң матур, якты көн,
    Бүген мартның сигезе.
    Тиздән өстәл әзер булыр:
    Бәлеш, өчпочмак, токмач...
    Әнкәйгә бүләк бирербез
    Бәйрәме белән котлап.
    И, куаныр соң әнием,
    Кочаклар, үбәр безне.
    Без дә әйтербез анарга
    Иң матур сүзебезне.
    Өйдә бәйрәм. Шатлык бүген,
    Бәхетле һәрберебез.
    Әнине нык яратабыз –
    Шул бит иң зур серебез!


    Абыем

    Әнкәй карый сүрәткә –
    Минем абыем анда.
    Ил чигендә сакта тора,
    Карабины кулында.

    Үскәч, абый сыман мин дә
    Кыю яугир булырмын,
    Ил капкасын уяу саклап
    Хәрби постта торырмын.

    Әәни әйтә: ил капкасы,
    Балакаем, ул бик зур.
    Шуңа да аны саклавы
    Солдатларга бик авыр.


    Вәт мәрәкә!

    Әй аптырап баш вата
    Безнең бәләкәй Гата.
    Минем калкаугыч бозык, ди,
    Бер бата да бер калка.

    Нәҗип килеп караса,
    Инде күптән шыртлака
    Капкан булган кармакка.
    Вәт мәрәкә бу Гата!


    Бишек җыры

    Балам, балам, багалмам,
    Балдан да татлы балам.
    Гомерләр бирсен Аллам,
    Әллү-бәлләү ит, балам.

    Тулган ай нәни йөзең,
    Сөйкемле кошым үзең,
    Җырлап бәветәм үзем,
    Йокла, балам, йом күҙең.

    Кояш та йөреп арый,
    Хәзер инде ай карый,
    Ул да бәлли-бәү җырлый,
    Син дә йокласаң ярый.

    Әллү-бәллү ит, балам,
    Йоклап кына кит, балам,
    Татлы төшләр күр, балам,
    Тизрәк тәпи йөр, балам.

    Исән үсеп зур бул син,
    Дөньяга бер нур бул син,
    Бәхетләрең мул булсын,
    Эшләрең гел уң булсын.

    Бәү-бәү, бәллү-бәү,
    Әлли-бәлли бәлли бәү.


    Зөбәер

    Зөбәер авырып тора,
    Бармый калды укырга.
    Доктор килеп карады да
    Рецепт язды уколга.

    Ята Зөбәер бер сәгать,
    Ята малай өч сәгать.
    Ята-ята ялкып бетте –
    Бу нинди яман гадәт.

    Телевизор карар иде
    Әбкәй килеп сүндерә,
    Тышта чана шуар иде,
    Улым, ят, - дип күндерә.

    Хәтта китап укырга да
    Рөхсәт итми әнкәе.
    Ярамый, ди, тыңлыйк инде
    Доктор агай әйткәнне.

    “Эшләмә дә, уйнама да,
    Юкса, чирең көчәер.”
    Авыруы авыр икән,
    Дип үкенә Зөбәер.

    Башы да авыртып тора,
    Укол да авырттыра,
    Даруы да тәмле түгел,
    Чырайларны сыттыра.

    Түзмәде, әйтте Зөбәер:
    “Чирләмәм дип ант итәм.
    Яхшы укып “бишле” алсам,
    Баш та авыртмас бүтән!”


    Укытучы ялгыша

    Укытучы Айдарга
    Кушты хайван санарга:
    - Атап чыксаң йорт малын
    Бик шәп “бишле” куярмын.

    Айдар саный бик тә шәп:
    - Елкы, кәҗә һәм ишәк,
    Сарык, сыер һәм куян,
    Этне дә санап куям.

    - Бетмәде, - диеп апа
    Яңабаштан саната.
    Айдар бик зирәк бала,
    Яңадан санап ала:

    - Ишәкне әйттем бугай,
    Дуңгыз да хайван болай,
    Гәрәпләрдә дөя бар,
    Чукчаларда – боланнар.

    Ерак-ерак илләрдә
    Йорт хайваны филләр дә.
    Шның белән беткәндер,
    Бер “бишле”гә җиткәндер.

    - Юк, - ди апа, - җитмәде,
    Песиләрне әйтмәдең.
    Кычкырып көлде Айдар:
    - Нишләп йорт хайваны булсын,
    Өй хайваны бит алар!


    Тел ачылгач

    Авылга кайтты Феруз
    Татарча белми бер сүз.
    Урысча ул сөт сорый,
    Каймак, йомырка даулый,
    Тик картинәй аңламый.

    Аңламый шул картинәй,
    Баллап эчә куе чәй,
    Аннары чыгып китә,
    Чирәмдә бәпкә көтә,
    Көне гел эштә үтә.

    Әллә инде ачлыктан
    Ферузда тел ачылган:
    Картинәй, ди, тизерәк,
    Ашарга бир күберәк,
    Миңа ашарга кирәк.

    Хәзер инде картинәй
    Тәм-томнарын җәлләми.
    Гафу ит, ди, мин башта
    Танымый тордым хәтта,
    Син татарсың ләбаса!


    Ник алай?

    Сафа песи уйната,
    Этен уйната Гата,
    Көчек тышта торып кала,
    Песи диванда ята.

    Гата бик көнчел малай,
    Кызганыч аңа маэмай.
    Дөрес булмый, ди, алай,
    Этне дә кертик давай.

    Ул кузгатты зур гауга,
    Барып җитте елауга,
    Тимәгез, ди, маэмайга,
    Үскәч, йөрер ул ауга.

    Дөрес, ди аңа абый,
    Мәче бит тычкан аулый,
    Шуңа диванда ауный,
    Ә эт ихата саклый.

    Димәк, юк монда хата,
    Эт урыны – ихата.
    Кем кайда эш күрсәтә,
    Ул шунда яшәп ята.


    Тиен

    Урманда иң яхшы кәсеп
    Тавышсыз йөри белү,
    Бары шулай йөреп кенә
    Мөмкин ул күпне күрү.

    Беркөн шулай йөри идем
    Ял итеп, урман карап,
    Көтмәгәндә тиен күрдем,
    Койрыгы матур харап.

    Ул да мине күреп алды,
    Без күзгә-күз караштык.
    Күз карашы белән генә
    Шәпме хәл, дип сораштык.

    Ул да тора карап миңа,
    Мин дә торам кузгалмый.
    Кузгалсам, куркытырмын, диеп,
    Торам хәтта тын алмый.

    Озак итеп карап торгач
    Күзем талып йомылды.
    Күзем ачсам, тиен дә юк,
    Белмим кая югалды.

    Күз ачып йомган арада
    Тиенем булган гаип.
    Исем китеп уйлап торам:
    Әллә күрдем, әллә юк.


    Авыл юлы

    Безнең авылның юлына
    Аркылыга тау яткан.
    Элек шушы тау битендә
    Атлар йөкне чак тарткан.

    Быел килделәр агайлар,
    Камазлар, бульдозерлар.
    Юлчылар тау җимерергә
    Җиң сызганып әзерләр.

    Һәм кызды эш. Экскаватор
    Актара тауның ташын.
    Дәү камазлар чак өлгерә
    Шулкадәр ташны ташып.

    Аннары җир тигезләнде,
    Аннары вак таш килде,
    Анысы да тигезләнгәч
    Кайнар асфальт түшәлде.

    Велосипедта чабабыз
    Хәзер без тигез юлдан.
    Ышанмасагыз, күрегез,
    Мин җилдерәм иң алдан!


    Ут бәласе

    Походка чыктык еракка,
    Урман, таулар гизәргә.
    Һич бирешмәскә уйлыйбыз
    Яңгырларга, җилләргә.
    Бара торгач, урын сайлап,
    Утырдык, хәл алабыз.
    Ә Кәрим кычкыра: “Дуслар,
    Ягез учак ягабыз!”
    Бигрәк шук малай шул үзе,
    Аның гадәте шундый:
    Кайда мөмкин, шунда Кәрим
    Түзми ут ягып куймый.
    Менә тагын учак ягып
    Безнең Кәрим мәш килә,
    Чытыр-чытыр очкын очса,
    Рәхәтләнеп ул көлә.
    Ашап туйдык, инде хәзер
    Ятып йоклыйсы калды.
    Тик кайдандыр көек исе
    Килеп котларны алды.
    Нидер яна, торыгыз,
    Әйберләрне барлагыз.
    Кайсыгызга күмер төшкән,
    Исәнме соң барчагыз?
    Гөж киләләр балалар,
    Шаулашалар малайлар,
    Көек исе көчәя бит,
    Кемдер яна, нилдер бар!
    Карасалар, Кәримнең
    Чалбарына ут капкан,
    Арт ягына очкын төшеп
    Төтәсләп янып яткан.
    Кәрим нишләсен соң хәзер,
    Бер елый да бер көлә.
    Ут белән уйнаган кеше
    Шул уттан үзе көя!


    Абыйны өйрәт

    Тупыл агачына менеп
    Оя астым кошларга.
    Уңай булсын дип аларга
    Безнең якта кышларга.

    Бераздан чыпчыклар килеп
    Үз итте такта өйне.
    Чыр-чу килеп куаналар –
    Тормышлары бик көйле.

    Тик, күрми дә калдым, мәче
    Үрмәләгән агачка.

    Әллә явыз ният белән,
    Әллә корсагы ачка.

    Их, песи, шәп үрмәлисең,
    Искитә сиңа карап,
    Синең кебек булдыралмый
    Абыем минем Марат.

    Сабантуйда колгага ул
    Менеп җитәлми калды.
    Күзен кыздырган бүләкне
    Башкалар менеп алды.

    Хурлыкка түзми абыем
    Елап җибәрде хәтта.
    Ә син кош тотмакчы булып
    Үрмәлисең ләбаса!

    Зыян эшләп йөрегәнче
    Өйрәт минем абыйны,
    Үрмәләсен ул колгага
    Уздырып бар малайны.

    Синнән дә бер файда булыр
    Абый бүләк алалса.
    Ә чыпчыкларга тимә син,
    Тозак куям алайса!


    Суын эчсәң

    Эти, нигә бу чишмәкәй
    Чыга җир куеныннан,
    Кечкенә килеш китә ул
    Озын-ерак юлына?
        Улым, ул тормыш бирүче,
        Сугаручы бар җанны.
        Шуңа да һәрбер тереклек
        Якын күрә бит аны.
    Кара, без шуның суларын
    Эчеп хәл алдык бүген.
    Маллар, агачлар, үләннәр
    Эчәләр аның суын.
        Авыллар эчә шул суны,
        Хәтта зур-зур калалар,
        Сусыз торалмый урманнар
        Һәм дә иркен далалар.
    Бер карасаң, гади чишмә,
    Искитәрлек җире юк.
    Тик, чишмәсез җирнең җаны,
    Матурлыгы, җыры юк.
        Шулай итеп, зур тормышның
        Йөрәге бит бу чишмә.
        Суын эчсәң, рәхмәтеңне
        Эйтмичә, балам, китмә.


    ***

    Яңа календарь эләбез,
    Яңа елга керәбез.
    Ел ул январьдан башлана –
    Барыбыз да беләбез.

    Январь бигрәк салкын шул,
    Өши аяк, өши кул.
    Тик, без көн буе урамда,
    Чөнки бездә каникул.


    Гөлчәчәк

    Минем сеңелем Гөлчәчәк,
    Үзе гүя гөл-чәчәк,
    Ашый ул көн дә чәкчәк.
    Чәкчәк ашап чак-чак үсте,
    Тагын кайчак үсәчәк?

    Чәкчәк ашап үскән чаклар
    Бик тиз үтеп китәчәк.
    Матурлыкта чәчәктәй,
    Тәмле телле чәкчәктәй
    Булып сеңлем үсәчәк.


    Кәрим куа күбәләк
    Әти өя чүмәлә,
    Кәрим куа күбәләк.

    Күбә-күбә-күбәләр,
    Өелде чүмәләләр.

    Куа-куа күбәләк
    Кәрим йөри чүгәләп.

    Кәрим, кума күбәләк,
    Безгә печән күбәләш.


    Җиләктә

    Нәзифә җиләк җыя,
    Назиф утырып тора.
    Апасы җыйган җиләкне
    Ашап бетереп тора.

    Назиф туйды берзаман,
    Нәзифә җыя һаман,
    Энесе ашап тормагач,
    Чиләге тулды тәмам.


    Балыкчы

    Безнең Кәрим балык тота
    Көн буе арып-талып.
    Караңгы төшкәндә кайта
    Бүре кебек ачыгып.

    Кайтып бәрәңге ашый да
    Каймакка манып-манып,
    Йоклап китә. Һәм төшендә
    Һаман да тота балык.


    Ләлә сүзе

    Бүген ап-ак кар ява.
    Тәрәздән карый Ләлә.
             - Бу кар кайдан чыга соң,
            Айдан коела мәллә?

             - Җиргә яуганчы ул кар
    Башта болытта була,-
    Дип аңлата Ләләгә
    Күпне белүче Булат.

    -Берән-сәрән кар яудыру
    Болытка озак ләса.
    Яхшы булыр иде үзе
    Җиргә төшеп утырса.


    Берлектә көч

    Тавыкларга бүген мәхшәр:
    Тагын бәла, кайгы зур.
    Төнлә иң уңган тавыкны
    Алып китте төлке бур.
    Аптыраудан әтәч хәтта
    Түбә йоннарын йолка,
    Болай барса, кем салыр соң
    Хуҗаларга йомырка?
    Тавык иле пыр тузына,
    Тавык иле кыткылдый,
    Ахыр чиктә үткәрделәр
    Җыелышып корылтай.
    Уй уйлаган – акыл җыйган,
    Киңәш иткән – уң булган.
    Шул төлкене авызлыклау
    Килмәслек мени кулдан.
    Уйлый торгач, җаен табып,
    Болар хәйлә коралар,
    Һәр төн саен йокламыйча
    Чиратлап сак торалар.
    Бур бур инде, ияләшкәч,
    Тагын да килер әле.
    Хәйләле абзар эченә
    Килеп эләгер әле.
    Бер төндә убыр токымы
    Янә чыкты сунарга,
    Кетәклектән сөйрәп алып
    Берәр тавык буарга.
    Капканы сак кына ачып
    Керде абзар эченә.
    Кинәт шунда ябырылды
    Әллә ниләр өстенә.
    Барлык тавык, батырланып,
    Очып кунды Төлкегә.
    Төн карагы егылып китте,
    Тәмам калды көлкегә.
    Чукыйлар аны бар яклап
    Башын, күзен, колагын,
    Учлам-учлам йоннар оча,
    Алалар тәмам җанын.
    Үрсәләнә, бәргәләнә,
    Һич котылыр әмәл юк.
    Кайда капка, кайда тишек?
    Үләр иде – әҗәл юк.
    Төлкенең күзләрен әтәч
    Оча да чукый һаман,
    Нишләргә белми явызың,
    Тыпырчына җан-фәрман.
    Ниһать, чамалап алып,
    Ул капкага атылды.
    Тик, әтәч бауны тартуга
    Капка шартлап ябылды.
    Төлке бар көчкә ыргылды
    Урман ягына табан,
    Ә койрык өзелеп калды
    Ычкынмыйча капкадан.
    Хәзер инде кетәклектә
    Тынычлык та иминлек.
    Һичкем бимазалап йөрми,
    Һәркем эшли игелек.
    Әтәч үз бурычын үти,
    Уята ул барысын,
    Тавыклар чеби чыгара
    Аклысын һәм сарысын.
    Ә төлке йөри урманда:
    Күзе кылый, койрык юк.
    Гарип-горабага калгач
    Тормышының коты юк.
    Юлыксагыз сез урманда
    Койрыксыз бер төлкегә,
    Белегез, бу карак төлке
    Торып калган көлкегә.
    Бердәм булгач, тавыклар да
    Дошманны җиңә икән.
    Бердәмлек булганда илгә
    Бәрәкәт килә икән.


    Бакчада

    Язлар быел бик ямьле.
    Әтинең дә бар уе:
    “Бакчабыз балкып торыр, ди
    Утыртыйк әле муел”.
    Әни моңа риза түгел,
    Киңәш бирә тәрәздән:
    “Ике төп балан утырт, ди,
    Ул матур ал кәрәздән.
    Миләшне дә онытма син,
    Ансы да булсын пардан.
    Сирень мотлак кирәк инде,
    Аның исен яратам.
    Кояшлы, калку урында
    Үссен безнең алмагач,
    Чияне без чиләк-чиләк
    Җыяр идек баллангач.
    Сырганаксыз яшәп булмас,
    Карлыган булсын ун төп,
    Крыжовниклар өлгерсеннәр
    Кояш нурлары йотып.
    Кура җиләк күбрәк булсын –
    Кайнатмасы бик тәмле.
    Җиләкне онытма, зинһар,
    Иркен калдыр түтәлне”.
    Әти әнигә елмая:
    “Теләк синдә чамасыз.
    Кайдан моңа җир җиткерим,
    Уйлап торам чарасыз”.
    Шунда Марат сикереп чыкты:
    “Мин беләм, әти, тыңла.
    Агачларның бәләкәен,
    Минем кебеген сайла.
    Бала агачлар утыртсаң
    Җитәр урын барсына.
    Әни кушканны эшлик без,
    Урын аз дип тарсынма!”


    Базарга барганда

    Зилә әнекәсе белән
    Базарга китеп бара.
    Анда халыкның күплеге!
    Торганы бер манзара.

    Кызга яңа сумка кирәк,
    Мәктәпкә йөри торган.
    Китап-дәфтәрләрне салып
    Аркага йөкли торган.

    Алдылар алар сумканың
    Иң шәбен, иң матурын,
    Бизәкләре белән балкып
    Ялт-йолт итеп торганын.

    “Мондый сумка булгач, кызым,
    Яхшы укырсың инде.
    Класстагы дусларыңны
    Барсын узарсың инде”,-

    Шулай дигәч әнисе
    Зилә янә куана.
    Бу сумкага өчле кермәс,
    Диеп эчтән уйлана.

    “Мин укырмын тырышып,
    Бик зур белем алырмын.
    Тормышымда һәрбер эштә
    Һәрчак алда барырмын.

    Мине яраткан әнием,
    Әтием дә шатланыр.
    Кызыбыз акыллы, диеп
    Күршеләргә мактаныр”.


    Бәлеш

    -Пешеп җитте бит бәлеш,
    Бәлеш читенә ябыш, -
    Диеп әни такмаклый.
             - Бигрәк кызу бит бәлеш,
            Бераз суыткалый төш, -
            Диеп кызы җаваплый.

    Бәлеш өсте алынды,
    Һәркем кашыгын алды,
    Тәмле ис тулды өйгә.
    Вәт ичмасам ашамлык,
    Телсез калып ашарлык,
    Бәйрәм булды бүгенгә.

            Картый, әти һәм бала
            Барысы да шатлана,
            Мактыйлар әниләрен:
    - Ул безнең шундый булган,
    Ул безнең шундый булган,
    Данлыйбыз бәлешләрен!


    Гөл утырттым

    Бүген мин зур эш эшләдем,
    Гөл утырттым чүлмәккә.
    Шунда, үзем күрмәгәнмен,
    Пычрак тигән күлмәккә.

    Әни кайтса, бу гөл өчен,
    Бәлки, мактап та алыр.
    Ә күлмәкне... Үзем юам,
    Әни белми дә калыр.


    Миләүшә

    Миңа әни иң шәп исем
    Кушкан, ди бит Миләүшә.
    Дөресе шул,Миләүшә, дип,
    Гөлләр дә исәнләшә.

    Чәчләренә бантик тагып,
    Чәчкәле күлмәк кисә,
    Миләүшә бездән матур, дип
    Күбәләкләр көнләшә.

    Су чәчрәтеп уйнаганда
    Шаян кызчык Миләүшә,
    Аны якын итеп хәтта
    Камышлар да көнләшә.

    Кайдадыр бер былбыл сайрый,
    Ул дә әйтә Миләүшә.
    Миләүшәне дус-иш итеп
    Барсы да аңа дәшә.


    Теләк

    Беркөн бу ай түм-түгәрәк иде,
    Бүген бер як чите кителгән.
    Зур авызы белән аҗдаһамы
    Тешнәп алган аны читеннән?

    Ләләгә дуслары әй аңлата:
    “Күк җисеме ул шар шикелле.
    Бер ягына кояш нуры төшми,
    Шуңа син күрмисең бит инде”.

    Юк, ышанмый кызый, төнлә нинди
    Кояш булсын, нинди яктылык?
    Ай үзе бит көмеш нурлар сибеп,
    Дөньябызга эшли яхшылык.

    Картыеннан сорый. Олы кеше
    Сабыр гына аңа аңлата:
    “И балакай, дөрес уйлыйсың бит,
    Монда бик фәһемле сер ята.

    Ай ул туа, үсә һәм тулыша,
    Моны инде тулы ай диләр.
    Аннан инде янә кими башлый,
    Ай картайган фасыл бу диләр”.

    Ләлә белде: ай ул һич тә үлми,
    Картая да янә яшәрә.
    Картыйга да насыйп булса иде
    Мәңге-мәңге шулай яшәргә!


    Бал күрмәдем

    Юкәләрдән бал ява, дип,
    Бүген бабам шатлана.
    Шуны белеп, касә алып
    Йөгердем мин бакчага.

    Барып керсәм, бакча тулы
    Бал кортлары гөж килә.
    Сизми калдым, берсе угын
    Кадады күз төбемә.

    Мин селтәнәм касә белән,
    Тимәгез миңа, диеп.
    Алар чага: Монда, малай,
    Ни кирәк сиңа, диеп.

    Бал ява, диде бабаем
    Бүген юкә бакчада.
    Бал күрмәдем, иллә мәгәр
    Бик шәп итеп корт чага.


    Бәйрәм

    Әниләр көне дә җитте,
    Безнең өйдә зур бәйрәм,
    Бүләк иттек әнекәйгә
    Матур чәчәк бер бәйләм.

    Тәмле ашлар да пешердек,
    Өстәл дә әзерләдек.
    Әнкәйне зурлап, яратып
    Күп теләкләр теләдек.

    Әнкәйләр көне шушылай
    Бездә күңелле үтте.
    “Рәхмәт, кызым, зур үс!”- диеп
    Әнкәй битемнән үпте.


    Бәхетле чаклар

    Кар карт. Каралып беткән,
    Гүя үлемен сизә.
    Ә кояш – шаян кыз бала,
    Якты нурларын сибә.

    Эше күп, бар уятасы
    Бөреләрне иркәләп.
    Шуның өчен кояш чыга
    Көннән-көнгә иртәрәк.

    Тиздән гөрләвекләр агар,
    Яшелләнер болыннар.
    Ял туздырып, кешни-кешни
    Чабар әле колыннар.

    Һәрбер малай хыяллана
    Булсайде дип чаптарым.
    Яз белән җәй малайларның
    Иң бәхетле чаклары.


    Картәниләр

    Ике картәни бар минем,
    Икесен дә яратам.
    Каникулга чыгу белән
    Картәниләргә кайтам.

    Берсе май, каймак ашата,
    Берсе коймак ашата.
    Әллә күп ашагангамы
    Алар мине ярата.


    Игезәк

    Бездә ике игез үсә:
    Берсе Зәбир, берсе Кәбир.
    Аларны һич танып булмый,
    Кайсы Кәбир, кайсы Зәбир?

    Берсе чаңгы шуа таудан,
    Оча гына, бер кош сыман.
    Икенчесе басып тора,
    Эшкинмәгән байгыш сыман.

    Зәбир көн буена уйный,
    Йөгрә-йөгрә эшен эшли.
    Кәбиргә кушсаң берәр эш
    Авырсынып иренен тешни.

    Зәбир өлгерә һәр җирдә,
    Дуслары да бик күп икән.
    Кәбир компьютердан китми,
    Карап торсаң – тере бүкән.

    Зәбир таза, шат һәм көчле,
    Кәбир исә нәкъ киресе:
    Черки тешнәсә дә елар,
    Йока малайның тиресе.

    Зәбир тышта утын яра,
    Мунча яга суын ташып.
    Кәбир һаман компьютерда
    Утыра ул башын кашып.

    Бездә ике игез үсә:
    Берсе Зәбир, берсе Кәбир.
    Аларны һич бутап булмый:
    Уңган Зәбир, “туңган” Кәбир.


    Тиз әйткечләр

    Трактор тыр-тыр-тыр тырылдый,
    Овчарга ыр-ыр-ырылдый,
    Мыраукай мыр-мыр-мырылдый,
    Тик Рәми “р” әйтми гырылдый.

    Татлар, арлар, татарлар
    Тар-тар тарлыкка тарыганнар.
    Тарлыкта тары тарттырып,
    Тарта-тарта арыганнар.

    Тырма тоткан – тырмалаткан,
    Төрән тоткан төрәнләткән,
    Торба тоткан – юклыктан,
    Торма тоткан – ни йоткан?

    Кабартмамны кабартырга кабарткыч алдым,
    Кабартмамны кабартырга кабарткыч салдым,
    Кабарткычым каралткыч булып чыккан,
    Кабартмамны кабартмыйча каралтып чыккан.

    Тирән тарлавык аркылы
    Тап-тар кырын күпер бар.
    Ярык-йорык такталар,
    Карап йөрең балалар.

    Җырлап тора календарь –
    Бүген беренче гыйнвар.
    Картәти көри ак кар,
    Кар яугач, сукмак тап-тар.
    Җыелышып барыгыз
    Бәйрәмгә, ди , барыгыз,
    Уң булсын юлларыгыз!

    Бака бакылдый баткакта,
    Балык була пакъ суда.
    Берәм-берәм бәрде тота
    Барый язгы ташуда.

    Җырлаган җырыбыз җанга җиңел,
    Гүя җиңү җиле җилферди.
    Җиребездә җәйге җилләр җылы,
    Җәннәт гүя үзе җан өрде.

    Кар каралганын карарга
    Кара каргалар килгәннәр.
    Кар каралса, оя корыйк
    Дигән карарга килгәннәр.

    Сыерчык чырлый чавылда,
    Сайрап тора “чык” та “чык”.
    Оясында чыпчык икән:
    “Чык, чыпчык!”- ди сыерчык.

    Чәперчек берчак
    Ашаган борчак.
    Шытып шул борчак
    Шартлаган корсак.

    Төймә-төймә төймәләрең
    Нигә кыек төймәләдең?
    Тимә-тимә. Күлмәк кидем,
    Кыек-мыек тегелгәнен.

    Санап салам саман салам,
    Саманнан сарай салам.
    Сала-сала салам сарай
    Саламсыз торып калам.
    Сәлимнән сорап алам.

    Кошлар кышын тышта кышлый,
    Томшыклары өшеп төшми.
    Өшеп төшми томшыклары,
    Шуңа шулай җимеш тешли.

    Пешмәгән ни эшләгән?
    Эшләгәне пешмәгән!

    Кычытканга да кычыткан,
    Кычытмаганга да кычыткан.
    Кычытканланмаганга кычыткы чыккан,
    Кычыканланганның кычытып чыккан.

    Балтырганга бара Барый,
    Бара-бара боты арый.
    Барый барыбер барган,
    Балтырганнар балтырдан.

    Кабак кабат кабарган,
    Кабат кабара барган.
    Кабарган кабак карарга
    Кабарга кабат барган.

    Кәлтә киртә киртәләгән,
    Кәлтәеп кәлтәләгән.
    Кәлтәйгән кәлтә киртәсе
    Кәкрәеп киртәләнгән.


    Табышмаклар

    Мин тартамын үземә,
    Син тартасың үзеңә.
    Сак бул, дустым, карап эшлә,
    Чүп кермәсен күзеңә.

    Тешләре бар, алар озын,
    Тик, барыбер тешнәми.
    Шөгыле бар – кирәк чакта
    Башка менеп төшкәли.

    Өстәл өстендә йөзә,
    Алга-артка мең уза.
    Аның белән дус булмасаң
    Чалбарың бик тиз туза.

    Ул яктан калка,
    Бу якта бата.
    Ул баткач, халык
    Йокларга ята.

    Бабай да кия аны,
    Әби дә кия аны.
    Аны киеп, күр әле,
    Күзли әби энәне.

    Дөбер-дөбер итәр ул,
    Шыбыр-шыбыр итәр ул.
    Киткән чакта җиде төстә
    Күпер салып китәр ул.


    Авызга ул еш керсә дә,
    Беркемнең йотканы юк.
    Аны тик кыргый адәмнәр
    Кулына тотканы юк.

    Ашый ул утын,
    Чыгара төтен.
    Кышын җылыта
    Күпләрнең өен.

    Күлмәктә дә бар,
    Пальтода да бар.
    Өзсәң, әни әрли-әрли
    Яңасын тагар.

    Синдә ике, миндә ике,
    Анарда бер генә күз.
    Бармагыңны чәнчеп алса
    Ничек тә еламый түз.

    Суда ул бик шәп йөзсә дә
    Берничек тә чумалмый.
    Утырып йөреп булса да
    Басып йөрү ярамый.

    Эченә дәфтәр, китаплар сала,
    Безнең аркада мәктәпкә бара.
    Өеңдә аны онытып калдырма,
    Мәҗбүр булырсың кире кайтырга.

    Сугалар аның башына
    Чүкеч белән тук та тук.
    Шуңа күрә һәрчак тора
    Такталарны нык тотып.

    Җәй көне салалар,
    Кыш көне алалар,
    Шуннан соң сыердан
    Ап-ак сөт савалар.

    Кәкере дип хурламагыз,
    Кирәге чыгып тора.
    Су ташучы яшь кызларның
    Иңенә ятып тора.

    Кызыл булгач, күзне кыздыра,
    Алма дигән саен алдыра.

    Төнлә ятып йоклап туй,
    Көндез җыештырып куй.

    Бер табак та бер таяк –
    Йөри тышта кар көрәп.

    Кыркылган - сарыктан,
    Кыш безне җылыткан.

    Оядан - табага,
    Табадан – тамакка.


    Загит Мурсиев
    стихи на татарском языке.
  • Заһит Мурсиев:
  • Елан оясы (повесть)
  • Ай нуры (повесть)
  • Ачылмаган тәрәзә (бәян)
  • Кәлүшле малай (юморескалар)
  • Ташмәчет (повесть)
  • Безнең авыл хәлләре (повесть)
  • Мин сезнең хатыныгыз (хикәя)
  • Нокта (фантастик хикәя)
  • Бомжа (хикәя)
  • Соңлау (хикәят)
  • Хөкем (хикәя)
  • Кыпчак кызы (хикәяләр)
  • Әтәч нигә кычкыра (әкиятләр)
  • Күрдегезме?! (шигырьләр)
  • Солтаньяр (роман)
  • Бәләкәй хикәяләр
  • Хастаханә хастасы (юмористик повесть)
  • Чишмәле балалары (повесть для детей)




  • ← назад   ↑ наверх