• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Загит Мурсиев

    Кыпчак кызы

    (хикәяләр)

    Биючеләр бииләр...

    Шопен, Моцарт, Штраус, Глинка... Илаһи музыка. Билгеш аларны аягүрә тыңлый алмый, креслога утырып, күзләрен йомып, барлык дөньяви уйларын башыннан куып тын калып тыңларга ярата. Һәркөнне кичен бер сәгать вакытын шушы моң, рәхәтлек дулкыннарында үткәрә. Мондый чакта аны хатыны да, балалары да борчымый тора. Ләкин Билгешнең барыбер күңеле тыныч түгел, чөнки борчучысы бар. Ул да булса Луиза. Чын исеме Ләүзә, әлбәттә, ләкин тәкәббер кыз татар исеменнән ояла шикелле, аңа булгач, Европача булсын, янәсе цивилизацияле илләрдәгечә. Тик, үзе генә бер дә цивилизация тәртәсенә керергә тырышмый, кыр кәҗәсе кебек һаман кыргыйлыгын итә.

    Егетләр белән җиңелрәк, алар тыңлыйлар, һәр сүзеңне үтәргә тырышалар. Сәләте чамалысы да, зәвыге, күңелендә моңы булмаганы да маташа торгач җайга килә, тактка туры китерә башлый. Аларның армиядә сафта йөрергә өйрәнеп кайтуы да яхшы, әйләнгән көйгә сафның тигезлеген карап өлгерәләр, дистанцияне дә саклыйлар. Ә менә кызлар егетләрнең йөзенә карый да бар дөньяларын оныта. Партнерларыннан аерылу белән сарык көтүе кебек кылана башлыйлар. Менә, тагы да тәртип бозылды.

    - Стоп! - дип бер әйтүгә пианино тавышы өзелеп калды. – Син музыканы ишетәсеңме, әллә чукраксыңмы. Биегәндә нәрсә уйлыйсың соң? Башкалар өч әйләнгәндә син нигә ике ярым әйләнәсең? Иптәшләрең бу хәрәкәттән соң тамашачыга карап басты, ә син сәхнә артына карап. Тамашачы синең аркаңны карарга килермени? - дип битәрләде Билгеш Луизаны.

    - Сезгә нишләсәм дә ярамый, гел мине тиргисез! - дип иреннәрен бүлтәйтте кыз.

    - Сине тиргәми кемне тиргәргә тиеш мин! Биегән ыңгайга тирә-ягыңны игътибарда тот, башкалар нишли шуны эшлә, синхронно булсын. Күзең күрәдер бит? Ярты әйләнешкә соңга каласың. Хәзер синең кулларыңнан тотып биюне дәвам итү өчен Нәүзәт алдыңа йөгереп чыгарга тиешме? Җиде пар бертөрле бии, сигезенче пар гел аркылымы? Бер аксакка карап рота аксамый, туганым.

    - Мин гаеплемени, музыка дөрес түгел, ритм туры килми. Юньле музыка булса, җиңел биелер иде.

    - Шулаймыни әле, белмәгән идем. Алайса, композиторга барып әйт, музыкасын дөресләп язсын. Ахмак сүз сөйләмә, әйткәнне тыңла да кеше кебек кылан.

    - Мин кеше түгелмени, гел миңа бәйләнәсез, гел мине күрәлмисез! - дип Луиза кызып китте дә сәхнә артына йөгерде.

    Менә сиңа кирәк булса. Хәзер инде аны юатып, көйләп вакыт уздыр. Бер Билгешнең генә түгел, башкаларның да кәефен кыра, занятиене өзә бит бу кыз. Шулай уйлап, тренер парсыз калган егеткә эндәште.

    - Нәүзәт, син менә монда, минем урынга утырып карап тор, нинди кимчелек күрәсең, әйтеп бар, ә мин шул баланы юатып килим инде, - дип Билгеш үзе дә гардеробныйга юнәлде.

    - Туганым, - диде ул ягымлы итеп, - нигә елыйсың? Елап эшне төзәтеп булмый. Мин бит сине тиргәмим, начарлык теләмим. Мин бары тик барыгызның да бертөрле хәрәкәтләнеп, синхронно биеп йөрүегезне генә телим.

    - Мин шулкадәр юньсезмени, мин кеше түгелмени? - дип сулык-сулык килде кыз.

    - Ий Ләүзә, мин алай дип әйтмәдем бит. Йә, ярар, тупас сүз ычкынган икән, гафу ит, - дип кызның башыннан сыйпады остаз. – Туганым, аңла, мин сезгә тик яхшылык телим. Яхшы итеп өйрәнеп, матур итеп биеп гүзәл чыгышларыгыз белән тамашачыны хәйран калдырып абруйлы конкурсларда җиңеп чыгуыгызны телим. Тик, моның өчен тырышырга кирәк. Мин сездән менә шул тырышлыкны таләп итәм бит инде. Ялгыз биюдә ни кылансаң да ярый, ә менә күмәк биюнең законы шул: барыгыз бергә хәрәкәтләнергә тиешсез. Аның бөтен мәгънәсе вә матурлыгы шунда. Йә, туганым, елама, тырышсак барыбер булдырабыз без аны. Азак үзең дә шатланып бетә алмассың. Беләсеңме, бальный танец, күмәк бию ул искиткеч зур шатлык, рухи күтәренкелек чыганагы, моны берни белән дә чагыштырып булмый. Син бу илаһи куанычны татырга тиешсең. Моның өчен хәзергә бары тик музыканы ишетеп, иптәшләрең хәрәкәтен күреп барырга өйрәнергә кирәк. Бу һич тә авыр түгел. Син моны һичшиксез булдырасың. Аннан инде син биюдән үзең ләззәт табачаксың, менә күрерсең.

    Луиза күз яшьләрен сөрткәч, занятие дәвам итте. Кызга әйбәт партнер туры килгән, Нәүзәт аны бик дөрес юнәлтә. Тик, парлар аерылып китеп кызлар аерым бөтерелгән чакта Луиза, башкаларны күздән яздырмыйча үз урынын дөрес чамаларга тырышып, башын уңга-сулга боргалый башлады. Бу бик үк килешмәсә дә, баягы кебек тупас хата җибәрмәде кыз. Билгеш өчен монысы да яхшы иде.

    Тренер Ләүзә-Луизаны булдыксыз кыз дип бракка чыгарырга теләми иде. Аның андый мөмкинлеге дә юк. Мәскәүдә данлыклы “Березка” ансамбленә бөтен Русиядән кызлар җыйганнар, ә монда, зур булмаган шәһәрчектә, андыйларны кайдан табасың. Зифа буй бер хәл, биюче сыгылмалы, музыкаль булырга тиеш, һәр хәрәкәтеннән нәфислек, зәвыкъ бөркелеп торсын. Бил калынлыгы, буй, аяклар, муен һәм, гафу итегез, түшләр дә берчамарак булсын. Кайдан табасың игезәк шикелле сигез кызны? Иң мөһиме – йөз. Коллектив әгъзалары берсе квадрат, берсе балта йөзле булса, бу инде ансамбль түгел, цирк була. Барысының да чибәр һәм курчактай сылу, нәфис булуы зарур! Чөнки алар үз-үзләре белән сәнгать әсәре барлыкка китерә бит. Менә шуннан Ләүзәне браковать итеп кара! Аның урынына кемне куясың? Холкын исәпкә алмаганда, ул бит зифа буйлы менә дигән чибәр кыз. Үтә матур дисәң, тагын да дөресрәк. Ансамбльнең бизәге булырлыгы бар. Зәңгәр күзләрен тулы итеп ачып бер караса җаннарың эреп китә. Гәүдәсе дә җиңел, нәфис, дискотекада ут чәчә. Тик менә, вальс булса ни сәбәптәндер тышаулы сыерга әйләнә, янәсе музыка дөрес түгел. Шундый чибәр, мөлаем йөзле кызга Ходай ник шайтан холкы бирде икән.

    Билгешкә нишләргә? Тешне кысарга, түзәргә һәм эшләргә. Аюны да биергә өйрәтәләр, Ләүзә аю түгел, өйрәнер. Тамчы тама-тама ташны тишә, туктаусыз күнегүләр кызны җайга салмасмыни. Аның күңелендә музыканы ишетә, аңлый белү сәләте уятмасмы. Күрербез, ул да “кып” итеп торыр, хәтта иң оста биюче булып китәр, бары тик түзәргә кирәк.

    Икенче көнне Билгеш кышкы туфли кигән иде. Әгәр җәйге аяк киеме белән тук-тук басып коридор буйлап атласа, кызлар аның килүен ишетеп, сүзләрен туктаткан булыр иде. Тик, йомшак табанлы туфли тавыш чыгармый, шунлыктан, болар берни исләми кычкырып сөйләшәләр иде һәм Билгеш барысын да ишетте.

    - Имеш,

    Бер агачта мул үсә, ди, җимеш.

    Ходай бирәм дигәненә җимеш бирә, ди, имеш.

    Шуңа ышанып яшәгән, ди, бер Билгеш.

    Өзәм диеп үрелсә, бу җимеш

    Юкка чыккан да куйган, ди, имеш.

    Юләр булган, ди, имеш, бу Билгеш,

    Буй җитмәскә нигә инде үрелмеш.

    Монысы инде, әлбәттә, Луиза тавышы иде.

    - Ну исем аташырга остасың инде, малай, - дип Зәйтүнәнең тавышы ишетелде.

    - Туктале, син җимеш тә җимеш дип кемне әйтәсең, әллә үзеңнеме?! - дип сорау бирде Фәүзия.

    - Кит әле, син нәрсә сөйлисең, - дип кыенсынды Луиза.

    - Соң, “Билгеш җимешкә үрелгән” дисең бит. Бу син инде. Билгеш абый бер дә юкка сиңа бәйләнмидер. Авызыннан чыккан ике сүзнең берсе Ләүзә. Менә бәрәкалла, без шуңа да игътибар итми йөрегәнбез, - дип үзенекен тукыды Фәүзия.

    - Юкны сөйләмәгез әле, кызлар, Билгеш абый Луизаны яхшы итеп өйрәтергә тырыша, бары шул гына, - дип каршы төште Нәүзәт.

    - Шулай булмый! Янына утырып, башыннан сыйпый-сыйпый өйрәтәләрдер шул...

    - Китегез әле, кызлар, - дип бу юлы ачулана ук башлады Луиза, - сезнең белән сөйләшкән мин юләр. Ирештереп такмаклыйм бит мин аны. Билгешкә – имеш, җимеш сүзләре туры килә, бары шул. Исеме Тимер булса, берәрнәрсәне кимер, дияр идем. Юләр сез.

    Кызлар бәхәсләшеп үк киткәнче сүзләрен өзәргә кирәк иде һәм Билгеш киенү бүлмәсенең ишеген ачты.

    - Исәнмесез, кызлар, егетләр! Кәефегез ничек?

    - Кәефебез ал да гөл инде, Билгеш абый. Сез бездән никадәр канәгать булсагыз, безнең кәефебез шулкадәр яхшырак була, - диде телгә юхарак Сәлимә.

    - Бик хуш. Алайса, башкаларның килеп бетүен көтик тә, шундук сәхнәгә чыгарбыз.

    - Билгеш залда утыра. Вальс тавышларына изрәп биредә ул күзләрен йоммый, киресенчә, дикъкать белән күзәтә. Һәр ялгышлыкны, кечкенә кимчелекне дә ул игътибарга ала. Дөресен әйткәндә, коллектив инде оешты, берләште, тупланды. Ул хәзер бер гаилә, фикердәшләр, иҗатташлар булып яши башлады. Төркем бер тән булып, бер булмыштан биергә өйрәнде дияргә була. Тагын бераз шомартканда җөрьәт итеп тамашачы алдына да чыгарга ярар иде, ләкин... әлеге шул Ләүзә эшне боза да куя. Катлаулы гына бер хәрәкәтне соклангыч матур итеп башкара да, тигез җирдә карт алаша кебек абынып куя. Менә ышан син аңа. Бу кыз инде өйрәнеп бетте дигәч, сәхнәдә чыгыш ясаганда бөтен коллективны рисвай итәргә мөмкин. Тагын берничә “брактан” соң Билгеш түзмәде.

    - Төшегез, - диде ул тавышын күтәреп. – Төшегез! Менә монда тезелешеп утырыгыз. Сәхнәдә Сәлимә белән Нияз гына калсын.

    Залда тынлык урнашты, тренер яңа команда бирде.

    - Барыгыз да карагыз. Музыка! Башладык, бер, ике, өч!

    Дәртле, мәхәббәтле музыка яңгырый. Ул әллә нинди, үзе гимн кебек гайрәтле, үзе лирик көй кебек нәфис, нәзәкатьле. Дәртләндерә дә, иркәли дә кебек. Сәлимә сәхнәдә берчә язгы чәчәк кебек балкый, берчә көзге яфрак сыман бөтерелә. Нияз аны кирәкле вакытында ычкындырып җибәрә, кирәкле мизгелендә кулыннан, йә биленнән тотып ала. Хәрәкәт өзелми, ике гәүдә бердәй җиңел, сөйкемле, шашкын, дуамал. Музыка акрыная һәм шул ук гәүдәләр, шул ук йөзләр хәзер инде умырзая кебек нәзәкатьле, сабыр, сагышлы шикелле. Менә ул вальс. Менә ул сәнгатьләрнең асылы! Менә ул вальсның, парлы биюнең ни икәнен аңлау! Шопен, Лист, Балкириевлар шашып-шашып менә шундый кешеләр өчен бөек әсәрләрен язмаганнармы әллә?! ә бит Ләүзә моннан да арттырып җибәрә алыр иде, Сәлимәдән аның кай җире ким? Ничек бу тискәре кызны сындырырга? Юк, сындырырга түгел, ипләргә, имләргә, күңеленә дөрес оеткы салырга, музыканы йөрәге белән тыңларга өйрәтергә?

    - Күрәсезме?! - диде Билгеш шәкертләренә. – Матурмы? Менә сез барыгыз да шулай биергә тиешсез. Тегеп куйган кебек барыгыз бергә хәрәкәтләнергә тиешсез. Бер пар түгел, сигез пар шулай биесә беләсезме ничек матур булачак!

    Юкка өметләнде Билгеш. Күмәк вальс инде ахырына якынлашып килгәндә, кызлар зырылдап әйләнеп итәкләрен ромашкага ошатырга тиеш булганда Ләүзә янә үз партнерыннан ерагаеп китте һәм башы белән икенче егеткә барып бәрелде. Бу юлы кыз чынлап утырып елады, маңгае шешеп чыккан иде.

    - Их син, юньсез. Каеш белән яручы юк сине! - диде Билгеш ачуын басалмыйча.

    Нишлисең, занятиене шуның белән тәмам итәргә туры килде.

    Көн артыннан көн үтте, ә эш алга бармады. Менә гаҗәп, Билгеш кайчак Ләүзәгә сокланып бетә алмый, ә икенче чагында ачуы килә. Егет үзе шушы ансамбльне алты пардан оештырган булса, ул күптән әзер булыр иде инде. Юк бит, сигез пар кирәк, диде, сигез пар күпкә матур күренә, иң мөһиме, төрле комбинацияләр ясарга мөмкин. Тик, менә шул Ләүзә аркасында әле һаман бер биюне шома гына башкарып чыга алмыйлар. Үзе бии белмәве җитмәгән башкалардан гаеп таба бит әле ул. Беркөнне Билгеш аның белән үзе әйләнергә тотынды. Бер, ике, өч. Бер, ике, өч. Үч иткәндәй Ләүзә тагын да ныграк “бозыла” башлады. Аннары, әйләнгән чакта, үз аягына үзе абынып егыла язды. Билгеш тотып калмаса как идәнгә бәрелеп бер җирен авырттыра иде бу нәзберек нәрсәкәй.

    - Их син, юньсез сыер! - дип, Билгеш кызның арт санына чәпәп алды.

    Барысының да исе китте, иң ныгы егет үзе гаҗәпләнде. Ничек килеп чыкты соң бу, аның кыз кешегә тияргә нинди хакы бар?!

    Ләүзә үзе нәфрәтеннән бурлаттай кызарып чыкты, аның зур ачылган күзләре ачу һәм дәһшәт чәчә иде. Бер сүз әйтми чыгып йөгерде.


    Следователь Ашраф Ханчурин мәдәният йортына икенче көнне иртүк килеп җиткән. Ләүзәнең әтисе полиция капитаны, әнисе район хакимиятендә эшли шул.“Ничек кыйнадың, ни өчен кыйнадың?” – дип төпченә, җанга тиде.

    - Мин аңа сугарга теләмәгән идем, тыңлашмаган балага чәпәгән шикелле, йомшак кына итеп учым белән генә чәпәп алдым шул, үзем дә сизми калдым, - диде Билгеш.

    - Разберемся! - диде эре генә итеп тәфтишче. – Аннан алдарак та Луиза Альбертовнаның маңгае шешеп йөрегән, разберемся... Ничек кенә булмасын, мәдәният учреждениесендә хулиганга урын юк, калганын суд карар.

    “Суд карар.” Авыртмаган башка тимер таяк. Шул кечкенә ялгышлык өчен эш судка китәр микәнни. Их, нишләп әле мин шунда үземне тыя алмадым, нервыма хуҗа булмадым. Менә дигән ансамбль оештыру иде теләгем, хәзер инде ул турыда уйлыйсы да юк. Утыртып куймасалар тагын. Юкка бәйләндем шул Ләүзә белән, хәзер менә бар хыяллар челпәрәмә килде.

    Билгеш уйлый-уйлый да очына чыга алмый: суктымы ул кызга, әллә юкмы? Кешеләр бит бер-берсен яратканда шап та шоп арка кагышалар, кайчак башка җиргә дә чәпиләр, учка уч сугу киң таралган гадәт. Билгешнең кыланышы шул гына бит. Ул Ләүзәне кыйнарга теләдемени, авырттырырга теләдеме? Мондый уй үзе коточкыч.

    Шулай да мондый хәлләр тренерлар арасында булып ала икән. Остаз бит ул, уйлап караганда, үзенең шәкерте, өйрәнчеге өчен ата-анадан да якын кеше. Әгәр ата-ана баланы карый, ашата, киендерә, укыта икән, шул ук вакытта алар үзләре өчен дә яши, шәхси тормышларын да онытмыйлар. Ә тренерның шәхси тормышы юк, ул бар булмышын шәкертенә багышлый. Менә шул баладан яхшы артист, чемпион тәрбияләсәм, үлсәм дә үкенмәс идем, ди, аның өчен яши, аның өчен тырыша. Үзенең дөньяда яшәвенең мәгънәсен шәкертенә юл яруда күрә. Аның инде тормышта үз максаты юк, бары тик өйрәнчеге язмышы белән яши, аның өчен җан ата. Яшь кеше тренерның хыялы, дәвамы, мин булдыра алмаганны менә ул булдырыр, минем кулдан килмәгәнне менә ул эшләр, ул миннән уздырып җибәрер дип өмет итә һәм шуның өчен барысын да бирергә әзер.

    Дөресе шул, барысын да бирергә әзер. Аның тырышлыгы белән азак спортчыга яки артистка дан килсә инде тренер, остаз күләгәдә кала, аны халык белми, күрми. Дан-шөһрәт яшь буынга, барысы да аңа. Ләкин шул ук вакытта остаз иң бәхетле кеше, чөнки ул үз дигәненә иреште, аның шәкерте остазының хезмәтен, дөньяда яшәвен аклады, аннан уздырып җибәрде. Ул горур, чөнки ул менә дигән иҗатчыны иҗат итте!

    Ләкин моңа кадәр хисапсыз күнегүләр, өйрәнүләр, җиде кат тир агызып тырышу булды бит. Уйланулар, көенүләр, еллар буена нервыларыңның тимерчыбыктай киеренкелегенә түзеп яшәү дә булды. Түзәсең, чөнки өмет итәсең, бу баладан рәт чыгар, дисең. Моның кайчан да булса бер шатлыгы булыр, дисең.

    Ә ул, юньсезең, моны аңламый. Бөтенләй көтмәгән җирдә отылып куя, гафу итмәслек ялгышлык ясый, киреләнә яки бөтенләй ташламакчы була. Шул чагында инде тренерның йөрәге өзелә, ул үзе дә сизмәстән, әйтмәстәй сүз әйтеп ташлый, ычкынып китеп сугып җибәрә икән.

    Уйлап караганда, аның моңа хакы да бар кебек. Чөнки ул бу балага бар гомерен бирде, ә анысы остазының гомерен бер вак-төяккә, исәпкә алырга да лаек булмаган нәрсәгә санап, аны юкка чыгармакчы. Бу – шулай. Чөнки, шәкерттән башка тренер юк! Ул бит инде бу балага шулкадәр береккән, алар инде үзара аңлашып бер максатта эшли торгач шулкадәр якын кешеләр булган, тренер хәтта шәкертенең ата-анасын алыштырган дияргә мөмкин. Әйе шул, нигә дөресен әйтмәскә, бу үсмер, яшь кеше тренерның рухи баласы. Кайсы кешене баласының арт ягына чәпәп алуы өчен хөкем иткәннәре бар?..

    Ләкин юридик яктан, салкын рәсмилек күзлегеннән Билгеш Ләүзәгә ата да түгел, чуртым да түгел. Аларның аралары да җиде-сигез яшь. Хәтта киресенчә, тренер үзенең өйрәнчекләрен тукмарга түгел, ә сәнгатькә өйрәтү белән бер үк вакытта тәрбиягә өйрәтергә дә тиеш. Һәрбер тренер ул иң тәүдә тәрбияче. Ул үзенең яшь дусларының физик һәм рухи сәламәтлеге өчен җаваплы. Менә монысы суд өчен дәлил, менә монысын суд игътибарга алачак һәм күпертәчәк. Ә синең яну-көюләрең, шул ук Ләүзә өчен тырышуларың сүз боткасы гына, аны юристларның папкасына теркәп куеп булмый.

    Судта Билгеш менә шул уйларын, үзе теләгәнне яхшы итеп сөйли алды микән? Белми. Чөнки башлары әйләнде, күз аллары караңгыланды. Әйләнмәслекмени, хурлыгы ни тора. Үзен зыялы адәм дип санаган Билгеш Нәбиевтан җинаятьче ясап куйсыннар әле! Прокурор нәрсә ди?! Биш елга төрмә, ди. Бу кеше яшь кыз Луиза Манихованы беренче мәртәбә генә тукмамаган, димәк, аның холкы шундый, суд эскәмиясендә агрессив адәм, чын җинаятьче утыра, аны башка төрле чаралар белән тәрбияләп булырлык түгел, ди. Ярый әле шаһит булып Сибәгать барган иде.

    - Прокурор дөрес сөйләми. Ләүзә белән без бәрелештек, аның башы шунда шеште. Ә теге көнне Билгеш абый сукмады, ә яратып чәпәп кенә алды. Һич тә авырттырмады. Ләүзәнең һәрнәрсәне арттыра, юктан җәнҗал чыгара торган гадәте бар инде ул, - диде.

    Рәхимә Фазыловна дөньяның алдын-артын күргән кеше иде. Ул хатын-кыз аркасында ел саен күпме ирнең төрмәгә озатылганын да белә, Маниховларның кызы Ләүзә-Луизаның кыланышлары турында да ишеткәне бар, Билгеш Нәбиев та әлегә кадәр үз исеменә тап төшергән кеше түгел иде. Ләкин, нишлисең, дүрт аяклы ат та абына. Адәм заты да бер ялгышмый гомер юлын үтә алмыйдыр. Суд хөкем карары чыгарганда кылган гамәле өчен кешегә җәза бирү белән генә чикләнергә тиеш түгел, ә барлык дәлилләрне бер бизмәнгә салып ялгыштан эшләнгәнме бу эш, явыз нияттәнме, башкача мондый хәл кабатланмасмы, әллә яманлык бу бәндәнең гадәтенә керерме – менә шуларны үлчи белергә тиеш. Кыскасы, суд карары шундый булды: Билгеш Нәбиевны ел ярымга холык төзәтү эшләренә хөкем итәргә, шуңа өстәп биш ел срокка балалар һәм яшьләр белән эшләүгә хокук бирмәскә.


    Билгеш кара урам буйлап атлый. Аның күптән бу тирәдән үткәне юк иде, ләкин бүген менә соңга калып кайтып бара. Шопен, Штраус, Брамс... Юк инде, бүген бу күңелләрне җилкендерә, бар булмышыңны пакъләндереп тормышыңны рухлы вә канатлы итә торган көйләр яңгырамый. Тынлык. Кызганыч. Барысы да кызганыч, Билгеш үзе дә, егетләр, кызлар да, инде әзер ансамбль, яраткан эш тә. Юк, нәрсәнедер Билгеш санап бетермәде, нәрсәдер иң олы, иң мөкатдәс нәрсәне әйтерлек зиһене җитмәдеме, әйтергә сүзен таба алмадымы. Бәлки, аһәңле, илаһи музыканың әһәмиятен, аның кешеләргә биргән яхшылыгын әйтеп кенә биреп тә булмыйдыр.

    Чү, урамда тынлык түгел ләса. Урамда кемнәрдер тарткалаша.

    - Тимәгез миңа, кабәхәтләр!

    Бу бит Ләүзә тавышы. Нндидер адәм актыклары аңа бәйләнә, ахры. Егет тавыш килгән якка йөгерде. Әллә биш хулиган чыннан да кызны каядыр сөйриләр иде, ул кычкырмасын өчен авызын капларга тырышалар. Билгеш аңлады: боларга ялынудан файда юк, яхшы сүзне аңламаслар. Киресенчә, үзләренең күмәклегеннән файдаланып котырып китәчәкләр. Иң яхшы оборона – һөҗүм, дигән берәү. Бары тик көтмәгәндә һөҗүм итү генә хәлиткеч чара булачак. Һәм ул йөгереп килешли кемгәдер сукты, кемгәдер типте. Күмәкләр иде шул тегеләр, берсе җаен туры китереп Билгешнең аркасына пычак кадады. Егет егыла башлады, ләкин ул кызның качып китүен күреп өлгергән иде инде.

    Луиза дискотека залына барып керү белән кемнәндер тәмәке сорап алды.

    - Нәрсә булды, йөзең чүпрәк кебек ак? - диде аңа тегесе.

    - Юк ла, бераз башым гына авырта, - иде кыз.


    Менә шулай. Берәү туң урамда кансырап ята, икенчесе аңа ярдәм итәргә “онытып” тәмәке тарта. Боларга ни булыр, язмышларына ни язылгандыр, билгесез. Ярый, яхшыга юрыйк, берсе терелер, икенчесе төзәлер, диик. Тик, барыбер, мондый фараз да күңелне тынычландырмады бит әле. Нәрсәдер әйтелми калды кебек. Әйе шул.

    - Әй, кешеләр! Сез ялгышканны тәпәләү белән генә шөгыльләнмәгез, ялгыштыручыларны да күрә белегез! - диясе килә.

    12 март, 2012 ел.



        (дәвамы)
    Загит Мурсиев
    рассказы на татарском языке.
  • Заһит Мурсиев:
  • Елан оясы (повесть)
  • Ай нуры (повесть)
  • Ачылмаган тәрәзә (бәян)
  • Кәлүшле малай (юморескалар)
  • Ташмәчет (повесть)
  • Безнең авыл хәлләре (повесть)
  • Мин сезнең хатыныгыз (хикәя)
  • Нокта (фантастик хикәя)
  • Бомжа (хикәя)
  • Соңлау (хикәят)
  • Хөкем (хикәя)
  • Кыпчак кызы (хикәяләр)
  • Әтәч нигә кычкыра (әкиятләр)
  • Күрдегезме?! (шигырьләр)
  • Солтаньяр (роман)
  • Бәләкәй хикәяләр
  • Хастаханә хастасы (юмористик повесть)
  • Чишмәле балалары (повесть для детей)




  • ← назад   ↑ наверх